🕙 Минуты чтения - 1

Сүзләре һәм үзләре

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 86
Общее количество уникальных слов составляет 79
58.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  — Тимурчылар турында без
  Көн саен ишетәбез.
  Үзебез генә һаман да
  Бик начар эш итәбез.
  
  — Ник аптырап калырга?
  Сәидә әбине буген үк
  Кирәк шефка алырга.
  Күрдем капка төпләреннән
  Бүген узып барганда—
  Безгә эшләр бар анда,
  Сукмак тулы кар анда!
  
  — Һи-и,
  Җыелышып барырбыз,
  Утынын да ярырбыз!
  Кочакларга төярбез,
  Өйгә кертеп өярбез,
  Мич буена сөярбез,
  Җылы түрдә рәхәтләнеп
  Утыр, әби, диярбез!
  
  — Чәй куйыйм дисә, кисмәктә
  Суы да тулып торыр!
  Миче ап-ак, идәннәре
  Сап-сары булып торыр!
  
  ..Шактий булды теләкләре,
  Шактый булды сүзләре...
  Кар күмгән сукмакта гына
  Күренмәде эзләре,
  Күренмәде үзләре!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.