Latin

Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 01

Общее количество слов 4182
Общее количество уникальных слов составляет 2166
38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(роман)
Кеше берьюлы гына, мизгел эчендә генә үлми. Вакыйга ерактан башланып китеп, еллар буена бара да бара. Дөрес сүз ул: «Авырган үлми, тәкъдире җиткән китә!»— дигәннәре. Каберең ташына әгәр дә «ул шул елдан бу көнгәчә яшәде» дип язып куйсалар, исәптә ялгышканнар дия күрмә. Анда да бернинди хата юк.
Яшәү белән үлем арасында зур аерма барлыгы хакында бәхәс итүчеләрнең бер хатасы күренә: алар яшәүнең мәгънәсен, үлемнең бөеклеген күз алдына китереп җиткермиләр. Гомер дигән елганың озынлыгын көннәр һәм еллар белән исәплиләр. Ә үлемнең бары тик сәгате генә бар, диләр. Сәгате, минуты, мизгеле... Һәркемгә яхшы мәгълүм: яшисе килү — үлемне ашыктыра, үләсе килү — яшәешне кимсетә.
Минемме яшисем килмәде, диярсез сез! Аныңмы, кайсыгызның яшисе килмәде, диямен мин. Әллә ялгыш кына әйтелгән сүзме ул?
Эһ, әгәр дә шулай гына булса иде дә...

Беренче бүлек

I
1957 нче елның матур кояшлы июль аенда, 24 нче числода Казан шәһәренә кап-кара бөдрә чәчле, янып торган шомырт кара күзле, кызыл чия иренле, хыялый картиналарда сурәтләнелә торган әкияти гаҗәеп бер чибәр татар кызы килде. Моны тарих сәгатенә-минутына кадәр хәтерләп калырга тиеш иде. Шуңа күрә аның, тарихның, исенә төшерәм: вакыт иртәнге алты сәгать тә тугыз минутта булды бу вакыйга! Уфадан Казанга ашыгып килгән пошмас поезд бер генә мизгелгә дә соңга калырга кыймады. Бөек тиран тарафыннан гадәткә кертелеп калдырылган тәртипләрне бозарга ул вакытларда әле һичкемнең кодрәте дә, кулы да җитми иде.
Иртәнге якта нинди шакшы шәһәр дә җыештырылган, себерелгән, пөхтәләндерелгән, адәмнәре дә хушбуйланган, кырынган-ясанган, хезмәт дәрте белән балкып торган халәттә булалар. Вокзал репродукторында, көннең яхшы буласын белдереп, ил халкына Мәскәүнең һава торышын тапшырдылар. Моннан егерме минут кына элгәре ул, иртәнге гимнастика башлануын әйтеп, тәннәрдәге җөйләрне таратып җибәрүче музыка белән күңелләрне хушландырган иде. Уфа-Казан поезды шул моң эчендә вокзалга килеп керде. «Начинаем утреннюю гимнастику. Исходное положение принимаем...»— дигән гадәттәге сүзләр генә әйтелделәр югыйсә...
Ә менә хәзер перроннан күбәләк кебек хәрәкәтчән, шөпшә кебек чая әлеге дә баягы чибәр кыз, шатлыгыннан җан янып сикеренеп, кулындагы кечкенә ак сумкасын болгап-изәп җибәргәләп, очып-очып диярлек йөгереп китте. Әтисе ак «сталинский» фуражкалы, ак-чиста костюмлы, ирләр йөртергә гадәтләнгән кызгылт галстуклы, ак якалы кеше, кулындагы ярым кыршылган кечкенә чемоданны, биштәр итеп богаулаган авыр гына капчыкны кысып:
— Кызым, ашыкмы! Югала күрмә!— дип, баласының артыннан хафалы тавыш белән эндәште.
Якындагы тәртип саклаучы милиционер, гүяки агайга ярдәм итәргә теләп, шунда сыбызгысын сызгыртты. Бу олы гәүдәле, зәңгәр гәләфи чалбарлы, ак кительле, кызыл каймалы фуражкалы адәм котны алырлык иде. Ярамаган урында рельслар аша кемдер чыкмакчы булган икән. Милиционер аңа сызгырткан. Теге, куркуыннан әле аягын кире алып, әле алга, шпалга таба төшереп, ни кылырга белми гаҗизләнеп интегеп маташты. Шушылай тәртип бозганы өчен генә ул бичара татар хатынының «читлеккә ябылып чыгасы» килми иде. Милиционер, аның хәленә кереп, ул якка аркасы белән борылды. Татар апасы, бу бәхетенә сөенеп, яшел яулыгының читен бер кулы белән йөзен каплау ягына тоткан килеш, ашыгып-ашыгып кына халык арасына кереп югалды. Күбәләк кебек очып баручы кызының сыбызгы әмере белән туктавына сөенеп, аны капчыклы-чемоданлы атасы куып тотты. Бичара ир тирләргә һәм сулышын югалтырга өлгергән иде инде. Кызы аның әйберләрен күтәрешәсе итте. Бу балага мөгаен унҗиде-унсигез яшьләр чамасы булса да, нәкъ шулай икән дип тәгаенләп кенә әйтергә мөмкин түгел, билгеле. Сабыйлыгы чыгып җитмәгән кошчык, балалыгы китеп бетмәгән кузы дисәк, бер дә хата кебек тоелмас.
— Казан шәһәре нинди матур!— диде кыз, тәмам сокланып.— Мин төне буена йоклый алмадым, әткәй!
— Сиздем, кызым, сиздем! Мин дә рәтле йокы күрмәдем!— диде әтисе, тукталып, кузгала башлап.
— Йокламаган кеше гырламый ул!— дип әйтте дә куйды кызы, әтисен үпкәләтергә теләгәндәй үртәп.
Баласының гадәтен яхшы белгән ата кеше аның кирегә суктырып әйтүенә игътибар бирмәде. Капчыкны биштәр итеп аркасына асар өчен җайлаган бауларыннан урап алып, кызын алга ашыктырды:
— Әнә трамвай китеп бармакчы. Безнеке булмагае!
Трамвай китеп барырга өлгерде. Аның кыңгырау кагып кузгалуына кадәр кызны көлкеле итте. Ул арада әтисе халыктан ничәнче трамвайга утыру мәслихәт икәнлеген белешеп өлгерде. Кызына:
— Безгә «Дүртенче» дә ярый икән, «Икенче» дә әйбәт булыр,— дип җиткерде.
Ә баласына — барыбер, ул күкләрдә йөзә, хыял канатларында оча, бәхет күлләрендә чума иде. Атасы аңа әле аптырап, әле борчылып карап-карап куйды. Көтелгән трамвай юл аркылысын чыга алмыйча, килү ягында кыңгыравын каккалап, кузгалырга торган ат ничек пошкыргаласа, шулай иткән сыман ашкынып маташа бирде. Йөкле машина аның рельслары аша чайкала-чайкала, адымлап диярлек үтеп, көч-хәлгә китеп барды.

II
Кыз баланың тормышка җиңел генә каравыннан да, дөнья йөзендә бар да гөл генә, бар да якты көн генә дип белүеннән дә ата кеше өчен куркыныч әйбер юк. 1957 нче елның 24 нче июлендә, иртәнге сәгать белән алты да тугызда Уфа-Казан поездыннан төшкән чибәр кызны күпләр күреп өлгерсә дә, тарих моның мизгеленә кадәр төгәл белсә дә, хәтерендә калдырырга теләми иде. Шуңа күрә аның хәтерен, сүзләребезне берничә кат кабатлый-кабатлый, шушы рәвешле яңартасы иттек. Хәер, хикмәт бит тарихта түгел, аның өстенлегенә дә бәйләнмәгән. Хикмәт — чибәр кызның, шушы пионер ялкынында «пешкән», комсомол хисләрендә тәрбияләнгән, бәхетле, иркен, кеше өчен дип төзелгән илдә яшәвендә, һәр көнне кояшка сокланган кебек, партиягә хәйран шушы назлы баланың үзендә иде. Әтисен борчыганы алар гына булса — бер хәл, вакыты җитеп, ул юләрлекләре чыгып бетәр, сабын куыгы кебек кабарган хыяллары шартлар да юкка чыгар иделәр. Әмма аның кызы әле шагыйрә дә бит, җитмәсә! Тормыш турында язса — бер хәл, әллә ниләр хакында хыяллана, оча бит, оча бала! Ә син, аны менә Казанга, университетка укырга кертергә алып килдем, дисең. Зиһене яхшы, биш ел элек укыган китапларын да сүзгә-сүз сөйләп бирә ала, дисең. Әйе, кызының бу яктан табигате әбисенә дә, әнисенә дә охшаган. Әмма да кешенең бер ягында артыгы белән өстенлек бар икән, икенче якларына нигәдер кимлек килә. Холкының утырып җитүен ата кеше көткән иде, булмады. Кызының йөзе тулы кояш. Авылны, әниемне, туганнарымны калдырдым дип бер сагышлансын иде, ә ул — очына, күктән төшә алмый. Дөньяга җиңел каравы җитмәгән гына җитмәгән, шагыйрә бит әле җитмәсә, шагыйрә! Кайта-кайта мең әйтерсең, мең уфтанырсың! Хәсрәт өстенә кайгы, сагыш янына гамь түгелме соң бу?
— Әткәем, мин шушы университетта укырмынмы?
Алар, трамвайдан төшеп, тыкрык-урамнардан күтәрелеп, ашкынып-ашыгып университетка килеп җиттеләр. Зур, биек, мәһабәт күренде ул аларга. Каршындагы колонналары аңа баш ирешә алмаслык мәртәбә һәм бөеклек биреп торалар. Менә ни өчен борынгы греклар төп аллалары Зевсның тау башындагы сараен һәр яктан да колонналы итеп төзегәннәр — илаһилык өчен!

III
Әйе, 1957 нче елның 24 нче июлен тарих хәтерендә калдырырга тиеш иде, дидек. Шушы шагыйрә кыз белән нисбәттә генә булса да, аның шушы көнне әтисе белән Казанга университетка укырга керергә дип документларын тапшырырга килүләренә бәйле генә булса да искә алырга тиеш иде, дидек. Кабатлап белдерүләребезнең сәбәпләре бар, чөнки тарих хәтта бөек Габдулла Тукайга да мәрхәмәтсез булды, аның да Казанга кайту көнен, ягъни Уральскидан килүен сәгате-минутына кадәр төгәллек белән исендә калдырмады, хәтта аен да ачык хәтерендә саклый белмәде. Ә без аны, авызларыбызны тутырып, «Тарих!» дип атаган булабыз. Тарих шундый буламыни?
— Кәримә, кызым, син нәрсә инде?
— Әйе, әткәем?
Ата кешенең җилкәсендәге биштәрдә һичшиксез бәрәңге булырга тиеш иде. Ә кулындагы кечкенә чемоданында — кызының берничә катка алмаш киемнәре. Ерак юлдан килделәр бит. Казан кадәрле Казанга!
Вакыт әлегә иртәнге як иде. Кәримә тик тора белми, һаман да оча-очына, университет колонналарының әле бер ягына чыга, әле икенчесенә... Аларга тотынып карый, колачы җитми. Әллә инде үрмәләп менеп китмәкчеме, Ходаем?
Моңа әтисенең эче поша, шуңа да:
— Кызым, Кәримә, син нәрсә инде?— дип, ачуланырга иткән сүзләрен кабатлый. Бала аның тавыш күтәреп битәрләмәячәген аңлый. Күңеле канатларында оча бирә ул. Университет колонналарын биш әйләнә. Тагын аларга гаҗәпләнә, кочакламакчы була, әтисеннән кырын сүзләрне ишетә.
Арырак урам себерүченең себеркесе чаж да чож итеп ала, аннары асфальт өстендә себеренеп йөрергә тотына. Кәримә ул агайга аптырап карап тора. Аңа кызык: мондый урамнарны да себерәләр икән!
Шәһәр шушы була бит инде ул: иркен, киң, рәхәт. Һавасы гына да ни тора! Юк сүз ул авылларда — ирек, авылларда — яхшы дип сөйләүләр. Андагы кысынкылыкны белсәгез, күрсәгез иде сез. Урамга чыксаң да кеше, болынга төшсәң дә кеше. Кичен берәр егет озата кайтса, көт тә тор, иртәгә иртән бөтен авыл бу хакта белеп тора. Кәримәне юкка үртәгәннәр, шәһәр эче тулы кешеләр, бар да ят, берсен-берсе танымыйлар дип. Танымасыннар, кирәк түгел. Үзен танытырга килде монда Кәримә. Менә аны танырлар! Һе, кеше күп, имеш. Вокзалда гына бер поезд халык төште. Минут эчендә таралдылар да беттеләр. Комга түгелгән су кебек тә булмадылар.
Укырга керергә теләүчеләрнең документларын кабул итү комиссиясе иртәнге сәгать тугыздан гына эшли башлый икән. Әле җиде тулып кына үтте. Никадәр күп вакыт бар. Аны кая куеп бетермәк кирәк?
— Кызым, Кәримә! Комачаулама абыеңа! Кил, монда утырып торыйк, бүген көн бик тә эссе булыр сыман. Иртәннән кыздыра башлады бу.
Әтисе туйдырып бетерде инде. Акыл өйрәтүдән, кисәтү ясаудан узмый. Мәктәп директоры булдым дигәч тә! Үз хәсрәтләрен кызы янында калдырып торса да ярар иде. Күңелле түгел бит инде даими рәвештә сүз ишетеп гаҗизләнү: «Кәримә, алай ярамый! Кәримә, болай кыланма!» Ә ничек ярый соң? Кыланмау нинди була? Кузгалмыйча, тик кенә утырып торыргамы? Әнә теге кыз белән абый кебек?
Университет каршындагы бакча кебек урында эскәмияләр куелган икән. Анда кешеләр дә бар. Менә кая чакыра баядан бирле Кәримәне әтисе. Авылдан килеп, шәһәр карамыйча-күрмичә, ничек тыныч кына утырырга мөмкин икән инде? Әллә күпме матур йортлар, буп-буш урамнар. Шуларны әйләнеп, күреп килергә тиеш Кәримә. Монда бит борынгы кремль дә бар. Сөембикә манарасы! Шуларны карап йөрсәләр нәрсә булган?
Бакчада утырган агай белән кызның шулай ук биштәре һәм кечкенә чемоданы бар икән. Бер сүз сөйләшсә иделәр. Бу кыз бигрәк иртә әбигә әйләнгән, кузгалырга да куркып утыра. Кәримә кебек университетка укырга керергә килгән инде ул да. Сап-сары чәчле, ак бантиклы. Әтисенә елышкан. Бигрәкләр куркак икән, бичаракай!
Кәримә чем-кара, бөдрәләнеп торган чәчле, кызыл бантлы ичмасам. Кояш кебек балкый. Кызыл бантлары кара чәчләрендә гөл чәчәкләре кебек балкып торалар. Әтисе шуны да яратмады, «скромный» түгел дигән була. Мәктәптәге дәресләргә дә кызыл бантлар тагып йөртергә теләмәде. Үз кабинетына чакырып алып, карага алыштырта торган иде. Шуны да белмәде бит: кара бантлар Кәримәгә килешмиләр, чәчләре арасында югалалар да калалар. Бу өлкәннәр матурлыкны бигрәкләр белмиләр инде. Менә бу кыз да сап-сары чәчләренә саргая башлаган ак бантиклар тагып куйган. Чәчен ике толым итеп үргән әле, кысып-кысып. Менә Кәримәнең ичмасам, рус кызларыныкы кебек бер толымга калын итеп куелганнар. Ул хәтта йокларга ятканында да аны чишеп тормый. Чияләндерсә — бетте, тарак мәңге кермәячәк! Шәһәр байбәтчәләреннән бет ияртмәсә генә ярар иде. Кала кадәр калада әллә ниләр бардыр әле, тотып ашаулары да мөмкин. Әнисе аңа ничә әйтте:
— Төнлә йөрмә, укуыңны гына бел, башыңны ашамасыннар!— диде.
Булыр да, монда адәм итеннән марҗалар пирожки дигән нәрсә пешерәләр икән. Бөгелмәдә, поезд көткәндә, Кәримәнең борынына шул пирожки-бөккән дигәннәренең тәме кереп җәфалады. Юк, әтисе алдырмады. Әнисенең сүзләре хаклы микәнни? Адәм итеннән пешерелгән дип уйлыйлардырмы, әллә дуңгыз маенда пешкәнлеген белмиләрме? Юктыр. Әтисе коммунист бит аның, дуңгыз итеннән дә, маеннан да чирканмый-курыкмый. Акча тотарга теләмәгәндер! Анысы, бер пирожки-бөккән алып ашаганнан гына акчалары әллә ни кимемәс тә иде. Нигә саранланды инде?

IV
— Исәнмесез! Сез дә университетка документларыгызны китердегезме?
— Әйе, шулай дип тора идек!
Кәримәнең әтисе утырыр урынны бакча эскәмиясендәге кыз белән агай янәшәсеннән алды. Үзара тартынып кына сүзләр башлангач, кайсы яктан икәнлекләрен белештеләр. Кызның исеме Сабира икән, Рево кушмакчы булсалар да, әниләре теләмәгән.
— Арча ягыннан без,— диде агай.— Габдулла булам. Бездә ике кешенең берсе Габдулла иде бугай. Хәзер төрләнде инде. Сез кайдан соң?
— Сарман ягыннан ук килдек. Кызым университетны сайлады. Башлангыч мәктәптә, Ләшәү дигән авылда директор мин. Гарифулла исемле булам, Гариф дигәндә дә ярый. Мине шулай атап йөртәләр дә. Кызым — Кәримә. Шигырьләр яза. Әдәбият белән шашынгач, татар бүлегенә документларын китерә килгән идек,— дип аңа, беренче очраган кешегә, барысын да әйтеп бирде Кәримәнең әтисе. Ә үзе таныш түгел кешегә ачылып китмәскә куша. Шигырьләр язуын ник әйтте инде?
Кәримә, кирәкмәгәнчә ояла да белә торган кыз буларак, комач кебек кызарырга тиеш иде. Әмма йөзендә үзгәреш сизелмәде. Баласын яхшы белә торган ата аңа карап алды. Аларның күзләре очрашканда кызы әллә нишләп китте. Каушавы теленә чыгарга өлгерде:
— Әти,— диде ул,— бөтенесен дә әйтеп бетермә инде!
Гарифулла абзый аптыраулы кыяфәткә керде. Аныңча ул әле сүзләрен башламаган да иде. Кызына илтифат итеп тормаска уйладымы, яңа танышыннан сорарга булды:
— Сезне нинди теләкләр китерде?
— Без дә татар бүлегенә дип атап килдек. Кызым Сабира шигырьләр язмый анысы. Газеталарда мәкаләләре басылды. Язу эшен сайламакчы. Ә мин аңа укытучы булырга әйтәм.
Беразга сүзләре бүленделәр. Беренче карашка Сабира белән Кәримә көндәшләр иделәр. Инде бер-берсенә ачылып ук китмәскә дә мөмкиннәр. Тик сүзләр тәртип белән башланган, дәвам итми кала алмый иделәр.
— Документларны иртәрәк тапшырганда да буласы иде,— дип әйтеп куйды Гарифулла абзый.— Арча ерак җир түгел. Ул безгә генә юл газабы — гүр газабы!
Габдулла агай нидер әйтергә теләп тамак кырып та, сүзне ялгамый, өзек килеш калдыру ягын карады. Әмма Гарифулла абзый ашыкмады. Аның ак какча йөзе җыерылып алды. Сәбәпне беләсе килә, әмма сернең асылын яшерергә өйрәнгән шушы үтә сак буын сүзне үлчәмдә тотып тормый кала алмады. Шуңа да:
— Баламны пионер лагерында эшләтеп, бераз акчасы булмасмы дигән идек. Яшь кешегә кирәк бит,— диде Габдулла агай, бит очындагы олы миңенә таба авызын ергандай итеп.
— Сез дә мәктәптә эшлисезме?
— Әйе, җидееллыкта. Директор. Утын эшләре белән дә озак йөрелде. Җае чыкмый торды.
— Анысы шулай инде.
Тагын арада тынлык урнашты. Сылу Казан каласының тын бакчасында сәгатьләре акрын үтә торды. Габдулла агайның да башында ак фуражка иде. Ул, аны салып, маңгай тирен сөртеп маташты. Аңлаган кешегә йөрәгенең сау түгеллеген төшенерлек иде аның бу хәрәкәтләреннән. Кызының сабырлыгы, артык бер генә дә селкенмәве дә шуның белән бәйле булырга мөмкин әлбәттә. Әтисен борчырга теләмәве сәбәпле баланың үз холкын да тәртиптә тотуы дөньяны белгән кешеләргә аңлашыла, билгеле. Гарифулла абзыйның Сабира кебек кызга ата буласы килә, тик ул үзе хакында, менә шушындый сыйфатларга яшьлектә рухының омтылганына исәп-хисап ясап, бер утырып уйлана да алганы юк. Менә хәзер мөмкинлек туды. Кызында мондый хәрәкәтчел тәвәккәллек әнисеннән килә, үз-үзенә ышану хисе аңа бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Теләсә — утка, теләсә — суга ташлана торган адәм баласы янмый-көйми калмаячак. Революция һәм сугыш геройлары шушындый кешеләр арасыннан чыктылар. Әмма андый заманнар артка калдылар кебек. Инде алар кабатланмаячак сыман. Кеше нинди булырга тиеш хәзер? Тагын «кайнар башларны» чүпли башларлармы? Кыз бала дип тормаячаклар бит!
Гарифулла абыйга боларны уйлавы авыр булырга тиеш иде. Кызын мөмкин кадәр актив пионерка, тырыш комсомолка итте. Бөтен районны сокландырып торган, коммунистик идеаллардан өлге алган кеше, шул утларда кайнарланган йөрәк ялгышмаячак. Илгә, партиягә каршы эш алып баручы да, милләтче дә булмас, буржуаз, хәтта вак буржуаз идеология сөйрәлчеге дә атала алмас! Халык белми әйтми ул: «Тын күлдә шайтан оясы гына!»
Ата кешенең ничә көнгә беренче тапкыр күңеле ачылды. Аның өчен хәзер Сабира «ышанычсыз боз» кебек тоелып алды. Сталин заманы аның күңелендә тирән эзен калдырган иде. Ул шуның аркасында үзен тагын да хаталандырды. Партия атаган һәр кешенең халык дошманы икәнлегенә чын күңеленнән ышана иде. Хәзер дә ышана. Аның күз алдында күпме кешеләр харап булды. Аларның күбесе үз эчләренә, үз уйларына чумган кешеләр иде. Бәлки Габдулла да шул җилләрнең тәэсирен язмышы аша уздыргандыр?
Гарифулла абзый шунда акылы арыганлыгын тойды. Илдә ниләр булмас, аларның барысын да уйлап бетереп, аңлап җиткереп буламы соң? Юк, әлбәттә. Нәрсә эшли ул? Нигә әле болай, әле тегеләй итеп кешеләрне бәяли? Партия аннан җитдилек таләп итә, үз эшендә ул берәр тапкыр мондый йомшаклык күрсәттеме?..
Җәйге иртәнең эссе җиле, кайсы яктан исәргә белмичә аптырап, уңлы-суллы ничек йөренсә, Гарифулла абзыйның да уйлары шулай иләс-миләс иделәр. Ә кызы Кәримә, кояшка таба сикерергә дип йөгергән-чапкан колын сыман, тынгы белмәс йөрәген тыя алмыйча, әле эскәмиягә килеп утырды, әле бакчаны әйләнеп чыкты. Сабира хет бер кузгалып карасын.
— Тамак ялгап алдыгызмы? Монда, Чернышау урамында, яхшы гына ашханә бар!— диде бераздан Габдулла агай, нигә эндәшми утырасыз дигән кебек итеп әйтергә теләгәндәй.
— Поездда ашадык. Үзебез белән алган идек. Бездә пешкән бәрәңге калды әле!— дип, биштәрен кузгата башлагач, Гарифулла абзыйны бу теләгеннән тизрәк туктатып:
— Безнең тамак тук. Яхшы яшибез. Кирәкми. Ашханәне сезгә, ерактан киләсез, белмисездер дип әйткән идем. Юл кешесенең тамагы тиз ачыгучан була ул. Шуңа гына...— диде Габдулла агай, кулын яңа танышының капчыгы өстенә куеп.— Безнең Арча монда гына бит!
Шушы сөйләшүләреннән соң алар тагын сүзсез калдылар. Кәримәгә бу тагын эчпошыргыч тынчу хәл сыман тоелды. Әтиләре сөйләшүен тыңлап торганда тыныч кына утырган иде, кабат урыныннан кузгалды, бакчаның аргы башынача барып, анда торган һәйкәлне төрле яклап йөреп-карап чыкты. Колынын күз уңыннан җибәрми генә утлап йөргән ат шикелле, Гарифулла абзый да, нинди дә булса сүз башлап алып, кызын бер дә онытып куймыйча, игътибарлап утыра бирде. Аңа бүген төрле уйлар кереп, Кәримәнең чибәрлегенә сокланырга, мондый кыз үстерә алуына сөенергә дә туры килде. Бер караганда, баланың хәрәкәтчән булуы яхшырак икән әле ул. Әнә, Сабира диде бит әле, ник бер кузгалып карасын? Тып-тыныч. Сүз башларга да куркып утыра!
— Мәктәбегез җидееллык булгач, эш тә күбрәк инде...
Гарифулла абзыйның бу сүзләре Габдулла агайны һаман да дәртләндермәде. Шулай да ул әйтеп куймый да калдырмады:
— Элек безнеке дә башлангыч иде. Өстәп тагын бер коридор, алты класс бүлмәсе ясаттык. Мәшәкатен колхоз күтәрде. Роно акча бирде. Шул ук эш инде. Бары тик саны гына күп тоела. Коллективы ишлерәк. Колхозга өстәмә эшче көчләр кирәк хәзер дип, безнең рәис үз ягыннан тырыштырды. Инде урта мәктәп иттерү турында сөйли. Бәрәңгесен, игенен мәктәп белән җыярга булышабыз бит...
— Безнекеләр нигәдер ул турыда кайгырмыйлар. Сүз йөри инде, анысы. Дегет эше дә башланып китте. Анда да эшче көчләр кирәк. Яшь ирләр шунда китәргә генә торалар. Акчасы әйбәт икән. Колхозда да кешесе җитәрлек, язгы-көзге эшләрдә балаларсыз булмый барыбер дә! Дөрес әйтәсез!
Ике ата коммунистларча сәяси-идеологик саклык белән үзара карашып алдылар. Сүзләренең бу тәртип белән баруы киртә сикерү сыманрак килеп чыкты. Социалистик дәүләттә балалар хезмәтен файдалану булмаска тиешлеген икесе дә белә иделәр. Моның ише артык сүзне кайда да яратмыйлар.

V
Сәгать төгәл тугызга алар университет ишеге төбенә кабат килеп, «Кабул итү комиссиясе»нең инде эшен башлап җибәрүе хакында ишетеп алып, моңа рәхәт кичерешләр белән сөенделәр. Документларны да бергә тапшырдылар. Ике кызның да аттестатларында бары тик «бишле» билгеләре генә иделәр. Бу исә ике якның дуслыгы ныгу өчен тагын да бер сәбәп булды.
Имтиханнар беренче августта башланалар икән. Әллә ни аптырыйсы юк, монда да шул ук мәктәп имтиханнары кабатланалар. Сынау алучылар, үз таләпләре белән таныштырып, аңлатма-консультацияләр дә бирәселәре булгач, монысы абитуриентлар өчен тагын да яхшы. Кызларына әтиләре ул дәресләргә йөрүне мәҗбүри итеп куйдылар. Әзерлек курслары да эшләгән, аларга да йөрү кирәк булган да бит, әмма соңарганнар, андагы укулар бетеп киләләр икән инде.
Ике ата да балаларына бер үк әбидә фатир тапсалар, яхшы булачаклыгы хакында киңәшеп, Габдулла агай шунда Казанда таныш кешеләре барлыгын, күршеләрендә ялгызак профессор хатыны иркен генә яшәп ятуы, аңардан үтенеп караганда, шунда кызларын фатир төшерү кулай булмасмы дигән фикерне әйткәч, шул ишек төбенә барып карарга булдылар. Университет тавыннан төшеп, Болак күперен чыккач та, Совнарком бинасы каршында, Париж коммунасы дигән исемне йөрткән урам ягыннан ике катлы таш пулатлар ышыгында торган ишек алдына керделәр. Мондагы һаваның бераз салкынча булуы, бакчасының агачлык һәм гөлләр белән балкып торуы күңелләренә мең төрле сөенеч бирде. Аларны ишек алдын себерүче һәм карап торучы агай туктатты. Кулындагы себерке сабы белән мылтык көпшәсе кебек китереп төртеп, алдан баручы Габдулла агайны туктатты:
— Сез кая? Кем кирәк иде?
Аның ак киндер чиста алъяпкычы, калын гына русча сакалы, гөрнәдирдәй гәүдәсе монда төп хуҗа кеше булуын тагын да дәлилләгәндәй иделәр. Бу агайның кыяфәтеннән ул кайчандыр шахтер булгандыр дигән уй кала. Әмма ике-өч атлап кую гына сул аягының агач булуын игътибар иттертә. Ямаулы гимнастеркасына карасаң, сугыш кичкәнлеген белеп булмыймыни? Әмма андыйлар сакал-мыекны кырып йөриләр бит! Шуңа яхшылап өйрәнеп кайттылар, көн дә диярлек тамаклары йөз граммлап батырлык эчемлеген сорап торуы да халык эчендә сер түгел. Тәмәкене дә яхшы тарталар. Ә моның — сакал-мыек. Хәер, Казан «дворниклары» иске гадәт буенча шушы кыяфәттә йөриләр икән дигәнне ишеткәләгән Гарифулла, университет алдын себерүче теге агайның исә мондый түгеллеген исенә төшерепме:
— Монда да төрлечәрәк икән!— дип әйтеп куйды.
Аның нәрсә хакында әйткәнлеген беркем дә аңламады. Габдулла агай кемгә дип килүләрен, балаларының университетка керергә документларын тапшыруларын, карт профессорның тол калган хатынына фатир алмасмы дип ышаныч тотуларын, хәтта үзләренең кайсы як кешеләре икәнлекләрен, ничек танышуларын бер генә дә яшерми сөйләп бирде.
— Метри агай, менә шул эшләр йөртә әле безне!— дип, сүзләренә өлкәннәрчә йомгак ясап, сөйләвен тәмамлады.
«Дворник» күзләрен тагын да шырпы сыярлык дәрәҗәгә кадәр кысып, аңарга карап торды да, шунда гына танып алгандай:
— О Апушчик! Син икәнсең бит!— дип,— аңа сәлам биреп кул сузды. Мондый зур хуҗа кешенең олылап исәнләшүен кабул итәр өчен Габдулла уң кулындагы биштәрен җиргә куйды. Аннары гына яхшылап исәнләштеләр. Гарифуллага андый хөрмәт тәтемәде.
— Шушы кызларны китердегезме?— диде ишек алдын караучы Метри агай, болар үссәләр, яхшы мал булырлар иде диярәк үз хәсрәтендә хыял мәйданнарын чиккән базар итчесе кебек итеп тагын да күзләрен хәйләкәр елтыратып алып. Аңарда электә мутлану булган, ахрысы? Шушы уйга килепме, Гарифулла шиккә бирелгәндәй хәлдә йөзен читкә алырга ашыкты. Әмма уеннан тиз чигенде булыр. Кабат борылганында, хөрмәт хисләре хәзер бит сызыкларына кайткан иделәр.
— Өйдә иделәр... иде әле!— диде Метри агай.— Өйдә иделәр. Унбишенче фатирда торалар. Профессоры вафат иткәч, яхшы кеше иде, мәрхүм, тормышлары шактый кысылды. Фатирга бер кызны алган иде инде... Бәлки кертер. Унбергә базарны йөреп кайту гадәте бар. Керерсез инде алай булгач!
Бер-беренә диварга-дивар төртештереп диярлек салынган йортларның иң түр башында биек ишекле «парадный подъезд» иде. Шунда таба барасы икән. Ишекләре киң ачылып куелган. Аннан бер әби килеп чыкты. Әллә шушы дип Гарифулла абзый да уйларга өлгерепме, Габдулла агайга күз ташлап алды. Ә ул игътибар итеп тормады. Габдулла агай юлын дәвам иткәч, аның белеп баруына шикләнмичә, Гарифулла абзый иярә бирде, ә кызлары, арткарак калып, сөйләшкәләп, аталарыннан калмый атладылар.
Баскычлар агачтан, ныклы итеп эшләнелгән, борынгыча бизәкле иделәр. Мондый урында фатир очсыз була алмый. Икенче катка күтәрелеп, олы ишекне кактылар.
— Әти, «звонок»ка басарга кирәк!— диде шунда Сабира, төртеп күрсәтеп диярлек. Әтисе исә беләм дигәндәй кызына карап алды. Ишек ачылмагач, шулай эшләргә булды. Әмма ишекне алай да ачмадылар. Өченче тапкырларын кыңгырау төймәсенә төрткәч кенә аяк тавышлары якынлашып килгәндәй тоелды. Ишекне олы, калын гәүдәле, әби дип аталырлыгы булмаган, җитди йөзле ханым ачты. Аның киемнәренең затлы булуы ук кемлеге хакында сөйли иделәр.

VI
Хуҗабикә бик тә тәвәккәл ханым булып чыкты. Күңел үлчәвенә кызларны алып, баштан-аяк күз белән сынап карап торды да:
— Укытучы балалары булганнарына гына ризалашам,— диде, биленә ике кулы белән дә таянып, тантаналы мирза-бикә хатыннар кебек, гүяки әмер бирергә әзерләнгән кешедәй әйтеп.— Түләвен алдан биреп куярга. Бер бүлмәм бар. Өчәү торырлар әлегә. Ул кызым озакка калмас. Үзләренекен ашарлар. Кичке сигездән соң урамга чыкмаслар, егетләр алып кайтмаслар, укудан артыгын белмәсләр!
— Юк-юк, нинди хәл ди ул, булмаганны! Егетләр белән йөргәннәре юк!— дип Габдулла агай, юантык гәүдәсенә ял эзләп, урындыкка карый-карый, һаман да шул «юк» сүзенә туктаусыз басым ясап җавап бирде. Аның сүзләре үз кызына гына карый иделәр. Ә Кәримә, чакырганны да көтмичә, ике бүлмәгә кереп чыкты. Диварлар буена тезелгән китап шкафларына да ачарга үрелеп алды. Аны хуҗабикә шунда ук ачуланып та өлгерде:
— Бер генә дә ошамаган бу кәҗә бәтиенең егетләр белән йөргәне булмаганга!.. Тимә!.. Китапларга, әйберләргә кагылмаска!.. Бу бала кайсыгызныкы була? Ишетсен колагы, берәр әйберем югалса, хәзер милиция чакыртам! Утыртып куялар читлеккә, таш капчыктан чыкмаслык итәләр! Профессор мирасы! Кирәкле китаплар булса, сорарсыз, үзем алып бирермен!
Аның бу «речен» тыңлаганында Гарифулла абзый мең кат тирләп чыкты. Габдулла агай, тәкъдим ителмәсә дә, тәки урындык җаен табып, шунда утырды. Үзе һаман да бер төрле сөйләде:
— Юк-юк! Нинди хәл ди ул? Укытучы балалары алар. Тәрбияле балалар. Бер генә начарлыклары тимәс. Укырга да керсәләр...
— Укырга кергәнче генә! Сынау шарты белән! Бер айга кертәм әүвәле! Аннары фатирны үзегез табарсыз!
Хуҗабикәнең исеме Хәнифә Галиевна икән. Әтисенең исемен өстәмичә генә Габдулла агай аңа эндәшеп караган иде, ханым ишетмәде. «Хәнифә Галиевна» дигәч, шунда ук әйтте:
— Монда кызларга «абый» да, «апа» да юк! Казан бу! Интеллигент шәһәр! Караватка утырмаска! Аның өчен урындык бар. Сала гадәтләрегезне ташларсыз. Авылда гына ул сәкегә утырып ашыйлар, сәкегә ятып йоклыйлар. Карават ул сәке түгел. Профессор кабинетына кермәскә! Берсе караватта, берсе хәзергә диванда йокларлар. Өченче кызыбыз, әнә идәндә йоклармын дигән иде. Рөхсәт итмәдем. Әллә соң икесе бер караватта йокларлармы? Сыялар, сыялар! Аерым караватлар әлегә буш түгел монда!
Ризалаштылар. Аталар шартларга бик шат иделәр. Кызлары каршы килә белмәделәр. Биштәрләрен бушаткач, аннан бәрәңге, тозлы ит, суган һәм олы түгәрәк икмәкләр дә чыккач, хуҗабикә шунда ук аларны җыеп алды һәм кая куярга урын тапты. Аны болай аңлатты:
— Икмәк кимереп йөреп өйне чүплиләр. Ит тә исләнә торган әйбер, күз-колак була белмәсләр!— Шунда сорап та өлгерде: — Каклаган каз, май ише юк идемени?
Аталар мондый ризыкның китерелмәвен әйттеләр. Кызлары исә, ул төр ашамлыклар да буламыни дигәндәй, үзара карашып алдылар. Хәнифә Галиевна бу сала мөгаллимнәренең хәленә тиз керде:
— Бичаракайларым!— диде.— Авылда яшәп тә инде...
— Алып килермен, укырга гына керсеннәр!— диде Габдулла агай, ике кулы белән тезләренә таянып утырган килеш, анысыннан гына калмабыз, дигәндәй махсус басым ясап.
— Кара әле, бүген Якуп Агишны күрәсем бар иде. Аңа укырга керәбез дисез түгелме?
Хәнифә Галиевнаның сүзләре әүвәле аңлашылып җитмәде. Аннары гына:
— Татар бүлегендә укыта ул. Имтиханнарны да ул ала,— дигәненнән соң, хуҗабикәнең бик тә яхшы һәм ышанычлы кеше дә икәнлеге тәмам аңлашылып җитте. Көтелмәгән җирдән килергә мөмкин булган мондый ярдәм күктән бәхет боткасы явачагын вәгъдә итте. Акыллы аталар бу хөрмәткә мең куллап риза булырга тиеш иделәр.

VII
Әтиләре китеп баргач, кызлар, иң әүвәлдә, икесе тиң бик тә куаныштылар. Алар үзләрен тәрәзә ачылудан һавага очып чыккан күбәләкләр кебек хис итеп, гүяки киң болыннарга, чәчәкле аланнарга таба очтылар. Әмма бу «киң болыннар һәм чәчәкле аланнар» серле, әлегә бөтенләй дә билгесез, хәтта авыр һәм җаннарны сындырып, аңардан сөяк ясаучы таш кала урамнары һәм исле фатирлары түгел, театр һәм кино-концерт заллары белән мәшһүр, елмаючан ачык йөзләре белән якты, күңелләргә иркенлек бирүче бәхет шәһәре иде.
— Болай булса, мин университетка керәчәкмен! Әткәй әйтте, кермәсәң, керә алмасаң, диде, авылга кире алып кайтып китәм, башлангыч сыйныф балаларын укытырсың, диде. Минем кире кайтасым килми. Миңа монда бик тә ошый!— дип, озак, күңелләрне шатлык һәм өмет белән тулырлык итеп сөйләде Кәримә. Шушылай булуы аркасында Сабирасы да ачылып китте һәм ул:
— Икебез дә укырга керә алсак, ничек яхшы булыр иде!— диде дә, шунда ук үзен кулга алырга тырышып:— Син әле укып өлгермәгән китаплар калдымы?— дип сорады. Аның йөзе агарган, көче киткән сыман тоелды.
— Безнең татар әдәбиятында Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»еннән дә гүзәлрәк әсәр юк!— диде Кәримә, бүлмәдә дивар биеклек көзге барлыгына куануын белдерүгә, аның каршында итәк болгаудан рәхәт эш таба алмыйча: — Безнең мәктәптә тә шундый көзге бар, коридорда тора. «Кулак Сәйфетдин көзгесе» дип йөртәләр!
Сабирага көзгедән үзен карарга ярамый икән. Билгеле инде, Кәримә кебек чибәр кыз янында аңа сурәтенең күпкә кайтыш икәнлеген тоюы бик авыр, җитмәсә моның шулай булуын күңеле белән сизә торып.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 02
  • Части
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 01
    Общее количество слов 4182
    Общее количество уникальных слов составляет 2166
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 02
    Общее количество слов 4141
    Общее количество уникальных слов составляет 2133
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 03
    Общее количество слов 4120
    Общее количество уникальных слов составляет 2155
    35.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 04
    Общее количество слов 4012
    Общее количество уникальных слов составляет 2242
    33.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 05
    Общее количество слов 4256
    Общее количество уникальных слов составляет 2190
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 06
    Общее количество слов 4235
    Общее количество уникальных слов составляет 2002
    39.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 07
    Общее количество слов 4207
    Общее количество уникальных слов составляет 2160
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 08
    Общее количество слов 4213
    Общее количество уникальных слов составляет 2024
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 09
    Общее количество слов 4119
    Общее количество уникальных слов составляет 1985
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 10
    Общее количество слов 4146
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    39.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 11
    Общее количество слов 1530
    Общее количество уникальных слов составляет 981
    45.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов