Latin

Тукай турында сүз

Общее количество слов 827
Общее количество уникальных слов составляет 613
43.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Шагыйрь турындагы мәгълүматларымны барлап утырганда шактый гыйбрәтле шигъри юлларга тап булдым. Ул юлларның авторы – ХХ гасыр татар әдәбияты классигы, Тукайның якташы (туган авыллары берничә генә чакрымда урнашкан) Сибгат Хәким. Менә алар:
Йөргәнең бардыр болында,
Тугай бармы тургайсыз?
Шул туган-үскән җиреңдә
Бер йорт бармы Тукайсыз? (август, 1985)
Менә шуларны укыдым да, уйга калдым. Бу сүзләр шәхсән үземә бик якын, бик аңлаешлы. Арча, Әтнә якларында, Татарстан киңлекләрендә – татар мохите кайнап торган урыннарда , бәлки бүгенге көндә дә нәкъ шагыйрь язганчадыр да ул. Тик менә шигърият шаукымыннан бераз айнып, карашыбызны үзебез тормыш көтеп яткан якларга юнәлтик әле. Тургайсыз тугайлар әлегә сирәктер сирәклеген, тик менә Тукайсыз йортлар… болары күбәя бара, миңа калса. Эш монда бары татар китаплары кытлыгында гына тормыйдыр, мөгаен. Миллилек, иман – болар бит ана сөте белән үк канга сеңдерелергә тиешле нәрсәләр.
Вакыт – аяусыз нәрсә. Ул исемлекләргә, хәтта тарихи вакыйгаларга бирелгән бәяләргә дә үзгәрешләр кертеп кенә тора. Күп исемнәр еллар тузанына күмелеп кала. Тик бөек затларыбыз вакыт сынауларында, асылташлардай, моңарчы күрелмәгән яңадан-яңа нурлар белән балкып китәләр. Шундый асыл затларыбызның берсе, бу, һичшиксез Тукаебыз!
Ислам динендә иман яңарту дигән төшенчә бар. Мөселман кешесе Аллаһның барлыгына, берлегенә инануын һәдаим кабатлап, яңартып торырга тиеш. Иман яңартуның табигый дәвамчысы булып «хәтер яңарту» дигән төшенчә тора. Әйдәгез әле, без дә хәтерләребезне яңартып Тукаебызга аз гына булса да хөрмәт күрсәтеп үтик. Иң элек шәхеснең биографиясенә тукталырга кирәктер.
Булачак шагыйрь 1886 елның 26 апрелендә Казан өязе Кушлавыч авылында указлы имам Мөхәммәтгариф һәм Өчиле авылы кызы Бибимәмдүдә гаиләсендә дөньяга килә. Шагыйрь үзенең сигез яшь ярымга кадәр тормышын «Исемдә калганнар» дип аталган биографик язмасында тәфсилле теркәп калдырган. Кызганыч, элегәре һәр татар баласы мәктәптә кат-кат өйрәнә торган бу китап та һәр татар гаиләсендә юк бит хәзер…
Шагыйрь тормышының балачак чоры аерым игътибарга лаек, чөнки Тукай иҗатында киң яңгыраш алган халыкчанлыкның тамырларын аңлау өчен бу бик кирәк. Шагыйрь кыска гына гомренең бер генә минутына да үзен кемнәр үлемнән саклап калганын исеннән чыгармый.
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. – дип яза Тукай.
«Тукайның балачакта үлми калуы безнең бәхетебез өчен булгандыр. Бу бәхет өчен кайдадыр тирәндә безнең һәркайсыбызда рәхмәт сүзе дә ята» , дип язды Башкортстанда гомер иткән татар шагыйре Наҗар Нәҗми.
Газаплы башланган тормыш юлы газаплар белән дәвам да иткән. Тукай Җаекның (Казахстанның Уральск шәһәре), аннары Казанның арзанлы кунакханәләренең салкын бүлмәләрендә яшәргә мәҗбүр була. Ташып торган таланты була торып та, шагыйрь тормышын җайлый алмый, чөнки ул гади халыкка хезмәт итү юлын сайлый.
Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә;
Бу юлда һәртөрле хурлыкка,
Зорлыкларга(авырлыкларга) түзмәккә, дип яза ул бер шигырендә.
Тукайның эшчәнлеге сокландыргыч. Әйтик, 1909 елда гына да аның Казанда 9 җыентыгы дөнья күрә. Әмма бу шагыйрьнең матди хәленә бернинди яхшылык кертә алмый. Тукайның «Бер газета идарәсе хәленнән» дигән шигырендә (1907, декабрь) шундый әрнүле юллар бар:
Сиңа дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат.
Трактир ач татарга, - сат та тор һәртөрле мәшрубат (эчемлек).
Әмма ни генә булмасын, шагыйрь кыйбласын үзгәртми.
Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык, ук атар булса да.
Уңга, сулга аумыйм, һаман алга барам,
Юлда киртә күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
Тукай туган халкына Һәрчак тугрылыклы кала.
Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, вак, диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Апрель ае безгә Тукайны биргән. Шул ук ай аны бездән алып та китә. Шагыйрь 1913 елның 15 апрель кичендә Казанның Клячкин больницасында туберкулез авыруыннан вафат була.
Тагын шагыйрьгә сүз бирик:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
(«Кыйтга»)
Бу шигърендә Тукай эшләп бетерә алмаган гамәлләре турында хисап тота. Әмма аның тулы булмаган 27 ел эчендә башкарып киткәннәрен генә дә күпме буын галимнәр өйрәнәчәк әле.
Марина Цветаеваның «Мой Пушкин» дигән данлыклы әсәре бар. «Пушкин был мой первый поэт, и моего первого поэта - убили», - дип яза Цветаева. Балачак хатирәләре гомерлек була бит ул. Тукай минем иң беренче танышкан, яраткан шагыйрем иде. Аны атып үтермәделәр үтерүен, әмма, инде вафатына гасырга якын вакыт үтеп китсә дә, бу исем янында хөрмәт, ихтирам белән янәшә хөсетлек, түбәнсетү кебек яман күренешләр дә күзәтелә тора. Кайдадыр океан артларында түгел, татарның үз илендә шагыйрьне йә төзәлмәслек атеист итеп, йә кулыннан корьән төшермәгән диндар итеп күрсәтергә тырышу дисеңме, аның исемен йөрткән премия тирәсендә төрле низаглар чыгару дисеңме, йә дистә елларга исәпләнеп, затлы җыелма итеп чыгарылган «Мәктәп китапханәсе» сериясенә шагыйрь җыентыгын «VII» саны белән беркетеп чыгару дисеңме («ТаРих» нәшрияты)… тагы әллә ниләр. Шагыйрь язмышын бер журналист «аклы–каралы» дип атаган иде. Аклы-каралы гына түгел соры төсләргә манылган бүгенгебез үк инде Тукайны үз итми. «Яңа татарларыбыз»ның бик сирәге Тукай язмышында үзенең үткәнен күрә(чөнки күзен йома ул аңа, хурлык дип саный). Минем Тукаем гади татарлар яклы иде, димәк, минем сүзне дә сөйләүче иде. Ул – минем беренче яраткан шагыйрем иде, шул дәрәҗәсеннән төшмәс тә.
Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.