Latin

Скрипкачы Хөсәен

Общее количество слов 1195
Общее количество уникальных слов составляет 731
46.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хөсәен картның яше алтмыштан узса да, йөрәге унсигез яшьтән артык түгел иде. Ул яшеллек белән яшьлекнең мәфтүне(*) иде. Аның тәне дә яшь килеш сакланган: аның төшкән тешләре дә юк, агарып җитә язган чәчләре дә әүвәлге шикелле куе иде. Аның шул башын чуклы кызыл кәләпүш каплап тора, аны да ул кырынрак салып, купшырак итеп кия иде. Кәвешнең дә шыгырдавыклысын кия, кәзәкиенә дә, үзе бай булмаса да, кызыл мәрҗән төймәләр тагадыр иде. Хөсәен карт һәрбер язны гаять көтеп, рәхәтләнеп каршы ала, язның һәрбер сулышын, аның һәрбер хәятын күзәтә, шуннан зур ләззәт аладыр иде. Үзенең өч тәрәзәле йорты алдындагы мәңгелек яшел озын чыршыга килеп кунып песнәк сайрый башлауны ул февраль ахырында бер зур сөенеч белән каршы ала; шуннан алып ул талчокка да аз менә башлый, үзенең сатлык иске скрипка, гитара, мандолиналарын да оныта, табигать туе—язны каршылау вә күзәтү белән мәшгуль буладыр иде. Беренче мәртәбә тамчы тама башлау, урамда гөрләвекләр ага башлау, чыпчыкларның чыр-чу килеп гайрәтләнеп йөри башлаулары аңарга бер куаныч бирә; өе алдына чыгып утырып, авылдан килгән мужиклардан: — Агай-эне, тукта әле, иминчелекме? Кара карга килдеме инде? — дип сорый. Алар «килде» дисә,, сыерчык килгәнне көтә башлый, өенең башындагы мәчет итеп ясалган оядан кыш буе гомер иткән чыпчыкны куып чыгарып, сыерчыкка урын әзерли иде. Каршыларындагы Шәмсетдин бай бакчасына беренче мәртәбә килеп кунып сайрый башлаган сыерчыкны күргәч тә, пычрак булса да, аунамый калмый, безнең ояга кайчан килер икән дип көтәргә тотынадыр иде. Хөсәен картның кечкенәрәк кенә өенең эче дә бер бакча төсле иде. Анда гөлләр күп була, ике тәрәзәсенә дә эленеп куелган читлекләрдә ике кенәрие дә була; аларны ул бик тәрбия итә, килгән-киткәнгә: — Менә бусы клакулчек, менә бусы арганщик! — дип, кенәриләрнең үзенчәлекләрен дә сөйләп аладыр иде. Ул карчыгы белән ятмый, шул кенәриләре, гөлләре, төзәтергә хәзерләнгән яисә сатарга алган музыка кораллары бүлмәсендә йоклый иде, чөнки, аның үзенең тәгъбиренчә, карчыгы Хөсние коры кеше, дәртсез кеше иде. Картының юк-бар нәрсәләр белән маташуын яратмый. Хөсәеннең иртүк торып, теге кенәриләрне сайрату өчен, чынаяк тәлинкәсенең астын кырганын да сөйми, уятасың дип ачулана, Хөсәеннең « вакытлы-вакытсыз» скрипка белән озын көйләр уйнап җибәргә ләвен дә ошатмый иде. Аны күп вакытта: — Бу шайтан коралын уйнап утырганчы, «Хизбеләгъзам» укысаң, җәннәткә керермен дип курка торгансың! — дип тиргидер иде. Хөсәен абзый карчыгы белән инде утыз биш ел торса да, аны эченнән яратмый, ләкин аңарга ачуланмый: дошман-ланмый: — Үзе егылган еламас! — дип, кенә үзен юата иде. Бәгъзе вакытта туйдыргыч шелтәләрдән качып, җәй көннәрендә кармаклар белән скрипкасын алып, безнең шикелле яшьләрне ияртеп, Бакалтайга кунарга китәдер иде. II Киң Идел рәхәтләнеп ага; июньнең кызу кояшы да әкрен генә, маңгаен гына күрсәтеп чыгып киләдер иде. Пар күтәрелеп, тирә-якны чолгап алган; болыннан колакны тондырырлык итеп тартар тавышлары ишетеләдер иде. Безнең кармакларның җепләре дә Иделнең агымы белән дер-дер селкенеп торалар, чәйнегебез дә әкрен генә кайный, Хөсәен абзый үзе исә, кармаклары янында хозурланып, дәртләнеп карап, чүгәләп утырадыр иде. Су кайнап чыгып, тамчылары астындагы утка төшеп чыжылдаганны ишеткәч, мин яр өстенә сикереп мендем. — Хөсәен абзый, чәй салыйммы? — дидем. Хөсәен абзый да, бер кармагын алып, рәтләп салды да әкрен генә минем яныма менде. Чәй эчәргә утырдык. Хөсәен абзый, торып, тал арасына кереп китеп, бер уч карлыган яфрагы алып килде. Үзенең чикмәнен безнең чәй яныбызга салып куеп, өстенә кырын ятты да: — Дөнья бик ләззәтле нәрсә ул, улым! Аның бөтен ләззәте, тәме, рәхәте белән файдаланырга кирәк. Ләззәт таба алмасаң, таш арасыннан эзләп табып чыгарырга кирәк, менә булырсың чын кеше! — дип, карлыган яфракларын стаканнарга салды. Бер стакан чәй эчеп алгач, скрипкасын кулына алып, аякларын бөкләп утырып, күзләрен дә яртылап! йомып, бер ят көй уйнады. Миңа бу көй мәгълүм түгел бер аһәң иде; мин Хөсәен абзыйның һаман да татар көйләре уйнаганыннан бары шуларны гына белә дип уйлый идем... Бу көенең йөрәгемә каты бәрелүе, төн буена йокламый уздырганымны оныттырып, йокымны ачып җибәрде. Бу көйдә чынлап та бер гаҗәеп сер вә мәгънә бар иде; скрипканың тавышында бер гадәттән тыш дерелдәү, елаумы, сөенүме,— нәрсәдер бар иде... Хөсәен абзыйның төсе дә гадәттән тыш бер кыяфәткә кергән, күзләре яртылаш йомылган, йөзендәге җыерчыклар тагы да арткан төсле иде... Хөсәен абзый бу серле көйне ике мәртәбә кабатлады да, скрипканы куеп, киң Идел буйлатып озак карап торып, бер киң сулады: — Әй мулла Гомәр, син бу көйнең мәгънәсен белсә идең! — диде. Мин дә сорашырга тотындым. — Тукта әле, менә шул ясаган стаканымны эчим дә соңыннан сөйләрмен! — диде ул. Үзе башындагы купшы соры бүреген салып куйды да, элек башын кашып алып, соңра тирән уйга чумган кебек, түбән салып торды. Ул арада безнең баш очыбыздан бик югарыда выжылдап, кычкырып, кыр үрдәкләре үтеп киттеләр... Хөсәен абзый шактый озак утырды... Кинәт башын күтәрде дә сөйләргә кереште. III — Мин унсигез яшьләремдә идем. Тәкъдир язгандыр инде, атам үлгәннән соң, фәкыйрьлек тә басып киткәч, кардәшыруларыбызның ай-вайларына карамыйча, Әчтерханга килеп, анда бер әрмән баена ялланып, кибетендә бер ел хезмәт иткән соңында, аның Кара диңгез буендагы, Кавказ шәһәрендәге кибетенә җибәрелгән идем. Ул шәһәрнең матурлыгы, андагы зәңгәр диңгез, күккә җиткән бантлары кар белән өртелгән таулары, андагы күп төрле агачлар, җимешләр әле дә минем күз алдымнан китми. Безнең кибетебезгә бик күп кеше керәдер иде; шәһәр халкының бик күп кешесе миңа таныш булып китте. Көннәрдә беркөн безнең кибетебезгә Алланың бер матур мәхлугы (**) керде. Мин аны күрүем белән, чын җанымнан сөйдем. Зур чем-кара күзләре, озынча борыны, кечкенә авызындагы энҗе күк ак тешләре, бу кызның минем алдымда басып торуы миңа бер картинадагы кыз басып торган күк тоелды. Бу кызны күрү белән, мин аңарга чын хөрмәт багладым. Сез, бу чагын-дагылар, гыйшыкның нәрсә икәнен белмисез бугай ла! Ул чын сөю бер кәмит нәрсә икән! Ул тиз табыла икән дә, шушы чыгып килә торган кояш шикелле, һич сүнми, йөрәкне ялтырата, яндыра икән... Мин бу кызга җүнләп мал да күрсәтә алмадым, мин аннан әллә нишләп оялдым; ул бер мәртәбә минем кызарган йөземә елмаеп карады да чыгып китте... Валлаһи менә мин, мулла Гомәр, торганмындыр бер сүз дә дәшмичә басып бер сәгать! Соңра мин ул кызны очратмаммы дип, көн саен кибеткә чыгам, аннан кайткач, урамда йөрим... Ләкин мин күп йөрдем, аны очрата алмадым. Көн-төн мин аның хакында уйларга тотындым. Бернәрсә белән дә юанмадым. Матур агач күрсәм, һәйбәт, бүртенгән гөл чәчәге күрсәм, карлы таулардан агып төшкән шарлавыкларны күрсәм, Алланың теге күземнән югалган мәхлугы шундадыр күк тоеладыр иде. Азрак юаныч бирмәсме дип, мин шушы скрипканы уйнарга тотындым; тиз көндә өйрәндем дә. Менә беркөн ерак илем, югалган фәрештәм хакында уйлап, кайгырып төрле көйләр уйнап утырадыр идем, бер хатынның урамда шушы көйне җырлаганын ишеттем. Менә бу көйне шулчаклы яраттым, шуны уйнаганда теге фәрештәм белән сөйләшәм күк була башлады. Шуның өчен мин бу көйне яратам; ләкин мин аны һаман да уйнамыйм, сахрада, хозурда, күңелсенеп китеп, Алланың мәхлукатының матур җирендә генә уйнарга яратам. Мин аны Хөсни янында да уйнамыйм, чөнки ул юк-бар сүз белән ул көйне мыскыл итүе ихтимал! Ләкин шушы бер минутта сөюем миңа мәңгелек рәхәт бирде... Мин хәзер Аллага шөкерләр кылам: ярый әле мин ул кызны табып, үземнең сөйгәнемне белдереп, аның белән тора башламаганмын... Мин бу сүзгә гаҗәпләндем: — Ник? — дип сорадым. — Ник булсын? Менә каршыңдагы чәчәк нинди матур, нинди сокланырлык! Менә син шуны яратам дип өзеп кара, ул хәзер шиңәр, хәзер корый башлар; аннан соң хәзер туясың. Әмма син аны күреп яратып калып, ямьсез кышларда шул чәчәк турысында уйласаң, шул хыял аның чынысыннан да матур тоелмасмы? Шул уй сиңа зур ләззәт бирмәсме?! Мин Хөсәен абзыйның бу сүзләре турында күп уйладым, ләкин, бу минем табигатемә ят булганга, аңлый алмадым... Хөсәен абзый яңадан скрипкасын алды, болын яңадан моңлы вә серле музыка авазы белән тулды. * Мәфтун — кол, баш июче мәгънәсендә. ** Мәхлук — бу урында: бәндә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.