Latin

Яңа Ел Могҗизалары

Общее количество слов 840
Общее количество уникальных слов составляет 564
50.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Илдә Яңа ел бәйрәмнәре иде. Халык турында кайгыртып, зур мәйдан уртасына олы чыршы утырттылар. Тегермән тавында яхшы итеп ясап шугалак кордылар. Ә чыршыны матур итеп бизәгәннәр. Хәтта иң очына янып торучы кызыл йолдыз да утыртканнар. Кичләрен өлкән сыйныф укучылары чыршы тирәли тимераякларда шуалар. Ара-тирә алар арасына клоуннар килә, төрле әкәмәтләр белән көлдереп бетерәләр. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы күренсәләр, бөтенләй дә күңелле була инде. Алар ак атлар җигелгән кошовкада килеп туктыйлар. Җыр-биюләр башланып китә.
Укучыларны авылыбыз яшьләре алыштыра. Алар уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да. Чыршы тирәсе төн урталарына кадәр гөрләп тора. Ә минем ише вак-төяк малай-шалай көне буе тау шугалагында шаулый. Шушы кадәр озакка сузылган күңелле һәм рәхәт уеннан, сизелмичә калып, колаклар кызарып, хәтта кайбер көннәрдә тәннәр дә күгәреп бетә.
Ул заманнарда, узган гасырның сиксәненче елларынача, өлкәннәр, авыл агайлары, халык турында кайгырта беләләр иде шул. Бу галәмәтләр барысы да аларның тырышлыгы белән мәйданга куела иделәр.
Тегермән тавындагы бозлы шугалактан вак-төяк бала-чага чыпталарга утырып та, паласларда, капчыкларда да шуып, аларны туздырып бетерде. Чана белән дә төшеп карадылар. Әмма кызыгы юк икән.
Беркөнне килсәм, шугалакта һичкем юк. Гадәтемчә пәлтә итәгенә утырып кына шуа башладым. Ул да түгел, Сәлимҗан абый килеп җитте. Аягында күн итекләр. Ул минем әткәйнең энесе Ахунҗан абыйның улы. Аның бик тә елгыр, ут малай икәнлеген яхшы беләм. Дөньяның төрле эшләргә яраклы хәйлә тәгәрмәчен акылында тәгәрәтә бугай ул? Миңа «энекәш» дип эндәшә, җае килсә, олыга да куеп сөйләшә әле!
— Менә болай шуарга кирәк аны!— диде дә, йөгереп килеп, аяк өсте торган килеш шугалак таудан выжлатып төшеп тә китте.
Аһ итеп калдым. Кая ди ул миңа мондый эшкә тәвәккәллек, пәлтә итәгемне туздыруым хәерлерәк. Йә егылып башымны ватармын дип, бер дә батырчылык итә алмый калдым.
Сәлимҗан абый минем янга кабат менеп тә җитте.
— Утырып шуганда — үрмәләп барган кебек кенә ул. Ә менә аякта — кош кебек очасың сыман!— дип кабат кызыктыра да башлады.
Ә мин барыбер дә куркам.
— Шәп шусын дип күнитекләр киеп килдем әле. Ә синең аякта — калын олтанлы киез итекләр. Бер дә курыкма, егылмыйсың,— ди.— Кил, тот кулымнан! Өйрәтәм хәзер үзеңне!
Кулымнан тотуы булды, без бергә шуып төшеп тә киттек. Кот очудан күзләрем йомылган, сыным багана булып каткан.
Шундый да выжлатып алып төште анысы, башымнан бүрегем дә очып кала язды.
Икенче тапкыр менеп баскач:
— Күзләреңне йомма, аякларыңны йомшак тот, сыныңны катырма!— дигән киңәшләрен дә биргәч:
— Ярар, булдыра алсам!— дидем.
— Була, энекәш!— диде Сәлимҗан абый, мине һаман да олыга куеп сөйләшеп.
Шунда аның сүзгә осталыгына игътибар иттем. Кызык булып китте. Әйткәнен мәртәбә нисбәтенә куеп сөйләшүе аның табигатенә күрә хас үзенчәлеге икән!
Без икенче, өченче тапкыр кулга-кул тотынышып төштек.
— Очам гына, кош кебек очам икән бит!— дидем мин аңа.
— Шулай булмый ни! Әйттем бит мин сиңа, энекәш!— дип, ул бу юлы мине итәгенә тотындырып алып төште.
— Кызлар белән менә шулай шуабыз без!— дип мактанып та алды.
Мин аның бу күңелле сүзен дә борыныма киртләп куйдым. Ни дисәгез дә, үсәсе, егет буласы да бар бит әле!
— Инде үзең төшеп кара!— диде ул шунда.
— Куркам!— мин әйтәм.
Ә ул:
— Тәвәккәл ит,— ди, мине дәртләндереп.— Абыем осталыкка өйрәтте диярсең!
Төшеп киттем. Ялгызың шууы тагын да рәхәтрәк икән бит! Менә һәммә кешене шаккатырам әле, бигрәк тә үзем ише вак-төякләрне!
— Син бу юлы этеп җибәрмә, Сәлимҗан абый? Югыйсә чак кына сыным катмады!— дип үтендем мин аңардан.
Шулай ничә тапкырлар узыша-узыша аяк өсте шуганбыздыр, ул:
— Күнитек белән салкын икән!— дип, кайтып китәргә тиешлеген әйтте.— Киез итек белән шуа-шуа, олтаннарына кадәр коелышып беткән иделәр. Кичә бөтенләй дә төпсез килеш кайтылган. Әти кирәкне бирде. Әле олтан сала калган иде,— диде дә өйләренә йөгерде.
Ул арада чыпталарын, капчыкларын, келәм, киез кисәкләрен култык асларына кыстырган дусларым да килеп җиттеләр. Күрше малае хәтта әбисенең юрганын эләктереп алып килгән иде. «Чыгарып элгәннәр генә иде!»— дигән була. Сорап тормаган имеш.
Минем аяк өсте басып шууымны күргәч, авызлары ачылып калды. Аннары икенче, өченче тапкырлар шул рәвешле очып кына төшүемне карап торып, бер-бер артлы чыпталарын, капчыкларын, келәм кисәкләрен, хәтта сөйрәп килгән әбисе юрганын да кар өстенә ташлап калдырып, минем арттан төшә, егыла, мәтәлә, очып-очып китә башладылар. Әмма аларга да бу галәмәтләре кызык иде.
Бер-икесен итәгемә тотындырып та алып төштем. Ничек шуарга кирәклеге серләрен дә сөйләп бирдем. Җитмәсә:
— Кызларны шулай итәгемә тотындырып шуам әле мин!— ди тә мактанып җибәрдем.
Ул көнне минем даным телләрдән-телләргә күчте, үз колакларыма кайтып-кайтып ишетелде. Һай белсәгез иде абзагызның борыны ничек чөелгәнен, алты яшьтәге малай гына димәссез, егетләр санына кертелерлек идем!
Әмма итек табаннарым коелып бетеп, ахырда аларны кулыма тоткан хәлемдә кайтып йөгерергә туры килде. Ярый әле алдан хәйләсен уйлап куеп:
— Әткәй, олтаннарым коелдылар, җепләре черек булган!— дидем.
Орышып бер сүз дә әйтмәгәч, бөтенләй дә кыюланып китеп:
— Сумалалап, яхшы җеп белән салырга кирәк булыр аларны!— дидем.
Шунда әткәй:
— Бик иртә олыларча өйрәтеп сөйләшәсең әле, улым!— диде.— Кайдан алдың андый сүзләрне?
Мин сер бирмәдем. Сүземнең дөрес тә, үтемле дә булуына сөенеп, өлкәннәрчә тамак кырып куйдым.
Шуннан бирле күңелемә тәвәккәллек дигән хикмәт кереп оялады. Ул моңа кадәр миндә булган шик-шөбһәләрне дә, куркаклык һәм аптырап калуларны да куып чыгарды. Инде хәзер аңлыйм: бер яхшы өлге һәм аннан үрнәк алу кешене үзгәртеп кую көченә ия икән бит! Хәер, моның өчен үзеңнең дә төшеп калганнардан булмавың шарт! Малай кешедә бераз мактанчыклык та булырга тиеш әле ул, шулаймы?
27.12.2009.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.