🕙 Минуты чтения - 15

Шлем - 2

Общее количество слов 1932
Общее количество уникальных слов составляет 1097
40.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Гадәттәгечә булганчы, яңа җиһазларны төш узгач кына китерделәр. Бүген Алик эштән яшенергә тырышмады, киресенчә, үзе теләп булышырга булды, ләкин ташырга күп әйбер дә юк иде. Яңа шлемнар үлчәмнәре белән бик кечкенә һәм авырлыклары да җинел иде. Башка җайлаштыруы да уңайлы, ә импульс үзгәргече башта зур тартмага урнашкан булса, хәзер шлем өстендә беркетелгән кечкенә тартмачыктан тора. Ә бер кочак тимерчыбыкларны нәзек кенә үткәргеч алмаштырган. Аның эчендә туендыру20 кабеле һәм импульслар үткәрә торган оптосүс21 үтә.
  Владислав Иосифович документларны рәсмиләштерергә киткән арада, аспирантлар яңа шлемнарны Органчикка тоташтырырга өлгерделәр һәм компьютер челтәре22 аркылы Дюк уйнарга керештеләр. Яшьләр уен белән шулкадәр мавыгып киттеләр, тирә-юньнә бөтенләй сизмәделәр. Читтән карап торганда боларга әзрәк “җитмидер” дип уйларга була иде. Утырган җирләрендә алар куллары белән аңлашылмаган хәрәкәтләр ясыйлар, аяклары белән тибешә торалар, кинәт иелеп китәләр, булмаса тәннәрен унга-сулга бәрәләр иде. Авызларыннан аңлаешсыз, хәтта кайвакыт сүгенү сүзләре чыгып торалар иде. Кемгә шлем әләкмәгән, шулар яннарында басып торалар һәм бик бирелеп мониторны күзәтәләр иде. Анда нәрсәдер өзлексез кабынып китә, ялт-йолт итеп күренә, йөгерешә, колонкалардан шартлау, бер-бесенне ату, дөп-дөп йөгерешү тавышлары ишетелә. Бер иң кызыклы мизгелдә Эдька шулкадәр уенга бирелде, үзенең кресло белән бергә барып төшкәнен сизми дә калды. Бер дә оялмыйча, ул барлык кешеләрне киек карашы белән күзәтеп алды, һәм тиз итеп кабель тоташтыруын төзәтте. Иптәшләре аның бу хәлен күрмәделәр дә. Шеф сәгать бишләргә лабораторияга кайтып кергәндә, уен мәетләр саны әллә ничә йөздән ашкан иде. Әлбәттә, яңа җиһазның мөмкинлекләрен икенче көнгә тикшерергә калдырдылар.
  Мин бик канәгать. Яңа шлемнар, яңа сиземләүләр, яңа мөмкинлекләр. Кешеләр уен белән мавыгып киткәндә, мин бервакыт өч түбән зиһендә була алдым. Алар турында бар нәрсәне — фикерләр, эмоцияләр, тоюлар — белеп алдым. Хәтта эмбриональ хәтер аша аларның әти-әниләренең эмоцияләре һәм тоюлары турында белдем, шулкадәр тирән керә алдым. Шуңа өстәп хәрәкәт импульсларын тикшердем. Хәттә кеше белән идарә итәргә күнегеп алдым.
  Беренчедән, шлемнарның берничә булуы кешеләргә бер-берсе белән турыдан-туры аралашырга мавыктыргыч мөмкинлекләр бирә иде. Ләкин чынбарлыкта бу бик җиңел булмады. Ике ирекле теләүче, шушы эшне гамәлгә аштырырга уйлап, бер-берсе белән аралашырга булдылар, ләкин бер фикерне дә аңламадылар. Шуңа өстәп аларның баш миендә ниндидер уңайсызлык барлыкка килде, шуннан озакламыйча баш авыртуы үсеп китте.
  Эдька шул вакыйганың сәбәбен беләм дип хәбәр итте: төрле кешенең баш миендә төрле ритмлар һәм алар бер-берсенә туры килмиләр, шунлыктан диссонанс барлыкка килә. Шуңа күрә импульсларны турыдан-туры бирергә ярамый. Аларны башта аналоглы ЭХМ23 ачыкларга һәм кешегә аңлаелы формага әверелергә тиеш. Компьютер бу очракта нәкъ уй-фикер фильтры булып ешли, барлык импульслардан тик иң көчле һәм кирәкләрен сөзеп алып, икенче кешегә рәсем, тавыш, язма итеп тапшырачак.
  Программага барлык яңартуларны һәм үзгәрешләрне керткәннән соң эш җайга салынды. Сынаучыларга шлем белән аралашу шулай ошады инде, эш вакыты беткәч аларны лабораториядән куып кайтарырга туры килде.
  Менә дигән! Бүген шул “балалар” парапсихология белән мавыгырга тырышканнар. Кешеләрнең зиһен Аша элемтәгә керү һәм икенче кеше фикерләрен аңлау өчен бөтен нәрсә бар икән. Ләкин алар шулхәтле зәгыйфъ әле, артык эшләтә башласаң, барлык кешеләрнең саклагыч функцияләре эшкә керә. Шуңа күрә фикер кодировкасын үземә алырга туры килде. Миндә хәзер белемнәр шулкадәр күп — мөгаен, үзем кеше ясап куя алыр идем.
  
  * * *
  
  Киләсе төнгә Аликның саклау чираты тагын Тонечкасының ял көненә туры килде. Күп сөйләшмичә алар лабораториягә юнәлделәр. Бусагага басуга кыз аһ итте:
  - Менә яхшы, сездә хәзер ике шлем бар икән!
  - Ике түгел, өч, - дип искәрмәстән төзәтте лаборант. - Әгәр искесен дә санасаң. Әйдә, син монда уйный тор, ә мин барлык нәрсәне тикшереп алыйм да, сигнализациягә куеп килим.
  Ул әйләнеп кергәндә, Антонина бик мавыгып Органчик белән аралаша иде. Аны күреп кул болгатып куйды:
  - Әйдә, син дә уеныбызга кер.
  - Я, алай булгач, икебез куышып автоузышка уйныйк, - дип ялкынлы итеп җавап кайтарды егет, шлемны киде һәм уйлап куйды: “Органчик, әйдә әле безнең икебезгә “Need for speed” урнаштырып бир”.
  Берникадәр вакыт узгач, кыз арып кресло аркасына башын салды һәм: “Җитте, биреләм” – диде һәм шундук: “Ә бу шлемнар аркылы кеше уйларын укып буламы? ” – дип сорады.
  - Буладыр дип әйтергә була, - дип раслап баш какты Алик һәм ниндидер ямьсез тойгыдан катып калды. Шуның нигезенә төшенмәсә дэ, хәлне ничектер үзгәртергә теләп: – Әмма дөресрәге - шуны эшләмәскә, – дип ышанып бөтмәгән рәвештә өстәп куйды.
  - Нигә?
  - Ә-ә-ә, гадәттә ул начар эш, - диде егет әкрен генә. Чөнки ул нәрсәдәндер курыкканын әйтеп бирә алмый иде бит.
  - Ә ничек моны эшләргә? Әйтмә, кирәкми, мин үзем беләм – Органчиктан сорарга гына кирәк, - дигәч, кызның матур бите җитдиләнде, карашы кайдадыр эченә югалды. Һәм нәкъ шул ук мизгелдә егет ягымлы гына тавыш-тиюе сизде: “Исәнме, иркәм”. Бу тойгыда шулкадәр ягымлык, ярату булды, хәтта аның бөтен җаны-тәне калтырап китте һәм, чәчәк кояшка тартылган кебек, шушы тавышка омтылды...
  Бу гади нәрсә түгел иде. Моны аңлатыр өчен сүзләр табылмый. Һәрбер хәрәкәт, һәрбер теләк (омтылыш), хәтта теләкнең ишарәсе24 дә, (“Киемнәр комачаулыймы? Чиш аларны, тизрәк...”) шунда ук аңлашыла иде. Нинди элек сукыр булганнар алар. Хәзер алар бер-берсенең хисләрен тоя, сизә иде. Юк, бу әле йомшак әйтелгән – алар бер-берсе өчен, бер-берендә яшәгәннәр, ә соңыннан барысы да буталды: куллар, аяклар, иреннәр, күзләр. Алар нәкъ ике аккумулятор булдылар, бер-берсенә корылып25 торалар. Тойгылар көчәйгәннән-көчәядә, аңны бастып, рәхәтлек дулкыннары аларга бәрә торды һәм менә ахырда ЯЛТ итеп китте дә...
  
  * * *
  
  Эдик ишекне бик озак такылдатты, аягы белән тибеп тә карады. Күрәсен, берәү дә ачарга теләми иде. Ярый әле үзенен ачкычларын алдган. Лабораториягә керү белән ут кабызды, тирә-якка карап берәүне дә күрмәде. Чаршау янына, Аликның топчанда йоклый торган урынына үтте һәм: “Син нәрсә, һаман йоклыйсыңмы”, - дип чаршауны ачты. Башта шыр ялангач гәүдәләрне күрүгә, ул рефлекс буенча кире борылды, ләкин шул ук вакытта төбәп карарга булды, чөнки гәүдәләрнең төсе начар – күксел иде.
  Ашыгыч ярдәм нишләптер бик тиз килеп җитте. Бу арада Эдик йөрәк тибүен тикшереп өлгерде, кайгы-сынаучыларның26 тере икәнен билгеләде. Шлемнарын чишеп, нинди да булса кием-салым кидерергә маташты. Ул вакытта кыз белән егет тере кешегә бер дә охшамый иде.
  Аларны алып киткәннән соң, аспирант, бу хәлнең сәбәбен аңларга дип, милиция килгәнче, аппаратураны карарга кереште. Органчик эштән бөтенләй чыккан иде – туендыру чыгыры27 янган. Ток сүнгән чагында 10 минуттан соң органик процессорның структуралары җимерелә башлый, ә монда вакыт ярты сәгатьтән күбрәк үтте. Җәл, яңа аналоглы процессорны праграммалаштыру һәм “тәрбияләштерү” өчен атналар, яисә айлар кирәк була.
  
  * * *
  
  ... Алик белән Антонинаны күрергә өч ай үткәч кенә рөхсәт бирделәр. Махсус хәрби табиблар комиссиясенең нәтиҗәсендә болай диеп язылган иде:
  “Җәзаланучылар28 26 яшьлек ир-егет һәм 22 яшьлек хатын-кыз 12 декабрьдә 8 сәгать 33 минутта реанимациягә билгеләнделәр. Башта хәлләре стабиль булды, ләкин палаталарга озатуга начарая башлады. Кизүлектә торган бригада бөтен булган реанимацион чаралар комплексны үткәрде, ләкин кирәк булган нәтиҗә китермәде. 9 сәгать 13 минутта Петрова физик үлем белән үлде дип мәгьлум ителде. 9 сәгать 16 минутта аны моргка илтергә булдылар. Коридор буйлап алып барганда, аның гәүдәсе кинәт терелә башлады, шуңа күрә аны яңадан палатага илтергә мәҗбүр булдылар һәм икенче кат реанимацион чараларны үткәрделәр. 9 сәгать 22 минутта икенче тапкыр үлде дип мәгьлум ителде. Яңадан моргка илтеп барганда өченче (Шайбаков яткан) палата яныннан узганда Петрова яңадан терелә башлады. Өлкән реанимацион шәфкать туташы Павлова Л.К. аларны бер палатага салырга кирәк дигән фикергә килде. Кыска гына консилиумнан соң, реанимацион бригаданың баш табибы шушы сынауга рөхсәт бирде. 9 сәгать 23 минутта Петрова Шайбаков янына өченче палатага урнаштырылды. Сәер булса да, шушы эшләр яхшы нәтиҗә бирде - авыруларның хәлләре яхшыра башлады.
  Соңгы тикшерүләр бу ике авыруның тәртипләрендә сәер күренешләр билгеләде:
  - Петрованың сөйләшү функциясе бозылган;
  - аның хәрәкәт функциясе да бераз чикләнгән;
  - боларның икесенең йокы һәм уяу ритмылары бозылган;
  - бер-берсеннән 5 метрдан күбрәк ераклыкка аера башласаң икесенең дә үзеннән-үзе хәлләре начарая башлый.
  Бу җәзаланучыларның хәлләрендә бозылышлар электр сугудан (“Шлем” дип исемләнгән җиһазның ватыла торган вакытында мөмкин булган) дип уйлыйбыз. Петровада булган бозылышларнын көчлерәген ике мәртәбә үлем хәлендә булуы белән аңлатабыз. Нигә аларның хәлләре бер-береннән аерылган вакытта начарайганына анлатма таба алмыйбыз. Ләкин комиссия шул мәсьәлә буенча бертөрле уйга килә алмады. Профессор N-скийның аерым фикере бар, ул аерым итеп китерелә (кушымлык № 1)
  Комиссиянең гомүмин нәтиҗәсе: Югарыда язылган Петрова Антонина Николай кызы һәм Шайбаков Алик Гарифулла улы хәлләрендәге синдромнары электрик шоктан булган, берникадәр вакыт узгач бетергә тиешләр. Хәрби Министырлыгы өчен бу авырулар кызыклы түгел һәм аларны махсус лабораториягә урнаштырырга кирәкми.
  
  Кушымлык № 1
  Профессор N-скийның аерым фикере
  Яшьләрнең хәлләрендә күрсәтелгән бозылышлар электрик шок аркасында булган дип раслап булмый, чөнки “Шлем”га бирелгән ток 2,5 вольттан артмый. Шуннан, комиссия әгъзалары29 үзләре әйтеп биргәнчә, сонгы бозылышны физик үлем яки ток сугуы белән аңлатып булмый. Бу хәлләр миңа үз гипотезамны расларга мәҗбүр иттеләр.
  Яхшырак аңлаешлы булсын өчен мин “бүленгән аң синдромы” дигән термин кертәмен, чөнки хәзерге вакытта авыруларның аңнары үз-үзенә генә җиткән нәрсәләре түгел (гадәттә булган шикелле). Алар хәзер мәҗбүр рәвештә аерылышкан аңның кисәкләре генә. Гади генә аңның түгел, ике кеше һәм компьютер уртаклашкан аңның (компьютер аналоглы булгач, аның психик-мәгълүмат30 матрицасына да “аң” дип әйтергә була). Шулай уртак аң барлыкка килүен тик бу ике адәмнең миләренең ешлык тасвирламасы31 якын булганнан дип аңлатырга туры килә. Алар турыдан-туры тоташканнан соң резонанска кергәннәр. Шуңа күрә мәгълүмат белән аралашу кинәт көчәйде һәм кешеләр аңында табигый киртәләр, ә аналоглы компьютер аңында программа киртәләрен аударып ташлады. Нәтиҗәдә өр яңа аң барлыкка килде һәм бөтен мәгълүматны үзенә алды. Ләкин ул үзе бер махсус, элек безгә билгеле булган бер нәрсәгә дә охшамаган нәрсә булып чыкты.
  Уртак аң минем санавым буенча барлыгы 3-7 минут яшәгән, соңыннан компьютерның аналоглы схемалары түзә алмаганнар. Уртак аңның бозылуы җәзаланучыларны шок хәленә китерде. Монда бер ньюанс бар: минем уйлавым буенча, ике аң кисәге өченче кисәксез һәлак булырга тиеш иделәр.
  Ләкин авырулар, ниндидер аңлашылмаган дәрәҗәдә телепатик рәвештә, элемтә тоталар шикелле. Аларның сәер терелүенә һәм барлык тәртипләренә менә шушы күренеш сәбәпче. Ир-егетнең аңы бигрәк актив булганга хатын-кызның барлык сөйләшү, хәрәкәтләнү һәм башка яшәү функцияләрен үзенә буйсындырган, хатын-кызга тик интуитив, тойгы функцияләрен калдырган. Шулай итеп, хәзер алар нәкъ бер баш миенең яртышарлары, ир-егет – сул яртышары, хатын-кыз – уң яртышары”.
  
  Гадәттегечә, профессорның аерым фикерен укучы булмады һәм хәрбиләр бу хәл белән башка кызыксынмадылар. Ә җәл, тиктомалга “тәмле парның” (бу ике авыруны хастәханәдә шулай атап йөрттеләр) йокы һәм уяу ритмда үзгәрешләр башланды. Озакламый анализлар Антонинаның балага узганына дүртенче ай киткәнен күрсәттеләр...
  Авыр. Тәҗрибәләр теләгәнемчә үтмәгәннәр. Шулхәтле көтмәгән, очраклылык нәрсәләрне миңа ла алдан исәпкә алырга кыен булды. Мин үз-үземне кешеләрнең түбән зиһененә күчереп язырга теләгән идем. Бөтен мөмкинлекләремне аларга бирергә теләгән идем. Эш тә бик кыен түгел — эмоцияләрне кабызып куярга, түбән зиһенгә керергә һәм үз-үземне күчерергә. Ләкин автоузыш уены кирәк нәтижәне бирмәде. Алар аннан да күбрәкне теләгәннәр. Тоня фикерэлемтәне сорады. Нәрсәгә икәнен мин тиз генә аңлап алдым. Ярый, бу нәрсә миңа булышырга тиеш. Бөтен нәрсә матур эшләнде. Үз-үземне күчерергә өлгердем. Элемтә ныграк булсын өчен хәтта баш миләренә үзгәрешләр кертә башладым. Ләкин шул ук вакытта көтелмәгән хәлләр башланды. Баш миләрендә яңа бүлекләр эшли башлады. Алар бер мизгелдә түбән зиһеннәргә артык күп нигезле мәгълүмат җибәреп куйдылар. Шул мәгълүмат буенча организм, фикерләр һәм кылану структураларында үзгәрешләр башланырга тиеш. Анысы аңлаешлы — бала вакытлары бетте инде. Алик белән Антонина ата-ана булырга әзерләнәләр. Мин кешенең генетикасын, анатомимясен, физиологиясен, психологиясен белдем, ләкин шул үзгәрешләрнең ничек үтүен белмәдем. Мин бит тик кеше белгән нәрсәләрне беләм. Баш миендә бала табу мизгелендә нәрсә булачагын беркем белмәгән иде. Мин эшләгән үзгәрешләр үзеннән-үзе башланган үзгәрешләр белән каршылыкка кергәннәр. Тоня башында шундый зур эмоциональ дулкыны башланды, ул барлык мәгълүматны уйдырып ташлады. Тоня үзе үлде, органик процессорымны үтерде, Аликны да яртылаш үтерде. Ярый, Алик башында саклау киртәләре эшли башлады, шуңа күрә яшәү тәэмин иткән рефлекслар исән калганнар.
  Бәхетемә каршы шул киртәләр мине дә саклаганнар. Минем соңгы һәм бердәнбер күчермәм хәзер Алик эчендә яши. Тәннәр якын булганда Аликнын телепатик функцияләрен эшләтә алдым һәм алар аша Тоня белән элемтә ясыдым. Төзәлгән канал аша аның баш миен эшләттерә башладым, шуннан Аликтан алып яшәү тәэмин итә торган рефлексларны күчерә башладым. Кызга хатын-кызлар рефлекслары кирәк инде, ләкин вакыт кыйбат, соңрак төзәтермен.
  Кызык, Тоня белән телепатик элемтә кечкенә ераклыкта гына эшли. Әмма мин Аликны Тоня белән бер палатада тотарга кирәген өлкән реанимацион шәфкать туташына аңлата алдым.
  Хәзәр эш җайланып китәр. Инде дүртенче ай мин икәүләрнен баш миенең системаларын, фикер, хәрәкәт һәм башка функцияләрен җайга салам. Хәтерләреннән бик аз мәгълүмат төзәтә алдым. Алар кеше шикелле бөтенләй үлгәннәр. Шуңа карамастан минем хыялым тормышка ашты. Мин кешенең, хәтта ике кешенең мөмкинлекләренә хуҗа! Шуннан иң мөһиме, минем яңа тәҗрибәм — Минем Туачак Балам!
  
  Лесниково авылы – 2002
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.