🕙 Минуты чтения - 1

Тарихтан Сабак

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 107
Общее количество уникальных слов составляет 85
52.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Бүтән нәрсә генә әйтим
  Бу фәнгә карата соң:
  Яратканга - беләсеңдер,
  Белгәнгә - яратасың.
  
  Яратам тиран йөзәргә
  Гасыр чоңгылларыннан:
  Борынгыларга чумам да
  Чыгам соңгыларыннан.
  
  Беләм данлы кешеләрнең
  Җиңеп үткән юлларын,
  Чатнатып әйтәм дә бирәм
  Туган-үлгән елларын.
  
  - Ярый, - диде күрше абзый, -
  Шактый тирән керәсең.
  Патшаларны птәп беләсең...
  Бабаңнарны беләмсең?
  
  - Берсен әйтә алам... - дидем.
  - Мәгьһлүматың тар, их, ди,
  Бабаңнарда - ил язмышы,
  Алар - үзе тарих, - ди.
  
  - Дәреслектә юк бит, - диеп
  Акланып та карадым...
  - Отып кал, - дип, күрше абзый
  Биш бабамны санады,-
  Нәселеңне онытмасаң,
  Улым, - ди, – савап булыр!
  Ә мин уйлыйм: тарихтан бу
  Гомерлек сабак булыр...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 5-й класс
  • Тереклек Суы