🕙 Минуты чтения - 24
Шигырьләр - Ринат Нуруллин - 2
Общее количество слов 3162
Общее количество уникальных слов составляет 1837
33.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Сыртка биштәрләр салып.
Ай барасын көн барып,
Өч бүре hәм өч сарык
Берзаман килеп чыккан
Җәелеп аккан Ыкка.
Инде хәзер нишләргә, -
Ничек Ыкны кичәргә?!
Мосафирга җил уңай -
Эзләсәң табыла җай...
Очлы күзле бер бүре
Якында гына күрде:
Ике урынлы көймә
Бәйләп куелган чөйгә.
Ләкин шундук бер сарык
Әйтеп куйды уфтанып:
«Ыкның берәр ярында
Сарыкларның саныннан
Артса бүреләр саны,
Түгелер сарык каны!..»
Менә сиңа тамаша -
Чыга алмый Ык аша
Тора ярда таптанып
Өч бүре hәм өч сарык!..
Әйтегез әле, ничек
Елганы була кичеп?
Без, без, без идек...
Без, без, без идек,
Без нәкъ сигезәү идек:
Нуль, бер, ике, өч, дүрт, биш,
Алты, җиде - без бериш.
Без базга да төшмәдек,
Чүлмәкне дә тотмадык,
Майга да кагылмадык,
Тәлинкә дә йотмадык.
Без, без, без идек,
Без гел безелдәп йөрдек,
Без безелдәмәс идек -
Мисал эзләп йөгердек.
Мисалның эчтәлеген
Ача җөмлә әлеге:
“Өч БЕЗ кушылган бергә,
ИДЕКкә тигез БЕЗләр:
БЕЗ +
БЕЗ +
БЕЗ =
ИДЕК”.
Чишә алырсың аны,
Сигездән җиде санны
Хәрефләр урынына
Куеп карасаң гына.
Без, без, без идек,
Без безелдәп бетердек,
Чишкәндә мәсьәләне,
Син дә безелдә әле.
Шалты-балты
Бакча арты,
Шалты-балты -
Кемдер йөри шикелле:
Ике мең дә
Туксан алты
Куян йолкый кишерне.
Бер куяннан
Мин сорадым:
- Нишлисез, Ертык Авыз?!
- Кишер чәчкән
Идек язын,
Хәзер уңыш җыябыз.
- Уңышыгыз
Бик күп булган,
Әйт әле серен, Куян!
Болай җавап
Бирде КУЯН :
- Иртә УЯН, эштә ЯН !
Тырышлыкның
Формуласын
Кәгазьгә мин төшердем,
Хәрефләрнең
Артларына
Төрле саннар яшердем:
К У Я Н
У Я Н
+ Я Н
Н
_________
2 0 9 6 .
Эшләтегез
Башыгызны,
Мәсьәләне чишегез,
Дөрес чишкән
Балаларга
Берәр кишер бирербез.
Яз!
Килә ЯЗ,
Көн АЯЗ,
Син, ГАЯЗ,
Болай яз:
З
Я З
+ А Я З
Г А Я З
2 9 6 6
Һәр хәреф
Цифрга
Тиң монда.
Чиш әле
Мисалны,
Кирәкле
Саннарны
Сайлап куй
Тиешле
Урынга.
Имәндә икән чикләвек!
Ике имән урманмыни,
Өч ИМӘН була УРМАН !
Юкка түгел дәфтәремдә
Болай язып куелган:
ИМӘН + ИМӘН + ИМӘН = УРМАН.
Алтын чылбыр уралмаган
Имәннәр кәүсәсенә,
Гыйлемле песи чылбырдан
Йөрми әкият сөйләп.
Адаштым, а-у! Адаштым
Өч имән арасында...
Юлны табар иде берәү
Менеп агач башына.
Минем андый мөмкинлек юк.
«Нигә?» - диеп сорасаң,
ИМӘН сүзе дүрт урынлы,
УРМАН - биш урынлы сан.
Бу саннарда «нуль» цифрының
Булмавын искә алып
Тап аларны, хисаплауда
Күрсәт әле осталык.
Камиллекнең офыклары
Белем аша ачыла.
Эзлән, тырыш, менәм дисәң
Белем ябалдашына!
Ябалак көтә җавап
Тора икән ябалак
К хәрефен сагалап.
Ябалакның түше АК,
Тырнагына яккан ЛАК.
Юктыр мондый сүз АЛАК,
Ыштанда була БАЛАК.
Я хәрефен өстәсәң,
Килеп чыга ЯБАЛАК.
...Шул сүзләрдән ябалак,
Хәрефләрне аралап,
Мисал төзи, цифрларны
Хәреф белән тамгалап.
Ике күзен йомгалап
Торганнан соң, ябалак
Ак кәгазьгә язып куйды
Кыек-мыек сызгалап:
К
А К
Л А К
+ А Л А К
Б А Л А К
Я Б А Л А К
1 6 8 9 3 0
Ә сез, бала-чагалар,
Берәр әмәл чамалап,
Бу мисалны чишегез,
Цифрларны куйгалап.
Әйткәнемчә алдарак,
К хәрефен сагалап
Юкка тормый ябалак,
Көтә ул сездән җавап...
Сүтегез такыяны!
Сезгә үрдем тырышып,
ЧӘЧӘКкә ЧӘЧӘК кушып,
Математик ТАКЫЯ.
Аны... язып та куям:
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
+ ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ТАКЫЯ
Укып чыккач язманы,
Аңлагыз болай аны:
Yз җае бар hәр эшнең,
Yз саны бар хәрефнең.
Җыйнаулашып дүртегез,
Өчегез йә бишегез,
Такыяны сүтегез,
Мәсьәләне чишегез.
Зирәклек
Җитмеш hөнәр иясенә
Тапкырлык та бик кирәк. -
Бар кыенлыкны җиңәрсең,
Әгәр булсаң син зирәк!
Биш урынлы санның берсен
«ЗИРӘК» диеп билгеләп,
Тапкырладым үз-үзенә,
Килеп чыкты бит «КИРӘК»:
З И Р Ә К
´
З И Р Ә К
_____________
©©©© К
©©©©© Ә
+ ©©©© Р
©©©© И
З И Р Ә К
_____________________
©©©©©©©©©
Аңлатуым дөрес булсын,
Тоелса да сәеррәк,
Төрле саннар урынына
Ясап куйдым мин йөрәк.
Шул саннарны ачыкларга
Ярдәм итәр бу сурәт.
Чиш гамәлне, челлә көнне
Йөрмә әле кар көрәп!
Пылау тора уалып
Мондый минем сүз башы:
Дүртебездә дүрт кашык.
ПЫЛАУ тора УАЛЫП:
Дүрт кеше бит ул - халык.
Әй кызык бу сүз ПЫЛАУ -
Кире якка укыла!
Шундый тәмле ул ПЫЛАУ -
Телне йотарга була!
Киметәбез ПЫЛАУны -
Тәлинкәдәге тауны.
Күчерә ПЫЛАУ күчен
Экскаватор чүмече.
Берәү генә түгел лә, -
Дүртәү бергә күмелә.
ПЫЛАУ кая югалды?!
Тәлинкә бит буш калды.
...Тамак туйды дисәгез,
Бер мәсьәлә чишәбез.
Язып куябыз болай:
«4 ´ УАЛЫП = ПЫЛАУ».
Биреме ансат кына:
Хәрефләр урынына
Саннар куярга кирәк.
Ягез, кем чишә тизрәк?!
Иләк, чиләк һәм көянтә
Ике иләк ал кулыңа,
Чиләк тапмасаң әгәр.
Атың булмаса, суга бар,
Атланып көянтәгә.
Суны тутыра алмасаң,
Сәнәк белән төяп тә,
Чишеп кара мондый ребус:
«ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ».
Ребуска кергән сүзләрне
Алыштыр саннар белән,
Шул арада бер кашык су
Үзем кайтарып бирәм.
Суперребус
Якуб бирде бер ребус,
Чишә алмый йөрибез.
Дәфтәрдән куш бит йолкып,
Карандаш белән Якуб
Язды: Я3 = КУБ.
- Монда һәр хәреф саен
Куегыз, - ди, - үз санын...
Ташладык футбол тубын,
Саныйбыз саннар кубын.
Ә нишли соң Якубың?!
Ә Якуб җиргә ятып
Хихылдый эче катып.
...Өметләр синдә, дустым! -
Бездә дә бәйрәм булсын,
Чиш Якубның ребусын.
Эшлекле булсаң...
Сездә борчак нихәтледер,
Бездә борчак бер кесә.
Башваткычтан баш ватылмый,
Авырта баш, бәрелсә.
...Колаклар шиңәрлек итеп,
Мактанчык чәчсен борчак.
Эшлекле булсаң, болай яз:
УТ 2 = УЧАК.
Язмадагы хәрефләрне,
Уздырып иләк аша,
Алыштырсаң цифрларга,
Менә булыр тамаша!
Ребусларны ничек төзиләр?
Бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм
Ничек ребус төзергә?
Моның өчен алдан кирәк
Бераз уйлап йөрергә.
Баш миендә фикер тугач,
Максатка бару ансат:
Ниятеңә керешәсең,
«Т» хәрефеннән башлап.
Шуның янына өстисең
Бер кыска сүз, әйтик, «АТ».
«ШАТ» сүзен теркәп куясың,
Бу сүз үзе табышмак.
Монда шундый сорау туа:
Кем шат? Билгеле, шат ат!
Солыңны гына жәлләмә,
Туйганчы аны АШАТ.
Дәвам итеп булмый диеп,
Калмаска кирәк каушап. -
Атның хуҗасын искә ал,
Аның исеме - РАШАТ.
Бу сүзләрне бергә кушып,
Утыз меңгә тиң ясап,
Язып куясың ребусны:
Т
А Т
+ Ш А Т
А Ш А Т
Р А Ш А Т
3 0 0 0 0.
Шуннан аңлатып китәсең
Төп шартын ребусларның -
Эзләп табарга кирәк дип
Һәр хәрефнең үз санын.
... Солысын ат ашый торсын,
Ихахай-михахайлап.
Шул арада ребусыңа
Үзең дә эзлә җавап.
Конструктор карга
Кара тактада
Рәсем ясалган:
Чаба ак карга
Асма басмадан.
Чаба ашыгып
Озын басмадан,
Канат астына
Дәфтәр кыстырган.
...Карале, кара!
Мондый язма бар
Дәфтәр тышында:
«ЧАБА ´ АК = КАРГА».
Чаба ак карга,
Yзе уйлана:
- Кирәк язмага
Саннар куярга.
«КАРГА» сүзендә
Яткан санда болт
Ясарга тиеш
Бүген үк завод.
Ныгытыр идек
Асма басманы,
Шул болтлар белән
Боргычлап аны...
...Йә, күрсәт, энем,
Син дә тырышлык,
Табып бир әле
Тапкырчыгышны.
Бас, кызым Әпипә!
(Такмак-табышмак)
Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Әпипәнең табышмагын
Чишеп кара, ичмасам.
Бас, кызым Әпипә,
Ребусларга ни җитә!
Математик күнегүләр
Нейроннарны биетә.
«БАС + КЫЗЫМ = ӘПИПӘ»
Дип язылган ребуста.
Хәрефләрнең артларына
Цифрлар кереп поскан.
Бас, кызым Әпипә,
Санак төймәләренә.
Табышмакка җавабыңнан
Зирәклегең күренә.
Кырык карак әкияте
Кырык карак әкиятен
Кайсыгыз укымаган,
Телевизордан кайсыгыз
Мультигын карамаган!
Хәзинәләр читтә торсын,
Ял итсен кырык карак,
Табышмагым әкияттән
Тагын да кызыклырак.
Җавабын таба алмассың
«Сим-Сим, ачыл!» дип кенә,
Чөнки яңа код куелган
Мәгарә ишегенә.
«КЫРЫК + КАРАК = ӘКИЯТЕ»
Тигезлегендә ята
Һәр хәрефкә туры килгән
Цифрлар яңа кодта.
Табышмакны әзерләдем
Бары тик сиңа атап,
Белем дөньясына илткән
Капканың ачкычын тап.
Мәгарәдәге җәүһәрләр
Тиң булса иде әгәр
Баш эшләтеп, хезмәт түгеп
Яуланган хәзинәгә!!!
Чәүкә кунган түбәгә
Чәүкә кунган түбәгә,
Калаена чүгәләп.
Утырмас иде чүгәләп -
Дөньялары түгәрәк.
Чәүкә кунган түбәгә,
Күз төшергән түбәнгә.
Асфальтка язып куелган:
«ЧӘҮКӘ + КУНГАН = ТҮБӘГӘ».
Текә безнең чәүкә дә -
Шалтыраткан Мәскәүгә
Кәрәзле телефоныннан
Икенче бер чәүкәгә.
- Менә шундый язмада
Кирәк, - ди, - цифрларга
Хәрефләрне мач китереп,
Тигезлекне расларга...
Тегесе бу чәүкәгә
Җибәргән рәсми кәгазь.
Ул кәгазьнең эчтәлеген
Әйтә алмыйм, күрмәгәч.
Чәүкәдән белешегез,
Йә үзегез чишегез -
Әйтегез, нинди саннарга
«ТҮБӘГӘ» сүзе тигез?
Маймыл ярата банан
Маймыл ярата банан.
Мин дә ким түгел аннан,
Мин дә яратам банан.
Һич тә сөйләмим ялган -
Яратмас идем банан,
Тәмлерәк ул суганнан.
Әйе! Сөйләмим ялган,
Маймыл тезгән бананнан:
«МАЙМЫЛ - ЯРАТА = БАНАН».
Укымышлы ул булган -
Хәрефләр цифрлардан
Торганын әйткән алдан.
...Иң шәбен ребуслардан
Чишеп кара, юраман.
Җавап тапсаң, берзаман,
Бәлки, бирермен суган.
Юк! Суган түгел - банан!..
Банан түгел - барабан!!!
Алты шырпы колактан...
Алты шырпы колактан...
Ялгыштым, тфү, шайтан!
Алты шырпы ал каптан -
Телмә дә, сындырма да,
Тигез яклы дүрт өчпочмак
Шулардан ясап кара.
Өчпочмакның колагы...
Тфү, ялгыштым тагы!
Өчпочмакның hәр ягы
Бер шырпы буе булсын.
Башваткычны чишкәч, серен
Колагыма әйт, дустым!
ХИСМӘТНЕҢ ХИКМӘТЛӘРЕ
(Логик табышмаклар)
Хисмәткә ни булган?
Ике нуль бер-бер артлы
Выжылдап алга чапты,
Баганага бәрелде.
Баганага бәрелде дә,
Сиксәнгә әверелде.
Аңлатыгызчы, нишләп
Yкереп елый Хисмәт?!
Эт түгел лә бу!
Хисмәт белән эшләде,
Һич кулыннан төшмәде,
Кимерде дә тешләде,
Yткен булгач тешләре,
Шыгырдады, шыңшыды,
Бераздан туктап тынды...
Нәрсә белән, әйт шуны,
Кисәләр соң утынны?
Тәлинкәдә... багана
Тәлинкәдә багана,
Баганада ут яна!
Хисмәт өф итеп өрде,
Багананы сүндерде...
Әйт нидән ясалганын
Yзәге багананың!
Кыр өстендә корыч шар
Ак кардан түгел ак кыр,
Ак кырның өсте такыр.
Хисмәт бик тә тырыша,
Тәгәрәтә корыч шар
Шул такыр кыр өстеннән,
Канәгать үз эшеннән.
Шар артыннан эз кала...
...Шулай нәрсә ясала?
Чатан пират
Әллә инде тимер казык,
Әллә чатан атаман,
Әллә пират бер аяклы
Басып тора тактада.
Хисмәт чүкеч белән бәрә
Аның эшләпәсенә,
Суккан саен чатан пират
Һаман тирәнрәк сеңә...
Нинди эш башкара Хисмәт,
Нәрсә икән ул пират? -
Әйтеп бир әле шуларны,
Әгәр булсаң син ир-ат!
Ертык юрган
Ак юрганда ике такта,
Һәр аяк һәр тактада.
Хисмәт, ике таяк болгап,
Юрганны ертып чаба.
Ямаучы ямый юрганны,
Яңа тукыма өстәп...
Шушы чорда агачдарда
Яфраклар нинди төстә?
Яшел бүкән
Иптәше бүләк иткән
Хисмәткә яшел бүкән.
Яшел бүкән кечкенә,
Сыртында чәнечкеләр.
Су сипсәң бүкән үсә,
Су сипмәсәң дә түзә.
Уйлама бу керпе дип,
Керпе яшел булмый бит.
Алай да яшел бүкән
Нинди гөл булыр икән?
Карбыз кыры
Ике төркем малайлар
Кырда уңыш җыялар.
Чабыша алар тыз-быз,
Тәгәрәтәләр карбыз.
Хисмәт кенә йөгерми,
Капка алдында йөри...
Күн карбызны ятьмәгә
Нигә Хисмәт кертмәгән?
Әдәбият чыганаклары
1. Нуруллин Р. Өч бүре hәм өч сарык: Шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. - 79 б.
2. Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. - 88 б.
(шигырьләр)
Гомер
(Шигырьләр)
Эчтәлек
1. Гомер
2. Яралы каен
3. Адашу
4. Соңгы сулыш
5. Кайнар нокта
6. Ага сулар
7. Бар да үтә...
Гомер
Бер чаткыдан
Туар ялкын,
Дөрләп яныр
Коры утын.
Yтәр вакыт –
Ул да сүнәр,
Күмер калыр
Пыскып сүрән.
Әверелер
Күмер көлгә
Һәм чәчелер,
Очар җилгә.
Шул чаткыдай
Безнең бәхет,
Шул ялкындай
Безнең гомер –
Галәм өчен
Мизгел генә.
(1997)
Яралы каен
Ак каенның кайрысыннан
Яшь акмый – түгелә кан...
Кем рәнҗеткән соң каенны,
Кем аны яралаган?!
Каен суы – татлы, диеп
Эчтең син каен каны.
Yз ярыңнан артык күреп
Яраттың син башканы.
Ак каенга карасам, ник
Сызлана башлый күңел? –
Йөрәккә бит яра сала
Хыянәт, балта түгел!..
(1997)
Адашу
Юллар бара
Һәр тарафка:
Уңга – сулга,
Алга – артка,
Өскә – аска.
Шул юллардан,
Язмыш сынап,
Мин йөгерәм,
Ләкин hаман
Бер урында
Торам сыман –
Һәр тарафта:
Уңда – сулда,
Алда – артта,
Өстә – аста
Куе томан...
Шул томанның
Кочагында
Өмет җуям –
Туктап калып
Кайчагында
Уйлам куям:
Бәлки заман
Мин туганнан
Соңга калган,
Яки үзем
Заманыннан
Иртә туган?
(1997)
Соңгы сулыш
Ул егылды...
Таеп китте таяк,
Аяклылар төртеп ектылар...
Озак ятты
Астан өскә карап,
Күзләреннән яшьләр актылар.
Ул егылды,
Каhәр төшкән язмыш
Кызганмады, җиргә терәде.
Мескен зәгыйфь
Өметләнде азны –
Сүрелмәде яшәү теләге.
Ул егылды
Таянычсыз калып,
Ярдәм кулын беркем сузмады.
Халык узды,
Эремәде салкын
Йөрәкләрдә булган бозлавык.
Берәү туктап
Хәттә аннан көлде,
Ялваруга колак салмады...
Соңгы сулыш
Соңгы сүзне бүлде:
– Бу дөньяда кеш-ш-ше калмады...
...А – Х – Ы – Р – З – А – М – А – Н...
(1993)
Кайнар нокта
Оча кургаш – эзли мишень,
Аның максаты – йөрәк...
Ә йөрәккә пуля түгел,
Мәхәббәт угы кирәк!
Утаткычлар ут бөркиләр,
Әдәмнәр яна көйрәп...
Ә кешегә үлем түгел,
Тормыш ялкыны кирәк!
Кайта очкыч туган якка
Тутыя сандык төяп...
Ә анага табут түгел,
Исән баласы кирәк!
(1997)
Ага сулар
Янә чыңлап
Язгы сулар
Өметләрне
Уяттылар:
– Назлың белән
Очрашулар
Алда әле,
Алда әле!..
Яфракларны
Җилфердәтеп
Җәйге җилләр
Миңа әйтте:
– Синең тәүге
Мәхәббәтең
Алда әле,
Алда әле!..
Тамчылары
Белән язды
Тәрәзәмә
Көзге яңгыр:
“Син соңардың!..
Сагышларың
Алда әле,
Алда әле...”
* * *
Юлларыма
Карлар өеп:
“Алда яңа
Язлар!” – диеп,
“Алда яңа
Ярлар!” – диеп,
Алдама әле,
Алдама әле...
...Кыш-ш-шкы буран...
(1996)
Бар да үтә...
Бар да үтә...
Үтә сагыш,
Авыртулар басыла.
Вакыт - дәва,
Вакыт - дару
Җитмеш шифасын кыла.
Бар да үтә...
Ник үтмәсен? -
Акмый кирегә вакыт.
Киткән җиргә
Кайтып була,
Үткәнгә булмый кайтып.
Бар да үтә...
Уза гомер,
Тормыш алга ургыла.
Күзләреңне
Ачтың, йомдың:
Шул мизгел - гомер була.
Бар да үтә
Эзсез, диеп
Борчылма әле алай.
Үткән юлың,
Әйткән сүзең,
Үтәгән эшең кала.
(2004)
Әдәбият чыганаклары
1. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 258 (23018), 26 декабрь, 1997 ел, 1 нче биттә.
2. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 196 (23216), 19 сентябрь, 1998 ел, 3 нче биттә.
3. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 253-254 (23273-23274), 11 декабрь, 1998 ел, 1 нче биттә.
4. “Мәгърифәт” газетасы, № 44 (356), 31 октябрь, 1998 ел, 8 нче биттә.
5. “Мәгърифәт” газетасы, № 50 (104), 11 декабрь, 1993 ел, 5 нче биттә.
6. “Казан утлары” журналы, № 1 (927), 2000 ел, 187 нче биттә.
Ай барасын көн барып,
Өч бүре hәм өч сарык
Берзаман килеп чыккан
Җәелеп аккан Ыкка.
Инде хәзер нишләргә, -
Ничек Ыкны кичәргә?!
Мосафирга җил уңай -
Эзләсәң табыла җай...
Очлы күзле бер бүре
Якында гына күрде:
Ике урынлы көймә
Бәйләп куелган чөйгә.
Ләкин шундук бер сарык
Әйтеп куйды уфтанып:
«Ыкның берәр ярында
Сарыкларның саныннан
Артса бүреләр саны,
Түгелер сарык каны!..»
Менә сиңа тамаша -
Чыга алмый Ык аша
Тора ярда таптанып
Өч бүре hәм өч сарык!..
Әйтегез әле, ничек
Елганы була кичеп?
Без, без, без идек...
Без, без, без идек,
Без нәкъ сигезәү идек:
Нуль, бер, ике, өч, дүрт, биш,
Алты, җиде - без бериш.
Без базга да төшмәдек,
Чүлмәкне дә тотмадык,
Майга да кагылмадык,
Тәлинкә дә йотмадык.
Без, без, без идек,
Без гел безелдәп йөрдек,
Без безелдәмәс идек -
Мисал эзләп йөгердек.
Мисалның эчтәлеген
Ача җөмлә әлеге:
“Өч БЕЗ кушылган бергә,
ИДЕКкә тигез БЕЗләр:
БЕЗ +
БЕЗ +
БЕЗ =
ИДЕК”.
Чишә алырсың аны,
Сигездән җиде санны
Хәрефләр урынына
Куеп карасаң гына.
Без, без, без идек,
Без безелдәп бетердек,
Чишкәндә мәсьәләне,
Син дә безелдә әле.
Шалты-балты
Бакча арты,
Шалты-балты -
Кемдер йөри шикелле:
Ике мең дә
Туксан алты
Куян йолкый кишерне.
Бер куяннан
Мин сорадым:
- Нишлисез, Ертык Авыз?!
- Кишер чәчкән
Идек язын,
Хәзер уңыш җыябыз.
- Уңышыгыз
Бик күп булган,
Әйт әле серен, Куян!
Болай җавап
Бирде КУЯН :
- Иртә УЯН, эштә ЯН !
Тырышлыкның
Формуласын
Кәгазьгә мин төшердем,
Хәрефләрнең
Артларына
Төрле саннар яшердем:
К У Я Н
У Я Н
+ Я Н
Н
_________
2 0 9 6 .
Эшләтегез
Башыгызны,
Мәсьәләне чишегез,
Дөрес чишкән
Балаларга
Берәр кишер бирербез.
Яз!
Килә ЯЗ,
Көн АЯЗ,
Син, ГАЯЗ,
Болай яз:
З
Я З
+ А Я З
Г А Я З
2 9 6 6
Һәр хәреф
Цифрга
Тиң монда.
Чиш әле
Мисалны,
Кирәкле
Саннарны
Сайлап куй
Тиешле
Урынга.
Имәндә икән чикләвек!
Ике имән урманмыни,
Өч ИМӘН була УРМАН !
Юкка түгел дәфтәремдә
Болай язып куелган:
ИМӘН + ИМӘН + ИМӘН = УРМАН.
Алтын чылбыр уралмаган
Имәннәр кәүсәсенә,
Гыйлемле песи чылбырдан
Йөрми әкият сөйләп.
Адаштым, а-у! Адаштым
Өч имән арасында...
Юлны табар иде берәү
Менеп агач башына.
Минем андый мөмкинлек юк.
«Нигә?» - диеп сорасаң,
ИМӘН сүзе дүрт урынлы,
УРМАН - биш урынлы сан.
Бу саннарда «нуль» цифрының
Булмавын искә алып
Тап аларны, хисаплауда
Күрсәт әле осталык.
Камиллекнең офыклары
Белем аша ачыла.
Эзлән, тырыш, менәм дисәң
Белем ябалдашына!
Ябалак көтә җавап
Тора икән ябалак
К хәрефен сагалап.
Ябалакның түше АК,
Тырнагына яккан ЛАК.
Юктыр мондый сүз АЛАК,
Ыштанда була БАЛАК.
Я хәрефен өстәсәң,
Килеп чыга ЯБАЛАК.
...Шул сүзләрдән ябалак,
Хәрефләрне аралап,
Мисал төзи, цифрларны
Хәреф белән тамгалап.
Ике күзен йомгалап
Торганнан соң, ябалак
Ак кәгазьгә язып куйды
Кыек-мыек сызгалап:
К
А К
Л А К
+ А Л А К
Б А Л А К
Я Б А Л А К
1 6 8 9 3 0
Ә сез, бала-чагалар,
Берәр әмәл чамалап,
Бу мисалны чишегез,
Цифрларны куйгалап.
Әйткәнемчә алдарак,
К хәрефен сагалап
Юкка тормый ябалак,
Көтә ул сездән җавап...
Сүтегез такыяны!
Сезгә үрдем тырышып,
ЧӘЧӘКкә ЧӘЧӘК кушып,
Математик ТАКЫЯ.
Аны... язып та куям:
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
+ ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ЧӘЧӘК
ТАКЫЯ
Укып чыккач язманы,
Аңлагыз болай аны:
Yз җае бар hәр эшнең,
Yз саны бар хәрефнең.
Җыйнаулашып дүртегез,
Өчегез йә бишегез,
Такыяны сүтегез,
Мәсьәләне чишегез.
Зирәклек
Җитмеш hөнәр иясенә
Тапкырлык та бик кирәк. -
Бар кыенлыкны җиңәрсең,
Әгәр булсаң син зирәк!
Биш урынлы санның берсен
«ЗИРӘК» диеп билгеләп,
Тапкырладым үз-үзенә,
Килеп чыкты бит «КИРӘК»:
З И Р Ә К
´
З И Р Ә К
_____________
©©©© К
©©©©© Ә
+ ©©©© Р
©©©© И
З И Р Ә К
_____________________
©©©©©©©©©
Аңлатуым дөрес булсын,
Тоелса да сәеррәк,
Төрле саннар урынына
Ясап куйдым мин йөрәк.
Шул саннарны ачыкларга
Ярдәм итәр бу сурәт.
Чиш гамәлне, челлә көнне
Йөрмә әле кар көрәп!
Пылау тора уалып
Мондый минем сүз башы:
Дүртебездә дүрт кашык.
ПЫЛАУ тора УАЛЫП:
Дүрт кеше бит ул - халык.
Әй кызык бу сүз ПЫЛАУ -
Кире якка укыла!
Шундый тәмле ул ПЫЛАУ -
Телне йотарга була!
Киметәбез ПЫЛАУны -
Тәлинкәдәге тауны.
Күчерә ПЫЛАУ күчен
Экскаватор чүмече.
Берәү генә түгел лә, -
Дүртәү бергә күмелә.
ПЫЛАУ кая югалды?!
Тәлинкә бит буш калды.
...Тамак туйды дисәгез,
Бер мәсьәлә чишәбез.
Язып куябыз болай:
«4 ´ УАЛЫП = ПЫЛАУ».
Биреме ансат кына:
Хәрефләр урынына
Саннар куярга кирәк.
Ягез, кем чишә тизрәк?!
Иләк, чиләк һәм көянтә
Ике иләк ал кулыңа,
Чиләк тапмасаң әгәр.
Атың булмаса, суга бар,
Атланып көянтәгә.
Суны тутыра алмасаң,
Сәнәк белән төяп тә,
Чишеп кара мондый ребус:
«ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ».
Ребуска кергән сүзләрне
Алыштыр саннар белән,
Шул арада бер кашык су
Үзем кайтарып бирәм.
Суперребус
Якуб бирде бер ребус,
Чишә алмый йөрибез.
Дәфтәрдән куш бит йолкып,
Карандаш белән Якуб
Язды: Я3 = КУБ.
- Монда һәр хәреф саен
Куегыз, - ди, - үз санын...
Ташладык футбол тубын,
Саныйбыз саннар кубын.
Ә нишли соң Якубың?!
Ә Якуб җиргә ятып
Хихылдый эче катып.
...Өметләр синдә, дустым! -
Бездә дә бәйрәм булсын,
Чиш Якубның ребусын.
Эшлекле булсаң...
Сездә борчак нихәтледер,
Бездә борчак бер кесә.
Башваткычтан баш ватылмый,
Авырта баш, бәрелсә.
...Колаклар шиңәрлек итеп,
Мактанчык чәчсен борчак.
Эшлекле булсаң, болай яз:
УТ 2 = УЧАК.
Язмадагы хәрефләрне,
Уздырып иләк аша,
Алыштырсаң цифрларга,
Менә булыр тамаша!
Ребусларны ничек төзиләр?
Бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм
Ничек ребус төзергә?
Моның өчен алдан кирәк
Бераз уйлап йөрергә.
Баш миендә фикер тугач,
Максатка бару ансат:
Ниятеңә керешәсең,
«Т» хәрефеннән башлап.
Шуның янына өстисең
Бер кыска сүз, әйтик, «АТ».
«ШАТ» сүзен теркәп куясың,
Бу сүз үзе табышмак.
Монда шундый сорау туа:
Кем шат? Билгеле, шат ат!
Солыңны гына жәлләмә,
Туйганчы аны АШАТ.
Дәвам итеп булмый диеп,
Калмаска кирәк каушап. -
Атның хуҗасын искә ал,
Аның исеме - РАШАТ.
Бу сүзләрне бергә кушып,
Утыз меңгә тиң ясап,
Язып куясың ребусны:
Т
А Т
+ Ш А Т
А Ш А Т
Р А Ш А Т
3 0 0 0 0.
Шуннан аңлатып китәсең
Төп шартын ребусларның -
Эзләп табарга кирәк дип
Һәр хәрефнең үз санын.
... Солысын ат ашый торсын,
Ихахай-михахайлап.
Шул арада ребусыңа
Үзең дә эзлә җавап.
Конструктор карга
Кара тактада
Рәсем ясалган:
Чаба ак карга
Асма басмадан.
Чаба ашыгып
Озын басмадан,
Канат астына
Дәфтәр кыстырган.
...Карале, кара!
Мондый язма бар
Дәфтәр тышында:
«ЧАБА ´ АК = КАРГА».
Чаба ак карга,
Yзе уйлана:
- Кирәк язмага
Саннар куярга.
«КАРГА» сүзендә
Яткан санда болт
Ясарга тиеш
Бүген үк завод.
Ныгытыр идек
Асма басманы,
Шул болтлар белән
Боргычлап аны...
...Йә, күрсәт, энем,
Син дә тырышлык,
Табып бир әле
Тапкырчыгышны.
Бас, кызым Әпипә!
(Такмак-табышмак)
Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Әпипәнең табышмагын
Чишеп кара, ичмасам.
Бас, кызым Әпипә,
Ребусларга ни җитә!
Математик күнегүләр
Нейроннарны биетә.
«БАС + КЫЗЫМ = ӘПИПӘ»
Дип язылган ребуста.
Хәрефләрнең артларына
Цифрлар кереп поскан.
Бас, кызым Әпипә,
Санак төймәләренә.
Табышмакка җавабыңнан
Зирәклегең күренә.
Кырык карак әкияте
Кырык карак әкиятен
Кайсыгыз укымаган,
Телевизордан кайсыгыз
Мультигын карамаган!
Хәзинәләр читтә торсын,
Ял итсен кырык карак,
Табышмагым әкияттән
Тагын да кызыклырак.
Җавабын таба алмассың
«Сим-Сим, ачыл!» дип кенә,
Чөнки яңа код куелган
Мәгарә ишегенә.
«КЫРЫК + КАРАК = ӘКИЯТЕ»
Тигезлегендә ята
Һәр хәрефкә туры килгән
Цифрлар яңа кодта.
Табышмакны әзерләдем
Бары тик сиңа атап,
Белем дөньясына илткән
Капканың ачкычын тап.
Мәгарәдәге җәүһәрләр
Тиң булса иде әгәр
Баш эшләтеп, хезмәт түгеп
Яуланган хәзинәгә!!!
Чәүкә кунган түбәгә
Чәүкә кунган түбәгә,
Калаена чүгәләп.
Утырмас иде чүгәләп -
Дөньялары түгәрәк.
Чәүкә кунган түбәгә,
Күз төшергән түбәнгә.
Асфальтка язып куелган:
«ЧӘҮКӘ + КУНГАН = ТҮБӘГӘ».
Текә безнең чәүкә дә -
Шалтыраткан Мәскәүгә
Кәрәзле телефоныннан
Икенче бер чәүкәгә.
- Менә шундый язмада
Кирәк, - ди, - цифрларга
Хәрефләрне мач китереп,
Тигезлекне расларга...
Тегесе бу чәүкәгә
Җибәргән рәсми кәгазь.
Ул кәгазьнең эчтәлеген
Әйтә алмыйм, күрмәгәч.
Чәүкәдән белешегез,
Йә үзегез чишегез -
Әйтегез, нинди саннарга
«ТҮБӘГӘ» сүзе тигез?
Маймыл ярата банан
Маймыл ярата банан.
Мин дә ким түгел аннан,
Мин дә яратам банан.
Һич тә сөйләмим ялган -
Яратмас идем банан,
Тәмлерәк ул суганнан.
Әйе! Сөйләмим ялган,
Маймыл тезгән бананнан:
«МАЙМЫЛ - ЯРАТА = БАНАН».
Укымышлы ул булган -
Хәрефләр цифрлардан
Торганын әйткән алдан.
...Иң шәбен ребуслардан
Чишеп кара, юраман.
Җавап тапсаң, берзаман,
Бәлки, бирермен суган.
Юк! Суган түгел - банан!..
Банан түгел - барабан!!!
Алты шырпы колактан...
Алты шырпы колактан...
Ялгыштым, тфү, шайтан!
Алты шырпы ал каптан -
Телмә дә, сындырма да,
Тигез яклы дүрт өчпочмак
Шулардан ясап кара.
Өчпочмакның колагы...
Тфү, ялгыштым тагы!
Өчпочмакның hәр ягы
Бер шырпы буе булсын.
Башваткычны чишкәч, серен
Колагыма әйт, дустым!
ХИСМӘТНЕҢ ХИКМӘТЛӘРЕ
(Логик табышмаклар)
Хисмәткә ни булган?
Ике нуль бер-бер артлы
Выжылдап алга чапты,
Баганага бәрелде.
Баганага бәрелде дә,
Сиксәнгә әверелде.
Аңлатыгызчы, нишләп
Yкереп елый Хисмәт?!
Эт түгел лә бу!
Хисмәт белән эшләде,
Һич кулыннан төшмәде,
Кимерде дә тешләде,
Yткен булгач тешләре,
Шыгырдады, шыңшыды,
Бераздан туктап тынды...
Нәрсә белән, әйт шуны,
Кисәләр соң утынны?
Тәлинкәдә... багана
Тәлинкәдә багана,
Баганада ут яна!
Хисмәт өф итеп өрде,
Багананы сүндерде...
Әйт нидән ясалганын
Yзәге багананың!
Кыр өстендә корыч шар
Ак кардан түгел ак кыр,
Ак кырның өсте такыр.
Хисмәт бик тә тырыша,
Тәгәрәтә корыч шар
Шул такыр кыр өстеннән,
Канәгать үз эшеннән.
Шар артыннан эз кала...
...Шулай нәрсә ясала?
Чатан пират
Әллә инде тимер казык,
Әллә чатан атаман,
Әллә пират бер аяклы
Басып тора тактада.
Хисмәт чүкеч белән бәрә
Аның эшләпәсенә,
Суккан саен чатан пират
Һаман тирәнрәк сеңә...
Нинди эш башкара Хисмәт,
Нәрсә икән ул пират? -
Әйтеп бир әле шуларны,
Әгәр булсаң син ир-ат!
Ертык юрган
Ак юрганда ике такта,
Һәр аяк һәр тактада.
Хисмәт, ике таяк болгап,
Юрганны ертып чаба.
Ямаучы ямый юрганны,
Яңа тукыма өстәп...
Шушы чорда агачдарда
Яфраклар нинди төстә?
Яшел бүкән
Иптәше бүләк иткән
Хисмәткә яшел бүкән.
Яшел бүкән кечкенә,
Сыртында чәнечкеләр.
Су сипсәң бүкән үсә,
Су сипмәсәң дә түзә.
Уйлама бу керпе дип,
Керпе яшел булмый бит.
Алай да яшел бүкән
Нинди гөл булыр икән?
Карбыз кыры
Ике төркем малайлар
Кырда уңыш җыялар.
Чабыша алар тыз-быз,
Тәгәрәтәләр карбыз.
Хисмәт кенә йөгерми,
Капка алдында йөри...
Күн карбызны ятьмәгә
Нигә Хисмәт кертмәгән?
Әдәбият чыганаклары
1. Нуруллин Р. Өч бүре hәм өч сарык: Шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. - 79 б.
2. Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. - 88 б.
(шигырьләр)
Гомер
(Шигырьләр)
Эчтәлек
1. Гомер
2. Яралы каен
3. Адашу
4. Соңгы сулыш
5. Кайнар нокта
6. Ага сулар
7. Бар да үтә...
Гомер
Бер чаткыдан
Туар ялкын,
Дөрләп яныр
Коры утын.
Yтәр вакыт –
Ул да сүнәр,
Күмер калыр
Пыскып сүрән.
Әверелер
Күмер көлгә
Һәм чәчелер,
Очар җилгә.
Шул чаткыдай
Безнең бәхет,
Шул ялкындай
Безнең гомер –
Галәм өчен
Мизгел генә.
(1997)
Яралы каен
Ак каенның кайрысыннан
Яшь акмый – түгелә кан...
Кем рәнҗеткән соң каенны,
Кем аны яралаган?!
Каен суы – татлы, диеп
Эчтең син каен каны.
Yз ярыңнан артык күреп
Яраттың син башканы.
Ак каенга карасам, ник
Сызлана башлый күңел? –
Йөрәккә бит яра сала
Хыянәт, балта түгел!..
(1997)
Адашу
Юллар бара
Һәр тарафка:
Уңга – сулга,
Алга – артка,
Өскә – аска.
Шул юллардан,
Язмыш сынап,
Мин йөгерәм,
Ләкин hаман
Бер урында
Торам сыман –
Һәр тарафта:
Уңда – сулда,
Алда – артта,
Өстә – аста
Куе томан...
Шул томанның
Кочагында
Өмет җуям –
Туктап калып
Кайчагында
Уйлам куям:
Бәлки заман
Мин туганнан
Соңга калган,
Яки үзем
Заманыннан
Иртә туган?
(1997)
Соңгы сулыш
Ул егылды...
Таеп китте таяк,
Аяклылар төртеп ектылар...
Озак ятты
Астан өскә карап,
Күзләреннән яшьләр актылар.
Ул егылды,
Каhәр төшкән язмыш
Кызганмады, җиргә терәде.
Мескен зәгыйфь
Өметләнде азны –
Сүрелмәде яшәү теләге.
Ул егылды
Таянычсыз калып,
Ярдәм кулын беркем сузмады.
Халык узды,
Эремәде салкын
Йөрәкләрдә булган бозлавык.
Берәү туктап
Хәттә аннан көлде,
Ялваруга колак салмады...
Соңгы сулыш
Соңгы сүзне бүлде:
– Бу дөньяда кеш-ш-ше калмады...
...А – Х – Ы – Р – З – А – М – А – Н...
(1993)
Кайнар нокта
Оча кургаш – эзли мишень,
Аның максаты – йөрәк...
Ә йөрәккә пуля түгел,
Мәхәббәт угы кирәк!
Утаткычлар ут бөркиләр,
Әдәмнәр яна көйрәп...
Ә кешегә үлем түгел,
Тормыш ялкыны кирәк!
Кайта очкыч туган якка
Тутыя сандык төяп...
Ә анага табут түгел,
Исән баласы кирәк!
(1997)
Ага сулар
Янә чыңлап
Язгы сулар
Өметләрне
Уяттылар:
– Назлың белән
Очрашулар
Алда әле,
Алда әле!..
Яфракларны
Җилфердәтеп
Җәйге җилләр
Миңа әйтте:
– Синең тәүге
Мәхәббәтең
Алда әле,
Алда әле!..
Тамчылары
Белән язды
Тәрәзәмә
Көзге яңгыр:
“Син соңардың!..
Сагышларың
Алда әле,
Алда әле...”
* * *
Юлларыма
Карлар өеп:
“Алда яңа
Язлар!” – диеп,
“Алда яңа
Ярлар!” – диеп,
Алдама әле,
Алдама әле...
...Кыш-ш-шкы буран...
(1996)
Бар да үтә...
Бар да үтә...
Үтә сагыш,
Авыртулар басыла.
Вакыт - дәва,
Вакыт - дару
Җитмеш шифасын кыла.
Бар да үтә...
Ник үтмәсен? -
Акмый кирегә вакыт.
Киткән җиргә
Кайтып була,
Үткәнгә булмый кайтып.
Бар да үтә...
Уза гомер,
Тормыш алга ургыла.
Күзләреңне
Ачтың, йомдың:
Шул мизгел - гомер була.
Бар да үтә
Эзсез, диеп
Борчылма әле алай.
Үткән юлың,
Әйткән сүзең,
Үтәгән эшең кала.
(2004)
Әдәбият чыганаклары
1. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 258 (23018), 26 декабрь, 1997 ел, 1 нче биттә.
2. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 196 (23216), 19 сентябрь, 1998 ел, 3 нче биттә.
3. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 253-254 (23273-23274), 11 декабрь, 1998 ел, 1 нче биттә.
4. “Мәгърифәт” газетасы, № 44 (356), 31 октябрь, 1998 ел, 8 нче биттә.
5. “Мәгърифәт” газетасы, № 50 (104), 11 декабрь, 1993 ел, 5 нче биттә.
6. “Казан утлары” журналы, № 1 (927), 2000 ел, 187 нче биттә.
ВАКЫТ ИНДЕ
(шигырьләр)
Эчтәлек
1. Вакыт инде
2. Алга!!!
3. Уйлап табучылар маршы
4. Шәфкать туташына
5. «Яңа гасыр» радиосы
6. Партадашыма
Вакыт инде
Уян, татар,
Коллык уен түгел.
Тимер кызган –
Сузма озак, сук !
Вакыт узса
Янә басып-бөгеп,
Мәңге ирек
Алуыбыз юк.
Уян, татар,
Мохитеңә күз сал ...
Илең матур,
Ләкин таланган.
Моңлы телең
Ярты онытылган,
Хәсрәтләрдән
Йөзең каралган.
Уян, татар,
Йокымсырап йөрмә.
Төнең узды
Офык яктыра.
Бетсен коллык
Һәм ишелсен төрмә:
Изге юлга
Азан чакыра ...
(1993)
Алга!!!
Алга
таба
атла,
егет!
Кыен
икән –
өзмә
өмет:
Авыр
чорлар
үтеп
китәр,
Алда
сине
җиңү
көтәр!!!
(2001)
Уйлап табучылар маршы
Уйлап табучының
Кыю тәкъдимнәре
Ашыктыра вакыт агышын.
Эчкерсез хезмәте,
Тарихны үзгәртеп,
Хәл итә халыклар язмышын.
Уйлап табучының
Күңеле бирешмәс
Төшенкелеккә беркайчан да:
Эшләтер ул башын,
Җайга салыр барсын,
Башкалар югалып калганда.
Тәгәрмәчтән башлап
Очкычларга кадәр
Уйлап тапкан уйлап табучы.
Көнкүрешкә кергән
Һәртөрле әйбердән
Бөркелә аның җан җылысы.
Гаҗәпләнерлек шул
Уйлап табучының
Сәләтенә, акыл көченә:
Канатланган адәм
Космик кораб белән
Галәм киңлегенә күченә.
Уйлап табучының
Иҗат җимешләре
Зур ачышлар белән тугандаш –
Илебез куәтле,
Киләчәк өметле
Уйлап табучылар булганда.
(2007)
Шәфкать туташына
Градусниклар чыдый алмас –
Күңелемне ут ашый.
Пациентың булыр идем,
Әй син, шәфкать туташы.
Минем кебек авыруга
Һич тә шелтә әйтмәссең.
Бер карусыз эчәр идем
Мәхәббәт төнәтмәсен.
Сөю хисе сиңа йокса,
Киресенчә, табибәм,
Дәвалар идем җаныңны
Иң назлы сүзләр белән.
(2008)
«Яңа гасыр» радиосы
Хәерле көн, хәерле кич,
Хәерле булсын иртә!
«Яңа гасыр» радиосы
Эфирда безне көтә.
Яңалыклар белим дисәң,
Яратсаң татар җырын,
«Яңа гасыр» радиосы
Җаныңда алсын урын.
«Яңа гасыр» радиосы –
Ул гүя чишмә теле,
Якыннарыңа җиткерер
Иң җылы хисләреңне.
Син дә тыңла, мин дә тыңлыйм,
Барча халык тыңласын:
«Яңа гасыр» радиосы
Яңгырасын, тынмасын!
(2010)
Партадашыма
Партадашым, син беләсең
Серләремнең төрлесен.
Күп серләремне белсәң дә,
Бар әле тагын берсе.
Йөрәгем сиңа тартыла,
Синең турында уем:
«Мин сине бик яратам!» – дип,
Дәфтәргә язып куйдым.
Дәфтәреңне ачсаң әгәр,
Шул сүзләрне укырсың,
Күңелемне яктыртучы
Кояшкаем булырсың.
Яңгырамасын кыңгырау,
Дәрес тәмамланмасын,
Мизгелгә дә сине миннән
Тәнәфес аермасын.
(2010)
(шигырьләр)
Эчтәлек
1. Вакыт инде
2. Алга!!!
3. Уйлап табучылар маршы
4. Шәфкать туташына
5. «Яңа гасыр» радиосы
6. Партадашыма
Вакыт инде
Уян, татар,
Коллык уен түгел.
Тимер кызган –
Сузма озак, сук !
Вакыт узса
Янә басып-бөгеп,
Мәңге ирек
Алуыбыз юк.
Уян, татар,
Мохитеңә күз сал ...
Илең матур,
Ләкин таланган.
Моңлы телең
Ярты онытылган,
Хәсрәтләрдән
Йөзең каралган.
Уян, татар,
Йокымсырап йөрмә.
Төнең узды
Офык яктыра.
Бетсен коллык
Һәм ишелсен төрмә:
Изге юлга
Азан чакыра ...
(1993)
Алга!!!
Алга
таба
атла,
егет!
Кыен
икән –
өзмә
өмет:
Авыр
чорлар
үтеп
китәр,
Алда
сине
җиңү
көтәр!!!
(2001)
Уйлап табучылар маршы
Уйлап табучының
Кыю тәкъдимнәре
Ашыктыра вакыт агышын.
Эчкерсез хезмәте,
Тарихны үзгәртеп,
Хәл итә халыклар язмышын.
Уйлап табучының
Күңеле бирешмәс
Төшенкелеккә беркайчан да:
Эшләтер ул башын,
Җайга салыр барсын,
Башкалар югалып калганда.
Тәгәрмәчтән башлап
Очкычларга кадәр
Уйлап тапкан уйлап табучы.
Көнкүрешкә кергән
Һәртөрле әйбердән
Бөркелә аның җан җылысы.
Гаҗәпләнерлек шул
Уйлап табучының
Сәләтенә, акыл көченә:
Канатланган адәм
Космик кораб белән
Галәм киңлегенә күченә.
Уйлап табучының
Иҗат җимешләре
Зур ачышлар белән тугандаш –
Илебез куәтле,
Киләчәк өметле
Уйлап табучылар булганда.
(2007)
Шәфкать туташына
Градусниклар чыдый алмас –
Күңелемне ут ашый.
Пациентың булыр идем,
Әй син, шәфкать туташы.
Минем кебек авыруга
Һич тә шелтә әйтмәссең.
Бер карусыз эчәр идем
Мәхәббәт төнәтмәсен.
Сөю хисе сиңа йокса,
Киресенчә, табибәм,
Дәвалар идем җаныңны
Иң назлы сүзләр белән.
(2008)
«Яңа гасыр» радиосы
Хәерле көн, хәерле кич,
Хәерле булсын иртә!
«Яңа гасыр» радиосы
Эфирда безне көтә.
Яңалыклар белим дисәң,
Яратсаң татар җырын,
«Яңа гасыр» радиосы
Җаныңда алсын урын.
«Яңа гасыр» радиосы –
Ул гүя чишмә теле,
Якыннарыңа җиткерер
Иң җылы хисләреңне.
Син дә тыңла, мин дә тыңлыйм,
Барча халык тыңласын:
«Яңа гасыр» радиосы
Яңгырасын, тынмасын!
(2010)
Партадашыма
Партадашым, син беләсең
Серләремнең төрлесен.
Күп серләремне белсәң дә,
Бар әле тагын берсе.
Йөрәгем сиңа тартыла,
Синең турында уем:
«Мин сине бик яратам!» – дип,
Дәфтәргә язып куйдым.
Дәфтәреңне ачсаң әгәр,
Шул сүзләрне укырсың,
Күңелемне яктыртучы
Кояшкаем булырсың.
Яңгырамасын кыңгырау,
Дәрес тәмамланмасын,
Мизгелгә дә сине миннән
Тәнәфес аермасын.
(2010)
ҖИР ИРЕ, ЯХУД ТАКЫРБАШ
(шигырьләр)
Салган башка ниләр килмәс,
Ниләр күренмәс күзгә!
“Кайнар чәйләр” эчәргәме,
Карагыз үзегезгә!
Әйе! Дуслар белән бераз
Гәпләшеп утырдык без.
Әйе! Чәе... “кайнар” булды,
Суынганын эчмибез!
...Төнге Казан. Кайтып барам,
Беркемгә дә сүз катмыйм.
Кызык өчен, дигән булып,
Кыек-мыек титаклыйм.
Шәһәр уяна башлады,
Сузды таң нурын иртә.
Кинәт төште яныма ук
Оча торган тәлинкә.
Тәлинкә кырыендагы
Люк ачылды каерылып.
Уйлап куйдым: “Йә, ходаем!
Калдыр бәладән йолып!..”
Ачылган люк авызыннан
Яктылык бәрде күзгә,
Сихрилеген тасвирларга
Таба алмассың сүзләр!
Чыкты ике гуманоид
Люк эчендәге уттан,
Кычкыралар: “Әй, күркәм зат!
Туктачы бер минутка!..”
Тораташ катып калдым мин,
Болар бире килделәр:
– Сине күптән эзләп йөрдек,
Син безгә кирәк! – диләр...
...Кирәк булсаң син кемгәдер,
Каласыңмы коелып!
“Әһә! Эшем мөшкел түгел!” –
Керде эчкә кыюлык:
– Йә, егетләр! Ни йомыш бар?
Килдегез кайсы җирдән?
Тәлинкәгез ватылдымы?
Момент төзәтеп бирәм!..
Арасыннан калкурагы,
Сизәм, командирлары,
Калын тавыш белән дәште,
Чөеп кулын югары:
– Гозеребезне үтәче,
Төшмәче инде кару!
Нәселебез корып бара,
Канны яңарту зарур...
Куркуга кабат сабыштым,
Кырау сукты җанымны:
– Мин бит сезгә донор түгел,
Бирмим бушлай канымны!
– Аңламадың, тынычланчы!
Без бит вампирлар түгел,
Башкисәрләрдәй төннәрен
Кыланмыйбыз, кан түгеп.
Килдек Зөһрә йолдызыннан,
Тәлинкәбез дә төзек.
Ничек итеп төшендерим
Үтенечне кырт өзеп?!
– Әйт турысын, боргаланма!
Татар аңгыра түгел!
Укыма син муллалардай
Миңа нәсыйхәт-үгет!
– Кыскасы, безнең кызларга
Кирәк нәсел ир-аты!
Зөһрә йолдызы шурасы
Сине махсус соратты.
Авыл саен сөяркәң бар,
Булдырасың син, димәк!
Хатының да һич зарланмый,
Безгә шундыйлар кирәк...
Биштәреңә кашык, кружка,
Өч көнлек ризык тутыр.
Трусы, майка җыйнаула да,
Әйдә, корабка утыр!
– Юк! Булмый, әфәнделәрем!
Башка кеше табыгыз.
Гомер кичкән Әнисәмне
Ничек калдырыйм ялгыз?!
– Әнисәңне ризалаттык,
Алдык Мәскәүдә фатир.
Үзе әйтте: “Фатир булса,
Кирәкми миңа, – ди, – ир!”
Дөреслекне җиткерәбез,
Хак сүзгә бик бүртенмә!
Кыскасы, фани Җирдә син
Кирәкмисең беркемгә!
– Әнисә шулай эшләсә,
Тәгаен үпкәләмим:
Кемнәр генә гомер чиге
Тынычлыгын теләми!..
– Сөяркәләреңә исә,
Бирдек берәр машина.
Хәзер аларның ирләре
Көн саен алышына.
– Табигый эш, сөрән салып
Гаепләмим аларны:
Соңгы чорда Россиядә
Кимегән ирләр саны...
– Күпме генә бил бөксәң дә,
Нәчәлник булалмадың.
Гомер буе тырышсаң да,
Һичбер артмады малың.
– Ә мин үзем омтылмадым
Берәр түрә булырга:
Нигә кирәк артың белән
Кәнәфи туздырырга?!
Мал-мөлкәт артыннан һич тә,
Акыл җуеп, кумадым –
Артыгы кирәкми миңа,
Җиткерәмен булганын!
– Алган әҗәтне дусларың
Бишәр еллап бирмиләр,
Туганнарың көтә мирас:
“Кайчан үләр бу!” – диләр...
– Юк, юхалар! Нишлисең бит,
Тормыш шулай корылган.
Үзем дә фәрештә түгел,
Үпкәм юк дусларыма.
Әгәр җайлары табылса,
Бирерләр бурычларын:
Акча белән бәяләнми
Закадычный дусларың!
Туганнарымны кимсетмә,
Үтмәс аларга тешең!
Шатланырга кирәк, калса
Мирас алырлык кешең...
– Табигать тә Җирегезне
Ничек кенә сынамый,
Җибәрде ич япуннарга
Җимерттергеч цунами.
Сакламыйсыз Җирегезне,
Таркалып бара исә.
Ычкын тизрәк Җирегездән,
Исән каласың килсә.
– Җиребезне яңартырга
Төрле ысул табарбыз:
Чистартырбыз, җилләтербез,
Кирәк булса – ямарбыз...
– Мондыйларны күргәнем юк!
Ну, беркатлы син, малай!
Ашамый түзәрсең өч көн,
Әйдә, корабка, шагай!
Өч көн узарга өлгермәс,
Кайтарырбыз җәннәткә.
Зөһрә йолдыз улларына
Булырсың үрнәк әткәй!
Култык астыннан каптырып,
Ычкынырга бирмиләр.
Аяк терәп ялварам мин:
– Коткарыгыз, җирлеләр!!!
Орды тылсымлы таягын
Берсе такыр башыма –
Күздән очкыннар чәчелде
Тротуарның ташына.
Айнып киттем... Таң аткан ич...
Күрәм... Тора каршымда,
Гәрчә тәлинкә дә түгел,
Гади җиңел машина.
Туган яктан чит җирләрдә
Гомер үтә язмасын:
Машинаның ишегендә –
“ПОЛИЦИЯ” язмасы...
Салган башка ниләр килмәс,
Ниләр күренмәс күзгә!
“Кайнар чәйләр” эчәргәме,
Карагыз үзегезгә!
(шигырьләр)
Салган башка ниләр килмәс,
Ниләр күренмәс күзгә!
“Кайнар чәйләр” эчәргәме,
Карагыз үзегезгә!
Әйе! Дуслар белән бераз
Гәпләшеп утырдык без.
Әйе! Чәе... “кайнар” булды,
Суынганын эчмибез!
...Төнге Казан. Кайтып барам,
Беркемгә дә сүз катмыйм.
Кызык өчен, дигән булып,
Кыек-мыек титаклыйм.
Шәһәр уяна башлады,
Сузды таң нурын иртә.
Кинәт төште яныма ук
Оча торган тәлинкә.
Тәлинкә кырыендагы
Люк ачылды каерылып.
Уйлап куйдым: “Йә, ходаем!
Калдыр бәладән йолып!..”
Ачылган люк авызыннан
Яктылык бәрде күзгә,
Сихрилеген тасвирларга
Таба алмассың сүзләр!
Чыкты ике гуманоид
Люк эчендәге уттан,
Кычкыралар: “Әй, күркәм зат!
Туктачы бер минутка!..”
Тораташ катып калдым мин,
Болар бире килделәр:
– Сине күптән эзләп йөрдек,
Син безгә кирәк! – диләр...
...Кирәк булсаң син кемгәдер,
Каласыңмы коелып!
“Әһә! Эшем мөшкел түгел!” –
Керде эчкә кыюлык:
– Йә, егетләр! Ни йомыш бар?
Килдегез кайсы җирдән?
Тәлинкәгез ватылдымы?
Момент төзәтеп бирәм!..
Арасыннан калкурагы,
Сизәм, командирлары,
Калын тавыш белән дәште,
Чөеп кулын югары:
– Гозеребезне үтәче,
Төшмәче инде кару!
Нәселебез корып бара,
Канны яңарту зарур...
Куркуга кабат сабыштым,
Кырау сукты җанымны:
– Мин бит сезгә донор түгел,
Бирмим бушлай канымны!
– Аңламадың, тынычланчы!
Без бит вампирлар түгел,
Башкисәрләрдәй төннәрен
Кыланмыйбыз, кан түгеп.
Килдек Зөһрә йолдызыннан,
Тәлинкәбез дә төзек.
Ничек итеп төшендерим
Үтенечне кырт өзеп?!
– Әйт турысын, боргаланма!
Татар аңгыра түгел!
Укыма син муллалардай
Миңа нәсыйхәт-үгет!
– Кыскасы, безнең кызларга
Кирәк нәсел ир-аты!
Зөһрә йолдызы шурасы
Сине махсус соратты.
Авыл саен сөяркәң бар,
Булдырасың син, димәк!
Хатының да һич зарланмый,
Безгә шундыйлар кирәк...
Биштәреңә кашык, кружка,
Өч көнлек ризык тутыр.
Трусы, майка җыйнаула да,
Әйдә, корабка утыр!
– Юк! Булмый, әфәнделәрем!
Башка кеше табыгыз.
Гомер кичкән Әнисәмне
Ничек калдырыйм ялгыз?!
– Әнисәңне ризалаттык,
Алдык Мәскәүдә фатир.
Үзе әйтте: “Фатир булса,
Кирәкми миңа, – ди, – ир!”
Дөреслекне җиткерәбез,
Хак сүзгә бик бүртенмә!
Кыскасы, фани Җирдә син
Кирәкмисең беркемгә!
– Әнисә шулай эшләсә,
Тәгаен үпкәләмим:
Кемнәр генә гомер чиге
Тынычлыгын теләми!..
– Сөяркәләреңә исә,
Бирдек берәр машина.
Хәзер аларның ирләре
Көн саен алышына.
– Табигый эш, сөрән салып
Гаепләмим аларны:
Соңгы чорда Россиядә
Кимегән ирләр саны...
– Күпме генә бил бөксәң дә,
Нәчәлник булалмадың.
Гомер буе тырышсаң да,
Һичбер артмады малың.
– Ә мин үзем омтылмадым
Берәр түрә булырга:
Нигә кирәк артың белән
Кәнәфи туздырырга?!
Мал-мөлкәт артыннан һич тә,
Акыл җуеп, кумадым –
Артыгы кирәкми миңа,
Җиткерәмен булганын!
– Алган әҗәтне дусларың
Бишәр еллап бирмиләр,
Туганнарың көтә мирас:
“Кайчан үләр бу!” – диләр...
– Юк, юхалар! Нишлисең бит,
Тормыш шулай корылган.
Үзем дә фәрештә түгел,
Үпкәм юк дусларыма.
Әгәр җайлары табылса,
Бирерләр бурычларын:
Акча белән бәяләнми
Закадычный дусларың!
Туганнарымны кимсетмә,
Үтмәс аларга тешең!
Шатланырга кирәк, калса
Мирас алырлык кешең...
– Табигать тә Җирегезне
Ничек кенә сынамый,
Җибәрде ич япуннарга
Җимерттергеч цунами.
Сакламыйсыз Җирегезне,
Таркалып бара исә.
Ычкын тизрәк Җирегездән,
Исән каласың килсә.
– Җиребезне яңартырга
Төрле ысул табарбыз:
Чистартырбыз, җилләтербез,
Кирәк булса – ямарбыз...
– Мондыйларны күргәнем юк!
Ну, беркатлы син, малай!
Ашамый түзәрсең өч көн,
Әйдә, корабка, шагай!
Өч көн узарга өлгермәс,
Кайтарырбыз җәннәткә.
Зөһрә йолдыз улларына
Булырсың үрнәк әткәй!
Култык астыннан каптырып,
Ычкынырга бирмиләр.
Аяк терәп ялварам мин:
– Коткарыгыз, җирлеләр!!!
Орды тылсымлы таягын
Берсе такыр башыма –
Күздән очкыннар чәчелде
Тротуарның ташына.
Айнып киттем... Таң аткан ич...
Күрәм... Тора каршымда,
Гәрчә тәлинкә дә түгел,
Гади җиңел машина.
Туган яктан чит җирләрдә
Гомер үтә язмасын:
Машинаның ишегендә –
“ПОЛИЦИЯ” язмасы...
Салган башка ниләр килмәс,
Ниләр күренмәс күзгә!
“Кайнар чәйләр” эчәргәме,
Карагыз үзегезгә!
БОГАУЛАНГАН ҺӘЙКӘЛ
(шигырьләр)
Богауланган hәйкәл
Канга күмеп, Явыз Иван
Калабызны басып алган,
Казан тулы чиркәү салган –
Бармак җитми санарга.
Шәhәрнең тик ак йөзендә
Бакый Кремль үзәгендә
Калды калкып үзе генә
Асылташы – манара.
Чиркәү итеп салыр өчен
Ничә кабер ташы күчте,
Ничә татар түкте көчен,
Yтерелде җәзалап!
Кол булдык без шуннан бирле,
Илебез – тоткынлык иле :
Хөкем йөртә безнең өстән
Ике башлы ябалак ...
Һәйкәл булып тора Муса,
Богау аны буып кыскан,
Чәнечкеле богау кысан –
Татар илен камаган.
Котылырга юк чарасы,
Чигенергә юк чамасы.
Сөембикә манарасы
Бердәнбер терәк аңа.
Ник соң Җәлил ялгыз икән,
Нигә халкы ташлап киткән?..
Нишләп аны ятим иткән? –
Сыймый башка сораулар!..
Әллә халкың яңабашташ
Сатлыкҗан, дип ата ташлар?..
Гамьсез булса ватандашлар,
Азатлыкны кем яулар?!
... Җәлил, гуя, канатланган –
Еллар аша атлый алга.
Чиркәү чаңы чыңлый hаман,
Даң-доң итеп суга чаң.
Озакка син түзәрсеңме,
Богауларны өзәрсеңме,
Дошманнарны җиңәрсеңме,
Әгәр ялгызың булсаң?..
Җиңә алыр иде Муса,
Әгәр янда дуслар булса ...
Читтә ятып калган дуслар
Бәлки берчак кайтырлар ...
Ярдәм көтеп кичен-иртән
Чолганышта тора икәү :
Муса Җәлил, Сөембикә ...
Кайда соң сез, батырлар ?!
Беренчеләр күтәрелде,
Ләкин чыбыкка бәрелде ...
Тимерчыбыгы тәреле –
Тәре саны бихисап.
Өзелер ул тимерчыбык,
Мәйданнарда – алгы сызык!
Ромашкалар янә кызыл,
Йөзләрендә канлы тап...
Әгәр ярдәм көтеп арса,
Чыдамаса әгәр Муса,
Манарабыз әгәр ауса,
Без нишләрбез, татарлар?!
(1993)
Канлы төенчек
Әллә кызык өчен,
Әллә мәнсезлектән,
Ач этләрне ябып аранга,
Кимерелгән сөяк ташладылар:
«Сыйланыгыз, – диеп, – сарбайлар!»
Этләр, ырылдашып,
Дәррәү ташландылар
Сөяк төшеп баткан тузанга,
Теш-тырнаклар җигеп, котырынып,
Бүлештеләр табыш үзара.
Бөтерелде өер,
Йоннар очты,
Яралардан җиргә акты кан.
Ә кешеләр, кыргый ләззәт табып,
Күзәттеләр хәлне ерактан.
...Таралышты өер,
Юан бульдог
Өстен чыкты канлы бәйгедә.
Элек көчек булган бер төенчек
Ятып калды тәүге җәендә...
(2012)
(шигырьләр)
Богауланган hәйкәл
Канга күмеп, Явыз Иван
Калабызны басып алган,
Казан тулы чиркәү салган –
Бармак җитми санарга.
Шәhәрнең тик ак йөзендә
Бакый Кремль үзәгендә
Калды калкып үзе генә
Асылташы – манара.
Чиркәү итеп салыр өчен
Ничә кабер ташы күчте,
Ничә татар түкте көчен,
Yтерелде җәзалап!
Кол булдык без шуннан бирле,
Илебез – тоткынлык иле :
Хөкем йөртә безнең өстән
Ике башлы ябалак ...
Һәйкәл булып тора Муса,
Богау аны буып кыскан,
Чәнечкеле богау кысан –
Татар илен камаган.
Котылырга юк чарасы,
Чигенергә юк чамасы.
Сөембикә манарасы
Бердәнбер терәк аңа.
Ник соң Җәлил ялгыз икән,
Нигә халкы ташлап киткән?..
Нишләп аны ятим иткән? –
Сыймый башка сораулар!..
Әллә халкың яңабашташ
Сатлыкҗан, дип ата ташлар?..
Гамьсез булса ватандашлар,
Азатлыкны кем яулар?!
... Җәлил, гуя, канатланган –
Еллар аша атлый алга.
Чиркәү чаңы чыңлый hаман,
Даң-доң итеп суга чаң.
Озакка син түзәрсеңме,
Богауларны өзәрсеңме,
Дошманнарны җиңәрсеңме,
Әгәр ялгызың булсаң?..
Җиңә алыр иде Муса,
Әгәр янда дуслар булса ...
Читтә ятып калган дуслар
Бәлки берчак кайтырлар ...
Ярдәм көтеп кичен-иртән
Чолганышта тора икәү :
Муса Җәлил, Сөембикә ...
Кайда соң сез, батырлар ?!
Беренчеләр күтәрелде,
Ләкин чыбыкка бәрелде ...
Тимерчыбыгы тәреле –
Тәре саны бихисап.
Өзелер ул тимерчыбык,
Мәйданнарда – алгы сызык!
Ромашкалар янә кызыл,
Йөзләрендә канлы тап...
Әгәр ярдәм көтеп арса,
Чыдамаса әгәр Муса,
Манарабыз әгәр ауса,
Без нишләрбез, татарлар?!
(1993)
Канлы төенчек
Әллә кызык өчен,
Әллә мәнсезлектән,
Ач этләрне ябып аранга,
Кимерелгән сөяк ташладылар:
«Сыйланыгыз, – диеп, – сарбайлар!»
Этләр, ырылдашып,
Дәррәү ташландылар
Сөяк төшеп баткан тузанга,
Теш-тырнаклар җигеп, котырынып,
Бүлештеләр табыш үзара.
Бөтерелде өер,
Йоннар очты,
Яралардан җиргә акты кан.
Ә кешеләр, кыргый ләззәт табып,
Күзәттеләр хәлне ерактан.
...Таралышты өер,
Юан бульдог
Өстен чыкты канлы бәйгедә.
Элек көчек булган бер төенчек
Ятып калды тәүге җәендә...
(2012)
ХАЛКЫМА
(шигырьләр)
(Мәктәпләрдә туган тел дәресләрен киметүгә карата)
И халкым! Әле исән син,
Балаларың әле бар –
Синең гореф-гадәтеңне
Варисларың саклыйлар.
Нигәдер ирек даулыйсың...
Димәк, син азат түгел:
Һаман да, димәк, яшисең
Кемнәргәдер тез чүгеп.
(шигырьләр)
(Мәктәпләрдә туган тел дәресләрен киметүгә карата)
И халкым! Әле исән син,
Балаларың әле бар –
Синең гореф-гадәтеңне
Варисларың саклыйлар.
Нигәдер ирек даулыйсың...
Димәк, син азат түгел:
Һаман да, димәк, яшисең
Кемнәргәдер тез чүгеп.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.