Latin

Сөекле “Ак Барс”

Общее количество слов 482
Общее количество уникальных слов составляет 354
47.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Казан халкының, дөресрәге, Казандагы хатын-кыз затының “Ак барс” кәшәкәчеләренә хәйран калып гашыйк икәнлеге һичкемгә сер түгел. Алар әле кайчан буласы уеннарга да алдан ук билетлар юнәтеп куялар һәм, бөтен тамаша урыннарын үзләренең хушбуй исләре белән аңкытып, уй-сулларны тәмам тутырып утыралар. Безгә, кәшәкә сугуларны карарга килгән ир-ат халкына, көн дә калмый, җай да юк. Ханымнар һәм кызлар оҗмах рәхәтлекләренә кереп чумалар. Һәр кәшәкәченең исемен, фамилиясен, биографиясен, хәл-әхвәлен һәм исәнлек-саулыкларын белеп, алдан ук белешеп куялар, белеп торалар. Әгәр дә алар хакында сүз чыкса, канга батышып, йөзләрен тырнашыр сыйфатка кереп бәхәсләшү дәрәҗәсенә җитәләр.
Үзегез беләсез, без, ир-ат халкы, элекләрне моңа юк нәрсә дип кенә карый идек. Имеш, хатын-кыз кавеме чүпрәк ишегә кызыгучан инде ул, нигә исең киткән!
Дөресе шул, минем ул спорт уеннары ише нәмәрсәләргә хәйран иткәнем булмады. Әмма бер таныш гәҗитче иптәш, шалтыратып, бушка бер билеты барлыгы белән кызыктырып күндерде шул:
— Минем,— диде ул, бик үтенечле тавыш белән,— кичекмәстән китәсем бар! Командировка инде, командировка! Ваклап сорама. Кирәк, бетте китте! Ә бүген “Ак барс” уйный. “Салават” белән. Барып, уеннарын карап, иртәгә безнең гәҗиткә берәр мәкалә әмәлләп илт әле! Үтенеп сорыйм, каләмең бар!
— Минем спрот буенча язганым юк!— дип акланып карадым, килешмәде:
— Язганың булмаса, менә, беренчесе, башларсың!
— Мин әзер түгел!
— Аның ние бар, өстеңә берәр бишмәт элдер дә йөгер. Чатта очрашырбыз. Билетнымны биреп калдырам. Алгы рәттән, журналистлар өчен махсус урыннар.
— Ни, мин бит бер генә кәшәкәчәне дә белмим,— дип тагын да киреләнеп карыйм.— Күргәнем дә юк. Әзерлексез мин, беләсең!
— Кешегә әйтмә, адәм көләр!— ди бу.
Бүтән әйтер сүз калмады. Килешеп, билетын алып калып, уен карарга барып җитсәм, ни күрим, кеше өстендә кеше, үтеп кергесез.
— Артык билетыгыз юкмы?
— Юк!— дип карыйм. Әмма хатын-кыз уң һәм сулымнан камап ала. Аларны үтеп, спорт сараена көч-хәл белән үтеп кереп, үз урыныма утырам. Халык шау-шу килә. Уенчылар ашыкмый гына алка куалар...
Һәм менә уен бераз кыза башлады. Кәшәкәчеләр төртешкәләп тә алдылар һәм, “Ак барс” капкасы янында мәхшәр булып, буталыш җанны тетрәтеп куйды. Ходай саклады. Һәм уен китте-китте...
— Сыер, кая карыйсың, ку!— дип кычкырды артымдагы бер ханым.
— Сарык! Нишлисең! Әйдә!— диде икенчесе.
— Дуңгыз!.. Кәҗә!.. Селәгәй!.. Пешмәгән!.. Ишәк!.. Чучка!..
Тамашачы ханымнар, туташлар, гомумән алганда, хатын-кыз инде, туйганчы зәһәрләнде, сызгырды, сүгенде. Боз өстендә гүяки һәртөрле хайваннар, ягъни сыер һәм сарыклар, дуңгыз һәм ишәкләр кәшәкә сугадыр кебек күземә күренә башладылар.
Уен безнең “Ак барс” файдасына тәмамланды. Икенче көнне мәкалә язып, дустымның эшләгән гәҗитенә илтеп биргән идем:
— Менә нинди шедевр, менә шушындый язмалар җитми иде, афәрин!— дип күтәреп алдылар һәм үземне сөекле “Ак барс” кәшәкәчеләре хакында даими язачак спорт комментаторы итеп эшкә чакырдылар.
Ризалашырга туры килде, әмма спорт сараена түгел, мал-туар абзарына барып керермен дип, бераз шикләнеп булса да уйлап карарга һәм җавабымны соңрак бирергә рөхсәтләрен сорадым. Әмма уеннары иртәгә үк икән. Нишлим, киттем инде. Күрдем. Яздым.
Менә инде унбишенче тапкыр спорт сараена дип юнәләм дә, әмма, анда килеп керүгә, ул мәһабәт бина хайваннар сараена, ягъни абзарга әверелеп калыр сыман. Сөекле “Ак барс” хакында болай уйлау минем кебек юк-бар кешегә килешеп бетми инде, гафу итсеннәр!
01.10.2000.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.