Latin

Шигырьләр - Мухаммед Гали Габдельсалих улы Чокры Аль Булгари

Общее количество слов 768
Общее количество уникальных слов составляет 501
37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Шәмсетдин Зәки турында



Тәрҗемә

Үзе тома сукыр күзгә, –

Зирәклеге чыккан йөзгә,

Галим һәм оста сүзгә.

Күзе юктан язалмады,

Әһел ирләр[1] табалмады,

Сорарга да базалмады...


[Шиһабетдин Мәрҗани турында]


Чынанча сахибе шөһрәт, Шиһабетдин гали фикрәт,

Укыптыр чук фөнүн, хикмәт, һадилар кем безем саздыр.

Казандыр мәскүне ватан, кабиләсе аның – Мәрҗан,

Нәселләре билә әгъян, һадилар кем безем саздыр.

Рәфигъдыр хале зи тәмкин, атасыдыр Баһаветдин,

Янә тугмасы Садретдин, һадилар кем безем саздыр.

Языптыр күп рисаилне, ачып төрлүк мәсаилне,

Хафиздыр күп дәлаилне, һадилар кем безем саздыр.

Тәрҗемәсе:

Чын-чыннан шөһрәт иясе, Шиһабетдин бөек фикер иясе,

Күп фән, фәлсәфә укыган, безне туры юлга салган

Торган җире-Казан, нәселләренең чыгышы – Мәрҗан,

Бик атаклы нәселләре, туры юлга салган безне.

Атасыдыр Баһаветдин, һәм туганы Садретдин-

Шулай ук безне туры юлга әйдәгән әһелләрдин.

Төрле мәсьәләләр ачып, күп китап һәм хезмәт язган,

Куп дәлилләрне китереп, безне туры юлга салган.


Борынгы Болгар турында


Менә шәһри Казаннан куп мөкатдәм2 шәһри Болгар хуп[3],

Дарелислам иде мәхбүп[4], мәгәр тәкый харап саздыр[5].

Ләтыйф җайда булып мәгъмүр6, ләтыйф хәлләр табыптыр ул,

Ки мәсҗедләр итеп мәхсул[7], мәгәр тәкый харап саздыр.

Мөселман ханнары торган, мөселман(г)ә хисар8 булган,

Татар, башкорт, мишәр тулган, гали җайда бина саздыр9.

Дәхи анда китап, Коръән, уку-язу бары булган,

Тәмам дин асаре[10] тулган, дарелислам эшен саздыр.

Ләимнәрдән ләим[11] тәкый, кем ул Аксак Тимер багый[12],

Мөселман һәдменә[13] сәгый булып[14], шәһри харап саздыр...

Ләимнәрнең йөзе кара, ничек тупка кулы бара?!

Атарга – шәһри Болгарга, ничә әбрар мәкам саздыр[15]...

Риҗалене[16] кырып салмыш, хатыннарын әсир алмыш,

Тәмам Болгар янып калмыш, иман әһле фәган саздыр...[17]


Казан һәм аның халкы турында


Мона шәһри Казанны, яр, карасаң кәррә гәр унар18,

Назар саен[19] назы тәкрар, һаман фазле гаян саздыр[20].

Чыгар андин кием-салым, читек-башмак булып мәнзум[21],

Зифалык васфида мәгълүм[22], җиһан халкы мәдех саздыр[23].

Дәхи анда хатын-кызлар чигү-чәнчү нәкыш дәяр[24],

Җиһан халкы санынча бар сияп-сәрпүш гаян саздыр[25].

Иң әүвәл, йортлары бик саф, икенче, ирләре бик саф,

Өченче, җырлары бик саф, әмерләре назар саздыр26.

Ләбибләр[27] күплеге берлә, әдипләр күплеге берлә,

Табиблар күплеге берлә тәмам илгә гаян саздыр...

Азанчылар, хатыйпчылар, карый-хафиз, вәгазьчеләр[28],

Суфый-закир[29], намазчылар тәмам урман кеби саздыр.


Фаслы кыш


Суытды кыш көнен, карлар ягырды,

Акызды су итеп яз айларында.

Тәмам дөнья йөзе ак кар булубән,

Тотар боз су йөзен һәр җайларында.

Сулу алырга такать тотмаз инсан;

Суыклык хәддин ашар җайларында,

Һәммә таг-таш илә сахра вә әшҗар[30]

Алыр кар табгыне[31] һәр җайларында.

Ничә таглар кеби кар калканыны

Акызыр су итеп яз айларында.


Фаслы яз


Тәрҗемә

Апрель туды, яз булды,

Төннәр көндездәй булды,

Көннән-көн матурланды,

Һәммә тереклек уянды.

Бизәнде җир нияз белән[32],

Тулды төрле наз белән,

Куанды килгән яз белән,

Яшеллектән ямьләнде.

Әгәр йортта йөресәң дә,

Яки тауда йөресәң дә,

Яланнарда йөресәң дә,-

Ходайны мактау авазы!

Бу вакыт һәртөрле җанвар

Җир бетереп йөри, сайрый.

Боларда да дәлилләр бар:

Гыйшык җырын җырлый алар.

Күгәрчен, карлыгач уйный,

Язны мактап гомре уза,

Сабан тургай ничә төрле

Моңы белән җырын суза.

Бүре, төлке, елан, куян,

Балыклар һәм күпме хайван,

Мактау әйтеп, аваз бирә,

Бар да йөри шул дәрт белән.

Бакалар су буйларында

Бата-чума сикерешә,

Бакылдый, бугазын ерта,

Хуш тавышларын бирешә.

Кайсы-яфрак белән гөлләр

Арасында укый шигърен,

Кайсы күккә күтәрелә,

Җырлый-җырлый гыйшык җырын.

Кайсы-җирдә, кайсы-суда,

Кайсы-көндез, кайсы-төндә,

Кайсы берөзлексез йөри,

Кайсы утырып көен көйли...

Кичләрендә тыңлар булсаң,

Фикер йөртеп уйлар булсаң,

Гаҗәпмени, дәрткә тулсаң, –

Бары безгә хөрмәт җырлый.

Килеп былбыл, бакча күрә,

Соклангыч, дип, куна гөлгә,

Мең төрле җыр җырлый аңа,

Гөл тыңлый, серен белә.

Килим мин дә үз эшемә,

Хуш, димен дус-кошыма,

Булсам иде кош кебек яз да, кыш та:

Мактау җырлый ул һөнәргә, эшкә!


________________

[1] Әһел ирләр – шагыйрьнең әйтеп торганын язып баручылар, күчерүчеләр.

[2] Мөкатдәм – элек.

[3] Хуп – гүзәл, матур.

[4] Дарелислам иде мәхбүп – сөекле ислам йорты иде.

[5] Харап саздыр – харап ителгәндер (саздыр – шигырь юллары азагында шагыйрь кулланырга яраткан ярдәмлек сүз, шулай булган мәгънәсендә).

[6] Ләтыйф җайда булып мәгъмүр – матур урында төзелгән булып.

[7] Итеп мәхсул – хасил итеп, төзеп.

[8] Хисар – крепость.

[9] Гали җайда бина саздыр – югары, биек урында салынган шәһәрдер.

[10] Асаре – әсәрләре, китаплары.

[11] Ләимнәрдән ләим – кабахәтләрнең кабахәте.

[12] Аксак Тимер багый – урта гасырларда яулап алулары белән танылган, кансызлыгы белән дан тоткан илбасар (1336-1405). 1391-1395 елларда Идел буе шәһәрләрен, шул исәптән Болгарны җимереп, талап, яндырып китә.

[13] Һәдменә – егылуына, бетерелүенә.

[14] Сәгый булып – тырышьш.

[15] Ничә әбрар мәкам саздыр – никадәр изгеләр торган, яшәгәндер.

[16] Риҗалене – ирләрен.

[17] Фәган саздыр – зар елаганнар.

[18] Карасаң кәррә гәр унар – әгәр унар мәртәбә карасаң.

[19] Назар саен – караган саен.

[20] Фазле гаян саздыр – күркәмлеге, камиллеге ачык күренеп тора.

[21] Булып мәнзум – тукылып, эшләнеп.

[22] Зифалык васфида мәгълүм – үзләренең матурлыклары белән билгеле.

[23] Җиһан халкы мәдех саздыр – дөнья халкы алдында мактаулыдыр.

[24] Нәкыш дәяр – бизәү эшендә бик осталар.

[25] Сияп-сәрпүш гаян саздыр – анда эшләнгән киемнәрнең һәм кәләпүшләрнең саны.

[26] Әмерләре назар саздыр – эшләре карап туйгысыз яхшыдыр.

[27] Ләбибләр – акыл, белем ияләре.

[28] Карый-хафиз, вәгазьчеләр – Коръәнне яттан укучы, вәгазь сөйләүчеләр.

[29] 3акир – догалар укучы, Алланы мактап зикер әйтүче.

[30] Әшҗар – агачлар.

[31] Алыр кар табгыне – кар белән капланыр, басылыр.

[32] Нияз белән – теләгән кадәрле, кирәгенчә.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.