Latin

Соңлау - 1

Общее количество слов 4685
Общее количество уникальных слов составляет 2332
36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәят)
Сүз башы
Тарих укытучысы Фидаир Вафин күптән инде туган як тарихын өйрәнү белән мавыга. Табышлары-ачышлары шактый инде аның. Байкый мәктәбе музеенда булганда ул бер алтын акчага игътибар итте. Тәңкә тишекле иде. Димәк, ул гади акча сыйфатында кулдан-кулга йөремәгән, ә кемнеңдер кадәрле әйбере булган. Ядкарь 1767 елда сугылган борынгы әйбер булып чыкты, язулары төрекчә, Ыстамбул дигән сүзе дә бар. Тик, алтын тәңкәнең сере моның белән генә бетмәде әле, җентекләп карый торгач, Фидаир шуңа игътибар итте: гадәттә акчаларның кырые сырлы яки шома була, ә монарда нәрсәдер язылган. Һәм, гаҗәп, һич тә төрек язуы түгел, ә гарәп имлясы. Ярый Фидаирның лупасы бар, шуның аша карый торгач, мәктүб, нык кына таушалуына да карамастан, танырлык булып чыкты. “Син мине онытма Фирүзә,”- дигән сүзләр язылган иде экспонатта. Шулай итеп, ике телдә язу нәкышьләнгән бик кызыклы табылдык булып чыкты бу.
Төрле уйларга бирелеп торганда Фидаирның башына “келт” итеп тагын бер фикер килде. Гарәп язмасында өтер кулланылмый, шулай булгач, бу язуны ничек аңларга соң? әгәр “Син мине онытма, Фирүзә,”- дип укысак, бу юллау Фирүзә исемле кызга багышланган булып чыга, ә инде “Син мине онытма. Фирүзә,”- дип фараз кылсак, монысын инде Фирүзәнең сөйгән егетенә теләк юллавы дип аңларга туры килә. Менә гаҗәп. Ничек кенә булмасын, әгәр бу акчаны хуҗасы авыр мәлләрдә һәм гомере буе саклаган икән, димәк, Фирүзә белән әлегә исеме билгесез яшь кеше гади инсаннардан түгел, ә асыл затлардан булырга тиеш. Менә бит, гади мәктәп музеенда ниндиерәк әйберләр ята!
- Бу акчаны сез кайдан алдыгыз, кем биргән иде? - дип сорады Вафин музей җитәкчесеннән.
- Мөкаддисә әби биргән иде. Чулпысыннан алгандыр.
- Юк, бу чулпыдан яки калфактан алынган нәрсәгә ошамаган. Ә ул әби әле исәнме соң?
- Исән әле, яшәп ята.
Фидаир, зур дулкынлану кичереп, Мөкаддисә яби янына юнәлде. Кортка алай бик нык бирешмәгән, эзтабарның бәхетенә каршы, камил акылда иде. Дөрес, башта ул көтмәгәндә-чакырмаганда килеп кергән кешегә шикләнебрәк карады, ләкин, сөйләшә торгач, ачылып китте һәм белгәнен хикәяләп бирде.
- Мин бик дөресен белмим инде ул, - дип башлады сүзен акыллы әбекәй. – Ул тәңкә миңа әниемнән калган иде, аңа әнисеме, әтисеме биргән. Кыскасы, унтугызынчы гасыр урталарында бер бик укымышлы, дәрәҗәле адәм Казан тарафларыннан килеп чыккан. Юлда авырып китә һәм безнең авылга җиткәч вафат булып куя. Авылның мулласы Низаметдин Фәйзулла улы җеназа укый, шулай мосафирны соңгы юлга озаталар.
Белмим, бу кешенең әйберләрен кабер казучылар бүлешеп алды микән, анысын төгәл әйтә алмыйм, ләкин безнең нәселдән Минзалетдин бабабыз шушы алтын тәңкәне шуннан алып кайта. Минзалетдин безнең ничәнче буын ата-бабабыз була торгандыр, анысын белүче юк, тик исеме онытылмаган. Безнең өчен алтын акча дөнья бәясе булгач, шуңа бәйле без аны хәтерлибез инде.
- Мөкаддисә әби, ул кешене кайсы җирдә җирләделәр икән, әти-әниегез шул хакта сөйләнмәдеме. Бәлки, кабер эзе әле дә бардыр.
- Нишләп булмасын, зыяраты әнә теге урман авызында. Рәшәткәсе, ташы да булырга тиеш. Ташында ниндидер язуы да бар иде, хәзер нинди хәлдәдер, күптән барганым юк бит инде, аякларның рәте булмагач...
Карчык хәзер инде озаклап сәламәтлеге юклыкка зарлана башлады. Фидаир аны кызу табада утырган шикелле тыңлады. Мондый хәбәре өчен кортканы берчә кысып кочасы, берчә чыгып качасы килде. Качасы дип, тизрәк кабер янына йөгерәсе килүдән инде.
Мөкаддисә ялгышмаган, кабер ташы, кырынаеп, үлән арасыннан чак күренеп торса да, бар иде. Тырыша торгач, егет аның язуын да укый алды: “Исмәгыйль бине Габдрахман”- дип уелган иде анда. Кем бу, нинди кеше, кайдан килгән? Фидаир ныклап эзләнүгә кереште һәм...
Һәм менә шушы кыйсса барлыкка килде.

Кәртә таш
Габдрахманга сигез яшьлек улын ерак җиргә япа-ялгызын озатуы җиңел булмады. Әллә кайтып җитәлә, әллә юк. Аның заманы нинди бит: урмандагы ерткыч-җанвардан адәм затлары кансызрак. Адашып әллә кай тарафка барып чыгуы да ихтимал, елга-суда батып үлүе дә бар. Ачлыгын, ераклыгын искә төшерәсе дә килми. Кыскасы, исәп белән чамалаганда, малайның кайтып җитәренә бер өмет тә юк. Ә менә күңел аек акыл хисабын санга сукмаска итенә, чөнки ул өметтә, ул ышануда. Аннан башка нишләмәк кирәк. Шушы, сукыр ышану булмаса, кем үз улын хәвефле юлга озатыр иде икән соң.
- Улым, берүк ашыкма, һәр адымыңны үлчәп бас. Авылларга керергә, кеше күзенә чалынырга тырышма. Хәзер, безнең көч-куәт сүнеп барганда, тәкъдир безнең башка үзенең кара көннәрен ябырылдырганда “син кем” дип сораучылар күп булыр, урыс отрядларына тотып бирергә дә күп сорамаслар. Аларга ярамсыкланып, үз именлекләрен кайгыртучы кабәхәтләр табылмас дисеңме.
Атасының шулай дип озатуыннан соң Исмәгыйль инде сигезенче көнен атлый. Кыш башы, салкыннар көчәя, дөньяны кар катламы басты, ашарга шул туң миләш кебек нәрсә генә калды. Беренче көннәрдә шактый тиз барды ул, үзәннәрдә, тау араларындагы тарлавыкларда эреле-ваклы елгалар туңып өлгергәнлектән, алар авырлык тудырмады. Сукмаклар да очрап торды, алар малайның юлын шактый җиңеләйтте. Шулай да ансат түгел, бер тау сыртына менеп төшүгә алда икенчесе калкып чыга.“Туктаусыз тау тезмәләрен узгач, берникадәр тигезрәк җирдән барганнан соң, Ирәндек тавын күрерсең. Ул аерымланып, башкалардан өстен торыр,”- дип өйрәткән иде әтисе. Шулай да тау илендә тау эзләп йөрүе сигез яшьлек малай өчен ифрат кыен вә өметсез эш икән.
Берзаман Исмәгыйль тәмам арыды, хәле калмады, инде башы да исәнкери башлады бугай: юнәлешне югалтып адашып куйды. Ләкин, атлавыннан туктамады, хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр, атлаган кеше ахыр чиктә берәр авылга барып чыгарга мөмкин, ә туң аланда тукталган бәндә бары тик туңып үләргә генә мөмкин. Шулай, көянтә кебек алга бөгелеп бара торгач, кинәт малай кеше эзенә тап булды. Тик, алар бәләкәй иде шул, Исмәгыйль эз янына кат-кат басып карагач шуны аңлады: ул, адашып йөреп, бер узган урынга яңадан урап килеп чыккан икән. Ләкин, бәла монда гына түгел иде: малай эзе белән янәш бүре эзе ярылып ята, димәк, ерткыч аның артыннан килә. Ерткыч кына түгел, фаҗигале үлем үзе эзәрли иде аны. Бу “ачышлардан” соң малай тәмам аңсыз вә хәлсез калып, йомылып барган күзләрен чак ачып артка, килгән ягына карады. Әмма эзгә төшкән бүрене күрер өчен үткен күзләр кирәкми иде инде, ерткыч якынаеп килә иде. Ул якыная, ә бала кулында нәзек кенә таяк. Шулай да, көрәшсез үлем юк, Исмәгыйль бар көчен туплап, бүре белән алышка әзерләнде. Анысы озак көттермәде, килеп җитте дә, дүрт-биш адым калгач туктап, канлы кызыл күзләре белән малайга текәлде. Корбанының көчсез һәм куркыныч түгеллегенә инангач, хәлиткеч сикерүгә әзерләнеп чак кына чүгә бирде, барлык сеңерләрен киерде. Ләкин ерткыч тәне языла алмый калды, һаваны ярып сызгырганга охшаган кыска гына тавыш ишетелеп узды. Юк, моны малай ишетмәде, ул андый халәттә түгел иде, бары тик бүренең генә сизгер колаклары сизде, тик соң иде инде – тимер очлы ук аның муенына тиеп, кан тамырын өзеп үткән иде.
Бүре карга тәгәрәп, бәргәләнеп җан бирергә кереште. Шуны гына көткәндәй, һушын югалткан малай да җиргә ауды.
Исмәгыйльне Ходай тәкъдире белән үлемнән коткаручылар Муйнак Сөләймәнов төркеменнән Ишбулды белән Каһарман иде. Бу вакытта Көнъяк уралда, шул исәптән Ирәндек якларында тегеләй дә болай йөреп ятучылар болар гына түгел иде. Мондый йомышчылар тирә-якта карательләр отряды юкмы, дип, көтелмәгән һөҗүм булмасын өчен күзәтү дә алып бара, халыкның хәлен дә белешә: тормышлары түзәрлекме, уй-фигыльләре ничек – баш күтәрүчеләргә ярдәм итәргә теләкләре бармы, әллә патшага баш иеп яшәп имин калуны хуп күрәләрме+ якын тирәдә яу хәрәкәтләре алып бару өчен юллар-сукмаклар яраклы хәлдәме, - барысын да белешеп, шундыйрак бик күп йөкләмәләрне үтәп йөри иде алар.
Ишбулды белән Каһарман табылдык малай белән нишләргә дип аз гына киңәшеп алдылар.
- Бу бала туңмаган бит. Күрәсең, бүредән куркып кына һуштан язды. Берәр авылга илтеп куярга туры килер, - диде Ишбулды.
- Юк, - дип килешмәде Каһарман. – Бу берәр староста яки йөз башы угылы булырга тиеш. Бәләкәй малай тиктомалдан япа-ялгызы Урал тауларын иңләп йөремәс, димәк, әтисе үлгән яки әсирлеккә эләккән. Әгәр моны, син әйткәнчә, берәр авылда калдырсак, карательләр кулына эләгүе бар. Яхшатланып, башырышып йөрүче кабәхәтләр азмыни.
- Синең сүзең дөрес, - дип ризалашты Ишбулды. – Бәладән башаяк. Алайса, Кәртә ташка алып барыйк. Шуннан да кулайрак урын булмас.
Исмәгыйль Кәртә таш эчендә генә аңына килде. Азрак ашап-эчеп хәл җыйгач, ул күзгә күренеп тернәкләнә башлады, аягына басты. Шунда инде коткаручылар малайдан җентекләп һәм кат-кат сорау ала башладылар. Бала, бу кешеләрнең үзенә карата хәерхаһ булуларын күреп, һич тартынып тормады, башыннан кичкәннәрне сөйләп чыкты. Батырларның карательләр тарафыннан кулга алынуын, шуннан соң әтисе белән хушлашырга туры килүен, әтисенең үгет-киңәшләр белән фатиха биреп озатып җибәрүен бәйнә-бәйнә тәфсилләп бирде.
- Габдрахман турында мин, үзен күрергә насыйп булмаса да, ишеткәнем бар иде. Бик яхшы имләүче диләр. Син, алайса, аның угылы булып чыктың инде. Бик мәслихәт. Исән калуың яхшы булган, - дип, үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды Каһарман.
- Чыннан да, ярый әле бирегә алып килдек, монда хәзергә алай-болай хәтәр сизелми, малайга ял итеп көч тупларга мөмкин. Ә аннары нишләрбез, син ничек уйлыйсың, Каһарман? - дип эндәште аңа юлдашы. Тегесе уйланып кына җавап кайтарды.
- Исән авылыннан кордаш Котлыгилде казах ягына китмәкче булып йөри, шикелле. Шуңа ияртеп җибәрүебез һәммәбез өчен дә кулай булыр иде кебек.
Дусты белән Ишбулды да килеште. Һәм алар, дөнья хәлен белеп булмый, уйлаганны башкаруың яхшы, дигән фикерне үтәп, иртәгәсен үк мәрхәмәтле Кәртә ташны калдырып китәргә булдылар.
Кәртә таш дигәннән, зирәк акыллы һәм откыр Исмәгыйль өлкәннәрдән бу хакта сорашып та өлгергән иде инде. Түгәрәкләнеп корылган таш дивар икән ул, эчке мәйданы бер дисәтинә булыр. Элек башкортлар кыргый атлар – тарпаннарны шунда куып кертеп тота торган булганнар, аннары кулга ияләштергәннәр. Хәзер инде тарпаннар юк, комсыз урыслар соңгысына кадәр атып үтергәннәр, ләкин Кәртә таш моңа карап кирәксезгә әйләнмәгән. Болгавыр заманнарда Ирәндек тавы башында урнашкан шушы җирдә каравыл-күзәтче тора, ул, Яик елгасы артларыннан баскынчылар явы күренә калса, шундук каен туезыннан учак токандыра салып, башка тау түбәләрендә кизү торучыларга хәбәр иткән. Шулай итеп дошман явы турында бар авыллар да вакытында искәртелгән. Башка чакта да зур эшләрне хәл итү өчен халык бирегә киңәшмәгә җыелган, барымтага чабу өчен дә ир-егетләр башта шушында тупланган, көч җыйган. Менә әле дә, ике ир һәм малай бирегә килгәч, таш астыннан ризык запасы таптылар.
Акыллы кешеләрнең шөбһәләнүе, ашыгуы бик дөрес булды. Исән авылыннан Котлыгилде һәм тагын да берничә кеше Исмәгыйльне ияртеп Кытай тарафларына чыгып киткәндә Тимашев җитәкчелегендәге каратель отряды бу төбәккә якынлашып килә иде.

Кытай һәм Тибет
Еракларга гына күренә микән
Ирәндеккәй тавының ак ташы,
Ирәндеккәй тавының ак ташы?
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы,
Ир-егеткәй белән ат башы.
Таулы, әмма шыр ялангач, соры балчыклы иксез-чиксез ят дөньяда бу җыр сәер яңгырый. Чөнки Ирәндекне монда белүче дә юк, ул моннан бик күп мең чакрымнар еракта, туып үскән газиз җирдә калды. Биредә колакка ягымлы, йөрәкне иркәләүче йомшак, татлы сүзләр Ирәндек, Ирәмәл, Юрүзәннәр юк. Монда тауларның да, елгаларның да исемнәре чынаяк ватылган тавыштай ят, тупас, моңсыз ишетелә иде.
Ә җыр агыла. Аның моңы йөрәкләрне телгәли. Туктале, кем соң ул үз илен сагынып шулай зар түгүче, нинди мосафир туган җиркәйләреннән рәхимсез аерылган да, шушы, үзе өчен ят илләрдә бер кадерсез килмешәк көненә калуыннан, япа-ялгызлыктан бәгырьләре сыкрап өзелүдән моңая-моңая җыру суза. Шулай үз хәлен җиңеләйтәме, тузан бөртеге кадәр булса да сихәт табамы, авыр хәсрәтеннән кечтеки генә булса да күңеле юанамы?
Күренми шул моннан Ирәндек, күренми. Биредә якты каен, ялбыр юкә, моңсыл таллар, горур имән, мәһабәт карагайлар юк. Берсе дә юк. Бары тик ялангач бушлык һәм бер офыктан икенчесенә кадәр сузылган бетмәс-төкәнмәс таулар. Әгәр әнә теге офык читенә барып җитеп яңадан дөнья киңлекләренә караш ташласаң, янә дә бер офыктан икенчесенә тоташкан шул ук, яисә шундый ук тауларны күрәсең. Бу таулар, Урал кебек, кешегә ризык та, кием дә, сыеныр өчен куыш та бирми, бу таулар бары тик салкынлыгы, бушлыгы һәм чиксезлеге белән кешене үтерә генә. Шуңа да биредә яшәүчеләр бик аз, шуңа да биредә атна буе барсаң да адәм заты очратмавың мөмкин.
Туктале, чыннан да, кем соң бу? Аны тану өчен әллә ни игътибар да кирәкми икән: шул ук йөз чалымнары, шул ук күзләр, шул ук атлау. Тик, ул инде малай түгел, ә егеткә әйләнгән ләса. Әйе, бу Исмәгыйль иде. Ләкин элекке сигез яшьлек малай бу күрүебездә унсигез яшьлек егет кыяфәтендә иде инде һәм без аны кайдадыр еракта, кыйтга читендәге Тибет тауларында күрәбез.
Шушы еллар эчендә Исмәгыйль күпне күрде, күпне кичерде. Котлыгилде белән бергә чамасыз тоелган кыенлыклардан соң, алар бер кытай сәүдәгәренә хезмәтче булып ялланды. Монголлар, уйгырлар арасында да сату итеп йөрергә туры килде аларга. Шуңа да Исмәгыйль хәзер кытай, монгол телләрен дә белә. Бер үк вакытта ул, мөмкин булганы кадәр, халык медицинасын да өйрәнде. Әтисеннән күреп шифалы үләннәрне танырга, алардан дарулар ясарга азрак белә иде инде, шул белемен ул биредә бик нык арттырды, чөнки хәзер ул бу эш белән җитди шөгыльләнә иде, аннары биредә Уралда булмаган, безнең як өчен ят үсемлекләр дә бар. Кытай – ул тирән гыйлемле им-томчылар иле, тик аларның серләре җиде йозакка бикләнгән, үзләре сер чишәргә теләмәсәләр бары тик ифрат зиһенле, күзәтүчән кеше генә акрынлап һәм азлап кына берникадәр белем туплый ала.
Котлыгилде туган җирен нык сагына иде. Аңа карап микән, Исмәгыйль дә еш кына хәсрәткә бирелде, әтисен дә күрәсе килә, бәлки, ул исәндер. Шулай бер елны сагышларына түзәлми кайтырга да уйлаганнар иде, ләкин, әби патша әмере буенча, Кытайдан Рәсәйгә өч елга бер генә мәртәбә кәраван чыга икән. Ә аннары Котлыгилде каты авырып, вафат булып куйды. Инде ялгыз калган егет өчен дүрт як кыйбла. Ныклап уйлаганнан соң, Исмәгыйль Рәсәйгә Фарсы иле аша кайтасы булды. Бу юл урау, моның өчен, Кытайдан тыш, Тибет, Һиндостан аша үтәсе була. Ләкин болары егетне куркытмады, киресенчә, төрле илләр, төрле халыклар күреп каласы килде, ә иң мөһиме, “юл ыңгаенда” халык медицинасын өйрәнү теләге аны ерак сәфәргә чыгарга әйдәде. Төрле халыкта төрле ысуллар бар бит, күбрәк беләсе иде. Югыйсә, әнә, Котлыгилде агасы үлде дә куйды, ә Исмәгыйль берни эшли алмады.
Шундый уйлар белән чыккан иде юлга Исмәгыйль, ә менә хәзер үкенә башлады. Терсәк якын да соң... Күп көнлек юл арытты, ачлык хәлне алды, вакыт-вакыт күзаллары томалана, баш әйләнә башлый, хәл юк. Менә шулай, барган җирдән бөгелеп кенә китеп җиргә баш белән кадаласы иде дә, берни уйламый, берни сизми мәңгегә катып каласы иде.
Сәер. Яшь кенә егет шушы халәтне үз гомерендә икенчеләй кичерә. Сәер. Гүя дөньяда бер син бар да, алдыңда беркайчан да бетми торган юл бар. Дөнья куласа, диләр, дөрестер, ахры, Исмәгыйль үз гомерендә икенче тапкыр япа-ялгыз, икенче тапкыр чиксез киңлектә берүзе. Ләкин бу хакта уйламый, ул инде уйлау сәләтеннән дә язган шикелле, бары тик аяклары гына атлавын дәвам итә. Алары да инде хуҗасына буйсынмый, шулай бермәлне кинәт тартышып катып калганчы барачаклар алар. Тик, егетнең күзләре һаман исән, мәгънәсез карашы белән алар әледән-әле этенә карап ала.
Каратау исемле ул. Урал тауларының биек сырты исемен этенә кушамат итеп алганда, бу сүз туган якларын исенә төшереп торыр дип уйлаган иде Исмәгыйль. Акыллы эт булды. Биш ел буена ул хайван гына түгел, ә дус һәм ярдәмче булып йөрде дияргә кирәк. Хәзер менә арык юлчы үзе кебек үк ярым үле, әлсерәгәнлектән юка телен салындырган мәхлүк көчегенә карый. Дустым һәм ярдәмчем дип карамый, башка төрле карый.
Таулар илен яңгыратып җырлау күптән онытылган. Кая ул җырлау, хәлсез үпкә гыжылдап кына тын суыра, ләкин һава җитми, кешене хәлсезлек, йокымсырау, миңрәүлек баса. Тиздән ул һушын җуеп авачак, аннары инде һавада бөтерелгән козгыннар, җирдә сөйрәлгән хәшәрәтләр егетнең ябык тәнен өзгәли башлаячак – җаны чыкканны да көтмәячәкләр. Ә нишләргә? Сүнеп барган зиһендә шундый уй кыбырдап ала. Нишләргә? Тукталса башкача кузгала алмаячак, шунда оеп китәчәк. Атлавын дәвам итсә, барыбер бер авып китәчәк. Тәгәрәп үләчәк. Монысына күп калмады, шикелле. Кайда ул җирдә сөйрәлүче хәшәрәтләр, еланнар, кәлтәләр, тычканнар. Бушлык дигәч тә дөнья бөтенләй үк буш булмый ләса, кайда соң алар? Нигә соң тотып ашарлык берни күренми? Үзенең күзе тонганмы, әллә чыннан да Ходай соңгы ризыктан мәхрүм итеп җанын алмакчымы? Юк, бер генә нәрсә дә юк. Бер тамчы су, бер чикерткә-корт күрермен димә. Тик тугры дусты һәм ярдәмчесе бар. Ул Исмәгыйль белән янәшә сөйрәлә. Ул адәм белән бергә үләргә дә мөмкин. Маэмай үзенең эт акылы белән булса да аңлый бит: шул арада бер-бер чарасын тапмасалар, чыннан да, хуҗасы да, аның белән бергә ул да җан тәслим кылырга мөмкиннәр. Ләкин хайван Исмәгыйльне ташлап китми, соңгы сулышка кадәр ул бергә булачак, бергә атлаячак.
Ә менә кешенең уе башка, кеше яшәргә тели. Ул бит әле гыйлем алырга ниятләгән иде. Ул бит әле туган җиренә кайтып, әтисе һәм аның иптәшләренең язмышларын белергә теләгән иде. Ул бит әле, кайчандыр соңыннан, бәлки, картайгачтыр, вафат булганнан соң җәсаденең туган туфракка җирләнәсен теләгән иде. Теләкләр күп, теләкләр олы. Ә аларны тормышка ашыру өчен исән калу юлы бер генә. Исмәгыйль тагы да этенә карый һәм карашы маэмайның риясыз күзләренә тап булып, сүнеп барган аңы сискәнеп китә. Юк, беткән баш беткән инде, монысы ачык, шулай булгач, кан коеп ни өчен үз башыма гөнаһ алырга соң? - дип сорау бирә ул. Әмма акылымы, инстинктмы, нәрсәдер шундук каршы төшә. Әле барысы да бетмәгән, бөтенләй үк өмет өзелмәгән, - ди ул. – Нәрсә, эт кызганыр мәл мени бу?!- ди.
Пычак. Исмәгыйль биленә асылган кыннан шушы үткен коралны ничек тартып чыгаруын хәтерләми. Ул иелеп Каратауның сыртын сыйпаган булды, аннары җилкәсеннән кысып тотты һәм пычагын дустының кабыргасына батырды.
Исмәгыйль җирдә күпме ятканын белми. Кинәт күп ит ашаудан кистереп авырткан ашказаны басылгач, туклану алган каны тамырлар буйлап йөгереп тән шәрифләренә берникадәр хәл биргәч, зиһене дә ачыла төште, аңына килде. Ул исән. Ул әле үлмәгән. Үлмәгән генә түгел, бик аз гына булса да аңа көч кергән, димәк, тагы да бераз үлемгә каршы көрәшергә, аны кичектереп торырга була икән ләса.
Мосафир алга атлый. Тагын да бетмәс көн, чамасыз озын төн. Һәр адым авырлык белән бирелә, аяклар гүя чуен, янә баш зыңлый, акыл ялгыша. Берзаман колагына ниндидер тавышлар чалынган сыман була башлады, хәтта тамак төбе белән әйтелгән кытай сүзләре ишетелгән кебек. Исмәгыйль инде бер рефлекска әйләнеп беткән атлау гадәтен чак тыеп тукталып кала һәм көч-хәл белән артына борыла. Ярабби, арттан кәраван килә түгелме соң?!
Ярым үле Исмәгыйльне тибет кешеләре үзләре белән алды һәм Лхасо шәһәренә килеп җиткәч, бер лама кулына тапшырып киттеләр. Терелтсә, ул терелтер инде, диделәр. Боларын Исмәгыйль төштә күргән кебек кенә хәтерли.
Шунысы гаҗәп, кипшенүдән һәм ачлыктан үлеп барган кешегә лама бер калак җылымса су каптырды да шуның белән вәссәләм. Бичараның сусаганын кандырасы урынга ул әллә ниләр укынып, сәер хәрәкәтләр ясый башлады. Соңыннан, терелгәч кенә аңлады Исмәгыйль моның нигә икәнен. Лама җиһан киңлекләреннән көч җыйган, үзенең алласына табынган, шулардан алган энергияне үлем чигенә җиткән бәндәнең хәрәкәтсез калган гәүдәсенә бирергә тырышкан. Бары шуннан соң гына дымга тиендергән. Әгәр алай эшләмәсә, кызу ташка су сипкән кебек, эссе организм һәм су үзара килешмичә адәм заты үлеп киткән булыр иде.
Дөресе шул, башның ни күрәчәген алдан белеп булмый. Исмәгыйль тибет ламасы белән танышырмын, дип хыялланырга да кыймый иде. Чөнки алар бик яшертен, гади халык күзеннән аулак яшәүче адәмнәр. Аларның гыйлемен өйрәнү түгел, аз-маз аралашу да бик сирәк кешегә эләгә. Хәтта Тибет иле үзе дә башка илләр белән алыш-биреш итми, гүя аларны санга сукмагандай билгесезлек пәрдәсе белән бар дөньядан аерылып, үзалдына көн итеп ята. Ә менә Исмәгыйль көтмәгән җирдән лама кулына килеп эләкте.
Ламага бу ят адәмнең исемен белү, аны дөрес әйтүнең хаҗәте юк иде. Табылдык кеше үзен Исмәгыйль дип атауга ул бер “с” өненә карап, алайса “Синь” инде диде дә куйды. Әһәмияте юк, бу илдә Синьнәр шулкадәр күп, гүя ул исем дә түгел, ә безнеңчә “син” дип эндәшкән кебек кенә.
Кытай Исмәгыйль өчен ят дөнья булса, Тибет бөтенләй дә ят, мөселман кешесе өчен яшәргә гаять уңайсыз җир булып чыкты. Дөяләр көтәргә дә күнекте ул, тибет телен дә өйрәнеп алды, ләкин барыбер үзен биредә уңайсыз тойды. Ул бит табиблык буенча гыйлемен арттырырга теләгән иде, ә бу илдә аның сәләтенә, тырышлыгына мохтаҗлар юк. Дару үләннәрен өйрәнүгә килсәк, Тибетта үсемлек дөньясы гаять ярлы булып чыкты. Ә лама үз серләрен һич өйрәтергә теләми, аның бөтен гыйбадәтләре, тәңре белән сөйләшүе, рухи күнекмәләре ябык пәрдәләр артында үтә иде. Җитмәсә, аның тынычлыгын таза гәүдәле ике сакчы каравыллый. Исмәгыйль шулай күпме яшәр иде икән, ләкин мәсьәлә ул көткәннән иртәрәк хәл ителеп куйды. Аның тибет кешеләре күрмәгәндә намаз укый торган гадәте бар иде, шуны кемдер күзәтеп торган һәм ламага җиткергән.
- Синь, син бездән китәргә тиешсең, - диде тегесе. – Башка дингә тәкъва булгач, син безнең динне дә, тормышыбызны да кабул итә алмыйсың. Адашуың алдашуга китергәнен аңлыйсыңдыр. Кит син бездән. Үз ишләрең арасында яшә.
Исмәгыйль каршы сүз әйтә алмый иде. Аның бит әле ил батыры биргән әманатне үтисе бар, хәрби белем аласы бар аның. Ә биредә... Һәм Исмәгыйль янә юлда. Дөньяның иң биек тауларын, җәһәннәм упкыннарыдай тирән тарлавыкларын, котырып аккан тау елгаларын һәм мул сулы дарьяларын, табадай эссе чүлләрән үткәннән соң күпне күргән мосафир кадимидән мәгърифәтле илгә – фарсы җиренә аяк басты. Аның алдында Исфахан – данлы шәһәр, шанлы шәһәр. Биредәге шөһрәтле мәчет шәкерте булу һәркемнең дә матур хыялы бит ул.

Мәрмәр диңгез буенда
Исмәгыйль, инде күпме генә чит илләрдә яшәсә дә, туган ягын һич оныта алмый җәфаланды. Көтмәгәндә-уйламаганда тиктомалдан йөрәге сыкрый башлый да куя. Йомарлак хәлендә ул күпме йөрер соң тагын? Бала чакта әнкәсе көйләгән Сак белән Сокның ничек зар елаганын яхшы аңлый ул хәзер. Бик каты хәсрәткә бирелгәндә Исмәгыйль кайчак шушы бәетне көйләп ала. Тик, кызганычка каршы, мәшһүр әсәрнең күп сүзләрен хәтерләми (туган җиреннән сигез яшендә аерылган бала ни хәтерләсен), шуңа да җитешмәгәнен үзе уйлап өстәде һәм әлеге бәетнең яңа варианты килеп чыкты.
Аклы күлмәкне туя кимәдем,
Газиз җиремне туя күрмәдем.
Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,
Безнең ризыкны ятлар кисәдер.
Чыктык басуга урак урырга,
Ходай язгандыр шулай булырга.
Кояш чыкканда кан тула күзгә,
Кыямәт көнсез кайту юк безгә.
Исмәгыйль инде ир корына кереп баручы җитлеккән егет, күпне күргән, озын юллар үткән адәм баласы. Артына борылып караса, хәтерләр нәрсәләре дә бихисап. Исфахан шәһәрендәге данлыклы шәех Лотфулла мәчетен генә алыйк. Ничә тапкыр ул шунда намаз укыды, кальбен Аллаһыга багышлады. Ә мәдрәсәдә гыйлем эстәгән дәвер аның иң бәхетле еллары булды бит. Йотлыгып сабак укулар, шәкертләр дуслыгы, фикер алышулар, шәһәрнең истәлекле урыннарын, шул исәптән 11-12 гасырларда төзелгән мәчет манараларын, 16 гасырда күтәрелгән мавзолейны карап хозурланулар онытылырлыкмы соң?

Шулай да, укулар тәмам булгач, Исмәгыйль фарсы илендә калмады. Янә берәр гарәп илендә, я булмаса, Төркиядә йөреп карарга иде исәбе. Һәм Ыстамбулга баручы кәрванга бер иш булып китеп тә барды. Биредә ул шәһәрнең зурлыгына хәйран калды. Ә тирә-якта таш катламнарын күрсәтеп ятучы таулар ни ягы беләндер Уралны хәтерләтә. Җитмәсә, Мәрмәр диңгезе, тәгәрәшеп килеп бер-бер артлы чуйпылдашкан дулкыннар ир-егеткә нәрсәдер сөйли кебек, гүя аның сагыш тулы күңелен аңлап, юатырга телиләр. Әлбәттә, биниһая халык яшәгән пайтәхеттә исәпсез-сансыз караблар килеп-китеп тора иде. Исмәгыйль тәүдә шунда йөк бушатучы булып эшләп тамак асрап йөрде, ә инде биредәге тормышка бераз күнә төшкәч, ягъни базар хәлләрен аңлап алгач, вак-төяк белән сату итәргә алынды. Кәсебе әллә ни байлык бирмәсә дә, ач утырмады. Туры килгәндә зогафаларны дәвалау, өшкерү кебек гамәлләре дә иш янына куш булырлык сәрмая биреп куя иде.
Ходайның бер бирмеш көнендә, Исмәгыйль кебек йөзәрләгән вак сәүдәчеләр базарда утырып һәр кешегә “ал инде” дигән карашлары белән тилмерә язып карап калганда халык шавын басып нидачы тавышы яңгырады.
- Урыслар белән сугыш башланган! Көферләр белән сугыш башланган! Кем бөек солтаныбызга хезмәт итәргә тели, солдатка язылыгыз! әй, адәмнәр, хәрби хезмәткә язылыгыз!
Бу хәбәр Исмәгыйльдә болганчык хис тудырды. Ул хәзер нишләргә тиеш? Солтан гаскәренә язылып, Рәсәйгә – туган иленә каршы сугышыргамы? Бу һич акылга сыймый. Алай дисәң, аның әтиләре шул Рәсәйгә каршы сугышмады мыни. Халык батыры белән бергә әтисе Габдрахманны да харап итеп куймадылар микән?! Кем белә. Икенче яктан караганда, бу сугыш аңа җай да кебек. Төрек гаскәренә языл да, беренче сугышта ук урысларга әсир төш. Шулай иткәндә, бәлки, озакламый туган якка кайтуы да мөмкин булыр. Бик ымсындыргыч хыял бу. Ләкин монысы да бик үк муафыйк түгел булып чыкты, ни әйтсәң дә, вөҗдан дигән нәрсәне кесәгә салып куеп булмый икән шул. Нишләп әле ул Төркиягә хыянәт итәргә тиеш? Сыендырган, туендырган ил түгелмени ул Исмәгыйль өчен. Инде килеп ашка таш атаргамы. Әллә чыннан да шул гыйсавиларга каршы сугышыргамы. Ни әйтсәң дә, аны туган төягеннән китәргә мәҗбүр итеп инде ничә ел чит җирләрдә ят сөяк итеп йөреткән, нәсел-нәсәбе тамырларыннан йолкып дөнья ихтыярына ташлаган явызлык әнә шул урыслар, Урыс дәүләте бит инде. Исмәгыйль ул чакта яшь иде, әмма яндырылган авыллар, кылыч белән чапкаланып ташланган хатын-кыз, бала-чага гәүдәләре әле дә күз алдында. Боларны хәтерләсәң, аркалар чымырдап китә. Әнә шулай уйлый-уйлый Исмәгыйльнең фикерләре бер кат әйләнеп чыгып баштагы эзенә кайтып кала.
Ил күргәнне ир күргән. Төркиядә Исмәгыйль чит кеше булса да, шулай туры килде, ирләрнең күбесе хәрби хезмәткә алынганда ул куак астына посып кала алмады, кызыл якалы хәрби форма кияргә мәҗбүр булды. “Мәҗбүр булды” диюебез шуннан, ул бит әле хәрби белем тупларга тели иде.
Солдат хезмәте Исмәгыйль өчен авыр булмады. Чөнки ул, уйлап караганда, болай да солдат кебек яши бит. Аннары, ислам дине мөселманнарны нык әзерли икән, ничектер солдат хезмәтенә әзерләүгә охшап кала. Мәсәлән, әгәр мөселман тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сикереп торып намаз укырга керешә ала икән, аңа шулай ук җиде төн уртасында сикереп торып, биштәре белән коралын асып, яуга чыгып китүе дә озак түгел. Аннары, уразаны алыйк. Озак вакыт аз гына ашап яши белү кемгә, кайчан кирәк? Билгеле ки, мондый хәл сугыш вакытында булуы мөмкин. Янә килеп хаҗиларга күз салыйк. Җәһәннәм кызуыдай эсседә алар Кәгъбә тирәли йөри, Мәрва белән Мина таулары арасын җиде тапкыр йөгереп үтә. Йә, әйтегез, бернинди кыенлыкка карамый тиз хәрәкәт итү, мондый түземлек кайчан кирәк? Сугыш вакытында! Тагын санасаң, чисталык буенча мөселман нинди таләпләр үтәргә тиеш? Барлап чыксаң, нәкъ эпидемия вакытында кирәкле саклану чаралары түгелмени. Шулай да, иң мөһиме – иман. Әгәр бәндә бакый дөньяның барлыгына инана икән, вафатыннан соң үзенең Ходай каршысына барып басасын белә икән, мондый сугышчы инде үлемнән курыкмас. Ә үлемнән курыкмаган солдатлар кыен хәлдә калганда позицияләрен ташлап качмас, мескен җаннарын саклау теләген өстен куеп дошманга әсир төшмәс, мондыйлар инде соңгы сулышларына кадәр богазга-богаз килеп дошман белән алышыр.
Җай килде дигәннән, беренче көннәрдә үк Исмәгыйль Дүсән исемле егет белән дуслашып китте. Күркәм холыклы, горур, шул ук вакытта илтифатлы, якты, матур җанлы адәм булды ул. Азрак кына мактанчык та иде, шикелле. Хәер, мактанырлык хакы да бар шул. Аның әтисе, барлык туган-тумачалары белән, ангор кәҗәләре асрыйлар икән, шуның мамыгын тарыйлар да шәл бәйлиләр, ди. Өрфиядәй җиңел, фәрештә канатыдай йомшак, суынып өлгермәгән икмәк шикелле җылы шәлләрен әтисе солтан сараена килтереп сата икән. Галәҗәнәбнең кызы чибәрләрдән чибәр Фирүзә үзе болар бәйләгән шәл бөркәнеп йөри, имеш. Шулаймы, түгелме, Исмәгыйль өчен бу хәбәрнең баһасы тишек тиен, шулай да ул мактанма дип дустының күңелен китмәде.
Күп тә үтмәде, солдатларны Румын җирләренә, Фокшани исемле кечкенә шәһәр янына озаттылар. Менә шунда алар гыйсавилар белән сугышка керде дә инде. Зирәк акыллы Исмәгыйль һәрнәрсәгә игътибар итте, барысын да исендә калдырды, теге яки бу вакыйга турында төптән уйлап, нигә шулай килеп чыга соң әле бу, дигән сорауларга җавап эзли иде. Чыннан да, ни өчен әле беренче карауга һичничек тә җиңелергә тиешле булмаган гаскәр, яхшы коралланган, ныклап урнашкан көе, кайчан ансат кына җиңелеп куя? Ни өчен бер-бер артлы күтәрелгән башкорт болалары авызы-борыны кан булып кирегә тау-урман араларындагы кечкенә авылларга әйләнеп кайтып сүнеп калырга мәҗбүр? Ни өчен кыйтгаларны иңләгән һуннар халкы, комга коелган су тамчысы кебек, үзе үк буйсындырган халыклар арасында эреп юкка чыккан? Ни өчен бүгенге көндә төрек гаскәре урыслар кысрыклавына түзми һаман чигенә тора? Исмәгыйль, шундый нәрсәләр турында уйлый торгач, үзенчә нәтиҗәләр ясап куя. Баксаң, аңлау өчен бик авыр тоелган нәрсә дә ачыклана бара, шикелле. Вакыты җай килгәндә ул зур шома таш алдына утырып алды да, үз фикерләренә бертөс йомгак ясап алырга булды. Гаскәр башлыгына, бигрәк тә ил башлыгына, нәрсәләр белергә һәм нәрсәләр эшләргә кирәк? - дип Исмәгыйль үз-үзенә сорау бирә һәм бармакларын бөгеп санарга тотына: беренчедән, хәрби ант, әйе, яугирләрнең хәрби ант бирүе мотлак кирәк. Югыйсә, бу ай беткәнче катнашам да, киләсе айда хатын янына кайтып килермен инде, дип йөрүчеләр булачак. Нәкъ бездәге кебек. Икенчедән, сугыш башларга уйлыйсың икән, башта акча, корал, азык һәм кием запасы тупла. Җәй сугышка керсәң, кыш дәвам итәргә әзер бул. Өченчедән, әнә шул корал турында аерым әйтик: ул күп, төрле һәм яхшы булсын. Ил башлыгының яңа кораллар уйлаучы, булганын камилләштерүче галим-инженерлары булырга тиеш. Аннары тагы гаскәрнең анык төзелеше булырга тиеш. Мәсәлән, егерме-утыз кешелек бәләкәй отрядлар, шундый биш-алты отряд зуррак командага, алары инде ишле гаскәри берләшмәгә тупланырга тиеш. Ә башкорт ихтилалларында бер отряд унбиш кешеле, икенчесендә 200 сыбайлы.
Алар бертөрле бурычны үти алмый, һәм бер-берсенә буйсынырга да теләми, шунлыктан кыенлыклар, буталыш килеп туа, сугышчанлык югала. Шулай ук атлылар, җәяүлеләр, укчылар, тупчылар аерым гаскәри структуралар булып оешырга тиеш. Бишенчегә нәрсә дияргә? Гаскәр булгач, ярдәмче хезмәтләр була: олаучылар, медицина, азык-төлек, кием, фураж юллау һәм тәэмин итү һ.б. хуҗалыклар. Туктале, күп гаскәрләр разведканың әһәмиятен аңламау аркасында харап була түгелме соң? Сугыш буласы урынны яхшы белү кирәк. Көчле гаскәр белән аз санлы дошманга һөҗүм итәсең икән, чигенү юлларың әзер булсын. Аз гына гаскәр белән көчле дошманга каршы сугышка керәсең икән, һөҗүм итеп алга бару юлларың билгеле булсын. Ходайныкын белеп булмый. Дошманның санын, коралын, гаскәри төрен, әзерлеген, рухи халәтен, тәҗрибәсен, башлыкларын белү мотлак. Аннары шул, дошман лагерында шымчыларың булсын. Дошманның сатлыкҗаннары синең өчен зур табыш. Хәер, бу шул ук разведка исәбенә керә инде. Гаскәр яки ил башлыгы барлык ил-халыкларның хәрби белемен үзләштерергә тиеш, бигрәк тә дошманның стратегиясен җентекләп өйрән. Ниһаять, үз көчеңне беркайчан да бетереп күрсәтмә, көтмәгәндә һөҗүм итәргә яшертен гаскәрең булсын.
Исмәгыйль бөгелгән бармакларына карап ала. Бер бармак бөкләнми калган, монардан ул риза түгел. Төп-төгәл ун булса хәерлерәк булыр иде. Тагын нәрсә? - дип үз-үзенә сорау бирә ир һәм кинәт фикере үзгәреп куя. Ә нишләп мин барысын да белергә тиеш әле, сугышта җиңүгә китерүче сәбәпләрнең мин белмәгәннәре юк дисеңмени. Шулай булгач, бу чәнти бармак киләчәккә калсын. Бәлки, мин иң мөһим нәрсәне белмимдер әле, димәк, биредә чәнти түгел, уң кулыңның баш бармагы да кирәк булуы бар.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Соңлау - 2
  • Части
  • Соңлау - 1
    Общее количество слов 4685
    Общее количество уникальных слов составляет 2332
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Соңлау - 2
    Общее количество слов 4262
    Общее количество уникальных слов составляет 2145
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов