Latin

Сикәлтәле юллар үткәндә

Общее количество слов 3991
Общее количество уникальных слов составляет 2020
37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
I
Алар яңа ел кичәсендә поселок клубында таныштылар. Сәхилә ире Павел белән бәйрәмгә килгән иде. Үзенә бик килешеп торган яңа күлмәге, лаклап кабартылган бөдрә чәчләре аны яшь кызлардай сылу, нәфис иткән. Ул үзеннән бик канәгать иде: шаярды, көлде, күңел ачты. Яңа елда ниндидер үзгәрешләр көткән күңеле җилкенде, җилбәзәкләнде. Озак кына вальсларда бөтерелеп, тирләгән битен, муенын кулъяулыгы белән җилләндереп басып торганда, кинәт ул ерактан үзенә төбәлгән зур зәңгәр күзләрне күреп, сискәнеп китте, карашын түбән төшерде. Күзләрен күтәрсә, теге күзләр тагын да әрсезрәк, ашардай булып аңа төбәлгәннәр иде.
Яңа вальс яңгырый башлау белән, куе бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле бу кеше, кызу-кызу атлап, алар янына килеп басты.
—Мөмкинме?
Шуны гына көтеп торган кебек, Сәхилә, иренә борылып та карамыйча, кулларын ят кешенең җилкәсенә сузды. Алар бөтерелә башладылар. Сәхилә бу ирдән күпкә тәбәнәк иде, шуңа күрә, аның йөзен карау өчен башын арткарак җибәреп, ачык кызыл иннек сыланган иреннәрен бүлтәйтә төшеп, ул тегенең сорауларына җавап биргәләде... Ә чибәр кеше бик елгыр һәм күп сүзле булып чыкты. Сәхиләне уң кулы белән үзенә таба кыса төшеп, әллә нинди сораулар яудырды, ә Сәхилә бөгелә-сыгыла көлде, ят кешегә сөрмәләре эченнән серле карашлар ташлады. Музыка туктагач, теге аны култыклап алып, ире янына китереп куйды.
—Рәхмәт, миңа Сезнең белән бик приятно булды,—диде Сәхилә аңа туры карап.
Чибәр кеше залның икенче ягына китеп, кемнәр беләндер көлешә-көлешә сөйләшә башлады. Музыка уйный башлагач, Сәхилә тагын тегенең аны биергә чакыруын көтте, үзе көтмәгәндәй кыланды.
—Рөхсәт итегез! Бу юлы чибәр кеше Павелга мөрәҗәгать итте.
—Ә-ә, бу тагын сезмени?—дигән булды Сәхилә.
—Киттек!—Алар бөтерелә-бөтерелә яңа ел кичәсенә җыелган чуар киемле яшьләр, маскарад костюмнары арасына кереп югалдылар.
—Ә мин сезне көткән идем,—дип сүз башлады Сәхилә, бераз сүзсез генә бөтерелгәннән соң.
—Танышырга вакыттыр, сезгә кем дип дәшим?
—Сәхилә, яки Сима.
—Аһ, Сима! Можно Саня яки Соня.
—Ярый ничек тә: Соня ни, Саня ни, Сима ни. Ничек атасагыз да ярый.
—Аңладым. ә мин—Николай. Коля дияргә дә ярый.
Николай шаркылдап көлеп җибәрде. Алар бераз тын гына, сөйләшми генә селкенгәләп тордылар. Ирнең кулы Сәхиләнең билен йомшак кына кысып, үзенә тартты, ә сул кулы хатынның йомшак бармакларын кыскалады, ул аны сыный, эч серен белергә тели иде бугай.
Көтмәгәндә, чибәр кеше телгә килде. Сәхиләнең колагына иелә төшеп:
—Сезнең белән тагын кайда очрашырбыз?—дип пышылдады ул турыдан-туры.
Ул инде Сәхиләнең уен аңлап алган иде. Сәхилә исә башын артка ташлап, кычкырып көлеп җибәрде, тирә-якта бөтен кеше көлә иде, җырлый иде, шаяра иде. Беркем дә аның көлгәнен ишетмәде, чөнки мүкләнеп бара торган күңелләрне дә шаштыра торган, сихри, әкияти яңа ел мизгелләре бик якын иде. Николайның кайнар учы эчендә Сәхиләнең симез бармаклары тирләп чыкты.
Сәхиләнең ире Павел исә баскан җиреннән кузгалмады. Ул Сәхиләнең дәртлелеген дә, көлүен дә аның яшьлегеннән, үзе белән бик бәхетле яшәвеннән, дип юрады. Күңеленнән ул, ярый әле килгәнбез, югыйсә, ничә ел инде, әле өй салабыз, әле балалар яшь дип, яңа елны түгел, башка бәйрәмнәрне, хәтта туган көннәрне дә оныта башладык бугай, дип уйлады. Ул Сәхиләсенең матур итеп биюенә, чибәрлегенә, нәзакәтлелегенә сокланып, елмаеп торды. Үз-үзенә: юк, Пашка, хатыныңны күңел ачулардан читләштермә, әле картаеп өйдә утырырга иртә, ул бәхетле булса, син дә бәхетле, диде. Сәхиләне ул яңа өйләнешкән көндәгечә олы ярату белән ярата иде.
Сәгать унике туларга берничә минут кала, Сәхилә белән Павел балалар һәм Сәгыйдә түти янына ашыктылар. Аларны да яңа ел белән тәбрик итәргә кирәк. Сәхилә, Павелны култыклап, балалары янына ашыга, үзе Николайның тәкъдиме турында уйлый. Аның тормышында үзгәреш булачак! Кызык! Үзе тагын акылына килгәндәй булып: “Юләр син, Сәхилә, Яңа ел төнендә бераз салып алган чит ирнең вәгъдәсенә ышанып буламыни?!”—дип уйлый. Ул адымнарын тизләтә төшеп, Павелдан алгарак китә. “Мөмкин, мөмкин! Ышанырга мөмкин?”—ди үз-үзенә. Аннан тагын: “ә Павел? ә балалар? О, юк, бу мөмкин түгел”... “Мөмкин! Мөмкин!..”
II
Алар дүрт бала ятим үстеләр. әтиләре Гыйлемдар сугыштан кайтмады, аның истәлеге булып, өчпочмаклы хатлары һәм “похоронка” гына калды. Әниләре Сәгыйдә берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы ничек итсә итте, үстерде, ачмы, ялангачмы, ил белән килгән авырлык, дип, түзде. Көн эшләде, төн эшләде. Авыр тормыш аны тупас, холыксыз хатынга әйләндерде. Ачлык-ялангачлыкка чыдый алмый бар ачуын балаларыннан алды. әллә шуңа, балалары да аякка баса башлау белән бәхет эзләп, кайсы кая, чит-ят җирләргә китү ягын карадылар. Төпчеге Сәхилә дә, унсигез яшькә җиткәч, читтән киенеп-ясанып кайткан таныш-белешләренә кызыгып, беркөнне аңа:
—Әни, әллә мин дә Пермь, Березняк якларына барып, эшләп кайтыйм микән,—диде.
—Әй, балам, абыең да чыгып китте дә, хат-хәбәре юк, апаң Салисә әллә кайда урыс җирләрендә карт урыска кияүгә чыгып калды, кайтканы да юк. Фәрит әллә кайда югалды. Инде син... Җанымны ашама, беркая да җибәрмим,—дип, кырт кисте.
Ул яулыгын башыннан тартып алды да, күз яшьләрен дә, борынын да сөртә-сөртә елап, тутыгып беткән иске тимер караватына ауды. Караватның прижинасы аның авырлыгыннан идәнгә тия язып, шыгыр-шыгыр килде. Сәгыйдә, күз яшьләренә манчылып, мендәргә капланды.
Анасының ялыну, каргауларына карамастан, Сәхилә берничә көннән төнге пароходка утырып, Пермь якларына юл алды. Ике көн пароход идәнендә аунаганнан соң, төш җиткәндәрәк бер зур булмаган пристаньда төшеп калды. Урыс поселогында үскән кызга кыюлык тансык нәрсә түгел, шартлатып урысчасын сөйләшә, чибәрлеге күпләрне көнләштерерлек, кайчан гына, кайда гына булмасын, аның сөрмәле кара күзләренә, энҗедәй вак кына тешләрен күрсәтеп елмаюына чит-ят бәндәләр дә эреп китә, йомышын үтәргә, ярдәм итәргә ашыга.
Сәхилә бер урман хуҗалыгына эшкә урнашты. Билгеле, урман эше авыр, пристаньда савыт-саба юу гына түгел. Эше авыр, өйрәсе сыек булса да, акчаны яхшы алды Сәхилә. Бер-ике ай эшләү белән өс-башын рәтләде. Челтәрле якалы яшел күлмәк, түфли алып җибәрде. Кызлар белән танцыга йөри башлады. Матур күлмәген киеп алгач, ул күзгә ташланырлык тулы гына күкрәкле, елмайса егетләрнең һушын ала торган гүзәл булды да куйды һәм урман эшенә төрле яклардан килгән егетләрнең игътибарын бик тиз яулады. Аны танцыга чакырып, сөрмәле күзләренә карап, иркә сүзләр әйтергә, озата барырга, кочаклап үбәргә хыялланучылар күбәйде, егетләр арасында аның өчен әтәчләнеп алулар да булгалады.
Менә киң җилкәле, куе кара кашлы, калын иренле, җир җимертеп эшләргә, кирәк икән егетләрнең теләсә кайсысын егып, сыртына салырга да күп сорамаучы керәшен егете Павел Петров Сәхиләне озата башлады. Павел яшь кыздан җавап мәхәббәте табуны өмет тә итмәде, сеңлесе кебек итеп, тупас сүзгә урын калдырмыйча, кызга беркемне дә якын җибәрмәү, яклау, саклау өчен озатты. Кочарга, үбәргә омтылмады. Ул Сәхиләгә авылда калган әти-әнисе, яраткан бердәнбер сеңлесе булуы турында һәркөн яңача, китап сөйләгәндәй кызык итеп сөйләде дә сөйләде. Сәхилә исә бу тупасрак керәшен егете янында булганда, бернинди хәтәр хәлләр дә булмаячагына ышанып, аның сөйләгәннәрен тыңлап, рәхәтләнеп көлә торган булды.
Көз җитте. Сәхилә салкын тидереп бик каты авырып китте. Тулай торакта дус кызы аңа мәтрүшкә кайнатып эчерде. Ә Павел, кызның хәле авырлыгын күреп, аның караваты янына, идәнгә матрас салып, бушлатын ябынып төннәрен йокылы-уяулы үткәрде.
—Паша, синең эшкә барасың бар бит. Бар, тынычлап үз бүлмәңдә йокла.
—Юк, Сәхилә, сине калдырып китә алмыйм...
Павел Сәхиләне моңарчы очрашкан, кочкан һәм үпкән кызлары кебек түгел, бөтенләй башкача, яңа гына мыек төрткән малайларча, шашарлык булып яратты. әллә үзе яше белән зуррак булганга, әллә авыр эштән тупасланган авыл малаеның килеш-килбәте кызга ошамас, мәхәббәтен кире кагар дип, куркып, эчке хисләрен тыярга тырышты. әмма ничек кенә йөгәнләргә тырышмасын, кайнар мәхәббәт беркөнне, каты җир кабыгын бәреп чыккан вулкан кебек, йөрәк түреннән ургылып чыкты.
—Яратам мин сине, Сәхилә!—диде Павел.—синсез яши алмыйм, чык миңа кияүгә. Җил-яңгыр тидермәм, өрмәгән урынга утыртмам, рәнҗетмәм.
Сәхилә аның сүзләренең ихлас икәнен аңлады, риза булды.
III
Алар Зәй буйларына, Павелның туган авылына кайтып киттеләр. Сазап бара торган улларының башлы-күзле булуына ата-ана бик куанды.
—Әйдә, килен, төкле аягың белән!—диде Кәти түти, куанычын яшерә алмыйча.
—Әни, синең бер кызың бар, ә Сәхилә сиңа икенче кызың булыр, килен түгел, кызым диярсең,—диде Павел башка сүзгә урын калдырмыйча.
Икенче көнне алар Зәй буйлап сузылган авыл аша узып, елга ярыннан тар гына сукмак буйлап, әллә кайларга бардылар, йомшак эңгер-меңгердә болыннарда, көмеш яфраклы тирәклекләр арасында йөрделәр. Кинәт кенә болытлар кабара башлады, җир өстенә әллә ничек кинәт кенә караңгылык төште. Алар йөгерә-йөгерә авылга кайттылар.
Авыл тып-тын. Фәкыйрь авыл, карга оялары, салам белән япкан сыер абзарлары, тавык кетәкләре, тәрәзәләрдә сирәк-мирәк кенә тонык лампа уты кабынган. Сәхиләгә авыл ошамады.
—Юк, Павел,—диде Сәхилә,—безнең поселокка кайтыйк. Анда электр, пароходлар, зур клуб, ресторан. Без бит әле яшь.
Авылда бераз кунак булганнан соң, алар Сәхиләнең туган җиренә, Данышкага киттеләр. Павел пристаньда төрле эшләрдә эшли башлады, Сәхилә элек үзе эшләгән пристань ресторанына официантка булып урнашты.
Ике елдан искергән өй урынына яңа йорт салып чыктылар. Кияү кеше йорт-җирне бик яхшылап төзәтте, искергән каралты-кура калдырмады. Куллары алтын иде Павелның. Ни тотса—шуны гөл итте, өй эченә яңа шкафлар, урындыклар, агач караватлар аның кулы белән ясалды. Йорт җанлы, кеше нәрсә эшлим, дип сорап тормый. Павел иртүк торып, колонкадан су ташый, мал астын чистарта, капка төпләрен кардан чистартып, эшенә ашыга.
Сәгыйдә исә киявен бер күрүдә үк ошатмады.
—Каян таптың бу тасланмаган утын бүкәнен?—диде кызына, киявен күрү белән.
Җае килгән саен Сәхиләнең колагына ысылдый торды:
—Кара урман карачкысыдыр бу, кулы кул түгел, карашы караш түгел. И Ходаем, бар икән күрәселәрем!
Ул, Павел капка ясаса, кыек җирен эзләде, койма койса, сирәклегеннән зарланды.
—Утынны бигрәк эре итеп яргансың, Паша, үзең кебек тупаслар,—дип кимсетте.
Сәгыйдә түти, урамга чыкса, юкны бар итеп киявен хурлады.
—Яратмый Сәхиләм, яратыр җире бармыни аның?!
Үзенең Павелны яратмавын уңаен китереп көн дә Сәхиләгә әйтә торды.
—Әни,—диде Сәхилә беркөнне.—Нинди генә булса да ул—минем ирем, аның күңеле яхшы, ул акыллы.
—Кит инде! Керәшеннең акылы...
Шуңа да карамастан, Павел белән Сәхилә бик тату яшәделәр. Павел, мин керәшен, дип тормады, нәкъ мөселманча итеп бисмилласын әйтте, амин тотты, Сәхиләнең якын һәм ерак туганнарын үз итте, туган итте. Ярата, бик ярата иде ул Сәхиләне. Гаиләдә бер-бер артлы өч малай туды. Сәхилә кадерле хатын булып, тагын да чибәрләнде, зифалыгын җуймады. Чәчен кисеп бөдрәләтте, көн дә эшкә матур күлмәк, ап-ак челтәр алъяпкыч, крахмалланган калфак киде. Тышкы кыяфәт, матур кием аның “чиренә” әверелде.
IV
Яңа ел кичәсеннән соң Сәхилә бик үзгәрде. Тагын да матуррак киенергә, бизәнергә, ак калфагын, алъяпкычын тәфсилләбрәк үтүкләргә тырышты. Николай! Николай! Коля! Кем ул? Ул бит җир астыннан булса да эзләп табармын, диде. Ул бит поселок кешесе түгел. Кем ул?
Бизәкле подносын тотып, су өстендә зифа аккош йөзгән кебек хуш исле чәчәк бөтерелгән кебек җитез һәм җиңел генә Сәхилә өстәлләр арасында заказлар алып йөри иде, ресторанның пыяла ишеге киң итеп ачылып та китте, ишектән, горур атлап, затлы костюм кигән, мәһабәт гәүдәле Николай килеп керде. Ул!? Сәхиләнең бармаклары өстендә генә тоткан подносы чайкалып китте, үзе әллә абынды, әллә сөртенде, кыйгаеп китеп, якындагы бер буш урындыкка утырды. Шәраблы подносын җайсыз гына өстәл өстенә куеп, учлары белән битен каплады. Аның тыны кысылды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Йөзеннән кулларын алганда, аның янына официанткалар җыелган һәм Николай басып тора иде.
—Николай Васильевич, Симага әллә ни булды,—диде өлкән яшьтәге официантка Валя.
—Симочка! Симочка! Сиңа ни булды?—диештеләр башкалар.
—Берни дә...
Сәхилә әкрен генә урыныннан торды, Николайга карамаска тырышып, өстәлләр арасында йөри башлады, заказлар алды.
Николай Сәхиләнең җитез хәрәкәтләренә, матур калфагы, кечкенә алъяпкычына сокланып, бераз басып торды. Сәхиләне ул яңа ел кичәсенә кадәр үк ресторанда өстәлләр арасында күреп, гүзәллегенә кызыгып, озак кына карап торган иде. Сәхилә генә эше белән мавыгып, аны күрмәде. Николай Сәхиләнең бу халәтен бик тиз аңлап алды. Башы әйләнеп китүе—аны күреп каушап калуы икәнен аңлап, тизрәк чыгып китү ягын карады. Тәэсир көчле булган, дип, кулларын уды.
Ул бик хәйләкәр, хатыннарның игътибарын яулап ала белә. Бу кошчык кына түгел, мәһабәт аккошларның да муенын борган карчыга ул. Ул белә: хатын-кызга күзеңне майландырып, озаграк карап торсаң, бер-ике мактау сүзе әйтсәң, ул, сихерләнгән кебек җеби дә төшә, калганына әллә ни зур тырышлык кирәкми. Тик әлегә әрсезләнергә ярамый. Ул үз максатына якын: кошчык аның кулында.
Николай үзенең май кебек йомшак тәнле, искиткеч серле карашлы яшь хатын өстеннән чикләнмәгән хакимлеген, тәэсир көчен сизеп ләззәтләнде.
—Кызлар, кем иде ул—кергән теге кеше?—дип сорады Сәхилә бераздан официанткалардан.
—Николай Васильевич—ресторанның яңа директоры, каяндыр күчеп килгән.
—Ә-ә-ә...
Сәхилә моңа битараф калган булып кыланды, ә үзе бертуктаусыз “аны” уйлады. Ул чыннан да җилбәзәк кызларча гашыйк иде.
Кинәт ресторан эче Сәхиләгә гадәттәгедән дә яктырак, матуррак булып тоелды, түшәмдә бәллүр люстралар җем-җем итә, алар аз гына кагылсаң да чыңлап матур җыр башлар, илаһи аһәңнәрдән торган оркестрга әйләнер дә, бөтен зал яңа ел кичәсендәге кебек биер, әйләнә башлар кебек тоелды.
V
Берничә көн яңа директор ресторан эченә кермәде, күренмәде. Сагынсын, кабат күрәсе килсен, кошчыкның күзенә чалынырга ярамый. Чыннан да Сәхилә инде сагына башлады. Ресторанның пыяла ишеге ачылган саен, ул ялт итеп ишеккә карады, аны көтте, күрәсе килү бәгырьне телгәләде. Керсә иде! Тагын бер генә күрәсе иде! Ул бүтән һушыннан язмас иде, рюмкалар чайпалмас иде! Яңа ел алдыннан “аның” белән вальс әйләнүе исенә төшсә, йөрәге чеметеп-чеметеп куя. Ул “аның” көчле, шундый көяз ирләргә генә хас нәфис һәм йомшак кулның дымсу җылынсын әле дә үз кулында тоя.
Беркөнне кич смена бетәр алдыннан официантка Валя Сәхиләгә:
—Сине директор үзенең кабинетына чакыра,—диде.
Сәхиләнең йөрәге тагын чеметеп алды. әйе! Ул Сәхиләне көтә, күрергә тели, ярата.
—Мөмкинме?—Сәхилә кабинетның калын ишеген ачып, бүлмәгә керде.—Чакырдыгызмы?
Ул ап-ак вак тешләрен ялтыратып, елмайды һәм әллә кайчангы танышы, әшнәсе янына килгән кебек әрсезләнеп, Николайга таба атлады. Ул инде оят, әдәп дигәннәренә—барысына төкергән иде. Аңа унҗиде яшь түгел. Аның шушы чибәр кешене шашып сөясе һәм сөеләсе килә. ә Николай аны кабып йотардай булып, хатынга текәлде, теленә, тешләренә сыланган селәгәен йотып җибәрде. Нинди гүзәл кошчык! Ул Сәхиләнең шәрә беләкләрен тотып карыйсы килеп, утырган урынында кыбырсынап алды. Сәхиләнең тулы балтырларын күзләре белән ялмады, аннан карашын өскәрәк юнәлдереп, ак челтәр алъяпкыч астындагы иң ләззәтле урынын күз алдына китерде, күлмәк якасыннан күренер-күренмәс үртәп торучы ап-ак күкрәкләрен, муенын тикшереп, ерткыч үзенең корбанын егып салгач, кайсы җиреннән ашый башларга, дип, уйлап торган кебек, ач күзләрен ялтыратып, йотлыгып, аскы иреннәрен теле белән ялап алды.
—Саумысыз! Сезне кабат күрүемә мин бик шат,—диде, ниһаять аңына килеп.
—Ник чакырдыгыз?—диде Сәхилә йомшаграк тавыш белән, чытлыкланып.
—Белмим,—диде директор һәм, башын артка ташлап, эре тешләрен ыржайтып, шаркылдап көлеп җибәрде. Ул көлеп бетергәч тә бик озак шыңгырдап, яңгырап торды. Николай Васильевич Сәхиләнең бу минутта чиксез шат, башын югалтыр дәрәҗәдә бәхетле икәнен бик яхшы аңлый иде.
—Белмим, үзем дә белмим, сине күрәсем, сөйләшәсем килеп чакырдым,—диде ул “син” гә күчеп.
Урыныннан торып, ишек янына килде һәм ябыкмы-юкмы икәнен тикшереп, аны этеп куйды. Сәхилә исә аннан матуррак сүзләр, кыюрак адымнар көтте. Бу минутта ул, әгәр Николай утка ташлан дисә, сөенә-сөенә ташланырга әзер иде. Директор кабинетының тәрәзәләре зурлар, биекләр, як-якта урындыклар, өстәлләр елык-елык ялтырап тора, чип-чиста. Тәрәзәләрдә кыш бизәкләре, әллә нинди сихри әкият сүрәтләре, кышның салкын кояшы күзне чагылдыра, өзек-өзек болытлар астыннан чыгып, җирне күзли, бер балкып, бер тоныкланып тәрәзәдә шаяра. Шул арада Николай Сәхиләнең ап-ак йомшак беләгеннән эләктереп, башын аңа таба ия төшеп, сул яктагы ишеккә барырга әйдәде.
—Менә монда минем “турецкий сундук”,—дип, матур бизәлгән кечкенә бүлмәгә алып керде.
Ап-ак челтәрләр, калын бәрхет пәрдәләр белән җиһазланган бу бүлмәдә бер тәбәнәк журнал өстәле һәм бәрхет белән тышланган кәнәфи тора. Өстәл өстендә озын тәпиле бәллүр фужерлар һәм төрле-төрле төстәге, чуар шәраб шешәләре. Сәхиләнең карашы бераз шул шешәләрдә тукталып торды.
—Кайсы ошый? Кайсын ачыйм?
Сәхилә бу “төрек сондыгында” эчмичә дә исерек иде, ул көлде дә көлде. Бераздан Николай Васильевич үзенең монда яңа кеше булуын, Г. шәһәреннән күчерелүен анда зур гына особнягы калуын сөйләде.
—Ә менә җаныма, зәвыгыма туры килерлек хатыным юк,—диде.
Бу көнне Сәхилә өенә бик соң кайтты.
VI
“Төрек сондыгы”нда очрашулар ешайды. Алар өчен бу очрашулар ихтыяҗга әйләнде. Сәхилә өйдәгеләрне башта алдады: сменада кемдер авырып киткән, аны икенче сменага калдырганнар.
әмма без капчыкта ятмый. Бу яшерен очрашулар кеше телендә төрле бизәкләр белән баетылып, күпертелеп йөри бирде. Павелның колагына гына килеп җитми торды.
Сәгыйдә түти бу яңалыкны ишетеп, көенергә дә, сөенергә дә белмәде. Сөенде: сөймәс сөяк киявеннән котылыр, көенде: ире—мәрхүм Гыйлемдарга охшатып ярата торган оныклары нишләр? Ничек үсәр? Кемгә калыр Наиле? Бик акыллы, эшчән, Фәнил белән Рәмиле бик дуслар. Ул алардан башка ничек яшәр? Пашканы өеннән куар, ә балаларга моны ничек аңлатыр? Шушы уйларның күңелен алгысытты, башын авырттырды.
Беркөнне Сәгыйдә түти көзге каршында, үзенә-үзе сокланып, көязләнеп, боргаланучы кызына сүз башлады:
—Чибәр инде, чибәр, атаң мәрхүмгә охшап, бик чибәр булдың, Аллага шөкер. Тик менә кем өчен бу кадәр сырпаланасың?
—Берәү өчен!—диде Сәхилә күз дә йоммыйча һәм чыркылдап көлеп җибәрде.
—Хак сүз сөйлиләр икән...
—Хак сүз, хак сүз!—диде Сәхилә, куанычын анасыннан яшермәде.
—Кем соң ул урыс?—диде ана бераз пошынып.—безнаң илдә урыс-керәшеннән башка кеше беткәндер шул. Апаң карт урыска чыкты, син керәшенгә чыгып мине утка салдың. Инде бусы—урыс! Ни җитми соң сиңа? Татар беткәнмени соң бу дөньяда?
—Беткән әни, беткән. Пашка—татар бит, керәшен татар түгелмени? Кемгә кирәк ул сөя дә, үбә дә белми торган татар?! әнә безнең эштә татар хатыннары ирләренең издеваться итүләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Эштән кайталар да гыр-гыр йоклыйлар. Йоклау өчен яшимени соң кеше?! Кочаклый да, назлый да белмәгән ир ирмени ул?! Аның ирлеге корысын.
—И, бала, Пашка аз кочаклыймени үзеңне? Син дип үлә язып тора бит. Сиңа тагын нинди ярату кирәк соң? Аны да сөйми, яратмый дисәң...
—Син, әни, берни аңламыйсың.
—Кая инде миңа аңларга? Мин ирләр назы күреп яшәмәдем. Тормыш мине кыйнады гына. Сөешеп кенә яшәр елларымда сугыш башланды. Сезне ач-ялангач итмим, дип мин ниләр генә күрмәдем. Миңа да иргә чыгарга була иде, сорап та килгәннәр иде. Сезне кызгандым, ятим булмасыннар, кеше күзенә карап тилмермәсеннәр, дидем.
Сәгыйдә түти тагын күз яшьләренә төелде.
Бераз тынычлангач, ул тагын сүзен дәвам итте:
—Павел килү белән җиде ел бик тату яшәдегез бит, балаларны кызган, һич булмаса, аны кызган!
—Пашка белән җиде ел яшим, Николайның бер төндә назлаган, бер төндә әйткән иркәләү сүзләренең яртысын да ишетмәдем мин! Син бит берни дә белмисең!
Сәхилә һәр сүзгә басым ясый-ясый, елардай булып әйтте бу сүзләрне.
әйе, Николай назлый белә. Бәллүр фужерларны чыңлатып, чит ил шәрабләреннән иреннәр баллангач, тел тел түгел, гүя ефәк тасмага әйләнә. Ул хатыннарның башын әйләндерергә маһир кеше. Ничә хатын аның белән очрашудан язмышларын челпәрәмә-чәлпәрәмә китереп атты—саны юк. Сәхилә дә кечкенә кәнәри кебек, үзе аның тозагына килеп эләкте. Эләкте дә, ычкына алмады. Катлаулы, бик тә катлаулы булып китте аның тормышы. Хатын уртасы җитеп килүче Сәхиләнең мәхәббәте мәхәббәтме, ялгышмы, азгынлыкмы, әллә язмышмы—ул моны үзе дә аңлый алмый иде. Ул бер генә нәрсәне ачык аңлый: ул сөя! Аны сөяләр!
VII
Ямьле яз җитте. Пароходлар йөри башлады. Гашыйклар бу көннәрне күптән көтә иде. Май ахырларында Сәхилә белән Николай Васильевич, кеше күзенә чалынмас өчен, качып-посып, төнге пароходка утырдылар. Аларны беркем дә озатмады. Икесенә ике кечкенә чемодан, бер кул сумкасы—аларның бар әйберләре шул иде.
—Г. да алырбыз, мин сине тутый кош кебек итеп киендерермен. Г. шәһәре Данышка түгел инде, андагы кибетләр!—диде Николай.
Г. шәһәрендә аның чыннан да алты почмаклы үз йорты бар иде. Ул шәһәрдән ерак түгел иске бер бистәдә, Идел ярында. Хатыны аерылып киткәч, өенең тәрәзәләрен такта белән кадаклап, ул Идел пароходчылыгы хуҗалары белән килешеп, Данышкага ресторан директоры итеп күчерелгән иде.
VIII
Павел дөнья куды, бил бөкте, булсын-булсын диде, күз күтәрми эшләде дә эшләде. Сәхиләнең соң кайтулары аны борчый, күп эшли, көн буе аяк өстендә, арый, талчыга, вакытыннан иртә картаер, дип борчылып та куя. Сәхиләнең сукмаклары болай буталыр, чуалыр, хатыны хыянәт юлына басар, дип башына да китермәде.
Кеше гомере сикәлтәле юл, диләр, дөрес сүз. Шул сикәлтәле юллар гомер арбасының тәгәрмәчләрен югалтмый, тәртәләрен сындырмый үтүләр бик җиңел түгел икән шул.
Иртән Сәхиләсен урынында күрмәгәч, Павел аптырап калды. Төнгә куна калган, эше күп булгандыр, дип уйлады. Балалар иртән торып, әниләрен сорый башлагач, Сәгыйдә түти:
—Әниегез ерак китте, моннан күренми!—дип акырды.
—Кая китте? Кая ерак китте?—диде Павел, гаҗәпләнеп.
—Син утын пүләне белән яшәмәс бит инде! Китте! Кияүгә чыгып китте!
—Кияүгә? Нинди кияүгә? Ә мин? Ә балалар?
—Үсәрләр, үлмәсләр. Ә син үз юлыңны үзең карарсың, атаң-анаң бар, кайтып китәрсең.
—Ышанмыйм, булмас! Сәхилә мине ташламас! Ул мине ярата!
—Ярата! Ярата! Арт ягына карата! – диде карчык шашынып.
Өрлектәй зур гәүдәле, көрәктәй куллы, киң җилкәле Павел, кечкенә бала кебек үксеп елап җибәрде.
—Сәхилә! Сәхилә! Мине шушылай хур итү өчен, төн йокыларымы калдырып, сине башкалардан сакладыммыни мин?!
Гүя аның алдында Сәхилә утыра, ул аңа мөрәҗәгать иткәндәй, такмаклап, елады да елады.
—Җаным кебек күргән, атам-анамнан артык күреп яраткан Сәхиләм, син нишләдең? Ничек ялгыштың? Мине бәхетсез, балаларны ятим иттең!
—Балалар өчен борчылма, үтермәм, үстерермен. Синнән яхшырак тәрбияләрмен. Синең кемгә кирәгең бар? Карачкы! Синең белән Сәхилә түгел, әнә кылый Марҗый да яшәмәс.
Икенче көнне Сәгыйдә, Павел эштән кайтуга, аның әйберләрен бер иске чемоданга тутырып, ишек төбенә үк чыгарып куйды.
—Әнә әйберләрең, дүрт ягың кыйбла, чыгып кит, күземә күренмә,—диде ул Павел капкадан күренү белән.
—Ә өй? Хуҗалык?—дип карады Павел.
—Нинди өй? Нинди хуҗалык? Менә сиңа өй, менә сиңа хуҗалык,—дип, Сәгыйдә ике кулы белән кәҗә тоягы ясап, Павелның йөзе алдында боргалады.
Павел китте. Балалары хакына, суд каршына барырга да, дәгъвә белән йөрергә дә теләмәде.
Озак яшәмәде Павел, аны паралич бәрде. Калтыравык куллары белән авызына ризык та каба алмагач, бер рус хатынына өйдәш булып кереп карады. Ул хатын аны кулдан туйдырудан җиксенеп, хастаханәгә озатты, аннан Павел Нәгыймә исемле әбигә күчте. Әби, савабы булыр, дип аны тәрбияләде, авырсынмады. Көз җиткәндә, Павел дөнья куйды. Аны якындагы татар авылының зиратына җирләделәр.
Ә Сәгыйдә түтинең элек тә борчый торган тын юллары кысылуы көчәйгәннән-көчәйде. Ул, озак-озак капка төбендәге эскәмиягә утырып, горык-горык ютәлли, тыны бетеп, тәмам хәлдән тая. Кечкенә оныклары кайсы кая, алар кем белән нәрсә ашый, Сәгыйдәнең кайгысы юк. Аның үз кайгысы кайгы. Балаларының берсеннән бер хәбәр юк. Сәхиләсе дә, китте дә, суга баткандай юкка чыкты. Хат та язмады.
IX
Сәхилә өчен яңа тормыш башланды. Бистәгә кайту белән Николай зур гәүдәле, озын мөгезле бер сыер, каз-үрдәк сатып алды. Үзе каядыр эшкә урнашты. Ә Сәхилә авыл өендә йорт эшләренә чумды, өстенә кара халат киеп куя, бау белән бәйләп сыерны көтүгә куа, каз-үрдәккә тугым болгата, ире кайтуга ашау пешерә. Николай исә эшеннән кайтып, өс-башын алыштыра да каядыр чыгып китә. Аңа тегесе ярамый, монысы килешми, ваклана, чәүчәләк, усал. Сәхилә кайчандыр йомшак куллы, шаян сүзле Николайны танымый.
—Син кем соң?! Татарка! Онытма үзеңнең чыңгыз хан токымы икәнеңне!
Сәхилә еш кына илереп елый башлый.
—Елама,—дип кычкыра Николай.—Елап кемне ышандырмакчы буласың? Пашкаңны сагындыңмы әллә? Бар, ычкын! Отчаливай! Миңа синең кирәгең шул кадәр генә.
Беркөнне Сәхилә токмачлы аш пешерде.
—Мин токмачлы аш ашамыйм,—дип, ир тәлинкәне читкә этте.—Син мине каткан татар дип белдеңме?! Миңа борщ, рассольник пешер, котлет кыздыр! Мин урысча өстәл яратам.
—Коленька,—дип ялынды Сәхилә.—Иртәгә борщ та пешерермен, котлет та кыздырырмын, бүгенгә шуны аша инде.
Сәхилә иртүк тора, ире сүз әйтмәсен, дип йөгергәли башлый. Су ташый, сыер сава, аны көтүгә куа, базардан ашау-эчү алып кайта, алҗап арып тәмам шәлперәеп кала. Хәзер аның исеме—“татарка”.
—Татарка, кайчан син чын борщ пешерергә өйрәнәсең соң? Котлетың янган, авызга алырлык түгел.
—Татарка, миңа иртән урыннан торганчы ук җылы сөт бир. Миңа яхшы ир булу өчен ач карынга җылы сөт эчәргә кирәк.
Барысына да түзде Сәхилә.
X
Николайның бу кыланышларына түзә алмый Сәхилә еш кына үз ягына, туган җиренә талпынды, ләкин юлга акча каян алсын! Билет бәяләре кыйммәт. Ни күзе белән ул ире Павелга күренсен? Ул, бәлки, гафу да итәр, Сәхиләне ярата иде бит. Ничек поселок урамыннан үтәр?! Кешеләр күзенә ничек күренер?! Урамнан узганда артыңнан төкереп калырлар. Ләгънәт укырлар. әйе артка юл ябык.
Шулай да бер елдан соң, җәйләр җиткәч, ничек итсә итте, Сәхилә юлга акча юнәтеп, әнисе, балалары, Павел янына кайтырга ниятләде.
Пароход Данышкага төнлә килеп төште. Төн караңгысында аның өенә кайтканын берәү дә күрмәде, качып-посып йөрисе булмады. Ул өй янына килде, капкага кагылды, капка бикле, тәрәзәләр караңгы. Тәрәзәләрдә пристаньның неон лампалары уты чагылган. Ул яшәгән ярым-җимерек бистәдән соң үзенең поселогы аңа искиткеч матур булып күренде. Ул кече капкадан сикереп кенә керде дә тәрәзәгә каракларча гына бер-ике шакыды. Тыңлап торды. Ник бер тавыш, ник бер хәрәкәт булсын, тагын шакыды. Эчтән:
—Кайсы котырганы төнлә борчып йөри?—дип кычкырды әнисе өй ишеген ачып, горык-горык ютәлли-ютәлли сүзен тагын кабатлады: –—Төнлә кем йөри?
—Мин, әни, Сәхиләң бу.
Шәүләләренә озак кына карап тордылар.
—Кая ирең?—Сәгыйдә түтинең беренче сәламләү сүзе шул булды.
—Я, әни, исәнме, саумы? Күрешик, аннан сөйләшербез.
Сүзләр күп булмады. Сәгыйдә бер сүз әйтте дә ютәлләде, тагын әйтте дә буыла-буыла коркылдады.
—Мин озак яшәмәм инде, балаларыңны алып китәрсең,—диде ана.
—Кая алып китим? Үзең сыясыңмы, дип сора. Павел гафу итәр әле, мин бөтенләйгә кайттым.
—Павел?! Павелның теге дөньяга китүенә...—ана бармакларын бөгә-бөгә санап алды.—тагын бер айдан ел тула.
—Ничек?! Әллә... үзенә... кул салдымы?
—Ю-у-к.
Сәгыйдә башын түбән иде. Павелның нинди хәлләрдә яшәве, ничек үлүе турында сөйләде. Таң ата башлады. Ана белән кыз, бер-берсеннән ераклашкан, кайчандыр үпкәләшеп, инде дуслашырга ниятләгән, чит кешеләр кебек коры гына, тын гына ел буена булган хәлләрне сөйләштеләр. Ана тагын беренче җөмләсен кабатлады:
—Ирең кая соң?
—Ир ир түгел, деспот, явызлыкның чигенә чыккан, куркыныч кеше, юха елан булды ул, әни. Сорама, сөйлисем дә килми. Исемен әйтәсем дә килми. Павлик кызганыч... Ул миңа рәнҗеп үлгәндер... ул изге кеше иде, әллә аның рәнҗеше төште микән миңа?
Сәхилә үзен-үзе белештерми чәчләрен йолка-йолка елый башлады.
Ана эндәшмәде, аның әйтер сүзе юк иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.