🕙 Минуты чтения - 0
Тырыш балалар
Общее количество слов 51
Общее количество уникальных слов составляет 44
61.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
72.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
79.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Яхшы булыр балалар
Сабакка күз салалар.
Тик тору начар эш дип,
Иртәрәк кузгалалар.
Таза булыр өс-башы,
Китап булыр юлдашы,
Сабак укып туктагач,
Вакытында булыр ашы.
Китаплары ак булыр,
Һәр эшендә сак булыр,
Үзен начар күрсәтүдән
Һәрвакыт ерак булыр.
Шәфкать итәр кечегә,
Юл куар зур кешегә;
Моның кебек баланы
Яратмас кеше нигә!
Сабакка күз салалар.
Тик тору начар эш дип,
Иртәрәк кузгалалар.
Таза булыр өс-башы,
Китап булыр юлдашы,
Сабак укып туктагач,
Вакытында булыр ашы.
Китаплары ак булыр,
Һәр эшендә сак булыр,
Үзен начар күрсәтүдән
Һәрвакыт ерак булыр.
Шәфкать итәр кечегә,
Юл куар зур кешегә;
Моның кебек баланы
Яратмас кеше нигә!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
- Читать следующее литературное произведение - 1-й класс
- Тырыш кыз