Latin

Шигырьләр - Сирень Якупова

Общее количество слов 821
Общее количество уникальных слов составляет 588
38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
***
Җир – Кояшның кызы.
Мин – Җирнеке.
Кояш миңа әби буламы?
Һәр иртәдә көлеп һәм иркәләп
Чәчләремнән сыйпый шуңамы?
Җир – Кояшның кызы, зәңгәр күзе,
Төрелгәндер сөю нурына.
Чиксез еллар Галәм упкыныннан
Саклый аны шушы нур гына.
Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы.
Икебез дә очар күбәләк.
Бәхетлегә дөнья түгәрәк дип
Әйләнәбез Кояш тирәләп.
***
Туу белән бүген арасын
Үткән чакта гомер арбасын
Ихахайлап тартып,
Сизмәгәнмен,
Шул арбада үзен хуҗа тоеп,
Бар байлыгым минем чәчеп-коеп,
Рәхәтләнгән вакыт.
Балачагым төшеп калган бер тугайда,
Яшьлек язым, әйтегезче, инде кайда?
Кем табышы булды икән тәүге ярым,
Таң пәрдәсе төсендәге хыялларым?
Зифа буем, нечкә билем, толымнарым,
Күз яшереп, сүз яшереп торуларым
Борма юлның кай
чатында җуелгандыр?
Мин җүләргә ул чагында
Арба шактый
җиңеләйгән тоелгандыр...
Ул чагында...
Инде менә бар моң-зарым,
аруларым, аһ оруым
Буш арбаның авырлыгын тоюдандыр...
Бүген белән үлем арасын
Озаграк килә барасым –
Кумый гына йөрәк атымны,
Дыңгырдатмый гына арбасын.
Язмышыма тик бер шартым бар:
Калмый миннән ярты адым да,
Юк ла инде, күпкә алдымнан,
Ак нур чәчеп тере ялыннан,
Өмет колынкаем атласын!
Дөнья
Җиңдең, дөнья...
Җибәр, кысма, зинһар, йөрәгемне.
Мин бит хатын-кыз.
Бил алышыр ирләр, илләр барда,
Аларның син, әнә, билен кыс.
Оттың, дөнья...
Бушайт, өзәсең лә
Соңгы кылын моңлы күңелнең.
Отылуым өчен, сөйләштек ич,
Соңгы сөю белән түлимен.
Җиңдең, оттың, дөнья, тәнне-җанны...
Булдыралсаң – яшә, дисеңме?
Кара көйгән иреннәрем, ишет,
Ак, дип, дәшә синең исемне,
Ак, дип, дәшә синең исемне...
***Егылсаң да, югарыга егыл! Көлсә көлсен дөнья, башын чөеп:
Күрәсезме, йолдыз тузанына
Батып ята берәү өстә (!) диеп.
Егылсаң да, югарыга егыл,
Күз яшьләрең тамсын гүя яңгыр.
Корымасын дисәң нәсел гөлең,
Йөрәк дымың җиргә биреп калдыр.
Егылсаң да, югарыга егыл,
Беркем килеп сиңа абынмасын.
Каргый-каргый тибәр түмгәк булу
Язмышыңа берүк язылмасын.
Егылсаң да, югарыга егыл!
Ай яктырак анда, кояш җылы.
Һич сер түгел, күкләр аша кыска
Ак җаннарның мәңгелеккә юлы.
Егылсаң да, югарыга егыл...
Кычыткан
Кычыткан өзәм даруга,
Кулым түзә чагуга.
Бармаклар ни, йөрәгемнең
Уттай янган чагы ла...
Туган авылым кычытканы,
Пешер хәтерне, пешер!
Ялантәпи балачакны
Елатып искә төшер.
Искә төшер яшьлегемне,
Атам-анам каберен,
Туган җирнең, туган телнең,
Туганнарның кадерен.
Онытканны, югалтканны –
Барын да искә төшер.
Туган авылым кычытканы,
Пешер җанымны, пешер!
***
Әти,
яклауга мохтаҗ ятим күңелем
сандык төбендәге
чүпрәккә төрелгән
ау мылтыгыңа сыенып үсте...
Әни,
назлауга мохтаҗ яралы җаным
әле бүген дә
яраларына
таушалган мамык шәлеңне яба...
Үкенеч
Балачакта
әнисенең яңа ефәк шәлен
курчагына күлмәк итеп тураклаган
бер мин генә түгел.
Үсеп җиткәч
әнисенә яңа ефәк шәлләр
апкайтырга өлгерәлми калган
бер мин генә кебек...
Кара куык
Куык кабарта кызым.
Күр, замана баласын,
Күпме төсләр арасыннан
Сайлап алган карасын.
Кабара кара куык,
Балам кочагы тулып.
Йөрәгем – телем-телем,
Ә җаным – сулык-сулык.
Куык һаман кабара,
Әйтерсең лә Җир шары.
Шартлый калса, калачак бит
Аннан кара җил бары...
Куык кабарта кызым.
Әй, замана баласы
Күпме төсләр арасыннан
Үз иткән бит карасын.
Ничек кенә аңлатыйм соң
Дөнья аңа каласын?!
***
Бишекләрдә тирбәлмәгәч,
Каян килсен балага моң?
Тал бишеккә салмак булам
Инде үсеп буйга җиткән
Балаларын замананың.
Тал бишеккә салмак булам
Замананың үзен, көйләп.
"Борын-борын заманда..." – дип,
Якты матур әкият сөйләп.
Тал бишеккә салмак булам
Бүгенгесен татарымның,
Киләчәген күрер өчен
Татар моңлы Ватанымның.
Тал бишектә калмак булам,
Сабый бала – шигъри күңел.
"Әллүки"дән уянган җан
"Әллүки"гә йомар күзен...
***
Садәлекне сөрмә итеп тарттым,
Кершән итеп яктым тыйнаклыкны.
Керфекләрдән тамган оялчанлык
Күңелемнән юды уйнаклыкны.
Сөйләгәнем, аһ, пышылдау булды,
Җырлаганым?
Мин тик тыңлый белдем.
Чишмә чагын хәтерләмим җанның –
Тумыштан ук салмак, уйлы идем.
Ялгармын дип хистән җепләр үрдем,
Йөрәк кылым калды өзелми дә.
Сизелми дә үтте яшьлек, димим,
Мин яшьлектән үттем сизелми дә...
***
Давыл алларыннан тына дөнья,
Давылдан соң тына яңадан.
Ике тынлык арасымы сөю,
Өермәме хистән яралган?
Түбәләрне алып ата торган,
Күңел өлгеләрен вата торган
Ярсу җилме әллә мәхәббәт?
Горурлыкны мизгел алган юып,
Сукырайткан күзне комы тулып,
Ярсу силме әллә мәхәббәт?
Коеп яуган назлар юешеме,
Күкрәү катыш йөрәк тибешеме,
Йә яшенме үткән җанны телеп?
Әллә соң ул дөнья-гарасаттан,
Кемдер кат-кат, кем бер генә тапкыр,
Ышыклану чит йөрәккә кереп,
Давыл узгач чыгасыны белеп...
Ике тынлык арасыдыр сөю:
Каян килде, кая китте дию...

***Суган әрчегәндә еласаң да,
Җаның ачынганда еласаң да,
Төсе, тәме бер үк күз яшенең...
Күп тапкырлар шуннан файдаланып,
Җан әрнүен, борчу-кайгыларны
Аш-су бүлмәсенә мин яшердем.
Хатын-кыз бит көн дә суган турый,
Кемнәр аңлар ул нилектән елый...
Кайту
Туган җиргә – үз җиремә кайттым.
Рәхәтлеге шушы кайтуның!
Арган йөк атыдай, тугарылып,
Болын түшәгендә ятуның!
Җанны ярып үлән исе керә,
Чәчәк төсе тула күзләргә.
Җилфер-җилфер күбәләкләр куна
Чыктан юешләнгән тезләргә.
Күк гөмбәзе зәңгәр чыбылдыктай,
Болыт-болыт ап-ак бизәкле...
...Тамырлардан ага ләззәт-ташкын,
Туктатырдай булып йөрәкне.
Үз җиремә, үз-үземә кайттым,
Китүләр юк кабат, диялмыйм.
Дөнья көтә, мин дә дөнья көтәм,
Үз-үземә һич тә сыялмый.
Үзем белән сөйләшү

– Кемгә нәрсә исбат итәсең соң,
Яшәүләрең белән җирдә, кеше?
– Исбат итмим, бары яшим генә,
Яшим генә кояш, һава төсле...
– Кемнән нәрсә өмет итәсең соң,
Офыкларда һаман күз карашың?
– Өмет итмим, тик... беләсем килә
Бәхетемә күпме юл барасын...
– Кемгә нәрсә сатып бирәсең соң,
Кармалый гел кулың юл капчыгын?
– Сатмыйм, сатмыйм, бүләк итеп бирәм
Йөрәгемнең соңгы кыйпылчыгын...
– Кемгә нәрсә мирас итәсең соң,
Ак томандай югалырсың эреп?
– Кешелегем, рухи көчлелегем
Җырларыма калдырырмын төреп...
Беттеме инде сорауларың биреп?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.