🕙 Минуты чтения - 16

Шигырьләр - Ирек Сабиров - 3

Общее количество слов 2145
Общее количество уникальных слов составляет 1424
33.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  
  Портфель тотып, эшкә багышладың
  Һәр төнеңне, hәрбер иртәңне;
  Нигә мәхрүм иттең кочагыңнан,
  Нигә ялгыз иттең иркәңне?
  
  Дуслар белән мыжлап кинәнгәндә
  Ләззәтенә хәмер парының,
  Сиздеңме син назлы сүзгә сусап
  Тилмергәнен сөйгән ярыңның?
  
  Yзең: «Эшлим» ,– дигән сылтау белән
  Дөнья балын шактый татыдың;
  Сөю көтеп ялыкмасынмыни
  Яз гөледәй чибәр хатының?
  
  Яз чәчәге кебек гүзәл хатын
  Көз җиткәнен көтеп ятармы?
  Якын яры сөеп үз итмәгәч,
  Yз иткәндер үзе ятларны.
  
  Yз гаебең. Кемгә үпкәлисең,
  Кемне тиргәп әрни бәгырең?
  Yзең сакламаган хәзинәңнең
  Бүтән ярлар белгән кадерен.
  
  
  ЕЛМАЕШЫЙК
  
  Әйт, кадерлем, нәрсә булган?
  Ач серең;
  Ник моңайдың, ник коелган
  Сөмсерең?
  Җәйләр узды, ыржая көз,
  Дисеңме?
  Көзләр кебек саргаябыз,
  Дисеңме?
  Көз сарысы – бары шигьри
  Билге ул;
  Моңаерлык кайгымыни
  Инде ул?
  Көннәреңне юләр сатып
  Туздырма,
  Елап-шыңшып юкка вакыт
  Уздырма.
  Ни рәте бар яшь түгүнең,
  Аптырап?
  Күрә белү тормыш күркен
  Татлырак.
  Табигатькә ипләп карап
  Yрнәк ал:
  Шаулый, чәчен җилдә тарап,
  Бөдрә тал;
  Узып барса да әбиләр
  Чуагы,
  Кызыл, яшел, сары миләш
  Куагы
  Әй җемелди – камаштыра
  Күзләрне!
  Йөрәк бозың шул яктыга
  Түзәрме?
  Һич булмаса, миңа кара,
  Гүзәлем,
  Яшәү уты белән яна
  Күзләрем!
  Юлда, җилдә, яңгырларда
  Арсам да,
  Елмаям мин бу дөньяда
  Һәр таңга.
  Язмышның hәр халәтенә
  Түзәм мин.
  Бу тормышның хәсрәте дә
  Гүзәл, дим.
  Әнә җилдә эзли ышык
  Күбәләк.
  Кил яныма, елмаешыйк
  Бергәләп!
  
  
  УЙ
  
  Ябышты бит тагын бугазыма
  Бәла – сагыз;
  Татлы хатирәләр юата, ди,–
  Ышанмагыз.
  
  Искe алган саен яшьлегемнең
  Ерак күркен,
  Томалана, авырая бара
  Бүгенге көн.
  
  
  ЕГЕТЛӘНY
  
  Юк, картаймыйм, әле hаман туры билем,
  Иләсләтә сылуларның татлы ирене.
  ...Автобуста бер чибәргә баккан идем,
  Ул, сикереп торып, миңа урын бирде.
  
  
  СӨЙГӘН ЯРЫМ ТЕТТЕ ТЕТМӘМНЕ
  
  Егермешәр яшьлек утыз шофер,
  Һәрберебез таза, сөйкемле;
  Тик диспетчер Гөлназ миңа гына
  Назлап карый иде шикелле.
  Гашыйк идем. Әмма Гөлназыма
  Сөюемне әйтеп булмады.
  Аны миңа Хәйдәр: «Уйнашчы»,– дип,
  Әшәке сүз белән хурлады.
  Кыз намусын яклап, җенем чыкты,
  Мыскыл күргәч Хәйдәр күзендә;
  Шүрлегенә менеп төшкәнемне
  Сизми калдым әле үзем дә.
  ...Искә килеп, айныгандай булдым
  Утырганда хөкем залында.
  Зур шикаять итеп язган Хәйдәр
  Ачуын да, үпкә-зарын да.
  Шаhит – Гөлназ икән. Шушымыни
  Мин ашкынып, янып яраткан?
  Ул Хәйдәрне сугып екканымны
  Күреп торган икән ерактан.
  Шул фәрештәм, шушы сөйгән ярым
  Тетте генe минем тетмәмне;
  Ялварулы назлы карашымны
  Игьтибарга лаек итмәде.
  Җәза таләп итеп яңгырады
  Гөлназ таныклыгы бу залда;
  Белмәде ул үзе генә сәбәп
  Булганлыгын шушы җәнҗалда.
  Нәтиҗәсе шундый булды: мине
  «Гаепле» дип хөкем иттеләр.
  Хәйдәр белән Гөлназ суд залыннан
  Култыклашып чыгып киттеләр.
  ...Сүнмәдем дә, кипмәдем дә әле
  Өтермәннең ипи-суыннан.
  Кайттым. Хәйдәр – гараж нәчәлниге,
  Гөлназ кыскартылып куылган.
  Ялгыз яши. Нарасые үсә.
  Биргән икән язмыш кирәген!
  Минем исә, уйларыма керсә,
  Аны теләп әрни йөрәгем.
  Түзмәм ахры, дуслар. Яманлыкка
  Мин яхшылык белән түләрмен;
  Яннарына барып көләрмен дә
  «Әйдә, бергә булыйк»,– диярмен.
  
  
  ЧИБӘРКYЛ
  
  Сәлам сиңа, гүзәл күлләр иле!
  Тагын килдем, җаным түзмәде.
  Бер серем бар монда, ул серемнең
  Саф күлләрдәй зәңгәр күзләре.
  Чибәркүл, гүзәл күл,
  Вәгьдәләргә тугры була күр.
  
  Әйтче, зинhар, әйтче, күлләр иле,
  Узган җәйнең кайда эзләре?
  Очрашырбыз, диеп вәгьдә биргән
  Сылуымның кайда күзләре?
  Чибәркүл, гүзәл күл,
  Бергә чакның кадерен белә күр.
  
  Сау бул, күлләр иле! Җилләр исәр,
  Җәй артыннан килер көзләре;
  Онытылмас ләкин шул сылуның
  Саф күлләрдәй зeңгәр күзләре.
  Чибәркүл, гүзәл күл,
  Вәгьдәләргә тугры була күр.
  
  
  ХИС
  
  Басып бәллүрләрнең балкуларын,
  Уктай ярып мәҗлес томанын,
  Yзәгемне өзде күз карашың,
  Халәтемнең оҗмах сыманын
  
  Кичергәндәй булдым шул минутта,
  Гүя татлы төшкә юлыктым.
  Актарылды җаным, яндым утта,
  Исем-җисемемне оныттым.
  
  Ике ялгыз язмыш тәңгәл килде,
  Очраклылык түгел бу hич тә.
  Юкса бүтeн күзләр күпме иде
  Бәйрәм гөрләп торган бу кичтә.
  
  ...Бию өермәсе бөтерелә,
  Юк-бар зарлар кала үткәндә;
  Дөрләп яна дәртем, күкрәгемә
  Күкрәклeрең тиеп киткәндә.
  
  Күзләреңә карыйм –күз камаша,
  Шул микәнни сөю шаукымы?
  Җан эреткеч нәфис челтәр аша
  Кулым тоя билең ялкынын.
  
  Изрәп тоям чәчләреңнең исен...
  Сизәсеңме тәннәр берлеген?
  Без бер асыл хәзер, без бер җисем,
  Бүленмәслек бер җан без бүген...
  
  
  СИН
  
  Әүвәл балкып төшләремә кердең,
  Синме, дидем, әллә түгелме?
  Хыялымда туган пакь рәвешең
  Иләс итте үсмер күңелне.
  Шуннан бирле калды күз алдымда
  Чакырулы уйчан күзләрең.
  Шул күзләрне Идел ярларында,
  Болак буйларында эзләдем;
  Уйлар дәрьясында йөрдем йөзеп,
  Бәхет теләп акты яшьләрем,
  Табылачак хәзинәмне сизеп,
  Канатланып, җырлап яшәдем.
  ...Калын көртләр кинәт эреп акты,
  Серле утлар янды офыкта,
  Март аенда шомырт чәчәк атты,
  Без очрашкан изге минутта.
  Шәhәремнең бoек урамнарын
  Хыялымда нурга буядым:
  Син күрдеңме аны, газиз ярым,
  Чынга ашкан якты хыялым?
  ...Бүген дә шул чәчләр агарса да,
  Ел артыннан еллар узышса да,
  Безнең хакимебез – чибәрлек.
  Мин ышанам, бәгърем, юк дөньяда
  Безне аерырлык егәрлек.
  Белмим инде, синме минем нурым,
  Минме синең учак балкышы?
  Син бит минем йөрәгемдә тудың,
  Син бит минем җанның яртысы.
  
  
  НӘСЕЛ
  
  Буй-йөз, гакыл безгә болгарлардан килгән,
  Дала улы җырыбызга моңнар керткән,
  Чыңгыз каны өстәп тәвәккәллек биргән,
  Әмма хәмер исе кемнән сеңгән икән?
  
  
  ДОГА
  
  Баш авырта, яна җаным,
  Авызда бәдрәф минем.
  Бүген дөмекмәсәм, Раббым,
  Иртәгә эчмәс идем.
  И Ходаем, шәфкатьле бул,
  Бар өметем Синдә бит,
  Догаларым булсын кабул,
  Дүшәмбемне шимбә ит...
  
  
  КАРТЛЫК
  
  Картлык килде. Ул хөрмәткә лаек.
  Кайсы фасылымнан ул ким инде ?
  «Саумы, картлыгым,– дим,– очраштык бит,
  Очрашмавыбыз да мөмкин иде...»
  
  
  ЧИЛӘБЕДӘН БӨГЕЛМӘГӘ
  
  Тәрәзәдән карап барам.
  Таулар, кырлар, тал-тирәк...
  Чиләбедән Бөгелмәгә
  Вагон бара келтерәп.
  Поезд тизрәк чапкан саен,
  Аралар якыная,
  Әтием дe көлемсери,
  Әнием дә елмая.
  Тәгәрмәчләр җырын бүлеп,
  Ишетелде бер тавыш:
  «Хәзер, дуслар-пассажирлар,
  «Җиләк» дигән тyкталыш».
  Менә вокзал. Тирәсендә
  Гөрләп үсә бакчалар.
  Учлап җиләк өләшәләр
  Юмарт әби-апалар.
  Күбәләкләр очып йөри,
  Болын тулы җиләклек.
  Әйтсәм әйтим, учлап-учлап
  Җиләк ашап кинәндек.
  Киттек. Янә тәгәрмәчләр
  Шакылдавы ешая.
  Әтием дe көлемсери,
  Әнием дә елмая.
  Кинәт тагын матур тавыш:
  «Yскәнем, ипләп тыңла!
  Тукталышның алдагысы
  «Татлы туңдырма» була».
  ...Нинди генә туңдырма юк:
  Төрләре җитмеш җиде;
  Җиде яшькә җитеп шуны
  Күргәнем hич юк иде.
  Җиде төрен авыз иттем,
  Җитмеш төре сыймады.
  Әнием дә тыймады.)
  Тагын киттек. Тагын игълан
  Шатландырды күңелне.
  «Уенчыклар» тукталышы
  Тәрәзәдән күренде.
  Бигрәк рәхәт булып чыкты
  Бөгелмәгә бу барыш,
  «Бәлеш» дигән станция,
  «Әкиятле» тукталыш.
  Саный китсәң, санап була,
  Тагын әле әллә ни...
  Әнием дә көлемсери,
  Әтием дә әрләми.
  Һәркайсына төшкән саен
  Шатландым да, куандым.
  ...Әни төртә: «Тор, улым», –ди.
  Бөгелмәдә уяндым.
  Күрәм: вокзал түбәсендә
  Йөнтәс песи мияулый.
  Әтием дә ник бер көлсен,
  Әнием дә елмаймый.
  
  
  ГОМЕР
  
  Бу дөньяда без шыр тиле
  Булып гомер итәбез.
  Нидер аңлый башлаганда
  Гына үлеп китәбез.
  
  
  YКЕНӘБЕЗ...
  
  Yкенәбез сыйпап сыкы чәчне
  Ышанулар узгач юк-барга:
  Иртәгәге якты киләчәкне
  Кичә кирәк иде дауларга.
  Бүген соң шул инде...
  
  
  ЯШИМ
  
  Уйларымда «син» дип назласам да,
  Очрашканда «сез» дип кыландым.
  Җәфаландым икәү очрашканда
  Зиhенемне баскан томанның
  Әфьюныннан айный алмавыма.
  Шимбә җиткәч, бию кичләрен
  Көтеп ала идем, тояр өчен
  Чәчләреңнең ясмин исләрен,
  Билләреңнең серле кайнарлыгын.
  Шәрабында йөзеп сихернең,
  Вакытлыча килгән бәхетемне
  Югалтудан куркып тилмердем.
  ...Узды еллар. Сагышларга юмарт
  Булып чыкты безнең заман да.
  Синсез яши алмам, дигән идем,
  Шунысы гаҗәп – яшим hаман да.
  
  
  МАКСАТЫМ
  
  Ерак язда, кереп барган чакта
  Ачып тормышымның капкасын,
  Офыгымда таң кояшы булып
  Балкып туган иде максатым.
  
  Атлый-атлый тузды башмакларым,
  Аякларым сызлап, аксадым;
  Чәчкә чаллар керде, тик каршымда
  Янып торды изге максатым.
  
  Узды тормыш. Бирмәде шул язмыш
  Җылы назын, малын, акчасын.
  ...Офыгымда таң кояшы булып
  Һаман әле яна максатым.
  
  
  ФАРАЗ
  
  Yзең дә бит миңа тартыласың!
  ...Мин дә кыймыйм, син дә базмыйсың.
  Күкрәгемә кысып башкаеңны,
  Чәчең сыйпап килә назлыйсым,
  Куенымда килә иркәлисем,
  Бергә көтеп таңнар туасын,
  Иләсләнгән кайнар учым белән
  Йөрәк тибүеңне тоясым.
  Иңнәремә изрәп сарыласың.
  Сулышымны көтә иреннeрең,
  Йөзләр якынлашкан мизгелдә.
  Онытыла дөнья, күзлeреңнең
  Ләззәтеннән күзләр камаша...
  Шул минутта кинәт айнып китәм,
  Син минеке түгел ләбаса!
  
  
  КАЙТТЫМ
  
  Кайда, кайда, кайда минем
  Каеннарым, талларым?
  Егерме ел читтә йөреп
  Кайттым – таный алмадым.
  Карлыгачлар оя корыр,
  Корткыч җәнлек өн казыр.
  Торган җирдә каберем калыр,
  Туган илдә ни калыр?
  Авыл юлын буйлап үсә
  Арыш, бодай, борчаклар.
  Бер утырып елыйм әле
  Арышларын кочаклап.
  
  
  ВАКЫТ ЮК
  
  Мәшәкатьле заман. Бер сүзеңне
  Ишетәсе иде, ичмаса.
  Көн сүрелгәч кенә шатлык калка,
  Төннәр җиткәч тәннәр очраша.
  
  Юк-бар ыгы-зыгы... Арабызда
  Наз-серләребезне кем ташыр?
  Җаннарыбыз, күңел күзләребез,
  Рухларыбыз кайчан очрашыр?
  
  
  ТАБИГАТЬ
  
  Бу дөньяның фани казанына
  Бар нәрсәне парлап салганнар.
  Һәр ялганда хак сүз тамчысы бар,
  Һәр чынлыкта әзрәк ялган бар.
  
  Һәр нәрсәне чама белән бирә,
  Табигать ул – кырыс диктатор.
  Даның артып, чиксез үсеп китсәң,
  Мәтәләчәгеңне көт тә тор...
  
  
  КӨТӘБЕЗ...
  
  Көзләр елап, язлар дәртләндерә,
  Тулып, тагын бушый кесәбез,
  Эш саргайта, сөю шатлык бирә,
  Ә без hаман бәхет көтәбез.
  
  «Бәхет юк ул, син юләр», – дип шыңшый
  Соңгы көзнең соңгы яңгыры.
  ...Бу дөньяда бәхет көтеп яшәү –
  Нәкъ үзе шул бәхеттер, ахры.
  
  
  БИРМИМ
  
  «Бик пөхтәләп...» – дигән була,
  Пөхтәләгән кайда ул!
  ...Әҗәткә дип биргән китап
  Бик таушалып кайта ул.
  
  Китапларны өйдә саклау
  Яхшырак дип саныйм мин;
  Сорама да, сорамыйм да,
  Бирмим дә hәм алмыйм мин.
  
  Зарурлыгын куям аның
  Хатын белән бер рәткә.
  Хатынны да, китапны да
  Бирмим, бирмим әҗәткә.
  
  ***
  Язлар килсә, дуслар, кайтмам әле
  Хатирәләр булып мин сезгә.
  Гөлләр ае болай да бит матур,
  Язлар көлeч булыр минсез дә.
  Көзен исә мине сөйгән җаннар
  Искә алсын мәҗнyн җырчысын;
  Көз сагышын җиңеп, сез дусларны
  Мин чыгарган моңлы җыр җыйсын.
  ...Сагышларда килә юатасым,
  Шатлыкларда килми борчыйсым.
  
  
  САБАН ТУЕ
  
  Альбомнарда актарынган чакта,
  Ирексездән саркый яшьләрем,
  Күргән саен рәссам Фәттаховның
  «Сабан туе» дигән әсәрен.
  
  Күргән кебек булам сөлге җыю,
  Вәсиләнең кара толымын;
  Мәмдәл белән Юртыш арасында
  Җәйрәп яткан Сыза болынын.
  
  Шул болынга кереп китәр булып
  Хәйран калып карап утырам:
  Йә көрәшәм мышнап, йә чабышып
  Җитез аргамакта сыптырам.
  
  ...Ул заманда гармуннардан агып
  Дәртләндерә иде саф моңнар,
  Ул заманда ирләр аек иде,
  Елмаючан иде хатыннар...
  
  
  ҖӘЙГЕ ЮЛДА
  
  Ике көпчәк чаба җәйге юлдан,
  Чикерткәләр булып, әй, сикер!
  Артта калып сүнә шомлы уйлар,
  Ләззәт биреп туа hәр фикер.
  Юкка чыга бөтен сагыш-хәсрәт,
  Борчылулар фани юк-барга;
  Барган кебек булам «сәпитемдә»
  Авылыма, сабый елларга.
  «Велосипед» – әй килбәтсез исем,
  «Сәпит» җанга бигрәк ятымлы;
  «Сәпитем» дип майлап-җайлап торам
  Пар көпчәкле җитез атымны.
  «Ве-ло-си-пед» диеп этләндек;
  «Сәпит» дисәң, зурлар көлә иде:
  «Менә мәмдәлләшеп беткәнлек!»
  Әй агайлар, аңламадыгызмы
  Тел ачкычын, холык чишмәсен?
  Мәмдәл авылында туган малай
  Мәмдәлләшми инде нишләсен?)
  ...Пар тәгәрмәч чаба җәйге юлдан,
  Саесканны узып оч кына!
  ...Урал артындагы далалардан
  Мәмдәлемә күңел ашкына...
  
  
  ХУШ, МАТУРЫМ...
  
  Гаҗәп миңа хәзер ерак язда
  Яшь түккәнем салкын мендәргә,
  «Бердәнбере түгел икәнмен», – дип
  Сызлануым айсыз төннәрдә.
  Бүген исә яхшы беләм җирдә
  Һәр яздан соң тагын яз барны:
  Бүтәннәр дә яратмасынмыни
  Мин яраткан чибәр ярларны?
  «Хуш, матурым, шат бул, якты юл...
  Ятларга да шулай татлы бул».
  
  
  СЕЗ ҺӘМ МИН
  
  Елау дигән гадәт үтте инде,
  Кипте инде корып яшьләрем;
  Мин дөньяның бәхетен көтеп түгел,
  Хәсрәтенә чыдап яшәдем.
  
  Ә сез, бәхет көтеп яшәгәннәр,
  Булмаганны көтеп ардыгыз;
  Түземсезлек утларында көеп,
  Саргаешып китеп бардыгыз.
  
  Сезне җирдән элек сабырсызлык,
  Соңра өметсезлек биздерде;
  Ә мин исә яшим бәхет итеп
  Йөрәк сызламаган мизгелне.
  
  
  КАЛГАН БУЛСАМ...
  
  ...Бергә булыр идек, калган булсам
  Сине тыңлап шулчак әгәр дә...
  Мин калмадым туган авылымда,
  Син китмәдең шаулы шәhәргә.
  
  Сулып беттем сине уйлый-уйлый,
  Саный-саный соры ташларны.
  Язмыш микән безне харап иттe,
  Yзебезнең юләр башлармы?
  
  Хәтеремдә калган рәвешеңне,
  Тормышымның таңын сагынам.
  Ә син исә бүтән инде хәзер,
  Очрашсак та, мине танымассыn.
  ...Хәер, мин дә сине танымам.
  
  
  Ә YЗЕБЕЗ...
  
  Агымнарга каршы йөзә
  Вөҗданлылар hәм кадыйрлар;
  Без сокланып кул чабабыз:
  «Баhадирлар! Баhадирлар!»
  Алар өчен горурланып
  Кинәнәбез, кинәнәбез,
  Ә үзебез агымнарга
  Иярәбез, иярәбез...
  
  
  КӨЗГЕ КАРШЫНДА
  
  Yз-үзеңне көзгеләрдә күреп,
  Хәсрәтеңнән әрнеп көясең.
  Шунда карап, үз-үзеңне күрми,
  Ни күрергә иде ниятең?
  
  
  ГӨНАҺСЫЗ ХАТЫН
  
  Хыянәтчел булды сөйгән ярың,
  Тик сереңне читкә чишмәдең.
  Тапталудан өзгәләнде җаның,
  Тик яшәүчән икән хисләрең:
  
  Мәхәббәтең – җәйге үлән синең;
  Чалгы узган эзгә, әй, кара –
  Янә үсеп чыга чапкан саен,
  Таптасаң да, кабат яңара.
  
  ***
  Балам тинтәк, балам юньсез, дисең –
  Саесканнан былбыл тумый шул.
  Нишләсәң дә, кәкре багананың
  Күләгәсе туры булмый шул.
  
  
  ТӨП ХАКЫЙКАТЬ
  
  Дошман белән дустым бергә
  Агарттылар чәчемне;
  Хәсрәттән дә, мәзәктән дә
  Байтак түктем яшемне.
  
  Әмма тишә алмаган күк
  Кәйлә каты токымны,
  Хыянәт тә, мәхәббәт тә
  Yзгәртмәде рухымны.
  
  Тора-бара төп хакыйкать
  Аңлашылды миңа да:
  Иң кыйммәтле зиннәт – сөю
  Һәм сөелү дөньяда!
  
  Дөнья татып шушы чаклы,
  Сокланырга хакым бар.
  Кырык биштә бигрәк татлы
  Була икән хатыннар!
  
  
  ДИВАНА
  
  Төшләремдә уттай тәннәреңнең
  Һәр карышын үбеп шатланам.
  Тойгыларым шашып, ярсып үксеп,
  Кайнар күкрәгеңә капланам.
  Син чагылып киткән аргы якка
  Йөзгән кебек булам су ярып.
  Иреннәрең тәмен иренемдә
  Сизгән кебек булам, уянып.
  Әй дивана! Яшәмәкче булам
  Бутап кичә белән бүгенне.
  Яратылып hәм яратып йөрер
  Заманнарым узган түгелме?
  
  
  ЯҢА ЕЛ ТАҢЫНДА
  
  
  Кайдан, дисең, туа җырың?
  Бәйрәм үзе җырлата;
  Әнә, унберенче елның
  Беренче таңы ата!
  
  Сызылып таңнар атканда
  Әйтим бер сүз-кәлимә
  Туганнарга, дусларыма,
  Хәләл җефеткәемә:
  
  Шәраблар агып торса да,
  Акыллар аек булсын;
  Дөнья болганып торса да,
  Иманыбыз нык булсын.
  
  Барыбызның да асылы
  Исеменә тиң булсын:
  Аналар әни булсын да,
  Аталар әти булсын.
  
  Ишле булсын, тату булсын,
  Горур булсын өммәтем;
  Шат яшәсен, мул яшәсен,
  Хөр яшәсен милләтем!
  
  
  ТУКАЙ
  
  Тәүге кайгысы сабыйның
  Киң дөньясын тар ясый:
  «Әнкәемне кайтарыгыз!..» –
  Чәбәләнә нарасый.
  Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш
  Алдан тора күренеп:
  Сабый бәхете китеп бара
  Ак кәфенгә төренеп.
  Сөю, назлау, иркәләүдән
  Алда тагын бар ниең?
  Көтә сине ким дигәндә
  Ике үги әниең.
  Тәңре сиңа биргән очкын
  Гасырларда йоклаган;
  Милләтеңнең бар хыялын
  Ходай синдә туплаган.
  Кем бар тагын шулай үсеп,
  Әдип булып өлгергән?
  Бөеклеккә ятимлектән
  Җирдә тагын кем менгән?
  Кем әле халыктан шытып,
  Шул халыкка моң биргән?
  Зар күленнән дан күгенә
  Җирдә тагын кем менгән?
  Тоярсыңмы бу җиһанның
  Рәхмәтен һәм хөрмәтен?
  ...Иң сәләтле бер баласын
  Үги иткән милләтең...
  
  
  АНА ТЕЛЕ СҮЗЛЕГЕ
  
  Нинди сүзләр кулланусыз
  Черем итеп яталар!
  Безнеке булса да, безгә
  Әйтерсең лә ят алар.
  Монда муллык. Сүз китабы –
  Бер могҗиза, күрегез!
  ...Фәкыйрьлектә изалана
  Сөйләшү сүзлегебез.
  Ни сырхауга дучар иттек
  Халкыбызның хәтерен?
  Белми татар урамнары
  Дәрдемәнд, Тукай телен.
  Сикәлтәле юллардамы
  Бушап калган йөгебез?
  Ике телдә сөйләшсәк тә,
  Чында ярты телле без.
  Бытылдыйбыз, үзебезне
  Белгән кебек хис итеп,
  Татарны да мәсхәрәләп,
  Урысны да кимсетеп.
  Көннәр буе гарип телдә
  Аралашабыз бүген;
  Кичләр буе йотып укыйм
  Ана телем сүзлеген...
  
  
  2010
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.