Latin

Шигырьләр - Муса Джалиль

Общее количество слов 1676
Общее количество уникальных слов составляет 1012
40.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Урман Кояш батты күптән, ә мин һаман, Авыр уйлар тулы күңелдә, Күз алмыйча күрше урманнардан Басып торам ишегем төбендә. Бу урманда, бәлки, партизаннар Кичке ашка учак яккандыр. «Бабакай »ның батыр егетләре Разведкадан йөреп кайткандыр. Партизан «Т», бәлки, төнге яңа Кыю эшкә план корадыр. Аның утырып кылыч кайраганын Ишеткәндәй була колагым. Урман, урман, мине синнән аера Чәнечкеле тимер коймалар. Аерса да тәнне, коллык сөймәс Мәгърур күңлем өчен юк алар. Күңелем оча, урман, буйларыңда, Сукмагыңны барлый, тикшерә. Кич ятсам да, иртә уянсам да, Синең дәшкән тавышың иштелә. Урман, урман, мине син чакрасың, Наратларың җилдән тибрәтеп. Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәм Соңгы көрәш җырын өйрәтеп. Урман, урман, миңа чиксез авыр Бу хурлыклы түбән әсирлек! Әйт син миңа, илдәш дусларымны Кайсы почмагыңа яшердең? Урман, урман, мине илт син шунда Ьәм корал бир минем кулыма! Үләр идем аклап йөрәгемнең Керсез антын сугыш кырында. Кызыл Ромашка Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. Назлады җил аларны Тибрәтеп ак чукларын, Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын. Чәчкәләр, кәефләнеп, Җай гына селкенделәр. Ьәм кинәт шунда гаҗәп Бер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай берүзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: «Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең? Нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең?» Әйтте кызыл ромашка: «Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы; Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Көн дә аны сагынып Балкыйм мин таң нурында». Сөеклемә Еллар буе, бәлки, хатым булмас, Хәбәр булмас минем турымда, Туфрак күмәр баскан эзләремне, Үлән үсәр киткән юлымда. Төшләреңә, бәлки, кара киеп, Кайгы баскан килеш керермен. Еллар юар эзен йөрәгеңнән Сине соңгы үпкән көнемнең. Беләм, сиңа чиксез авыр булыр, Ялыктырыр сине бу көтү. Кирәк төсле булыр күңелеңә «Ул юк» дигән уйны беркетү. Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән Кыйбат булган сөю хисеңнән Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә, Мин чыгармын синең исеңнән. Аңла, бәгърем, менә шул вакытта, Шул вакытта күңлем кимсенер. Шунда гына үлем җиңсә җиңәр, Кайтыр юлым, бәлки, киселер. Мин моңарчы синең көтү белән Көчле булдым сугыш кырында, Синең сөю, серле тылсым булып, Саклап килде йөргән юлымда. Егылсам да, «җиңәм» дигән антым Хәтеремдә минем һәркайчан. Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит, Илгә җиңү алып кайтмасам. Көрәш озак, юлы урау булыр, Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне! Уттан, судан исән алып кайтыр Мәхәббәтең сөйгән егетеңне. Гөл кабере Өзелеп төште бер гөл сабагыннан Төньягыннан искән җил белән. Озакламый җилнең канатына Төялешеп карлар килделәр. Мамык карлар гөлгә кәфен булды, Кабер булды бакча түтәле, Шунда үскән ялгыз бер ак каен Кабер ташы ролен үтәде. Кар бураны яңа корбан эзләп Бөтерелә койма буенда. Гөл уянмас татлы йокы белән Изелеп йоклый җирнең куенында. Тик яз килгәч, гөлнең каберенә Яңгыр явар, уйнар яшеннәр. Һәм, түтәлне тутырып, таң алдыннан Чәчәк атар яңа яшь гөлләр. Сулган гөл күк, мин дә кышны көтәм, Йоклар өчен ябынып юрганын. Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым.
Ана бәйрәме — Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Сагыш: белән кипкән анага: Кайда йөри минем улларым? Ана күңеле тели белергә: Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме әллә үлемгә? Көньягыннан очып күгәрчен Кайтып керде ана йортына. — Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең, Салма мине сагыш утына. Сөйлә дөресен, кая зур улым? Дөньядамы бәгърем, күз нурым? — Кайгы сиңа, ана, Кырымда Улың үлде сугыш кырында. Катып калды ана, дәшмәде, Ярсып чыкты кайнар яшьләре. Кайгысыннан өлкән улының Көмеш төсле булды чәчләре. — Өч улымны, очар кош итеп, Мин очырдым ерак далага. Әйтсәгезче, якын дус итеп, Кайгы белән сулган анага. Кайталмады өйгә зур улым, Сугшып үлде бәгърем, күз нурым. Уртанчысы, бәлки, исәндер, Җил аңардан миңа исәдер? Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә Нидер әйткән төсле кылынды. — Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә Күрмәдеңме минем улымны? — Кайгы сиңа, ана, уртанчы Улың үлде сугыш кырында. Соңгы йөрәк тибеше тынганчы Алмаз кылычы булды кулында. Ауды ана, таеп һушыннан, Парчаланган йөрәк түзмәде. Елый-елый улы сагышыннан Сукырайды аның күзләре. — Өч баламны. очар кош итеп, Мин очырдым шомлы далага, Әйтегезче, зинһар, үз итеп, Хәсрәтеннән көйгән анага. Ике улым үлде сугышта, Бер өмитем калды тормышта: Күрмәсәм дә бергә өчесен, Мин күрермен, бәлки, кечесен? Никтер очмый күктә күгәрчен, Җил дә тынган, йоклый, күрәсең. Тик яңратып урман буйларын, Ишетелә быргы уйнавы. Таң алдыннан ана уянды — Җир тетрәткән тояк тавышына. Тәрәзәгә килеп таянды, Чик-чама юк аның сагышына. Шыңгырдатып тавышын даганың Бер ат килә, ярсый йөрәге. Ат өстендә улы ананың, Иң кечесе, өзелеп сөйгәне. Күкрәгендә медаль алтынлы, Кулларында җиңү байрагы. Каршы ала котлап батырны Таң нурлары, кошлар сайравы. Күрмәсә дә, ана улкаен Күңеле белән сизеп таныды. — Балам! — диеп, елап, ул аның Күкрәгенә килеп сарылды.— Кайттыңмы, улым, алтыным! Куанычым минем, актыгым! Карт ананың көмеш чәченә Алтын яше тама батырның. — Я, тынычлан, анам, борчылма, Сиңа улың — синең актыгың Алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын. Абыйларым канлы сугышта Җиңү юлын сызып үлделәр. Гомерләрен соңгы сулышта Мәңге үлмәс данга төрделәр. Калдырсам да күмеп еракта Абыйларның батыр гәүдәсен, Алып кайттым данлы байракта Каннарының алсу шәүләсен... Ана алды алсу байракны, Күзен сөртте — күзе ачылды: Каршысында тора гайрәтле, Киң күкрәкле батыр лачыны. — Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Сез килегез, якын дус итеп, Күп кайгылар кичкән анага. Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп, Мин өч лачын илгә үстердем. Батыр көрәш җырын өйрәтеп, Кошларымны кырга очырдым. Ике улым кире кайтмады, Кешнәп йөри кырда атлары, Мин ал арга бирдем канымны, Алар аны ерак калдырды. Изге Ватан өчен агызып, Җиңү таңын җиргә кабызып, Алып кайтты илгә ул таңны, Кече улым, батыр лачыным. Ал медале аның путаллы, Куандырды анай карчыгын. Нич үлмәгән төсле улларым, Өем тулы кызлар, егетләр, Туя алмыйм тыңлап җырларын, Минем балаларым кебекләр. Бер кайгырсам, ике шатланам. Һәр тамчысы хәләл сөтемнең; Илдә мәңге үлмәс ат белән Үлә белгән уллар үстердем. Сез килегез бу шат анага, Аның бүген туган бәйрәме. Агыла аңа картлар, балалар, Өе тулы чәчәк бәйләме. Ил шатлыгы белән төзәлде Йөрәгенең авыр ярасы. Ил түрендә, гөлләр эчендә Өч батырның туган анасы. Юллар Юллар, юллар! Мине, туган йорттан Аерып, ерак алып киттегез. Җитәр инде, озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез. Бик сагындым таныш кырларымны, Урманымны, күпер башымны, Бик сагындым мине өзелеп сөйгән Нечкә билем, кара кашымны. Көн яңгырлы иде мин,киткәндә, Карап калды боегып сердәшем, Юешләтте аның керфекләрен Яңгыр түгел, назлы күз яше. Читен дә соң читкә киткән чакта, Ярты җаның калса өзелеп! Ярый әле, сөю белән бергә Бар йөрәктә корыч түземлек. Юллар, юллар! Сез бит барыгыз да Менә шундый каты, аяусыз! Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән, Салындыгыз башлап каян сез? Минем кебек кайсы шашкын йөрәк Беренче кат шуннан атлады? Кемне шулай өмит, дәртләндереп, Еракларга илтеп ташлады? Беләм, дәртләр ташый, безне шулай Яшьлек куша кыдырып йөрергә! Сезне, юллар, аяк эзе түгел, Йөрәк хисе салган бу җиргә. Кая гына ләкин китсәк тә без, Сукбайлыкка яшьли салышып, Шул юллардан кире алып кайта Туган йортка йөрәк сагышы. Юллар, юллар! Мине, илкәемнән Аерып, ерак алып киттегез. Яна дәртләр, яңа хисләр белән Сөйгәнемә кире илтегез. Күлмәк Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, Кулларында көмеш инәсе. Җырлар түгел, җилләр җитә алмас Ерак җирдә күлмәк иясе. Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап, Тирән сагыш уйчан йөзендә. Ефәк чигеш булып ятып кала Йөрәк сере инә эзендә. Атлас белән кайый ул якасын, Ука белән тота җиң очын. Шул күлмәккә җыйнап биргән төсле Йөрәгенең бөтен җылысын. һәр чигештә күпме яшь тамчысы, Күпме сагыш һәрбер җөендә. Шул күлмәкме булмас яшь егетнең Йөрәк дусты йөргән җирендә! Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, Күлмәккәем дусын тапсын дип. Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтем Сугышлардан җиңеп кайтсын дип. Тагын бизәк... Аннан күлмәк әзер. Тик тагасы кала чукларын. Көлемсерәп Дилбәр карап тора Үз эшенә үзе сокланып. Тәрәзәдән сузылып кояш карый, Күк күлмәктә алсу шәүләсе. Кояш булып, күлмәк үтәсеннән Күренә төсле егет гәүдәсе. Ашыгып шунда берәү килеп керде, Хат тоттырды Дилбәр кулына. Хатта язган: «Егтең батырларча Үлде, диеп, сугыш кырында». Озак торды Дилбәр, сүзсез катып, Каны качты юка ирненнән. Тик күкрәге еш-еш күтәрелде, Күл тирбәнгән кебек җил белән. — Юк, ышанмыйм... —диде, тавшы чыкты Калтыранып, авыр көрсенеп. Ике генә тамчы яшь чылатты Гөл чуклары төсле керфеген. Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне, Китте ашгып почта бүлегенә, — Алыгыз,— диде,— минем бүләкне! — Ул бит үлгән. Ничек илтик аңа? — Сез илтегез, үлгән булса да! Кигерегез аңа бу күлмәкне, Тәнен туфрак күмгән булса да. Ул терелер, кигәч бу күлмәкне, Йөрәк уты тагын кабыныр. Мин бит аны сөйдем чын күңелдән, Мин бит аны көттем сагынып... Тыңладылар аны. Сөйгән кызның Сүзе чындыр кебек күренде. Нәм күлмәкне илтеп яшь егеткә Кигерделәр... Егет терелде. Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә, Ул ашкынып көтә сөйгәнен. Егет кайта, йөзе кояш төсле, Ә өстендә зәңгәр күлмәге. — Әкиятме бу? — Әйе. Тик әйт миңа, Йөрәгемнең назлы иркәсе, Син түгелме сөю нурың белән Кабызучы гомрем иртәсен?! Азмы күрдем окоп алларымда Мин үлемнең кыргый биюен, Йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез, кайнар сөюең. Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән Терелеп бастым аякларыма. Яшең белән чиккән күлмәгеңне Киеп кайттым менә яныңа.
Ышанма Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. Байрагыма каным белән язган Антым чакра алга барырга, Хаккым бармы минем абынырга, Хаккым бармы арып калырга? Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. Илдән киттем ил һәм синең өчен Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алмаштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала? Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Муса инде үлгән»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне?
Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе, Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю — Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигъремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.