Latin

Үтүк

Общее количество слов 1165
Общее количество уникальных слов составляет 728
46.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Тагын йоклатмый инде теге, Алланың каһәре суккыры! Дуңгыз! Стенаның теге ягында чуерташ белән чуен кырган тавышлар ишетелә башлады. Тагын кашына торгандыр әле. Җитмәсә караватын да нәкъ менә шушы стенага терәтеп куйган бит! Басу кадәрле ике бүлмәле фатирында бүтән урын тапмагандыр шул.
Стена артындагы “дуңгыз”, карават пружиналарын шыгырдатып, икенче ягына әйләнеп ятты бугай. Тегенең йокы аралаш тешен “ашаганына” кадәр ишетелә башлады. Бирән! Төнлә дә күшәп ятмасаң!
Вәт, килсә дә килә бит кайбер кешегә бәхет дигән нәрсә! Айгыр кебек мужик рәхәтләнеп пенсия алып ятсын, имеш! Җитмәсә, бер үзенә ике бүлмәле фатирда яши! Янәсе, “вредный” эштә эшләгән! Эшләгән, атасының башы! Эшләгән булса,әллә кайчан кәкрәеп катар иде! Ә моның әле тагын әллә ничә президент сайларлык рәте бар…
Шул вакыт, янәшәдә ятучы хатыны, авызларын чапылдата-чапылдата, йөз дә сиксән градуска борылып, кибән кадәрле арты белән ирен обойдагы ромашка чәчәкләре арасына этеп кертте. Вәт сыер! Ахырзаман җиткәндә дә уянмас бу! Хет, өстерәп барып балконнан ташла – берни сизмәячәк. Бу да симермәсә, кем генә симерсен соң! Нервылары таза, йокысы әйбәт. Әнә, борынына черки килеп кунганны да сизми бит ул! Юк инде, юк, селкенми дә…
Ир кеше, терсәгенә таянып, черки ничек иттереп хатынның итләч борыныннан кан суырганын карап тора башлады. Суырсын әйдә, суырсын… Тамагы туйса, миңа тимәс… Черки арт тәпиләренә чүгеп, көч-хәл белән борынын алды да, шартлар дәрәҗәгә җиткән корсагын күтәреп, тәрәзә ягына очып китте.
Ир кеше ике куллап хатынын селкетә башлады. Ләкин тегесе, бишектәге бала кебек тирбәлеп, һаман йоклый бирде. Ю-ук, барыбер йоклатмыйм мин сине! – дип уйлады ир һәм хатынының авыз-борынын учы белән каплады. Минут ярым суламый ятканнан соң, ниһаять, хатыны күзен ачты.
– Туалетка барасың килмиме? – диде ир, берни булмагандай. Хатын, йокы аралаш ни булганын аңламастан, иренә карап ята бирде. Аннары, күзләрен дә япмыйча, яңадан гырлый башлады. Ләкир ир бирешә торганнардан түгел иде. Сулагайдан кизәнеп хатынының маңгаена шапылдатты. Хатыны яраланган Кинг-Конг шикелле үкереп караватка торып утырды.
– Черки кунган иде… – диде ир һәм тыныч кына уя төбен мендәргә сөртте. – Бөтен чыраеңны ашап бетерәләр инде, шуны да сизмисең!
– Рәхмәт, – диде хатыны. Озак кына пәрәвезгә эләккән чебен тавышын тыңлап яттылар.
– Йоклап булмый, име? – диде ир. Хатын ризалык белдереп башын селкеде.
– Күршене әйтәм әле, берүзенә ике бүлмәле фатирда яши, хайван! Ә караватын безнең як стенага куйган. Әнә, тагын кашына… әнә… ишетәсеңме? Анда да черки күп ахры!
- Иртәгә кереп әйт, күчерсен караватын! – диде хатыны.
- Күчерер, көт! Кирәк булса, үзегез күчерегез, дияр!
- Без кая күчерик? Безнең бер бүлмәле генә бит!
– Бер генә шул… Их, безгә булса иде шуның ике бүлмәлесе!.. Карале, бәлки шуның фатирын эләктереп булыр, ә?!
- Ничек? – дип, хатын сагая калды.
- Ничек, ничек! Хәзер әллә нинди афералар белән шөгыльләнәләр бит! Акыл белән уйлаганда, җаен табып була ул!
- Акыл күп инде синдә. Аллага шөкер! Бөтен тишек-тошыкларыңнан коела! – диде хатыны. Ләкин ир моңа игътибар итеп тормады, өр-яңа фикер туып килә иде.
- Беләсеңме нәрсә? – дип пышылдады ул. – Сиңа тиз генә теге хайванга кияүгә чыгып алырга кирәк. ЗАГСка барып язылышасыз да, икенче көнне үк аерыласың! Аннары инде каравыл кычкыртып суд белән фатирны бүлдерәбез! Аңладыңмы?! Бер бүлмәсе безгә була!
- Кит әле җүләр! – диде хатын куркып. Күрше-күлән ни әйтер? Армиядәге малай ни уйлар?!
- Берни дә уйламас! Уйлый белә торган булса, армиягә җибәрми дә идем мин аны! Шунда прапорщик булып калса гына ярар иде! Бүтән нәрсәгә ярамый ул! Ә күрше-күлән икенче көнне үк онытачак. Аның каравы, без дә кешечә яшәп калырбыз, ичмасам. Әйдә инде, әйдә! Курыкма, бар да майлаган кебек булачак! Иртәгә теге сабы төшкән үтүкне күтәреп, шунда керерсең. Фәлән дә, төгән, диген! Кашларыңны сикерткәлә шунда, күзләреңне уйнат. “Синең кебек иргә ялгыз яшәүләре күңелсез түгелме?” – дигән бул. “Әйдә, идәнеңне юып бирәм!” – диген. Кергәндә әбизәтелне мин Сигезенче Мартка бүләк иткән теге кыска итәкле күлмәгеңне киярсең, аңладыңмы? Иелә-бөгелә юарсың – рәхәтләнеп карасын!
- Син нәрсә! – диде хатыны. – Мин алай булдыра алмыйм! Мин андый түгел!
- Ярар инде, ярар, кыланма! - диде ир коры гына. – Барыгыз да шундый. Курыкма, мин көнләшмим. Бер-ике тапкыр арт ягыңа күз ташлаганнан чуртым да булмас. Аннан гына хатын-кыз тузмый ул. Калганы да җитә миңа! – дип көлде ул. Аның каравы, фатирлы булып калабыз!
Үгетли-ялвара торгач, ниһаять, таң алдыннан хатын күнде. Икенче көнне ир, планнар уңышлы барсын дип, почмак саен утыручы әбиләргә сәдакалар өләшә-өләшә, соң гына кайтты. Ул кайтып кергәндә хатыны теге үтүк белән Сигезенче Мартка бүләк ителгән күлмәген үтүкләп маташа иде. Ирнең йөрәге “жу-у!” итеп китте.
- Сапладымы? – диде ул, хатынының алсуланып киткән йөзенә карап.
– Әһә! – диде тегесе, кулындагы үтүкне селкетеп.
- Ничә тапкыр?
Хатын үпкәләп тәрәзәгә борылып басты:
– Үзең ялына-ялына көчләп керттең дә, хәзер бәйләнәсең, – диде ул, еламсырап.
– Ярар, ярар, без сүз әйтмәдем бит әле. Ызначит, болай итәбез… Иртәгә син аның үзен монда чакыр, ирем командировкада, диярсең. Мин урамда көтеп торам, син өйдә утны сүндерү белән, үз ачкычым белән ачып керермен дә, сезне тотармын, аңладыңмы?
Инде хәзер артка чигенергә ярамый иде… Хатын – бичара ризалыгын белдереп башын селкеде…
Балалар мәйданчыгындагы “Гөмбә” астында озак көтте ир шартлы сигналны. Ниһаять, сәгать уникенчедә утны сүндерделәр. Ир учында юешләнеп беткән ачкычын тотып подъездга йөгерде. Калганы күз-ачып йомган арада булды. Иң элек ишектән оек белән майкадан гына калган күршесе очып чыкты, аның янына үтүген тоткан хатын чыгып басты.
– Иртәгә үк аерылам! – дип кычкырды ир, подъездагы халыкны уятырга тырышып. – Бүтән минем өйдә эзең дә булмасын!
Тавышка халык җыелганчы дип, күрше майкасын тезенәрәк тартты да үзенә элдерде. Тик, ишекне бикләп өлгергәнче, хатын эчкә узып өлгергән иде инде...
Судта эшне тиз тоттылар. Сәгать унбер тулганчы ир белән хатын закон буенча бер-берсенә ят кешеләр иде инде. Эшнең шулай җайлы баруына сөенеп бетә алмаган ир шатлыгыннан судья түтигә бер кап һинд чәе белән зур чәчәк бәйләме бүләк итте. Бүген инде хатыны да яңа кияүе белән язылышып кайтырга тиеш. Ир, ишеген киң ачып, хатынының кайтуын көтте. Тик хатыны ишек яңагына сөялеп торучы ирен күрмәгәнгә салышып, кияү фатирына кереп китте. “Бу нәрсә булды әле?” – дип уйлады ир. Тиз генә суыткычтан хатынының яңа никахын юарга дип алган шампанны тончыга-тончыга бугазыннан гына эчеп бетерде дә, ныклы бер карарга килеп, күрше фатирның кыңгыравына басты. Ләкин күпме генә шалтыратса да ишекне ачучы булмады. Йодрык белән төя башлагач, ниһаять, эчке яктан аяк тавышлары ишетелде. Аз гына ачылган ишек ярыгыннан хатынының тирләгән маңгаена ябышкан чәчләре белән бурлаттай кызарган чыраен күреп, ир бөтенләй агарынып китте.
– Нишләвең бу, хатын? – диде ул тотлыга-тотлыга. – Киттек, әйдә, өйгә!
– Бүген үкме? – диде хатын, гаҗәпсенеп.
– Син нәрсә, монда кунмакчы да буласыңмы әллә?
– Бер-ике атна яшәргә кирәк булыр бит инде. Теге ние… Медовый месяцны… Ширбәт аен…
Ир бичара ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитеп, калтырана башлады.
- Күрсәтермен мин сиңа ширбәт аен! Марш өйгә!
Ләкин ишекне “шап” ябып эчке яктан бикләп тә куйдылар. Күпме генә дөбердәтсә дә ачучы булмады. Ир өенә кереп стенага стакан куеп тыңлый башлады. Йа, Ходаем! Нишлиләр алар? Көпә-көндез! Оятсызлар! Ичмасам караватларын күчереп куярга да башларына килми бит.
Хатын әйткән ширбәт ае да үтеп китте. Ир бичара һаман стенаны тырный-тырный төннәрен елап үткәрә. Тәмам суырылып-ябыгып бетте мескенкәй.
Шулай бер көнне сак кына ишек шакыдалар. Ачса – үтүген күтәреп элекке хатыны басып тора.
Үзе, күзләрен майландырып:
– Әй-й, җаныем, ирем бигрәк юньсез инде, шушы үтүкнең чыбыгын гына ялгап бирә алмассың микән? – ди.
Ирнең күзләре маңгаена менде.
– Нәрсә, фатир кирәк булдымы? Ике бүлмәлегә генә сыймыйсыз мыни? – дип үкерде. – Менә сезгә фатир! – дип “кукиш” күрсәтте дә, ишеген шартлап ябып, эчке яктан шкаф белән терәтеп куйды…
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.