Latin

Сугыштан Соң - 1

Общее количество слов 4413
Общее количество уникальных слов составляет 2339
34.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Ә нишләсен соң инде ул?
Нишләсен, сугыштан кайтканнан бирле сугышырга туры килгәч...
Егерме бер яшьлек сугыш инвалиды Шәмси Гафуровка “чынлап та һаман гарип икәнлегең турында” яңа белешмә китерергә куштылар.
- Соң, менә бит инде справка! – дип, үзенчә үҗәтләнеп караган булды ул баштан.
Ләкин бу конторда бөтен нәрсә инструкция кушканча эшләнә икән шул.
- Бу справкаң искергән, - диделәр. - Быелгы дата белән кирәк, яңасы кирәк. Юкса, без сине гомуми чиратка гына куя алабыз.
Шуның белән чыгырыннан чыгардылар – нинди тыныч холыклы булса да, Шәмси, култык таякларын кулдан ычкындырмыйча гына, чалбар балакларын тартып күтәрде дә, кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды:
- Үсмәде миңа ярты ел эчендә яңа аяклар? Карагыз: юк миндә аяклар! Юк! Юк!
Күрәсезме, юк!
Бүлмәдәгеләр барысы да, күзләрен акайтып, аңа текәлделәр. Шул чак, йомшак кына атлап, арттагы бүлмәдән чал чәчле бер ир-ат килеп чыкты. Яше 55-60 тирәсе булуга карамастан, дулкынланып торган куе чал чәчләр. Киң җилкәләр. Күрер күзгә таза гәүдә. Ләкин Шәмси, ул караш белән очрашуга, сискәнеп китте: анда ниндидер яшерен хәсрәт, чарасызлык, күрсәтмәскә тырышып сакланган чир чамалана иде.
- Тынычлан, егет! – диде ул. – Ә сез, кызлар, тинтерәтмәгез кешене. Куегыз чиратка!
Менә хәзер, менә шул минуттан, шул секундтан аңа яраклы эш эзли башлагыз.
Балакларын кулдан ычкындырды да, әкрен генә борылып, бер сүз дә әйтә алмыйча чыгып китте Шәмси. Аның артыннан ябылырга өлгермәгән ишек ярыгында либераль начальникның үз хезмәткәрләренә сабак укыта башлаганы ишетелде:
- Гарип каргышыннан курыкмасагыз, алла каргышыннан куркыр идегез ичмасам... Дөрес әйтәләр, бюрократлар шул без...

***
Иртышның Иванинское причалына килеп төшеп, Талчыга эләккәннең беренче атнасында ук Казан университеты аспиранты Тайфун Гафуровның “практикант көндәлегендә” фәнни булмаган беренче язмалар теркәлде: “Минем фатир хуҗасын – Җәлил исемендәге колхоз рәисе Хамәтгали Котлыгилдиевне – шабашниклар кыйнап китте. Кавказ кешеләре. Мәскәүдә контрреволюция башланган. ГКЧП”.
Бу турыда Иртышның ике яры да офыкларга кадәр иксез-чиксез тайга белән капланган.
Пароходларны борылыш турында кисәтер өчен куелган агач манара башына менеп карасаң, ул киңлектән башлар әйләнә. Менә монда – яр буенда – Талчы авылы калкулыкны биләп утыра. Зур авыл. Бер башлары белән Иртышка чыга торган дүрт урамы да икешәр яклы.
Ләкин шул тереклек дөньясыннан башка бөтен галәм урман-агачлар, тайга белән капланган. Тагын бер генә нәрсә аерылып, хәрәкәтләнеп, үзенең исәнлеген, яшәвен белгертеп тора бу тайга киңлекләрендә. Ул – Иртыш.
Рәисне кыйнау тарихы, әлбәттә, аспирант көндәлегендәгечә кыска гына булмады.
Чынлыкта ул канлы, җан өшеткеч салкын булып чыкты...
Тайфунны өй хуҗаларының төпчеге Сәфәргали көне буе авыл белән таныштырып йөргән иде.
Шуннан кайтып, чәйләп алырга да өлгермәделәр – ишегалдына чыгып киткән малай өйгә яңадан йөгереп керде.
- Ниндидер сакал-мыеклы казахлар килгән. Сине сорыйлар, - диде быел гына могыл куярга өйрәнгән Сәфәргали үзенең әтисенә...
Чынлыкта, Хамәтгалине чакырып чыгаручы җиде кешенең берсе дә казах түгел иде. Омски тирәсендә казахлар, татарлар кебек үк, бик күп булсалар да, сугышып, үч алып, үч кайтарып йөри торганнардан саналмыйлар...
- Минем бригадага тиешле эшне, - диде чакырылмаган “кунак"ларның башлыгы, исәнләшмичә дә сүз башлап, - татарларыңа биргәнсең, дип ишеттем. Нәрсә, минем бригаданы эшсез калдырасың килдеме? Беләсеңме син, татарин сибирский, Тевриз районындагы барлык колхозлардагы ремонт эшләрен сасы урысларга да, йолкыш татарларга да тапшырырга хокукың юклыгын! Бу – безнең сектор! Тыгылып кара!
Аның сүзләре янаулы, җикеренүле, ә күз карашы куркыныч һәм усал иде. Ләкин Хамәтгали, курыкмыйча, сакал-мыеклы бригада каршына чыгып басты.
- Без хәзер аерым колхоз, - диде ул. – Бөтен эшләрне үзебез башкарачакбыз.
Усал ниятләре йөзләреннән бәреп торган кешеләр, бер-берсенә карашып, хихылдашып алдылар.
- Юк, син безне аңламадың ахырысы... Син мине танымадың бугай...
- Аңладым, Исмаил. Ләкин мин үз сүземне әйттем...
Хуҗаның кунакларны өйгә узырга чакырмавы, әңгәмәнең, йомшак кына әйткәндә, бик үк тыныч тонда бармавы, тавышларның торганнан-тора катырак яңгырый башлавы әле генә кайтып кергән квартирант Тайфунны вакыйга урынына тартып чыгарды.
- Мин синнән соңгы кабат сорыйм, - диелде Котлыгилдиевкә шабашниклар бригадиры тарафыннан. – Фермаларны, гаражларны, башка биналарны ремонтлауны безгә язасыңмы?
Татар Себердә дә шул татар инде ул! “Ну, ярар соң, уйлап карармын”, - дисә нәрсә була? Ләкин бераз гына булса да алдашасы, хәйлә беләнрәк эш итәсе урынга рәис алды да чәпәде:
- Юк, дидем бит инде, үзебезнекеләргә язам, - диде.
Бу аның соңгы сүзләре булды.
“Бригадир” дигәннәре кискен генә сулга тайпылды да, борылып та карамыйча коры гына боерды:
- Сайдул!
Шул ук мизгелдә аның артында торган әзмәвернең уң йодрыгы, кувалдый булып, Хамәтгалинең нәкъ борын турысына барып төште.
- Әтиемне кыйныйлар, - дип кычкырып җибәрде, болдырга чыгып басып, баядан бирле йорт уртасындагы хәлләрне күзәтеп торган Сәфәргали.
Аның яман ачы тавышына өйдәгеләр йөгерешеп чыкты. Тик биш тыныч татар ярсып торган җиде ерткычка карата нәрсә эшли алсын?! Хатын-кызларга – Хамәтгалинең карт әнисенә һәм хатынына – тимәделәр тиюен, аларны якын килергә ирек бирмичә эткәләп кенә тордылар. Ә менә аның улы Сәфәргали белән квартирант Тайфунга бер-икешәрдән эләкте тукмак. Рәиснең үзен исә рәхәтләнделәр генә инде типкәләп. Хуштан язып хәрәкәтсез калгач та кирза итекләр аның йөзен сытуны, гәүдәсен таптауны дәвам иттеләр. Аеруча Сайдул дигән яшь егет “тырышты” – “тат-тарин! пал-луч-чай, русски овца!” дия-дия, Хамәтгалинең башына ялтыравык очлы ботинкалары белән типкәләде...
Тәнендә тишелмәгән урыны, сынмаган сөяге калмаган колхоз рәисен Тевризга илтеп, кире кайтып җиткәндә, Талчы халкы терлекләрен көтүдән каршы алырга урамга сибелгән иде.
Олы юлдан авыл урамына борылгач, Тайфун шуңа игътибар итте: барысының да үз эше, үз тормышы, үз ритмы, үз җае бит инде. Рәисләренең кыйналып, изелеп, имгәтелеп ташланганлыгын белсәләр дә, нишләсеннәр инде, һәрберсенең үз тормышын да карыйсы бар шул. Кайчандыр Тобольски якларыннан килеп, монда – Омск өлкәсенең Тевриз районында - өйләнеп, төпләнеп калган Первомай Хәкимович исемле чип-чиста себер татары белән Тайфун утырган “копейка”, тузан күтәрмәскә тырышып, әкрен генә авыл эченә керде.
- Үлмәдеме, - дип каршысына чәчелде Котлыгилдиевлар.
Тайфунның җавабыннан алдарак хатын-кызларның берсе шыңшый башлады:
- Харап иттеләр! Әрәм иттеләр! Алла каргышлары төшкере чичәннәр!
Дөресен әйтә алмады квартирант. Бары тик:
- Исән ул, исән, - дию белән генә чикләнде.
Ә дөреслек тагы да авыррак иде – Хамәтгали Котлыгилдиев моннан соң колхоз рәисе булып түгел, хәтта каравылчы булып та эшләргә яраксыз, акылга зәгыйфь имгәк булып калырга мөмкин иде.
Тайфун хуҗабикәне тынычландырырга тырышты:
- Кайтыр ул, кайтыр, исән генә булсын, - диде. Аннары кара болыт кебек күңелләрне каплап торган хәлне гадәти мәшәкатьләр белән җиңеләйтү максатыннан өстәп куйды. –
Мәшекләрегез кайтып беттеме соң әле, Факиҗамал әпә?
Апа диярлек олы булмаса да, мондагы хатын-кыз үзенә олылап “әпә” дип эндәшкәнне ярата.
- Кайттылар. Сәфәргали генә сез киткәч үк каядыр чыккан иде – һаман күренми, - диде борчулы тавыш белән Факиҗамал.
Турыдан узып киткән авылдашларның һәркайсысы Хамәтгали турында сорашмый калмады.
Аларга йә Факиҗамал, йә Тайфун җавап бирергә, кызыксынуларын басырга тырышты: әйе, булды шундый хәл; әйе, кыйналды; әйе, чеченнар бригадасы бугай; юк, милициягә хәбәр итмәгәннәр; әйе, хәзер районда, больницада; рәхмәт, амин, шулай була күрсен!..
Өй артына чыгып, бәрәңге бакчасын урталай бүлгән сукмак буйлап елга буена юнәлде Тайфун. Бакча башындагы биек әрекмәннәр янына җиткәч, сискәнеп китте: киртә коймага терсәкләнеп берәү тәмәке пошкыта иде. Менә ул бәрәңге яфракларын лаштыр-лоштыр ышкытып килгән тавышка борылып карады. Сәфәргали икән!..
- Үтерәм мин аларны, - дип, кабат-кабат такмаклады ул, “Казан кешесе” белән тагын бер сигарет кабыза-кабыза. – Кемнәр икәнен беләм, барыбер үтерәм.
Нәрсә дисен бу яшь егеткә булачак галим Гафуров?! Барлык халыклар арасында кешеләрнең яхшысы да, начары да бар, үч тотма, дисенме? Бүген әтиеңне бер гаепсезгә кыйнадылар, иртәгә сине дә кыйнап китүләре мөмкин, чөнки заманасы шул, тәртипләре шундый, иле шундый, дисенме? Юк, акыл сатмады, тормышка өйрәтеп кыланмады Тайфун бу егетне. Аңлады: моның үче – гомерлеккә!

***
- Командирны ашыйлар!
Шәмси бу сүзләрне кемгә әйткәнен уйлап тормады. Баш, “даңк!” итеп, броняга бәрелде.
Танк эчендә тыгыз, өстәвенә, тузан катыш төтен булса да, шлемсыз башын тотып, Шәмси күзәтү ярыгыннан тагын нейтраль территориягә – бомба-снарядлардан актарылып беткән стадионга – карады. Кайчандыр футбол капкасы булган тимер сетка өемендә йөзтүбән мәет ята, мәет янында, чыннан да, ике эт кайнаша иде.
- Ашаса инде! Нигә исең китте? Үләксә ашаучы эт күргәнең юкмы әллә?!
Моны Харкевич әйтте.
Ул да хаклы – монда нәзекләнеп утырма! Урыны андый түгел. Вакыты ул түгел. Бу – сугыш кыры. Сугыш бу!
- Алып булмый, - дип өстәде Харкевич. – Чыксак, үзебез дә эт азыгына калачакбыз.
Дөресе дә шул, трибуналар астындагы бу бункердан чыксаң, йә минага эләгеп шартлыйсың, йә “тегеләр” танктан тимер-томыр өеме генә калдырачак. Нишләргә? Күпме качып утырып була монда?
- Нишлибез, Харя?
- Шлемыңны ки әле!.. Караңгы төшкәнче торыйк, сержант! Аннан күз күрер.
- Сифонның гәүдәсе шунда калырмы?
- Сиңа кирәкме? Бар, бик җәлләсәң, чык та йөгер!.. Люк ачык... Бирегез әле безнең командирның мәетен, диген. Татарча кычкырып сорасаң, кирәгеңне бирерләр бәлки...
- Ярар, кызмале!
Харкевич, калтыранган бармаклары белән кулындагы “Дирол” кабын шатырдатып урталай сындырды да, яртысын Шәмсигә сузды:
- Гафу...
Сагызны чәйнәп тынычланырга гына өлгереп булмады – шлемдагы телефоннан баштан шытырдаган тавышлар ишетелде, аннан полк командиры майор Самсоновның карлыккан исерек чәрелдәве килеп җитте:
- ...утыз дүртенче!.. дүрт йөз ут...тыз дүртенче, дим... сукалар! Сифон!.. шет-тәс-сме?! Пеләшш бәр-рәннәр, сукалар! Нигә боерыкны үтәмисез? Нишләп стадион һаман “чех”лар кулында?
- Гафу итегез, иптәш майор, - дип кырыс һәм кыска җавап бирде Харкевич, – әмма Сифонның гәүдәсе кичәдән бирле стадионда ята бит инде... Экипажның башкалары да...
Әйтеп бетерергә ирек бирмәде теге “герой” – “Син кем? Сифон кая?” дип акырды.
- Контрактник өлкән сержант Харкевич! – диде хохол тыныч кына. Аның бу җөмләсе шул кадәр тыныч килеп чыкты ки, әйтерсең, тирә-якта сугыш түгел, ә бильярд залы, һәм ул өлкән командирга җавап бирми, ә хатын-кыз белән танышамыни!..
- Нә-нәрсә?.. Харкевич? Ну, Харкевич! А... ал... ал-лырга! Чык... чык... чыг-гарырга аннан Сифонны! Кот.. кот... коткарырга!!
Озак акырынды исерек майор, бик озак сүгенде. Грозныйны кечкенә генә атом бомбасы ташлап әллә кайчан җир белән тигезләттермәгәне өчен “Мәскәү дуңгызларына” да эләкте, “бер гаепсезгә рус егетләренең канын койган” өчен сакал-мыеклы “кавказ бандитлары” да биш катлы мат белән утка тотылды. Ләкин исерек булса да, ролен онытмады – боерыкны кат-кат такылдады:
- Слющай, Харя! Син кем бел... бел... бел-лән анда?
- Сержант Гафуров бар, иптәш майор.
- Та... та...таринмы? Ал-лайса син дә тыңла, татарин, скрытый союзник чеченских собак! Чи... чи... чистартыгыз стад-дионны мусордан! Юкса, үзегез бел... бел... твою мать!.. ләсез: миңа кемне кырсам да барыбер. Миңа ни... шартлаткан танк исәбеннән...
Ә сез миңа... пошли вы...
Динамиктан баштан гөмбер-гөмбер кикерү, аннан косып җибәргән тавышлар ишетелде дә, майор тынып калды.
Шәмси хохолга карады. Тегесе башыннан шлемын салды. Шуны снаряд гильзалары яткан почмакка тондырды да:
- Хәлләр, быр-ратан, түбәндәгечә, - дип куйды.
Хәлләр, чыннан да, түбәндәгечә иде: каршы якта – партизаннар засадасы, артта – боерык үтәлмәсә, аркаңа атырга җай гына көтеп утыручы урыс майоры Самсонов, ә уртада – мәетләр беән капланган стадион һәм шуннан экипаж командиры Серафимовның үле гәүдәсен алып чыгарга тиешле танк. Танк эчендә икәү: берсе – башлы суганнан һәм Самсоннан саруы кайный торган сержант Шәмси Гафуров, икенчесе – бу якты дөньяда сасы оек исеннән һәм әлеге дә баягы һаман шул ук Самсонның печкән евнухларныкы кебек нәзек чыелдавыннан башы авырта башлаган контрактник Иван Харкевич. Икесе дә ач. Шуңа күрә тагы да ачуланып, явызланып сагыз чәйниләр. Дәшмичә генә чәйниләр, икесе дә бер үк уй уйлыйлар: алда үлем, артта үлем. Шуңа күрә сугышып үләргә туры килер.
- Әйдә, Харя, газуй вперед!
Чынлап та башка чаралары булмаганны аңлаган Харкевич, акселераторга басып, танкны үкертергә кереште: гр-р, гр-р! Ләкин урыннан кузгалырга өлгермәде – танкның күзәтү тишегендә хәрәкәт чалынды: стадионның уң ягында бер кеше ак яулык белән селтәнә башлады.
- Бу нәрсә инде тагын? Капитуляцияме әллә, - диде Шәмси, дошман ягындагы хәрәкәтне беренче шәйләп алып.
Ак кулъяулык күтәргән кеше танкка табан атлады.
- Кыю үзе, - диде Харкевич, чечен егетенең тәвәкәллегенә соклануын яшермичә.
Кыскача гына фикер алышудан соң чечен парламентерын тыңлап карарга булдылар, чөнки сөйләшүләр бу ситуациягә нинди дә булса ачыклык кертергә мөмкин иде...
- Мин – Сайдул, - диде егет, якын ук килеп, танк бронясына күкрәге белән терәлеп баскач. Шик тә юк, егет искитчеч кыю, тәвәккәл иде. Шуңа күрә сүзен дә туры әйтте. –
Безнең отряд сезгә исән-имин китәргә тәкъдим итә. Зинһар, китегез исән чакта! Без үтерелгән федералларны санап бармыйбыз, кирәкми ул безгә. Без үзебезгә каршы сугышучыларны гына кырабыз.
Илчене әлегә кадәр тыныч кына тыңлап торган Харкевич “нишлибез” дигәндәй Шәмсигә карап алды. Нишлисең инде мондый очракта? Шәмси каян белсен инде аны? Боерык бар бит! Аны үтәмәсәң, үзеңнекеләр атачак. Алга барсаң, “тегеләр” кырачак. Харкевич та шулай ук уйлый иде, күрәсең:
- Сайдул, ты, конечно, хлопчик храбрый, но... – диде дә, тагын моторны үкертеп алды.
- Мин беләм, сез анда икәү генә калдыгыз: берегез – хохол, берегез – татар, - дип кычкырды Сайдул. – Таегыз моннан исән чакта, дуңгыз урыс генераллары хакына каныгызны коймагыз! Башка кисәтү булмаячак! Сезнең командирыгызның мәете янында минем атам мәете дә ята. Аның хакына моннан чыгу юлын әйтәм: мәктәп йорты аша гына узарга була, анда миналар юк.
Аның соңгы сүзләре Харкевичка да, Шәмсигә дә тәэсир итте. Ахыр чиктә, кем тикшереп йөри соң әле – алынганмы стадион, әллә дошман кулында калганмы. Шуңа күрә Шәмси шикләнмичә Харкевичка эндәште:
- Әйдә, Харя, газуй назад!

***
- Симулянт! – диде берсе пышылдап кына.
Икенчесе күз кырые белән генә Шәмсигә карап торды да:
- Йә, баҗай! Кем белә, бәлки чынлап гариптер, - диде.
Трамвайга кергәннән бирле юл буе бу ике “баҗай” Шәмсинең имгәнү һәм аяксыз калу тарихын фаразлап бардылар. Аларча, бу егет армиядә “дед”лар тарафыннан кыйналып яшәүгә түзәлмичә үз аягын берәр нәрсә кылган булырга да бик мөмкин иде, ә бәлки авариягә эләгеп аяксыз калгандыр.
- Үзем дә теге атнада машина белән Зәй төбенә китә яздым әле, - дип дәлилләде озын буйлысы шул фаразын. – Хәзер бит машинадан күп нәрсә юк. Эте дә чаба машинада, бете дә... Хәтта минем элеккеге теща да.
Тирә-якка бик чәчрәп сөйләмәсәләр дә, аларның сүзләре Шәмсигә яхшы ишетелеп барды.
Ул аларга карамаска, сүзләрен ишетмәгәнгә салышып барырга тырышты. Аяклар, дөресрәге, аякларның гәүдәгә кушылдык булып исән калган кисәкләре, трамвай селкенүеннән сызланып алды. Алар сызланган саен тагын күңел ярасы искә төшеп изалады. Нигә исән калынган? Ничек исән калынган? Харя үлде дә котылды, ә Шәмсигә нинди гөнаһлары өчен бу тормыш? Бу мәгънәсез һәм җавапсыз сораулар хәзер дүрт йөз утыз ике көн тынгылык бирми Шәмсигә. “Әйдә, Харя, газуй назад”тан соң, әллә тормыш, әллә дөньясын ормыш булып, дүрт йөз утыз икенче көн узып бара. Уйлар туйдырган.
Сораулары туйдырган. Көннәр санап, һәр кич саен әти белән әнисенең шаярткан булып, көлешкән булып, күңелеңне күрергә тырышып, протезларыңны салырга булышулары туйдырган. Аларның эчтән генә ничек көенүләрен сизенү туйдырган. Үзеңне түгел, аларны җәлләү туйдырган.
“Баҗайлар”, ниһаять, Шәмси темасыннан чыктылар. Әңгәмәләре баштан армиядәге тәртипләр, шәһәрдәге машиналарның күплеге һәм шуның аркасында аварияләрнең ешаюы, аннары аварияләрдә халыкның сугыштагыга караганда да күбрәк кырылуы, Чечнядагы сугышның мәгънәсезлеге, ләкин җәмгыятьтәге нинди генә катаклизмнарның да беренче нәүбәттә ир-ат саны кимүгә китерүе турында акты да, үзләре өчен бик якын темага китереп җиткерде ахырысы.
- Каядыр ир-ат кырыла, ир-ат җитми диләр, - диде шул ук озыны. – Ә менә синең белән миңа киресенчә бит әле, ә, баҗай?!
- Икебезгә бер хатын булу башка хатын-кыз өчен ир-ат җитмәүгә китерәдер шул, - дигән сүзләренең бик акыллы килеп чыгуыннан кыска буйлысы үзе үк көлеп тә җибәрде.
- Карале, баҗай, - диде Озын. – Ярар, син Дамирәгә өйләндең дә ди. Сиңа хатын булсын ди! Ә миңа кем булып кала соң инде ул хәзер?
Кыска баҗай, ишетеп торучы юкмы дигәндәй, каш астыннан гына тирә-якны айкап алды да иптәшен тынычландырды:
- Төкер, баҗай, ничек телисең – шулай булыр: теләсәң – сөяркә, теләсәң – “хатын” диген син дә!
Шулчак трамвай туктады һәм аның ишекләре ачылып беткәч кенә динамиктан “саф татарча” тавыш яңгырады: “Тукталышы кинотеатр “Таң”... сак булыгыз, ачыла ишекләр!” Икесенә бер хатынлы “баҗай”ларга ияреп, бик күп кеше трамвайдан чыгып китте. Вагон бушап калды. Буш салонда кондуктор пәйда булды.
- Кем керде – билет алыгыз!
Бер-ике пассажир белән талашып алгач, ул Шәмси эскәмиясе янына килеп туктады. Ләкин култык таякларына күз карашы белән барып төртелгәч, “бил -лет...”тән ерак китә алмады – тынып калды. Шәмсигә аның “исәннәре – эшсез йә депутат, картлары – йә ветеран, йә пенсионер, яшьләре – йә имгәк, йә акчасыз” дигән ачулы монологын бөтен халык өчен берүзенә йотып калырга туры килде.
Бәхәсләшүдән, бу мескен белән эт кебек өрешүдән ни файда, дип уйланды Шәмси, чыгарга әзерләнә башлап. Болай да кеше белән көне буе талашудан гаҗиздер инде бичара. Эше шул бит – билет сату. Аның да эшен күрсәтәсе, отчет бирәсе, шуның өчен хезмәт хакы аласы киләдер. Әле гаиләсе, балалары, исерек ире бардыр. Аларны ашатасы бардыр.
Ихтимал, балаларын ирсез үстерәдер... Кем белгән инде... Кем белсен!.. Тагын теге “баҗайлар” искә төште...

***
Серафимов үзе дә юк, кабере дә булмады. Аны каберле итәм дип, Харкевич тормышын әрәм итте. Сифон юк, Харя юк, тагын бик күпләр юк. Ә Шәмси бар. Менә ул... Аяклары гына өзек. Берсе – тездән, икенчесе балтырдан. Аларның өзек кисәкләре – гәүдәнең кайчандыр аерылмас өлешләре булган, кайчандыр беренче адымнарын тәпиләгән, тик торганда селкенгән, кытыклаганда кыймылдаган, барасы килгәндә йөргән, ашыкканда йөгергән, бәрелгәндә авырткан, ял итеп ятканда киерелеп-сузылып рәхәтләнә белгән өлешләре – кайдадыр Кавказ буендагы бер шәһәрчек стадионының туфрагына әйләнеп яталар. Бәлки этләр ашагандыр... Еш кына Шәмсинең төшенә эт аягы кимерүче майор Самсонов кереп теңкәгә тия... Бәлки ул өзек аяклар, мәетләр белән бергә җыештырылып, туганнар каберлегенә күмелгәндер... Аяклар юк, алар урынына таяклар гына бар. Шәмси исән. Ул әтисенең: “Ят инде, көне буе йөреп күлтиләрең маңкаламасын!” дигәләвенә дә күнде инде. Тәмәкене ул хәзер картлар кебек сузып-сузылып көйрәтеп утырмый, ә тарта. Ачуланып тарта. Пыфылдап, тирән суырып тарта... Шулай көн артыннан көн уза тора, аяксыз тормыш дәвам итә. Госпитальдән кайтканына да җиде айдан артып китте. Бу көннәрнең иге-чиге булмас кебек. Соңгы көннәрдә тагын бер авыр хис өстәлде Шәмсинең җан рухына. Һәр көнне диярлек кичке якта әллә нинди бер көч аны шул якларга, аяклар өзелеп калган сугыш кырына тарта кебек. Әйтерсең, гәүдәдән өзелеп калган шул аякларның мускул итләренә, сөякләренә, тырнакларына, кан тамырларына, тиресенә ияреп, җанның да бер өлеше аерылып, киселеп калган да, үзен барып табарга, тынычландырып китәргә чакыра. Бу хисләрдән берәр кайчан арынып булырмы – белми. Ул әлегә бер генә нәрсәне аңлады: болай яшәргә ярамый. Төшенкелеккә бирелгән саен ниндидер баткакка чума барасың, битарафлык сазлыгына үзеңне батырган саен тормыштан тагын да бизәсең, кечерәясең, югаласың, бетә барасың. Шуңа күрә нинди дә булса шөгыль табырга кирәк! Ләкин син имгәкне кем нинди эшкә алсын?! Үзеңне карамасаң, кем синең турыда кайгыртсын?! Әти белән әни җилкәсендә хурланмыйча күпме утырырга була – анысы да бар.
Шулай да, башлап карарга кирәк.
Менә шундый ният белән, вак-төяк аяк киеме төзәткәләүче берәүгә ярдәмче итеп урнаштырмаслармы дип барган иде ул хезмәт биржасына.
Госпитальдән кайтканнан бирле болай, үз алдына конкрет максат куеп, көне буе йөрергә дип шәһәргә чыкканы юк иде әле. Хәлдән таеп, күрмәгәнен күреп, ишетмәгәнен ишетеп кайтты... Сугыш бетмәгән, сугыш монда да бара икән бит әле!..
Төнлә Шәмсинең башында яңа план туды. Базар тирәсендә ничегрәк икән? Берәр эш табылмасмы?
Бу өлкәдә авторитет саналган бер яшьлек дусты бар инде барын...
Шәмси барып кергәндә, Самат үзенең “базарлы-абзарлы стихиясе”нә чыгып китәргә җыена иде.
- О, яшьти, әле дә ярый син кердең, утырып чәй эчәргә иптәшкә кеше дә юк иде, - дип каршы алды аны Самат.
“Җәлли, - дип уйлады Шәмси. Йөрәге тагын сыкрап куйды. – Шулай минем күңелне күрәм дип беләдер”. Бу җәлләүле күз карашларыннан ничек туйганын белсәләр иде! Аның белән сөйләшкәндә тавышларын махсус көр яңгыратыр өчен тырышуларына ничек ачу килгәнен белсәләр иде!
Эт куышы хәтле бер бүлмәле фатирның сыерчык оясы зурлыгындагы аш бүлмәсенә үттеләр.
Самат лыбырдый да лыбырдый – үзенең бизнесы турында кыскача мәгълүмат бирә. Ул шул “акономика”сын чәйни-чәйни чәй ясап мәтәшкән арада Шәмси стенадагы бердәнбер фоторәсемне анализлады: стройбат, повар Самат, бер кулында – зур чүмеч, икенчесендә – дуңгыз башы. Моннан нәтиҗә: анда да спекулянт булган бу, анда да аш-су тирәсендә кайнаган!
- Базарда азиатларның хөрмә-чикләвек кебек товарларын процентка сатышып карасаң гына, - диде Самат. – Бүтән нәрсә киңәш итмим?
Эт куышының икенче ягыннан, йокылы күзләрен тырнап, Саматның хатыны килеп чыкты.
Сүзгә кушылмыйча калса, Чырчу Марина булмас иде аның исем-кушаматы:
- Анда да ниндидер справкалар кирәген кирәк бугай... ну, аның кадәр сложныйлар түгел кебек хәтеремдә, - дип кушылды ул сүзгә...
Шул булды киңәшләре. Сиңа льгота, урынга түләтмиләр, диделәр. Өстәвенә, азиатлар гарип-горабаны бик җәллиләр дә икән.
Менә шул соңгы мәгълүматлары Шәмсинең башында инде пешә башлаган планнарны тар-мар китерде дә ташлады. Җәллиләрме? Шәмси җәлләү объектымы? Кәкере имгәкләрне, өйсез картларны, ятим карчыкларны, сәләмә киемле теләнче балаларны җәлләгән кебек аңа да хәер бирсеннәрме? Ул, шул мескенлек пәрәнҗәсенә төренеп, үзен җәлләүчеләр күзенә карап торырга калганмы әллә?!
Саматлардан чыкканда үпкәләвен сиздермәде, “ярар, уйлармын” диде.
Маршрутның беренче тукталышы базар булды. Базарның офисы тыштан шәп кенә күренсә дә, эчтән гел шул таракан оясы икән.
Аның: “Базарда берәр эш булмасмы икән”, - дигәненә авыз кырые белән генә көлемсерәделәр:
- Һе, - диделәр. – Шартларын беләсеңме соң базарның?
Ну, каян белсен аларны Шәмси? Ул бит сезгә базар тәртипләрен өйрәнеп ятмаган окопта.
Аны сугышта моңа өйрәтмәгәннәр.
- Нинди сугыш? – дип кызыксынган булдылар.
Нинди сугышта булып, нинди хәлдә кайтуын кыскача гына аңлатып биргәч, бухгалтериядә кешечәрәк сөйләшүче бер кеше табылды.
- Энем, - диде кеше. – Киләм дә, бер контролер-фәлән булып эшли башлыйм, дип уйлагансыңдыр инде син.
- Ә нәрсә, - диде Шәмси, гаҗәпләнүен яшермичә. – Әллә сезгә дә монда белешмәләр җыяргамы?
- У-уф, простой как ржавая копейка, - дип пырхылдады икенче өстәл янында тырнаклар буяп утыручы “себеркелеккә” бер кандидат.
- Игътибар итмә безнең бу ыбыр-шыбыр ышвабырларга, - дип, Шәмсинең колагына пышылдады Кеше, аны коридорга ияртеп чыга-чыгышлый.
Аннары, коридор очындагы тәрәз төбенә барып тәмәке кабызгач, дәвам итте:
- Ә дөресен генә әйткәндә, базар – җыен ышпан оясы ул. Мафия штабы. Исемең ничек әле? Шәмси? Шәмсетдин димәк! Менә нәрсә, Шәмсетдин энем, намуслы, йомшак кеше икәнлегең күренеп тора – базар синең өчен түгел ул.
- Нишләргә соң? Эш кирәк бит!
Исеме Госман булып чыккан кешенең тәкъдиме кызыктырырлык иде – базарның төп бинасы эчендә сәгать төзәтү пункты буш тора икән.
- Иң беренче итеп “яңа оешмалар теркәү үзәге”ндә йөреп алырга туры килер. Арып, туеп бетерсең әле. Анда сиңа эшмәкәр таныклыгы бирелер. Ә аны алыр өчен каян, нәрсәдән башларга икәнен аңлатырлар.
Сөйләшеп торган ир-атларга тырнак очы кадәр дә игътибар итмичә, теге маникюрчы кызый да тәрәз янына килеп басты һәм чалбар кесәсеннән сигарет чыгарды.
- Нәрсә, Гусман Залилович, эшкә аласыз штоли бу геройны? – бу сүзләрне Шәмсинең күзләренә карап әйтте. Дулкынланганы сизелмәде. Күзләрендә уңайсызлану дигән нәрсәнең чаткысы да, исе дә күренми.
- Сине куам, аны алам, - диде баш бухгалтер.
Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген бик яхшы белгән кызый авыз кырые белән көлемсерәде:
- Үл-лә-әм! – дип уфылдаган булды, кыланып.
Култык астыннан чыгарып бер таягы белән тондырыргамы соң әллә шул кикиморга?! Шундый көчле теләген сытып, Шәмси протез башындагы авызы ачыла башлаган ботинкасының балчыклы очына һәм шул ботинкалар калдырган пычрак эзләргә карап, уңайсызланып, гаепле кыяфәт белән коридор буйлап атлады.
Салым инспекциясе, салым полициясе, статистика идарәсе, кулланучылар хокукын яклау комитеты, лицензия комиссиясе, экология фонды, пенсия фонды, мәҗбүри медицина страхованиесы фонды, социаль страхование фонды, юл фонды, мәгариф фонды, эш белән тәэмин итү үзәге, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү фонды – сәгать төзәтүче “тәхетенә утырыр өчен” Госман Җәлилович биргән шул исемлекне озак карап торды Шәмси, урамга чыккач. Әйе, эшләргә теләүчеләрне саварга, таларга теләүчеләр чираты зур икән шул! Боларның барысын да йөреп, ерып чыгып булырмы соң? Аларның һәрберсендә күпме рухи имгәк, күпме әхлакый бандит утыра бит әле! Барысы да үзенә ихтирам таләп итә.
Барысы белән дә баш иеп сөйләшергә кирәк! Берсе дә бер тиенлек шул кәгазь кисәген тиз генә язып бирмәячәк! Әллә нинди сораулар биреп тинтерәтәчәк! Үзенең алыштыргысызлыгын күрсәтеп аптыратып бетерәчәк.
Нишләргә? Әллә соң кадалып китсеннәрме? Үзләренә булсынмы таныклыклары! Үзләре ашасыннармы белешмәләрен! Бәдрәфләренә чәчәк итеп элсеннәр сәнә кәгазьләрен!
Бюрократиягә шундый теләкләр тели-тели Шәмси базар офисыннан чыкты. Кайтып китәргәме? Барыргамы? Горур гарип булып калыргамы? Горурлыгыңны кесәгә салып торыргамы?
- Бар, энем, бар, - дигән сүзләргә артына борылып карады Шәмси. Офис ишеге төбенә Госман Җәлилович чыккан икән. – Оялма, тиешлесен сора! Курыкма, үзең кеше булып калсаң, кантур күселәре генә горурлыгыңны таптый алмас.
Шикләр, икеләнүләр шунда ук юкка чыкты. Нәзек бармаклы ир-атны күрсә, җирәнә торган гадәте бар иде Шәмсинең. Ләкин ни гаҗәп: күзлеге аша да нурлы иттереп карый торган бу кешенең нәзек бармаклары, киресенчә, аның кешелеклеге, шәфкатьлелеге, итагатьлелеге турында, чит кешенең хәленә керә белүе турында, мохтаҗ кешеләргә карата кыланусыз миһербанлы булуы турында сөйлиләр кебек тоелды Шәмсигә...
- Бар, энем, бар!
Китте Шәмси.
Трамвайдан төшеп, маңгаена КУПАЧИиСРИ дигән серле аббревиатура язылган ике катлы бинаны тиз тапты ул. Шуның беренче катында яңа оешмаларны теркәү үзәге булыр, дип аңлатканнар иде. Керде. Караңгы коридор буйлап капшанып барганда ике тапкыр кешеләргә, өч тапкыр стенага сөяп куелган ниндидер планшетларга бәрелсә бәрелде, әмма кирәкле ишекне тапты.
Шакыды.
Тынлык.
Катырак шакыды... Тагын...
“Керегез!” дә юк, “Кем бар?” да ишетелми.
Ишеккә төртте. Ачылмый. Бикле ахырысы... Нәрсә булды инде бу? Төшке ял вакыты дисәң, иртәрәк бугай...
- Әй, абзый, китебрәк тор әле!
Артында яңгыраган бу тавышка, үзенә әйтәләр дип белмәсә дә, борылып карады Шәмси.
Икенче каттан төшә торган баскыч янында бер шәүлә чалынды. Якынайгач, аның кулында савыт-саба өеме күренде. Коридорның теге башыннан тонык кына сирпелгән яктылык нурында Шәүлә, әллә ничәгә бөгелә-сыгыла, бер кулына тәлинкәләр тоткан килеш, икенчесе белән кесәсеннән, шалтыр-шолтыр китереп, ачкычлар бәйләме чыгарды. Цирк артисты диярсең, гәүдәсен сигезгә бөтереп, шул ачкычларын бер кулы белән мәш китерүе аның бу өлкәдәге зур тәҗрибәсенең дәлиле иде. Шәмси читкәрәк тайпылды. Аңа кирәкле ишекнең хуҗасы булып чыккан Шәүлә, килеп җиткән уңайга, ачкычын йозак тишегенә китереп тә тыкты, борып та җибәрде. Ишек ачылгач, коридор бераз яктырып китте. Шәүлә пеләш башлы яшь кенә егет булып чыкты.
- Гафу итегез, Сез монда эшли... – Шәмсинең шул соравы тәмамланганчы ук җавап яңгырады:
- Монда. Ләкин бүген прием тәмам.
- Алайса, әйтегез генә, эшмәкәр таныклыгы алыр өчен нинди доку...
- Әнә стена! Исемлек – шунда! Үрнәкләре дә бар.
Шәүлә башка мәгълүмат бирмәде, шуңа күрә Шәмси стенаны өйрәнеп карарга булды.
Бая, кергәндә, бәрелеп киткән кешеләрнең берсе стенага текәлеп нәрсә булса да күрергә тырышып азаплана икән – шул кычкырып эндәште:
- Монда ул, якташ!
Шәмси аның янына барып басты. Коридорның бу башында водород перекисе һәм чәч буйый торган тагын әллә нинди реактивлар исе аңкып тора. Иң кырый ишектә – күрсәткеч:
“Дамалар залы”. Башын бик югары күтәреп караган кеше генә өстәрәк тагын бер язу күрә алыр иде. Анысында, өч юлга бүленеп, бер сүз язылган: “Чәчт – арашх – ана”. Ләкин Шәмси аны күрмәде – танкистларның буе озын булмый. Ул, “якташ”ка кушылып, исемлекне укырга азапланды, “яңа оешмалар регистрация узеге”ның эш режимын язып алырга карар итте.
Эшмәкәр таныклыгы алыр өчен таләпләр исемлеген күргәч, Шәмси тагын сугыш кырына эләкте. Аяк күлтиләре сызланып куйгандай булды. Чынлап та, үз йортыңдагы кәгазь кортларына каршы сугыш алып бару тегендәге ачык фронт белән чагыштырганда авыррак икән. Башта хаким исеменә гариза язасы, аннары шәһәрдә ничә бюрократик оешма һәм учреждение бар – шуларның барысыннан ул гаризага “виза” куйдырып чыгасы, иң соңыннан гаризаны баш бюрократның канцеляриясенә илтеп бирәсе икән!
- Имзаларны җыю, мөгаен, бер-ике атнага сузылыр, - дип фаразлады Якташ. – Аннары “Хуҗа” күпме көттерер бит әле...
Аныңча, хәзер бу турыда эч пошырып торырга түгел, ә киләчәк бизнес өчен бер “ярты”ның башына җитәргә кирәк...
Бер яртының башына җитү генә әз булган күрәсең – сәләмә киемле сукбайларның ял итеп чыгу урынына әйләнгән хәерче совет ашханәсендә, ике көн элек үк бозылган чөгендер салаты капкалый-капкалый, тагын бер “кызыл”ның “кирәге бирелгән”. Күпме утырылгандыр шул “туклану ноктасы”нда – билгесез. Сасыган салат микробларының бу сыйнфый булмаган бәрелешне кыздыра төшүе генә мәгълүм. Ашханәдәге “кич утыру” елый-елый җырланган җыр белән милиция бүлегендә тәмамланган:
“В Моздок я больше не ездок, Ты всем скажи о том, браток!”..
Милиционер егетләр кеше булып чыккан – “бу имгәктән нәрсә аласың инде” дип, айныткычка илтеп торырга иренгәннәр дә, кесәсендәге таныклыгыннан адресын эзләп тапканнар.
Әтисе дә, улының бик сирәк “капкалавын” истә тотып, ачуланмаган, сүгенмәгән, башын ташка ормаган, улының костюмын салдырган да кертеп яткырган.
Дүрт йөз утыз өченче көн шулай узган.

***
Бик тырышса да, кичә ничек өйгә кайтып җиткәне Шәмсинең исенә төшмәде. Якташ белән утырган ашханә... истә.. Исерек бомж марҗа... истә. Аның башта үзен “икәүләшеп сынап карарга тәкъдим итүе”, ә аннары култык таякларын урлап китәргә маташуы... томанлы гына булса да хәтердә... Туктале, милиция дә булды түгелме соң?! Берәрсе белән сугышылмагандыр ич... Юк шикелле. Кыйналган, тырналган, ертылган урыннар күренми кебек үзе. Баш чатный чатнавын, тик куллар сынмаган шикелле, аяклар да...
Их-хи-хи, аяклар!.. Аяклардан калган калдыклар!.. Аларга ялганган протезлар...
Ичмасам, сызламасыннар иде моның кадәр!..
Киенде Шәмси. Урамга чыкты.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Сугыштан Соң - 2
  • Части
  • Сугыштан Соң - 1
    Общее количество слов 4413
    Общее количество уникальных слов составляет 2339
    34.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Сугыштан Соң - 2
    Общее количество слов 3942
    Общее количество уникальных слов составляет 2074
    35.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов