Latin

Унитазлы Балкон

Общее количество слов 989
Общее количество уникальных слов составляет 679
40.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Гәримсәләйгә хат белән хәбәр килеп төште: әни быел кышны сездә чыкмак кели, хастәрен күрә тыр, диелгән. Хабәр авылдан, игез туганы Сәлимгәрәйдән. И-ех, быел кышыбыз күңелле уза икән, диештеләр гаиләнең барлык әгъзалары, бу хәбәрне ишеткәч. Күрмиләрме соң хәстәрен, ничек кенә әле. Урын иркен, фатир бит дүрт бүлмәле. Тамак ягын да әллә ни кысканнары юк, аллага шөкер! Рәхәтләнеп карый алар карчыкны, үзләренеке бит! Гәримсәләйдән авылга ашыгыч телеграмм очты: кетәбез нокта хет беген китер нокта Гәримсәләй нокта адрес Түбән Кама... - Ә нәстәгә сезне интектереп кеттереп ятим дидем, - дип сүләп китте карчык, килеп кереп, догасын кылгач. – Кетәбез дигәчтен ашыктым инде. Кетәләрдер минәтәм, барырга кирәк. Сәлимгәрәйне дә ашыктырдым, әдә, минәтәм, беген үк итеп куй. Мына, китереп тә ыргытты. Бәрәңгене алып бетердек, чегендер зыелды, кетү чыкмый башлады инде. Нишләп ятыйм авылда, сезне кеттереп? Карчыкның шәһәргә беренче генә килүе түгел. Шуңа күрә мондагы тәртипләрне яхшы белә. бернинди ситуациядә дә югалып калмас. Дөрес, өйдәгеләр әбинең тагын бер тиктормас ягын да бик яхшы беләләр: килгән саен берәр нәрсә майтара башлый ул. Узган килүендә, мәсәлән, стенага сугып ябыштырылган чебен-черкиләрне, кара тап булып тормасыннар дип, чия формасында кызыл буяу белән сырлап чыкты. Яфраклы обойга яңа бизәкләр өстәлде. Карчык әйтмешли, ничек шының хатьле прастуй нәстә бу үдәгеләрнең башына элегрәк килмәгәндер? Кыш чыгарга беренче генә килде ул. Кыш буе нәрсә эшләп бетәргә кирәк бу шәһәр фатирында? Карчык тик кенә утыра алмады, интенсив рәвештә башны эшләтте. Гәримсәләй бер-ике көннән сизенде: әнисе нәрсәдер чамалап, планлаштырып йөри. Юкка булмас! Зур эшкә тотынырга ахырысы исәбе... Өч көн тыныч кына узды диярлек. Гәримсәләй һәм килен эшкә, уртанчы онык техникумга, төпчек кыз мәктәпкә йөрделәр. Карчык үзе ике пар йон оекбаш бәйләп бетерде. Нормально! Кебек! Кебек шул менә... рәхәтләнеп, картлык көнендә шулай балаларыңның кадерен генә күреп ял итеп ят та ят бит инде. Ләкин менә... Ләкин... бәдрәф өйдә менә! Бер яктан караганда, аңлашыла да инде, әмма барыбер күңелне үртәп, җанны рәнҗетеп тора. Анысына да түзәргә булыр иде, тик аш бүлмәсе янына ук корганнар бит шуны! Озак торгач, күренә икән шул, сизелә икән. Син ашап утырасың, ә ишекнең теге ягында гына пытырт та пытырт... су агызалар. Карчыкның күңеле моның белән килешергә теләмәде, бунт күтәрә башлады. Ну, сың инде, бу архитекторлар нәрсә уйлый? Бүлмәләрне бүтәнчә урнаштырып булмыймы? Бер кен түзерсең, ике кен... кухнә белән хаҗәтханәнең күршелегенә атна буе да чыдарга буладыр. Тик кыш буена шул турыда эч пышырырга!? Юк! Юк инде, берәр нәстә уйлап табырга туры килер. Җомга көн кич карчык өстәлнең бәдрәф белән янәшәлегенә эче пошуын, шул планировкага бер-бер үзгәреш кертеп карау турында уйланып йөрүен Гәримсәләйгә дә сөйләде. “Әллә нинди” исләр, “әллә нинди” тавышлар аркасында бетеннәй тамактан калырга да була – аның вердикты шундый булды. - Авылда әбрәкәйгә якын урында суган да утыртмыйбыз бит! – дип тә өстәде. Әллә кухня белән бер йокы бүлмәсенең урыннарын алыштырыргамы дигән тәкъдим кертте. Гәримсәләй аңлады: карчык йә кухняны, йә бәдрәфне башка урынга күчерми торып тынычланмас кебек. Характер шундый. Шул ук кичне бәдрәфнең кухня белән янәшәлеге гаилә проблемасына әйләнде. Шимбә һәм якшәмбе, карчык койган коймак белән иртәнге чәй эчкәндә дә, көндез кем гаражда, кем кибетләрдә йөреп кайтып өйдә очрашкан араларда да, тәрәзәгә сыланган юеш карны күзәткәндә дә, кич телевизордан Казан дикторларының яңалыклар укыганын тыңлаганда да бер сорауга җавап эзләнде: газ плитәсен һәм су раковинасын кухнядан икенче бүлмәгә күчерү җиңелрәкме, әллә бәдрәфтәге унитазнымы? Билгеле, газны торбалары-системалары белән һәм раковинаны суы-канализациясе белән күчерү катлаулырак. Димәк, бәдрәфне! Анда бер генә объект! Әмма кая күчерергә – менә сорауларның соравы. Ял көннәре узды. Җавап табылмады. Стенаның бер ягында, карчык әйтмешли, ашый тордылар, икенче ягында агызыла торды. Дүшәмбе көнне Гәримсәләй эштән яңа тәкъдим алып кайтты. - Әни, мужт, сиңа ашарга гына бүтән бүлмәгә күли башларбыз, ә? Бәдрәф калсын шында гына, урынында. Кая ул ризалашу?! Гәримсәләй анасын бетеннәй инде единаличник диеп беләмедер... - Юк инде, улым, - диде ул. – Бар мында тагын бер вариант... Аның, беренчедән, бергә-бергә утырып ашагысы кели, убшыствы белән. Ул нәрсә сиңа, бу ызбада әллә ризык келәнеп ерүче бер узгынчымы? Икенчедән, диелде аның авызыннан, кухняда кемдер булганда бәдрәфкә керергә әллә ничек, уңайсыз. Кухняда кеше булмаганда да әле тынычлап кына тышка чыгып булмый, дип тирән мәгънәле һәм борчулы фикерләре белән уртаклашты ул, һаман әллә ничек шында. Булмый, Гәримсәләй, булмый. Әдә, бәдрәфне балконга ясап карыйк булмаса! Бәдрәфне балконга ясап карау идеясе барысының да күңеленә хуш килде. Өч метр озынлыктагы балконның бер башына унитаз белән су бачогы куеп, аны такта белән бүлеп алу, ишек кую һәм башка шуның ише техник детальләрны уйлаштырып, эшли башлап, ике атна узды. Ләкин эш канализация системасына килеп терәлде. Озак киңәшкәннән соң, астагы дүрт кат балконнары аша җиргә кадәр торба сузарга һәм, җирне тишеп, подвалдагы системага тоташтырырга карар кылынды. - Тик онытма, улым, - дип кисәтте Гәримсәләйне әнисе. – системадагы бетен сасы балконга кермәсен эчен бер урында отстойник калдыра күр! Авыл карчыгы түгел, ә слесарь-сантехник! Дүртенче каттагы күршеләр белән сөйләшүләр озакка сузылмады. Алар үз балконнары аша бер торба узуга, нигездә, каршы килмәделәр. Тик өйләр идарәсеннән кисәтү-мазар була калса, җаваплылыкны Гәримсәләйгә йөкләячәкләрен генә әйттеләр. Өченче катка аренда хакы түләргә туры килде. Бер еллык аренда килешүе төзелде, бәяләр килештерелде, имзалар куелды. - Нотариустан раслаттырырбыз, - диде карчык. – Шынсыз бу документ кып-кыры кагазь гына.. Икенче каттагылар үз балконнарын канализация торбасы белән ямьсезләтү турында ишетергә дә теләмәделәр. “Никаких сортиров!” – шул булды җаваплары. Гәримсәләйне куып ук чыгардылар. Нишләтәсең, еврей шул инде, еврей. Күрше хакын беләмени ул сиңа?! Аларның балконын әйләнеп узарга туры килде. Беренче каттагы балкон хуҗалары Гәримсәләйнең әнисен кулларына күтәреп ала яздылар. Язучылар иде алар. Берсе шагыйрь, икенчесе журналист. “Бу ачыш бит! – диделәр алар. – Бу бөтен шәһәргә сенсация! Моның турыда республика газеталарына да язып җибәрергә була”. Боларның балконы тоткарлыксыз алынды. Астагы күршеләр белән сөйләшүләр процессы шактый вакытны алды. Аннары торбалар юнәтү, балконнарның идәннәрен тишү, торбаларны һәм башка җиһазларны урнаштыру байтакка сузылды. Ул арада карчык өйдәге бәдрәфнең рәхәтен күрде. Балкон-бәдрәфне ачу тантанасына икенче каттагылардан башка барлык күршеләр чакырылды. Барысы да берәм-берәм кереп су агызып карадылар хәтта. Бер артнадан соң шәһәр хакимиятеннән килеп җиттеләр. Төзелеш индустриясендәге ошбу революцион борылышка сокланып тел шартлатып киттеләр. Кыш уртасында Гәримсәләйләргә телеграмм килеп төште. Авылдан. Сәлимгәрәйдән: әни өтер катьсаң да була нокта син кушканча ясадым өтер мунчаны идән астына күчердем нокта чарлакны балкон итеп үзгәрттек нокта сине кетеп ятабыз нокта. 1993 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.