🕙 Минуты чтения - 17

Туфан Миңнуллинның Күптармаклы Һәм Бай Иҗаты - 2

Общее количество слов 2178
Общее количество уникальных слов составляет 1338
34.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Мәсәлән, «Бәхетсез кияү» комедиясендә яңа гына өйләнешкән яшьләр авылга ялга кайталар. Кәләшнең авылында кешеләр бик тә ачык һәм кунакчыл дип ышанып-өметләнеп кайткан кияү аңлашылмый торган хәлгә юлыга: авыл кешеләре, күршеләре генә түгел, хәтта әбисе белән бабасы да, яшь кияүгә игътибар итмиләр. Төнлә яңгыр явып узгач кына яшьләргә кайгыртучанлык һәм кунакчыллык күрсәтелә. Башта игеннәр көю куркынычыннан кара кайгыга баткан һәм яңгырдан соң гына тынычланып калган авыл кешеләренең кунакларга мөнәсәбәтендәге мондый капма-каршылык ярдәмендә автор хезмәт кешесенең эш өчен януларын да, кунакчыллыгын һәм олы җанлылыгын да чагылдыра.
  Т.Миңнуллин комедияләре сурәтләү чараларына байлыгы, мул бизәклелеге, төсләр күплеге, тормышчан җанлылыгы белән аерылып тора. Драматург сиздермәстән генә бер рухи халәттән икенчесенә, бер хистән бүтән төрлесенә күчә белә. Аерым ямьсез күренешләрдән, кешеләрдәге кайбер кимчелекләрдән көлсә дә, автор беркайчан да кешене мыскылламый һәм кимсетми. Драматург һәр персонажны кабатланмас шәхес дип кабул итә, бу исә кешене яратудан, аның мөмкинлекләрен чиксез итеп күрә белүдән туа. Шуның белән бергә, автор уңай геройларын да идеаллаштырмый. Сокланырлык кешеләрнең дә аерым җитешсезлекләре булырга мөмкин икәнен аңлап, ул андый кимчелекләр яныннан да битараф кына узып китә алмый. Шуңа күрә дә аның комедияләрендәге халык акылын, саф күңелен, түземлеген һәм фидакарьлеген чагылдырган Гарифулла карт («Нигез ташлары»), Тәслия («Уйланыр чак»), Фәхрия карчык («Яшьлегем-юләрлегем»), Әлмәндәр карт («Әлдермештән Әлмәндәр») кебек геройларны авторның яратуы, аларга соклануы сизелеп торса да, алар һич тә идеаллаштырылган геройлар итеп карала алмыйлар. Гомумән, Т.Миңнуллин драматургиясендәге уңай геройларның берсе дә резонер да, схематик идеаль герой да түгел. Вакыйгалар сөреше аларны җайсыз хәлгә дә куярга мөмкин, андый хәлләрдән чыгу юллары да гел дөрес кенә булмый. Ләкин төп мәсьәләдә аларның иманнары нык, идеаллары ачык. Алар — җанлы, бүгенге иҗтимагый-сәяси идеалны дөрес гәүдәләндерүче кешеләр.
  Т.Миңнуллин пьесаларында сюжет артык катлаулы булмый. Композицион төзелеш ягыннан алар бик төгәл эшләнә, һәр персонаж, күренеш, деталь, алым төп фикерне ачуга, тамашачы тарафыннан кызыксыныбрак кабул итүгә булыша. Драматизмның һәм комизмның үзәнчелекле аралашып, «берләшеп» китүе әсәрләрнең тормышчанлыгын арттыра. Эчке кичерешләргә, төшенкелеккә алмашка еш кына күңел күтәренкелеге килә, кайгы һәм көлке аралаша, фаҗига янәшәсендә үк мәзәк туа. Моны, мәсәлән, җитди тарихи материалга нигезләнеп язылган «Канкай утлы Бәхтияр» драмасында да күрергә мөмкин. Юморга бай күренешләр һәм персонажлар булмаса, пьеса шактый ук оттырыр иде. Юмор «Моңлы бер җыр» кебек көчле драматизм белән сугарылган пьесаның да сәнгатьлелек дәрәҗәсен күтәрүгә булыша. Җәза карарын бүген җиренә җиткерерләрме, иртәгәме дип, үлем көтеп утырган тоткыннарның күңел киеренкелеген төрле шаянлыклар һәм кызык сүзләр белән, мәзәкләр сөйләп йомшартулары табигый чыга. Җәлил һәм аның иптәшләренең палач балтасы астында да үзләрен шулай тота алуларына ышаныч туа. Шундый мисалларны «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Адәм баласына ял кирәк», «Ай булмаса, йолдыз бар» кебек драматик хәлләргә һәм тирән кичерешләргә бай пьесалардан да алырга мөмкин. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Нигез ташлары», «Бәйләнчек», «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел» шикелле комедияләр_мондый табышларга тагын да баерак.
  Т.Миңнуллин драматургиясенең эчтәлеген баеткан, торган саен көчлерәк яңгыраш ала барган тагын да бер юнәлешне аның милләт язмышын үзәктә тоткан әсәрләре тәшкил итә. Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-билгеләр аның беренче әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә. Дөрес, алар замана кануннары чикләрендә, ягъни тупасландырылган, бозылган социалистик идеология кысаларында эш йөртәләр, формалашалар, әмма анда да чын кешелек сыйфатларын расларга тырышалар. Бу мирасның нигезендә яткан әхлак принциплары ул геройларны бизи, бай рухлы итә, яшәеш чыганакларын ачыклый.
  Соңгы елларда драматург кеше язмышын җәмгыять вә милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сурәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлауда яңа баскычка күтәрелде.
  «Әниләр һәм бәбиләр» (1984) драмасында автор, бердән, бала анасына дан җырлады, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтләде. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә — яңа туган сабыйга караш-мөнәсәбәт ягыннан килеп ачып күрсәтте. Авторның төп фикерен җиткерүдә, «ана» дигән исемнең бөеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә унбер бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный. Ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручан образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атлыгып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулыландырылып, халкыбызның яшәү дәвамлылыгын, тәрәккыятен тәэмин иткән гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Дөньяга яңа кеше бүләк итү кебек вазифаны дөрес аңлый Гөлфинә, бу вазифаның дини кануннар ноктасыннан да изге булуын раслый.
  Драманың бу төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры метафорик образ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ул милли гадәт-йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Үткәндәге ике Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, казакъ, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый: «Бишек җырларын онытмаган очракта гына милләт яшәячәк», ди әсәр.
  Милләтебезнең эреп югалуында төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», — дип язган иде ул. Һәм «Зөләйха» драмасы белән көчләп чукындыруга каршы чыкты. «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда иске татар тормышыннан канәгать булмаган кешенең акрынлап үз милләтеңнән ваз кичүен сыкранып тасвирлады.
  Т.Миңнуллин бу фикер сызыгын дәвам итә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә. Моны ул ачык итеп «Илгизәр плюс Вера» (1992) пьесасында чагылдыра.
  Ярату, мәхәббәт — бөек хис. Җан ияләреннән бары тик кешегә генә бирелгән ул. Мәхәббәт иҗтимагый тигезсезлек чикләрен, яшь аерымлыгын, хәтта дин башкалыкларын да үтеп чыгарга мөмкин. Ләкин кешегә хистән тыш акыл да бирелгән икән инде, аңа кайвакытта акылга өстенлекне бирә белү дә хас булырга тиеш.
  ...Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору белән тәмамлана. Ләкин ул тотрыксыз булып чыга. Яшьләрнең үзләренә дә, бигрәк тә аларның әти-әниләренә, хәтта авылдашларына да шатлык урынына борчулар һәм кайгы-хәсрәт алып килә.
  Бер уйлаганда, күңелсез хәлләрнең килеп чыгуына бу никахны булдыруга җан тырышкан әни кеше Дания һәм яшь пар гына да гаепле түгел. Заманасы шулайга бара. Әнә яшьләр бар булган акчаларына Мәскәүдән магнитофон күтәреп кайтканнар. Алар да милли хис җуелган. Авылдан шәһәргә күчеп китү төп теләккә әйләнгән. Ата-ана сүзенә колак салу юк, алар алдында үзеңне бурычлы санау юк... Иң аянычы шунда, заман агышы гасырлар дәвамында формалашып килгән, халык гореф-гадәтләренең нигезен тәшкил иткән кагыйдәләрне боза. Ә бит шуларның күбесе милләтне милләт итеп саклап тора.
  Мәсәлән, бу авылда ничәмә гасырлар бергә дус яшәп тә татарлардан да, рустан да катнаш туй ясаучы булмаган. Бабайлар, әйтерсең лә, сүз берләшкәннәр, алар күңелләре белән, рухлары белән, төпле акыллары белән мондый эшнең ахыры барыбер хәерле булып чыкмасын тойганнар, белгәннәр. Катнаш никахның кирәкмәгән юнәлеш алу мөмкинлеген ил агасы Нурәхмәт карт ачык итеп әйтеп бирә: «Ир белән хатын кем ул? Сез әйтәсез дә, муж и жена — одна сатана, дип, одна сатанага әйләнгәнче алар башта аерым-аерым сатана бит әле. Башта һәрберсе үз ягын каера. Кайвакыт каера-каера каерып ук чыгаралар. Башта юктан гына тавыш чыга да ызгышка да әйләнә. Кызып китеп бер-берсенең начар якларын санап бетергәч, нәсел-нәсәпләргә барып китәләр. Кайчак ахмак ир белән юньсез хатынның җүләрлеге аркасында чыккан ызгыш туган-тумачаларына күчә. Китә талаш, китә сугыш».
  Бу фикерне үстереп, драматург логик нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗә — әлегәчә бер генә язучы тарафыннан да әйтелмәгән, димәк, әдәбиятыбыз өчен яңа сүз. Катнаш гаилә нык, тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына хезмәт итә. Бигрәк тә сан ягыннан зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала, — ул аны үз файдасына суыра бара. Татар милләте белән дә шул ук хәл. Әйләнә-тирәдә руслар. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр турында әйтәсе дә юк инде, үз җөмһүриятебездә үк ярты халык — «олы милләт» вәкилләре, һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Пьесадагы тагын бер үзенчәлекле персонаж — Ислам әйткән сүзләр чын хәлне дөрес чагылдыра: «Без урыс белән кушыла алмыйбыз, — ди ул. — Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме?!»
  Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив, дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәр нәрсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән үлчәп хәл итәргә чакыра. Монда безнең таяныр нокталарыбыз бар, ди ул. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кагыйдәләренә һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм үсә ала.
  «Шәҗәрә» драмасында (1998) татар милләтенең элеккеге тарихында тулы бер катлам тәшкил иткән морзалар язмышы күрсәтелә. Гасырлар дәвамында формалашкан, татар тарихында тирән эз калдырган, рухи тормышында да яхшысын да, яманын да эшләп, зур роль уйнаган катлам. Асылда татарның зыялы катламы. Аңарчы да таркалуга йөз тоткан бу токымны совет идеологлары җәмгыятьнең паразит өлеше дип игълан итте, аны тәмам юкка чыгуга, эзе югалуга китергән шартларга куйды. Шулар әсәрдә Сәетбәков фамилиясен йөртүче морза нәселенең 7 вәкиле язмышын сурәтләү ярдәмендә ачыла. Монда 70 еллык совет тәртипләре вакытында шәхес буларак таркалган, әмма асыл рухына тугры калганнар да, нәсел чыгышыннан ваз кичеп урыслашканнар да, фән дөньясында уңышка ирешкәннәр дә бар. Советтан соңгы «яңарыш» елларындагы яшәеш рәвешен, аның төрле якларын чагылдырган күренешләр һәм «каһарманнар» шулай ук ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Пьесага беркадәр фрагментарлык хас, — ул автор тарафыннан махсус шулай эшләнгән. Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» исемле комедиясендәге алымнар ярдәмендә. Анда читтән килгән Себер бае аерым-аерым мөстәкыйль күренешләр тәшкил иткән шәһәр тормышын күзәтә. «Шәҗәрә»дә дә шуңар охшаш: авыл егете белән шәһәр кызы төрле язмышлы морзалар токымнары тормышы белән танышалар. Бер караганда, кабатлау да бар кебек. Әмма мәгънә-эчтәлек ягыннан бу — инде бер табылган драма формасыннан уңышлы файдалану үрнәге.
  Т.Миңнуллин комедия жанрына һәрчак игътибарлы. Моны аның соңгы әсәрләре дә раслый. 90 еллар башында язылган «Гөргөри кияүләре» һәм «Йөрәк маем» комедияләре бу юнәлештә яңалык алып килделәр. Татарны төрлечә таркатырга, керәшеннәргә, мишәрләргә, нугайларга, Себер татарларына бүлгәләргә чакырып сөрән салган вакытларда языла ул әсәрләр, һәм шул кавемнәрнең һәммәсе дә бер халыкның үзенчәлекле, әмма аерылмас өлеше итеп раслана. Аларның татарлык рухына, матур гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, ахыр чиктә халыкның бердәмлеген ныгытуга өлеш кертә.
  Милләт язмышын драматург, башлап, халыкның рухи көчен үстерү, моның өчен аның әхлакый-этик йөзен ачыклап, җитешмәгән якларны алга сөрү белән бәйләп карый. Авторның соңгы әсәрләреннән «Кулъяулык», «Җен алыштырган», «Шүрәле — җанкисәгем», «Сөяркә» пьесалары асылда шуңарга багышланган. Мәсәлән, «Сөяркә» драмасында кешенең рухи дөньясы, Аллаһе тәгалә һәм кешеләр алдында вөҗдан сафлыгын саклау һәм шәхси рәхәтлеккә омтылудан туган көчләр арасындагы бәрелеш үзәккә куелган. Шулай итеп, драматургиядә бу традицион бәрелеш-каршылыкта өченче һәм бөек көч булган Хак Тәгалә дә исәпкә алына башлады. (Югыйсә, әле 80 елларда да бу конфликтта бары башкалар алдындагы, ил каршындагы бурыч һәм шәхси мәнфәгатьләр генә катнаша иде). Ә бит безнең Ходаебыз алдында да кире каккысыз бурычыбыз, җаваплылыбыгыз бар. Бу мөһим конфликтны сәнгатьчә хәл итә башлауда да Т.Миңнуллин беренчеләрдән берсе булды.
  Шунысы характерлы, драманың үзәк геройлары Хәбир һәм Әнисә алдында торган катлаулы сорауга — мондый ярату хисе белән гөнаһлымы мин? дигәнгә әсәр дәвамында ачык җавап бирелми. Гаилә — изге, һәркем бу җәһәттән Аллаһ каршында җаваплы дип карасаң, әйе, гөнаһлы, дигән җавап сорала. Ә инде акыллы һәм тәҗрибәле ир белән ихлас һәм саф рухлы хатынның никахсыз яратышуы... Кайсы дөрес? Әсәр шул сорауны тамашачы алдына куюы белән үк сәнгати бурычын үти. Иң мөһиме, үзеңнең һәр адымыңны Илаһи кагыйдәләр белән үлчәү кирәк, дип куюы белән...
  Т.Миңнуллин балалар өчен драма әсәрләре язу өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Соңгы елларда ул авыл эте турында балалар сәхнәсе өчен тулы бер пьесалар циклы иҗат итте: «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбай, Тәмлетамак һәм Акбүреләр», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?». Боларда кешелек алдында торган мәңгелек проблемалар, гомуми кыйммәтләр (яхшылык һәм яманлык, юмартлык һәм саранлык, ата-анага һәм балаларга мөнәсәбәт, яшәү һәм үлем, мәгърифәтлелек һәм наданлык һ.б, һ.б.) кызыклы ситуацияләрдә, балалар психологиясен яхшы белеп иҗат ителгән җанлы һәм җансыз табигать вәкилләре һәм күренешләре ярдәмендә ачыла һәм яклана.
  Язучының заман сорауларына сизгерлеге, җәмгыять һәм халык тормышын яхшы белүе, яшәешнең өлгергән проблемаларына һәрчак игътибарлы булуы аның прозасында да ачык күренә. «Мин» повестенда (1983), хикәяләрендә, «Өмет», «Кызыл тышлы дәфтәрдән», «Утырып уйлар уйладым» исемнәрендәге җыентыкларындагы парчаларында һәм юморескаларында автор каләменә хас үткенлек белән замандашлары образларын гәүдәләндерә, чоры билгеләрен чагылдыра. Бу яктан бигрәк тә «Утырып уйлар уйладым» исемле рубрика астында көндәлек матбугатта басылып килгән парча һәм хикәяләр, монолог-юморескалар характерлы.
  Туфан Миңнуллин әсәрләрендә төп идея гадәттә ике компоненттан — объектив чагылган эчтәлектән һәм эмоциональ кичерештән тора. Авторның эмоциональ кичереше, иң әүвәл, үз геройларына һәм чынбарлыкка мөнәсәбәтендә чагыла. Ул бөтен әсәр поэтикасыннан оеша, аерым композицион элементлар һәм алым-чаралар ярдәмендә тудырыла.
  Язучының драматургиядә үз эмоциональ кичерешләрен чагылдыруда афиша һәм ремаркалар актив роль уйный. Бу күренеш бөтендөнья драматургиясендә дә бар. Татар драматурглары, шул җөмләдән Т. Миңнуллин да бу алымнардан читтә тормый. Аның драматик әсәрләренең өчтән берендә үз хис-фикерләрен ремаркаларда һәм афишада турыдан-туры чагылдырганын күзәтергә мөмкин. Бу алымнан, мәсәлән, Хәй Вахит яшьлек һәм мәхәббәт хисе турындагы фикерләрен тамашачыга тулырак җиткерү өчен файдалана иде. Аның афишаны һәм ремаркаларны киңәйтеп, вакыйгалар һәм геройлар турында үз сүзләрен кертүен, үз бәяләрен бирә баруын «лирик чигенешләр» дип атарга була. Т.Миңнуллинда алар «лирик-фәлсәфи уйланулар» билгеләмәсенә туры килә. Аерым алганда, «Монда тудык, монда үстек», «Шүрәле — җанкисәгем» пьесаларында бу шулай.
  Шунысы да характерлы, фәлсәфи эчтәлекле уйланулар лирик кичерешләргә бай әсәрләргә дә килеп керә. Мәсәлән, «Яшьлегем-юләрлегем» кебек лирик драма жанрына караган, саф мәхәббәтне, кешелекле мөнәсәбәтләрне яклаган әсәрендә автор әлеге алымны күбрәк вакыйгаларның фәлсәфи-тормышчан эчтәлеген тулырак ачу өчен куллана. Пьесада лиризм да кимеми, лирик җылылык һәм фәлсәфи җитдилек белән сугарылган стиль дә барлыкка килә. Мондый «лирик-фәлсәфи чигенешләр» әсәрнең психологик бизәкләрен баета.
  Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, хезмәте өчен орденнар һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗаты татар әдәбияты тарихында кабатланмас күренеш булып тора. Милли драматургиянең күркәм традицияләрен дәвам итеп, автор сәхнә әдәбиятын яңадан-яңа идея-эстетик казанышлар белән баета. Т.Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятының, милләтнең сәнгатьчә фикерләвенең алдынгы сафында бара.
  ЧЫГАНАК: Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001. – 544 б. Әхмәдуллин А.Г.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.