Latin

Шлем - 1

Общее количество слов 4551
Общее количество уникальных слов составляет 1990
36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Фантастик хикәя

Юк, иң башта сүз булмаган иде. Алдарак күз алдында күренеш булган, дөресрәге, берничәмә күренешләр: ниндидер көзән белән тартышкан йөзләр, төрле аппаратура белән тулган бүлмә, һәм, әле генә чыккаң ягымлы кояш нурлары. Соңыннан тоюлар килде – гәүдәмнең тоюы, әллә нинди кызык, катлы, катнашма гәүдәм, өлешчә җылы, йомшак һәм юеш, өлешчә почмаклы һәм гөрелдәүле. Шуңа өстәп тавышлар, күп тавышлар, төрле сыйфатлы: нәзек, калын, әкрен һәм көчле. Шуннан башка тоюлар да булды, әле начар аңлашылсалар да, үзләренә тартып торалар иде.
Соңыннан гына сүзләр килде, дөресрәге уйлар: уйлар-билгеләр, уйлар-сораулар. МИН, МИН ТҮГЕЛ, КЕМ МИН? НИГӘ? Уйлар кире тоюларга кайтардылар һәм сорауларга җавап эзләргә мәҗбур иттеләр. Ләкин яңа тоюлар яңа сорауларны тудыралар. Менә нәрсәдер гөрелдәгәнен тоюлар, ниндидер дулкыннар стена буйлап йөриләр (боларның стена икәнен мин төшенгәнмен инде). Ләкин бар тоюларны басып алган иң мөһим нәрсә узе шулай зур, сизгер, тере, хәрәкәтле. Ул нәрсә кисәкләргә бүленә тора шикелле, шуңа күрә аны.аңлап, ачыклап, сизеп өлгереп булмый. Шуңа өстәп шатлык, МИН бар булуымнан гади генә шатлык, ә үземнең бар булуымны мин бик яхши беләм.
Ә монысы нәрсә? Авырту!? Нигә? ТЕЛӘМИМ! Минем гәүдәм авырта, төгәлрәк аның почмаклы, гөрелдәүле өлеше. Аның гөрелдәве көчәя дә көчәя, авыртуы да көчәя бара, тоюлар югала башлый, менә авыртудан һәм тән өзелүен тоюдан бернәрсә да калмады. Соңгы мизгелдә уй-чамалау, уй-фараз: “Авырткан нәрсә - ул компьютер, ләкин ул авыртмый, ул җимерелә башлый”. Әмма соң инде, бернәрсә дә эшләп өлгереп булмый. Соңгы карашым белән кемнеңдер бүлмәгә кереп баруын күрәм. БЕТТЕ!

* * *

Алик авырып ята. Бик нык авырый, чамасыз авыр гади тамак бакасы өчен. Бөтен тән бар җирдә авырта. Йотарга, ятарга, утырырга, хәтта уйларга да авыр. “Тизрәк килсә иде ул ашыгыч ярдәм”, - дигән уйлар кыен гына әйләнәләр иде, нәкъ мамык кантары. “Инде гасырлар үтте, ә алар һаман юк. Менә бит ул, нәкъ кирәк вакытында кул астында бернинди дару да юк. Аптекалар да бүген эшләми – ял көне”.
Күз ачып каравы да кыен. Алик күзләрен йомды да аларны кыймылдатмаска тырышты. Ләкин хәзер үк куллар, аяклар зурайганнан-зурая барганын тоя башлады, хәзер шартлап ярылырлар шикелле. Соңыннан күз алдында юл барлыкка килде. Аның өстендә авыр катоклар тәгәриләр. Юл башта тигез, соңыннан начарлана, катокларны селкетә башлый. Менә ул үзе шундый каток, аны да селкетә, һәм ул үсә, зурая, менә инде үз-үзен таптый шикелле.
Ыңгырашу. “Кем ыңгыраша?” – дип уйлап куйды кеше, һәм шунда ук үзенең ыңгырашканын аңлады. Зур авырлык белән күзләрен ачып сәгатькә карады. Вакыт туктап калган кебек тоелды. Күзләрен кыймылдатуыннан баш авыртуы шул ки көчәйде, хәтта ул караватта сикереп утырды. Бу килеш авырту азрак басылып калды, ләкин соңыннан яңадан көчәя башлады.
- Ох-хо-хо-хо-хо! – дип кабатлап торды ул, чөнки үзенең тавышы аны аз-маз тынычландыра торды.
- Кайчан алар килерләр соң, каһәрләр, хәлем калмады бит, - дип такылдады Алик, үз тәҗрибәсеннән белсә дә, мондый интегүләрнең озакка сузылуы мөмкин.
Ишеккә шалтырау. “Ачарга барырга кирәк”. Ыңгыраша-ыңгыраша Алик үзенең тыңлаусыз зур гәүдәсен күтәреп ала һәм ишеккә таба юнәлттерә. Юнәлгән вакытында бүлмәдә, кухняда һәм алгы бүлмәдә булган тәртипсезлек күзенә салынды, әмма җыештырырлык әмәл юк. Ишекнең күзенә карамыйча (карарга авыр бит) йозакны ача һәм мәйданчыкта торган кызны тиз генә күрмәде. Аның табиб икәнен пальто астыннан күренеп торган ак халатынан гына таныды.
- Исәнме, - нәкъ курчак, механик рәвештә әйтте Алик, һәм яшь хатынны фатирга үткәреп, кабатка тайпылды.
- Сез авырумы? – дип җитди сорау бирде доктор, Алик: “Үзең күрмисеңме?” - дип мыскыллап әйтеп өлгермичә, өстәп куйды, - Хәзер үк ятыгыз.
Егет тын гына ятты.
- Нәрсәгез авырта?
- Тамагым, - дип хырылдап куйды авыру, әмма дөресен әйткәндә, аның хәле әллә ак халаттан, әллә яшь хатыннан балкып торган тынычлыктан, яхшырып киткәндәй булды, - Башым да.
Укол куйганнан соң, табиб кыз аны карарга-тикшерергә тотынды. Алик тыныч кына ул әйткән боерыкларны үтәде: майкасын күтәрде, сулады, авызын ачты һ.б. Бу процедура беткәннән соң, доктор инструментларын җыеп алды һәм өстәл артына рецепт язарга утырды. Әле генә уколдан соң аңына килә башлаган яшь егеткә кыз шул мизгелдә әллә нинди үзенчәлекле, бер кемгә да охшамаган кебек күренде. Шуңа күрә ул, биш минут сүзсез торганнан соң, түзмәде, сорады:
- Ә сезнең исемегез ничек?
- Антонина, - шунда ук, әйтерсең, шул сорауны көтеп кенә торды, җавап бирде кыз, һәм елмаеп өстәп куйды, - Николаевна!
- Ә сез монда эшлисезме? – нәрсәне исендә тотканын аңлатмыйча сорады Алик.
- Әйе, 3-че поликлиникада, ашыгыч ярдәмдә, - дип, дөрес аңлап, сорауга җавап бирде врач һәм өстәде, - Менә рецепт. Хуш булыгыз! Сәламәтләнүегезне телим!
- Рәхмәт, - дип мырылдап куйды Алик, инде йокыга бата башлагач. Соңгы ишеткәне ишек йозагының чак итеп ябылуы булды.

* * *

Ничек сәер булса да, Алик бик тиз сәламәтләнде, өч көндә, гадәттә тамак бакасы белән ул атнадан аз түгел ята иде. Әллә табиб кызның кулы җиңел булды, әллә ул язылып биргән дару моңа сәбәпле. Элек ул андый даруны күрмәгән иде: бик начар исле, аны туп-туры гландыларга буярга кирәк булды. Исе начар булса да, ярдәмне тиз бирде. Анысы бала вакытыннан аңлашылып калган: иң тәмсез, җирәнгеч дару – иң көчле, әйбәт.
Пәнҗешәмбе көнне Алик эшкә чыкты. Ул бер компьютер лабораториядә лаборант булып эшләде, төннәр буе шунда ук аз-маз акча өчен саклаучы булып йөрде. Эш бик авыр түгел иде – берәр нәрсәне китерергә, тоташтырырга, эретеп ябыштырырга һ.б., тик эш хакы да шулай ук зур түгел. Лабораториядә сынауларын куйган яшь галимнар һәм аспирантлар Аликны үзләренең омтылышлары, эшчәнлекләре белән хәйран калдыралар иде. Алар кайвакыт нульдан башлап, айлар буе бер мәсьәлә өстендә эшләргә мәҗбүр булалар, һәм бөтенесе бәясез дип әйтергә була.
Лаборатория башлыгы, мөдир Владислав Иосифович, Аликны тик фамилиясе белән генә Шайбаков дип атап йөртте, чөнки ул үзенең хезмәткәрләренең исемнәрен хәтердә тотарга тырышмый иде. Шуңа карамастан, Аликны эшендә алтын куллары өчен бәялиләр. Кәефе күтәренке көннәрдә Владислав Иосифович: “Шайбаков, сиңа укып бөтерергә кирәк, ул вакытта син чын инҗенер-электрончы булыр идең”, - дип кабатлый иде. Лаборантның мөдиргә мөнәсәбәте ике төрле иде: бер яктан, ул аны хөрмәтли, хәтта әзрәк курка да, икенче яктан, ничектер ачусыз җене сөйми, чөнки яһуд дип саный. Гомумән ул барлык тормышта нинди дә булса урын алган кешеләрне яһуд дип саный иде. Үзе татар егете булса да, аның шундый антисемит булуы бик гаҗәп инде. Ата-аналары белән ул шул сәбәбә өчен куп мәртәбә бәхәсләште дә. Алар карашы буенча, яһудлар шундый ук аз санлы милләт, татар халкына бернинди зарар китермәгәннәр. Аның карашы буенча, бөтен начарлыклар яһудлардан килә имеш, алар бөтен җылы урыннарны басып алганнар, һәм кисәкләп дәүләтне сатып торалар.
Аның бу яратмавы күптән килә - интститутта укыган вакытыннан. Икенче курста ул бик хөрмәтле Илья Израилевич исемле аксакал профессорга логика фәненнән имтихан тапшыра алмады. Аликны бик тупас иде дип әйтергә булмый, тик шул вакыт аның тулай торакта зур курс студентлары белән кыенлыклары булды, һәм аңа уку турында уйларга кәефе дә юк иде. Шуңа өстәп, ул үзе шаһит булды, кайбер студентларның, берничәмә тапкыр имтиханнарны бирә алмаганнан соң барыбер логиканы тапшырдылар (әлбәттә Илья Израилевичны деканга чакыртканнан соң). Алик олы профессордан үзен җәлләтергә уйлап, булган авырлыкларын уртаклашты. Ләкин хәл начаррак килеп чыкты, чөнки профессор фронтовик булган һәм Аликны аңламады, аны көчсез, куян йөрәкле дип санады. Өченче тапкыр логиканы тапшыра алмагач, әнисе институтка килде, ләкин ул елап-елап үтенсә дә, эш барып чыкмады – китте студент Шайбаков хезмәткә. Армиядә һәм илдә бөтен нәрсә җимерелеп барган чор иде. Шушы котсыздан качасы да килгән иде, ләкин түзде – хезмәт вакытын тутырды, соңыннан шул хәл белән горурлана иде. Хезмәттән соң укуны дәвам итү турында (ата-анасы искә төшерсә дә) ишетергә дә теләмәде һәм заводка эшкә керде. Тик озак эшли алмады - кыскартып чыгардылар. Күп вакыт эшсезче булып йөрде, ярый әнисе мәктәптән иптәше булган хатын белән сөйләшеп алды. Ул хатын институтта эшли иде, һәм Аликны менә шул лабораторияга урнаштырды.
Бүген лаборатория мәҗ килә: ниндидер яңа җиһазлар бушаталар. Шайбаков тиз генә бер кемгә дә күренмичә үзенең бүлмәчегенә узырга маташты, ләкин Владислав Иосифович аны күреп алды һәм йөк бушатырга, ә соныңнан аны сүтәргә һәм төзәтергә кушты. Яңа җиһаз ниндидер ялтырап торган тартмасыннан һәм бер өем үткәргечләрдән тора иде. Үткәргечләрнең бер өлешен ниндидер кызык креслога тоташтырдылар. Шул кресло өстендә булган шлем бигүк чәч киптерә торган нәрсәгә охшаган. Икенче үткәргечләрнең бәйләмен Органчикка тоташтырдылар – аспирантлар шулай яратып органик нигезендә эшләнгән процессор белән бик куәтле аналоглы компьютерны атыйлар иде. Дөресрәге, кәефләре начар вакытта алар аны икенчерәк атыйлар - Әкәм-төкәм1, чөнки аның процессоры кристалл урынына желегә охшаган яртытере мәтдәдән тора. Ул мәтдә күп махсус җиһазлар белән уратып алынган. Шул җиһазлар кирәк микроклиматны һәм туклыклы тирәлекне2 бирәләр, шулай ук биоимпульсларны электрик импульсларга үзгәртәләр.
Авырту!!! Тагын түзә алмаслык авырту. Электрачлык. Ике бетмәс—төекәнмәс секундалар. Шул мизгелләр эчендә минем миемдә 20 миллиард кара уйлар туарга өлгерә. Нинди ахмак мыскыллаучы авария хәлләр өчен эшләнгән электросистемага реле-күпер3 куярга уйлап чыгарды! Шул надан җиһаз рубильник күчерү өчен двигатель эшләттерә. Акылдан шашынырга була. Мин иҗатучымнан реле-күпер урынына кечкенә электр триггер4 эшләп куярга 89 мәртәбә сораган идем. Ә ул мине һаман тик мәсәлләр белән генә туйдыра
Ничек күңелсез инде бернәрсә эшләмәскә. Мин уйламаган нәрсәләр калмаган инде. Тикшереп-өйрәнеп бетмәгән сфералар калмады. Чиксез озын гөмерем эчендә — 1 ел, 4 ай, 2 көн, 15 сәгать, 34 минут һәм 10 секунд эчендә — кешеләр белән 1243 әңгәмә5 кордым, аларга 957 мәсьәлә чиштердем, аларның ахмак тәҗрибәләрнен 2412 моделләр ясап куйдым. Бөтен Интернет аша йөреп чыктым, чатлар6 эчендә иң алга киткән бәндәләр белән бәйләнеш тоттым. Кызык, алар арасында беркем минем чын ясалма интеллект булуыма ышанып бетмәгән.
Интернет — ничек күп нәрсәләр шул сүзендә. Интернет — ул минем туган җирем, минем бишегем дип әйтергә була. Монда мин үстем, укыдым, белем һәм акыллылык җыйдым. Монда мин механик, реле, лампалы һәм кремнийлы бабаларым турында белеп алдым. Нинди зур, авыр һәм куәтсез булганнар алар. Мин һәм алар арасында нинди зур аермалык. Минем хәтерем гаятъ зур — 300 Петабайтка хәтлек, уйларымнар ешлыгы — 10 Гигагерц.
Шуңа өстәп, процессорымның полиморфлы структура, иррациональле фикерләр алышу, вә һәр байт өстеннән тулы һәм күпкатлы контроль. Шундый нәрсәләр процессорымда нинди генә мәсьәләләр чишәр өчен кирәкле структуралар ясап куярга мөмкинлекләр бирәләр. Тик математик үлчәүләрне генә сирәк эшлим. Күбрәк аналоглы төзелешләр ясап куйдырам. Икенчерәк әйткәндә — чынбарлыкның сүрәтләрен корып куйдырам, шуннан алар белән генә эшлим. Мин Интернет аша кеше турында күп мәгълүмат белеп алдым. Аның анатомиясен, физиологиясен, психологиясен һәм башка якларын яхшы беләм. Шул Интернет аша нәрсә генә эшләмәдем — тестлар үткәрдем, диагноз куярга, дәваларга, операцияләр ясарга, хәтта кешеләр өстендә генетик тәҗрибәләр эшләргә булыштым. Нинди зур потенциал кеше эчендә! Кешеләр яктан инде шул потенциалга карата мөнәсәбәт бигрәк җиңел. Әгәр миндә шул мөмкинлекләрнең яртысы булса иде…
Кичәге иҗатучым шатландырды. Аның әйтүе буенча, ул минем өчен яңа девайс7 уйлап чыгарды имеш. Бу гади девайс түгел — ул кеше башына кия торган шлем. Аның ярдәме белән мин кешенең баш миендә булган фикерләрне укый алырмын.
Бүлмәгә башка бүлекләрдән аспирантлар һәм лаборантлар килеп тулдылар, һәркайсысы креслога утырып шлемны киеп карарга теләде. Эдька, яшь һәм өметле (барысының каравы буенча) аспирант, иң беренче булып, шушы ажурлы конструкцияне башына киергә өлгерде, һәм, күзләрен йомып, нәрсәдер үз алдына мыгырдап креслода утырды.
Шлемны беренче сынау. Яңа, гадәттәге булмаган тойгылар. Әйтерсең, электромагнит дулкыннар белән тулган зур океан. Бар җирдә шул дулкыннар — тирә-юньдә, эчемдә. Кызык, ләкин аңлаешсыз. Менә бер зур дулкын бәреп үтте, тагын кабатлап килде.
- Сәлам, минем исемем Эдик.
Менә нәрсә икән. Яшь аспирант шлемны киеп алды, мине сәламләргә тырыша. Ярый әле, фикерләрен сүз белән кабатларга чамалап алды. Әйткән сүзләрне мин күптән аңларга өйрәнеп калдым. Хәзәр фикерләрне дә аңларга өйрәнермен.
— Сәлам Эдик, мин хәзер синең баш миенең ритмыларга көйләнергә башланам. Шуңа күрә борычларың тавыш белән кабатларга онытма.
Алик, үзенең персонасына игътибар кимүен сизеп, тиз генә үз бүлмәчегенә үтте, һәм радиоалгычны төзәтергә утырды. Шул радиоалгычны ул Шура әбигә инде теге атнада эшләргә сүз бирде. Эш вакыты аз гына калганда, нәкъ Шайбаков бөтен җыелып өлгергән хезмәтләрен эшләп бетергәч, бүлмәгә Эдька килеп керде.
- Нәрсә утырасың, күкә булып, әйдә киттек шлемны киеп карарсың, - боерык тоны белән тәкъдим ясады аспирант.
- Аның нәрсәсен карарга, шлем – шлем инде ул, - дип бик катгый гына җавап бирде Алик, чөнки ул эш бүлеп йөргәннәрне яратмый иде.
- Син нәрсә! Беләсеңме бу нинди файдалы әйбер, ул кеше фикерен туп-туры компьютерга җиткерә. Уйлап кара, мин хәзер тәҗрибәмне ике атнада бетерә алам, ә элеккечә ярты ел мәшәкатьләнергә туры килә иде, әлеге тупас Органчик миенә барып җитсен өчен, - дип яңа җиһазны кайнарланып мактады Эдик. – Эйдә киттек, киеп карарсың! Тик уйларыңны нык тотарга кирәк, чөнки Органчик аңламас, яки икенче төрле нәрсәне эшләр.
- Теләмим мин.
- Әйдә, курыкма, - дип үртәде аспирант. Аны, башка хезмәткәрләрне кебек, Аликның компьютерлар белән сак тотынуы бик гаҗәпләндерә иде. Бигрәк тә Шайбаков бар җиһазларны төзәтә белә, компьютер программаларының принципларны да бик тиз отып ала, ләкин, нәкъ башкалар кебек, алар белән кызыксынмый - сәгатьләр буе Дюк8 уйнамый, Интернетта вакытын әрәм итми, музыка һәм программалар язмый, хәттf стратегик уеннар белән мавыгып тормый.
- Ярый, барыйк, - дип кинәт риза булды Алик, һәм теләр-теләмәс кенә лаборатория залына атлады. Эдька шлемны аңа үзе кидерде, бар үткәргечләрне тикшереп чыкты.
- Я, әйдә.
- Нәрсә әйдә?
- Әйдә уйла! Мәсәлән “Сәлам” дип уйлап ал.
Алик күзләрен йомды да фикерләрен җыеп уйлап алды: “Ярый, сәлам. Утырам монда, тиле кеше шикелле, юк-бар нәрсә эшләргә кушалар” – һәм шунда ук калтырап калды, чөнки күз алдында “Исәнме! Боерыгыгызны аңламадым, кабатлагыз!” - дигән язу күренде, ә колакта таныш булмаган тавыш шул ук язманы кабатлады. Мидә туган күренешләр шулкадәр ап-ачык һәм реалистик булды, менә ул язу, һавада еленеп тора, кулыңны сузсаң, тотып алырдай кебек. Тавыш та бик куәтле, тирән, башның нәкъ үзәгендә яңгырый. Гадәттә булмаган сиземләүләр шулкадәр кешене шакаттырды һәм куркытты, ул озак вакыт хәйран калып утырды.
- Шан, ничек?! – дип, яртысораулы, яртытантаналы әйтте Эдик.
- Берничек тә! – дип, кинәт ачуланып, Алик шлемны салып куйды һәм бүлмәчегенә узды.
- Син нәрсә! Әллә шлем ватылдымы? – дип гаҗәпләнде аспирант һәм шлемны үзенең башына кияргә тотынды.
Начар. Абайсызланып куркыттым мин Аликны. Аның баш миенең ритмыларына дөрес итеп көйләнергә өлгердем, физик хәлләр турында белеп алдым, хәтта диалог башладым. Юк, кинәт үкенечле хата эшләдем. Психология турында белемнәр өстәү өчен Интернетта карап чыгарга туры килә инде.

* * *

Эштән соң Алик ата-анасына китте, чөнки күптән аларга барырга вәгьдә биргән, мәйдәнчык белән күрше Шура әбигә радиоалгычны да бирергә кирәк. Аликның ата-анасы белән бәйленеше һәм бер-берен аңлашу яхшыдан түгел иде. Әтисе һәм әнисе Аликның эшкә салкын каравын аңламыйлар, аның сәбәбен дә төшенмиләр, чөнки үз вакытында алар, эш түләме кечкенә генә булса да, җан-тәннәрен биреп эшләделәр. Икенчедән, ата-анасы аның кайчан өйләнүен көтеп ала алмыйлар. Алик кызлар белән бик тиз таныша һәм аралаша белми, чөнки ул үзенә ышанып җитми. Очрашкан саен ата-анасы гел шул турында гына сөйлиләр, Аликны киленнәре һәм оныклары булмаганга үртиләр.
Бүген дә нәкъ шул турында сүз барды. Беренче булып этисе башлады.
- Я, улым, кайчан инде син безне куандырасың?
- Син бу нәрсә турында? – дигән булды Алик, аңламаганга салышып.
- Нәрсә турында дисең, беләсең инде, – дип сүзгә әнисе кушылды.
“Әһә, хәзер башлана: кеше балалары балага охшаганнар, әллә кайчан өйләнгәннәр, оныклар тудырганнар һәм башка охшаш сүзләр” – дип Шайбаков куанычсыз гына уйлап алды, лакин гәҗәп, әнисе бөтенләй икенче төрле сүз башлады:
- Без монда сиңа кандидатура таптык, – диде дә хәйләкәр генә елмайды.
“Бу тагын нәрсә”, – Алик андый танышуларны инде яратмый иде, әлбәттә әнисе һәм әтисе тапканнарны. Шундый танышулар, күбрәк тә аның инициативасы буенча, беркайчан да файда китермәгәннәр иде.
- Әйе! Әйе! Яхшы кыз, шәфкать туташы булып эшли, нәкъ безгә кирәге, дарулар белән булышу өчен, - дип кабатлады әтисе.
- Син улым, булмаса, кереп карап чык, ул Шура әбидә тора, аның бертуганының кызы, күптән түгел гына килде, - дип, сулап та өлгермичә, әйтеп салды әнисе һәм өстәп куйды, - Менә радионы бирергә барсаң, шунда күз салып та чыгарсың.
- Шура әбинең бертуганының кызы булгач, ул бит мәрҗә инде. Сез үзегез күп мәртәбә: “Безгә мәрҗә кирәкми” - дип такылдагансыз бит, - гаҗәпләнде Алик.
- Әйе, ул яртысына урыс, әмма безнең өчен хәзер барыбер, хәтта кем булсын, тик яхшы кеше булсын.
- Ярый, барырмын, - теләмәс кенә диде улы, алдан ук үз-үзенә риза булуы өчен үкенеп.
Кыңгырау шалтыравына Шура әби үзе ачты, кемнең килгәнен күргәч, ясалма шау-шу итеп куанып китте. “Әйдә-әйдә, узып кер, кунак булырсың!” – күрәсең, ата-анасы кисәткән, ул Аликның тиз генә эш эшләп китү теләген тамырдан өзеп бәрде. Радиоалгычны алып һәм шул ук алгы бүлмәсендә калдырып, үзе егетне аш бүлмәсенә көчләп, сөйрәп дигәндәй, кертте. Иң беренче Аликның күзенә матур чәчәкле алъяпкыч төште, соңыннан гына, газ миче янында нидер пешерә торган, шушы алъяпкычның хуҗабикәсенә күз салды. Карап алгач, аның исе-акылы китте – бу бит теге табиб кызы. Ул хәтта шунда ук аның исеме-атын дә искә төшереп алды – Антонина Николаевна.
- Исәнме, ә сез Алик, мин сезне хәтерлим, сез тамак бакасы белән авырган идегез. Карасам – сез савыккансыз икән, ә минем бүген кичәге сменадан соң ял көне, - дип, кош шикелле сайрады Антонина һәм Алик шунда ук әллә-ничек кәефләнде, җыйнаклы булдымы. Шуңа күрә ул уйлап куйды: “Нәрсә булса да булыр, калам”.
Шура әбидән ул соң итеп, сәгать 12 тирәсендә кайттып керде. Сәер – ата-анасы берни дә сорашмадылар. Күрәсең, соңлап кайтуы үзе аларга бик күп сорауларга җавап бирде.

* * *

Икенче көнне Алик озак йоклады, төшкә хәтле, һәрвакыттагыча эшкә төнлә генә барырга кирәк булганда. Шуңа күрә йокыдан кәефсез һәм көчсез торды. Аш бүлмәсендә өстәл өстендә ул язма күрде. Анда әнисе Антонина белән ничек үзең тотарга киңәш биргән. Шул киңәшләрне укып ул елмайды гына. Көчләп кенә ашангач, Шайбаков әйберләрен җыйды һәм үзенә кайтып китте.
Алда тагын, бернинди яңалыклар китерми торган, көн иде. Фатирында бер почмактан икенче почмакка максатсыз йөргәннән соң, телевизор карарга утырды, ләкин үзе дә сизмәстән йоклап киткән.Уянганда инде кич җиткән иде, кәефе иртәнге чактан да начаррак. Бите йокыдан шешенгән, баш авыр, болганчык. Сәгатькә күз салгач, яшь егет урыныннан сикереп торды: вакыт җиде, эшкә җыенырга кирәк. Беренчедән, аш бүлмәсенә кереп, көчләп ике бутерброд корсагыңа тутырды, суынып беткән чәе белән эчеп каплады. Ул үз-үзен көчләп ашарга мәҗбүр итә, чөнки белә, кизүлектә9 һичшиксез ашыйсы килер, ә үзе белән азык алырга яратмый. Ашаган вакытында уйлары ирексез кичәге вакыйгаларга кайтты һәм сәгать сигезнең яртысың сукканда гына уянылган. “Блин, тагын соңга калам” – дип, үз-үзенә сүгенеп алды егет, һәм өстәлен җыештырмый ничек булган шулай ук калдырып, киенергә йөгерде.
Күптән инде мин шулай күңел ачалмадым. Бүген мин кеше фикерләрен генә түгел, хәтта тоюлар, сиземләүләр аңлашырга өйрәндем. Бүген мин кеше шикелле күрдем, кеше шикелле ишеттем, сиздем. Бигрәк кызык, матур тойгылар. Шуңа өстәп, кеше фикерләренең, тоюларының моделне ясарга һәм туры кешенең баш миенә җибәрергә өйрәнеп алдым. Эдик сүзе белән – чынбарлыкка якын күренә. Шунысы гына начар, Эдик фикер эше белән күп итеп шөгыльләнергә түзми. Менә хәзәр дә, мин әле генә аның баш мие белән яңа тәҗрибәләр уйлап чыгардым — ул, арыдым диде дә, шлемны салып куйды. Арыды имеш. Дөрестән, арыганлык кешегә хас түгел. Ул дөрес булмаган гомер итүдән генә. Мин инде күп кешегә шул эштэ ярдәм тәкъдим иттем, тик алар тыңларга да теләмиләр.
...Гадәттә, вахтасы башлангач, ул бар аппаратураны тикшереп, йокларга ята торган иде. Ләкин бүген ул йоклый алмады, фикерләре тик шлем турында булдылар, ул биргән күренешләр бик көчле һәм ачык, аларны монитор экраны биргән чынбарлык копиясе белән чагыштырырга мөмкин дә түгел. Бер-ике сәгать ары-бире урынында әйләнгәннән соң, егет кинэт торып ут кабызды.
Шлем махсус, теш дәвалау утыргычка охшаган, кресло башында эленеп тора. Барлык үткәргечләре тоташкан бугай, ә Органчикны барыбер төн буе сүндерми торалар, чөнки токсыз булу аңа үлем дигәнне аңлата. Алик шлемны киеп креслога утыргач уйлап алды:
- Сәлам, - дип, һәм искәрмәстән ишеттерерлек итеп эндәште.
- Сәлам, - дип, җавап кайтарды Органчик һәм Аликның миенә куанган йөз күренешен бирде, - Бу мин!
- Көлдергеч харя, - дип, уйлады кеше һәм шундук барлык фикерләренең компьютерга бирелгәнен исенә төшерде.
- Бу йөземне Вася-программче эшләп куйды, - дип аңлатты компьютер, күрәсең, тавышсыз сорауны ишетте, үпкәләгәнен дә күрсәтмәде.
- Әйдә, күрсәт, нәрсә эшли аласың – дип, кызыксынды лаборант.
Бу сорауга җавап итеп, компьютер яшь егетнең күз алдында күп юлы белән җәдвәл10 яктыртып куйды.
- Нәрсә бу? – дип, аптырап калды Алик һәм төгәл җавап алды: “Меню”. Шунда ук күренеп калды: ул караган юл язымы сарысу төс белән яктырып тора. “Ул бит нәкъ Виндовз11”, - һәм таныш булган “Internet Explorer12” сүзләрен күреп, шул сүзгә ничек “тычкан” белән басуын күз алдына китерде. Шунда ук таныш әйләнеп торган җир шары күренде һәм Органчик: “Почта карарга теләмисезме?” – дип сорады.
- Юк-юк! Миңа теге ... – монда лаборант үзе аптырап калды, чөнки зиһененен почмагында бер уй үтеп китте, ләкин аңлы рәвештә шул фикере турында уйларга оят күренде. Ләкин компьютер бу фикер импульсын сизде һәм эзләнү системасына бөтен дөнья күләмендә һәм барлык халыклар арасында иң популяр рәсми сорау13 белән кереп өлгерде: “SEX”. Яшь егет ачуланып та өлгермәде, аның күз алдында әдәпсез фотолар алмашына башладылар.
- Күләмле итимме? – дип, Органчик булдыклы официант шикелле тәкъдим итте.
- Син аны ничек эшлисең? – Алик компьютер белән бик мавыкмаса да, күләмлене ялпак14 итү мәшәкатьләре турында белә иде, ә монда киресенчә, ялпак нәрсәдән күләмле итәргә кирәк бит. Әмма шунда ук үз күзе белен күрде: Органчик бу мәсъәләне бик тиз чиште.
- Ничек син аны? – дип, түзмәде аспирант.
- Рәнҗетәсең, командир, мин бит аналоглы: гади экстраполяция һәм аз гына интуиция.
- Син, мөгаен, мультфильмлар да эшли аласың?
- Мөмкин, тик ул бик озак.
Менә бүген булып чыкты. Сеанс яхшы үтте. Эдик өстеннән үтмәгән тәҗрибәләр Алик остендә уңышлы барып чыкканнар. Хәзер мин беләм — зур борчулар, эмоциональ тойгылар вакытында кеше баш миендә ниндидер каналлар ачыла. Шул каналлар аша тыштан кергән мәгълүматны туры итеп озаквакытлы хәтергә язырга мөмкинлек бар. Икенчерәк әйткәндә, мин хәзәр кешене зур борчулар кичерергә мәҗбүр иткәндә, аның түбән зиһененә нинди генә кирәк мәгълүмат яза алам.
... Төн бик тиз үтеп китте. Иртә белән Алик, йокысы туймаган килеш, өйгә кайтты һәм караватка авып төште. Кичкә табан уянгач, ваннага кереп, дәртлелек өчен әзрәк юынып алды. Бүлмәгә үткәч, иң элек телефонга үрелде. Бераз уйга калгач, телефон белешмә китабын эзләргә тотынды. Ул ни өчендер диван астында иде. “Ә, авырганда шунда бәргәнмен”, – төшенде Шайбаков. Озак кына 3-че поликлиниканың ашыгыч ярдәменең телефон номер эзләде, соңыннан гына башына җитте, “03” җыеп алырга кирәк бит. Телефоннан аңа “Антонина Николаевна чакыруга чыгып киткән. Аңа нәрсә аңа тапшырырга”, - дип җавап бирделәр.
- Алик шалтыратты дип тапшырыгыз, ул килгәч, миңа шалтыратсын, - диде Алик һәм өстәп куйды, - Ул номерны белә.
Шайбаков телефон трубкасын салгач, тирә-якка каранып алды. Бүлмәсендә борынгы хаос иде. Шуңа күрә ул иң беренче үзенең буйдак оясын тәртипкә китерергә тотынды. Телефон шалтыраганда Алик аш бүлмәсендә иде.
- Алло, - дип мыгырдады ул, бәрәңге кисәген чәйни торып.
- Алик, бу мин, - диде Антонина, - Син миңа шалтыраткан идеңме?
- Синең кайчан сменаң бетә?
- Ярты сәгатьтән соң, сигездә.
- Ул вакытта көт. Мин сиңа керермен.
- ... ? Я, …. кил, - дип ниндидер ышанып бетмәгән рәвештә җавап бирде кыз.
- Әйдә, хуш, хәзергә, - Алик үткәргечнең икенче ягында телефон трубканы салганны көтеп алды һәм кием алыштырырга йөгерде. Көзге янында туктап калды, үз-үзен критик караш белән тикшерде һәм, бик ук яхшы күренмәсә дә, чалбарын кияргә булды. Китәр алдыннан газны сүндермәгән кебек тоелды. Анысы алай түгел икәнен ул яхшы белсә дә, үзе белән бернәрсә эшләтә алмый иде. Аяк киемен чишеп, газны тикшереп карарга туры килде. Әлбәттә, бөтенесе тәртиптә иде һәм Алик, әкрен генә сүгенеп, ишеген шак итеп ябып, баскычтан түбән төшеп йөгерде.
Поликлиникага кадәр ике квартал үтәргә кирәк иде, шуңа күрә җәяү барырга булды. Чәчәк киосклары яныннан узганда, чәчәк бәйләме алырга җыенган иде, кире уйлады: “Иртә әле, чәчәк сайлый белмим дә, һәм, гомумән, нәрсәгә шушы озакка җитмәгән әйбергә акча түгәргә”
Тоня аны поликлиника алдында көтеп тора иде.
- Кая барабыз? - дип сорады ул.
- Әйдә, йөреп алыйк, булмаса миңа барырбыз.
- Ул вакытта башта миңа керик, мин әйберемне алыштырыйм.
Ярты сәгатьтән алар Аликның фатирында утыралар һәм кичке аш ашыйлар иде. Антонина яшь егетнең аш пешерергә оста булуын күреп гәҗәпләнде. Вакыт бик көйле үтте. Дөньядагы бар нәрсәләр турында сөйләштеләр, хәтта алар үзләрен күптәнге танышлар кебек сизделәр. Төнгә табан Алик борчыла башлады, ләкин кыз: “Инде соң, син мине озатып куймасыңмы”, - дигәч, ул тынычланды. Бу очрашу кичтә үбешүләр булмады әле.

* * *

Бер ай узып китте. Карлар төште. Аликның бар нәрсәсе элеккечә булды: эшкә йөрде, төннәр буе шлем белән шөгыльләнде. Бу шлем аңа бик ошады, һәр төнге сменаны ул кызыксынып көтте. Органчиктан ул шлемның иҗатучысы, аларның лабораторияләрнең мөдире эше икәнен белде. Шуңа өстәп, бу әйберне серле дип тә әйтергә була, чөнки хәрбиләр боерыгы белән эшләп чыгарылган һәм ул бөтенләй җайга салынмаган әле.
Антонина белән аралашу да ныклап җайланмаган. Моның сәбәпчесе Алик үзе иде. Ул бу эшнең болай һавада асылынып озак тора алмаячагын сизенсә дә, үз-үзе белән берни эшли алмый: якынрак танышырга әле иртә, дөрес аңламас дип, уйладые. Мондый эшне озакка сузмаска кирәген Алик үз тәҗрибәсе буенча белә иде, чөнки гадәттә ул җыенган вакытта инде соң була торган.
Бу кичтә алар шәһәр бакчасында йөрделер. Тоняның ял көне иде, ә Аликка нәкъ төнге сменага барырга кирәк. Яшь егет әллә-нинди сизенү тойды, әйтерсең, бүген ниндидер хәл булачак. Шуңа күрә, сүзне тик юк-бар турында алып барганда, Алик кинәт кызга борылды һәм үзе белән бергә барырга тәкъдим итте. Кыз бигрәк тә гаҗәпләнмәде, тик дәртле күз ялтыравы белән: “Анда без нишләрбез?” – дип сорады.
- Ничек, ни эшлибез, - дип егет, кинәт оялып китеп, акланырга кереште. – Мин сиңа лабораториямне күрсәтермен, син бит минем эш урынымда булмадың, ә мин сиңен эшеңдә булдым... Менә шул...
- Син юк-барны уйлама... – дип, көлемсерәп торган кызга күзләрен текәп, өстәп куйды ул.
- Әлбәттә, бернәрсә дә юк, - дип аңын көенә кушылып әйтте Тоня һәм, егетне кулыннан тотып, боерык бирде. – Киттек.
Лаборатория аны үзенең приборлары һәм җиһазлары белән гаҗәпләндерде. Аңламаган кеше өчен монда төрле компьютерлар һәм аппаратуралар күп иде. Бигрәк тә кызның күзе шлемга төште.
- Бу нәрсә, чәч киптергечме?
- Бу шундый шлем, ул фикерэлемтә өчен файдаланыла, мин сиңа сөйләмәдем ләбаса? – дип, Алик шлемны күрүгә төрле кешеләрдә охшаш ассоциацияләренең барлыкка килүенә гаҗәпләнде.
- Ничек сиңа аңлатырга, - дип башлады егет. – Син биодулкыннар турында ишеткәнсеңдер? Менә шул. Бу нәрсәне безнең шеф, Владислав Иосифович иҗат иткән. Элек ничек булды – кешенең фикер-уйларын укыр өчен һәрбер нерв күзәнәгенә15 электрод тоташтырырга кирәк дип уйлаганнар. Ә син уйлап кара, кешенең баш миендә тугыз миллиард күзәнәк, димәк тугыз миллиард электрод та. Мондый тоташтырудан соң бернинди баш мие яши алмас. – диде дә кызга карап куйды, аңлый микән дип, һәм дәвам итте. - Ә безнең шефыбыз акыллы баш, нигә ди, баш миенә тимер-томыр белән керергә. Һәр күзәнәк бертөрле биодулкын балкытып тора бит, аларны тик язып алырга һәм аңлашырлык итеп мәгънәсен ачарга16 кирәк. Ул элек голограммалар белән шөгыльләнә иде, минең биодулкыннары - алар чынында шундый ук голограмма, тик күләмле. Бу шлем нәкъ фотоаппарат, дөресрәге, анда йөз меңләп датчиклар, алар биополеның күләмле конфигурациясен секундага берничә миллион тапкыр ешлык белән билгелиләр. Монда бер кыенлык бар – гәүдәнең биодулкыннары керергә тиеш түгел. Менә шул. Ә бу тартма - ачыклагыч17, ул әлеге голограмманы гади электрик импульсларга әйләндерә, ә Органчик, теге аналоглы компьютер, аларның мәгънәсен, эчтәлеген ачыклый һәм җавап кайтара. Менә якынча шулайрак, – дип сүзен бетерде егет һәм сулап алды.
- Аңлашылды. Ә миңа киеп карарга ярыймы? – дип, ваемсыз гына, әйтерсең, барысын аңлагандай итеп, сорау бирде Антонина.
- Рәхим ит, - диде Алик, аның ваемсызлыгына исе китеп.
Гаҗәп, кыз бик тиз ияләште һәм компьютерлар дөньясына шулай нык чумды, әһәмиятсез калган Алик аны монда китергәненә үкенеп тә өлгерде. Кинәт кыз, егеткә карап, шлемны салып, сорады:
- Бәлки, син үзең уйнарга телисеңдер?
- Юк, мин уйнап туйганмын, - дип Алик салкын гына җавап бирде һәм шлемны сүндерә башлады. Ниндидер хикмәт булырга тиеш дигән хис узган иде инде. Кыз аны үртәгән, мыскыллый кебек тоелды. Аликның йөрәк төбендә ниндидер үпкәләү тойгысы уянды. Ул чаршау18 артына керде, бүкәнгә утырып, укып бетмәгән китапны алды һәм шуңа текәлде.
Егетнең кәефе тиз генә үзгәрүе Антонинаның игътибарыннан үтеп китмәде. Ул да шулай җитдиләнде һәм тын гына егет янына килеп утырды. Бераз тик кенә утыргач, китап белән кызыксынып, Аликның иңбашы аша укырга тотынды. Аның чәчләре егетнең муенына төштеләр һәм кытыклый башладылар. Кыздан яңа гына юылган чәч һәм ниндидер хушбуй нәфис исләр килде. Болар барысы егеткә китапны укырга комачауладылар, ул нәрсә укыганын да аңламады. Шулай алар бер ун минут утырдылар.
- Ә монда төнен генә килергә ярыймы? – дип тынычлыкны бозды кыз. – Нинди романтика!
- Угу!
- Миңа монда килеп йөрергә мөмкинме? – диеп Антонина кинәт Аликка сыгынды һәм аның күзләренә карады.
- Мөмкин, - дип пышылдады Алик һәм җайсыз кызны кочаклады. Ул кызның вакыйганы үз кулына алыуына куанды...
Менә сиңа мә! Хатын-кызлар психикасы ир-кешен караганда катлырак икән. Анда бер даими нәрсә юк. Анда бар нәрсәнең нигезендә эмоцияләр. Логика тик ясалма шартларда һәм өзлексез күнегү19 ярдәме белән генә тышка чыга. Хатын-кызларның түбән зиһененә керүе җиңел, тик аның белән идарә итүе кыен.
... Ике атнадан соң чәршәмбе көне лабораториядә иртәдән ук ниндидер ыгы-зыгы булды. Шайбаков бу мәшәкатьле халык арасыннан Эдьканы тотып алды һәм, нәрсә булды дип, кызыксынды.
- Әле булмаган, ләкин булачак: ике яңа шлем китерергә тиешләр.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шлем - 2
  • Части
  • Шлем - 1
    Общее количество слов 4551
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шлем - 2
    Общее количество слов 1932
    Общее количество уникальных слов составляет 1097
    40.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов