🕥 Минуты чтения - 35

Тәкъдирдән Узмыш - 1

Общее количество слов 4579
Общее количество уникальных слов составляет 2065
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  (Новелла)
  Барисның ачыргаланып кычкыруы бөтен урамны күтәрде.
  Бер ай элек үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә киткән иде, менә бүген ашыгыч ярдәм машинасы белән өенә кайтарып куйдылар. Аның ютәл белән генә башланган чирен врачлар хәтәр авыруга юраганнар, имеш... Барис үзе дә кайсыдыр врачның: “Лутчы үз өендә, якыннары янында үлсен”, - дип әйткәнен ишетеп калган, дөрес булса...
  Үз аягы белән кайтып керсә дә, Барис шундук түшәк иясе булды. Юк, авырудан да, чирдән дә түгел, тәненнән, үпкәсеннән бигрәк, аның рухы күбрәк зәгыйфьләнгән иде бу минутта.
  Ул бертуктаусыз сүгенде, аракы таләп итте. Янына дарулар күтәреп килгән хатыны Тәскирәне бәреп җибәрде, аяк очында бөтерелп йөргән малаен тибеп очырды...
  - Үләм!.. Үләм!.. Миннән каласыз... Юк, калдырмыйм! Дөмектереп үзем белән алам... Ух!.. Ах!.. У-у-у...
  Кешелектән чыгып, акырып-бакырып, иңрәп-сыкрап яткан Барисны бу мәлдә һич кенә дә аңларлык түгел иде – тилеләнеп көләме, әллә язмыш ачыгысы белән үксеп-үкереп елыймы?..
  Аптырагач, күршедән кергән ирләр аның кул-аякларын бәйләп куйдылар. Бераздан авыру яткан түшәк янында шешенгән яңагын уып, хатыны Тәскирә белән янәшә йортта яшәүче Хөрмәт карт кына торып калдылар.
  Барисның кыланмышларына йөзен чытып, чирканып карап торган күрше карты беренче булып сүз башлады:
  - Нигә елыйсың?
  Барисның шомлы уйлар белән томалана башлаган зиһененә бу сорау бик авыр барып иреште. Тиз генә аңламассың да шул: ул үлеп ята, ә аннан: “Ник елыйсың?” – дип сорыйлар.
  - Үләм мин, картлач, үләм... Күрмисеңмени – үләм!.. Син, ичмасам, җанны үртәп торма. Бар, олак моннан! Юкса!..
  - Үләсеңме димим мин, ник елыйсың, дим... – Карт искиткеч сабырлык белән тагын бер кабатлап сорады.
  Әллә инде картның сабыр холкы, тыныч аһәңе тәэсир итте, бу юлы Барис акырынмады, җикеренмәде, басынкы гына җавап кайтарды. Ләкин барыбер күңел тетрәнүләреннән котылып җитә алмаган иде әле ул...
  - Нигә еламаска, үлем тикле үлем көтә бит мине! Юк, үлемнең үзеннән курыкмыйм мин, үлгәнче яшәячәк гомердән куркам... Йә әйт, абзый, миңа менә хәзер – үлемгә кадәр - ничек яшәргә? Ну... вообще, мин хәзер кем – терекме, әллә инде үлекме?
  Хөрмәт карт сүзен озайтып, уйларын әйләнгечтән уратып тормады, шундук турысын ярып салды:
  - Син, Барис олан, иң элек кеше, адәми зат, шуны онытма... Ә кеше соңгы сулышына кадәр кеше булып калырга тиеш. Соңгы сулышына кадәр яшәргә тиеш...
  - Ә аннан соң нәрсә? Караңгылык? Салкын кабер? Бушлык?..
  - Туктале, олан, ашыкма... Ә пәйгамбәр сүзен кая куясың?
  - Нинди пәйгамбәр? Нинди сүз тагы? Җанымны үртәп торма инде, Хөрмәт абзый, ә?!.
  - Үлем – яшәүнең бер мизгеле генә, дигән пәйгамбәребез. Үлем – яшәүнең башы гына ул, дигәне дә бар...
  Күрше картының сәеррәк сүзләреннән соң Бариска бераз җан иңгәндәй булды. Ул, кул-аякларын иреккә чыгарырга теләп, түшәгендә тынгысызланып боргаланды.
  - Хөрмәт абзый, чиш әле шул кул-аякларны!.. Үлем турында, бигрәк тә яшәү турында бәйләнеп ташланган сарык хәлендә сөйләшү кыен ла ул...
  Кул-аякларын баулардан бушаткач та бераз кыймылдамыйча ятты Барис. Аннары кискен генә торып утырды.
  - Чынлап та шулай дигәнме? “Үлем – яшәүнең башы”, дигәнме?
  - Әйе, шулай дигән.
  - Ә хәзер аңлатып бир.
  - Аңлатасы-нитәсе юк, безнең фани дөньяда яшәгән гомеребез – мәңгелеккә әзерләнү генә ул. Төп гомеребез шунда – бакыйлыкта үтәчәк. Бүген яшәгән гомеребез дә шунда бәяләнәчәк...
  - Шулай булсын да ди... Кем... Кем хәл итә соң моны? Алламы?
  - Юктыр... Алла ул... Алла! Ходай Тәгалә! Ә безнең гомерләрне Тәкъдир хәл итә...
  - Тәкъдир? Язмышмы?
  - Юк. Язмыш – билгеләнеп, язылып куелган олы юл ул. Ә Тәкъдир – кыйбла ягындагы офык кебек. Ул бар, ул күренә, хәтта ымсындырып тора, әмма аңа барыр юлны син үзең табарга тиеш...
  - Ә Алла? Алла ни өчен, алайса?..
  - Тәкъдир ул – Алланың ихтыяры...
  - Шулай булгач, без ни генә кылсак та, барыбер Алланың ихтыярында калабызмы?
  - Юктыр. Ходай Тәгалә әйткән: “Мин үз-үзенә булышкан кешегә генә булышырмын”, - дигән.
  Барисны танырлык та түгел иде. Аның сүнеп барган күзләрендә кабат нур чаткылары балкып яна башлады. Менә ул Хөрмәт картның сөялгә каткан кытыршы кул-бармакларыннан тотып алды.
  - Рәхмәт сиңа, Хөрмәт абзый. Җиңел булып китте. Тик...
  - Нәрсә, Барис олан?
  - Барыбер үләсе килми... Шул хакта уйласам, йөрәгем ярсый, җаным сызлана, гомерем кызурак ага башлый... Нишләргә миңа, әйт, нишләргә? Ничек тыныч кына яшәп бетерергә бу гомеркәйләрне?
  Күпне күргән күрше карты тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Барисны тәмам аптырашта калдырып, өр-яңадан сорашырга кереште. Ләкин һушлы кеше аңларлык иде – аның сүзләреннән Барис биргән сорауларга җавап табарга була иде...
  - Син кем?
  - Ничек инде – кем? Барис...
  - Ә нигә Барис?
  - Каян белим... Атай белән анайдан сорарга кирәк...
  - Атаң кем?
  - Сергей.
  - Анаң кем?
  - Миңнурый.
  - Аллаң кем?
  Тын да алмый җавап биреп барган Барис каушабрак калды, шулай да бик тиз үзен кулга алды:
  - Белмим... Безнең өйдә Алла юк иде. Дөресрәге, Ул качып яшәде... Анай, атайдан яшереп, үз догаларын укый, мәчеткә баргалый иде. Атай да кешегә күрсәтми генә иконалар тота, эчеп алса: “Чиркәүгә алып барып чукындырам!” - дип яный... Ә мин... Анайдан күрмәк, “Бисмилла” әйтеп аш ашыйм, җомгаларын мәчеткә керәм, атайга ияреп чиркәүгә йөрим, шәм куям, түш өстендә бармак йөртәм... Шуннан соң кем булам инде мин?..
  Ә бит атай белән анай миңа исемне дә үзара килешеп куйганнар. “Барис”, ягъни мәсәлән, русчага да, татарчага да ятышып тора, согласен?.. Мин бит Бо-рис түгел, Ба-рис, абзый кеше... Шулай, минем үз динем дә, үз денем дә, телем дә юк. Әллә шуңа да Ходай Тәгалә мине бәхилләми микән, дим. “Лутчы яшәмәсен бу имгәк”, - ди микән?
  - Гөнаһына кермә, Барис... туган. Ходайның мәрхәмәте чиксез аның... Исемдә генә, җисемдә генә түгел хикмәт... Хикмәт нәселнең асылында, гомер кичешендә, холкында, иманында, аннары гына... бәхетендә. Бәхеттән алдагылары “Тәкъдир” дип йөртелә, ә бәхетне кеше үзе яшәп, эзләп таба яисә... тапмый.
  Менә син үләргә җыенгансың. Ә бит безнең диндә, анаңның динендә, үлем – Тәкъдир җимеше. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһи әс-сәлам әйткән: “Уалә йаһликун галә илләйә иллә һаликун...” – дигән. “Аллаһы һәлак булырга теләгәнне генә һәлак итә”, ягъни мәсәлән... Шуңа күрә алдан ук газиз гомереңнән баш тарту – гөнаһ гамәл...
  - И абзый, мин бер дә баш тартмас идем дә... Врачлар шулай ди бит...
  - Врачлар, имеш... Шул имеш-мимешкә карап дөньядан ваз кичәсең инде, алайса... Бу хакта китап болай ди: “Дөньядан читләшү – үз кулыңда булган нәрсәгә караганда Аллаһ кулындагысына күбрәк өметләнү, бәла килсә, аның өчен әҗер алуны, гомерең синең кулдан киткәнче, Ахирәтнең синең өчен әзерләнеп торуын теләү ул...”
  - Мин боларны аңламыйм, абзый. Извини...
  - Бер сүз белән әйткәндә, Барис туган, Тәкъдир дигән әйбердән һич узарга ярамый. Ул – яшәү дә түгел, үлем дә түгел. Ходайның бакыйлыкка, Ахирәткә билгеләгән тарафы...
  - Шуннан ни?
  - Шуннан шул. Тәкъдир ул – күңел тынычлыгы. Чынлыкта ул - Ходайга таяну, үз-үзеңә ышану... Үлемнән курку – үлемне чакыру белән бер, димәк...
  - Ә Ахирәт ни ул? Үлгәннән соң яшәүме? Раймы? Оҗмахмы?
  - Аны Ходай үзе генә белә. Пәйгамбәребез әйткән: “Ахирәт белән чагыштырганда дөнья тормышы вакытлы ләззәт кенә”, - дигән.
  Бу минутта бер сәгать элек кенә акырып-бакырып ятучы Баристан берни дә калмаган иде инде.
  - Абзый, синдә бу хакта китаплар бармы? Керт әле...
  Хөрмәт карт башын кагып кына вәгъдә бирде дә чыгарга җыена башлады. Ләкин ул һаман да баягы пәйгамбәр сүзе белән яши иде әле.
  - “Ләззәт” дигән бит. Шулай булгач, бу тормышның бөтен ямен татып, рәхәттә, бәхеттә яшәп калырга кирәк. Ә моның өчен сәламәт булу зарур. Җисми генә түгел, рухи яктан да сәламәт булу зарур. Сиңа үлән суы эчәргә кирәк. Егерме бер үлән суы кушып, егерме бер көн эчсәң, терелерсең... Сиңа әле яшәргә дә яшәргә...
  Карт ишек катына җиткән иде инде, Барисның соравыннан сискәнеп, кискен туктап калды.
  - Абзый, сезнеңчә, Тәкъдирчә, аракы эчмәскә инде, ә?
  - Ә син ничек уйлыйсың?
  - Эчмәскәдер... Алла белән сөйләшкәндә трезвый булырга кирәктер... Не поймет...
  Хөрмәт карт сүз озайтып тормады, чит-читләре бозга туңа башлаган ишекне көч-хәл белән этеп, карлы-буранлы кышка чыгып китте. Бераздан әйләнеп тә керде. Кулында берничә саргаеп беткән юка китап. Догалыклар.
  Барис түземсезлек белән берсен кулына алды. Кинәт күңеле хисләнеп, күзләре камашып китте. Гарәп хәрефләреннән тезелгән тигез, тоташ юллар аңа гомеренең өзелмәслеген хәбәр итеп торалар кебек тоелды...
  Шунда ук яңгырашы рус хәрефләре белән бирелгән юллар...
  Барис, мәктәп укучысы кебек, иҗекләп, күзенә чалынган беренче доганы укый башлады:
  - Ал-ла-һы-дан баш-ка и-лаһ юк, Мө-хәм-мәд – А-ның ил-че-се... – Менә ул бераз хәл җыеп, уйланып торды да укуын дәвам итте: - Иман – Аллаһ кешеләрне кабердән чыгарачак, гамәлләре өчен хисап кылачак, әҗер-җәза бирәчәк Кыямәт көненә ышану. Иман – гамәлдәге барлык нәрсәнең, шул исәптән кеше гомеренең дә, Аллаһының Тәкъдире белән булуына ышану...
  Барис өчен боларның барысы да яңалык иде. Ул үз уйларына өлгерә алмыйча, авыру белән килгән хәлсезлектәнме, рухи тетрәнүләрдәнме, - арып-алҗап, башын артка ташлады, күзләрен йомды... Хөрмәт карт аның тыныч, якты йөзенә карап торды да изге догаларын пышылдый-пышылдый чыгып китте.
  х х х
  Барисның гомере дәвам итте.
  Чир белән алыш җиңел булмады – ул ябыгып сөяккә калды, хәлсезләнеп, торып йөри алмаслык хәлгә килде, хәтта күзгә күренеп чәче агарды. Бу авыр сынауда хатыны Тәскирә аңа зур таяныч, аяк очында бөтерелеп йөргән малае юаныч булды.
  Күршедәге Хөрмәт карт та аны ташламады. Хәтәр суыгына, буранына-җиленә карамыйча, көн саен кереп йөрде, әле берсеннән-берсе хуш исле үләннәр ташыды, әле догалыклар юнәтеп бирде.
  Язга кергьч кенә карт кинәт юкка чыкты, югалды. Аның юклыгын баштарак сизмәделәр дә. Чөнки, Ходай хикмәте белән, кайчандыр табиблар кул селтәгән авыруның хәтәр чире үтеп бара иде. Газаплы сызланулар да инде күптән бетте. Барис үзе торып йөри, тезләренә утыртып, сабыен үчтеки-үчтеки сөя башлады...
  Урамга чыкканның беренче көнендә үк ул күрше карты хакында сорады. Тәскирә каушап калды. Бу хәлләрдә үзенең дә гаебе бар кебек, ул кыенсынып кына хәбәр итте:
  - Юк инде ул... Март башында үпкәсенә салкын тидереп, түшәк иясе булган иде, аягына баса алмады... Урыны оҗмахтадыр, изге зат иде мәрхүм...
  25 декабрь, 2007 ел.
  
  
  
  
  
  «СӘГАДӘТ» БӘХЕТ ДИГӘН СҮЗ
  (Хикәя)
  1.
  “Соңгы ел — диплом елы, тынычлык кирәк”, — дип, Сәгадәт бишенче курста, тулай торактан баш тартып, фатирга күчеп яшәргә булды. Таныш-белешләре аша бер татар әбисен табып, август ахырында өр-яңа тормыш башлап җибәрде. Тулай торак шау-шуы сирәк-мирәк кенә сагындырып куйса да, Сәгадәт үзенең яңа тормышыннан канәгать иде. Әллә нигә бер генә, берәмләп тә, җыйнаулашып та группадашлары кереп чыга, әмма алар, Гөлҗиһан әбидән кыенсыныпмы, әллә чынлап та акылга утырыпмы (уен эшмени — бер елдан үзләре мәктәпкә балалар тәрбияләргә барачаклар бит) йомышларын тиз-тиз генә йомышлап, сөйләшәсен сөйләшеп, хуҗабикәгә дә, Сәгадәткә дә кат-кат рәхмәтләр әйтә-әйтә, итагатьле генә саубуллашып, чыгып та китәләр.
  Гөлҗиһан әбинең бар икәне дә беленми. Ул өйдә сирәк була. Көн саен диярлек, иртә таң белән, берәр ахирәтенә дип чыгып китә дә, шул китүдән кичкә кадәр югалып тора, еш кына кунып та калгалый, бу хакта телефон аша Сәгадәткә әйтеп куярга да онытмый...
  Аның каравы, күршедәге Бәхтияр исемле егет көннең көн буе өйдә. Нәрсә кирәк булса да аңа барып керә Сәгадәт. Үзенең башы да, һушы да җитмәс иде, Гөлҗиһан әби шулай өйрәтте. Бишенче курска күчкән студент кыз ниндидер күрше егеттән кыенсынып тормас инде, ике-өч мәртәбә ипи-тозга кереп чыккач, Сәгадәт Бәхтиярга тәмам күнегеп, ияләшеп җитте.
  Әллә каян күренеп тора: Бәхтияр, коеп куйган чибәрлеге өстенә, заманча тәрбия алган, укымышлы, акыллы да. Тар гына калдырылган кара мыеклары, алардан күрә, сызылып киткән кашлары елмаеп җибәрсә, Сәгадәтнең яшь, дәртле күңеле шундук җилкенеп куя, йөзенә алсулык йөгерә. Әнә шул кыйгач кашлар арасындагы ике шомырт бөртегеннән иңгән җылы, нурлы балкыш исә кызның күңелен әллә нинди серле уйларга сала. Әмма Сәгадәт үзенең хыялый уйларына, дәртле хисләренә бик туарылып, иркенәеп китәргә ирек бирми. “Мондый чибәр, инсафлы егетләрнең әллә кайчан сөйгән ярлары бардыр инде”, дип, күңелен ымсынудан, хәтта чак кына үсенеп китүдән дә саклап тора, ике яшь йөрәк арасындагы мөнәсәбәтләрне ут күршеләр арасында гына була торган матур дуслык ягына көйли...
  Бәхтияр үзе дә еш керә Сәгадәт янына.
  — Адаш, чәең юкмы, минеке беткән...
  — Адаш, менә бу сүзне татарчага тәрҗемә итеп бир әле, минем акыл гына җитми...
  — Адаш, теге бит әле, бу бит әле...
  Ул бер фирмада программист булып эшли икән. Барып заказлар алып кайта да көне буе компьютеры алдында утыра. Әтисе белән әнисе чит илдә яшиләр икән. Малайлары янына елга бер мәртәбә генә кайтып китәләр, ди. Бәхтияр бик яшьли үзалдына тормыш корып яшәгән, үзе укыган, үзе кеше булган. Сәгадәткә бу бик ошый, ул үзе дә шундыйрак бит... Ләкин алар пар түгел, Бәхтиярне бөтен нәсел-нәсәбе — гыйлем ияләре, ә Сәгадәтнең әтисе — авылда балта остасы гына, әнисе исә мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли... Юк-юк, әтисен дә, әнисен дә бик ярата Сәгадәт. Аларсыз үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә һич күз алдына китерә алмый. Кайтып керсә, бер нәрсә белән генә җанын үртәп интектерәләр интектерүен... “Шул яшеңә җитеп, бер төпле егет таба алмадың инде, кара аны, соңгы елың калды, күзле-башлы булырга вакыт”, — диләр.
  Булмады түгел, егетләре булды Сәгадәтнең. Әйбәт кенә, чибәр генә, акыллы гына егетләр дә булды. Ләкин берсен дә күңеленә ала алмады. Матурлыклары, акыллы булулары беләнмени, ярата, дөресрәге, яраттыра белмиләр иде алар. Ә ярату ихласлык дигән сүз. Ә бу егетләр күбрәк уйныйлар иде. Яратышу, сөешү уены уйныйлар. Уен бар җирдә фальш бар, хәйлә бар. Беренче мавыклануларыннан соң ук китә иде Сәгадәт. Шулай итеп, институттагы соңгы елын япа-ялгыз каршы алды ул.
  Ни өчен “адаш”мы? Чөнки танышкан чакта ук Бәхтияр аның исеменә игътибар итеп:
  — Беләсеңме, “сәгадәт” сүзенең татарчасы “бәхет” дигәнне белдерә бит, — дигән иде.
  Шулай булып чыга. Исеменә үк “бәхет” кергәч, бәхетле булырга тиеш тә тиеш инде ул. Бәхтияр үзе дә бәхеткә ия ләса. Әнә ич исеме үк әйтеп тора: “бәхет иясе”... Ә бәлки? Бәлки “бәхет тияр”дер? Аңа тигән бәхет кемдер бит?! Бәхтияр белән бары тик бәхетле генә булып буладыр...
  2.
  Почта савытындагы роза чәчәген иң элек Гөлҗиһан әби күреп керде.
  — Почтага үлән кыстырып киткәннәр, кагылырга шикләндем, карап кер әле, кызым, тик аласы булма, сихер булуы бар...
  Сәгадәткә кызык булып тоелды, ул шундук йөгереп чыгып та китте, кып-кызыл роза чәчәген тотып та керде.
  — Бернинди сихер дә, тылсым да түгел, чәчәк бу, роза чәчәге — мәхәббәт чәчәге! — Сәгадәт, чәчәкне алдына сузып тоткан килеш, вальс әйләнергә кереште.
  — Кит, юләр кыз! Нинди сөю?! Нинди мәхәббәт?! Минем кебек карчыкны Аллаһы сөйсә, шул җиткән хәзер...
  — Нишлә-ә-п? — Сәгадәт, биюеннән туктап, Гөлҗиһан карчыкка текәлеп, сәерсенеп карады. — Ә мин? Мин дә бар бит әле монда. Аллаһың ачуланмасын берүк, ләкин мин әле егетләр каратырлык, егетләр яратырлык кына...
  Кызның ярымшаярып, әмма кыю һәм җор сөйләшүе, Ходай катына юнәлгән күңелен бераз сискәндерсә дә, Гөлҗиһан карчыкка хуш килде.
  — И-и, кызым, берүк ачуланма. Яңа булгач, синең хакта уйламадым да. Бәй, шулайдыр шул, сиңа дип калдырганнардыр бу сөю гөлен.
  — Әбекәй, ә нигә аны “сөю гөле” дигәннәр икән?
  — Белмим шул, балам, энәле булгангадыр инде. Мәхәббәт, сөю чәнечкеле бит ул. Йөрәккә кереп кадала торган энәләре була аның. Сиңа да сүзем шул: йөрәгең чыдам булса гына мәхәббәткә кер, әгәр чыдам түгелсең икән, шундук сынып-сыгылып каласың, яисә инде... кеше көләрлек түбәнлеккә төшәсең...
  — Ә кызыл төс — кан төсе, минемчә. Йөрәк төсе, җан төсе, шулаймы, әбекәй?
  — Шулайдыр, мәхәббәткә күп кан кирәк. Ә кан җан сорый...
  — Шуңа күрә дә яратмыйм мин роза гөлен. Матур, әмма... Куркыныч!
  Сәгадәт кулындагы гөлне өстәл өстендәге сулы графинга төшереп җибәрде дә, энәгә кадалган бармагын иреннәренә тидереп, кискен генә әйтеп куйды:
  — Ә мин ромашкалар яратам, алар — гади дә, матур да... Аларда кояш та бар, күк аклыгы да... Мәхәббәтләрен юрасыннар дип, Ходай адәм балаларына җибәргән чәчәк кебек ул...
  — Ай-һай матур әйттең, адаш... Шигырь кебек әйттең...
  Сәгадәт тә, Гөлҗиһан карчык та дәррәү ишек катына борылдылар. Анда күзләрендәге уйчан карашын матур юлмаюына төрергә азапланып, күрше егете Бәхтияр басып тора иде...
  — Си-и-н?
  — Бәхтияр улым?
  — Мин бу, мин... Нигә аптырадыгыз? Менә тозым беткән... Берәр уч биреп торыгыз әле. Иртәгә үк кертермен...
  — Бирәм, хәзер бирәм, Бәхтияр улым... Бурычка түгел... Ут күршеләрдә ут белән тоз бурыч исәпләнми...
  — Ярар, аңладым. Үзегез тоз сорап керерсез әле берәр вакыт. Керерсең бит, адаш, ә? Күп итеп алып куярмын...
  Мәхәббәт тирәсендә сер, тылсым күп була. Яки киресенчә: мәхәббәт үзе тылсымга, сихергә тиз ияләшә, тиз күнегә. Сихер ягы ничектер, ә менә тылсым дигәннәре Гөлҗиһан әбинең почта савытына бик тиз ияләшеп алды.
  Икенче көнне үк Сәгадәт эре, озын керфекле ромашка чәчәге тотып керде.
  — Әбекәй! Ышансаң ышан, ышанмасаң — юк, теге, мин яраткан ромашка килеп тә җиткән!
  — Нәрсә-нәрсә? Ромашка дисеңме? Кичә син сөйләгән ромашкамы?
  — Әйе шул, нәкъ мин яраткан ромашка!
  — Ай Аллам! Дөрес эш түгел бу... Ниндидер сихер, шаукым кергән монда. Болай булса, үзеңә зыян тиеп куймасын. Бар чыгарып ташла үзен, бәласеннән баш-аяк... Тфү-тфү, әгузе бисмиллаһи рахмани рахим...
  — Юк, ташламыйм, чиста гөл бу, серле, тылсымлы, әмма чын гөл, саф, нурлы, изге гөл, белдеңме?!
  — Кемнән икән соң ул, кызым?
  — Кемнән булса да барыбер түгелмени? Әйбәт кешедән, ихлас кешедән? Ә бәлки кешедән дә түгелдер. Просто мәхәббәттән, бәлки... бәхеттәндер...
  — Кит, исәр кыз... Укый-укый зиһенең йомшап киттеме әллә?.. Сәер сөйләшәсең...
  — Ник? Мәхәббәт иясе бәхет иясе дә булырга тиеш бит инде. Югыйсә кешеләргә мәхәббәт, бәхет каян килә соң?
  — Анысы шулай, кызым... Тик кем булыр бу?
  — Кем?
  — Чәчәк калдырган кеше.
  — Кем булсын, минем белән укыган берәр егеттер. Группабыздагы сигез егетнең ким дигәндә дүртесе мәхәббәттә аңлашты бит инде. Шуларның берәрсе шаяртадыр. Шаяру гына булса да, бу миңа ошый, ничектер, күңелемә рәхәт булып китте. Матур шаяру, хыялый булса да, ихлас, игелекле шаяру... Хәтта бераз гына сөю хисен дә тоям мин бу шаяруда...
  — Шулай гына булсын иде, Илаһым!.. Иншалла, шулай булыр да.
  Иманлы, изге теләкләрен теләде дә, Гөлҗиһан карчык шәһәрнең икенче башындагы ахирәтенә китеп барды. Сәгадәт илаһи ишарә булып тормышына килеп кергән ромашка чәчәге белән берүзе торып калды. Ялгызы дию дөрес булмас, уйларының, хыялларының иге-чиге юк иде. Кемнәр хакында гына уйлап бетермәде Сәгадәт бу кискен минутта. Ләкин бер генә кешедә дә озакка тукталып кала алмады. Күршедәге Бәхтияр: “Адаш, ут биреп тор әле, утым беткән, кабызып кына алам да чыгып китәм, ачуланма, яме”, — дип килеп кермәсә, үз уйларында тәмам буталып бетеп, бөтенләй акылдан шашар иде, мөгаен...
  3.
  Кемдер бер ай буе ромашка чәчәге китереп торды. Баштарак бу сәер хәлгә көлеп-елмаеп кына караса да, тора-бара Сәгадәт җитдиләнде, бу сәер хәлне күңеленә якын алып, аңа язмыш, хәтта тәкъдир мәгънәсе бирә башлады. Җитмәсә, күршедәге Бәхтияр дә:
  — Гашыйк булган сиңа, үлеп, башын югалтып гашыйк булган... Сабырлыклар бирсен үзеңә... Аңа да сабырлык, түземлек, ныклык бирсен, — дип торган була бит әле...
  Сәгадәт үзенчә аңлата, дөресрәге, аңларга тырыша:
  — Болай булмый бит инде, Бәхтияр. Ярата икән, әйтергә тиеш, ачылырга тиеш ул. Нигә качышлы уйнарга? Аңлар идем әле. Аңлашыр идек. Бәлки... бергә дә булыр идек... Әйдә, сагалап торып, тотабыз үзен. Тотып, күзенә карап әйтәсем килә. Яратсаң, әйтеп ярат, чәчәк ташып җан үртәмә... — дияр идем.
  Бәхтияр бу юлы дәшмәде. Елмаерга тырышып, елмая-көлә алмады. Күзләрендәге моңсулык, сагыш пәрдәсе аның күңел хисләрен бик еракка, тирәнгә яшереп куйган, ахры... Шулай моңсу гына аерылыштылар. Бу аерылышу Сәгадәттә авыр тойгылар калдырды. Ул Бәхтияр хакында тирәнгә кереп уйларга курыкты, шуңа күрә дә ургылып кайнап торган күңелен бик тиз томалап куйды.
  Тагын бер атна үтте. Чәчәкләр һаман килә торды, Бәхтияр күзгә күренми башлады. Гөлҗиһан карчык кына әллә ни үзгәрмәде: элеккечә бөтен гомерен өйдән читтә — ахирәтләре янында үткәрә торган булды.
  Беркөнне, ромашка чәчәгенә ияртеп, кош теле кадәр генә хат салып киттеләр. Хатны, чәчәкне тоткан килеш, Сәгадәт шундук күршедәге Бәхтияр янына барып керде:
  — Карале, нәрсә бу, ачарга да куркам. Берәр сихер бөтие булмагае...
  Бәхтияр тыныч иде:
  — Бер дә сихер-мазар түгел, гап-гади хат. Ач та укы. Тик... Монда түгел, өеңә кергәч укы, яме...
  — Нишләп алай дисең?
  — Сиңа язылган хат бит ул. Кемдер ышанып, инанып язган хат. Хат — изге нәрсә. Дога кебек. Ә изгелек ялгызлыкны ярата. Үзең генә укы, яме...
  Хат исә хат кебек тә түгел иде. Бары тик берничә сан язылган: “6.06.2003. 1700. Парк.” Очрашу вакытына охшаган, урыны да күрсәтелгән. Димәк, Сәгадәтнең уйларын аңлаган кебек, бу серле гашыйк үзенең күңелен ачарга ачыкларга тели, бәлки әле мәхәббәт хисләрен дә белдерергә телидер? Әлбәттә шулай.
  Инде хаты да булгач, Сәгадәт үзен яратып йөргән егетне ачыграк күзалларга тырышты. Акыллы, тыйнак, итагатьле, инсафлы, хыялый, чибәр... Чибәр? Ә бәлки ямьсездер? Шуңа күрә күренмичә дә йөридер әле. Юк-юк, чибәр ул, бераз кыюсыз гына. Күршедәге Бәхтияр кебек...
  Сәгадәт бөтен таныш-белеш егетләрен күз уңыннан кичерде.
  Марат. Мәхәббәтенә түзә алмыйча, Сәгадәт каршында елаган беренче егет ул. Шуңа да кадерле, газиз. Ләкин Сәгадәт аны кызганды. Ә кызгану хисе мәхәббәткә дус түгел. Күпме теләсә дә, күпме тырышса да, Сәгадәт Маратны ярата алмады. Әмма дус та булып кала алмады. Ярату язмышка әверелсә, дуслыкны читкә тибә башлый шул...
  Илмир. Аерым тарих. Сәгадәт аны ярата да башлаган иде инде. Һәр очрашуны сагынып көтеп ала иде. Илмир аны алдады. Ә Сәгадәт ялганны яратмый. Ялганын белү белән, йөрәгендә кабынып килгән хисләре “гөлт” итеп сүнде дә куйды.
  Салават та җилбәзәгрәк булып чыкты. Берьюлы берничә кыз белән уйнап йөргән. Хәзер үзгәрде. Сәгадәт сизенеп йөри: һаман ярата ул аны. Аны гына — Сәгадәтне генә ярата. Ләкин соң инде. Яшь йөрәк хыянәтне авыр кичерә. Сәгадәтнең яшь, сабый йөрәге хискә дә, хыянәткә дә тоемчан. Шуңа күрә дә кичерә алмады ул Салаватны.
  Тимур белән дә аралары тиз бозылды. Әйбәт егет. Ярата белә. Тик пар түгел ул Сәгадәткә. Бай гаиләдән, әти-әнисе бу егетнең күңелендә байлык, мал җыю тойгысы тәрбияләгәннәр. Нәрсә хакында гына сөйләшсәләр дә сүзе һәрчак бай, мул тормыш хакындагы фәлсәфәгә барып тоташа. Бу, бәлки, начар да түгелдер. Ләкин Сәгадәт бер нәрсәне төшенеп җитми: ихлас күңел хисләре белән байлык, мал тойгысы ничек яраша икән? Әллә Сәгадәт үзе яшәгән заманнан артта калганмы? Күңел өчен заман тойгысы юк шул. Ул йә ярата, йә яратмый, шуның белән вәссәлам!
  Тагын кемнәр калды соң әле? Әлфис бар. Соңгы вакытта читтән генә утлы карашларын сирпеп йөри. Булат та битараф түгел, ахры. Җай чыккан саен килә дә җитә, килә дә җитә.
  Кем? Кем соң ул? Көн саен ромашка чәчәге ташучы серле зат. Сәгадәткә читтән генә гыйшык тотып йөрүче “Мәҗнүн”. Сөюенә түзә алмыйча, аны очрашуга чакыручы мәхәббәтле, изге җан...
  Күңелен талкыган сорауларга җавап табарга теләгәндәй, Сәгадәт тагын Бәхтиярнең ишеген шакыды. Тегесе аны аптыраган, хәтта бераз куркынган йөз белән каршы алды.
  — Нәрсә булды тагын? Хат ошамадымы әллә? Ничек хәл иттең?
  — Менә ни... тоз беткән иде...
  — Юк, тоз гына түгел монда. Нәрсә булды, адаш?
  — Юк, берни дә булмады. Очрашуга чакыралар. Шул хакта сорашырга кердем дә: барыйм микән, ә?
  — Күңелең ничек ди соң?
  — Күңел дәшми. Кызык итеп барсам гына инде. Аннары... бер ай буе чәчәк ташыган кешене рәнҗетәсе дә килми...
  — Алайса бар.
  — Бик барыр идем дә... Беренче чакыру белән йөгереп барсам, таныш түгел кеше алдында түбәнлеккә төшү булмасмы соң? Килешерме бу?
  — Алайса, барма.
  — Бармас идем дә... Серне ачасы килә. Кайчан да булса ачылырга тиеш бит инде ул, әйеме?
  — Бар, алайса, бар!
  — Нәрсә киим икән? Хәзер егетләр ничегрәк киенгән кызларны ошаталар?
  — Белмим тагы. Мин кызларның киемнәренә карап йөрмим. Иң элек күзләренә, йөзләренә карыйм.
  — Аннары... аякларынамы? Шулай диләр бит... — Сәгадәт үзенең кирәкмәгән сүз әйтүен аңлап, кыенсынып, кызарып куйды.
  — Аяклар да, куллар да, хәтта бармаклар да мөһимдер... Яраткан кешеңдә бөтенесе дә матур буладыр ул. Менә синдә бөтенесе дә матур. Исемеңнән башлап...
  — Йә, ярый, күп телеңә салынма. Әйтсәң әйт тә: барыргамы миңа, юкмы?
  — Барырга, адаш, барырга. Сине анда бәхет көтә, мин әйтте диярсең.
  — Рәхмәт, Бәхет... Бәхтияр. — Сәгадәт үзенең ялгышын тиз генә төзәтеп куйды куюын, әмма ялгыш кына әйтелгән “Бәхет” сүзе күңеленә сизелер-сизелмәс кенә уелып калырга өлгерде...
  4.
  Сәгадәт очрашу көне җиткәч тә икеләнә иде әле. Күңеле тыныч түгел аның. Шул ук күңеле, бәхетенә ымсынып: “Бар, бар”, — дип тукып тора. Үзе тагын: “Кара аны, иң беренче чакырган кешегә барасың бит... Хыянәт кебек бу...” — ди. Аннары... Бәхтияр алдында да кыен аңа. Нәрсә генә уйлыйдыр инде ул күршедәге җилбәзәк кыз хакында. Беркая да бармас иде Сәгадәт, шушы күрше егете белән генә аралашыр иде, чакырмый бит, хәтта урамда йөреп керергә дә, кинога да чакырмый... Кызы бардыр шул, сөйгәне бардыр... Ә үзе... Күңелләрне иркәләп, назлап карап куя бит, югыйсә... Ялгышып кына карыйдыр, онытылып кына...
  Инде барырга җыенып беткәч, кире уйлады Сәгадәт. Иң соңгы минутта күңеле әйтте: “Бәхетеңне буташтырма, кара аны, кызый!” — диде.
  Бу хакта тизрәк хәбәр итү өчен ул тагын Бәхтияр янына барып керде. Һәм, кергән уңайга, телсез, хәтта буынсыз, сансыз калды. Аның каршысында бөтенләй башка Бәхтияр басып тора иде. Белә белгәннән бирле джинсы белән футболкадан йөргән егет бүген буена-сынына килешле чем кара кастюмнан, ак-бүз күлмәктән, шундый ук ак галстуктан иде, галстугына мәрҗән кашлы йолдыз кадакланган, костюмының түш кесәсеннән ап-ак кулъяулык күренеп тора... Иң аптыратканы бу түгел әле. Өстәл өстендәге зур вазада аклыгы, сафлыгы белән күзләрне чагылдырып ромашкалар бәйләме тора иде...
  Каушавын сиздермәскә тырышып, Бәхтияр сүзне шул чәчәкләрдән башлады да.
  — Синнән күреп, мин дә ярата башладым аларны...
  — Шулай мыни? Берәр кая җыендыңмы әллә?
  — Әйе, очрашуга барам.
  — Син дә?
  — Мин дә...
  — Син шундый матур бүген, Бәхтияр...
  — Тырыштым инде... Хотя... галстугы бик кыса... Түзәргә туры киләчәк...
  — Сала күрмә, галстук бик килешә сиңа, костюм да килешә, күлмәк тә...
  — Шулаймы? Юкса... сиңа ошамас дип бик курыккан идем. Хәзер күңелемнән таш төште...
  — Миңа ошау белән мени?! Сөйгәнеңә ошасын.
  — Сиңа ошагач, аңа ошый да ошый инде!
  — Мин синең өчен бик шат, Бәхтияр. Бәхетле бул, үз язмышыңны тизрәк тап...
  — Син дә бәхетле бул, яме. Мин сиңа бары тик шуны гына телим, адаш.
  — Без бәхетле булачакбыз әле, Бәхтияр. Ничектер сизенәм мин: безне бүгенге очрашуларыбызда бәхетләребез көтә кебек...
  — Мин дә сизәм моны. Хәтта төгәл беләм!
  — Ничек инде?
  — Шулай. Беләм. — Бәхтияр сәгатенә карап алды. — Ләкин соңга калмаска иде. Бәхет бит ул көттерми. Бәхет төгәллекне ярата.
  — Сиңа ничәгә соң?
  — Нәкъ синеке кебек — сәгать бишкә.
  — Ой, миңа да йөгерергә кирәк. Мин дә соңга калам бугай...
  — Сиңа... Сезгә, кызларга, соңга калу килешә ул. Бераз көттеребрәк барсагыз да ярый. Ә мин китим инде. Уңышлар телә миңа, бәхет телә... Адаш...
  — Телим, бары тик бәхет телим сиңа, Бәхтияр. — Ничек кенә күтәренке, дәртле күңел, шат тел белән әйтергә теләсә дә, моңсу, сагышлы чыкты Сәгадәтнең бу теләге. Мәңгегә хушлашкан, аерылышкан кебек, хәтта бик кадерле кешесен югалткан кебек әйтте ул бу сүзләрне: “Бәхет телим сиңа, Бәхтияр...”— имеш... Көлке!
  Сәгадәт күрше егетеннән ныклы карарга килеп чыкты: барачак ул бу очрашуга, һичшиксез барачак! Бәхтияр бара бит әнә. Нишләп Сәгадәт бармаска тиеш ди әле?! Ул бәхеткә лаек түгел мени?! Лаек, мең мәртәбә лаек! Күпме көтте ул бу минутларны?! Бәхете, киләчәге, язмышы белән очрашу мизгелләрен...
  * * *
  Парк алдында беркем дә күренмәде. Беренче уе: “Әллә ялгыштыммы?” — дигән уй булды. “Әллә алдадылармы, шаярттылармы” дигән ямьсез уй да күңел почмагында тыпырчына башлаган чак иде, шулвакыт якындагы юкә агачы ягыннан бер бик тә таныш тавыш ишетелде:
  — Сәгадәт! Адаш!
  Бәхтияр түгелме соң бу! Чынлап та, затлы костюмына зур ап-ак ромашкалар кочып, елмаеп басып торучы егет Бәхтияр булып чыкты. Нигә елмая ул? Еларга кирәк ләса! Аның янына да килмәгәннәр бит...
  — Сәгадәт!
  — Бәхтияр?
  — Синеке дә килмәдеме?
  — Минеке килде. Синеке дә килде...
  — Ялгышасың, минеке килмәде, үзеңнеке дә күренми әле...
  — Күренмәячәк тә! Мин бит очрашуга сине чакырдым, Сәгадәт.
  — Си-и-н? Мине-е?
  — Әйе. Мин ул сиңа чәчәк ташучы бәндә... Менә болары да сиңа... Ачуланма, яме, ачуланмыйсыңдыр бит?
  Сәгадәт Бәхтиярне ачуланмады. Чөнки ул бу минутта бик бәхетле иде.
  19-20 июнь, 2004 ел.
  
  
  
  
  
  ЧӘЧӘК САТУЧЫ ЕГЕТ
  (Хикәя)
  Бүген Саматның соңгы гөле шиңде. Ясмин гөле иде ул. Җәй буе ак чәчәккә төренеп, яшел йомгак булып утырган иде дә... Кинәт кенә шиңде дә куйды, хәлсез сабак-яфракларын чүлмәк читенә җәеп калдырып, җан-тамыры белән туфракка, төпкә китеп барды... Изгелек фалы булып яшәүче бу гөлнең үлеп ятуы юкка түгелдер шул, их, изгелеккә багынып кына яшәргә дә соң...
  Саматның үз җаны да бик тирәнгә яшеренгән иде бу минутта. Шулай да ул, сулган гөлгә карап: “Очраклы тәңгәл килүне язмыш белән бутарга чрамый, ярамый, ярамый!” – дип тәкърарлап торды да, афәттән качкандай, ашыга-ашыга урамга чыгып китте.
  Кая барасын белми иде әле Самат. Кая барса да ярамыймыни? Әнә барыбер, үзе яралган утлы балчыкның җылысын эзләп, аның җаны каядыр - үткәндәге мәңгелеккә – әлмисакка китеп югалган... Ә менә зиһене эшли. Зиһене, аңы һәрвакыт сафта, ул һәрвакыт уяу, тере! Уйдан, фикердән аерылмыйсың икән, әле яшәргә була, яшәргә ярый... Әйе, җансыз яшәп була, уйсыз яшәп булмый!
  ...Самат иң элек әтисен җирләп килде. Аннары әнисе түшәккә егылды, үзе хастаханәгә керде... Бер ел дигәндә олы бер дөнья гаме белән япа-ялгызы торды да калды. Нишләп ялгызы булсын?! Юл бар бит әле. Шәһәр белән авыл арасындагы таш юлның иясенә, рухына әверелә язды бугай Самат. Әле ярый шул юл булды. Күңеленең иң нечкә хисләрен, күзләренең иң саф яшьләрен ул шул юлга бирде. Чөнки юл Саматны аңлады, бәхилләде. Хәтта сөйгәне Зәринә дә аңлап, тоеп бетерә алмаган иде аның күңел тетрәнүләрен. “Тиккә йөрмисең син, егеткәй, бер-бер кешең бардыр авылда”,- дип, бер утырып елады да, бүтән кешегә китте дә барды.
  Самат сөйгәнен кире кайтару өчен берни дә эшләмәде, эшләргә теләмәде дә, ахры, чөнки ата-ана кайгысы, авыл сагышы, тормыш мәшәкатьләре аның сөюен, хәләл жаны белән бергә, нечкәреп, нәзберекләнеп киткән күңеленең бер яшерен почмагына ябып, томалап куйган иде.
  Тукталыш читендә балкып күренеп торган ул чәчәк кибетенә Саматның элек тә игътибар иткәне бар иде. Пыяла артында күзләрне камаштырып утырган чәчәк гөлләмәләренә ул һәрвакыт сокланып, күңелен, уйларын аларның җете матурлыгына көйләп үтә. Әмма шушы көнгә кадәр алар янына кереп, якыннан танышканы, аралашканы юк иде әле. Бүген ул үзен-үзе белештермичә шул чәчәкләр янына барып керде...
  Шунда ук күз-карашларын аклык биләп алды: бу матур дөньяда иң күбе ак розалар иде... Күпереп торган күбектәй Ак Розалар...
  Бу гөл-чәчәкләр дөньясын кем уйлап чыгарды икән?! Кем бүләк итте икән беренче чәчәкне сөйгән кешесенә? Кем беренче булып газиз анасының каберенә ике бөртек чәчәк китереп салды икән? Кем?.. Кем генә булмасын, изге кеше булгандыр ул, гади-гадәти генә инсан булмагандыр...
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.