Latin

Шигырьләр - Рәйхан Әлмөхәммәтов

Общее количество слов 2098
Общее количество уникальных слов составляет 1343
36.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
КҮҢЕЛЛӘР ҖИЛКЕНСЕН!
Шаулап-гөрләп җирне бизи
Язның матур бәйрәме.
Сабантуйга халык килгән-
Гүя чәчәк бәйләме!
Хезмәт уңганнары анда,
Батырлар-игенчеләр.
“Өстәлдә икмәк булсын!” – дип
Маңгай тире түгүчеләр.
Карты-яше зур мәйданда.
Сабантуйлар гөрләп үтсен.
Әйдә, син дә уйна бергә –
Күңелләр бер җилкенсен.
ТУГАН ҖИРЕМ
Туган җирем, торган җирем.
Мине назлап үстергән.
Ык буйлары – сәйдәкләре
Илһам, гайрәт, көч биргән.
Синнән якын, газиз, изге
Берни юктыр, җир генәм.
Шатлыгым да, бәхетем дә,
Кодрәтем син ил генәм.
Азатлыгың – ак көннәрең
Барча милләтләр өчен.
Син тигезлек, дуслык иле
Шундадыр йөрәк көчем.
КҮРШЕ КЫЗЫ
(җыр)
Илшат Нургалимов көе
Яшерен сөйдем сылу күрше кызын,
Кара күзен, нечкә билләрен.
Мендәремне кочып, хыялланып
Үбә идем ирен, битләрен.
Кушымта:
Көянтәсен салып иң башына
Суга төшә атлап чирәмнән.
Күзәтә идем кычытканга ятып,
Тал чыбыктан үргән читәннән.
Очраганда сүзләр табалмадым,
Әйтәлмәдем сөю хисемне.
Хатлар яздым хәрефләрне бозып,
Белмәсен дип минем исемне.
Кушымта:
Кыюлыгым шулчак җитмәдеме,
Ачалмадым йөрәк хисемне.
Гашыйк хисләремнән саргайганга
Гаеплим тик бары үземне.
Кушымта:
Бүген дә тора ул күз алдымда –
Озын толымлы чәч, кара күзләре.
Юлларымда булды чибәр кызлар,
Тик очратмадым андыө гүзәлне.
Кушымта:
Мин яраттым аны ул мизгелдә,
Әллә сизеп серен бирмәде.
Без җыелган аулак өйләрне дә
Урап узды. Анда кермәде,
Сөйгәнемне минем белмәде...
ҮЗЕ БЕРКЕТКӘН
Мине – сиңа, сине – миңа
Ходай үзе беркеткән.
Беркеткән дә, иман белән
Юк-бар уйны өркеткән.
Ике җанны бергә кушып,
Илаһи моң, нур керткән.
Бер йөрәктән бер йөрәккә
Күчеп йөрер сер керткән.
Икеләнү мөмкин түгел –
Икебез дә бер бөртектән.
Сине – миңа, мине – сиңа
Ходай үзе беркеткән.
ЯШӘП БУЛЫР МИКӘН ХӘЗЕР
Ничек кенә яшәгәнбез
Синең белән белешмичә,
Серле сөю ялкыныннан
Ләззәт алып бүлешмичә.
Моңга чумган дөньябыздан
Кызык табып көлешмичә.
Йөрәктәге бәхет нурын
Бар галәмгә өләшмичә?
Яшәп булыр иде микән хәзер
Синең белән күрешмичә?
ЯНСЫН ӘЙДӘ!
Ходаем, синдер, мөгаен,
Кылыйм, диеп изгелек,
Көтмәгәндә бүләк иттең
Гомернең ак мизгелен.
Тибрәтеп күңел кылларын
Якты бер җыр моңында,
Кабыздың сөю учагын
Минем гомер юлымда.
Йөрәк яна. Янсын әйдә
Мәхәббәт ялкынында!
Ничек түзеп яшәгәнмен
Утлы хисләр юлында?
Ходаем, шуңа инандым,
Бар да синең кулыңда.
СОҢЛАП КИЛДЕҢ
(җыр)
Илшат Нургалимов көе
Килмәс булдың никтер яннарыма,
“Сөймим”, - дидең карап күземә,
“Хисләргә бит йозак куеп булмый”, -
Диялмәдем никтер үзеңә.
Кушымта:
“Очрашулар юрамыйкчы бүтән,
Юллар, - дидең, - башка кушылмас.
Кыш уртасы яз киләлми, - дидең –
Җәй уртасы, - дидең, - кыш булмас”.
Кызык кына икән бу күңелләр,
Синдә – кышлар, миңа яз килгән.
Башкаларда әллә кайчан инде,
Күңел җимешләре өлгергән.
Кушымта:
Соңладыкмы әллә бөтенләйгә?
Синдә бүген соңлап килгәнсең.
Күңел капкалары ябык инде,
Имеш, аны яңа күргәнсең.
Кушымта:
Синең белән килми һич каласым,
Китәм әле, китәм башкага.
Соңга калып килгән сиңа сөю,
Башка белән язым башлана.
ӘТИЕМӘ
Син үткәндә калдың, язларымда,
Ак чәчәкләр күмде эзеңне.
Чәчәкләргә күмеп үткәннәрне,
Онытырмын кебек үзеңне.
Син үткәндә калдың, язларымда,
Салкын җилләр искән көннәрдә.
Сагынганда сине бу күңелем,
Сыенырмын икән кемнәргә?
Син үткәндә калдың, язларымда,
Тик яңгырлар койган төбәктә.
Язларымда түгел, яра булып,
Калгансың син минем йөрәктә.
ТЫНМАСЫН ТИК ЙӨРӘГЕМ
Августларда тугангамы
Күңелем изге нурлы.
Хыялым чынга ашса да,
Гомерем булды моңлы.
Бу кырыс салкын заманда
Тынмасын тик йөрәгем.
Булсам иде авыр чакта
Халкымның бер терәге.
САФ КҮҢЕЛ
Саф чишмәдәй шигырьләрем
Актылар ташны ярып.
Күңелләрдән, күңелләргә
Җанымнан ялкын алып.
СИН КИЛ ӘЛЕ
Син кил әле иркен болыннарга
Чәчкәлектә быел җәйләек.
Сагышлардан торган күңелләрне
Чәчкә нурларыннан ямьләек.
Мең төсләрдән кемдер палас суккан –
Матурлыктан күзләр камаша.
Гөлгә кунып уйный күбәләкләр,
Карап тору – үзе тамаша.
Чәчәкләрдән наз һәм сафлык алып,
Йөрәкләргә кушып бәйләек.
Син кил әле иркен болынлыкка,
Чәчәклектә генә җәйләек.
ТУГАН АВЫЛЫМА
Җырчы тургайдай талпынып
Кайтам мин авылыма –
Бала чагымда уйнаган
Яшел тугайларыма.
Арулар да тиз югала
Әгәр мин сиңа кайтсам.
Ак каенлы, шау чәчәкле
Болыннарыңа чыксам.
Синдәй якын, кадерле
Юк миңа башка төбәк.
Шуңа сиңа кайтыр өчен
Ашкынып тибә йөрәк.
АК КАЕННАР
Ак каеннарым шаулыйлар
Безнең Торна тавында.
Әйтер сүзләре күп бугай
Җилгә яки давылга.
Җилләрдә сибелә моңнар,
Сары яфрак булып.
Карап барам каеннарга
Сагыштан күңелем тулып.
Сыгыла каен башлары
Үзәкләремне өзеп.
Көз түгел, каен башыннан
Яшьлегем бара узып.
Киткән-кайткан чакларымда
Кемнәрнең җаны түзем!
Ак каеннарым шаулыйлар,
Үзәкләремне өзеп.
ӘНИЕМӘ
Кем соң безгә, тугач:
“Балам!” – диеп
Ягымлы тавыш белән эндәшә?
Һәммәбезгә нурлы кояш кебек
Җылылыгын тигез өләшә.
Бер минутка кем соң күзен йома
Елау тынгач, тавыш басылгач,
Кем куллары безгә кабат яба
Төннәрен юрган ачылгач?
Кем иңнәренә килгән авырлыкны
Балам өчен, диеп күтәрә.
Балам үссен, кеше булсын диеп
Бар гомерен шулай үткәрә?
Шундый әниләр бит безне үстерделәр,
Ни эшләсәк, кая барсак та,
Аз булыр күк алар хезмәтенә
Ак мәрмәрдән һәйкәл салсакта.
ЗӘҢГӘР КҮЗ
Илсөярнең зәп-зәңгәр күзләре
Якын минем күңелемә.
Шул ягымлы карашларың
Ут сала йөрәгемә.
Яратам сине, сөеклем,
Зәңгәр күзләрең өчен.
Сөелеп яшәргә иде
Тоеп мәхәббәт көчен.
Зәңгәр күл кебек күзләреңне
Алыштырмыйм башкага.
Үземне бәхетле саныйм
Син янымда булганда.
УРМАН ЮЛЫ
Урман юлы бигрәк хәтәр икән,
Мең чокырлы, мең-мең бормалы,
Уңда – упкын, сулда сафлык ята,
Яңгыр яуган – анда томаны.
Урман юлы бигрәк шомлы икән,
Адым саен нидер сагалый,
Бүре тавышыннан сискәнепме
Болан чаба берни карамый.
Урман юлы, бигрәк сәер икән,
Күренми шул ерак офыклар,
Агачларда шытыр-шытыр килеп
Ниләр сөйли икән яфраклар?
...Гомер юлы – урман юлы сыман,
Каршы исә язмыш җилләре,
Бата-чума олы юлга чыккач,
Бәхет бит ул – яшәү мәлләре.
СЫНАЛУ
Җилкәннәр җилдә сынала,
Хатын-кыз – ялгызлыкта.
Ир-егетләр яу чапканда,
Тупларын авызлыклап.
Көймәләр суда сынала,
Ташкында, давылларда.
Гомерләр бигрәк кадерле,
Калсаң тик даруларга.
Сөю тормышта сынала,
Иң кыен минутларда.
Көннәрең гүя төннәрдәй,
Калганда болытларда.
Агачлар кышын сынала,
Кешеләр – авыр чакта.
Чит җирдә солтан булсакта,
Кадерең туган якта!
МИЛӘШ ДУСЛАРЫМ
Кыш җиткәч, безнең бакчага
Бүрекле кошлар килә.
Ис китмәле бу кошларның
Матур, чибәрлегенә.
Чыр-чу килеп уйный алар
Бераз тамак ялгагач.
Һәм “ду” итеп очып китә,
Ялгыз каладыр агач...
Миләш, шул кошлары өчен,
Язын чәчкә атадыр,
Җимешләрен җитештереп
Дусларын озатадыр.
Җыймыйм әле миләшләрне
Кышка калдырам барын.
Җыйсам, миләш ничек сыйлар
Ул бүрекле дусларын?!
ҮЗЕ ЭЗЛӘП ТАПТЫ
Әй тулган ай ишетсәңче,
Аңласаңчы теләгемне;
Яктың белән юллап алып,
Китерсәңче сөйгәнемне.
Кара,аңла теләгемне;
Нурың белән тартып алып,
Китер миңа сөйгәнемне.
Исмәче, җил, тыңла мине,
Аңла инде теләгемне,
Далалардан эзләп табып,
Китер әле сөйгәнемне.
Кояш, җил, ай җансыз –
Табалмыйча кире кайтты.
Бердәнберем, җан сөйгәнем
Үзе мине эзләп тапты.
ЯРЫЙ СИН БАР ӘЛЕ ДӨНЬДА
Уйларымны, йөрәк хисләремне –
Ачып биреп булмый барсын да.
Кич утырып, уйлар бүлешергә
Ярый син бар әле дөньяда.
Сагышларым чыкса ярларыннан,
Туйдым! – дигән чакта яшәүдән,
Кайгыларны җилгә таратырга
Ярый син бар әле янәшәмдә.
Уйларымда офыкларны гизәм,
Канатларым тигез булганга.
Талпынырга бетмәс көч биргән
Ярый син бар әле янымда.
Шатлыкларым ташый, көчем арта,
Бәхетлемен бу минутларда.
Син яшәсәң мин дә яшәрмен,
Ярый син бар әле янымда.
БОРЫНГЫДАН КИЛГӘН ЙОЛА
Сабантуйлар сабаннан соң –
Борыннан килгән йола.
Гореф-гадәте халкымның,
Сүзсез үтәлгән була.
Бәйрәм итә эшчән халык
Яшел хәтфә болында.
Аркан тартыш, милли көрәш –
Кем көчлерәк бу елда?
Алмачуар, кара туры,
Ак атларда – егетләр.
Уктай атылып узыша,
Чая, бөркет кебекләр.
Кызлар иңендә көянтә,
Мөлдерәмә чиләкләр.
Чишмә суын тамчы түкми
Алдан килсәң – бүләк бар.
Касәләрдә күбекләнә
Ак болыттай кымызы.
Тәкә алган бу батырга
Кайда икән тиң кызы?
Сабантуйлар матур вакыт,
Сүзләр сүзгә бәйләнә.
Очрашулар, күрешүләр,
Зур табынга әйләнә.
Чит-ят җирдән кардәш-ыру
Туган бишеккә кайта,
Сагынуын басар өчен,
Тальян моңы көй тарта.
Бәйрәм итә яше-карты,
Туганнар, авылдашлар.
Сабантуйда туйлар туйлап
Яшь парлар кавышалар.
Сабантуйлар шаулап үтсен,
Кабатлансын яз саен.
Дуслар, җыелыйк мәйданга,
Шаулатыйк Ык буйларын.
***
Оныта алмыйм яшьлегемне,
Яшьлек бит ул чәчкәдәй.
Ага гомер су кебек
Төбе тишек мичкәдәй.
***
Имәндәй нык тамырлы
Сугыш чоры балалары.
Кычыткан һәм кәлҗәмә
Саклап калган аларны.
***
Заманалар үзгәрде,
Тамак тук, өсләр бөтен...
Тик әле күпме ятимнәр
Приютта яши бүген.
***
Хәмер тарката тормышны,
Сабыйлар хәер сорый.
Оялары тузганнарга
Ачынып күңел елый!
ЯЛКЫН
Саф чишмәдәй шигырьләрем,
Актылар җанны ярып.
Күңелләрдән күңелләргә
Җанымнан ялкын алып.
ИГЕЛЕКТӘ БУЛСЫН УЕҢ
Кеше, син мөселманмы,
Эшлә тик изге эшләр.
Хилафлык кылсаң әгәр,
Мөселман дине нишләр?
Ата-бабаларның рухы
Һәрбер минутта дәшә.
-Син дөньяда кунак кына,
Изгелек белән яшә!
Хыянәт итмә илеңә,
Тап төшермә динеңә!
Онытма: ике фәрештә
Һәрчак ике иңеңдә,
Кылган һәрбер фигылеңне
Алар яза икәнен.
Мөселман өммәте сиңа
Яшәргә көч биргәнен.
Һәр татафта, һәр минутта
Тик игелек эшләп кал,
Ходай Тәгалә каршына
Саф мөселман булып бар.
ЙӨРӘКТӘ СӨЙГӘН ЯРЫМ
Бүлмәдә тынлык урнашкан.
Дәфтәрдә йөгерә каләм.
Кемдер яза, кемдер тыңлый,
Ә мин хыялда калам.
Сине күрсәм, әллә нишлим,
Телсез калам, югалам.
Әгәр янымда булмасаң,
Сагыну утында янам.
Артык яратудан куркам,
Сөяргә көчем җитәрме?
Бәхет кошы кулларымнан
Әллә очып китәрме?
Мәхәббәтле дөнья матур,
Һәркем таба үз парын.
Аралар ерак булсада,
Йөрәктә сөйгән ярым.
АЛТЫН АЛМАМ
(Тормыш иптәшем Илсөяргә багышлана)
Илсөярем, матурлыгың
Тиңләр идем кояшка.
Талга үрелгән ак гөлдәй
Бирелмисең сагышка.
Синең алтындай кулларың
Бар дөньяны гөл итә.
Үзең ачык булгангамы,
Һәркем сине үз итә.
Синнән дә кадерле кеше
Юк икәнен мин беләм.
Мин дә сиңа, тормыш чәчкәм,
Кайгы-хәсрәт китермәм.
ЯЗЛАР КИЛӘ
Яз җитүгә – күршеләрем
Таң белән бергә уянып,
Басуга чыгып китә,
Корыч атына утырып.
Бодай чәчеп - бодай сугып
Алтын бөртекләр игә.
Көз җитүгә шул икмәкләр
Мул уңыш бүләк итә!
МИН БӘХЕТЛЕ
Ходай миңа барысын да бирде,
Кайгысын да, сагыш-шатлыгын.
Бүләк итте татлы-утлы язмыш –
Шигьриятнең серле сандыгын.
Ходай миңа барысын да бирде,
Хаклык, аклык юлын күрсәтте.
Күпме үттем сикәлтәле юллар,
Ялгышларым булса – кисәтте.
Бу тормышның тайгак юлларында
Күпме йөкләр тарттым, яшьнәдем.
Барысыда үтте йөрәк аша,
Нахак сүздән, кайчак, чәчәдем.
Тар күңелләр нурны сүндермәкче,
Капламакчы булды Кояшны,
Уй-хыялым мәңгелектә гизде,
Ай-йолдызлар белән тоташты.
Күңелләргә илтер юллар – урау,
Бәгырьләрне чиртер юл – озын.
Мин бәхетле, сафлык, шатлык бирсә,
Йөрәгемнән чыккан бу җырым.
САГЫШЛАРГА МИНЕ ЧОРНАМА
Син түгелдер көткән,
Сөю күптән киткән –
Сагышларга мине чонама.
Юлларыма чыгып,
Кулларыңны сузып
Сөю җырын берүк җырлама.
Язлар күптән киткән,
Инде көзләр җиткән –
Юллар ябык хәзер кирегә.
Кочакларың җәеп
Күңелләрнең җәен
Син уйлама алып китәргә.
Яшьлектәге дустым,
Вәгъдәләрең боздың,
Яңаларын бирмә һаман да.
Язлар күптән киткән,
Инде көзләр җиткән,
Юллар ябык үткән язларга.
УЙЛАНУЛАР ХӘЗЕР БАШКАЧАРАК
Уйланулар хәзер башкачарак...
Сикәлтәле тормыш юллары...
Күңелләргә хәзер ешрак килә
Мәхәббәтнең нечкә кыллары.
Артта калды бергә йөргән юллар,
Җырлап үткән яшел болыннар.
Төшләремдә һаман елмаясың,
Эзәрлекли синең толымнар.
Үткәннәрем һаман күз алдында
Ә алда бит күпме сынаулар.
Газап утларында мәңге янып,
Мәхәббәт назына сусаулар.
Кичерешләрем белән үзгәмен,
Очрашуны көтә күңелем.
Хыялымда гына булса да,
Уйлыймын мин һаман үткәнем.
КИТӘСЕҢДӘМЕНИ...
Китәсеңдәмени яннарымнан?
Башкаларны өстен күрдеңме?
Ал таңнарда ефәк җилләр белән
Башкаларның чәчен үрдеңме?
Ай нурына чумып исердеңме?
Аның һәрбер назлы сүзеннән?
Йөрәкләрне бәйләп торган хисләр
Саф иде бит... ник, ник өзелгән?
Дусларныңмы күзе тиде безгә,
Дошманнармы әллә каргады?
Яздан айнымаган хыялларга
Ява усал язмыш карлары.
Китәсеңдәмени яннарымнан?
Саф хисләргә нинди үчең бар?
Китәсеңме? Моңнар арасыннан
Сине генә табар көчем бар.
КӨТӘМ
Тәрәзәгә төбәп карашымны,
Кичләремдә күзем талдырып,
Килереңне көтәм, көннәремнең
Ярсуларын читкә калдырып.
Яшьләремә манчылмыймын әле,
Өмет белән үтә көннәрем.
Тик, нигәдер, таңнарымда гына
Дымсуланган була мендәрем.
Көтәм сине, назлы сүзләреңне
Кочагыңа чумып тыңларга.
Сине көтәм, бары сине генә
Кичләремне ялгап таңнарга.
Таңнарымда әгәр кими калсаң,
Кояшлы көн юлдаш көткәндә,
Сине көтәм, бары сине генә
“Көт”, - дип әйтмәсәң дә киткәндә.
КИТСӘ КИТӘР ХИСЛӘРЕМ
“Матурым”,- дип әйткән сүзең,
Җанны эреткән назларың.
Язлар алып килде миңа
Синең сөю назларың.
Күзләремдә - бәхет нуры,
Йөрәктә – кайнар ялкын.
Яныплар китәрбез кебек
Яныма килсәң якын.
Башларымны әйләндердең,
Уттай кайнар хисләрем.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Янып бетсәм нишләрмен?!
КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ
Күмер исе сеңгән икмәк,
Бәрәңге – көлдә пешкән.
Әти куян күчтәнәчен
Апкайта иде эштән.
Тау чиясе, җир җиләге,
Тиен биргән чикләвек,
Ачы юа, кузгалагы,
Була иде җитәрлек.
Яланаяк йөгерешеп
Чыга идек каршына.
Ничә бала каршы ала –
Чыкты өлеш барсына.
Шул күчтәнәчләрнең тәме,
Мәңге калды исемдә,
Әтинең бүлеп бирүе
Күз алдында бүген дә.
***
...Илдә юк бит шундый хуҗа
Тигез итеп бүлүче.
Кимсетелгәннәрнең зарын
Үз зары дип белүче,
Ил халкының яшәү шартын
Айнык баштан күрүче.
ХЕЗМӘТ ҖЫРЫ
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Җирне иркәләп.
Кояш та нурларын сибә –
Чыга иртәрәк.
Комбайннар, трокторлар
Гөрләве бергә.
Сабан тургае моңына
Әһәндәш килә.
Ышаныч һәм өмет өстәп
Һәрбәр күңелгә
Хезмәт җыры шаулый
Мөслим күгендә.
ИЛСӨЯРНЕҢ ГӨЛЛӘРЕ
Әллә нинди нурлы, якты
Илсөярнең гөлләре.
Сулар сибә гөлгә сөйләп
Күңеленең серләрен.
Яшелерәк, чәчкәлерәк,
Күркәмерәк аның гөле.
Яктылыкта, яхшылыкта
Һәрчак аның күңеле.
Матурымның – матур гөле,
Күңелемә шифа бирә.
Игелекле орлыкларын
Тирә-ягыма сибә.
КАДАК, ЧҮКЕЧ КИРӘК
Кадак, диеп теше төшә,
Чүкеч кирәк, дип елый.
Бирми кара син аңарга,
Артыңнан бер дә калмый.
Җафалый ул әнисен,
Әтисеннән дә сорый.
Кадак белән чүкечне
Уенчык диеп уйлый.
Кадак белән чүкеч алса,
Бар дөньясын оныта.
Өйләр салам сезгә, диеп
Әтисен ул юата.
Чүкеч суккан бармагының
Авыртуын уйламый.
Егет кеше беркайчан да
Әнисенә зарланмый.
КАПКА ТӨБЕ
Кайткан саен туган авылыма
Карашым гел капка төбендә.
Күз алдыма килә дуслар белән
Утырган чак айлы төнендә.
Чыңлагандай сыман тальян моңы
Муханыма җырны озатып
Урам буйлап ага көмеш моңы
Йокысыннан барсын уятып.
Йоклый алмый яткан әбиләр дә
Моң тыңларга тәрәзә ачалар.
Сөю көткән кызлар өйдән чыгып,
Капка төпләренә басалар,
Һәр ел саен капка төпкәйләре
Яшел үлән белән каплана.
Яшел үлән баскан капка төбен
Искә алып, күңел шатлана.
АЛАР –ГОМЕР ДӘВАМЫ
Синең барлыгыңны белү белән
Йөрәгемнән түбән урында,
Бар уйларым, хисләр, тойгыларым,
Туар балам, синең хакында.
Балам булачак! – дигәч, әтиеңнең
Күккә тиде, гүя, түбәсе.
Туар көннәреңне санап көтте,
Бик теләде тизрәк күрәсе.
Һәр баланың тамырлары аша
Ага ата-ана каннары.
Бала тусын тигез мәхәббәттә
Булыр гомерләрнең дәвамы.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.