Latin

Тегермән Ташлары - 1

Общее количество слов 4695
Общее количество уникальных слов составляет 2178
36.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(документаль бәян)
Бу язмалар Менделеев районы Турай авылында туып үскән сугыш баласы Рәйсә Исламова-Терентьева хатирәләре нигезендә туды. Соңгы бүлектә Рәйсә апаның моң, сагыш дулкыннарына уралган шигырь үрнәкләре дә китерелә.

ШУЛ ЗАМАНДА ЯШӘСӘМ...
(Кереш урынына)
Сугыш балалары... Алар турында инде күп язылды, тагын бер язма ниндидер яңалык өстәр микән? Өсти икән шул! Берәү дә башкаларның язмышын кабатламый икән.
Рәйсә Исламова-Терентьева белән мин Чаллы шәһәренең 12 нче китапханәсендә таныштым. Беренче сүзләре белән үк ул уку залына җыелган ветераннарны һәм яшьләрне тетрәндереп җибәрде. «Авылыма кайтасым килә, бик килә. Аның табигате, дусларым сагындырды. Ә кайта алмыйм, нәрсәдер тота», - диде Рәйсә апа, ачынып. Ничек инде туган авылыңа, кайтасың килеп тә, кайта алмаска мөмкин? Сораулы карашларга җавап итеп, Рәйсә апа үзенең тормышын сөйләп китте.
Сугыш башланганда алты яшь тирәсе була Рәйсәгә (1935 елның 26 октябрендә туган). Әтисе Исламов Гәрәй Турай авылында мәктәп директоры, әнисе Хәят укытучы булып эшли. Әтисе армиягә алынгач, мәктәп директоры итеп әнисен тәгаенлиләр. Фронттагы әтисеннән берничә генә хат килә дә, хәбәр килү туктала. Сугыш беткәнче билгесезлектә яшиләр: ни булган, исәнме, юкмы? Шулай да 1946 елның башында әтисе кайта. Әсирлектә булган икән. Мәктәптә эшли башлый. Шулчак бер «уяу җан», нигә әле пленда булган кеше балалар укыта дип, аның өстеннән шикаять яза. Кулга алына һәм 25 елга хөкем ителә. Әнисе дә, «халык дошманы» хатыны буларак, эштән чыгарыла. Авылда яшәү җәһәннәмгә әйләнә, теләсә кем бармак төртеп күрсәтә башлый. Сигез ел төрмәдә утырганнан соң әтисен, гаепсез дип, чыгаралар. Ул, бу хурлыкларга түзә алмыйча, гаиләсен алып, читкә, Урал якларына чыгып китә...
Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»е искә төшә. Параллель язмышлар? Юк, башка икән. Рәйсә апаның әтисен инсульт ега, ул, шуннан соң терелә алмыйча, авылыннан читтә үлеп кала. Ләкин Рәйсә өчен, Аяз Гыйләҗев әсәре каһарманнарыннан аермалы буларак, туган авылыннан китү тормыш бетте, өмет өзелде, чишмәләр киптене аңлатмый әле. Яңа җирдә (Пермь өлкәсе, Байчын авылы) аларны оҗмахка тиң табигать, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр каршылый. Кайдадыр тирәндә күңелне нәрсәдер кимерсә дә, тулы канлы тормыш башлана...
Оптимист кеше ул Рәйсә апа. Тормышның һәр ягын яхшы белә. Китапханәче дә, хисапчы да булып эшләгән, матур әдәбият аның мәхәббәте. Үзешчән театр белән Казанга кадәр барып фестивальләрдә катнашканнар, призлар алганнар... Тик балачакта, яшьлектә татылган ачылар гына онытылмый. Ул ачылар, рәнҗүләр белән бүгенге көнен агуламас өчен, аларны шигырь юлларына чәчә Рәйсә апа. Шул рәвешле аларга фәлсәфи, гомумкешелек ноктасыннан карарга тырыша. Һәм күңеле йомшара, боз катламнары эри башлый. Көннәрдән бер көнне Рәйсә апа күрә: авылына юл ачык икән бит! Ул яшәгән Чаллыдан туган авылы Турайга кул сузымы гына икән ләбаса!
Заманныкын шул заманда калдырып, хәзерге көн белән яшәү бәхете һәркемгә дә тәтемидер. Рәйсә апа, үзендәге рәнҗүләрне, әрнүләрне җиңеп, авылына кайтырга, кайчандыр үзенә дошман булган кешеләр белән очрашырга, аларның күзенә карап сөйләшергә үзендә көч таба, дуслары аны онытмавын күреп шатлана...
Коточкыч заманда яшәгән безнең әти-әниләр. Рәйсә апаның язмышы турында уйланып утырганда, бер сорау энәләре белән калкый да чыга, килә дә өшетә: «Әгәр дә мин шул заманда яшәсәм? Алты яшьлек Рәйсә исемле кыз яшәгән шартларда кешелегемне саклап кала алыр идемме?» Күпме генә уйлансам да, бу сорауга анык кына җавап бирә алмыйм. Ә бит Рәйсә апа кеше булып калган, үзе булып кала алган!.. Ничек? Бу язмалар шул турыда.
Марс Яһудин,
Россия Язучылар һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы

ТЕГЕРМӘН ТАШЛАРЫ
(Документаль бәян)
Тыңлавы да авыр хәтта моны,
Ә яшәве... кеше чыдаган!
Зөлфәт
Язның караңгы төне иде. Тавышсыз-тынсыз гына авыл өстенә үк килеп җиткән болыт чирүен берәү дә күрмәде. Кинәт ике офыкны тоташтырып яшен угы сузылды. Болай да кечкенә авыл тагын да кечерәеп, чиксез киңлекләр уртасында бөтенләй югалып калгандай булды. Бер-бер артлы берничә ядрә шартлавын хәтерләткән көчле күк күкрәве, әйтерсең, авыл йортларын җәһәннәм чоңгылына алып атты.
Мич башындагы йомгак, сүтелә башлап: «Әни!» – диде. Тавышында курку катыш ялвару иде. «Кил, кызым, яныма», – диде әнисе йокы аралаш. Йомгак тәгәрәп кенә сәке өстенә төште дә әнисенең куенына чумды. «Әни, синнән ипекәй исе килгән кебек» – диде кыз. Ашказанындагы бүреләр, улап кына калмыйча, тырнаша ук башладылар.
Болытлар өстеннән дөбер-шатыр ядрәләр төялгән арба тәгәрәп узды. Бала әнисенә ныграк сыенды. Әнисе: «Җамаяк төбендә бераз алабута оны калган иде бугай әле...» – дип нәрсәдер әйтмәкче иде, өлгерми калды. Тоташ стена булып килүче яңгырның эре-эре тамчылары тәрәзә пыяласына сыланды. Мизгел үтүгә, такта түбәгә инде чиләкләп үк бәрә иде. Кызның абыйсы да, башын күтәреп, «бу ни бу?» дигән иде, әниләре: «Йоклагыз, йокла! Яңгыр. Игеннәр уңар, туйганчы ипи ашарбыз. Алла боерса...» – диде. Ә үзалдына: «Мәктәп морҗаларын тагын җебетә икән», - дип борчылып куйды.
Ире Гәрәй фронтка алынып, аның урынына Турай мәктәбе директоры булып калгач, тынычлыгын җуйды Хәят. Мәлҗерәп төшә торганнардан түгел ул, авырлыклар гайрәтен генә арттыра. Ләкин хәзерге эшен алай ук мәшәкатьле булыр дип уйламаган иде. Әллә инде һәр эшкә бар булган көчен актыккача биреп эшләргә күнеккәнгә шулаймы бу? Гәрәй бит барысын да җиңел генә, уйнап кына эшли иде кебек. «Нишлисең шул мәктәбеңдә, өйгә кайтып та күренмисең?» – ди иде иренә. «Сөяркәм бар», - дип шаярта иде тегесе. Һавасы ук башка булган икән ул вакытларның.
Ирләр әзерләп киткән утын сугышның икенче кышын чыгарга җитмәде. Утын проблемасы фаҗигагә әйләнде. Классларда кышкы киемнән утыралар, язу каралары туңа. Хәят, мәктәп мичләренә ягар өчен дип, салам сорап барды. Колхоз рәисе Шаһи: «Сиртмәле карават та сорамыйсыңмы? Колхоз маллары ач. Әнә, үзеңнең лапас түбәңне ягып җылыт мәктәбеңне», - дип сүгеп чыгарды. Заманында Сираҗи бай салдырган лапасның такта түбәсе дә ягылып бетте, аның юан-юан бүрәнәләре дә яртылаш сүтелеп ягылды. Ә кыш һаман үтмәде. «Хәят, нигә утын кими?» – ди башлады әнисе. Көн дә иртән мәктәпкә утын кыстырып бара иде. Укучылар да чыбык-чабыктыр, салам учмасыдыр алып киләләр...
Таң беленеп килгәндә Хәят сыер саварга чыкты. Кичәге дәһшәтле болыт, теткәләнеп, ямаулыклары гына калган иде. Хатын әсәрләнеп тыңлап торды. «Нигә елга шулкадәр шаулап ага?» Үз күзләренә үзе ышанмый аптырап калды: «Тегермән!?.. Тегермән кайда?» Күрше Миниса әби капка төбендә басып тора иде.
- Хәят, тегермәнне ташу алып киткән бит, - диде.
Көтү куарга чыккач, яңа хәлләр ачыкланды. Тегермәнче Мөхәмәтҗан бабайны да таба алмыйлар икән.
- И-и.., күрдем мин аны. Бу нинди мәхшәр дип, пәрдәмне күтәрсәм, куркуымнан егылып китә яздым. Чиләкләп койган яңгырны сөзеп, карамчык үтеп бара. Атлавыннан таныдым, шул, Мөхәмәтҗан бабай иде. Киемнәре лыч су. Бер чабатасы, баулары өзелеп, баткакта калды, әйләнеп тә карамады.
- Тегермәннең юшкәсен ачарга ашыккан инде. Өлгермәде микән ни?
- Шул хәлсез карт кына кузгатырлык нәрсә идемени ул? Өстәвенә су да килеп тыгылгач...
- Үзе кайда икән соң хәзер?
Бу вакытта инде Мөхәмәтҗан бабайның какча гәүдәсе тегермәне кочагында талгын гына Идел дулкыннарында тирбәлә иде...
Рәйсә әбинең беренче тәэссоратлары бу: яшенле яңгыр, тегермәнне су алып китү, һәрвакыт ашыйсы килү. Мич башыннан тәгәрәп төшеп, әнисе куенына сыенган йомгак. Балачагын Рәйсә әби шулай күз алдына китерә.
Тәбәнәк кенә буйлы, сиксән яшенә җитеп килүче бик тере бу әби беренче сүзләре белән үк тетрәндерде: «Репрессия корбаннарының балаларына акча бирәбез диләр. Миңа нигә аларның акчасы, әтине кире кайтармагач... Табигате сагындыра авылымның, ә кайтасым килми. Аягым атламый. Кешеләр кире какты. Шул үзәкләремне өзә».
Рәйсә әби сөйләгәннәргә үзем белгәннәрне дә кушып, әдәбиләштереп, романга тиң бу язмыш турында ничек язарга соң, дип, бик озак уйланып йөрдем. Үземнән өстәсәм ялган чыгар кебек, әдәбиләштерсәм – бизәү, кершән ягу булыр сыман. Рәйсә әбинең үз сүзләре белән сөйләсәм генә хакыйкатькә каршы килмәм шикелле тоелды.
***
- Тиф, ачлык. Бу ике дошман берсеннән-берсе уздырырга тырышып чалгы селтәде ул кышны, – дип башлады сүзен Рәйсә әби Исламова. – Кабер казучыларга бригадир наряд бирә. Җирнең туңы тирән. Кәфенлек материя юк. Кайдандыр чыпталар кайтардылар, шуларга төреп күмәләр.
Буранлап тора иде. Күрше Нахар әби керде. Әнидән чабата сорап алды. Әхтиял авылына хәер сорашырга китеп бара икән... Кичкә таба күз ачкысыз буран купты... Икенче көнне Нахар әбинең үле гәүдәсен Чүрәкәй чокырында таптылар.
Ике бала урамда утыра. Әти-әнисе тифтан янып ята. Шул балаларны кызганып, үзебезгә алып кердек, ашаттык, җылыттык. Шундук милиция килеп җиткән:
- Нигә алып кердегез кеше балаларын, суеп ашарга җыенасызмы?
- Ни сөйлисең син, энем? Укытучы гаиләсе бит без, - ди әни.
Чүпи Гарифының балалары ачтан үлде. Тегермәнне су алып киткән көннәрдә Бүберкән Әхмәтҗаннарның биш баласы кибән төбендә калган ашлыкны ашап үлделәр. Күп бала юкә кабыгы ашап эче катып үлә иде.
Классыбызда өч кыз иде, шуларның икесе тифтан үлде. Түбән очта бер өй. Рәхилә апаның кызы Зөлхәбирә янына уйнарга йөрим. Гиният абый урында ята. Аңарда тиф икәнен бала каян белә инде. «Бәрәңге кими», - ди әби. Мин ташый идем Рәхилә апаларга. Бәрәңгене пешереп тә тормыйлар. Пешерү түгел, юып тору да юк. Алып килү белән тиз-тиз авызларына тыгалар да йоталар иде.
Мин чирли башладым. Янам. Больниска илтергә ат юк, булганнары да күтәрәмдә. Кул чанасына салып әни алып китте. Ике ай больниста яттым. Әни мине алырга килде. Кочаклап алды, янына утыртты. Нәрсәдер сөйли. Ә мин ишетмим...
Ижтамакка сөт сатарга йөри идек. Шунда әни мине госпитальда эшләүче бер врачка күрсәтте. Врач җентекләп карады да: «Бәлки, үлүе яхшырак булгандыр, ишетми бит бу бала, колак барабаннары шартлаган», - ди. Мин ничектер аңладым шуны, ишетмәсәм дә.
Җәйге айларда әнием балалар бакчасында эшләде. Балаларны нәрсә белән туендырырга? Аларга бит салам ашатып булмый. Күрше авыл басуларыннан черегән бәрәңге җыябыз. Әни үзебездән бәрәңге ташый. Сыерыбыз бар, көн дә сөт алып бара. Сыер безне ач үлемнән коткарды. Хәтирә апа белән әнкәй (саламны урлап та ташыганнардыр инде) сыерны саклап кала алдылар. «Бер генә стакан сөт бир әле», - дип керәләр иде күршеләр. Сепарат сөте эчәбез, мае налог исәбенә хөкүмәткә.
Бакча балалары чирли, әнидән күрәләр, ул гаепле. Һәдия апаның кызы Һаҗия, чирләп, бакчага бармады. «Ул бармагач мин дә бармыйм, әни», - дидем дә калдым. Һаҗия, мин, Зөлхәбирә тегермән буасына су коенырга төштек. Чөкердәшеп кенә уйныйбыз, йөзәргә маташабыз. Көлә-көлә су сибешә идек, Һаҗия юкка чыкты. Зөлхәбирә белән икәү каттык та калдык. Су буе тып-тын. Һаҗия юк. Ахирәтебез шулай батып үлде. Әниемне бик озак суд юлында йөрттеләр. Һаҗияне кызың төртеп төшергән дип. Шуннан соң Һәдия апай безгә мәңгелек дошман булып калды.
Җиде яшем тулмаган иде әле, мәктәпкә бардым. Шура апай иң алгы партага утыртты. Әни мине куып кайтарырга кушкан. «Мин үзем куалмыйм бит инде, белеп калсалар, икебезгә дә эләгә бит», - дигән. Шура апай кумады. Мин колагымны сузып кына тыңлап утырам. Шура апай кычкырып сөйли. Балалар: «Нигә шулкадәр кычкырасыз, апай, без бит ишетәбез», - диләр. Ә мине саңгырау дип әйтми. Өстәмә дәресләр үткәрә иде минем белән. Еллар үткәч, азрак ачылды колак...
***
1945 елда әтинең хатлары килүдән туктады. Нәрсә уйларга да белмәдек, ут эчендә яшәдек. Пленда булган икән. 1946 елның башында кайтты. Шул ук елның азагында кулга алдылар. Тентү керде. Солтанов Корбан, милиция:
- Нинди коралыгыз бар, чыгар!
- Корбангали, нинди корал, мин бит сезне укыттым, - ди әни.
- Бу нинди курчак, бир әле! – дип минем чүпрәк курчагымны тартып алды; корсагын пычак белән ярып җибәрде, эчендәге мамыгын актара.
- Нигә ярдыгы-ыз? – дип җылыйм.
- Үзеңнең корсагыңны ярмаганга рәхмәт әйт! – ди.
- Үзем яңаны ясармын, кызым, җылама, - ди әти.
- Ясатсак, - ди Корбан.
Әтинең бердәнбер байлыгы – тунын тартып алдылар. Унсигез сарыкны, сыер белән тананы алып чыгып киттеләр. Сарыкларны колхоз фермасына, сыерны күрше Әхтиял авылына илттеләр.
Сыерыбыз ике тапкыр качып кайтты. Капка төбенә килә дә мөгри. Әби:
- Кызым, сыер көтүдән кайткан, керт, - ди.
- Әни, ярамый, өч-дүрт литр сөт өчен... – ди әни.
Әби шуннан соң ауды. Мин чыктым. Сыерның кабыргалары төртеп тора. Ипи чыгарып каптырдым. Шундый итеп карый: «Нәрсә эшләвегез бу, ник кертмисез?» – дигән кебек. Көтүче килеп, яра-яра алып китте. Мин җылап артыннан ияреп бардым. Ике көннән сыерыбызны шул көтүче, Мәхмүт абый, ярып үтергән. Безнең авылда эшләүче Әхтиял кешесе Минехан абый әнинең колагына гына: «Хәят, бер нәрсә әйтим әле, безнең бакча башында сыерыгыз үлеп ята», - дигән.
«Парахут» иде кушаматы. Шундый матур иде үзе. Елкылдап торган кара сыер иде. Аның кычкырып кайтулары... Ә бит шул сыер белән без колхозга эшләдек. Кичен сөтен савып хөкүмәткә тапшыра идек. Әхтиялда берәүгә дә саудырмаган. Качмасын дип, муенына бүрәнә такканнар. Ничек кулы барып сукты икән ул аңа? Үтерер булгач, ник тартып алдылар?
***
Әти белән алынганнарны Алабуга төрмәсе артына чыгарып атканнар. «Мин үземне яклый алырмын, укытучы бит мин», - дигән иде әти. Аны 25 елга Норильск төрмәсенә утырттылар.
Вафин дигән прокурор әйткән: «Хәят, сине чыгарырлар бит укытудан, иреңнән баш тартырга кирәк». Әни җылый-җылый аерылышу турында гариза язды. Шуннан Әхтиял авылы Минехан абыйга кияүгә чыгарга мәҗбүр булды. Ләкин әнине барыбер укытудан чыгардылар. Мәктәп идәне юарга куйдылар. Әни анда йөри алмады, авыру иде инде.
Әни урынына алты класс белеме белән Ахмеров абыйны директор итеп билгеләделәр. Дүрт класс бетергән хатынын укытырга куйдылар. Нәкъ шул Ахмеров Миргасыйм әти турында, эшен тикшерегез әле, нигә пленда булган кеше укытып йөрергә тиеш, дип язган икән. Шуның буенча әтине кулга алганнар.
1947 елның августы. Әни район үзәге Бондюгка барырга җыенды. Чаллы элеваторына икмәк алып баручы машинага утыралар. Әнием кузовка менеп, арыш капчыклары өстенә чүкәшә. Шунда ук колхоз счетоводы Мулланур абый, тагын берничә кеше. Кабинада шоферның әнисе. Кузгала дип кенә торганда, шофер кабинадан чыга да:
- Артык кешеләр, төшегез әле! – ди.
- Кем монда артык? – ди Мулланур абый.
- Халык дошманы хатыннарын йөртәсем юк, икмәк пычратып, - ди Габденур.
- Синең укытучың бит ул, малай актыгы! – дип җилкәсеннән ала тегене Мулланур абый. – Хәят апай яшь вакытыннан безнең авылда.
- Юк, төшсен, Гәрәй абый ил сатучы.
- Нигә, Мулланур, минем малайны якасыннан алдың? – дип шоферның әнисе чәчрәп чыга.
- Әгәр Хәят апа төшә икән, мин дә төшәм, колхозчыларга акча алып кайтмыйм, - ди Мулланур абый.
Әни инде төшеп барганда, Мулланур абый аны күтәреп (кайдан көч килгән!) кире менгезеп утырта. Ә бит аның безгә үпкәләргә дә сәбәбе бар иде. Әни Хәтирә апаны аңа кияүгә бирмәде, безнең белән пычранма инде син, Мулланур, дип.
Шуннан соң шофер китә доңгырдатып. Чокыр-чакырны күрү юк, түмгәкне урап үтү юк... Машина, мескенкәем, ыңгырашып барып керә районга.
Әни ронога керә, сөйли моны, «мин шундый хәлгә төштеммени инде», ди. Завроно бик әйбәт кеше икән. Утырта әнине янына, шкафыннан алып бер сынык майлы ипи бирә:
- Әй, Хәят, идән юып йөрмәссең инде, - ди. – Әхтиялга укытучы булып бар, башлангыч класслар.
Әнкәй иртән китә, кич кайта, дүрт километр. Һәдия апай таң белән тәрәзә кага: «Әй, Гитлер хатыны, тор, йокың туйгандыр инде».
Укыйбыз. Ахмеровның хатыны Мәрзия апай мине чукып кына тора. Ә малае Рәсим: «Әй, син кем, син бит халык дошманы кызы. Ә синең әниең нигә әле анда укыта?» – ди. «Ахмеров, син киләчәктә минем урынга йөрмәссең микән?» – ди иде әни. (Соңрак нәкъ шулай булды да: Ахмеров әни йөргән сукмактан Әхтиялга барып укытып йөрде).
Мәктәпне бетергәч, Алабугага укырга кердем. Берзаман авылдан хат килгән, нигә халык дошманы кызы укый анда, дип. Ректор Ковров абый военкоматка барган. «Ул бала ишетми дә, мин дә каксам, кая бара ул?» – дигән. Шулай итеп ул мине яклап калды.
Рафаэль абыйга да институтка шундый ук язу килгән. Ике ай укымады. Шуннан яңадан чакыртып алдылар. Әни язган, ә тегендә кем аның артыннан йөргән, без инде белмәдек. Стипендия алып укыдык, югыйсә әни безне укыта алмас иде.
***
Сигез елын тутырып, әткәй килеп төште. Ә ничек чыккан? Бергә пленда булган иптәшләрен табып, Кремльгә язган. Шул хаты сигез ел йөргән. Маобит төрмәсендә дә булган ул. «Безне билгесез итеп югалтыр өчен төрмәдән төрмәгә йөрттеләр, - ди иде. – Минем гаебем: мин повар булдым. Бәрәңге кабыкларын яшереп калып, төнлә ашый идек. Безне күзәтеп торучы кайбер немец сакчылары рөхсәт итә иде. Шуннан бер байга пешекче итеп куйдылар. Мәрхәмәтле хатын эләкте, чучкаларга биргәнне миңа да бирә иде, ачтан үләрлек булмады».
Әни Минехан абый белән биш ай гына торды. Көн дә безнең янга кайтып йөри иде. Ниһаять, әйткән: «Гафу ит, Минехан, мин синең белән торалмыйм. Балалар хакына гына тордым. Мин Гәрәйнең хатыны, дөреслек кайчан да булса җиңәр». Әтигә бу турыда сөйләп биргәч, әти: «Дөрес эшләгәнсең, Хәят», - диде. Киредән язылыштылар... Шатлыгыбызның чиге юк иде. Әти кайтты! Сигез ел утырганнан соң гаепсез дип чыгарганнар.
- Кызым, әйдә, мәктәпкә барып әйләнеп килик, - диде әти.
Киттек. Әти утырткан бакча: карлыган куаклары, алмагачлар... Безнең әти ул бик акыллы кеше иде. Мәктәп бакчасын сөрдереп, бәрәңге, кәбестә, кишер утырта иде. Шуның белән ашханә оештырды... Мәктәп мәчет йортында иде. Әти шул мәчет йортына кушып янкорма салдырды. Озак еллар мәчетнең манарасы да алынмыйча шул көе торды. Әтине районнан кыздыралар, манаралы мәктәп буламыни, кисеп аудар, диләр. Әти, кулым бармый дип, һаман калдырып килә. Авылда да бу эшкә алынучы юк. Ниһаять, Зиннур исемле бер кешене табалар...
Әти утырып җылады. Мәктәп бүрәнәләрен сыйпап узды.
- Кызым, мин торалмыйм хәзер бу авылда. Уралга китәбез, - диде.
***
Өйне арзанга гына сатып, Пермь өлкәсенә киттек. Байчын дигән авыл туры килде. Баргач та әтине инсульт бәрде. Шулай да укытырга керде.
Бу авылның матурлыгы, кешеләрнең юмартлыгы, яхшылыгы... Мин китапханәче, карт кына бабайлар да миңа Рәйсә апай диләр. Иң күңелле, иң рәхәт чакларым булган ул авылда. Мәктәпкә барып диспутлар үткәрәм, яңа китаплар турында хәбәр бирәм. Балаларның итагатьле, эчкерсез булуы. Бәйрәмнәрне шулкадәр күңелле итеп үткәрә белүләре... Хәйраннар кала идек. Байчын авылы халкы да безгә әй шатланды инде. Элеккеге гадәте әтинең: мәктәпне ничек балаларны тартып торырлык итеп эшләргә? Шуңа ирешергә тырышты.
Сигез ел яшәдек бу авылда. Китәсе килми иде инде. Шулчак әни авырый башлады. Әти: «Сиңа климат ярамый, Татарстанга кайтырга кирәк», - диде.
Аксак әти, авыру әни... Лениногорск районы Шөгер авылына кайтып егылдык. Әти кайту белән үлде. Илле яшь тә юк иде әле. Кимсетүләргә түзә алмады ул. Әрнеш, рәнҗеш белән яшәде. Соңгы елларында канатын сугып сындырган күгәрченгә охшата идем мин аны. Лагерьдан соң, нахак яла ягудан соң шулай булып калды. Ә нинди оптимист, нинди эшлекле кеше иде. Әни чирләп хезмәткә яраксыз булып калды. Ул да Байчын авылын сагына иде. Алар бит авыл белән җылап озатып калды безне. Без китү белән ул мәктәпне япканнар.
Шөгердә тормышка чыктым. Бухгалтер эшенә кердем. 1977 елда Яр Чаллыга күченеп килдек. Кайда гына эшләсәм дә, яратып башкардым мин эшемне. Эшнең аның тәмен белеп эшләргә кирәк. Артык йомшак булырга да ярамый. Йомшак агачны корт баса. Имән икәнсең, имән бул.
Соңгы елларда спортклуб директоры Чиков кул астында эшләдем.
- Эшли алмыйсың син аның белән, усал кеше ул, - диделәр.
- Усал кеше белән эшли алам мин, явыз белән эшли алмыйм, - дим.
Аерма нәрсәдә? Усал бул, гадел бул. Ә явыз кеше астыртын була.
Хаталар һәркемдә дә була, һәм алар күп була. Төз юлдан гына бардым дигәнгә ышанмыйм. Иң авыр чакларымда: «Тормыш әйбәтләнер, гел болай булмас», дигән өмет саклап килә иде. Әнкәй шулай өйрәтте.
***
Утыз ел авылыма кайтмадым. Кайтасы килә, аланнары, чишмәләре, елгалары сагындыра. Ә кайта алмыйм, нәрсәдер тота. Авыл карт әбиләрнең тирән җыерчыкларына охшаган ерганаклар арасында утыра, матур да түгел кебек. Тик, нигәдер, төшләремә кереп саташтыра. Яшьлек җырларын артык хискә бирелеп тыңларга куркам – тынычлыгым кача, күңелем читлектәге кош сыман үрсәләнә башлый.
Яр Чаллыга килеп урнашкач, Ижтамак санаториена путевка бирделәр. Автовокзалга бардым. Чаллы-Ижтамак автобусы Турай аша үтә. Авылыма гап гади маршрут автобусы йөри икән бит! Моңа кадәр белмәгәнмен дә, әле генә бу миңа мәгълүм булган кебек, башым әйләнеп китте. Шулай җиңел генә булганмыни кайтуы? Билет алдым. Автобуска сак кына керәм: бәлки, анда минем авылдашларым бардыр. Танырмынмы берәрсен? Мине танырлармы?
Менә авылым... Күршебез Камал апаның кызы Бәрия янына кайттым. Төн уртасына кадәр истәлекләр диңгезендә йөздек. Иртән торсам, Бәрия әйтә: «Рәйсә, төнлә мәктәп янган бит», - ди. Классташым, Тау асты Гаскәр янып үлгән. Балачактан бөкре иде ул. Бөкре дип тормаган, «мәктәп яна бит!» дип түбәсенә менеп киткән. Яртылаш янган түшәм ишелеп төшкән.
Элекке колхоз персидәтеле Шаһи абый янына кердем. Кузгала алмый урында ята.
- Син дә шушы көнгә төштеңме? – дидем. – Унсигез сарыгыбызны алып чыгып киткәндә әни, «берәр сарыгымның җонын булса да алыйм, балаларның кышкылыкка бияләе юк», дип, сиңа күпме ялынды. Син нәрсә дидең? Халык дошманы хатынына колхоз сарыгы җонын бирергәме, дидеңме?
- Хәтерләмим. Кем соң син? – дигән була.
Милиция Корбан. Куллары калтыравын тыяр өчен таякка таянган.
- Сезне генә күрергә кайттым, - дим. – Курчагымны нигә ярдың икән син, анда бернинди корал юклыгын белә торып.
Аңламадымы, ишетмәдеме, миңгерәү кеше сыман дәшми тик тора.
Әти урынына куелган Ахмеров абыйны да очраттым.
- Син кем, Хәят кызы түгелме? – ди.
Авылга кайткач, бу кешеләрне күрүемә үкенмим. Аларның шәүләләр генә булып калуы башка кешеләргә, тормышның башка якларына күзләремне ачты. Мине юатучылар да бар иде бит. Әниемне «Гитлер хатыны» дип атаган Һәдия апайның улы, классташым Миңлерахман: «Әнине гафу итегез», – диде. Сугыш вакытында печән чабарга, җыярга чыга идек. Шул малай: «Куйма инде Рәйсәне ирләр белән рәттән», - ди иде бригадирга. Ә мин Һәдия апайның комганына борыч, әрем сала идем. Үч алам, имеш. «Гафу итә белү үзе зур бәхет», - ди иде әни. Мин аптырый идем: ничек гафу итәсең шундыйларны? Ә бүген Миңлерахман: «Әнине гафу итегез», - диде.
Әй, яшьлек дусларым, әй, классташларым! Явыз кешеләрдән генә тормаган икән авыл. Печән өсте, Камал апа җырлый-җырлый аш пешерә. Шаука Фәкыя дә бик моңлы җырлый иде. Сугыш вакытында алар җиткән кызлар иде. Фәкыя соңрак поездга тапталып үлде.
Ике карчык. Чөки карчыгы кендек әбисе иде. Минем әбине табибә Мәликә диләр иде: сынган, тайган, пешкән, салкын тигәннәрне дәвалый. Урыс урманыннан җиләк, үлән җыеп киптерә. Тентүдә өй түбәсенә менеп китте Корбан. «Монда ниндидер төргәкләр», - ди. «Тимәгез, минем төргәкләр анда» – ди әби. «Ә, син сихерче дәмени әле? Нигә больниска бармыйлар?» Ә больнис бездән 25 километрда.
Мәликә әбине 18 яшьлек кыз чагында 60 яшьлек картка бирәләр. «Минем бер генә кызым бар», - ди бабай. Барып керә әбием. Сәкедә унике яшьләрдә кыз бала утыра, чәче-башы тузган. «Бу синең олы кызың булыр», - ди бабай. Бер малай килеп керә. «Ә бу кем?» «Бу да безнеке», - ди бабай. Тагын бер малай күренә. «Монысы кем тагын?» «Монысы да безнеке». Өченче малай килеп кергәч: «Бусы да безнеке, Мәликә», - ди бабай. Әбием Дәүләт бабайдан ике бала таба: минем әнием һәм аның сеңлесе Хәтирә апа. Әлеге өч малайның өчесе дә сугышта үлә. Ә әбигә пенсия булмады, син тапкан балалар түгел дип.
Изгеләр чишмәсе янында басып торам. Утыз ел гомер үткән дип кем әйтер: шулай ук тыныч кына, әкрен генә ага, суы да элеккечә телеңне йотарлык. Бервакыт, Изгеләр чишмәсе ерак дип, Ат чишмәсеннән генә алып кайткан идем суны. Әби, эчеп карады да, Ат чишмәсеннән бит бу дип тетмәмне тетте генә...
Усал идем. Егетләрне тиң күрми идем үземә, йөрми идем алар белән. Кимсенә идем, ачуым килә иде. Ирдәүкә кушаматы да тактылар инде миңа. Беркөнне кичке уеннан соң Миңлехан исемле егет: «Озата барыйммы?» – ди. Ияреп килә бу. Капка төбенә җитү белән йөгереп барып тупса өстенә менеп бастым да: «Кыз озату кызыкмы, кыз озату кызыкмы?» – дип, егетне үчекли-үчекли биергә тотындым. Арыслангали дигән егет тә моны бакча башыннан күреп торган икән. Әби чыгып: «Нигә кеше баласын мәсхәрәлисең?» – дип, кыйнап алып кереп китте. Икенче көнне Миңлехан ике тәпиемнән тотты да коега тыкты: «Ник мыскыл иттең?» «Шаярдым гына бит», - дим, көләм. Шунда кулларын ычкындырса?..
«Тимә аңа, Хәят апай кызы бит ул», - диләр иде. Әти-әнигә карата хөрмәт бар иде. Нигә шул югалды икән? Габденур, әнинең укучысы, ул ничек теле әйләнеп әйтте икән: «Мин халык дошманы хатынын ипи өстендә алып бармыйм», - дип.
Менә Тегермән аланы. Куе үләнне ерып бара идем, нәрсәгәдер абынып, егылып китә яздым. Өсләрегә мүк кунган ташлар. Тегермән ташлары түгелме? Шулар бит! Үземнең «Тегермән бәете» юллары исемә төште: «Иртә белән чыкса авыл халкы / Ышанмыйча торды баш кагып. / Тегермәне белән бергә киткән / Мөхәмәтҗан бабай да агып».
Алабугада укыган чак, беренче курс. Авылга кайткач, уенга чыктым. Әйләнеп биибез. Укытучы Сорур апай килеп керде. Килеп тә керде, мине түгәрәктән төртеп тә чыгарды. Аптырап калдым: «Нигә?» «Синең атаң кем, анаң кем? Нигә әле син Турай клубында уйнап йөрергә тиеш?» – ди. Әти өстеннән язучыларның берсе дә шул Сорур апай булган икән. Ә ул үзе бәхетсез булды...
Хәзер инде бернәрсәдән дә курыкмыйм... Аллага шөкер, яшәлде... Балалар үсте... Күрәчәк булган инде...

РӘЙСӘ ИСЛАМОВА-ТЕРЕНТЬЕВА ХАТИРӘЛӘРЕННӘН
1. КЫРПЫ БАЛЫГЫ
(Абыем Рафаэльгә багышлыйм бу истәлегемне)
- Әй, сабый чак! Нигә искә төшә? – диде Рәйсә әби, уфтанып, һәм сөйләп китте: - 1944 елның май азагы иде бу. Авыр килде яз, җирдән озак кар китмәде. Ашарга он, уңышка иген калмады. Бер көнне әбием Әхтиял авылына хәер сорашып кайтырга җыенды. Әхтиял бай авыл иде, чөнки кырыенда гына өстенә авып торган урман. Урман эчендә Пучинка авылы, алар һәрвакыт аралашып яшәде. Безнең Турай авылы аерым булды. Әби таң алдыннан тиз генә сыерны сауды да абыем белән миңа:
- Иртән ашамассыз (ашарга бернәрсә дә юк), төшкә берәр стакан сөт эчәрсез, - диде. - Минем кая киткәнемне берәүгә дә әйтмәгез, бигрәк тә әниегезгә.
- Әби, мин дә барам, - дим мин.
- Юк, балам, син хәлсез әле, яңа чирдән арындың.
Һәм китте. Әбиебез артыннан күзләрне тутырып карап калдык.
- Әйдә, Рәйсә, Идел буена төшеп киләбез, - ди абыем.
- Юк, - дим мин, - ерак бит, мин баралмыйм.
- Әйдә инде, - ди, - юа ашарбыз.
Ашарга дигәч, ризалаштым тагын. Җитәкләштек тә төшеп киттек. Барабыз, барабыз. Әй ашыйсы килә. Мин шыңшый башладым. Әнә тегендә, ди абый, хәзер җитәбез. Әрәмәлеккә төштек. Юа бит юеш, камышлы урында үсә. Туйганчы юа ашадык. Күңелләр күтәрелеп китте.
- Әйдә, Идел буен да карап меник инде, - ди абый.
Төшеп киттек. Абый мине тегермәнче Мөхәмәтҗан абый агып кергән култыкка таба алып бара. Мин куркам. Анда бервакыт башы киселгән кеше гәүдәсе тапканнар иде. Үч алучы, дигән язуы да бар иде. «Юк, төшмим», - дим мин. «Курыкма, - ди абый, - ул гәүдә анда юк бит инде». Төшәбез. Аста, су янында мин ак бер нәрсә күреп алдым. Ул кыймылдый, аякларын, кулларын селтәгән кебек. «Абый, анда кеше ята», - дим мин, котым очып. Шулай да төшәбез. Барсак, ярга чыгарылып ташланган олы гына балык икән. Белуга иде бу. Ничек әле татарчасы? Әйе, кырпы балыгы. Зур күзләре белән безгә карый, бездән ярдәм көтә кебек.
- Абый, әйдә суга этеп төшерик, - дим мин. – Кара, ничек ялвара.
Этеп карадык, авыр. Ә ул, безгә көч биргәндәй, тегеләй-болай әйләнергә тырыша, менә бит, шулай этегез, дигән кебек. Каядыр бәрелгән ахры, канаты сынган иде. Авызын ача-яба, сыңар канаты белән талпына.
- Абый, ул бит сөйләшә, - дим мин.
- Юк инде, балык сөйләшә димени, син саңгырау булганга гына шулай тоела ул, - ди абыем.
- Абый, үлә бит инде, әйдә, тизрәк суга төшерик.
Шулчак, безнең куанычка, пароход килеп чыкты. Ә аның дулкыннары бит көчле. Ярга су бәргәч этәрбез, дип көтә башладык.
- Әйдә, күлмәгемне салам да ярасын бәйлик, - дим мин.
- Син нәрсә, - ди абый, ачуланып, - синең нинди күлмәгең бар тагын?
Барып канатына тотындым. Койрыгы белән суга бәрде. Мин елыйм.
- Җылама, - ди абый, - көчең бетә.
- Абый, пароход җитә, әйдә.
Этә башладык. Комны тырный балык икенче канаты белән. Әй шатландык – дулкын килеп җитте, чокырга су тула. Мин муеннан суга кереп киттем. Чак чыгып, тагын балыкка барып ябыштым. Дулкын бәрелде дә, чигенгәндә балыкны күтәрә төште. Балык, китәм бит, ярдәм итегез әз генә, дигәндәй безгә карый.
- Рәйсә, син койрыгыннан тот, мин башыннан, - ди абый.
Ниһаять, балык суга төште. Күзләрен зур ачып, безгә карап тора.
- Безгә карый, рәхмәт әйтә, - дим мин.
- Соң, балык күзләрен йома алмый бит, аның күз кабагы юк, - ди абый.
Балык, сыңар ишкәге белән ишеп, әкрен генә Иделгә йөзеп кереп китте. Гомер юлымда шатлыклар булмады түгел, ләкин шуннан да ныграк шатланганымны хәтерләмим.
- Абый, тагын килеп чыкмас микән?
- Юк инде, Рәйсә, китте ул.
Әй кызгандым балыкны: терелеп китәрме, үләрме инде?
- Әйдә, юа җыябыз, әби аш пешерер, - ди абый.
Җыйдык. Кайтабыз. Тегермән тавын менә башладык. Хәл бетте, ашыйсы килә.
- Әпәш Мәхмүдәсенә кереп, берәр нәрсә сорыйк, - дим мин.
- Юк, мин хәер сорамыйм, - ди абый.
Бөкре Мәхмүдә үзе капкадан чыгып килә.
- Кая бардыгыз?
- Без балык коткардык...
Нәрсә булганны бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек. Бот чабып көлде Мәхмүдә.
- Әй аңгыралар, бер урамны туйдырырлык балык булган бит.
- Юк, ул бит карап торды, ярдәм сорады, кулы сынган иде...
Гомәр исемле энесе алабута ипие тешли-тешли чыгып килә. Мин авызымны ачтым да карап торам.
- Ашыйсың киләме әллә? – ди Мәхмүдә апай. – Ничек әбиең җибәрде?
- Әби өйдә юк.
- Урмандадыр инде, үлән җыядыр...
Алып чыгып, кап-кара ипи кисәге тоттырды. Аның тәмлелеге!..
Кайтуыбызга, өйгә аш исе чыккан. Сөтле аш пешерә икән әби. Юа алып кайттык, дибез. Әби әй куанды. Сөт, юа, кабыклы бәрәңге... Шушы ашның тәме һаман авызда. Хәзер сөтле аш пешереп карыйм, юк, тәме ул түгел.
Әбием он, бәрәңге алып кайткан. Бер атнага җитәрлек.
- Әниегезгә әйтә күрмәгез, - ди иде әби. Аның хәер сорашып йөргәнен беркем белмәде.
Фронттагы әтинең күптән хатлары юк иде. Мин нәүмизләнеп киттем. «Кайтыр, - ди әби, - җылама». Һәм без йокларга яттык.
- Әби, теге ашны пешер әле, - ди идек әбиемә.
- Пешерәм бит.
- Андый түгел ич.
Җәйгә чыккач, әни балалар мәйданчыгында эшли башлады.
- Әни, ипи алып кайтмадыңмы? – дип, өмет белән каршы алабыз аны.
- Юк. Сез бит мәйданчыкка йөрмисез, - ди иде.
Хәдичә апа әйтә торган булган: «Зинһар! Балаларың ач бит, ал!» Әни бер дә алмый иде.
Беркөн урамда күрәм: җирдә күмәч аунап ята. Күгәрченнәр шуны тәгәрәтә-тәгәрәтә ашый. Бала-чага көлеп карап тора. Теге вакытта бу күмәчнең бер сыныгы гына булсамы... Балачак дустымны ач үлемнән коткара иде.
Мәхмүдә апай: «Ярты авыл туярлык балык булган бит», - дип көлгән иде бездән. Юк, мин үкенмим балыкны суга җибәргәнгә. Без аны ашарга тиеш түгел идек...
Шул урында Рәйсә әби тынып калды. Мин исә, ул сөйләгән вакыйгалар эчендә булу сәбәпле, аннан тиз генә чыга алмый утырам. Әгәр дә мин шундый балыкка юлыксам? Әгәр мин, өстәвенә, ач, ялангач булсам? Әгәр безнең әти-әниләр яшәгән коточкыч заманда яшәсәм?.. Кинәт, бәйләнешсез тоелган бу сорауларның төбендә: «Алты яшьлек Рәйсә исемле кыз яшәгән шартларда яшәсәң, кеше булып кала алыр идеңме?» - дигән төп сорау, үземә-үзем бирергә дә курыккан сорау ятканын аңлап, тәннәрем кымырҗып китте.

2. АГАЧ ТӨБЕ ШӘП ЯНА
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Тегермән Ташлары - 2
  • Части
  • Тегермән Ташлары - 1
    Общее количество слов 4695
    Общее количество уникальных слов составляет 2178
    36.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Тегермән Ташлары - 2
    Общее количество слов 4740
    Общее количество уникальных слов составляет 2145
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Тегермән Ташлары - 3
    Общее количество слов 1927
    Общее количество уникальных слов составляет 1150
    42.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов