🕙 Минуты чтения - 24

Штаттан Тыш - 2

Общее количество слов 3112
Общее количество уникальных слов составляет 1626
31.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
44.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
50.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  - Тәк, былай итәбез! Беркемгә дә күренеп еремә, эшкә барып. Машиналы берәр дустыңны тап та, айкап чыгыгыз бетен тирә-якны. Мин дә эшкә барып еремим, былар икәү кая булса да колхозга тайганнар ахырысы диеп уйласыннар.
  Рәсәй, инде капкадан чыкканда сорап куяр:
  - Ә тапмасак?
  Һе, дип уйлар Сарыйм, ул ягы да бар бит әле аның.
  - Туктале, тукта! Утыр әле!
  Чыгып, капка төбендәге эскәмиягә утырырлар. Сарыймның гениаль идеяләрне беркайчан да
  җитез генә уйлап чыгара алганы юк. Идеяләр алай тумый ул. Идеяләрне баш авырттырып тудырырга кирәк. Утыра-утыра килсә генә ул.
  Шул чак урам буйлап килүсе фотокор Петров күренер. Ерактан ук чуашча елмаеп, дусларча сүләнә-сүләнә килер ул монда табан. Килеп җиткәч, бераз алга бөгелеп, кул биреп күрешер:
  - Әссәләмәгаләйкем!
  Куштанлануы түгелдер, характер шундый.
  - Без әле эшкә барырга җыенып кына утырабыз, ә Николай Петрович ужы эштән катя бугай, - дип елмаер аңа Рәсәй. – Иртәләгәнсең, ай-яй!
  - Нәчәлникләр юк тык, мин нишләп анда ятыйм ди әле? Эшләп кем баеган? Үгә катеп
  үзеңә эшләргә кирәк лучше... Да бит, Сарыйм дус? Вон, Абдул эшләсен, анарга бетенесеннән дә күберәк кирәк.
  Сарыймның башына идеясының башы килеп кергәндер шул минутта: әһә, димәк, редактор эштә юк. Яхшы булды әле бу. Кичә кене буе эчеп йереп беген махмырдан ятадыр...
  - Петрович, анда безнең теге штаттан тыш гений күренмәдеме?
  - Юк бугай.
  Рәсәй, шындый чакны кемне сырарга таптың дигәндәй, Сарыймга карап куяр. Ә Сарыйм
  һаман сораштырыр: кемнәр эштә, кем кая киткән, райкомнан берәр яңалык китермәгәннәрме. Юкка гына мәгълүмат җыймас ул. Беренчедән – Петровның башына болар нидер маташтыра бугай дигән уй кереп тә карамасын! Икенчедән – редакторның кичәге халәте белән бүгенге юклыгын бәләп карасаң югалган машина файдасына нәрсәдер уйлап чыгарырга була кебек бит.
  Петров “Ну, ладны, катим әле. Питрауга кунаклар да килергә тиеш. Дуңгыз кадыйсым бар” диеп китеп барганда, Сарймның башында теге машина табылган булыр инде.
  - Булды, Рәсәй!
  - Нәрсә “булды”?
  - Табылды, минәтәм...
  - Нәстә табылды?...
  - Кереп кунакларны гына урнаштырып чыгам да, эшкә китербез. Син бар, үеңә кереп тыр.
  - “Бармыйбыз” дигән идең тегелме сың?
  - Барабыз!
  - Ә машина?
  - Табылды машинаң. Тенә син аны редакторга биреп калдыргансың, аңнадыңмы?
  Рәсәй аның кебек университет бетермәгән шул – аңлый алмый интегер:
  - Юк, калдырмадым мин анарга машинаны кичә!
  - Мин синнән “калдырмаган идеңме” диеп сырамыйм бит әле, “калдыргансың!” дим. Знач калдыргансың!
  - Мин аны общякның тәрәз тебендәкалдырган идем.
  - Анысын син беләсең дә мин беләм булсын. Редакторга калдырмаганыңны син бел дә мин бел. Йәме?! Ә бетен халыкка ишетелсен: син аны Мәүлигә калдырып киткән булгансың кичә. Барып гиттеме, башлангыч класс укучысы? Шылдымы?
  - Ы-һы!
  - Бер сүздә булыйк: машинаны син кичәдән бирле күргәнең юк. Эшкә баргач, редакторны эзләгән булып йерибез. Аннары үенә барасың да, уятып сырыйсың: әзи, машинаның ачкычларын бир әле, диген, фәлән авылга барырга кирәк, диген.
  - Хатерләсә?
  - Нәрсәне хатерләсен ул? Икесе дә лыгыр иделәр бит.
  - Ы-ы!
  - Эчеп йерүдән бүтәнне белми, әзерәк сикереп-кикереп алсын әле. “Качян алдым сың синнән машинаны?” дияр. “Сезне катярдым да, - диген, - аннары ызба каршында калдырырга кушкан идең, ачкычны кесәңә салдым”, - диген. Әле “йыртыгызга хатьлек култыклап керттем” диеп тә эстә.
  Болар, машина кайгысын бөтенләй оныта язып, редакциягә барганда көн инде кыздыра башлаган булыр. Эш кешесе эшендә арыган булыр; инде икенче тапкыр плотинадан су кереп кайтучы бала-чага лимонад алырга дип юл өстендәге “минимаркет”ка – ишек яңагы салынып төшкән сәләмә киоскка – кереп тулыр, аннан сатучы Мәрьям апаларының “Ябыгыз ишекне! Чебен тутырасыз бит!” дип кычкырган тавышы ишетелер; Гаптери профсоюз акчасына үзенең өй түбәсен ремонтлаучы шабашникларга төне буе хатыны белән “мендәр бәрешеп” чыгуын сөйли булыр; редактор Мәүли генә эштә күренмәс. Аңа кирәкмәгәч, ике дусны, корреспондент Йосыпов белән шофер Рәсыйхны, газетаның чыгу-чыкмавы борчый буламы соң инде?! Акчасын түләп торсалар шунда!.. Алар урамнан шул турыда сөйләшеп баралар бугай.
  - Бар, - дияр Йосыпов Рәсәйгә, - барысыннан да “редактырны күрмәдегезме?” дип,
  “машина белән берәр кая киттеме икән әллә?” диеп сырап чык. Ә мин типографиягә кереп чыга тырам.
  Сарыйм хәзер барып кергән бу типографиядә ир затларыннан бер директор гына булып, ул
  үзе үк кәгазь кисүче дә, слесарь да, склад мөдире дә, кургаш эретүче дә, зарарлы эштә эшләүчеләр өчен сок һәм сөт ташучы һәм шуны бүлеп бирүче дә исәпләнер. Сарыйм килеп кергәндә ул тагын бер белгечлеге буенча осталыгын үз коллективына исбатлап утыра булыр:
  - ... сынап карарга булалар: кемнеке кечлерәк янәсе. Эчемнек... Кемнеке йәтрәк йыклата, шул кечлерәк саналырга тиеш бит инде! Француз шампанын эчкән тычкан бер сәгать сүгенеп йери дә ятып йыклый. Инглиз вискиен эчкән тычканның да гайрәте ызакка гитми. Ә урыс брагасын капкан тычкан эч сәгать йери нүештән нүешкә, биш сәгать...
  Йыкларга уйлап та карамый бит, малай! Урыс, аптырагач, ялына башлый тегенәргә: “Ят инде, тычкан, җиңеләбез бит”, дип. “Ю-ук, ди тычкан, пакамис кара мачының ниен нитми тырып йыклау юк әле!” ди.
  Типография директоры Сәлим Кәримеч “ниен нитүнең” популяр татар теленә тәрҗемәсен
  әйтеп тормаса да, хатын-кызлар кычкырышып көлер. Шуның белән “ял тәнәфесе” тәмам булыр. Барысы да эш урыннарына таралышу ыгы-зыгысыннан файдаланып, Сарыйм тиз генә
  Таняны куып тотар да Ахмый турында сораша башлар:
  - Расскажи-ка, Ахмый, гворят, здис кунган. Синең яндамы? Кем янында?
  - Кит әле, - дияр тегесе. – Таптыгыз кияү! Какой кияү аннан?
  - Ник алай дисең? Нормальный мужик бит: үзе грамотный, хозяйственный, авторитеты бар, гарип-мазар тегел...
  - Да, иди-ка ты!..
  И пойдет Сарыйм, “Әй тебя, я хотел как лучше” дип пышылдап берне лачтырдатып сүгенер дә типографиядән чыгып китәр.
  ***
  Эх, белмидер шул Ахмый, белмидер... Нишләргә икәнне дә, моннан соң ничек итеп редакция тирәсенә килеп күренеп йөреп булырын да башына китермидер. Кичә кич кинога баруның нәрсә белән бетәсен белгән булса иде! Уйлап караган булса иде! Ул монда кыр уртасында, урланган машина рулен тотып, уйланып, кайгырып утырмас та иде...
  Уйлыйдыр да Ахмый, уйлыйдыр...
  Газетка язмаларыңны китердең дә ди. Ярый! Тәк! Китердең. Керттең. Исерек редакторны күрдең. Сарыймнарга бардың, бригадир Сагиров турында язмаңны тикшердегез ди. Ну, шыннан сың кать та кит бит инде! Нәрсә диеп калдың ул общягада кичкә хатьле? Былай да бетен район белә бит инде үзеңне. Тагын ник кызлар ызатып йерергә, кеше келдереп?
  Нәстәң калган? Ну, дур-р-рак! Ват дур-р-рак! Машина ишекләрен барысын да тутырып ачып куеп, кабинадан чыкмыйча гына шул сахраларга карап, Ахмый кичәге көнен анализлыйдыр...
  Ничек башланды? Нәрсә диелде Таняга?
  “Таня, сине беген Ахмый затып катер инде, машинада сезгә урын калмады” диеп Рәсәй кабәхәт планын тырмышка ашыра башлаган икән бит ул. Аннары Танялар урамына хатьле бергә кателды. Таняны кинога чакырылды. Дәшелдебит! Дәшелде, куркып-нитеп тырылмады.
  Район үзәгенең үзәк урамы буйлап! Таня белән икәү генә! Ике катлы үгә хатьле!
  Сүләшә-сүләшә!..
  “Ничек уйлыйсыз, беген финалда Бразилия командасы җиңерме, Германияме?” – мынысы да
  әтелде ахырысы. Дур-рак! Кирәк ди анарга синең футболың!
  “Гафу итегез, минәтәм, типографиядә эш җиңел тегелдер инде, дамы?” янәсе...
  “Ә беләсезме, Таня, без авылда Сарыймнар белән күршеләр идек бит”, имеш. Анарга бик кирәк инде синең кем белән күрше булганың!..
  “Сарыйм мәктәптә гел кызларга хат яза иде. Качян карама – хат яза” – бысы нинди донос чыкты инде авыздан, шәйтан!
  “Син кызларга бер дә хат язмадыңмы әллә?” диеп сырады бугай Таня.
  “Юк, что Вы! Минем белән йеремә келәп бетенесе кызыгып тыра иделәр дә бит...” Уф аллам, нәрсәгә алай мактанылды инде. Тәҗрибәсезлектер инде, зарразы!
  Аннары квартирына керелдеме? Анысы нәрсәгә иде инде? Дур-р-рак! Ызат та кыз кешене
  үенә хатьле, катеп кит бит инде. Юк, әбизәтелне ияреп керергә кирәк иде! Ну, кердең ди, утырдың ди. Аннары Таня үзенең ике балалы, ләкин ирсез апасы белән таныштырды ди. Сың, шул ямьсез хатын белән нәстәгә кинага барып, кеше күзенә чалынып йерергә иде инде? Ах, дур-рак! Ну, дур-рак! “Бармыйм” диеп тә булмый бит инде! Зина “Әдә кинога” диеп тырганда, нишләргә иде сың?
  Уйлыйдыр да Ахмый, уйлыйдыр...
  Аныңча, хәзерге минутларда аннан да ялгызрак кеше бетен деньясында юктыр. Бу турыда,
  Таняга пачти гашыйк булып та, аның Зина апасы белән тен кунып чыгуың турында, серләреңне кем белән уртаклашып булсын ди инде?! Кемгә сүлисең мыны? Келерләр!
  Келәчәкләр! Адәм страмы итәчәкләр! Бетен районга сасың таралачак!
  Юктыр серләшер, киңәшер кешең, юктыр...
  Ә Зина сеңелесе таняга сүләгән булса? Бетте баш! Таня Рәсәйләргә, типографиядәге бүтән кызларга, тегеләре редакциягә гиткезә бит инде. У-йу-ю! Бу хазер сер тегел инде! Бу хазер бетен районга билгеле теп яңалык! Бетен халык келәздер инде хазер
  үзеңнән...
  Икенче яктан, Зина андый баламут тегел дә кебек. Бәлки сүләп тә йеремәс. Точны!
  Сүләмәс ул беркемгә дә. Сүләмәс!
  Ахмый, машинаның кояшта кызган кара яшел брезентына кулын тидереп, үзенең шул кызу эчендә уйланып, онытылып утыруын исенә алыр да, кесәсенә тыгылыр. Ләкин кесәдә тәмәке юк – куллар буш калыр. өстеннән күлмәген салырга уйлап, сәдәфләрен ычкындырыр. Ике куллап пеләшен сыпырыр. Аннары куллары белән йөзен каплар да,
  “уф-уф-уф!” дип авыр сулар, озак һәм озын, авыр уйлардар котылырга теләгәндәй, җиргә сикереп төшеп, киерелеп-сузылып алыр.
  Ну, иң ачы келүче шул Рәсәй булачак инде! Аның хатыны Таня белән дус бит. Сүләр.
  Гайбәтен таратмыйчы түзеп тфралмас... хазер шул Рәсәй какрас келеп йеридер инде.
  Машинасын эзли-эзли сүгенәдер. Ә үзе Сарймга минем турыда сүлидер...
  ***
  Чынлыкта, Ахмыйның борчулы уйларында Рәсәйнең бер тиенлек тә эше юктыр. Ул, машинасыз калса, үзен кеше итеп тоймый башлый торган бер авыр бәндәдер. Машина югалуны редактор өстенә ябып калдыру идеясе белән бераз тынычланган булса да, эче
  һаман яман пошынадыр. Ә чынлап та табылмаса? Чынлап та, ниндидер узгынчы әрмәннәр яисә чегәннәр куып киткән булса...Җәл бит! Ремонттан яңы чыккан машина бит!..
  Аяклары тиз-тиз атлар. Сарыйм уздырган киңәшмәдән соң бер сәгать тә узмас – ул редактор Мәүлиләрнең капка төбенә килеп җитер. Башындагы күн фуражкасының эче белән битендәге тир бөртекләрен сөртеп алыр. Капка артында Мәүлинең Артур Петрович кушаматлы эте тавыш чыгарып алыр. “Зарразы, - дип сүгенеп куяр Рәсәй, - тагын шул бызавын чылбырдан ычкындырган ахырысы, дуңгыз!” аннары дап-дап капкага аяклары белән тибә башлар.
  Озак тибенергә туры килмәс – редакторның карт анасы Маһруй карчыкның ярсулы тавышы йортны яңгыратыр:
  - Касегызның анда күтенә ут капкан?!
  - Маһруй әби, минем нәчәлник үдәме, - дип кычкырыр аңа каршы Рәсәй, капканы кыйнадан туктап.
  - Юк, балакаем, үдә юк шул ул, - дисә дә, Маһруй карчык сөйләшергә кеше табылганга шатланып, Артур Петровичны оясына ябып куяр. Ә үзе һаман сөйләнер, - катеп та гитер инде, ызак йери алмас. Баярак кына Гаптериләргә диеп чыгып китте – баш тезәтергәдер инде. Катер, катер, ызак тырмас. Кер, кетеп тыр! Үзе тенә бик каты салып катькан иде, бергә булгансыздыр бит? Син катяргансыңдыр бит?
  Вакыты бармы сың мында Рәсәйнең гайбәт чәнәп утырырга синең белән?! Ашыга ул. Анарга
  Мәүли әзисе сручны кирәк, аңныйсыңмы, Маһруй әбисе?
  - Мәүли Дәүлиеч машина белән киттеме сың, - дип сорар Рәсәй, теге план буенча эш итеп.
  - Кем белгән инде аны! Ә-ә, юк-юк, ни бит, теге ... кем... Гаптери машина белән үзе килеп алып китте бит аны. Машинасыз иде нәчәлнигең, машинасыз...
  Болар сөйләшеп торган арада Артур Петрович чыйный-чыйный ишек каерыр, азаплана-тырнаша торгач, будкасы, бер якка кырнаеп, авып китер дә, аның астыннан овчарка үзе килеп чыгар. Моны карап торган Рәсәй: “Маһруй әби, Маһруй әби!” диеп, курка-курка кулларын күтәрер.
  - Куркма, - диелер аңа, - Артур Петрувич, урыныңа, марш!
  Ләкин Артур Петровичы оя астына кысылган койрыгын өстерәп алыр даәкертен генә боларга таба юнәлер. Үзе ырылдыйдыр, үзе күзләренең бер кырые белән әбисенә, икенче ягы белән Рәсәйгә акаеп карыйдыр.
  - Бу бызауны тытып суерга гына бит инде – бигерәк ерткыч, - дияр Рәсәй.
  - Алай дия күрмә, улым, язык була. Кычык бит ул! Ул да ян иясе бит! – дип, аның авызын томалар карчык. Аннары эткә борылыр да, бөтенләй киресенчә сукалый башлар. -
  Ах, син шылаймы әле, пырдымсыз?! Ах, дуңгыз кылагы кимергән шыннык!
  Артур Петровичның бу оятсыз кыланышын җәзасыз калдырамы инде Маһруй әбиегез? Ярыймы сың?! Ул аны хазер муенчагыннан эләктереп ала да, җилтерәтеп, пайтастына кертеп яба.
  - Күптән ябылганың юктыр, хачтерүш... Миңа ничек ырылдарга күрсәтермен мин сиңа!
  Эт абзарга кермәс өчен бераз тартышып караса да, тыңлаучан холкы аны бирелергә мәҗбүр итә.
  Бу вакыт Рәсәй җан-фәрман Гаптериләргә ашыгадыр инде. Анысы ерак тормый аның – дүрт йорт аша гына. Бер-ике минуттан ул аларның бакчасында түтәлдәге суган кыягын иснәшеп утыручы дуслар янына барып та керер.
  - Мәүли әзи, - дип атакага ташланыр Рәсәй, барып керүгә, - машинаны кая калдырдың икән кичә, чу-ты күрмим беркая да?
  Гаптери сузган стаканны алырга дип үрелгән җирдән Мәүли йалт итеп борылып карар. Чү, кем сың әле бу? Ә-ә, шоферың икән бит!
  - Нинди машина, энем?
  - Нинди булсын, безнең машина! Редакциянеке!
  - Ничек инде “кая”, энем?
  - Ват шылай: кая, дим шул мин дә?! Синнән сырарга килдем...
  - Ә нәрсә чуртым булсын анарга? Шындадыр, урнындадыр...
  Бу әңгәмәгә Гаптери дә кушылыр:
  - Син нәрсә, Рәсәй энем? Нәрсә сүлисең?
  - Машинаны кая куйдыгыз, минәтәм?
  - Син шофюр бит, син белергә тиеш!
  Шуннан соң Рәсәй боларга теге планда каралганча состырыр да состырыр. Белгесе дә келәми Рәсәйнең, белми дә, сезнең тенәгенәк редакциядән сың тагын кайларда эчеп йерегәнегезне. Ну, машина белән чыгып киткәнегезне генә күреп калган ул. Ват шылай!
  - Үзең әткәнчә эшләгән идем, әзи, юып, машинаны редакция ишеге тебенә куйдым, ачкычларын эстәлеңә кертеп салдым. Сез “Чистай малае белән керәшеп” утыра идегез...
  Эш эшләнде, калганы безнең эш тегел, дип уйланыр, күңелен юандырып, Рәсәй. Барырга хазер Сарыйм янына, планлаштырырга тагын. Инде Ахмыйны эзләп табып, аннан сыраштырырга да буладыр. Нәрсә диеп алдар икән. Таняны кинога алып бардымы икән.
  Аннары ызаттымы икән? Кая кунды икән бичара? Шундый уйлар белән мәшгуль Рәсәй типографиягә килеп җитәр. Трактор таптап-изеп бетергән капка төбендә Кәрим
  Сәлимечнең җигелгән аты баганага бәйләп куелган булыр. Анысы гел шулай аның.
  Типография директорының җигелгән атына карап, Рәсәй ирексездән үзенең УАЗигын искә төшререр. Ярар, ярар, табылыр әле! Табылмаса, яңыны алырлар. Редакция эчен бернәстә
  җәлләмиләр хазер. Эскә генә ябып калдырмасыннар!
  - Рәсәй кер әле мында йәтерәк!
  Юлның каршы ягынан ишетелгән тавышка борылып, Рәсәй редакция верандасында Сарыймны күрер.
  - Булмады, малай, безнеңчә, - дип, Рәсәйнең күңеленә шом салып, башлар ул сүзен.
  Рәсәйнең йөрәге табан астына – гөлт! Бетте баш, машинаның югалганын кемдер белгән, түләргә калам икән. Ничекләр генә түләп бетереп чыгырмын икән? Бер секнд эчендә
  Рәсәйнең башы шуларны уйлап өлгерде.
  - Ник, нәрсә булды? – дияр үзе, Сарыймның күзенә карап.
  - Ахмый югалган. Гитмәсә, Таня да белми аның кинадан сың кая киткәнен.
  - Ахмые ярар! Табылыр! Кая чуртыма китсен? – дип бераз тынычланыр Рәсәй. – Мына машина табылмаса, миннән түләттерәләр бит инде – бысы, да, бысы проблема! Ә син
  әтәсең “Ахмый югалган”. Хыть шында гир йытсын! Барыбер табыла ул!
  - Син редактырны таптыңмы сың, - дип сорар аннан Сарыйм.
  - Таптым. Таң тишегеннән баш тезәтеп утыралар...ү
  - Кая? Кем белән?
  - Кем булсын, шул гаптери инде! Хазер мында киләбез диешеп калдылар...
  - Ярар сың, килсеннәр. Сүләшенгәчә алдадыңмы сың?
  - Ы-һы!
  - Аптырагандыр шәт!
  - Аптырамассың!
  - Хайруш Абдулы сине эзләп йери иде. Күрсә, әтерсең машинаның редактырда икәннеген.
  Синең белән берәр кая баргысы келәгән ахырысы.
  - Әй, йерер инде, усырак иләп. Тагын шул райпогадыр инде, кызларына сандал сыраргадыр...
  Аннары Йосыповның кабинетына кереп утырырлар. Шундагы сейфтан Сарыймның “кара кенгә” диеп графинга салып саклап тоткан самогоны өстәлгә чыгар. “Нәзек кенә” кабып куярлар. Ахмый исләренә төшәр.
  - Төнлә урыс малайлары тытып ярмаган булса ярый инде мескенне!
  - Юктыр, кемгә кирәк ул?
  - Тен уртасында катеп киткәндер әле авылына...
  - Имгәк инде...
  Белсәләрме чынында хәлләрнең ничек булганын?! Ахмыйның Таня белән түгел, ә Зина белән кинога барып, аннары аның янында кунып чыкканын белсәләрме?! Яктыра башлаганчы аның яныннан чыгып китеп, ишек төбендәге машинаны урлап киткәнен белсәләрме?!
  Ләкин белмиләрдер шул, һәм беркайчан белмәсләр дә! Чөнки аның кадәресен Ахмыйның
  үзеннән башка беркем, хәтта Зина да белеп бетермидер.
  Ахмыйның хәтереннән чыкмас ул төннең детальләре. Кыр уртасына тирән уелып кергән ерганак яры буенда, брезенты кызып, мунчага әйләнгән УАЗик эчендә утырган килеш, ул узган төнне анализлыйдыр. Монда утырып кына бер эш тә чыгара алмаслыгын аңлагач, тотар да, машинаны шунда, ялан кырда, калдырып, җәяүләп үз авылына элдерер.
  Бер атнадан соң да, ике атнадан соң да бер айдан соң да Ахмый редакциядә күренмәс.
  Югалыр ул шул хәлләрдән соң. Машина табылыр. Аны шул көнне үк кичке якта югалган бозауларын эзләп йөргән Маһруй карчык тапкан булыр. Дөресрәге, аңа ияреп барган
  Артур Петрович, ишекләре шыр ачык машина эченә йөгереп килеп керер дә, өрә-өрә
  Маһруйны чакырыр. Ә тегесе, редактор әнисе буларак, редакция өчен, шул исәптән аның машинасы өчен дә, кайбер мораль бурычлар йөкләнгән булуны чамалап, тегендә-монда тавыш чыгарып йөрмәс – шалт-шолт машинаның ишекләрен ябып куяр да, этенә эндәшер:
  “Бар, - дияр, - Артур Питрувич, әзиеңне дәшеп кил”.
  Рәсәй ул көнне Ахмыйның табылмавына бик борчылгандыр инде. Кая югалды бу дуңгыз, дип сүгенер ул эчтән. Кая ери бу штаттан тыш хабәрче? Сарыйм дусты белән төрле яклап фаразлап караганнардыр: бәлки кичтән үк авылга тайгандыр, йә Чистайга ук киткәндер, белмәссең, бәлки Түбән Камага кадәр барып җиткәндер.
  - Бер сүләнгән иде шул “Мында сезнең ише правинциал газитта эшләп ятып булмас, зурырак шәһәргә китермен ахырысы” диеп. Йә Чаллыга ук сыпыргандыр әле...
  Ахмыйның “Бригадир Муса Сагиров”ы да газетада басылып чыгар, аннары тагын бер хикәясен дә бирерләр, ләкин шуннан соң аның фамилиясе дә, псевдонимы да югалыр. Инде типография кызлары да, редакциянекеләр дә аптырар, инде редактор гаҗәпләнер бу хәлгә, инде халык сагыныр!
  - Нишләттегез Ахмыебызны, - дип сорар беркөн редактор Сарыйм белән Рәсәйдән.
  - Билләһидер, үзебез дә белмибез, - диерләр болар, - аптырадык.
  Тәрҗемәче Гөлия көннең көн саен Рәсәйнең башын ашыйдыр хәзер:
  - Тырмышыбызны кызыгырак ясап ерүче бер егетебез бар иде, аны да биздердегез, дуңгызлар.
  Ахмыйның нишләп шулай гаип булуын, “даһи” әйберләр язмый башлавын, дөресрәге, язып та район газетасына китермәвен Ахмый үзе генә белә булып калыр. Якынча ике айдан соң, ниһаять, хәбәр килеп ирешер: Ахмый үләнә!
  Ахмый үләнгән!
  Шул хәбәрне чәйнәп тә карарлар инде мондагылар. Кемгә үләнгән? Качян! Ничек булган ул? Кит аннан, булмаганны! Аның үләнгече исәнмени әле? Аның да кеше арасында басып тырырлыгы бармыни? Редактор бүлмәсендә райпо рәисе Агафон белән дефицит товарларга талон саный-саный, Минзәлә аракысы чүмереп утырганда редактор Мәүли белән райкомпроф
  Гаптери бер-берсенә шундыйрак сораулар бирешеп искә алырлар Ахмыйны.
  - Син, - дигәндер Гаптери, - шындый яхшы внештатнигыңны әрәм иттең бит үләндереп...
  Тегесе, чынлап та үзенең шәхси катнашы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә булган өйләнешү турында сүз барамыни – торып ук басыр:
  - Ә кәк же! Үләнсен! Аның да бит ниткесе келидер. Ул да кеше бит! Үрчесеннәр!
  Ничава, дамы Агафон Никифырч? Дамы, дим, Агафон Никифырч?!
  Хезмәт ияләреннән килгән хатлар арасыннан райпо эшенә зарланып язганнарын сайлап утырган Агафонның исе дә китмәс. Аңа сезнең Ахмыегыз әллә бар, әллә юк.
  - Да инде, да! – дияр. – Шыннан нәстә булган? Аның кебек диктант язучылар бетмәгән ләбаса!
  Ә бу вакыт корреспондент Йосыпов бүлмәсендә икенче бер “киңәшмә” барадыр. Сарыйм
  үзе, шофер Рәсәй, фотокор Петров, кайсы колхозга барып, нәрсә эләктереп кайту турында чама чамалыйлар булыр. Шулчак Хайруш абдулы килеп керер дә:
  - Ишеттегезме сың әле, якташыгыз үләнгән икән бит, - дияр.
  - Фи, - диярләр аңа. – Яңалык имеш!
  - Үзебез үләндердек бит. Кызны үзебез табып биргән идек, - дип өстәр икенчесе.
  Ә эчтән Рәсәй барыбер хурланыр: Ахмый гына димәссең, үләнде дә куйды, туена да дәшмәде, мәлгунь! Ват сиңа имгәк!
  - Дамы, Сарай?
  - Да, Рәсәй!
  - Нишлибез сың, кая барабыз? Каен минеге җыер вакыт гиткән икән бит, әдәгез, урманга!
  - Ы-ы шул, Питрау кен узды, хазер җыйсаң да ярый, - дип кушылыр Петров. - Әдәгез
  Селчәбаш белән Чәтрән арасындагы урманга!
  Аның туган як географиясе буенча белемнәренә ихтирам йөзеннән, чынлап та, шул якка барырга карар кылырлар.
  - Мине дә алмассызмы икән, - дияр мескен кыяфәттә Хайруш Абдулы. Юри шулай кыланып
  әйтер. Үзе белән киңәшеп тормыйча юлга җыенуларына хурланып әйтер. Төрттереп. Ләкин монда төрттереп әйткәнеңә карап утырмыйлар, андый нюансларга исләре китми.
  - Ярар сана, әдә, - диерләр. Синең дә бер кирәгең чыгыр әле. Барышлый Ахмыйларга кагылып чыгырбыз. Туйга йәшмәдең, дигән булып, бер яртыга кысырбыз, хатынын күрербез... Син, Абдул әзи, рәсми гитәкче буларак, аның күңелен кытыклап ал: югалма,
  Ахмый, диерсең, язгала, китер газитка. Ату, диген, газитның укырлыгы да калмады, дигән бул...
  1993 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.