Latin

Соңгы Тамчы Күз Яше

Общее количество слов 3970
Общее количество уникальных слов составляет 2079
33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Яу кырларында сигез улын югалткан Олы Йөрәкле Ана
Фатыйха Әхмәдиева багышлыйм.
1946нчы елның көзе җылы һәм озын килде. Август аенда яңгырлы булды да, сентябрьдә яңадан көннәр җылытып җибәрде. Октябрь башында да, әбиләр чуагындагы кебек, сукаланган басу өсләрендә тоҗым җепләре уйнаклый иде әле. Дүрт елдан артыкка сузылган канкойгыч сугышлардан соң җаннары ял итсен, йөрәкләренә җылы йөгерсен, дигәндер Табигать-Ана. Күпме кеше яу кырларында башын салды, тылда авырулардан, ачлыктан шешенеп вакытсыз гүр иясе булды! Гөрнәдирдәй ирләрне генә түгел, буыннары да ныгып җитмәгән бала-чагаларны, тал чыбыгыдай зифа буйлы кызларны, ак яулыклы әбиләрне дә яумады бу еллар. Иделдән Герман җирләренә кадәр сузылган меңәрләгән чакырымлы фронт юлларында, хезмәт армиясендә берәр кешесе яисә туганы башын салмаган бер генә гаилә дә калмады аларның өч йөз йортлы Урта Кирмән авылында да. Тугыз баласының, тугыз йөрәк пәрасенең берсе дә исән түгел бүген. Бөтенесен каһәр төшкере сугышлар ялмап алды. Тугызының каберләре тугыз җирдә. Ни гаепләре, ни гөнаһлары бар иде соң шушы кечкенә генә, гәүдәсендәге сөякләре бүртеп чыккан, яше җитмешкә җитеп килүче Фатыйха карчыкның Галиҗанәп Язмыш аның өсләренә гүр газаплары өярлек?!
Кичә оныгы Мәрзия төпчек улы Әгъмәлетдиненең дә Манчьжурия җирендә ятып калуы турындагы хәбәрне кайтып әйткәч, соңгы өметләре өзелде, йөрәгенең егәре китте. Әле август аенда да хатлары килеп торды, японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез дигән, җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән; артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде.
Җырларга, моңланырга ярата иде төпчеге. Авылда бәйрәмнәрдә концерт куйганда аны калдырмыйлар иде. Сугышка китәргә кәгазь килгәч тә, сагышланып, озын-озын җырлар җырлап утырган иде. Инде ул да кайта алмады! Сары сагышларын басарга шул рәсеме белән, артына язган җыры гына калды! Ачык йөзле, нәзек кашлы, йомры борынлы, үзе кебек юка иренле соңгы улы да бу якты дөньяларда юк икән инде!
Күзләреннән бары бер тамчы күз яше тәгәрәп төште аның шул кургашындай хәбәрдән соң. Юк, күзләреннән түгел, йөрәгеннән тәгәрәделәр ул яшьләр! Шул мәлдә бөтен түземлеген җыеп:
– Үз гомеремдәге соңгы яшь тамчысы булса иде! – дип теләде ул Ходайдан. – Бүтән минем башыма югалту ачыларын китермәсәң иде! – диде.
И, дөнья! Ничек күтәрергә мондый авырлыкларны! Беренче улы Исмәгыйль гражданнар сугышында башын салды, алтысы Бөек Ватан сугышында, сигезенчесе японнар белән орышканда ятып калды, бердән-бер кызы – Маһинуры да салкын тидереп гүр иясе булды. Күңел кыры шыр ялангач бүген. Йөрәк җимеше, кырык елдан артык бөтен кайгы-шатлыкларын бүлешкән ире, баларының атасы Фәттахы әле ярый сугыш чыгасы елның кышында ук вафат булды. Бу авырлыкларны – югалту ачыларын йөрәге күтәрә алмас иде.
Аларның Урта Кирмәненә Су Елгадан килен булып төшкән Миңсылуның Мәгъсүмҗан атлы абыйсы сугыштан кайткан да, шуны күрергә дип менгән булган икән авылларына. Юл ерак, Норма һәм Кирмән башы аша узасы бар, унбиш-уналты чакырым гына түгелдер. Үзенә иптәшкә үсмер кыз булып җиткән, хәзердән үк эшкә катылыгы белән аерылып торган аның оныгы – Ибраһим улының кызы Мәрзияне иярткән булган. Олы кеше гозерләп үтенгәч каршы килмәгән бала. Миңсылуның энесе сугышта күргәннәрен сөйләгәндә аның төпчек улы Әгъләметдинне дә бик хөрмәтләп искә алган.
– Бик батыр егет иде. Хайлар шәһәрен штурмлаганда каты бәрелешләр булды. Күп кеше һәлак булды. Безнең якташ Әгъмәлетдин Фәттахов шунда японнарның ДОТын күкрәге белән каплады. Минем кулларымда җан бирде, – дигән.
Бу җан өшеткеч хәбәрне ишеткәч, авылга йөгереп диярлек кайткан бала. Өйгә килеп кергәндә сулышлары капкан, телен әйләндереп сүзен әйтерлек тә түгел иде. Шул мәлдә үк сизде аның йөрәге бик авыр кайгы килгәнен.
– Әгъмәлетдин абый һәлак булган... – дип кенә әйтә алды ул күз яшьләренә буылып.
Бу балалар да сугыш елларында кисәк олыгаеп киттеләр. Бер-бер артлы килеп торган үлем хәбәрләре аларның да җаннарын телгәләде, җилкәләренә авыр йөк булып ятты.
Әгъмәлетдиннең үлеме белән бөтен дөньясы чәлперәмә килде аның. Анысы булса да кайтыр, бәлки, дип өметләнеп көткән иде. Урынына барып ауды. Бер кем белән дә сөйләшәсе килмәде. Ул төнне йокысы йокы булмады. Бөтен тормышын уйлап чыкты.
Әле генә буй җиткереп килә торган кыз иде, бүген инде алтмыш җиде яшьлек карчык! Унҗиде яше тулар-тулмас Әхмәди Фәттахына димләп кияүгә бирделәр. Булачак хәләл җефете аннан сигез яшькә олырак иде. Ул елларда кыз белән егетнең очрашып йөрүләре, вәгъдәләр бирешүләре бик сирәк иде шул. Яшь җилкәнчекләрне генә түгел, җиткән кызларны да әти-әниләре аулак өйләргә бик сирәк йөртте. Кеше арасында сүз таралудан котлары чыгып тора иде. Әхмәдинекеләрдән яучы килгәч, әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылып чит йортта яшәсен күз алдына китереп коелып иңгән иде, Фәттахның сөйкемле калын кара кашлары, чишмәдән судан кайтканда көтеп торып әйткән матур сүзләре, мөлаем карашлары күз алдына килеп, сөенеп тә куйды. Егетнең күзе төшеп йөргән икән аңа. Нәрсәсе белән йөрәген биләгән булгандыр? Буйга да артык күтәрелмәгән, гәүдәгә дә калын түгел, югыйса. Яңаклары аның кебек алмадай калкып торучы мөлаем кызлар авылда бер ул гына түгел. Аларның нәселендәге хатын-кызлар элек-электән туку эшенә оста булган. Киндердән җеп эрләп кием-салым тегәрлек тукымалар да, бизәкле сөлгеләр дә сукканнар. Ирләре аларны Чөйле, Мамадыш базарларына илтеп сатып акча юнәлткәннәр. Фатыйханың да киндер сугу осталыгы халык теленә менә башлаган иде инде. Әхмәдинекеләрнең дә куллары эш белә. Фәттах балта эшенә бигрәк тә оста булды. Берәрсе каралты-кура, йорт-җир җиткерәсе булса, яшь чакларында кулдаш итеп аны чакыралар иде. Арташ, Норма, Уразбахты, Югары Яке авылларына да чыгып эшләп кайткалады. Бераз гына булса да акчасы юнәлтә иде. Үзләренә дә аерым йорт салып чыгу турында хыялландылар. Еллар узгач бу хыяллары да тормышка ашты. Урта Кирмәннең Түбән оч урамында күп тәрәзәле, такта түбәле, алты почмаклы нарат яңа өй күтәрелде. Каралты кураларны яңадан җиткерделәр.
Беренче уллары Исмәгыйль туганда аңа унҗиде яшь кенә иде әле. Тагын бер елдан Ибраһим дөньяга килде. Кабат Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, ниһаять көткән кызлары Маһинур һәм Әгъмәлетдин. Ир балалары ишле булгач, имана җирләре дә күп тиде. Балалар олысы-кечесе бергәләшеп, дус булып эшләделәр. Келәтләренә олау-олау ашлык кайта иде. Ашау ягына мохтаҗлык кичермәделәр. Урта Кирмәннең нык хәлле крестьяннарыннан исәпләнде Фәтыйха һәм Фәттах гаиләсе. Октябрь революциясеннән соң байларның җирләре дә ярлыларга өләшенде, аларның имана җирләре тагын да артты. Яңа тормыш халыкка яңа сулыш өргән кебек булган иде. Байларның алай тиз генә булган мөлкәтләреннән аерыласы килмәде: илдә мәхшәр купты. 1918нче елның көзендә Халык армиясе дип аталучы отрядлар авылларны талап узды. Атларны, сыерларны алып чыгып киттеләр. Алар да атсыз калды. Игеннәр әле кырда – көлтәләр ындырларга сугарга алып кайтылмаган иде. Ярты елдан яңа афәт – Колчак явы Нократ, Чулман буйларына кадәр килеп җитте. Яшь Совет дәүләтен сакларга солдатлар кирәк диделәр, олы уллары Исмәгыйль белән Ибраһимны Мамадышка кызыллар отрядына язылырга алып киттеләр.
– Бер-берегездән аерылмагыз, – дип калды аталары аерылышканда. – Бер-берегезгә күз-колак булып, саклап йөрегез.
– Ярар, әти, – дип киткәннәр иде, сугышта үзең теләгәнчә йөреп булмый шул.
Ике елдан калын кара мыек җибәргән, чын ирләргә әйләнгән Ибраһим гына әйләнеп кайтты. Холкына кадәр кырысланган. Абыйсын чит җирләрдә җирләп калдырган икән. Үзе дә яраланган булган. Җыйнак кына сандыгы төбеннән кызыл чүпрәк тышлы Коръән алып:
– Шушы изге китап кына исән алып кайтты мине. Моннан соң нәселебез ядкаре булып саклансын, – дип әнисенең кулларына бирде. Аклар ташлап калдырган олауларның берсеннән табып алган булган икән.
Бүген дә исән әле ул китап. Кеше күзеннән еракта – сандык төбендә җиде кат чүпрәккә төрелгән килеш тора. Бу сугышка киткәндә яңадан улына биреп җибәрә алмады. Хәзерге хөкүмәт, коммунистлар динне яратмый. Коръәнеңне күрсәләр, шунда ук «халык дошманы» ярлыгы тагарга мөмкиннәр. Аларның авылыннан да юк кына гаепләр белән әллә ничә кешенең башына җиттеләр инде. Бу дөньясы гел үзгәреп кенә тора шул.
Таң беленүгә торып намазына басты, сандыгы төбеннән кызыл тышлы Коръәнен алып, барлык балаларына атап, «Йасин» сүрәсен багышлады. Изге китапны яңадан кадерләп иң аска салганнан соң, улларының яу кырыннан кайтуларына дип саклаган чикләвекләрен алып куйды. Келәттән он алып кереп, пешеренергә кереште. Йөрәге белән сизә: Су Елганың Юныс Мәгъсүмҗанын бүген менеп күрмәсә, башка бер вакытта да моны эшли алмаячак. Соңгы улын, соңгы йөрәк пәрасен җир куенына иңдергән кешене үз баласы кебек хөрмәтләргә, сыйларга тиеш ул. Бөтен җаны тарта аны әле армиядән генә кайтып төшкән шул солдат янына.
– Тор, кызым, бүген Су Елгага менеп төшәбез, – дип йомшак кына Мәрзиягә эндәште ул.
Оныгы әллә кайчан уянса да, йоклаганга сабышып, аны тын гына күзәтеп ята иде. Башкалар да сүзсез генә торып утырдылар. Өйгә тәмле исләр таралганын сизмиләрме соң! Тик бу юлы берсе дә табын янына утырырга ашыкмады. Алар да белә: бу сыйлар кунаккка алып барасы.
– И, балалар!.. – дип, берәм-берәм сөеп чыкты аларны әбиләре.
Аларга да бәхет елмаерга язган икән: берәм-берәм кулларына тәм-томнар тоттырды.
Яңадан сандыгын ачып, рәешкә генә кия торган, төрле бөрчекләр төшерелгән ак күлмәген алды, ак шәл яулыгын бөркәнде.
– Әйдә, кызым, – диде Мәрзиягә.
Бер кулына өрәңге таягын, икечесенә – күчтәнәчләре бәйләнгән төенчеген тотып, сәфәргә кузгалдылар. Гомере буе җәяүләп йөрсәләр дә, җитмешкә җитеп килүче карчык өчен аз юл түгел унбиш чакырым. Әле ярый көннәр җылы тора, аяк асты коры. Үз уйларына чумып атлады да атлады ул. Нормага да, Кирмән башына да кереп тормыйча, басу читләрендәге ат юлы буйлап бардылар. Кирмән башы халкының көтүләре йөри торган Казыган тау елгасы буйлап киткәч, Су Елгага турырак та әле. Ул киң үзәнне Сулы Елга дип йөртәләр. Ә Казыган тауны – тау бите буйлап менү өчен ясалган юлны – Беренче бөтендөнья сугышы чыгасы елны эшләгәннәре хәтерендә әле. Кирмән башында элек волость үзәге иде. Ә авыл галәмәт зур. Меңнән артык хуҗалык булган диләр ул вакытта. Шуның кадәр күп кеше булгач, җирләре җитмәгәндер инде. Арташ өстендәге олы гына басуны сугышып алганнарын хәтерли әле ул аларның. Арташларны якларга Урта Кирмәннең ирләре дә күтәрелеп менгән иде. Кирмән башлары усал бит: барысын кыйнап кайтарганнар. Аның әтисе дә ярты ел аксап йөргән иде.
Казыган тауны узгач бик мул сулы чишмә барын ишетеп белә иде инде. Аның янына туктап, суыннан авыз иттеләр, бит-кулларын юып алдылар. Суы бик тәмле икән, алма тәмнәре килә! Шифасы да бардыр.
Су Елгада колхозның фермасы, амбарлары, клубы, кәнсәләре авыл башына ук – бөтенесе бер тирәгә салынган. Мәгъсүмҗан солдатларның өе дә аннан ерак түгел. Хәер, бер генә урамлы авыл ул. Егерме беренче елгы ачлыктан соң Кирмән башыннан күченгәннәр монда. Икенче төрле Чытыр дип тә йөртәләр. Авыл урынында башта куе чытырманлык булган, халык шуларны төпләп урнашкан. Кешеләре нык яши. Барысында диярлек такта түбәле йортлар. Нык каралты-кура.
Мәгъсүмҗан солдат өйдә туры килде. Мәрзия белән аны күргәч, барысын да сүзсез дә аңлады. Алар белән каршы килеп күреште. Сугыштан кайткан гимнастеркасын да гади күлмәккә алыштырырга өлгермәгән иде әле егет. Аңа карагач, кайсы ягы беләндер Әгъмәлетдиненә дә охшатып, ана йөрәге тагын сыкрап куйды.
– Мәгъсүмҗан балам, син миңа үземнең улым кебек. Мин инде хәзер күрәсен күргән, картайдым. Берсен дә яшермичә сөйлә миңа. Баламны соңгы тапкыр күргән кеше син. Йөрәгемдә калмасын, – диде ул солдатка.
Утны-суны кичеп, дусларын югалту ачыларын татып кайткан кеше ана йөрәген аңламыймы соң!
– Бөтенесен сөйлим мин сезгә, – дип, сугыш елларында Ерак Көнчыгышта бергә ничек итеп хезмәт иткәннәреннән башлап китте.
Байкал артында булганнар икән. Җиргә землянкалар казып, шуларда яшәгәннәр. Офицерлар хәрби өйрәнүләрне үткәреп кенә торганнар.
– Тәртипләр бик каты иде. Офицерларның да, сугышчыларның да тизрәк фронтка китәсе килә. Күбесенең кеме дә булса һәлак булган. Әгъмәлетдин дә әллә ничә тапкыр рапорт язды. Барыбер фронтка җибәрмәделәр. Японнар да илебезгә сугыш башлар, дип көттеләр. Алар ягыннан безнең чик сакчыларына карата провокацияләр күп булды. Автоматлардан да аткаладылар. Безне төнлә тревога белән еш күтәрәләр иде. Әгъмәлетдин якташ өйрәнүләрдә гел алдынгы булды. Командирларыбыз мактап кына торды, – дип сөйләп китте ул. – Быел июнь аенда тревога белән күтәреп, Маньчжурия чигенә алып киттеләр. Японнар сизмәсен өчен, төнлә генә барып, көндез ял итә идек. Июль урталарында чиккә барып җиттек. Бер айга якын сузылган хәрби өйрәнүләр башланды. Яңадан автоматлардан, пулеметлардан төз атарга, граната ыргытырга өйрәндек. 9нчы август көнне иртәнге 4тә безнең бөтен 293нче дивизияне тревога белән күтәрделәр. Дивизиянең политбүлек начальнигы Советлар Союзының Япония белән сугыш хәлендә булуын игълан итте. Сәгать 5тә чикне узып, Маньчжурия территориясенә кереп киттек. Гоби чүле башланды. Көн температурасы көндез 40 градуска кадәр күтәрелә. Йомшак кына җил чыкса да, тозлы комны очырта башлый. Ул сулышларны каплый. Кайнар комда күн итекләр бөрешеп кибә. Бик күп солдатлар юлда барганда кызу тиеп аңнарын югалттылар. Котелокларга иртән тутырган су өйлә турына эчелеп бетә иде. Әлсерәүдән телләр аңкауга ябыша. Бер тапкыр карыйбыз, алда зәп-зәңгәр күл күренә. Барыбыз да тизрәк шунда барып җитү өчен алымнарны кызулаттык. Ә ул мираж гына булган икән. Безнең күргән нәрсә мени!
– Уразаның урак вакытында туры килгәне булды. Көн озын. Сәхәргә иртә торасың. Кояш соң гына баей. Көн челләсендә бигрәк каты кыздыра. Башка кызу бәрмәсен өчен, бераз сүрән вакытта – иртә-кич кенә уракка чыга идек. Алай да көн буе авызга тамчы да су капмаганга кичкә бөтен хәл бетә. Егерме беренче елның җәендә монда да чүлдәгедән ким булмады. Кызудан көне буе һавада зәңгәрсу рәшә уйнаган кебек иде. Бөтен басудагы игеннәрне киптереп бетерде. Чишмәләрнең сулары бетте, – дип искә алып утырды ул чүл кызулыгын үзенчә күз алдына китереп.
– Чүлне чыккач, яңгыр коярга кереште. Башта суга тиенгәнгә сөенгән идек, ул тоташтан яуды да яуды. Олы Хинган таулары башланган икән. Аяк асты сазга әйләнеп бетте. Елгалар ярларыннан чыкты. Тауларны үткелләр аша гына кичеп чыгып була анда. Җитмәсә, алар тар. Урыны-урыны белән кыялар читеннән барасы. Шул үткелләрдә японнар аяусыз каршылык күрсәттеләр. Зур югалтулар белән алга бардык. Тауларны исән-имин узгач, Маньчжурия тигезлегенә килеп чыктык. Яңгырлар һаман туктамаган иде әле. Юлсыз җирдән саз ерып барырга туры килде...
Август уртасы монда да бик яңгырлы булды. Чиләкләп койды. Халык әллә ничә көн уракка чыга алмады. Яңгырлар туктагач, җир кипшергәч, аягында йөри алырлык бөтен кешене басуга алып чыктылар. Карт-корылар да калмады.
–Фатыйха апа, син дә уракка бар инде. Бала-чагаларны булса да көлтә бәйләргә, әвен куярга өйрәтеп торырсың. Сыйфат инспекторы булырсың, – дип бригадир килеп әйткәч, соңгы елларда аерылмас иптәшенә әйләнгән өрәңге таягына таянып ул да басуга китте. Килә-ява, килә-ява, ияләнде бер болыт, дигәндәй, урак сентябрь ахырына кадәр сузылды быел.
– ...Тоташ фронт булмады анда. Японнар ныгытылган районнар әзерләгәннәр, аларга бетоннан ДОТлар, ДЗОТлар ясап, пулеметлар, туплар урнаштырып бетергәннәр. Аларны җир асты юллары белән тоташтырганнар. Сугышка бик каты әзерләнгән булганнар икән. Андый районнарда канкойгыч сугышлар булды. Дошман билләренә гранаталар бәйләгән солдатларын да күп калдырган. Безнекеләр туктаган җиргә кулларын күтәреп киләләр дә, үз-үзләрен шартлаталар. Без бит башта аларның ниятләрен белмәдек, пленга бирелергә телиләр, дип уйладык. Ә аларны төрмәләреннән җыйганнар икән. Гаиләләренә акча вәгъдә иткән булганнардыр. Аргунь елгасын кичеп Чаньгуньга бара идек, дивизияне Хайлар шәһәренә бордылар. Андагы ныгытылган районны ала алмаганнар. 16нчы августта төнлә барып җитеп андагы дивизия солдатларын алыштырдык. Икенче көнне иртәнге 6да штурм башланды. Безнең артеллиристлар ДОТларны башта бик каты тупка тоттылар. Алар тау битләренә берничә рәт итеп урнаштырылган иде. Байтак ут нокталары юк ителсә дә, берничәсе исән калган. Кабат күрдек: стеналары өчәр метр калынлыкта итеп эшләнгән иде. Аларны ансат кына җимереп булмый шул! Командирлар һаман атакага күтәрелергә чакыра, ә без аларның тоташ пулеметларыннан сиптерүләреннән башны да күтәрә алмыйбыз. Шул вакыт Әгъмәлетдин безнең юлны бикләп торучы ДОТка таба шуышып китте. Әле бер, әле икенче таш артына ышыкланып барып, шактый якынлашты ул аңа. Гранатасын атарлык ара калгач, күтәрелеп, кулындагы гранаталар бәйләмен томырды. Дошман пулясы тиепме, үзе дә йөзтүбән җиргә капланды. Көчле шартлау яңгырагач, пулемет юк ителде, дип уйлап, атакага күтәрелгән идек, берничә секундтан яңадан телгә килде. Тагын җиргә ятарга мәҗбүр булдык. Бетте якташ, дип уйлаган идем, карыйм, тагын шуыша бу! Егетнең исән булуын күреп, бөтенебез сөендек. ДОТка кадәр шуышып барып җитте дә, берничә метр гына калгач, торып автоматыннан тишегенә ата-ата барып, ут ноктасын күкрәге белән каплады. Дәррәү яңадан күтәрелдек. Тегеләр һаман дөмекмәгәннәр икән әле. Әгъмәлетдиннең гәүдәсен кырыйга этеп тәшерделәр дә, яңадан ут ачтылар. Шул вакытта җир астыннан барып буып үтерерлек булдым. Барып кына булмый иде. Чернигов өлкәсеннән Владимир Бульба дигән егетебез шуыша башлады. Ул да башта ДОТка гранатасын томырды, кабат күкрәге белән каплады. Ул арада без дә барып җиткән идек инде. Әллә ничә кеше эченә гранаталарыбызны аттык. Әгъмәлетдиннең күкрәге пулялар белән тишкәләнеп бетсә дә, йөрәгендә җаны бар иде әле. Кулларымда җан бирде. Ул көнне бер генә япон солдатын да пленга алмадык. Күпме егетләр башын салды бит шул биеклектә. Төне буе ике арада атыш барды. Алар безне минометлардан да утка тоттылар. Икенче көнне яңадан штурмга әзерләнгән идек, тегеләр ак флаг күтәреп капитуляция ясадылар. Биш меңлек гарнизоннары саклаган икән шәһәрне. Безнең барыбер сытып узасыбызны белеп, исән каласылары килгәндер. Сугышчан дусларыбызны хөрмәтләп, салютлар биреп күмдек. Әгъмәлетдинне, батырлыгы өчен, орденга тәкъдим итәбез, диде командирлар, – Мәгъсүмҗан ашыкмыйча, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде.
Ул туктагач та, тагын бер ишетәсе килеп, аңлап бетермәгән җирләрен кайта-кайта сораштырды.
Мәгъсүмҗан солдат ашыкмыйча гына барысын да аңлатты. Ананың соңгы өметләре дә чәлперәмә килгәнен белә иде ул.
– Без бер туганнар кебек идек. Бер-беребезгә килгән хатларны кычкырып укыдык. Әгъмәлетдин абыйлары һәлак булганга бик өзгәләнде. Фронтка китеп, алар өчен үч аласы килде. Сез илгә монда да кирәк, диделәр. Японнар белән дә сугыш менә-менә башланып китәр кебек иде. Шуңа күрә анда әллә ничә дивизияне тотканнардыр да инде. Бер дә тыныч булмады анда. Сакта торган солдатларны урлап китәләр иде. Кабат аларның үле гәүдәләрен киттереп ташлыйлар. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, командирлар каравылда торучылар санын арттырдылар. Әгъмәлетдин белән икәүләшеп әллә ничә тапкыр бергә сакта торган булды. Күзләре үткен иде аның. Гел уяу булды. Шылт иткән тавышны да әллә кайдан ишетә иде. Стройда йөрергә дә оста булды. Командирлар гел мактап тордылар үзен.
Ана өчен улын мактаудан да олы бүләк юк. Йөзләренә кызыллык китермәгән төпчек улы да. Рәхмәт аңа!
Мәгъсүмҗан кызыл йолдызлы солдат пилоткасы алып килде.
–Бу Әгъмәлетдиннеке. Истәлеге калсын, дип алып кайттым, – дип аның кулларына бирде.
Улының тән җылыларын тойгандай булды ул. Аны бит Әгъмәлетдине берничә ел киеп йөргән. Шуның белән атакаларга барган, үлем белән күзгә-күз очрашкан. Җан биргәндә башында булгандыр!
Соңгы йөрәк җимешенең саргылт-яшел пилоткасын күкрәгенә кысты ул.
Су Елгага менгәндә адымнары кызу иде, кайтканда салмак кына атлады. Мәрзия дә ашыкмый. Сүзсез генә яныннан бара. Ул да уйчанланды. Йөзләре җитди. Бу дүрт ел эчендә бөтенесе дә кайгы коесыннан күп эчте.
–Кайларда ятасыз микән сез, газиз балаларым? Каберләрегез кайларда икән сезнең? Җәсәдегезне гүрләргә иңдерүчеләр булды микән?..
Беренче уллары Исмәгыйль гражданнар сугышында ук һәлак булган иде. Ибраһим аны үзем гүргә иңдердем диде. Аның да каберен күрә алмады. Тугыз балаларыннан Миһинурның гына җәсәде авыллары зиратында ята. Ул бала да озын гомерле булмады, җиләктәй чагында салкын тидереп, үпкәсе шешеп китеп барды. Кияүгә чыгарга да өлгермәде ичмасам. Тугыз баладан Ибраһим белән Мөгътәсим генә башлы-күзле булып өлгерделәр. Ибраһим авылларыннан өйләнгән иде. Алар белән бер йортта гомер иттеләр. Ә Мөгътәсим шахталарга чыгып китте. Башта Пермь өлкәсендә күмер чапты. Ул якларга Кирмән-Уразбахты төбәкләреннән күпләп китәләр иде. 1917нче елгы революциягә кадәр дә кеше акча эшләргә күп йөрде. Йорт җиткерү, сыер алу өчен акча эшләде ирләр. Бик күбе күмер басып, шунда мәңгелеккә калдылар. Кабат Дон буендагы Ростов каласына китте Мөгътәсим. Эштә бик алдынгы булган. «Стахановчы мин хәзер,» – дип яза иде хатларында. Өйләнеп бер умалай, өч кыз үстерәләр иде, бәхетләре озын гомерле булмады. Хатыны Гамилә авырып үлгәч, балаларын туган нигезенә алып кайтты. Олы абыйсы истәлегенә улының исемен Исмәгыйль дип кушкан иде бала. Киноларда күреп, борын астында гына Америка артисты Чарли Чаплин кебек тар мыек йөртә башлаган.
–Мин Чарли Чаплинга охшаган. Мин дә аның кебек аксыл йөзле, озынча муенлы. Муендагы богызлау сөягем дә калкып, сөйләшкәндә селкенеп тора, – дип горурланып та йөргәне булды.
Аларның Урта Кирмәненә дә сугыш алдыннан кино куярга килә башлаганнар иде. Сугыш башлангач та берничә кат килделәр. «Чапаев», «Волга, Волга» киноларын яратып карадылар. Алдынгы уракчыларга бушлай күрсәтәләр иде. Мөгътәсиме әйткән Чаплин атлы артистны гына күргәне булмады. Ростов каласында киноларны күп караганнардыр. Шәһәр җире бик олы, кино куя торган җирләре күп, диләр бит.
Сугыш чыккач, Мамадыштан бронь биреп кайтардылар, энеләре фронтта башларын сала, хәбәрсез югала башлагач, хәрби комиссариатка бер-бер артлы барды. Өч тапкыр бордылар. Дүртенчесендә повестка биргәннәр. Яу кырында ул да һәлак булды. Әтисе дә, әнисе дә исән түгел, үзегезгә дә яшәү авыр дип, Мәрьямбикә һәм Рәхилә исемле кызларын балалар йортына алып киттеләр. Җибәрәселәре килмәгән иде дә: «Анда аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булыр. Хат язышып торырсыз. Сугыш туктагач, тормышлар җиңеләйгәч, кире алып кайтырсыз кызларны,» – диделәр. Районнан килгән хатыннар усал кыланмасалар да, аңлатып сөйләшкәч, к.нделәр. Шул китүләреннән бер хәбәрләре юк әле балаларның. Хат язарсыз дип, адресларын да кесәләренә язып тыкканнар иде, югыйса. Балалар йортында киемнәрен алыштырганда үзләре белән ала белмәгәннәрдер инде сабыйлар.
– Беренче булып кайсы китте соң әле аларның?.. Очучы булып хезмәт иткән Мисбахетдин ут эченә беренче кергәндер. Шулайдыр әле ул!
Ана күңеленнән улларын барлап, исемнәре белән эндәшеп, аларны күз алларына китереп кайта иде.
Араларыннан иң зиһенлесе, башлысы шул бала булды бугай. Урта Кирмән авыл Советы башкарма комитетында сәркатип итеп алдылар. Комсомол ячейкасы секретаре да иде. Яшьләр белән концертлар, спектакльләр куеп йөрделәр. Басуларда алдынгы уракчыларны мактап җырлар җырлыйлар иде. Габделбарый, Мәгъсүмҗан, Мөхлисулла абыйларын, Маһинур сеңлесен дә үзе белән ияртеп йөрергә тырышты. Кеше белән сөйләшергә оста булды. Җитди, үткен карашлы, ачык йөзле, нәзек борынлы, калын иренле, кыскарак муенлы иде. Андыйларны кызлар яраталар. Мисбахетдиненең дә дуслашып йөргән, яшереп кенә хатлар язышкан кызлары бар иде. Берсе белән дә гаилә корып өлгермәде шул бала.
Газеталарда Чкалов, очучылар турында яза башлагач, ул да укырга китәргә атлыкты.
– Авылыбыз өстеннән аэроплан белән очып әйләнәсем килә, – ди торган иде.
Мамадышка Водопьянов исемле очучы төшкәч, аның белән очрашуга да барып кайтты. Шул вакытта ныклы карарга килеп:
- Очучы булам, - дигән иде.
Очучылыкка да бик яхшы укыды. «Командирлардан рәхмәт алдым. Ялга шәһәргә чыгаралар,»–дигән хатлары килеп торды. Сугыш алдыннан: «Бомба ташлый торган очкычта хезмәт итәм,»–дип язды. Чик буена якынрак җибәрәселәр иде. Сугыш башлангач та ут эченә беренчеләр булып алар кергәндер. «Дошманнарны бомбага тотарга очабыз. Бик каты сугышлар бара. Күп кеше кырыла... Бу сугыштан исән кайтсак, бер могъҗиза булыр...»– дигән хатлары килә торган иде. Кырык икенче елның февралендә командирлары үзенең дә сугышчан заданиене үтәгәндә самолетына дошман снаряды тигәч, очкычын фашистлар техникасы өстенә юнәлтеп һәлак булуы, хөкүмәт бүләгенә тәкдим ителүе турында хәбәр итте.
–Каберләрең дә юктыр инде бүген, Мисбахетдин улым... Самолетың эчендә янып күмергә әйләнгән гәүдәңне җирләүче дә булмагандыр...
Самолеты шартлап бөтен гәүдәсен өзгәләп ташласа, кемнәр җыеп йөрсен соң аларны сугыш кырында?!!
«Дошманны җиңәрбез дә, бик тиз әйләнеп кайтырбыз!» – дип киткәннәр иде Урта Кирмәннең ирләре дә. Дүрт елдан артыкка сузылды бу яу. Әле һаман илнең тынычлык күргәне юк.
Авылларыннан беренче булып сугышка китүчеләр кемнәр иде соң әле? Ибраһим Искәндәре, Дәүләтша Хөсәене, Гыйниятулла Һадиулласы, Вәли Мәүләвие, Имаметдин Хисаметдине, Зарыйф Салихы... Аларның да кайсының һәлак булуы, кайсының хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрләре генә килде.
Мәгъсүмҗаны – алтынчы улы кырык бернең 20нче июлендә киткән иде бугай? Нәкъ шулай! Соңгы хатын 1944нче елның 15нче мартында язган иде. Аннан бүтән хәбәр алмадылар. Май аенда разведкага китеп, анда хәбәрсез югалуы турында командирлары гына кара пичәтле хат язды.
–Мәгъсүмҗан балам, син кайларда ятасың икән?
Дүртенче улы Мөхлисуллага да бронь биреп кайтарганнар иде. Сәламәтлеге дә мактанырлык булмады баланың. 1943нче елның апрель башында армиягә чакырдылар. Казаннан Зеленодольскидагы кораблар ясый торган 340нчы хәрби заводка эшкә җибәргәннәр. Анда Түбән Соннан Шәрифуллин Гаян, Югары Ушмадан Ногоманов Харис, Иске Заводтан Гыймазов Низам, Көек Ерыксадан Фәршатов Сафа белән бергә җибәрделәр, дигән хаты килгән иде. Сафа Мәскәү янындагы сугышларда катнашып, яраланып кайткан булган инде. Яралары төзәлә башлагач, яңадан фронтка китәргә сораган. «Син хезмәт армиясенә дә кирәк,» – дип, хәрби заводта калдырганнар. «Сафа төнлә сугышта күргәннәрен сөйләп чыга. Анда исән калу үзе могҗиза икән,» – дип язган иде беренчеме-икенчеме хатына. Ул бала да суга төшкәндәй юк булды.
–Исемеңне сиңа атаң тапкан иде. Мохлис – ихлас күңелле, чын, тугрылыклы дус дигәнне аңлата, Мөхлисулла кушабыз, дигән иде. Каберләрең бар микән соң, балам?! Су төпләрендә ятасың микән?!
Ибраһимыннан хатлар 1943нче елның ноябрендә килми башлады. Исмәгыйль гражданнар сугышында шәһит киткәч, олы бала булып калган иде. Атасына охшап киң маңгайлы, калын кара кашлы, калын иренле, какча йөзле, җитди карашлы булды, калын кара мыек та йөртте.
–Ибраһим улым, синең каберең дә юктыр инде? И, бала-а-ам...
Аның белән бергә сугышка киткән авылдашларыннан: «Атакага бара идек. Ибраһим абыйның аяк астында снаряд шартлады. Гәүдәсен өзгәләп, чөеп атты. Өстән аяклары гына килеп төште,»–дигән җан өшеткеч хәбәр генә килде. Инде бер улын гына югалтуы булмаса да, һһәр үлем хәбәре миңгерәүләтә. Бөтен җанны ашый, таштай баса. Үлемгә күнегеп булмый икән!..
–Габделбарый улым, син дә әйләнеп кайта алмадың туган нигезеңә! Синнән дә бер хәбәр дә юк, балам!..
Ана улларын берәм-берәм искә төшереп, акрын гына атлады да, атлады. Аларның исемнәрен кабатлады. Көннең кичкә авыша баруына да, оныгы Мәрзиянең ашыктырырга теләвенә дә игътибар итмәде ул. Кулларына бер учлам кыр чәчәкләре җыеп алды. Бу вакытта инде бер исләре дә калмаса да, соңгы улының пилоткасы белән кәкрәгенә кысып кайтты.
Нәзек иреннәре акрын гына:
– ...Улларымның берсен булса да күрермен, дип өметләнгән идем... Кайтмадылар инде... Кайтмаслардыр да... Чәчләре вакытсыз агарган аналарның, толларның, ятим калган балаларның ләгънәте төшсен бу сугышны башлаучыларга... – дип пышылдыйлар иде.
Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп тупса алдына егылды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакырымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга. Күршеләренә йөгереп кереп әйтте. Алар кереп булыштылар.
Башка инде ул аягына баса алмады.
Шул ук елның декабрь башында оныкларына, миһербанлы күршеләренә, авылдашларына хәер-фатыйхасын биреп арабыздан китеп барды.
х х х
Еллар узды. 1997нче елның 22нче июлендә – Бөек Ватан сугышы башланган көнне – Мамадышның үзәгендәге Хәтер аллеясында яу кырында сигез улын югалткан Фатыйха Әхмәдиевага һәйкәл куелды. Нәкъ Су Елга авылыннан кайткан көндәге кебек – ак күлмәгеннән, күкрәгенә соңгы улы Әгъмәлетдиненең пилоткасын кыскан килеш гәүдәләндерелгән ул анда. Бу Олы Йөрәкле Ана һәйкәленнән ел буе чәчәкләр өзелми.
2013 ел, март. Мамадыш.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.