Latin

Тел язмышы - милләт язмышы

Общее количество слов 3816
Общее количество уникальных слов составляет 1863
32.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
46.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Гражданнар сугышы тәмамланып, совет власте милли төбәкләрдә ныгый башлауга, коммунизм идеологлары РСФСР, аннары СССРга әйләнгән яңа империядә «бәхетле, азат җәмгыять» төзү өчен милли телләрнең яшәп килүе зур комачаулык тудыра дип, ялган пропаганда башлап җибәрделәр. Инде тарих күрсәтте: коммунист дигән төшенчәнең милли йөзе булмый икән. Егерменче елларда ук коммунистлар җырын җырлаучылар да, безгә татар теле кирәк түгел, тизрәк урыс теленә күчәргә кирәк, дип лаф ора башладылар. Шуларның аерата күренеклеләре татар язучылары, журналистлар иде. Фатих Сәйфи, Сә-лах Атнагулов аеруча тырышты. Күрәсең, дөньяда илаһи бер көч бардыр, милләт белән сәүдә иткән мондый кешеләрне соңыннан, кирәкләре беткәч, ГУЛАГ-ларга озаттылар, гомерләре шунда киселде. Коммунизмны уңышлы төзү бары бер тел — урыс теле ярдәме белән генә уңышлы барачак, хәл ителәчәк, дигән шовинистик пропаганда магистраль юнәлешкә әйләнде. Менә шуннан чыгып урыс телен күкләргә чөеп мактау башланды. Бер яктан, урыс теле дөньяда иң камил, иң бай тел дигән уйдырма халыкларның аңына сеңдерелде һәм бу уйдырма инде 70 елдан артык шовинистик матбугат битеннән төшми... Милли телнең нигезе — ана теле. Моны бик яхшы аңлаган шовинистлар баланы милли телдән аеру өчен ананы алдарга кирәк икәнен бик тиз төшенделәр. Татарларның үз «зыялылары», хәтта укытучылары ярдәмендә бу эшне бик тиз конвейерга куйдылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Татарның кайбер галимнәре, революциягә хәтле татар халкы надан, иң артка калган халык булган, ирләре хатын-кызны кол итеп тоткан, дип, трактатлар яздылар, матбугат битләрендә татарның үткәнен өзлексез пычракка буяп күрсәтеп килделәр. Сәхнәләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен мәсхәрәләп күрсәттеләр, урыска кияүгә чыгу мәдәни юл, дип, шигырьләр яздылар, җырлар җырладылар. Талауга, эчкечелеккә, җимерүгә иң булдыклы милләтне бөек, алдынгы, зур мәдәният тудырган милләт, дип, халыкны алдадылар, миен агуладылар... Үзенең бабасы, атасы, милләтенең егетләре әнә шундый кыргый, надан кавем булгач, теле дә ярлы дип каһәрләнеп килгәч, совет мәктәбендә ялган тәрбия алган «нечкә» күңелле татар кызына бәхетле булу өчен бер генә юл кала: урыска кияүгә чыгу, туган теленнән баш тарту, балаларга урыс теленә табынып тәрбия бирү... Халык массасын тоталь рәвештә алдау җиңелрәк булсын өчен, аның зыялыларын, галимнәрен, милләтче, халык дошманы дип атап, сөргеннәргә сөрергә, зинданнарга ябарга кирәк иде. һәм шунда меңләгән дин әһелләре дә юкка чыгарылды. Татар милләтен юкка чыгаруның башка алымнары да күп. Патша заманында динен, милләтен саткан кешегә хөкүмәт зур бүләкләр биргән, баласын солдатка алмаган, салымнардан азат иткән. Әгәр ул кеше үтергән булса, христианлыкка чыгу белән, аның барлык гөнаһларын кичергәннәр. Коммунистлар властька килгәч исә, мулла малае булу, дингә ышану, аның йолаларын тоту, халыкның тарихын яклау зур «гө-наһлар»дан санала башлады. Моны сизеп алган татар зыялылары, үзләренең «гөнаһлар»ын җую өчен, икенче төрле чукыну юлына — марҗага өйләнү юлына кереп киттеләр. Вакытында миңа татар фольклоры буенча зур хезмәтләр калдырган галимебез Хәмит Ярмөхәммәтов үзенең мөәзин улы булуына, «Идегәй» текстларын барлау, басарга әзерләвенә карамастан, ничек кулга алынмый, эштән куылмый калуының сәбәбен аңлаткан иде. «Хатыным марҗа иде, ә марҗага өйләнгән кешеләргә милләтче, «халык дошманы» исеме такмыйлар иде»,— диде ул. Әйе, марҗага өйләнү, милләтеңнән качу, балаларыңа урыс исеме бирү Совет власте чорында карьерага ишекне киң итеп ача иде. Әле дә шулай. Без кырыклап татар генералы, адмираллар барлыгын беләбез, ә аларның абсолют күпчелегенең хатыннары марҗа. Болар барысы да милләт белән сату итеп түрә булу үрнәкләре... Инде марҗага өйләнмәгән икән, «чукы-ну»ның башка юллары да бар. Түрә булу өчен үз телеңне «оныту», урысча гына нотык сөйләү, Мәскәү җырын җырлау, балаларыңны урыс мәктәбенә бирү шарт. Бу әле Татарстанда шулай. Ә менә чит төбәкләргә барып чыккан татарның абсолют күпчелеге Иванга әйләнә, милләтен алыштыра, фамилиясен үзгәртә... Бүтән юлы юк. Югыйсә аны иң авыр, иң аз хак түләнә торган эш көтә. Татар булып калса, аңа фатир алу, профессиональ дәрәҗә бирү дә, аны күтәрү дә юк, ул негр хәлендә кала. Кая инде мондый шартларда тел, милләт турында уйлау?! Бөтен Совет системасы урыс булмаган халыкларны икътисади, социаль һәм мәдәни яктан урыслаштыру өчен оештырылган иде бит. Әйе, татарны теленнән яздыру, милләт буларак юк итү шовинистларның иң беренче максаты иде, шулай булып кала да. Башкорт, мари, чуваш, удмурт, якутларга карата икенчерәк юл — «перәннек һәм камчы» юлы белән эш итәләр. Чөнки аларның берсе христиан, икенчесе «үзе теләп» Россиягә кушылган, өченчесе инде болай да милләт буларак җан бирергә тора. Ә менә татар, аны нихәтле кысма, измә — әле дә телен, тарихын онытып бетермәгән. Шулай да Бөек Болгар, Казан ханлыклары заманында урыслар белән бертигез сандагы татарлар бүген инде егерме-утыз мәртәбә азрак калганнар. Татарны милләт буларак юк итүнең алымнары күрсәтелгәннәр белән генә чикләнми. Телнең төп сакчыларыннан берсе — язма һәм басма сүз. Бай, ерактан килә торган язуы, язма һәм басма сүзе булган телне бер селтәнү белән генә, аның куштаннарын сатып алу, зыялыларын зинданнарга ябу белән генә юкка чыгарып булмый. Менә шуңа күрә дә патша хөкүмәте һәм аның христиан миссионерлары телнең хәзинәсе, сакчысы булган милли китапка каршы көрәштеләр. Соңгылары мең елдан артык мәдәниятебезгә хезмәт иткән әлифбабызны Коръән хәрефе, реакцион графика дип игълан иттеләр. Утлы өермәләр, гасырлар буенча эзәрлекләп килүләрдән сакланып кала алган, халык үзенең күз алмасы кебек сакларга тырышкан борынгы кулъязмаларны аннан талап алып яндырдылар, макулатурага тапшырдылар, юкка чыгардылар... Коммунистлар тагын да вәхширәк кыландылар. Алар төрки халыклар арасында беренче булып китап басуга керешкән, 1727 елдан алып 1928 елга кадәр гарәп графикасында дөнья күргән миллионлаган татар китапларын җыеп алып утка яктылар. Андый графикада басылган китапларны саклаган кешеләргә милләтче, коммунизм дошманы дип карадылар, аларга карата репрессияләр кулландылар. Большевиклар, Совет власте оештырган бу вәхшилек немец-фашистлары тарафыннан Маркс, Энгельс әсәрләрен, коммунистик китапларны яндырулардан үзенең колачы белән мең мәртәбәләр аерылып торды. Коммунистлар хәтта үзләренең юлбашчылары дип санаган Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин әсәрләрен дә юк иттеләр, татар теленә тәрҗемә ителгән Пушкин һәм Тургенев, Мольер һәм Гюго, Горький һәм Шекспир, Гете һәм Лермонтов китапларын да көлгә әйләндерделәр. Сәбәбе — гарәп шрифтында басылган. Милләтне юкка чыгаруда иң «уңышлы» юл — аның тарихи хәтерен алу. Халыкның хәтере — аның язма һәм басма китабында. Моны урыс шовинистлары бик яхшы белгәннәр, бу эшне татар куштаннары белән кулга-кул тотынып башкарганнар, милләтебезнең милли-тарихи аңын сыегайтып, аннан маңкорт-лар ясау өчен бернәрсә алдында да тартынып тормаганнар. Ике гасыр дәвамында басылган татар китабын юкка чыгару — әнә шуның аяныч, трагик мисалы. Кулъязма китап, басма китаптан аермалы буларак, бер генә данәдә була. Аларның юкка чыгуы бигрәк тә аяныч. Теге яки бу әсәр китап булып басылганда, ул меңнәрчә данә белән чыга. Массовый китапханәләрдә гарәп шрифтында басылган татар китаплары коточкыч зур үҗәтлек белән юк ителсә дә, аларның күпмедер өлеше аерым, кыю җанлы кешеләрдә сакланып кала. Безнең китабыбыз чит илләргә дә үтеп кергән. Аларны юк итәргә Совет властеның көче җитмәгән. Мәҗбүри данә рәвешендә татар китаплары берничә зур китапханәдә дә сакланган. Дөрес, ул китапларның фонды тулы түгел. Берничә данәдә сакланучы китаплар белән шактый таныш кеше буларак, мин шуны әйтә алам — гарәп шрифты белән чыккан андый татар китапларының яртысы гына исән калды. 1928 елда татар имласын латин графикасына күчерделәр. Моңа каршы чыккан татар зыялыларының бер өлешен стенага терәп аттылар, икенчеләрен үгетләп, куркытып, моңа риза булырга мәҗбүр иттеләр. Аннары, ун ел үтү белән, инде киңәшләшеп тә тормыйча, Мәскәүдән килгән боерык нигезендә урыс графикасына күчерделәр. Бу юлы инде моңа каршы сүз әйтүче булмады, татар теле белгечләре дә, әдипләре дә үткән «сабак»-ны бик яхшы төшенгәннәр иде... Кириллицага күчерелгән графика татар теленең фонетик системасына туры килми торган имла иде. Аның төп максаты — татар телен бозу, аңа нәфрәт тәрбияләү, татар «графикасы» исеме астында сүзләрне урыс фонетикасында бозып әйттерү, нигездә, татар телен аксак графика аркылы урыслаштыру иде. Әнә шул максаттан чыгып, татар теленә генә хас булган кайбер фонемаларга хәрефләр кертелмәде, татар телендә булмаган, урыс теленә генә хас алты аваз өчен билгеләр тагылды, бер билге астындагы авазларның урыс һәм татар телендә туры килмәгәннәре дә шактый иде. Менә шуннан, урыс мәктәбендә укыган татар баласы татар телен белсә дә, татар язуын укый алмый торган булып чыкты, ә күп кенә татар кешеләре бу урыслаштырган графикадан баш тарттылар, туган телдә уку авырайгач, урысча гына укый-яза башладылар. Татарларны христианлаштыру идеологы Н. Ильминский заманында татарны диненнән, мәдәниятеннән аеру өчен урыс графикасы кертергә кирәк, дип чыккан иде. Хәтта керәшеннәр өчен кириллицада графика ясап, китаплар бастыру башланды. Шулай да бу миссионерның кириллицага корылган графикасы 1940 елда татарларга көчләп тагылган графикадан күп мәртәбә камилрәк иде. Хәзерге көндәге урыслаштырылган имлабыз телебезнең үсешенә зур киртә булып тора. Бу графика нигезендә татар классында укучы бала да үз телен камил өйрәнә, дәрес укый алмый. Аның буенча башка милләт кешеләренә дә татарча өйрәнү авыр. Милләтебезнең алдынгы карашлы кешеләре илленче еллар башында имлабызны төзәтү мәсьәләсен күтәреп чыкканнар иде. Урыс графикасы нигезендә булса да телебезнең фонемаларын чагылдыручы берничә хәреф өстәү зарурлыгы әйтелде. Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләүче бер «галимә» белән бер «әдәбиятчы» галимебез, Олы йортка барып, бу реформага юл бирмәүне яклап чыктылар, аксак графикабыз шул килеш калды, ә башкорт, үзбәк, казакъ һәм башка төрки халыклар бу вакытта үзләренең әлифбаларын азмы-күпме төзәтүгә ирештеләр. Менә хәзер яңадан шушы иң авырткан нәрсәгә килеп төртелдек. Инде ун елга якын имлабызны төзәтү, латин графикасына кире кайту турында акыл сатабыз. Ун ел буе бер урында таптанабыз, дөресрәге, таптандыралар, атлап китәргә юл бирмиләр. Камил графика булдыру — телебезнең үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру, аның авторитетын үстерү, аңа мәхәббәт уяту, аның кулланышы, яшәеше өчен тиешле мөмкинлекләр ачу дигән сүз. Графикабызның билгеләрен фонемалар системасына туры китереп торгызу, язуыбызны йөгерек, җиңел укуга, хатасына һәм җиңел язуга юл ачачак бит. Ә бу — һәр телнең үсеше, кулланышы өчен иң хәлиткеч нәрсә. Икенчедән, телләренә көчләп урыс графикасы тагылган азәрбайҗан, кырым татарлары бүгенге көндә инде яңалифкә кайттылар: үзбәк, казакъ, төрекмән һәм башка төрки халыклар бу имланы гамәлгә кертү алдында торалар. Рухи, мәдәни кыйблабыз булган, 60 миллионнан артык кеше яши торган Төркиянең милли теле дә әнә шул латин графикасына нигезләнгән. Урыс графикасын куллану бүген безгә Төркия мәдәнияте, әдәбияты, фәне белән якынлашу юлында киртә булып тора. Ул гына түгел, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә татар әдәбияты, мәдәнияте белән танышу, үз милли телләрен, милли аңнарын саклау, үстерү өчен дә җитди авырлык тудыра. Аннан шуны да истә тотарга кирәк: латин графикасы дөньяда иң киң таралган, шул ук вакытта иң камилләрдән санала. Меңләгән еллык язма тарихы булган Кытай дәүләте дә киләчәктә латин графикасына күчүгә әзерлек алып бара. Хәзерге заман компьютер техникасы һәм башка төр прибор, машиналар теле инглиз, латин графикасына корылган бит. Әгәр цивилизация юлыннан читтә, кыргыйлыкта калырга теләмәсә, нинди генә консерватор булмасын, урыс графикасы да озакламый шул латин графикасына күчәчәк. Егерменче елларда урыс галимнәре бу мәсьәләне инде күтәреп тә чыкканнар иде, тик шовинизм, бөекмилл этчелек идеясе генә аларны тотып калды. Татар теленең имласын камилләштерү, латин графикасы нигезендә кору, ул графикага кире кайтуның ролен аның тарафдарлары да, дошманнары да яхшы аңлый. Латин графикасына күчүнең телебезне, милләтебезне саклап калу, аның киләчәгенә юллар ачу өчен нихәтле зарури икәнен күргәч, милләтебезнең дошманнары һәм элекке соваппа-ратчылардан чыккан татар түрәләре бу графиканы кабул итүгә каршы нинди генә алдау, ялганнарга, инсинуацияләргә керешмәделәр: аңа каршы матбугат, радио-телевидение һәм башка мөнбәрләрне бик оста кулландылар. Алар арасында үзенең примитивлыгы, дорфалыгы, халыкның күшәүчелек белән генә яши торган өлешенә таяна торганының позициясе — янәсе, графика алыштырсак, урыс графикасында басылган матбугатыбыз, китабыбыз юкка чыга, имеш. Латин графикасында басылган китаплар калачак бит. Татар мәктәпләрендә урыс телен өйрәнү дә тукталмаячак. Безгә урыс телен белү хәзерге шартларда мәҗбүри, дияр идем. Мәктәпләрдә урыс телен өйрәнгән татар балалары урыс графикасында язылган татар китапларын нихәтле теләсәләр — шулхәтле укый алачак. Шу-ларны күрмәмешкә салышу, урыс графикасында басылган китапларыбыз язмышын «кайгыртуга» корылган бу позиция — бары халыкның башын бутау гына. Латин графикасының икенче «дуслары» безгә алга карарга, шуңа күрә татар графикасы өчен алгоритмнарга корылган, машинага кертергә яраклаштырылган система төзергә, кабул итәргә кирәк, дип лаф оралар. Телнең үзенчәлекләрен аңламаган, белмәгән бу «акыллы» башларны тыңлагач, көләргә дә, еларга да белмисең. Телебезнең өченче төре «дуслары» карашыңча, без тулысын-ча төрекләр кабул иткән латинга күчәргә тиешбез. Беренче карашка бар да әйбәт, төрекләр белән якынаю күздә тотыла бит. Ә менә төрек теленең латин графикасы ни дәрәҗәдә безнең фонемалар системасына туры килүен алар уйлап карамыйлар. Әйе, төрек теле язуы латин графикасына корылган. Ләкин төрек теле фонемалары системасы татар теленекенә туры килеп бетми. Төрек телендә татарга хас булган X, Гъ, Къ, дубль В авазлары юк. Шуның өстенә төрек телендә бер үк авазлар икешәр, өчәр хәреф белән дә бирелә. Төрек теленең латинга корылган имласы үзе дә чатак, тиешенчә яраклаштырылмаган графика. Ул төрек телен өйрәнүдә шактый зур киртә булып торучы җитешсезлекләрне эченә ала. Телебез турында «кайгыртучыларның» дүртенчеләре — татар телендә авазлар төре позицияләре йә калын, йә нечкә, йә озын, йә кыскарак әйтелә, шуңа күрә ул үзенчәлекләрне дә чагылдыра алырдай халыкара транскрипцияне алу кирәк, дип чыктылар. Бу транскрипция үзе ике нигезгә корылган, берсе — латин, икенчесе — кириллица. Әгәр без транскрипция системасын кабул итсәк, татар теле имласы 50 — 60 билгедән торачак. Ә менә бишенче «тарафдарлар» бөтен төрки телләр өчен махсус уртак бер латин графикасына нигезләнгән имла кирәк, диләр. Идеясе карап торырга менә дигән бит! Ләкин болар бер нәрсәне оныталар: дистәләгән төрки телләр бар, аларның һәрберсенең үзенә хас фонемалары бар. Нинди генә булса да, ике төрки тел арасында фонемалар системасы тәңгәл килгән очракны мин белмим. Бөтен төрки телләр фонемаларын берләштерә алырдай графика төзү реаль нәрсә түгел. Сүз бөтен төрки телләрдә бер үк әйтелешләр өчен бертөрле билгеләр бирү турында гына барырга мөмкин. Ә үзләренә хас булган фонемалар өчен һәр төрки халык үзенең өстәмә билгесен кулланачак. Кыскасы, бу алым уртак фонемалар өчен унифика-цияләнгән билгеләр куллану ягыннан гына файдалы, ә бөтен төрки телләр өчен уртак бер имла төзү — ул инде икенче нәрсә. Латин графикасына күчүнең алтынчы төр «дуслары» болай ди: әйе, без шул яклы, ләкин ашыкмыйк, менә башта барлык төрки халыклар латинга күчсеннәр, аннан соң без дә, аларның тәҗрибәсенә таянып, латинга күчә башларбыз, дип, үзләренең гаять акыллы булуларына ишарә ясыйлар. Әгәр без бу «акыллы» киңәшләрне тотсак, ул заманга хәтле татар теленең яшәп җитмәве, һич югында, аны кайгыртучылар калмавы бик ихтимал. Халкыбызның икътисади хәле авыр заманда хәреф алыштыру турында түгел, ә икътисад турында уйларга кирәк, хәреф алыштыру ул, янәсе, безнең икътисадыбызга сугачак, дип лаф оручы демагоглар да җитәрлек. Хәзерге заман электрон-компьютер системалары һәм бу өлкәдә ирешкән уңышлар бер графикадан икенчесенә күчү, китап бастыру өчен зур чыгымнар кирәк булмавын күрсәтте. Әйтик, чыгымнар булсын да ди, ләкин бит аларны милли тел, милләтне саклап калу кебек изге эш белән чагыштыру зур акылсызлык, хыянәт булыр иде. Татар милләтенең язмышына барып тоташкан бу мәсьәлә буенча тагын бер гаять зур куркыныч бар. Ул — битарафлык. Баксаң, татар теленең графикасын камилләштерү, аның язмышын кайгырту мәсьәләсенә битараф булганнарның саны абсолют күпчелек. Алар өчен синең татар телең пүчтәк нәрсә. Ә бер төрлеләре, аңа реформа ясадың ни, ясамадың ни, барыбер татар теленең киләчәге юк, нәрсәгә аның өчен янып йөрим, дип торалар. Менә шушы күпчелекне тәшкил иткән татарларның битарафлыгы аркасында телебез юкка чыга бара да инде. Илдә башланган үзгәртеп коруларга тиздән ун ел тула. Шовинист демократлар, түрәләр бездә хәзер демократия, плюрализм, дип лаф оралар. Мондый шартларда власть башына килгән кичәге коммунистлар телебезне кайгыртып язган фикерләрнең бер өлешенә матбугатта урын бирергә мәҗбүр булдылар. Янәсе, плюрализм, ни телисез, шуны әйтегез! Латинга күчү яки күчмәү мәсьәләсен дә үзегез карыйсыз. Ләкин үз арагызда уртак фикерегез юк бит. Шулай булгач, янәсе, Татарстан хөкүмәте нәрсә эшли ала?! Кызганыч, хәзерге Татарстан хакимиятенең татар теле турында кайгыртуына, шул исәптән аның имласы мәсьәләсендә объектив була алуына мин ышанмыйм. Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамә шуңа ачык мисал. Бу Шартнамәнең «балта биреп шөшле алу» кебек җиңү булуына мин биредә тукталмыйм. Бу юлы максатым икенче. Мин әлеге Шартнамәгә телебез, милләтебез язмышы күзлегеннән чыгып кына бәя бирмәк-че булам. Шартнамәнең IV маддәсенең 15 нче пунктында: «Метеорология... географик объектларның атамаларын» билгеләү, кую «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары карамагында тора»,— дип, акка кара белән язылган. Бу нәрсә дигән сүз соң? Атаңа да, балаңа да исемне Россия куя дигән сүзме? Икенче төрле әйткәндә, Татарстанның авыл һәм шәһәр, урман һәм елга, үзән һәм болыннар, чишмә һәм коелары, юллары һәм күлләре исемнәрен ничек атау Россия иркендә булып чыга түгелме?! Шартнамәгә кул куюга, Россия радиосы, телевидениесе, матбугаты, шул ук Ельцин Татарстанны «Татария» дип тәкрарлый башладылар. Идеологлары да табылды: ничек инде урыс телен көчләргә, ул бөек тел, «Татарстан» дип әйтүгә җайланмаган, урыс кешесенең хокукларын кысарга ярамый, янәсе. Ә менә «Казакъстан», «Таҗикстан», «Кыргызстан», «Азәрбайҗан», «Молдова» дигәндә, урыс теле кысылмый, бу атамалар аның теленә якын тора икән. Тарихтан билгеле булганча, теге яки бу җирләрне басып алу, анда яшәгән халыкның байлыгын талау, хокукларын, телен кысу белән генә чикләнми, басып алынган халыкның урман һәм сулары, шәһәр һәм авыллары топонимиясен үзгәртү, урыслаштыру юлы белән дә алып барыла. Әнә шуңа күрә патша хөкүмәте заманында урыслаштырылган топонимияләр өстенә Совет власте елларында татарның бөтен авыл, шәһәр, елга, урман, урам, күл исемнәре урыслаштырылып бетте. Кайберләре бөтенләй юкка чыгарылды, икенчеләре урыс теле законнары буенча үзгәртелде (Җүкә тау — Жукотина, Имәнкискә — Именьково Һ.6.). Этимологиясе онытылмаган топонимнар ике телдә йөри башлады. Биектау — Высокогорский, Чүпрәле — Дрожжанов-ский һ.б. Халыктан сорамыйча кул куелган Шартнамә менә шул эшне тану, законлаштыру булып чыкты. Әлеге Шартнамәне матбугат, радио-телевидение аркылы мактаулар, күккә чөюләр ешайды. Киленнең күзе кыек булса, аның гәүдәсен мактыйлар, кияү эчкече булса, аның бай булуын күрсәтергә тырышалар. Әгәр андый сыйфатлары бар икән, аны кешеләр болай да күрә бит. Шартнамә безнең өчен тигезлек, мөстәкыйльлек алып килә торган килешү булса, аны дошман мактамас иде. Ялагайлар да күккә чөймәс иде... Милли тел, милли язмыш милли мәктәпкә барып тоташа. Бу өлкәдә башкарган эшләр тубыктан, ә аның «уңышлары» турында язганнар һималай таулары хәтле. Бүгенге көндә ничә милли мәктәп (тулысыңча) барын, анда ничә баланың туган телдә белем алуын күрсәткән мәгълүматларны минем очратканым юк. Татарстан мәгариф министры булып озак еллар эшләгән академик М. Мәхмүтов торгынлык елларында милли мәктәпләрдә татар балаларының бары җиде генә проценты туган телдә белем алды, дип язган иде. Хәзерге көндә татар балаларының инде 10 проценты укый, ди. Ун елга өч процент (!) арткан. М.Мәхмүтовның бу җиде һәм ун процентлары бары тик Татарстан мәктәпләренә генә карый бит. Ә Татарстанда татар халкының бары чиреге генә яши. Аның дүрттән өч өлеше яши торган җирләрдә татар балаларының күпмесе туган телендә укуын бер министр да белми. Миңа калса, Татарстаннан тыш татарларның туксан тугыз проценты туган телендә укымый. Татар кызларының кырык ике проценты урыска кияүгә чыкканда, татар егетләренең кырык проценты марҗага өйләнгәндә, татар балаларының йөздән өчесе генә туган телдә укыганда, милләтнең бетүгә юл тотуы бик ачык күренә ләбаса. Моны яшереп торуның файдасы юк, халыкны алдап, бездә мәктәп, милли телдә укыту үсә, дип, берне йөз итеп күрсәтү — бу фаҗигагә гимн уку гына булып тора түгелме? Безнең түрәләребез милли мәктәпләрнең ачы язмышын, алар-ны күбәйтеп булмавын өч төрле юл белән «дәлилләргә» тырышалар. Беренчесе, янәсе, укытучы кадрлар җитми. Бу дәлил түгел, бары бер демагогия генә. Безне урта мәктәптә дә ун класс тәмамлаган яшьләр укытты, мин үзем дә, ун класс бетергәч, башлангыч мәктәптә укыттым. Аллага шөкер, мәктәпләрне дә тәмамладык, белем дә алдык, зарланыр урыныбыз булмады. Бүген ун классны тәмамлаучылар меңләгән, алар рәхәтләнеп мәктәпләрдә укытучы булып эшли алырлар иде. Революциягә хәтле татарның милли педучилищесы да, пединституты да, бернинди махсус мәктәпләре дә эшләмәде, ә меңләгән татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен кадрлар бар иде. Тырышкан табар, диләр, ә булмаган кеше исә кырык сылтау эзләр. Икенче «дәлил» — янәсе, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр җитми. Революциягә хәтле, әле аннан соң да озак еллар татар мәктәпләре өчен бернинди методик материаллар булмады. Аңа карап укытуны туктатмадылар. Дәреслекләр җитешми дигән сүз дә — демагогия. Урыс мәктәпләренә дә дәреслекләр җитми ул, әмма аңа карап урыс мәктәпләрен япмыйлар. Татарларда китап басуга керешкәнче, гомумән, уку китаплары булмаган, шуңа карамастан Болгар чорыннан алып бөтен авылларда мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән. Өченче дәлил турында алдарак тукталырбыз. Татар җанлы зыялыларның гуманитар фәннәр өлкәсендә генә түгел, төгәл фәннәр өлкәсендә дә үлеп бетмәве шатланырлык күренеш. Казан вузларында физика, математика, геометрия, медицина, ветеринария буенча укытучы доцентларыбыз, профессорларыбыз үз теләкләре, милләткә хезмәт итү, аның милли кадрларын үстерү йөзеннән туган телдә лекцияләр әзерли, укый башладылар, инде берничә фән буенча вузлар өчен дәреслекләр яздылар, терминологияләрен тудырдылар. Шунысын ассы-зыклап әйтергә кирәк, бу эшне алар ял хисабына, бер тиен түләүсез башкарып киләләр. Шундый фидакарь галимнәргә рәхмәт әйтәсе, аларның дәреслекләрен дөньяга чыгарасы урында, безнең түрәләр аларның бу китапларын басуда ярдәм итмиләр. Янәсе, кәгазь, акча юк. Ә менә үзләрен пропагандалый торган түрәләрнең рәсемнәре, биографияләре кертелгән, үзләреннән башка беркемгә кирәк булмаган «Кто есть кто», түрәләрнең «акыллы нотыклары»ннан торган җыентык-китапларны иң яхшы кәгазьдә, төсле рәсемнәр белән Германия һәм башка чит илләрдә басып чыгарырга миллионлаган долларны жәлләмиләр. Торгынлык заманында татар милли мәктәбенең авыр язмышын татар ата-аналарының «мәнсезлегенә» сылтап килделәр. Менә алар гына гаепле, янәсе, алар балаларын татар мәктәпләренә бирүдән баш тарталар. Бик җиңел аңлату, менә дигән пешеп чыккан демагогия! Чыннан да, вузга керү өчен имтиханнарны урыс телендә бирергә кирәк, әле шуның өстенә имтиханны да бит урыс кешесе ала. Урыслар да бит мәктәптә чит тел өйрәнәләр. Менә алар керү имтиханнарын инглиз яисә немец телендә бирсәләр, вузга керә алырлар идеме икән? Әлбәттә, юк. Менә шул юл белән татар мәктәбен тәмамлаган балага югары уку йортына ишек ябык иде. Мин үзем биш ел армиядә, сугышта азмы-күпме урыс теленнән шомарган булсам да, бу фәннән икеле алдым, үзем теләгән белгечлек буенча укырга керә алмадым. Авылда татар мәктәбен тәмамлаган баланың хәлен шуннан аңлап була инде. Шуның аркасында күпме татар балаларына югары белемгә, интеллектуаль эшкә юл ябык иде. Моны шовинистлар бик белеп, аңлы рәвештә шулай эшләделәр. Балаларның милли мохиттан, милли рухтан, теленнән аерылуы, киләчәктә маңкорт булып китүе өчен юллар ачылу ата-ана гаебе түгел, бу — большевиклар таккан яңа форма — чукындыру, урыслаштыру, татарны бетерү сәясәте. Менә шуңа күрә вузларга үтеп кергән мондый «татар» балаларыннан татар милләте өчен файда нульгә тигез булды, әнә шулар инде татар егетенә кияүгә чыгуны, татар кызына өйләнүне түбәнлек дип карый башладылар. Милли телне кимсетү, гамәлдән чыгару, хурлауның мең төрле юллары бар: ул матбугат-нәшриятны кысу, радио-телевиде-ниене урыс теле рупоры итеп файдалану, аралашу, эш кәгазьләрен урыс телендә алып бару һәм башка күп сфераларда татар теленә юл бирмәү... Йомгаклау урынына тик түбәндәгеләрне генә әйтеп үтүне кирәк дип уйлыйм. Изелгән халыклар өчен үлемне аңлата торган бер куркыныч нәрсә бар, ул геноцид дип атала. Геноцид дигән «спид»ның төп өч формасы бар. Аның берсе — физик геноцид, яки халыкны физик юл белән юкка чыгару, үтерү методлары. Әгәр заманында татар белән урыс халкы сан ягыннан тигез булса, хәзер урысның саны татардан утыз мәртәбә артык, ә татар нибары җиде миллион, әле аның да ике миллионы, бәлки инде биш миллионы үз телен белми торгандыр. Тукай заманында татар халкы саны ун миллионга якын булса, «халыклар дуслыгы чәчәк аткан» Совет власте елларында ул тагын өч миллионга кимеде. Чиләбе ягындагы татар авылларын тычкан кебек эксперимент ясап радиация астында тотулар — болар барысы да шул физик геноцид үрнәкләре... Геноцидның икенче формасы — биологик геноцид, икенче төрле әйткәндә, халыкны турыдан-туры үтереп бетерү түгел, ә аны икътисади авыр шартларга куеп, ач-ялангач тоту, биологик яктан юк итү. Татарстанның 20 процентын су белән бастыру, Татарстанда җирдән, башка өлкә һәм күрше республикалар белән чагыштырганда, өч-дүрт мәртәбә күбрәк салым алу, халыкны хәерчелеккә калдыру — биологик геноцидның ярылып ята торган чаралары. Ачлыктан, ялангачлыктан үлмәс өчен, татар кешесе иң авыр хезмәт булган Донбасс, Кузбасс, Россиянең бүтән шахталарына китәргә мәҗбүр була, шулай ук иң авыр эшләрдән урман кисүгә яллана. Юл төзү, таш вату, җир казу эше аның «яраткан» эшенә әверелде. Ул яшьтән физик яктан туза, гомерен кыскарта, ә шул ук вакытта милләтеннән аерыла, балалары милли телдән, милли моңнан аерылып үсә, урыслаша. Эчәргә, урларга, таларга өйрәнә. Геноцидның өченче формасы — инде күреп үтелгән культура геноциды: халыкның милли аңын буу, телен кысу, мәктәбен бетерү, матбугатын кисү, көчләп «бөек» халык культурасында тәрбияләү, югары уку йортларының ишекләрен ябу... Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез хәзер бары бер генә максатка — милли телебезне саклау, торгызу, үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Тел алдында сәясәт тә, икътисад та әһәмияте ягыннан икенче планга кала. Әгәр Татарстанда бер генә тел — татар теле генә дәүләт теле булачак, ләкин ул Россиянең бүленмәс кисәге дип игълан ителәчәк, дисәләр, мин хәтта моңа да риза булыр идем. Милли тел язмышы — ул милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый. Ярату әле ул мәхәббәт дигән нәрсә түгел. Ярату, сөю сүнә, ә мәхәббәт мәңгелек. И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, инсаният, тормышның да яме-гаме артыр, иншалла. 1994
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.