🕥 Минуты чтения - 34
Сихерче Кызы - 2
Общее количество слов 4431
Общее количество уникальных слов составляет 2153
36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
— Көннәрдән бер көнне китәләр бит хуҗалар ашка. Өйдә аның яшь баласы белән карт инәсе гына кала. Су анасы да шунда. Бер ел элек тормышлары ярлы, ярым-йорты булган икән, әмма Су анасының тырыш хезмәте аркасында бар эшләре дә алга киткән. Баеп беткәннәр. Ә бай кешеләрдә бер дә иман юк инде ул. Оныталар, хәсрәтләре калмый.
— Хуҗалар ашка киткәндә дәү әниләренә теге чәчләр хакында белдереп калдырырга онытканнар. Карт кешенең дә хәтер юк инде. Ә яшь балалары берни белми. Уйнап тик йөри. Әти-әнисе янда булмагач, бөтенләй дә тузына бу. Йортны бетереп йөгерә. Шунда теге Су анасы эләктереп ала моны. Әйттем бит, Су аналары кеше кыяфәтенә керәләр дип. Бу да шулай үз кыяфәтен югалтып, адәм рәвешле икән. Матур ди әле җитмәсә, юмарт һәм миһербанлы булып кылана ди. Һич тә аны Су анасы дип әйтерлек түгел ди:
— Менә сиңа баллы прәннек! — Бу сүзләрен ишетүгә, малай уеныннан туктаган, кызыккан, телләрен ялап алган.
— Бир! — дип сорый бу.
— Ярар,— ди Су анасы.— Син элек миңа әнә теге китап эченнән ике чәч бөртеген алып, учыма сал, аннан соң бирермен!
— Теге ахмак малай тиз арада, аның кушканын үтәп, ала да бирә. Ул да түгел, Су анасы прәннек сузган кебек кыландырып, моны тотып, кайнап утырган казанга ташлый да юкка чыга, белдегезме?
Гамил шулай сүзен тәмамлый, без ул ахмак малайны кызганып утыра бирәбез. Сизеп торам, Айдар авыз ачарга да куркып калтырана, Җиһангирның да кикриге шиңгән.
VI
— Була бит шундый ахмаклар!
— Нинди?
— Теге кешенең малае төсле!
Җиһангирның шушы нәтиҗәсеннән соң Гамил тагын дәвам итә, бу юлы сүзләре дәртләндерми, акылга сугып, күңелләрне генә суыта.
— Китә боларның дөньясы кирегә. Җыйган байлыклары җилгә оча, йортлары терәүгә кала. Бәлаләренең очы-кырые күренми...
— Бара бу ир тагын Су анасын эзләп, яр буйларын да йөри, күлләрне карый, чишмәләрне. Ник берсе күренсен. Ә бит ермакта да, су җыелган урында да, күлләр-елгаларда да Су аналары була икән. Әле аларның аталары да бар ди...
— Ничек кенә тырышмасын, кабат тота алмый шул. Очрамый Су анасы моңа. Елан мөгезе тапкан кебек ди ул. Әгәр дә кулыңа керсә, югалтырга ярамаган төсле, Су анасын да ычкындырмавың мәслихәт. Әгәр дә булдыра алмыйсың икән, нигә тырышырга!..
— Малайлар! — Җиһангир көтмәгәндә сикереп торды.— Киттек!
— Кайда?
— Су буена! Балык тоткан булып кыландырабыз! Берәрсен күрү мөмкинлеге килеп чыкмасмы? Әгәр дә шулай бар дип сөйлиләр икән, нигә бәхетне сынап карамаска!
— Кулдан килерме соң? Тотып ашасалар?
— Син, Айдар, һаман шулай куркак килеш йөрерсең микән инде? Ни булмаска мин чалбар каешымны ычкындырып куям. Бүтән нәрсә белән суктырырга ярамый дисең бит, Гамил!
Җиһангир тәвәккәлләгәч, без дә, батыраеп, артыннан иярдек. Әмма таллыкка килеп җиткәч, кармак сабы сындырыр өчен ешлык арасына керергә дә куркыбрак тордык. Бу юлы да Җиһангир булышты. Кычыткан төпләреннән чокып селәүчән җыйдык, Айдар исә берничә чикерткә дә тотты. Шуннан соң гына яр кырыена килеп бастык. Мин суга карамаска тырыштым: чыннан да, Су анасы күзләремне күреп алса, тартып төшерсә, көт Җиһангирның кайчан ярдәмгә килеп җитешкәнен, бөтенләй дә ташлап качмаса әле!
Ни хикмәт, балык яхшы чиртә иде. Беренче булып сөенеч Гамилне сайлады. Ул уртакул зурлыкта чабак тартып чыгаруга, минем дә калкавыч тынычлыгын югалтты. Менә-менә төшеп китә инде дип йөрәгем купты. Елга балыгын тотканда ашыкмаска кирәк икәнлеген белгәнлегем сәбәпле, калкавыч артыннан ияреп үк йөри идем. Бер чумып алды, ике, өч! Булды бу. Тартып чыгаруыма, Айдар аваз салды:
— Алмазга да капты! Кызылканат! Беләк юанлыгы бар!
Ул дөрес үлчәде. Чыннан да, миңа эләккән балык симез һәм олы иде. Аны кая куярга да белми аптырагач, Гамил киңәш бирергә өлгерде:
— Минеке янына ташлап тор, мин хәзер чиләк алып киләм!
Ерак барып йөрмәде. Бездән читтәрәк кенә мышный-мышный үләнен чәйнәштереп яткан бозау янындагы сулы чиләкне китерде:
— Әйдә, шушында гына тутыр!
— Хуҗасы нәрсә әйтер?
— Берни дә... Безнеке ул!
— Ә-ә, алай икән!
Гамил кармагын суга ташлаганда, Айдар тагын аваз бирде:
— Чиртә, чиртә, малайлар!
Җиһангирга аның болай кабалануы ошамады:
— Куркытасың бит, бөтен балыкларны качырып бетерәсең! Тавышланма!
Аңлашыла: үзенеке чиртми, шуңа ачуы килә моның!..
Яр буенда шактый озак әвәләндек. Мөгаен йолдызчылар телендә бу көн балык көне булып, малай-шалайга бәхет вә сөенеч килә торган сәгатьтер? Шулай шул, каникуллар, һичкая ашыгасы, һичнәрсә хакында кайгырасы түгел. Хәтта Су аналары турында да онытканбыз бит.
Көн кичкә авышып, иртәннән бирле юньле-башлы ашамаганлыгым да хәтеремә килгәч, ашказанында бүреләр улаганлыктан, балык тотуның кызыгы бетте. Инде хәзер юньләп чиртми дә иде булса кирәк.
Кайтырга кирәк. Кара бу өс-башны, тәмам пычранып, кызыл балчыкка буялып беткән. Шушы килеш кайтып керсәм, әбием нәрсә әйтәчәк?
Арада балыкны иң күп каптыручы Җиһангир иде. Әмма чиләкне миңа тоттырдылар.
— Алмаз, болар барысы да синеке! Кармаклар алып кайтканың өчен бездән рәхмәт билгесе булсын!
Иптәшләремнең болай юмартлануыннан башым җиденче күккә тиде. Әүвәле киреләнеп маташсам да, һай-ваема карамастан, Җиһангир:
— Шатландыр әле барысын да, әбиең дә сөенер! — дигәч, күнми калмадым.
Минем бер чиләк балык күтәреп кайтуымны күргәч, өйдәгеләр һәммәсе дә шаклар катты.
VII
Ул көнне, тәмам арыган булуым сәбәпле, кичтән үк ятып йокланылган. Иртән уянганда, кояш шактый югары үрмәләгән, иптәшләрем көтеп зарыкканнар иде. Аларның әти-әниләре һәммәсе эшкә китеп барганнар, җил сугарып йөрмәсеннәр өчен дөнья кадәр йомыш кушып калдырганнар. Шунлыктан, очрашып хәлләр белешкәннән соң, һәркайсыбыз үз юлы белән китте, мин исә капка төбендә калдым. Әүвәл аякларны болгап утырудан ямь таптым. Кызык та, рәхәт тә иде. Болай нишләргә белмичә ары-бире сугылып йөрүемне күреп, әбием чәйгә чакырды:
— Кер, улым, кер! Баллап-майлап сугарырмын үзеңне,— дигәч, тук карынымда бераз буш урын тапкандай, өстәл янына килдем. Урамнан кергән гадәтем белән аяк селкеп утыруда булдым. Шулай җайлы да, рәхәт тә иде.
— Улым, шайтан чакырып утырма! — диде әбием.
Бер әйтүеннән генә колакка кермәгән. Тагын-тагын кабатлагач кына аякларымны җыеп маташтым. Тик юкка! Тотып торып буламы соң аларны! Болганалар да болганалар. Әбиемне дә тыңламый каласым килми. Булмый гына бит.
— Өстәл артында аяк болгап утырсаң, шайтаннар килә ди. Арбасы белән авызыңа кереп китә!
— Ничек инде?
— Менә шулай! Шайтанның бер кулында таягы бар, икенчесендә — арбасы. Аны гел тартып йөри ул. «Шайтан таягы» дигән сүзне ишеткәнең бармы?
— Бар, әбием, су буенда үсә торган каклавыч, энәле үсемлек. Таягы да бар... Очында — кызыл чәчәге, хәтта анысы да энәле!
— Менә-менә, шайтан таягы да шундый инде ул. Кемнәр тәртипсез, шайтан шуларны гына карап йөри. Таягы белән башларына суга да арбасына салып китә, дузах дип аталган бер чокырга илтеп ташлый, утлы җәһәннәм чокыры инде ул, Аллаһ сакласын!
— Ә ул чокыр кайда була?
— Ни сорыйсың син, улым? — дип әбием аптырап миңа карады, аның ак йөзенә борчылу йөгерде, яшел күзләре төссезләнеп калгандай тоелды. Мин дә, оялып, башымны түбән салындырдым. Гаепне шушы соравымнан күрдем. Болай наданлыгымны күрсәтә торсам, әбием дә, беркем дә яратмас!
Әмма ялгышканмын. Әбием бөтенләй башка нәрсәләр хакында уйланган икән, шунлыктан кәефе киткәндәй тоелган. Ул минем чәчләремнән сыйпады, тыныч кына аңлатып алды:
— Ул чокыр шундый бер урын ул, улым, анда кәфер-динсезләрне генә кертәләр, тәртипле вә тәүфыйклыларга анда ишек бикле. Әгәр дә сүз тыңлаучан, яхшы бала булып үссәң, беркайчан да аны күрмәссең, җәннәтле ителерсең...
«Нәрсә соң ул җәннәт?»— дип сорарга батырчылыгым җитмәде, әмма әбием наданлыгыма алдан ук инанып куйган икән. Үзе үк дәвам итте:
— Ә җәннәт дигәннәре шундый бакча аның, улым, анда барча матурлыклар вә рәхәтлекләр генә. Теләсәң ашарга, әйтик, җимештән, кулыңны да сузарга өлгермәссең, агачлар үзләре иелеп, җимешләре белән сыйларлар. Әгәр дә җаның су теләсә, чишмәләр үзләре йөгереп киләләр. Анда дүрт арык бар, аның берсеннән татлы сулысы ага, икенчесеннән сөт ага, өченчесеннән ширбәт кебеге, дүртенчесеннән безнең Зәмзәм коесының суы кебек елга ага. Шушы дүрт чишмәнең берсенең генә суын эчсәң дә һәртөрле кайгы-хәсрәтләрдән азат кылынасың, дошманнарыңнан өстен чыгасың, барча авыруларыңнан савыгасың, улым!
— Әбием, ә ул Зәмзәм коесы кайсы төштә? Моннан ерак түгелме? Безнең Зәмзәм коебыз бармыни?
— Бар, улым, бик бар! Бигрәкләр дә тәүфыйклы бала инде үзең! Безнең Зәмзәм коебыз моннан бик еракта, Мәккә шәһәрендә. Анда гомеренә бер тапкыр, әгәр байлыгы җитсә, һәркемгә барып, хаҗ кылу тиешле.
Мин инде олы мәгънәләргә төшенгән кеше шикелле белдекле кыяфәт чыгарып баш селкедем. Дөресен генә әйткәндә, һичнәрсә аңламадым. Болай еш колакка кереп тә, алар хакында сөйләнгәннәрне игътибарсыз калдыруым сәбәпле, миндә наданлык көчле иде. Әбием хәбәрләрен күңелемә киртләп, Мәккәне олуг бер җәннәт урыны дип күз алдына китердем. Аның тирә-юне гөлбакчалар икән дә, уртасында зур гына бер коесы булып, байлар шунда чиләк ташлыйлар һәм тутырып алалар, корсакларына суккалый-суккалый, мактанышып эчәләр: «Без сихәтләндек, без бәхетлеләр!»— дип сикерешәләр, мең бәлаләрдән котылалар кебек тоелды. Шулай итеп, минем каршыда дөнья әллә нинди аклы-күгелҗем-яшел төсләргә кереп бетте. Әгәр дә берәрсе шайтан хакында телгә алса, шунда ук мин кулына чәнечкеле, башында кызыл чәчәкле таяк тоткан, икенче кулына арба таккан һәм аңа исерек, яманнарны тутырып, сөйрәп йөрүче бөкре бер картны уйлап куям. Имештер, ул аяк болгаучыларны карап кына йөри, күрә калса, авызына кереп, тагын да ниндидер хикмәт белән аннан чыгып, арбасында җәһәннәмгә илтеп аудара.
VIII
Әгәр дә мин иптәшләремнең болай көне-төне эш белән генә мәшгуль булып, урамга чыгып та тормаслыкларын алдан ук белсәм, бәлки авылга кайту түгел, борылып та карамаган булыр идем. Анда сеңлем белән әткәй-әнкәй Кара диңгез буенда, иң кимендә берәр комлы елга ярында сырт кыздыралардыр, дөнья рәхәтләрен гизәләрдер инде? Ә мин монда көннәр буена каңгырып, үземә нинди эш табарга белмичә аптырап йөрим. Булдыра алмасмын дип куркалардыр, бер генә йомыш та кушмыйлар. Кирәгем юк монда. Балыкка да ялгызым төшәргә шикләндерә. Әллә нинди Су аналары хакында сөйләп башымны әйләндерделәр дә, хәзер үзләре дә: Айдар, Гамил, Җиһангир — мич арасында качып ята торганнардыр? Булыр, булыр. Юри батыр кебек кыланалар ул авыл малайлары, ә үзләре Камиләдән дә куркалар. Теге көнне ташлап ук качтылар бит әле, табан аслары гына ялтырап калды...
Мин үземнең дусларыма үпкәлим дә, ачуланам да. Әмма һич файда юк. Гомерләре чөгендер басуында үтә, беләм. Кичкә арып кайталар да йоклыйлардыр инде болар. Шәпләп яңгыры да явып китми бит аның, кырга чыга алмаслык итеп. Юк, ул гына туктата алмас аларны. Әнә юньле кешеләр җиләккә дә йөри башладылар инде. Бергә-бергә барыр идек. Әллә кайчан кайтып, урманнарын да бер менеп күргән юк. Кем белән йөрим ди мин, ялгыз башыма андый юлга чыгу ярыймы соң?
Башыма килгән уйны төшереп калдырмаска теләп, үзем белән тизрәк өйгә алып йөгердем. Гадәтенчә әбием, йорт эшләрен карап маташа иде. Аның итәгенә диярлек килеп ябыштым, тыңламаса, теңкәсен корытырга булдым:
— Әбкәм, әбекәем, алып бар мине урманга! Җиләк ашыйсым килә... Әби, дим, әбекәем...
— Абау, нинди песи баласы бу?
Юк инде, андый гына ялган үртәүләренә бирешеп тордым түгел. Белмиммени мин, аңламыйммы? Бала-чага хисабыннан күптин-күп элгәре чыктым инде. Алып барсын мине җиләккә, и бетте китте!
Әмма әбиемне күндерү бер дә җиңел эш булып чыкмады. «Хәзер, бу эшемне бетерим дә, монысын гына калдырмыйм!..»— дия-дия җитмеш төрле кырыкмаса-кырык нәрсәләрне башкарып та, алар янына бүтәннәрен таба торды. Артыннан бер адым да калмасам-калмадым, мин дә үземнекен тукый тордым. Барыбер файдасы тимәде. Ул әле җим болгатып тавыкларга бирде, каз бәбкәләрен ашатып кайттык, шул арада бозауга су төшерәсе, төшкелеккә абый-апага аш хәзерлисе, чәй куясы итте. Болар арасында идәннәрне сөртте. Инде генә бушады дигәндә тагын тавыкларга җим болгатты, кайтып кергән каз бәбкәләрен ашатып, кабат су буена куды, тегесе-бусы. Мин дә ияреп кенә йөрмәскә тырыштым, тизрәк эшләре бетсен дип булышырга алындым. Әмма җим болгатышканда аякларым йомшак әйбергә басу аркасында таеп китеп, сулы тагаракка артым белән утырдым, чалбарымны чайкап, кояшка эләргә кирәк булып чыкты. Ул гына кибәргә өлгергәч, бозауга ашлы чиләк төшерә киткән идем, тагын эшем кирәгенчә барып чыкмады. Ахмак бозау, башларын чайкап, өстемә ташланды. Үз-үземне белештерми, чиләкне аңа капладым да — әллүр өйгә таба. Ярый әле бәйләп куелган икән. Казыгы ныклы булып чыкты. Югыйсә маңгаена утыртып кайтып керәсе иде.
Минем уңмаганлыкны аңлап, әбием кул арасына кертергә кабат теләмәде булса кирәк. Тагын итәгенә тагылып йөрүдән башкасы калмады.
— Бүген соң бит инде, менә иртәгә барырбыз! — дип сүз биргәч кенә тынычландым. Әмма миңа инде болай да күңелле, әбиемнең куштаны булып йөрүнең үз яхшы яклары бар иде. Анда ул берәр кәнфит бирә, монда кура җиләге каптыра, тегендә берәр ашый торган үлән өзеп бирә, исемнәрен аңлата, серләр дөньясы белән таныштыра. Җайлап карасаң, кузгалагы-юасы да менә шушы болыныбызда гына үсә икән, ул кәҗә сакаллары дисеңме... Иренеңә тидерсәң, бетте инде, чабырта да чыгара, җаен белеп кенә ашарга кирәк!
IX
Әмма бүген-иртәгә дип ышандырган әбием сүзендә тормады. Көн артыннан килгән көн үзләренә хас мәшәкатьләре белән үтә бирде. Мин инде ата каздан курыкмыйча, ояларын чыбык белән туздырып, йөгертеп кенә су буена куып төшерәм, тавык-чебешләр арасында мәш киләм, тегесен-монысын эшлим, гел дә кул арасында йөрим. Ә уйныйсы килә. Ялгыз башыма балык каптыруы да күңелсез. Дөресрәге, Су анасы килеп чыгудан котларым оча. Яр кырыена килдем юк инде хәзер!
Урманга барсаң да инде, Шүрәле очрап, адаштыруы бар? Әбиемнең теңкәсен корытам. Бер-бер әкият ише нәрсә сөйләвен үтенәм. Сорап куям:
— «Шүрәле» диләр дә «Шүрәле» диләр... Күргәнең бармы, әбием? Безнең урманда юктыр ул?
— Нишләп булмасын ди?
Монысын ук көтмәгән идем. Колакларым үрә торып, тәнемә курку йөгерде. Шулай да минем өчен бу кызык иде. Сөйләтергә уйладым.
Әбиемнең әкияте «Нәкъ Казан артында...» дип башланырга тиеш иде. Миңа яхшы таныш ул. Тукай абыебыз язган бит аны, һәрбер мәктәп баласы белә. Әле бервакыт шулай әбием әллә нинди серле тавышлар белән бер көй көйләп җибәргән иде. Шунда ук ялгап киттем: «Йосыф-Зөләйха» иде ул. Җитмәсә бу әсәрне кайчан кем язганлыгын да хәбәр иткәч, әбиемнең аптырашлы күз карашларын күз алдыгызга китерсәгез иде. Хәйраннар гына калды. Бу бала үз акылындамы икән дип маңгаемнан да тотып карады, һе, әллә кем дип уйлагандыр инде ул мине... «Кыйссаи-Йосыф» поэмасын укып карамаган, дәресләрдә эчтәлеген сөйләп, сүзләрен ятлап аптырап бетмәгән берәр татар укучысы бар микән ул? Юктыр. Ә әбием шуны да уйламаган икән... Шәһәр малае дигәч тә, надан булырга тиеш микәнни ул? Беләбез, бик беләбез! Энәсеннән җебенә кадәр үк түгелдер дә, әмма...
Әбиемнең Шүрәлесе әллә нинди әкәмәт нәрсәкәй икән. Мин инде аны бүлдерергә дә уйлаган идем, онытылып кына киткәнмен. Ярый әле сабырлыгым җиткән, көлкегә каласы булганмын.
Әкиятен әбием болай башлап китте:
— Борын заманда бер синең төсле малай урманга киткән. Җиләк җыярга. Уңга барган, сулда йөргән, әмма бер дә җиләклек таба алмаган. Шулай да һаман эчкәрәк керә башлаган. Буш кул белән урман кадәрле урманнан әйләнеп кайтасы килмәгәндер инде...
Шулай итеп, бара икән бу, бара икән, бер яланга килеп чыккан. Караса, җиләклек, ди. Берсеннән-берсе кызыллар, эреләр, тәмлеләр икән. Тиз арада малай җыярга да керешкән. Угланның болай ашыгуын күргән кошлар бер-бер артлы киләләр дә:
— Моннан җиләк җыйма... Моннан җиләк җыйма... Бу болынга Шүрәле хуҗа...— дип, кат-кат әйтеп карыйлар ди, әмма углан аларның әйткәннәренә колак салмый икән.
Ул да түгел, урмандагы киек-җанварлар да килеп:
— Бу болыннан җиләк җыярга ярамый,— дип, акыл биреп карыйлар ди, әмма углан аларның сүзләренә дә колак салмаган.
Шул арада аның тырысы да тулган. Юлдан кире борылырга гына уйлаган, кайсы якка барыйм икән дип аптырашта да калган. Күзләренә кайнар яшьләр килгән. Тамагы да ачкан. Нишләргә дә белмәгән. Җиләк ашап тамак туя димени ул?
Шунда урман ешлыгыннан угланга әнисенеке төсле тавыш белән кемдер эндәшкән:
— Тырысыңны калдыр, балам, мин сиңа юлны күрсәтермен! — ди икән.
Әмма угланның тырысын калдырырга теләге юк шул... Нигә ташласын ди ул аны, көне буе йөреп, тәмлеләрен һәм кызылларын гына сайлап җыйды бит.
Тоткан да, бер сукмакны ниятләп, углан бу болыннан ераккарак китәргә уйлаган. Әмма артыннан теге тавыш тагын ишетелгән:

Углан йөгерә үк башлаган. Гүяки шушы сукмагының очы авылларына килеп чыга да — котылам дип уйлый икән бу.
Шулай шактый ара юл йөгергәч, аяклары арыган, тыны кысыла башлаган, утырып хәл алырга уйлаган. Әмма теге тавыш яңадан кабатланган. Углан тиз генә шул якка караган һәм анда тәнгә бик ябык, эре ак тешле, маңгаенда мөгезле, ишәкнеке төсле ике колаклы, әмма карап торуга адәм сурәтендәрәк бер затны күреп, күңеленә курку йөгергән.
— Син миннән курыкма,— дип әйтә икән бу зат,— һичбер явызлык кылмам. Яхшы иткәнсең, җиләгемне җыйгансың!
— Юк-к-к...— ди икән углан,— юк-к...
Әмма үзе торып йөгерергә тотынган. Ни дисә дә ул шунда Шүрәлене танып алган бит. Ә аның начар гадәтләрен дә ишетеп белә ди, кешеләрне кытыклап үтерүләрен...
— Качма, качма,— дип, артыннан йөгерә ди Шүрәле.— Мин сиңа һичбер зыян эшләмәмен, теләсә никадәрле җиләк ашатырмын, минеке бул, минем малай,— дип алдалый, ялганламакчы була икән үзе.
Углан бер аланга килеп чыккан. Янда гына чишмә челтерәп акканы ишетелә ди. Ә ул арада Шүрәле угланның каршысына ук килеп басмакчы була. Авызын тутырып елмая. Караңгы урманнан болынлыкка чыгып өлгергәненә сөенеп, углан да елмаймакчы. Әгәр дә авызы ерылса, Шүрәле аны әсир итеп алачак, үзенә буйсындырачак инде, ә угланның куркуы бетеп җитмәгән. Авызы ерылмый. Шүрәле исә җаен табып кына, үгетләп-үгетләп юатмакчы.
— И адәм улы, нинди тәүфыйклы син, нинди яхшы... Күп итеп җиләкләр дә җыйгансың... Әйдә безгә кунакка. Сине урман ризыклары белән сыйлармын, бәхеткә күмәрмен, алтын-көмештән бүләкләр бирермен,— дип әйтә икән.
Шунда угланның авызы кипкән. Йөгереп агучы чишмә аның авыр хәлдә калганлыгын күреп алган да үз янына чакыра икән:
— Ышанма син аңа, кил бире... Минем сыемнан авыз ит, тамагың сусыз улак кебек коргаксыган. Эч бер генә тамчы,— ди икән.
Углан уйлап-нитеп тормаган, чишмә янына таба чигенгән. Егылып китеп, чак кына суга мәтәлеп төшмәгән. Шулай да чишмәнең икенче ягына сикереп чыгарга өлгергән. Артыннан килгән Шүрәле аны сузылып кына тотып алмакчы да, буе җитми калган. Ә суны атлап чыга алмый икән бу. Кем-кем, әмма Шүрәле белән елан, уттан хасил кылынганнары өчен диләр, судан куркалар ди.
Углан ул арада Шүрәледән ераклаша башлаган. Мескен урман сарыгы уңга тартыла, сулга ашкына ди, әмма һичбер эш кыла алмый гаҗизләнә:
— И углан, кил бире, кил бире!—дип чакыра икән.— Мин сиңа татлы урман ризыклары бирермен! Миндә генә торырсың,— дип алдый икән. Ә исәбе ничек тә малайны тотарга, рәхәтләнеп аны кытыкларга, шулай хөкем йөртеп,
рәхәтләнергә.
Әмма бу малай тинтәк түгел, Шүрәленең сүзләренә колак салып, ялганына буйсынырга уйламый ди. Тик кайвакыт күңеленә чит-ят уйлар килеп, әллә кунак төшәргәме дип тә ниятләргә теләге җайлана икән. Шулай да ышанып җитми бит. Бу явыз зат хакында ишеткәннәре бар.
— Аһ, ахмак малай, адәм улы,— дип ачуланырга да керешкән аны Шүрәле,— нинди тыңлаусыз бәндә син? Кил бире, кети-кети уйныйбыз!
— Улак ат янына килми, ат улак янына бара! Әгәр кирәгем бар икән, син бире атла! — дип үрти икән углан үзен.
— Бу чишмәнең башы кайда соң? — дип сорый икән Шүрәле.
— Әнә тегендә!— дип төртеп күрсәткән углан, чишмәнең агып киткән тарафына таба.
Ул да түгел, беркатлы Шүрәле шунда, углан күрсәткән якка таба торып та йөгергән. Көн йөгергән, төн чапкан, чишмә бер инешкә килеп кушылган, инеш исә елгага... Шунда гына Шүрәле үзенең алданганлыгын белеп алган. Кире кайтырга уйлаган, әмма инде соң булган. Шүрәле үз урманыннан чыкса, адаша ди. Бу Шүрәле дә шулай адашып, йортына кайта алмаган. Утырган да елаган...
Ә углан тыныч кына өенә киткән, Шүрәле болынлыгыннан җыйган җиләк белән рәхәтләнеп чәй эчкәннәр. Икенче көнне ул монда авылдашлары белән килгән, барысы да тырысларын тутырып җиләк чүпләгәннәр.
Ул яланны әле хәзер дә «Шүрәле болыны» дип йөртәләр. Анда җиләк бик күп була...
X
Әкияте беткәннән соң, әбием мәгънәле итеп йөземә карап алды. Әмма минем куркуым узган, авызым ерык иде. Ялт кына сорау да ташладым:
— Ә нигә Шүрәле чишмәне сикереп кенә чыкмаган соң?
— Әйттем бит инде, Шүрәле, елан кебек үк судан курка, дидем!
— Юк, әбием, елан судан курыкмый. Минем күргәнем дә, укыганым да бар: елан сулы-сазлыклы җирләрдә яши. Ул әле суда йөзә дә ала...
— Син беләсеңдер инде, улым, син беләсеңдер...
Минем болай киреләнүем әбиемне үпкәләтте булса кирәк, ни дисәң дә, сүзен аяк астына салып таптадым бит! Юньсез дә инде үзем, ахмак та инде!
— Ә Шүрәле нигә тотып кытыкламаган соң аны, чишмәнең аргы ягына чыкканчы ук?
— Нигә дип,— әбиемнең тавышында арыганлыкмы, әллә инде кимсенүме сизелеп тора иде,— син укыган бала бит. Бөтенесен дә беләсең. Безнең вакытта әйтә иделәр: әгәр дә Шүрәлегә тешләреңне күрсәтсәң, ул сине кытыклый, әгәр дә күрсәтмәсәң, кытыклый алмый, курыкканнан курка, башта юатырга тырыша, диләр иде. Укыганың бар идеме?
— «Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк!» — дип укыганым бар. Ялган сүз болар барысы да...
— Мин алдакчы инде алай булса!
— Әйе!
Мин үземнең нәрсә әйткәнемне сизми дә калдым. Нәрсә тартып чыгарды икән ул сүзне авызымнан? Ахмаклыгымдыр инде!
Әбием миңа тәмам үпкәләде: «Кит моннан, йөрмә башымны бутап!»— дип, яныннан ук куып җибәрде. Мин барысына да үпкәләдем.
Баштарак аптырап калдым. Аннан соң сөмсерем коелып төште, ачуым кабарып, кая барганымны да белмичә, капкадан чыгып, урамга йөгердем. Нигә кайттым инде авылга? Монда миңа ни калган? Иптәш малайларым да юкка чыктылар. Әбием дә урманга минем белән җиләккә бармас өчен әллә нинди әкиятләр уйлап чыгарып сөйли. Юри ялганлыйлар барысы да. Әкият. Менә күрсәтәм әле үзегезгә, урманга берүзем барам да алып кайтам җиләкләрне. Тапканнар!..
Мин шулай бар дөньясына үпкә белдереп йөрдем-йөрдем дә урманга карап юнәлдем. «Бу малай шулай бик бәләкәй дип белдегезме әллә!» — дип, сукрана-сукрана килә идем, берәү эндәште:
— Нәрсә, балтаң суга төшкән кеше шикелле атлыйсың? Юлың ераккамы?
XI
Күтәрелеп карасам, сихерче кызы аякларын болгап, юл читендәге сыер кадәр зур таш өстендә утыра иде. Миңа ул эндәшкән икән. Сүз кайтарырга теләгем юклыктан күз кырыен гына аларттым да юлымны дәвам иттердем. Әмма артымнан кемнеңдер килгәнен сизеп алдым. Ялт кына әйләнеп каралым. Адымнарымны кабатлап, эзләремә үк басып-басып теге сихерче кызы килә икән. Тукталганымны сизмичә чак кына миңа килеп бәрелмәде.
— Нәрсәдән сихерлисең?
Камиләнең авызы ерылды, күзләрендә очкын ялтырап китте:
— Юлыңны сөртеп барам!
— Нәрсә?..— Ачуымны чак тыеп калдым.— Адаштырмакчы итәсеңме әллә?
— Әйе дисәм ни әйтерсең?
Сүзем юк иде. «Бәреп үтерәм!» — дип булмый бит инде! Әйтерлегем юклыктан кайнарланган ачуым чыгарга юл таба алмыйча аптырады. Ул арада ертык күңелемне Камилә ямап та куйды:
— Котың ботыңа җиттеме?
Кая ди ул, аяк бармагымнан чыгып, җиргә үк кереп качты бугай. Курыкмассың, бар, әллә нинди шайтаннар-җеннәр, су аналары, шүрәлеләр белән тулган авыл бит бу! Сихерчеләренә кадәр артыңнан ияреп йөри. Качып калыр җир дә тапмассың.
Шулай аптырашта торганымны күреп, Камиләнең авызы тагын да ерылды:
— Әйдә, нигә тукталдың әле? Урманга барабыз түгелме соң?
— Барабыз түгел, барам!
Болай үчекләвеннән күңелемнең икенче бер почмагы үртәлеп, әүвәлге уйларымны оныттым да җәһәт кенә үз юлым белән атлап киттем. Артымнан әлбәттә Камилә иярергә тиеш иде.
Сукмагым олы юлдан борылып, калкулыклар аша текә таулыкка таба юнәлде. Яшел бүз үлән араларыннан вакыт-вакыт һәртөрле бөҗәкләр күренгәләп, кызгылт-сары булып каткан сукмакта тукталып, миңа күтәрелеп-күтәрелеп карыйлар төсле иде.
— Бу углан кая бара икән?..
Алдыма күтәрелеп карадым. Юл читендәге агач төбендә авызын ерып Камилә утыра иде. Кайчан монда килеп җиткән ул?
Мин туктап калдым.
СИХЕРЧЕ КЫЗЫ
Повесть
XII
Бәлки кирәкмәгән дә булгандыр? Һәр сөйләгән сүзенә көлеп кенә караган вакытларымда күңелем тынычрак иде, ә хәзер ышанырга да, ышанмаска да белмим. Яки дөрес, чыннан да шулай булган, әллә инде ялган белән башымны катыра? Кем белсен!
— Безнең якларда борынгы заманнарда олы-олы гәүдәле Алыплар яшәгәннәр. Менә бу таулар, калкулыклар, таш-кыялар — һәммәсе дә аларның аяк эзләре, чабата каккан балчыклары. Күз алдыңа китерә аласыңмы?
Мин эндәшмим. Камилә сүзен дәвам итә, әллә нинди баһадирлар хакында сөйли, аның саен ныграк ышана һәм дөньяның серләренә төшенә баргандай хис итәм үземне.
— Бу тау — Бакыр батырның ятып калган җире. Әнә кара әле болайрак, күрәсеңме? Монысы — аның борыны, анда — кулы, аяклары...
— Чыннан да шулай!— дип килешергә ашыгам.— Монысы — башы, болайга таба сузылганы — буе, кулындагы калканы...
— Әүвәл заманнарда Бакыр батыр гаиләдә иң өлкән бала булып, иң көчле егет булып үсеп җитлеккән. Аның унике сеңлесе бар икән. Әнә теге тауның исемен беләсеңме? Уникеле тау дип атала ул!
Көннәрнең берендә Бакыр батыр сунарчылык эше белән чыгып киткән. Бу якларга үзенең Алпамша атына атланган Кузы батыр килеп чыккан. Ул, дөньяларны гизеп, галәмнәрнең серләренә төшенергә ниятләнгән икән. Әмма менә шушы урынга килергә булган. Кичен монда җитешкән. Атыннан иярләрен салдырып та тормастан, мондагы киң яланга ятып йоклаган. Күрәсеңме әнә ул түбәнлекне, кеше кыяфәтендәме?.. Әйе, әйе!.. Бу — Кузы батырның йоклаган җире. Гәүдәсе авырлыгыннан изелеп калган...
Шулай итеп, Кузы батыр йоклап киткән. Ул кичне Бакыр батыр сунарчылыктан кайтып җитешмәгән. Юл адашмасын дип сеңелләре зур итеп учак якканнар һәм моңланышып җырлый башлаганнар. Аларның сагышлары шулкадәр дә тирән булган ки, яткан җиреннән Кузы батыр аларның җырларын ишеткән һәм, йокысыннан айнып, күзләрен ачкан. Качып кына килгән. Кызларны күреп алган.
Арада иң кечкенәләре бар икән. Исеме Гөлбоек булган. Аның чибәрлеген каләм белән язып, сүз белән сөйләп бетерерлек түгел ди. Кузы батыр шушы сеңелне күргән дә, шунда ук гашыйк та булган. Күкрәгенә кадалган сөю угыннан хәтта күзләре төбеннән кайнар яшьләре дә бәреп чыккан. Егет үзен-үзе оныткан, хәтта йокысыз да калган.
Ул да түгел, урман ягыннан баһадир Бакыр батырның аваз салган тавышы ишетелгән:
— Миннән сезләргә сәлам ирешсен! Кайтып җитәм, сеңелләрем!— дип әйтә икән ул.
— Бездән сиңа сәлам ирешсен, иң сөекле абзабыз! Илебезгә бүре төште, ни уйдадыр, белмибез! — дип җаваплаганнар батырның сеңелләре.
Кузы батыр үзенең мондалыгын сеңелләр белеп алганлыгын төшенгән һәм югалып калган. Хәзер, торып, Алпамшасына атланып качар иде дә, Гөлбоекка төшкән мәхәббәте аны монда гүяки бәйләп куйган шикелле иткән. Батыр ике ут арасында калган. Шулай да арадан ул ике утның берсен сайлап, тәвәккәлләргә уйлаган.
Менә Бакыр батыр белән Кузы баһадир йөзгә-йөз очрашканнар.
— Син минем илемә ни өчен кердең? — дигән Бакыр батыр, усалланып һәм ачу белән: — Кем сиңа рөхсәт бирде?
Сүзнең болай башланып китәсен алдан ук белгән Кузы баһадир, башын түбән иеп, үзенең сәламнәрен җиткергән һәм үтенеч белән җавап биргән:
— И бөекләрнең бөеге, батырларның батыры Бакыр баһадир! Мин дөнья гизеп, гыйлем эзләп йөрүче бер егет буламын. Белмәдем, ялгышып кергәнмен. Арып йокыга талганмын... Төн белән уянып киттем, синең сеңелләреңнең җырлаганын ишеттем. Арада берсе, күркәм йөзле, матур тавышлы Гөлбоекка күңелем төште! Син ага да, син ата да булсаң, бир аны миңа кияүгә? — дип
тезләнгән Кузы баһадир.
Әмма Бакыр батырның моңа бик ачуы килгән һәм әйткән:
— Аһ, юньсезләрнең юньсезе, ахмакларның ахмагы! Гаиләдән олы кызлар китеп бетмичә, сеңелләре кияүгә чыгармы? Югал күз алдымнан!
Әмма Кузы баһадир китәргә бер дә уйламаган: «Әгәр дә миңа бирмәсәң, ул вакытта мин аны урлап алам!» — дигән.
Шунда алар кылычка тотынганнар һәм сугыша башлаганнар. Бакыр баһадир көчле булган. Бер селтәнеп суккан, Кузы батырның сул кулын өзеп алган. Әнә теге «Оча баш» дип аталган кызыл очлы яр читен күрәсеңме, ничек күтәрелеп тора, кул башы сыман! Ул менә шул Кузы баһадирның өзелеп калган сул кулы инде.
Моңа йөрәге әрнесә дә, Кузы батыр бирешергә уйламаган. Ярасына күз дә салмыйча, Бакыр баһадирга кылычын күтәргән, аның тездән югары җиренә, куәтле ботына чапкан. Җавабында Бакыр батыр сул кулы белән Кузының йөзенә суккан, ул чалышаеп киткән.
Көн сугышканнар, төн сугышканнар, ярасыз җирләре калмаган. Ахырда икесенең дә көче беткән. Шулай да хәл җыярга уйламаганнар. Аларның сугышканнарын кызлар ерактан күзәтеп торган, апалары исә Гөлбоекны ачуланганнар. Шунда ул чын йөрәктән әрнеп:
— И апаларым, егет күзе миңа төшкәннән ни гаебем бар! Болай чибәр булып туганчы, аккош кына булсамчы!—дигән.
Ул шулай дип әйткән, көтелмәгән хәл килеп чыккан. Нәкъ шул вакытта күктән Сәмруг кошы очып бара икән. Гөлбоекның сүзен ишеткән һәм аны аккошка әверелдергән. Апалары шаклар катканнар. Шунда Гөлбоек түзмәгән:
—Мин аккош булгач, сез каргалар булыгыз!— дигән.
Апалары шунда ук каркылдый башлаганнар һәм каргаларга әверелгәннәр!
Менә ни өчен каргалар тау башына җыелалар һәм сугышкан баһадирларны карап торалар, белдеңме?
Мин: «Әйе!» — дияргә тиеш идем. Чыннан да, Камилә күрсәткән калкулык башында берничә карга очынып-кунып, нәрсәгәдер куанып каркылдыйлар. Әллә, чыннан да, дөрес инде дигән уй акыл биштәрендә урын таба алмыйча кайнашты.
— Күрәм, ышанмыйсың да үзең?
Камиләнең күз карашыннан артка чигенергә мәҗбүр ителдем. Хәзер берәр сүз белән мине кешелектән чыгарып ташлый инде бу?
Юк, Камилә алай эшләмәде, авызын гына ерды:
— Курыкма, мин сине ашамыйм, сихерче кызы дигәч тә...
XIII
Сихерчеләр адәм ите ашый икән дигәннәрен генә ишеткәләгәнем бар иде. Камиләнең сүзе җитә калды. Хәзер отыры чабып, авылыбызга таба шылачакмын инде.
Тартылдым, туктап калдым. Шушы гына җитмәгән иде: куркып кач, имеш! Соңыннан бөтен авылга таратыр, көт тә тор!
Шулай итеп шул: язмышымны сынарга булдым. Камилә янында куркак куян төсле калтыранган хәлемдә торып калдым. Менә хәзер ул еланга әверелер дә, ысылдый башлап, мине йотар инде...
Җылы ягымлы кояш болын-кырларны сыйпап күтәрелә бирде. Кайдадыр еракта дөнья гөжелдәп тора иде. Ә-ә, әнә ул, моннан, калкулыктан яхшы күренә, олы юл! Машиналар уңга-сулга йөгерешеп, кайларгадыр ашыгалар, кемнәрнедер алып китәләр, кайсыларын кабат илләренә кайтаралар.
Шулай дөньялыкка ихлас күзләремне салып торганда, бәрән һәм сарыкларның бәэлдәшкән тавышларыннан айнып киттем. Көтү йөри икән. Минем кебек бер малай озын чыбыркысын җилкә аша гына урап болгады да гөлтләтеп утларын чыгарды. Шартлаган тавышы бер калкулыкның маңгаеннан икенчесенә барып бәрелде, таулар йөткереп куйгандай булдылар. Камилә күрсәткән теге калкулыктан бер төркем каргалар күтәрелеп, чебеннәр төсле азыш-тузыш килделәр дә кабат утырыштылар.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.