Latin

Шигырьләр - Шамиль Шавкатович Сагаутдинов

Общее количество слов 1068
Общее количество уникальных слов составляет 601
46.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Нечкәбил
(пьеса)
(Нечкебиль - имя пчелки; по мотивам одноименной сказки Абдуллы Алиша)
Катнашалар:
Нечкәбил.
Кырмыска.
Сыерчык.
Саранча.
Озынборын.
Бал Кортлары.
Сорыкортлар.
Умартачы Бабай.
Спектакльне алып баручы.
Гөл бакчасы. Арткы планда зәңгәр умарталар күренә. “Таң атканда” көе яңгырый.
Спектакльне алып баручы:
Уяна иркен болыннар,
Ачыла гөл керфекләре;
Тибрәнеп яфрак өстендә
Уйный чык бөртекләре.
Сызылып таңнар атканда
Уяна кош-кортлары,
Уяна башка төрле дә
Тәбигать балалары.
Сез күрә торгансыздыр
Матур зәңгәр йортларны?
Сез белә торгансыздыр
Файдалы бал кортларны?
Менә шул матур йортлар -
Бал кортларның оялар.
Шул бал кортларның берсе,
Нечкәбил исемлесе,
Очып килмәкче монда.
Чиләкләре кулында.
Эшләгәндә тырыша,
Дусларына булыша:
Балны күбрәк җыярга,
Барчаны туйдырырга.
Сәхнәгә Нечкәбил йөгереп чыга, кулларында ике кечкенә чиләк.
Нечкәбил (биеп):
Нечкәбил – минем исемем,
Умарта – туган җирем.
Хәзер инде өлкән үстем,
Эшлисем килә минем.
Безнең илкәй бер генә:
Чәчәк белән гөл генә.
Ак, кызыл, алсу гөлләр -
Безнең матур гомерләр.
Чәчәкне сайлап алам,
Эченә кереп калам.
Чәчәк балын җыя-җыя
Чиләк эченә салам.
Нечкәбил биюен дәвам итә. Сәхнәгә Саранча чыга.
Саранча:
Әй, син кем? Тик торганда
Шаулап йөрисең монда!
Нечкәбил:
Минем исемем – Нечкәбил,
Сүзең булса, якын кил!
Саранча Нечкәбил янына килә.
Саранча:
Нишлисең монда очып,
Гел гөлдән гөлгә күчеп?
Нечкәбил:
Чәчәкнең балын җыям,
Чиләк эченә коям.
Чиләкләрем тулы булгач,
Өемә илтеп куям.
Без ясап биргән балның
Файдасы бик күп аның:
Адәмнәргә көч бирә,
Күңелләрен күтәрә!
Саранча:
Тормышыгыз сезнең әйбәт икән.
Беләм: кеше сезне якын күрә.
Ә без аңа – гомер буе дошман,
Гомер буе безне ул үтерә.
Минем бабаларым бу якларга
Иран дигән илдән күчкән иде.
Үз иленнән тәмам туйган булып,
Бу җирләргә өметләнгән иде.
Ә кешеләр, явыз, кара йөзләр,
Аларны агулап үтергәннәр.
Көрәк алып, тирән канау казып,
Шул канауга күмеп бетергәннәр.
Нечкәбил:
Әгәр кешегә дус булсаң,
Файда да бераз китерсәң,
Беркем дә сине үтермәс,
Җиргә дә күмеп юк итмәс.
Ә сез бир зарар китерәсез,
Бодай башларын койдырасыз.
Шулай рәнҗеткәч кешене,
Бирә ул сезгә кирәкне!
Сәхнә артында сыерчыклар көтуенең очып килгәнен күрсәтә торган музыка яңгырый.
Саранча:
Бу кемнең черелдәве?
(Бик куркып.)
Сыерчыклар көтүе!
Ах, бетте башым, бетте!
Саранча сәхнә артына йөгереп чыга.
Нечкәбил:
Күр, ничек сызып китте!
Саранча артыннан куып сәхнәгә Сыерчык йөгереп чыга да Саранча яшеренгән почмакка кереп китә.
Нечкәбил (шул якка карап):
Саранча харап булды.
Кош аны тотып алды,
Киң итеп авызын ачты да
Тиз генә йотып куйды!
Ярый, хәерле булсын
Һәм гыйбрәт булып калсын:
Бөҗәкләр кешеләр белән
Дуслыкта гомер сөрсен!
Мин исә тагын барыйм –
Гөл балын җыеп карыйм.
Бер чиләгем тулды инде,
Икенчесен тутырыйм.
Нечкәбил биеп бал җыюын дәвам итә. Сәхнәгә безелдәп Озынборын чыга.
Озынборын (тәкәббер кыяфәт белән):
Әй, чага торган бөҗәк!
Кил әле монда тизрәк!
Нечкәбил:
Минем исемем – Нечкәбил,
Сүзең булса, үзең кил!
Озынборын Нечкәбил янына килә.
Озынборын:
Ә минем исемем – Озынборын.
Кешеләр карый миңа кырын.
Кайсы кул белән миңа бәрә,
Кайсы агулап та үтерә.
Шул сәбәптән кояштан куркам.
Гел яфрак астында утырам.
Ауга мин төндә генә чыгам.
Чакканда, ипләк кенә чагам.
Каннарын эчәм мин туйганчы,
Борынымның озынлыгын күрче!
Төн буе шулай интектерәм.
Адәмнән шулай мин үч алам!
Нечкәбил:
Беләм, кешене рәнҗетәсез,
Бизгәк авыруын таратасыз.
Зарар китергәч кешегә,
Тарта ул сезне җазага!
Бу вакытта сәхнә артында печән чапкан тавыш hәм ир кешенең “Чибәр егет печән чаба, үтми аның чалгысы” җырын җырлаган тавышы ишетелә.
Озынборын (сәхнә артына карап, бик куанып):
Ах, җизни, җизни, җизни!
Күңелем синнән бизми!
Озынборын сәхнә артына йөгереп чыгып китә.
Ир тавышы (сәхнә артыннан):
Әй, сине кем чакырды?
Сәхнә артыннан кул шап иткән тавыш ишетелә.
Нечкәбил (сәхнә артына карап):
Бичара дөнья куйды.
Кешегә зарар иткәч бит,
Гомере кыска булды.
Ярый, хәерле булсын
Һәм гыйбрәт булып калсын:
Бөҗәкләр кешеләр белән
Дуслыкта гомер сөрсен!
Ә мине эшем көтә,
Күңелемне җилкетә.
Икенче чиләк тулсын да,
План шуның белән бетә.
Нечкәбил биюен hәм бал җыюын дәвам итә. Сәхнәгә бөгелә-сыгыла Кырмыска чыга, аркасына “салам бөртеге” (гади бер таяк) йөкләнгән.
Нечкәбил:
Әй, бу нинди тамаша
Күренә үлән аша?
Бу саламның бөртеге бит
Үз үзеннән шуыша!
Кырмыска:
Нинди тамаша булсын?
Күрмәгән күреп калсын:
Саламны “җанлы” итүче -
Мин икәнемне белсен!
Нечкәбил:
Зурлыгы бөртек төсле,
Ә үзе нинди көчле!
Ничек соң исемең синең?
Беләсем килә минем!
Кырмыска:
Безнең исем – Кырмыска.
Канатыбыз бик кыска.
Һавада очалмыйбыз без,
Сикерәбез – тик аска.
Безнең йортыбыз бик зур,
Салынган бигрәк матур.
Барыбыз тату яшибез,
Татулык – бик зур хозур!
Эшебез бик зур безнең:
Зарарлы бөҗәкләрнең
Күбесен без үтерәбез,
Кешегә файда бирәбез!
Нечкәбил:
Ә безнең исә файда -
Татлы балны җыюда.
Ишеткәнең бардыр синең
Бал кортлары турында.
Без дә гаилә корып,
Бер умартада торып,
Бик тату гына яшибез,
Барыбыз бергә эшлибез.
Минем исемем – Нечкәбил.
Кырмыскаем, якын кил!
Әйдә, дус булып калыйк!
Кырмыска:
Мин риза: булсак – булыйк!
Нечкәбил белән Кырмыска бергәләшеп бииләр.
Кырмыска:
Сау бул, дустым Нечкәбил!
Нечкәбил:
Хуш! Безгә кунакка кил!
Безнең йорт теге якта.
Стенасы – зәңгәр такта.
Кил! Кара, көтәм сине!
Кырмыска:
Хуш! Килермен бер көнне.
Кырмыска китә. Нечкәбил бер үзе.
Нечкәбил:
Чәчәкләр балы бетте,
Чиләкләр тулы булды.
Кояш та баи башлады,
Кайтырга вакыт җитте.
Чиләкләрен күтәреп, китмәкче була. Җил күтәрелә.
Нечкәбил:
Әй, карале, җил чыкты,
Юлыма каршы килде.
Бик көчле бит: очып булмый!
Нишләргә миңа инде?
Елый башлый. Кинәт Сыерчык очып килә.
Сыерчык (Нечкәбилне күреп):
Әй, син нишлисең монда,
Яшь түгеп тик торганда?
Нечкәбил:
Өемә кайталмыймын!
Җил көчле: очалмыймын!
Сыерчык:
Менеп утыр җилкәмә,
Илтеп куим өеңә.
Тик кара: койрык инәңне
Тыгып калма тәнемә!
Нечкәбил:
И, рәхмәт, Сыерчыгым!
Онытмам яхшылыгың!
Нечкәбил Сыерчыкның аркасына менеп утыра да, икесе дә сәхнәдән чыгып китәләр.
Музыка яңгырый. Сәхнә бераз вакыт буш тора. Аннары сәхнәгә Бал Кортлары йөгереп чыгалар, hәркайсысының кулында чиләк.
Бал Кортлары (биеп, “Сабан туе” көенә җырлап):
Без эшләдек җәй буе.
Балыбыз – тәмле, куе.
Инде җырлап-биеп алыйк,
Гөрләсен хезмәт туе!
Бәйрәм итик шатланышып,
Иптәшләр, бергә-бергә,
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә!
Безнең илкәй бер генә:
Чәчәк белән гөл генә.
Иң бәхетле, иң гүзәл ил –
Безнең гаилә генә!
Бал Кортлары биюләрен дәвам итәләр. Бию беткәч, сәхнәгә Сорыкортлар чыгалар.
Сорыкортлар (алпан-тилпән йөренеп):
Без – сорыкортлар,
Әрәмтамаклар!
Эшли белмибез,
Менә шундый без!
Җәй буе ятабыз без
Эчне киереп.
Балны сыпыртабыз без
Матур кикереп.
Кая, күп җыйдыгызмы?
Бирегез безгә!
Бал бик күп кирәк булыр
Киләсе көзгә!
Нечкәбил:
Киләсе көзне көтәсез?
Юк инде, җитте!
Ник күзне бакырайтасыз?
Сезнең чор бетте!
Җәй буе бушка эчтегез
Без җыйган балны.
Хәзер үк чыгып китегез!
(Башка Бал Кортларына мөрәҗәгать итеп.)
Куыйк боларны!
Бал Кортлары Сорыкортларны сәхнәдән куып чыгаралар.
Бал Кортларның берсе (Нечкәбилгә мөрәҗәгать итеп):
Нечкәбил! Карале, нинди
Гайрәтле икәнсең син!
Кикереп ятсыннар инде
Әрәмтамаклар! Әмин!
Сәхнәгә Умартачы Бабай чыга.
Умартачы Бабай:
Безнең кечкенә дуслар!
Зур рәхмәт сезгә!
Сез җыйган мул уңышлар
Бик кирәк безгә!
Балыгыз бик файдалы,
Бик тәмле сезнең.
Дару кебек шифалы
Тәэсире аның.
Олыдан да, кечедән дә
Зур, бик зур рәхмәт!
Гомерегез озын булсын
Һәм булсын рәхәт!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.