Latin

Шигырьләр - Мухаммадьяр

Общее количество слов 6120
Общее количество уникальных слов составляет 3051
25.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
37.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
44.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов


МУХАММАДЬЯР (Мехәммәдьяр), Махмуд Хаджи угылы (1496/97-1552гг.), поэт, мыслитель, смотритель усыпальницы хана Мухаммад-Амина в Казани, погиб в 1552 г. при осаде города войсками Ивана IV.
В лироэпических поэмах «Дар мужей» («Техфәи мәрдан», 1539-40гг.), «Свет сердец» («Нуры содур», 1542г.) выражены гуманистические взгляды, мечты об идеальном обществе, в котором все люди могли бы жить в условиях справедливости, мира и согласия.
Мөхәммәдьяр
МӨХӘММӘДЬЯР ИҖАТЫ
Шагыйрь Мөхәммәдьяр XIX йөзнең беренче яртысында фәнгә билгеле була. Аның иҗатына башлап профессор И. Н. Березин игътибар итә. Ул «Азиатский музей» китапханәсенең кулъязмалары арасында «Төхфәи мэрдан» поэмасына тап була һәм аңа тасвирлама бирә.
Березин «Турецкая хрестоматия»нең 1 томына язган французча сүз башында аңа кертеләчәк урта гасыр татар әдәбияты ядкярләрен дә саный, алар арасында (XV бит, № 7) «Төхфәи мәрдан»нан өзекләр басылачагын да әйтә. Әмма Хисаметдиннең «Тәварихы Болгария»сеннәи башкалары өч томның берсендә дә күренми. «Төхфәи мэрдан» поэмасыннан өзекләр «Амәт дастаны», «Исмәгыйль сәяхәте» кебек әсәрләр белән бергә чыннан да басылган була. Алар «Турецкая хрестоматия»нең II томын дәвам итәләр. Әмма томның икенче кисәге ниндидер сәбәпләр белән, вакытында төпләнмичә, дөньяга чыкмый кала.
1857 елда басылган «Народные пословицы турецкого племени» дигән хезмәтендә И. Н. Березин татар халкының күп санлы мәкальләре арасында «Төхфәи мәрдан»да булганнарны да керткән. Ләкин Мөхәммәдьяр турындагы бу кыйммәтле хезмәтләр озак вакытлар игътибардан читтә кала килгән.
Березин язуларыннан соң бер гасыр үтеп, 1941 елда Н. Исәнбәт мәкаләсе3 чыккач, шагыйрь һәм аның әсәрләренең язмышы I белән кызыксыну арта. Матбугат битләрендә, тел һәм әдәбият-|ка багышланган тикшеренүләрдә, «Татарстан АССР тарихы», ' «Казан», «СССР тарихы очерклары» кебек зур хезмәтләрдә Мөхәммәдьяр исеме еш телгә алыну белән бергә, аның шигъри осталыгы да ачыла бара, әсәрләре дә басыла. 1956 һәм 1957 елларда татар һәм рус телләрендә чыккан «Татар поэзиясе антологиясе»ндә Мөхәммәдьярга шактый урын бирелгән. «Борынгы татар әдәбияты» дигән китапта да поэмаларының күп өлешләре басылды. Шул ук елларда Ленинградта Көнчыгышны өйрәнү институтының кулъязмалар фондында «Нуры содур» поэмасының В 390 һәм В 4417 санлы ике яңа кулъязмасы сакланганлыгы билгеле булды4. В 4417 нөсхәсе тулы хисаплана, аның ахыры да, башы да бар, ул шагыйрьнең тормышы һәм әсәрнең язылу сәбәпләре турында яңа мәгълүматлар алып килде. 1962 елның җәендә Казан дәүләт университеты доценты Н. Юзиев җитәкчелегендәге студентлар экспедициясе Пермь кәсенең Каен авылыннан «Төхфәи «мэрдан» поэмасының яңа бер кулъязмасын табып кайтты.
Шулай итеп, йөз ел элек Березин тарафыннан күтәрелгән Мөхәммәдьяр безнең гасырның урталарында киң популярлык казанды, аның иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр барлыкка килде, «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары китап булып басылып чыкты.
Мөхәммәдьяр әсәрләре татарның укымышлы кешеләренә элек тә таныш булган. Соңгы елларда археография экспедицияләре тарафыннан табылып торган кулъязма җыентыкларда Мөхәммәдьяр шигырьләренең һәм хикәятләренең күчереп йөр-телгәнлекләре ачыла бара. Хәтта аның «Нәсихәт» исемле әсәре XIX йөзнең беренче яртысында ук М. Ивановның «Татар хресто» матиясе»ндә басылган булган.
Мөхәммәдьяр әсәрләре татар халкының культура һәм әдәбият тарихын баеттылар.
Мөхәммәдьярның тормыш хәлен без шигырьләрендә булган аерым детальләрдән генә беләбез. Ул әсәрләрен кайчан һәм нинди шартларда язуын да беркадәр әйтеп уза. «Төхфәи мэрдан» ахырында автор болай ди.
Алдым әлгә уш каләм вә хамәне,
Җәмгъ кылдым ушбу «Төхфәнамә»не.
Атымны кем тиб сурсаң, и шәһрийар:
Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдйар...
Ушбу «Төхфә» тарихын гәр сурсалар,
Тукыз йөз кырык алтыдыр белсәләр.
Башладык Газан шәһәрендә моны
Шәгъбан айының унынчы көне,
Һәм шәгъбан ахрында булды — тәмам
Әйләдек моны, белең сез, вәссәлам.
Әсәр Казан шәһәрендә һиҗри 946 елда шәгъбанның унынчы көнендә башланып, шул айның ахырында тәмамланган булган. Хәзерге исәп буенча бу 1539 елның 22 декабренә — 1540 ел январеның 12 ләренә туры килә.
Шагыйрь «Нуры содур» поэмасының да язылу вакытын, урынын күрсәтә.
Имди әйтәйем китабым атыны,
Нәзым итәйем, тыңлаңыз әбйатыны:
«Нуры содур» аты, и шаһы җиһан,
Һәр кеше кем укыса аны, рәван...
Тарихның тукыз йөз кырык сәкзендә
Мөбарәк мөхәррәмнең унсәкзендә
Болгар шәһре Казан дәрвазәсендә,
Кеше күндер хирә дәрвазәсендә;
Мөхәммәд Әмин хан кабрендә, и шәһрийар,
Мөҗавир ирермән бәси булып зар.
Һиҗри 948 ел мөхәррәм аеның унсигезе гамәлдәге исәп буенча 1542 елның 14 маена туры килә. «Нуры содур» поэмасы «Төхфәи мәрдан»нан соң нибары ел ярым вакыт узгач язылган була.
Мөхәммәдьяр «Нуры содур»ны Мөхәммәд Әмин хан төрбәсе янында мөҗавир-сакчы булып торганда иҗат итә. Ул: «Болгар шәһәре Казан дәрвазәсендә (капкасында)», — дип, басым ясап әйтә. Курбский Казандагы мавзолейларның берсендә бишләп хан мәетенең куелганлыгын күргән. Шундый төрбәләрнең берсе, мөгаен, Мөхәммәд Әмин ханныкы (1487 — 1496, 1502 — 1518 елларда идарә итә) булгандыр.
Мөхәммәдьяр актив иҗат иткән кырыгынчы елларда илдә тынычлык бетә: илнең экономикасы таркау хәлгә килә, халыкның яшәү шартлары начарлана. Изелгән катлаулар хәтта корал белән каршы чыгалар. 1531, 1545 — 46, 1549 елларда зур баш күтәрүләр була. Рус елъязмасы: «Казанның кече (гади. — Ш. А.) кешеләре өстен кешеләрнең сүзләрен тыңларга һәм аларга буйсынырга теләмиләр», — дип яза. Сафагәрәй берничә тапкыр тәхеттән төшерелә. Мөхәммәдьярның да Сафагәрәй һәм аның тоткан юлы белән теләктәш булмаганлыгы аңлашыла. Шул дәверне ул үзе өчен мәшәкатьле, авыр итеп хисаплый.
Тәңре фазлы берлә җәмгъ иттем китаб,
Хан Сафа вакътында, и шәйхү-шәбаб;
Чикдем әмма рәнҗ вә мәшәкать бихисаб,
Моны җәмгъ истәп, мән, гәда, бәгърем кәбаб.
Авторның бу юлларда тышка бәреп торган сыкрануларын традиция чагылышы дип кенә булмый. Беренчедән, шагыйрь Сафагәрәйне бер генә урында да җылы сүз белән искә алмый, киресенчә, ул ханнан һәм аның заманыннан зарлана.
Мон бикин эш адәмигә төшмәгәй,
Мән тиккән утка кеше пешмәгәй:
Бер заман мең төрлүк утка йакмаңыз,
Бәргөзин бу хәстә хәтрен саклаңыз.
Шагыйрь илнең бик күп кайгыларын эченә җыеп яши. Күрәсең, кемнәр каршындадыр аның абруе зур булган, һәрхәлдә, факыйрьләр, мосафирләр һәм укымышлыларның түбән катлавы каршында дип уйларга кирәк. Югыйсә шагыйрь үз хәтерен ил каршында һичнинди кыйммәте юк дип санаса, бу рәвешле рәнҗүле дәгъва белдереп чыкмас иде. «Хәстә хәтерен саклауны» сәламәтләрдән, көчлеләрдән генә таләп итеп була. Ә көчлеләр арасында, бигрәк тә хан сарае даирәсендә, күрәсең, Мөхәммәдьярның саны булмаган.
Мән ирермән бу шәһәрдә бер фәкыйрь:
Ил күзендә гаҗиз, вә хур, вә хәкыйрь,— дигән юллар шуны күрсәтә. Әмма алар арасында шагыйрь үзен югары тоткан, әләкче-гайбәтче җырчылар белән аралашырга теләмәгән. Шулай булмаса ул: «Мөддәгыйләр сүзедин корты-лайын»,— димәс иде.. Хөр җан, тыныч вөҗдан белән иҗат итү өчен шагыйрь бу даирәдән аңлы рәвештә читләшергә тырышкан.
Гайбәт һәм ялалар, урынсызга хурлаулар аның көчле ихтыярын сындыра да һәм иҗат ялкынын сүндерә дә алмаганнар. Шагыйрьнең хөр рух белән яшәгәнлеге сарай тирәсендә куштанланып йөргән җырчыларга мөнәсәбәтендә дә бик ачык.
Мәңа тикмәс кем гөстахлык кылмага,—
Олуглар риштәсигә катылмага.
Йөрермән бу сәбәпдин халем белеп,
Йук исә гаклым кошы бәс кылып,
Кылмас ирсә телеңә әйдәр хөкем,
Йахшырактыр бyлмакы соммын-бөкем.
Куй мәне, үз халем илә булайын,—
Мөддәгыйләр сүзедин кортылайын.
Хан сарайларындагы аш-су, татлы шәрабтан ләззәтләнеп, кәеф-сафа мәҗлесләрен мактаган җырчылар белән шагыйрь бәйләнергә теләмәгән. Ул халык ягында торып, аларның моңын, хәсрәтләрен уртаклашып, илгә файдалы эшләр башкарырга, игелекле хезмәт күрсәтергә чакырган. Шагыйрь чын кешелек әхлагын үзара ярдәмләшүдә, бер-береңнең күңелен табуда күрә. Аның шушы шигъри юллары халык иҗатындагы яхшылыкка — яхшылык идеясенә аваздаш.
Нәфгъ тикер адәмигә сән бу көн,
Гакыйль ирсәң, ир күңлигә салма түнкел.
Кем кулыңдин килгәнчә кыл йахшылык,
Сәңа бер көн тәкый килгәй йахшылык.
Мөхәммәдьярның язмышы җиңел булмаган, бәхет йолдызы аңа елмаймаган.
Кыйнадың җанымны, белмән йазыкым,
Кайгы-хәсрәт булды сәндин азыкым.
Мәңа сән кылмадың һичбер вафа, Кем кылырсән җаныма җәвер-җәфа. Шундый рәхимсез язмышы белән шагыйрь бәхәскә керә, аңа буйсынырга телләмичә, үзенең ихтыяр ирке белән горурлана.
Шагыйрь үзен язмышының хөкемчесе итеп тоя, ил өчен башкарылган һәр эшенең хаклыгына, мөһимлегенә ышана:
Мән фәләкмән, сәңа булгым рәһнәмүн,
Сән телеңне йахшы тот, тотма зәбүн.
Мән тәкый фәрман биләдер һәр эшем,—
Куймагам ил күңле өчен гәрдишем.
Шагыйрьнең күңеле ил (халык) өчен эшчәнлеген туктатмаячагын белдерә.
Шагыйрь илгә хезмәт кебек олы иманы юлында гаять тәвәккәллек күрсәтә. Ул шигъри сүзнең бөтен җаваплылыгын тоеп эш итә. Әсәрләре өчен каннары белән җавап биргән күпләгән шагыйрьләрнең ачы гыйбрәте һәрвакыт аның күз алдында. Әмма хак сүз юлында ул барыбер фидакяр, үз-үзен аямый:
Зәхмәт тәкый бернәчә кыйтга сүзләсәң,
Ирме улурсән гарзы халең гизләсәң?
Нәчәләр сүзләп, бу җиһандин кәчтеләр,
Сүзләмәкдин парча дөрләр сачтеләр.
Нәчәләр сүзләмәйен, сүз гөлене кистеләр,
Сүзләгәнне күрә белмәй, тән тишеп, кан эчтеләр.
Шул рәвешле, шагыйрь гаять кыен һәм четерекле шартларда иҗат иткән. Көнләү һәм әләк аның тормышын еш кына куркыныч астына куйган булырга охшый. Әмма шагыйрь поэзиянең олы вазифасын гражданлык кыюлыгы белән яклый алган.
«Төхфәи мәрдан»
Бу поэма—тормыш һәм табигать күренешләрен, шагыйрьнең кичерешләрен сурәтләгән парчалардан, әхлакый һәм фәлсәфи хөкем, гыйбрәтләрдән, шуларны раслау өчен китерелгән хикәятләрдән тора.
Шул заман әдәбиятының гадәти алымы буенча, башта алла һәм пәйгамбәрне зурлаганнан соң, Мөхәммәдьяр, тирән кайгыга бирелеп, үзенең күңеле белән сөйләшә, шагыйрь булуның җа-ваплылыгы хакында фикер йөртә.
Поэма урта гасыр әдәбиятында зур урын алган гуманизм мәсьәләләренә — гаделлекне мактауга, игелеккә һәм шәфкатькә өндәү, явызлык һәм җәбер-золымны гаепләүгә багышланган.
«Төхфәи мәрдан»да җиде хикәят китерелә, нигездә аларның һәрберсе төгәлләнгән аерым әсәр. Ул хикәятләрдә сөйләнгән вакыйгалар әсәрнең үзәк темасын төрле яклап яктырталар. Шагыйрь үзе дә «Төхфәи мәрдан»ны бер бөтен әсәр итеп карый, «Җәмгъ кылдым ушбу «Төхфәнамә»нe»,— ди.
Төрле күренешләрне сурәтләгән хикәятләрне Мөхәммәдьяр я үзеннән икәнлеген белдерә, я халык телендә сөйләнеп йөргән риваятьләр дип атый, яисә файдаланган чыганакның авторын телгә ала. Шулай итеп, аның әсәрләренә башка әдәбиятлардагы сюжетлар килеп керә.
Әсәрнең керешеннән соң китерелгән хикәяттә шаһ Һарун образында гаделлеге белән дан тоткан хөкемдар гәүдәләнә. Хезмәтчеләреннән берсе — Хушнәва—туры сүзле, гадел эшләре, белгечлеге аркасында дәрәҗә казана, шаһ аны якын күрә, «Сөя, башкаларга сан булмый». Күп вәзирләр аннан көнләшәләр, ялган хәбәрләр таратып, үзләренең җырчылары белән Хуш-нәваны бәхәскә чакыралар. Мөхәммәдьяр һәр җырчының эчке халәтен, тышкы кыяфәтен аерым тасвирлап күрсәтә. Кызу канлы, үзен онытучан Тойгысун Хушнәваны «диненнән язып, тәңресен онытуда һәм шаһны үтерергә әзер торуда» гаепли. Шуның өчен Хушнәва үтерелсен яисә сарайны ташлап китсен дип, аның урынына үзен тәкъдим итә һәм өстенлеге белән горурлана. Хушнәва аңа җавабында:
Гакыйль улдыр, олуглар берлә булса,
Күңлене гыйлле-гыйшдин пакь кылса.
Гакыйль ир «олуг мәй» (дип) лаф ормас,
Аның затында кибре-кинә булмас,— дип, эчке күркәмлек, вөҗдан матурлыгы булмаса, тышкы ялтырауда мәгънә юклыгын аңлата.
Җырчы Гөлруй да Хушнәваның үткен теленнән, үзенә тарта алуыннан көнләшә. Хушнәва исә аны инсафсызлыкта, кәпрәюдә, әләкчелектә гаепли, Читтән карап торучы Чынбил Хушнәваның үткен акылына, сабырлыгына һәм тапкырлыгына соклана, башкаларны намус сакларга, егетлеккә каршы ялган сүз әйтмәскә, тату яшәргә чакыра:
Катлан көчең барынча, хасыйл ит йар,
Итмә үзеңә дошман ирне зинһар...
Мәңа һәм сезләр бикин ул йар булсын,
Җиһан эчрә ул һәмишә бар булсын.
Хушнәва Чынбилнең бу сүзләрендә дуслык тавышын ишетә һәм намуслылыгы өчен рәхмәт белдереп, казнадан аңа бүләк бирдерә.
Хушнәваның намусына пычрак ыргыткан ике йөзле җырчылар ахырда хурлыклы җиңеләләр, ә Хушнәваның игелекле эшләре җиңеп чыга, гаделлеге өчен шаһ аны коллыктан азат итә. Әсәрдә икенче вакыйгага күчәр алдыннан, шагыйрь үзенең борчылулары турында дулкынланып сөйли.
Бу лирик кичерешләр шагыйрьнең карашын чагылдыру белән бергә, әсәрдәге вакыйгаларның берсеннән икенчесенә күпер дә булып торалар.
Шагыйрьчә, кешеләр — яратылышлары белән саф, яхшылык эшләргә сәләтле. Ә чынлыкта, киресенчә, әйләнә-тирәдә золым, явызлык хөкем сөрә. Мөхәммәдьяр шундый шартларда яшәгән мохтаҗларга игелек күрсәтүне хөрмәтле эш, егетлек дип саный. Аныңча, яхшылык югалмый, ул халык күңелендә саклана, ә явызлыкның нәтиҗәсе дә — явызлык. Шагыйрь мисалга Заһид турындагы хикәятне китерә.
Заһид җәйге эссе көндә кырда йөргәндә сусый да эчәргә су эзләп китә. Аңа иске кое туры килә, иелеп караса, анда Маймыл, Каплан, Елан һәм бер кешене күрә. Алар чыга алмыйча интегеп беткәннәр. Заһид игелек күрсәтим дип, аларны бербер артлы чыгара. Җанварлар Заһидтән теге кешене, ягъни Зәргәрне (алтынчы), коедан чыгармавын сорыйлар. Заһид кайчан булса да берәр файдасы тияр дип, аны да коткара. Тегеләрнең һәркайсы Заһидкә бүләкләр биреп зур хөрмәт күрсәтә.
Каплан ил бәгенең бакчада уйнап йөргән кызын үтереп, аның алтын-көмеш белән бизәкләнгән муенсасын алып, Заһидкә бирә. Заһид курка да, шатлана да. Җанварлар да шулай кадерләгәч, кеше аңа тагын да игелеклерәк булырга тиеш, дип уйлана. Заһид шәһәрдән үткәндә Зәргәрнең өен сорашып таба, аңа башыннан кичкәннәрен сөйли. Зәргәр андагы муенсаны таный; ләкин сиздермәстән, мин аны сатып, акчасын китереп бирим дип, чыгып китә. Ил бәгенә барып, кызыңны үтерүче табылды, дип баш ора. Заһидне кыйнап, зинданга ябалар, бәк аны «йөзенә кара сөртеп, ил буйлап йөрткәннән соң, җәзалап үтерергә» әмер бирә.
Бу хәбәрне ишеткәч, Елан Заһидне коткару чарасын күрә: ул башта бәкнең улын чага, соңыннан зинданга кереп, Заһидкә ут (үлән) бирә һәм елан чакканнан дару Заһидтә дигән хәбәр-тарата. Заһидне зинданнан чыгаралар, ул утны изеп, бәк улына эчерә, егет үлемнән котыла. Заһид, җаен табып, үткәннәрен бәккә сөйләп бирә. Зәргәрнең ялганчы, әләкче икәнлеге ачыла, һәм аны үлемгә хөкем итәләр.
Заһид үзенең кешелекле булуы белән аерыла. Ул коедагы җанварларны чыгаруда тырышлык һәм киң күңеллелек күрсәтә, алар арасында иптәшлек, ярдәмгә әзер тору һәм, кирәксә, дошманнан үч алырга омтылу бар. Шагыйрь җанварларның яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә белүләрен мактый, мәсәлән, каплан хакында: «Бу каплан кылды, күр, мәрданәлек»,— ди. Ярдәмчеллеге өчен Заһид сәламәт калса, явызлыгы өчен Зәргәр үлем белән җәзалана:
Чыкарып астылар Зәргәрне заман,
Заһид тугрылыкдин тапты әман.
Мохтаҗларга ярдәм кулы сузуны шагыйрь дөньядагы иң зур игелекләрдән саный:
Йидер үтмәк кешегә, и никү зат,—
Бакый калыр бу җиһанда йахшы ат.
«Шәфкатьле кыз һәм явыз ата» хикәятендә дә кыз тарафыннан күрсәтелгән ярдәмчеллек мактала.
Кыз, атасыннан яшереп, теләнчегә икмәк бирә. Фәкыйрь ашап торганда, кызның атасы кабымын тартып ала. Теләнчегә икмәк биргәне өчен, кызының кулын кисә һәм куып чыгара, Кыз бер өйдә туктала, хуҗа егет аңа гашыйк була һәм, анасыннан рөхсәт сорап, аңа өйләнә. Кызның кулы элеккеге хәленә кайта, ә атасының корсагы ярылып үлә.
Кызның фәкыйрьгә ярдәмен шагыйрь батырлык дип саный һәм аны данлы ирләргә тиң күрә. Бу очракта хикәяттә егет белән кызның өйләнешүе дә игътибарга лаек. Аларны мал даг дәрәҗә дә кызыксындырмый, алар өчен күңел һәм теләкләр берлеге генә кирәк. Хикәят бадшнда шагыйрь:
Тел вә күңлеңни игре кылма кешегә,
Йөзең бер кыл кәрәк иркәк, тешигә,—
ди.
Мөхәммәдьяр гуманист шагыйрь буларак хатын-кызларны ирләр белән тиң күрергә чакыра.
Р«җёп эрләүче карчык һәм аның карты» хикәятендә хезмәт кешеләренең авыр тормышы сурәтләнә. Карчык ел буе җеп эрли, карты аны базарга чыгарып сата. Шуннан килгән акчага алар көн күрәләр, хәтта үзләреннән мохтаҗракларга ярдәм дә итәләр.
«Төхфәи мәрдан»ның соңгы хикәятендә бер кабилә халкының ханга, феодалларга каршы көрәше сурәтләнә.
Поэмага ясалган шушы күзәтү дә Мөхәммәдьярның мәхәббәте кемнәр ягында һәм нәфрәте кемнәргә каршы икәнлеген ачык күрсәтә. Шагыйрь сәламәт әхлак һәм кешелекле мөгамәләне гади хезмәт халкында күрә. Шул ук вакытта ул җырлаган гуманизм идеяләренең, бөтен урта гасыр гуманистларындагы кебек үк, тарихи һәм иҗтимагый чикләнгәнлеген әйтергә кирәк. Шагыйрь җәмгыятьтәге гаделлекне хөкемдарның кешелекле булуына бәйле дип саный. Ә кешеләр арасында татулыкка, гармониягә үгет-нәсихәт ярдәмендә ирешергә мөмкин дип ышана.
«Нуры содур»
Мөхәммәдьярның икенче зур әсәре — «Нуры содур» («Күңелләр нуры») поэмасы.
Урта гасырның күп язучылары үзләренең әсәрләрен аерым хөкемдарларга багышлаганнар. Күп очракта сарайга бәйле язучыларга шулай итмичә мөмкин дә булмаган, алар хуҗаларының теләкләрен үтәгәннәр һәм, заказ бирүче кем генә булмасын, аның һәрвакыт диярлек хыялда гына уйланылган сыйфатын күкләргә чөю өчен мөмкинлек табарга кирәк булган.
Хаканиның әсәре багышланган ханнарны мактавы турында О. Л. Вильчевский болай дип яза: «Үзенең адресатларын юмалау теләге белән, Хакани аларны легендар дөнья хөкемдарларына, хәтта Дари һәм Александр Македонскийларга тиңли, «Көнчыгыш һәм Көнбатышның шаһлары», «патшаларның патшалары»,— дип атый. Низаминың «Мәхзәнел-әсрар» поэмасы Кече Азиядәге Әрзинҗан хөкемдары Фәхретдин Баһрамшаһ ибне Даудка исемләнгән. «Хөсрәү вә Ширин»е Тогрыл II соравы буенча язылып, Гәнҗә патшасы Шәмсетдин Әбу Җәгъфәр Мө-хәммәдҗиһан Пәһлеванга күндерелгән, «Ләйлә һәм Мәҗнүн»не язарга Әзәрбайҗанның Шәмәхә шаһы Ахситан (Ахсатан) үтенгән, «Җиде гүзәл» поэмасы, сорау буенча, Аксонкорилар династиясеннән Галәветдин Корп-Арсланга, ә «Искәндәрнамә» 1191 елда Илдигизиләр вәкиле, Җиһан Пәһлеванның улы Насретдин Әбу Бәкер Бишкин ибне Мөхәммәдкә багышланган.
Димәк, теге яки бу шагыйрьнең карашын билгеләүдә әсәренең кемгә багышлануы төп күрсәткеч була алмый.
Мөхәммәдьярның «Нуры содур» әсәре 1521—1524 елларда ханы булып торган Сәхибгәрәйнең соравы буенча язылган. Поэманың 1959 елда табылган яңа нөсхәсе аның ханга багышлануының сәбәбен дә ачыклый. Анда шагыйрь:
Вәли чөн хөкем иде ул шаһ җиһандин,
Кем кылгай тәрҗемә ул тәрҗемандин,—
дип, әллә кайдагы ханнан кушу-заказ булганлыгын әйтә. Әгәр дә шулай икән, бу — Мөхәммәдьярның үз заманында танылган шагыйрь булып, исеменең ерак өлкәләргә таралганлыгы хакында сөйли.
«Нуры содур» — эчтәлеге һәм формасы белән дидактик әсәр. Әдип гаделлеккә ирешүне кешеләрнең әхлагын тәрбияләүдә күрә. Аныңча, илнең иминлеге һәм халыкның тормышы яхшыру хөкемдарның гадел эш йөртүенә бәйләнгән. Ул шундый сыйфатны әсәрен багышлаган Сахибгәрәйдә дә күрергә теләгән. Ләкин аны «ханнар ханы» дип мактаса да, бу ханда андый уңай сыйфатны таба алмаган. Әсәрендә гаделлек һәм яхшылык үрнәге итеп башка патша образларын китерүе моны ачык күрсәтә.
«Нуры содур» — традиция буенча, алланы, пәйгамбәрне һәм бу урында Сахибгәрәй ханны мактау белән башлана. Шуннан соң шагыйрь тагын да кереш ясап, әсәрнең язылу вакытын, нинди мәсьәләләрне алуын аңлата. Әсәр ун бабтан тора: гаделлек, рәхим-шәфкать, сәха (юмартлык), хәя (оялчанлык), газа (сугышчанлык), сабырлык, вафа (сүздә тору), сыйдык (туры сүзле булу), самит (аз сүзлелек), гафу итү турында.
Беренче бүлек гаделлек турында. Мөхәмммәдьяр гаделлекне барлык нәрсәләрдән өстен саный.
Шагыйрьчә, бөтен эшләрнең башлангычы — гаделлек: илнең бөтенлеге, иминлеге һәм җирдәге җитеш тормышның нигезе — гадел эш йөртүдә, гадел тәртипләрдә. Гаделлек — җирдәге барлык сөенечләрнең беренче шарты һәм эш йөртүченең төп сыйфаты.
Илнең авыр хәлгә төшүен, халыкның ризасызлыгын, фетнә-кузгалышларны шагыйрь хан-феодалларның гаделсезлегеннән күрә.
Гадел берлә ил каму булыр әман,
Калмаз илдә фетнә вә золым һаман,—
ди ул.
Мөхәммәдьяр үзенең бу фикерләрен раслау өчен Ануширван тормышыннан хикәят китерә.
Гадел идарәне Ануширван үзе уйлап чыгармый. Акыл иясе хәкимнәр, галимнәр аңа дәүләт белән ничек идарә итәргә кирәклеге турында киңәшләр биреп торалар. Хөкемдар алар сүзенә колак сала:
Гадел берлә тотты дөнйаны камуг,
Тынды гадле берлә кечек һәм олуг.
Булды мәгъмур илләре барча рәван,
һич харап йир калмады, аңла, җәван.
Шулай итеп, хөкемдарның зирәк идарәсе аркасында ил чәчәк ата, тынычлык, татулык хөкем сөрә.
Көнбатышта алдынгы фикер ияләре изүгә корылган дәүләт төзелешен гадел җәмгыять тәртипләре белән алмаштырырга мөмкин дип чыккан бер вакытта, Көнчыгыш Европаның Казан ханлыгында да шагыйрь Мөхәммәдьяр, ил белән гадел идарә иткәндә, халык мул тормышта рәхәт, хөр, тигез яшәүгә ирешәчәк дип хыяллана.
һәр олы җанлы шагыйрь, әгәр ул чыннан да бөек идеаллар белән яши икән, иленең, халкының авыр хәленә битараф кала алмый. Мөхәммәдьярның зур фикер иясе һәм бөек шагыйрь булганлыгы нәкъ шунда күренә дә, ул илнең йөзен үзгәртү, халыкка тигез, рәхәт тормыш бирерлек тәртипләр урнаштыру хакында хыяллана.
Шагыйрьчә, җәмгыятьне савыктыручы көч — кешенең акылы һәм әхлак. Ул халыкка гадел булуны дини йолаларны үтәүдән дә өстен куя:
Бер сәгать гадел кылмак йахшырак,
Кем гыйбадәт алтмыш йылдин озакрак.
Бөек язучыларда беркайчан да халыкларның берсен икенчесеннән өстен санау булмады. Аларның әсәрләрендә кайвакыт хөкемдарлар һәм өстен катлауларның башына сыймаган тәвәккәл фикерләр яңгырап китте. Мәсәлән, Җами: «Ил өчен хак диндәге тиранга караганда, гаделлек белән даны чыккан кяфир яхшырак»,— дисә, Нәваи да шул карашны үткәрә. Мөхәммәдьярда исә бу мотив аеруча көчле яңгырый:
Көфер берлә мәмләкәт булмас харап,
Золым берлә йыкылыр улус йөдәп.
Көфер вә кяфир нәфсенә кылыр зийан,
Золым берлә ил хале булыр йаман.
Икенче бабта рәхим-шәфкатьле булуның кирәклеге сөйләнә. Шагыйрь аны бөлгенлектә яшәгән илгә ярдәм, түбәннәргә булышлык күрсәтү итеп аңлый, хан һәм бәкләрнең кансыз, каты бәгырьләрен йомшартырга, комсызлыкларын бетерергә тырыша. Игелекле зат турында шагыйрь:
Хассы-гамгә рәхим кылыр һәр заман,
һич кешегә ул рәва күрмәз зийан,—
ди.
Сәха (юмартлык) бабында Мөхәммәдьяр, укучыларына мөрәҗәгать итеп:
И сәхавәт мәгъдәненең җәүһәри,
И сәгадәт тингезенең гәүһәри!
Тыңлаңыз имди сәхавәт сүзләрен,
Тәки күргәйсез сәгадәт йөзләрен,—
дип яза. Аныңча, юмартлык — диңгез төпләреннән күп көч куеп чыгарыла торган энҗе кебек кыйммәтле әйбер. Юмарт кеше тормыш матурлыгыннан һәм зәвекъләреннән файдаланырга хаклы булу белән бергә ул теге дөньяда да тәмугка кермәячәк.
Кайу ир кем булса дөнйада сәхи,
Хаша булмас ахирәттә дузәхи.
«Хәммал хикәят»ендә йөк ташучы образы бирелә. Хәммал фәкыйрьлекнең соңгы чигендә яшәвенә карамастан, үз хәлендәге башка берәүне — балыкчыны кызганып, утынын исләнгән балыкка алыштыра. Ярсалар, балык карыныннан кыйммәтле таш чыга.
Бу бабта да шагыйрьнең башка хикәятләрендә үткәрелә торган идея — чын дуслык, туганлык хисе хезмәт кешесенә генә хас дигән фикер — ярылып ята.
Урта гасырларда хаким идеология булган диннең тәэсире Мөхәммәдьярның дөньяга карашында һәм әхлак принципларында да сизелә. Ул гомумкешелек өчен әһәмиятле булган киңәшләрен алла, пәйгамбәр авторитетына таянып үткәрә.
Шагыйрьчә, газа дин өчен генә сугыш булмыйча, бәлки, иң элек, ил эчендәге явызлыкка һәм халыкка зыян китерүчеләргә каршы көрәш тә.
Кем кылыр хәлайыкка анлар җәфа,
Бу сәбәбдин аны әйде Мостафа:
һәркем ул кылса хәлайыкка зийан,—
Мәгънә эчрә ирер ул гакраб-чайан. Кем зийаыкяр кешене үлтерсә, бел,— Йылан үлтергән тик ирер, аңлагыл.
Мөхәммәдьяр сабырлыкны, вафаны; сыйдыкны, самитны һәм гафу итүчәнлекне, оятны әдәп-әхлакның нигезе итеп карый, кеше эшчәнлегенең мөһим шарты итеп саный. Шагыйрь карашынча, тел — табигатьнең тылсымлы бүләге, Телнең Вазыйфасы — дөреслекне белдерү, гаделлек. Бу -— борынгыдан килгән гадәт, йола, ди ул.
Кем олуглыг теләсә даим үзе,
Барча берлә хуш күни булсын сүзе.
Күниләрне барча ил-улус сәвәр,
Күни сүзләгән кешене хак үгәр...
Әсәрнең соңгы бабында гафу итү, кичерүчәнлек мактала.
Гафу бөстанының и таза гөле,
Каршыңызда сайрап уш тел былбылы,
Гафу бабын имди хуш, раушан итәр.
Сүзләре күңелләрне гөлшан итәр,—
ди дә, ул гафу итүнең нидән гыйбарәт икәнлеген аңлата. Аныңча, бу сыйфат хаким сыйныф вәкилләренең күңелләрен мәрхәмәтле итү, киң катлау кешеләрен кызгану, әгәр ялгыш эшләре була калса, ярлыкау өчен мөһим. Мөхәммәдьяр һәрвакыт, халыкны күз алдында тота, аның кайгысы белән яна.
«Нуры содур»да, «Төхфәи мэрдан» поэмасындагы кебек үк, кыюлык, батырлык, егетлек, гаделлек мактала. Үгет-нәсихәт монда тагын да көчлерәк, хәтта аны шагыйрьнең төп әдәби алымы дип әйтергә була. Ул әсәренең сәнгатьчә асылын үзе үк ачып бирә:
Тигәнем бер бәйете берендин хуш,
Сүзләре вәгазь, нәсихәт ирер уш,—
Дидактик әдәби әсәрләр,— дип яза Белинский,— «үле һәм салкын акылдан түгел, ә җанлы һәм ялкынлы иҗат күтәренкелегеннән барлыкка киләләр, шигъриятнең барлык бизәкләрен алалар, читләштерелгән идеяләр белән түгел, күңелгә сурәтләр белән сөйлиләр».
«Нәсихәт»
«Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» поэмаларыннан тыш? Мөхәммәдьярның «Нәсихәт» исемле шигъри әсәре дә билгеле. Ул беренче мәртәбә М. Ивановның «Татар хрестоматиясендә-басыла. Ахырда шагыйрь: дип куйган.
Бу бәндәнең хале, йа рабб, сәңа изһар,
Нәһн дәст ул колыңдыр Мөхәммәдйар,—
дип куйган.
Шигырьнең идеясе кинал аша бирелә. Кеше күңеле — бакча. Аңа былбыл килә, ә бакча караңгы, хәшәрәтләр белән тулган, анда тикәннәр (тигәнәкләр) үскән.
Күңел багына кунмыш моргы Былбыл,
Ишет нәгъмәи саз, и мәрде гамил.
Багың золмәт, тикән бөтмеш, гөле йук,
Эче тулы хәшәрәт, нәҗесе чук.
Шулай да Былбыл хәсрәтләнеп очып йөргәндә, бер рәйхан гөленә кунып, аңа үгетләр бирә башлый: бу чәнечке-тикәннәр сиңа рәхәтлек бирми, ни өчен аларны коей, үз орлыкларыңны чәчмисең? — ди. Ул вакытта бакчаңның гөле сөйкемле, аның хуҗасы да көтеп алган якының кебек ягымлы булыр, кешеләр дә сине карарга килер, бакчаң җимешләр белән тулыр иде,— ди.
Тикәннәр бакчаң иясенә күп мәкерлекләр эшләде, син аңа хәзер ярдәм ит- Әгәр син тулы акыллы икәнсең, бакчаңа гөл чәч, ул гөлстан булыр. Бу киная белән әйтүем, назлы углан, син моны кабул ит,— ди.
Күни бул, тугры йула сал үзеңне,
Ырак тоткыл нәмәхрәмдин күзеңне.
Читләр саф күңелле кешеләрнең аягын тайдыралар. Бу гыйбрәт акылы булганнарга җитәрлек. Әгәр дә болар сиңа тәэсир итмәсә, соңыннан үкенерсең, дип Былбыл сүзен тәмамлый.
Әсәр суфичылык поэзиясендә киң таралган сюжетка корылган. Мөхәммәдьярдан алда бу темага Ф. Гаттар, Җ. Руми, Бәдгытдин Тәбризи һәм замандашларыннан әзәрбайҗан Мөхәммәт Физули һәм әрмән Григорий Ахтамарский язганнар. Легенда буенча Былбыл Гөлгә гашыйк була, тик Гөлгә якынаю гына кыен: сабагы чәнечкеле Гөлгә якын бару кыен булган кебек, илаһият белән экстатик кушылу (васлат) һәм бөтен җиргә сибелеп торган нур хәлендә калуга җитү дә кыен. Суфичылыкның югары максаты шул. Гаттарның «Былбылнамә»сендә һәм Руминың «Былбыл вә Гөл» хикәятендә суфичылык мистикасының шушы ягы алга сөрелә.
Бу сюжеттан файдаланып, һәр автор үз карашын үткәргән, чөнки символик образларга төрле идея эчтәлеге салу мөмкин булган.
Мөхәммәдьярның «Нәсихәт» шигыре, шул ук сюжет нигезендә һәм андагы образлардан файдаланып язылса да, эчтәлеге белән башка. Ул дөньяви карашлар белән сугарылган. Шагыйрьне социаль мәсьәләләр уйландыра. Хан һәм бәкләр үзара тартыша, илдә тынычлык бетә, бердәмлек югала, бер-беренә хыянәт итүләр тулып ята. Шуңа шагыйрь:
Дәригъ улды бу дөнйаиың зийасы,
Хәйасыз улды мөэмин, йук вафасы,—
дип ачына.
Шагыйрь шул таркаулыкка чик куелуны тели һәм бердәм млнең якты, матур киләчәген булдырырга хыяллана.
«Нәсихәт» шигырендә күтәрелгән бу тирән социаль мәсьәлә үзенең куелышы белән нәкъ «Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» әсәрләрен хәтерләтә. Дәүләт эчендә, халык арасында оешканлыкның һәм ярдәмчеллекнең булмавы аркасында илнең үкенечле язмышка дучар ителәчәгенә бөек шагыйрь битараф карый алмаган. Казан дәүләтенең җимерелүе алдыннан булган эчке социаль хәле «Нәсихәт» шигырендә әнә шулай хәвефле итеп сурәтләнә.
Шигырьнең төзелеше рифмалашып килгән унберәр иҗекле ике юллыклардан, ягъни бәетләрдән гыйбарәт. Алардагы бөтен фикер байлыгы, сүз сөреше нәкъ «Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» әсәрләрендәгечә. Шулай итеп, Мөхәммәдьяр «Нәсихәт» шигырендә дә ил һәм халык язмышы турында кайгыртучы шагыйрь булып күз алдына баса.
Шагыйрьнең киң катлау хезмәт халкына мәхәббәте әсәрләренең һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан халыкчан булуында чагыла. Аның авыз иҗаты сюжетларыннан, мәкаль һәм әйтемнәрдән, хикмәтле сүзләрдән киң файдалануы шул халыкчанлык-ның бер күренеше булып тора. Шагыйрь халык риваятьләренә, фольклор мотивларына таянып эш итә. Шуның нәтиҗәсендә әсәрләренең дөньявилык дәрәҗәсе күтәрелә, халык иҗаты белән идея һәм эстетик уртаклыклар барлыкка килә.
Мәкаль һәм әйтемнәр гасырлар буена эшкәртелә килеп, тирән мәгънә алганнар һәм шигъри өлгегә әверелгәннәр.
Дөнья әдәбиятындагы даһи сүз осталарының зур биеклекләргә ирешү сәбәбен М. Горький халык поэзиясе чишмәләреннән илһам алуда күрә. Мөхәммәдьяр өчен дә халык — тел хәзинәсе һәм илһам чишмәсе. Аңардагы фикер һәм тойгыларның иң куерган урыннарына мәкаль кереп китә һәм тирән эчтәлекле, Җыйнак юллар барлыкка килә.
«Төхфәи мәрдан»да «Юлбасарлар» хикәятеннән бер эпизодны күз алдына китерик. Кабиләнең кулга төшкән кешеләрен бәк тарафыннан үтерергә дигән боерык булгач, вәзирләрдән берсе яшь егетне үз тәрбиясендә калдырырга сорый. Моңа җавап итеп, бәк болай ди:
Йахшылык кадерен белмәс ахмак сән,
Би асылга тәртип хасил итмәс сән,—
Диде гыйтаб илә: сән и гаклы йук,
Лайык улмас, ут илә булса мамык.
Нәкые иткел, сән сүзеңне сузмагыл,
Йылан үлтерсәң, баласын кузмагыл.
Шагыйрь бер нәрсәне дә турыдан-туры әйттерми, чәйнәп бирми. «Ахмак», «гаклы йук», «лайык улмас, ут илә булса мамык» яисә «йылан үлтерсәң, баласын кузмагыл» дигән сүзләрдән кабилә халкына карата ил бәгенең карашы ачык гәүдәләнә.
Кешенең башында гәр гаклы булса,
һәм ул, йахшы, аңа тикмәй котылса;
Борынгыдан ирер мәсәл, колак сал:
Иамандин сән буйыңны сатып ал.
Халык иҗаты элементларына таянганда шагыйрьнең теле дә үткен, фикере дә анык:
Бер нәсыйхәт итәйем, колак сал,
Иәсен сыйласаң, этенә сөйәк сал...
Гакыйль улсаң, иргә касд итмә зинһар,
Койуг казып, үзе төшкәй, мәсәл бар.
Хикмәтле сүзләрне шагыйрь үзе дә иҗат иткән, аның кайбер афористик юллары халык зирәклегенә аваздаш.
Би аслыга гыйззәт итмәй гаклы бар,
Асрама эт баласын — аелына тартар.
Гакыйль ир бакмас тыш сурәтенә,
Бакар анлар ирнең сирәтенә.
Мондый юлларга охшаш әйтем, мәкальләрнең вариантлары бүгенге көндә дә күп кулланыла. Мәсәлән, бүрене күпме ашатма, барыбер урманга карый; кешенең карама тышына, кара эшенә һ. б.
Мөхәммәдьяр, сәнгаткяр буларак, телгә, үзенчә әйткәндә,» «сүзкәйгә» тирән ихтирам белән карый.
Йармөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле,
Бу — фәләк багстанының былбылы...
Нәчәләр сүзләп, бу җиһандин кәчтеләр,
Сүзләмәкдин парча дөрләр сачтеләр.—
дигән юлларда сүз иҗатын тирән олылау бар. Аның метафорик теле халык иҗатындагыча тапкыр.
Мөхәммәдьяр фикеренчә, ил күңеленә хезмәт итүче тел пакь гвөҗдан белән бердәм булырга тиеш:
Сүзләмәкдә сән йөземни ак кыл,
Сүзләреми ил күңлигә йомшак кыл.
Бу бәеттәге «йөземни ак кыл» дигән үтә халыкчан гыйбарә хәзер дә актив кулланыла.
Сүзләгел сән берничә шәкәр сачып,
Бу табигать милкенең агъзын ачып.
Сәнгатьчә сөйләмне шагыйрь урта гасыр төрки поэзиясенең традицион метафорасы белән «шәкәр сачу» дип ала. Ул «татлы тел» дигән халыкчан гыйбарәгә дә туры килә.
Йыгылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкый тоткай кулың бер көн сәнең.
Шагыйрь «ярлы», «фәкыйрь», дими, ә «моңлы» дип ала. «Егылганда моңлының кулын тот», дигәндә автор аерым кешене генә түгел, киң катлауны күз алдында тота. Халыкчан һәм эмоциональ әйтелгән юллар!
Мөхәммәдьяр аерым күренешләргә яисә шәхесләргә үзенең нәфрәтен белдергәндә дә халык теленнән тапкыр һәм зәһәр гыйбарәләр табып ала.
Мәхәллә этләредер тиңдәшләрең,
Борынгы ата-анадин кулдашларың.
Сән тәк этләр йыракдин күп өрәләр,
Ишеккә килсә, чык диеп сөрәләр.
Шагыйрь метафорик чараларга әсәрен ара-тирә бизәп китү өчен генә мөрәҗәгать итми, алар — аның даими кораллары. Менә кешедәге түбән матди мәнфәгатьләрне, рухани омтылышларга тышау булган туемсыз нәфесне сынландыручы һәм каләмнең сугышчан гайрәтен тәгъбир итүче бәетләр:
Нәфсең атыны сыйлама син, и йар,
Ул йыкмасын (сәне) менәрдә, зинһар...
Чөн кем алдым әлкемә дәват-каләм,
Тел тәкый ләшкәр корып, текде галәм.
Бу юллар шагыйрьнең иҗат гайрәтен, сәнгатьчә фикерләү колачын һәм тормышка мөнәсәбәтен бер ноктага туплап чагылдыру ягыннан да кызык.
Мөхәммәдьяр XV—XVI йөз татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле. Ул — үз халкының бөек улы, олы фикер иясе һәм поэзия үсешенең бөтен бер чорына йомгак ясаган зур шагыйрь.
Мөхәммәдьяр Кaзан ханлыгындагы эчке һәм тышкы каршылыкларның кискенләшкән бер дәверендә, иҗтимагый-сәяск шартларның гаять каршылыклы вакытында, халык язмышының иң киеренке көннәрендә яши. Шундый бер катлаулы чорда сабырлык һәм түземлек саклап, тормышка тирән ышаныч белән карый, халык күңеленә өмет салып, аның тыныч һәм имин көн күрүен тели.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.
Чыганак: adiplar.narod.ru
Мөхәммәдьяр
(XV гасыр азагы – XVI йөзнең беренче яртысы)
ТӨХФӘИ МӘРДАН
(1540)

(өзекләр)*

Күңел белән сөйләшү

Бер көн ултырып үз катымда нахуш2
Эчеп гамь бадәсен нуша-нуш3.

Күңлем уты янмак илә изтыйраб4,
Кыйлды мән бичараны әсри5 хәраб.

"Нәчә үртәрсән, – дидем, – сән, и күңел,
Куй мәне үз халемә, мәндин түңел"6.

Диде күңлем: "Куймазам та мин сәне,
Сәна иркен яратыбдыр хак мәне".

Торып утадин7 нәсыйхәт кыйлырам,
Гакыйль ир, тыңла, нәсыйхәт кыйлырам:

Ярмөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле, –
Бу фәләк багстанының былбылы8.

Зәхмәт тәкый нәчә кыйтга сүзләсәң9,
Ирм(е) улырсән сән гарзы-хален гизләсәң10?

Нәчәләр сүзләп җиһандин кәчтеләр,
Сүзләмәкдин парча дөрләр11 сачтеләр.

Нәчәләр сүзләмәен сүз гөлене кистеләр,
Сүзләгәнне күрә белмәй, тән тишеп кан эчтеләр.

Гакыйль ирсәң, куй җиһанда сүз дигяр12,
Укыганнар дога кыйлгай рузгяр13.

Дидем: "И күңлем, иҗазәт14 бир мәңа,
Мән тәкый гарзым итәем (һәм) сәңа:15

Мән ирермән бу шәһәрдә бер фәкыйрь,
Ил күзендә гаҗиз вә хур, вә хәкыйрь16...

...Бер гаҗиб бу кем шәһәр эче тулуг:
Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг.

Куй мәне, үз халем илә булаен17,-
Мөддәгыйлар сүзедин кортылаен"18.

Диде: "И ахмак, нәсыйхәт кыйл кабул,
Бу табигать хакына кыйлма фозул19.

Сүзләгел сән берничә шәкәр сачеп,
Бу табигать милкенең агзын ачып.

Бу эшидә йөрәкеңни даглагыл,
Мәрданәләр дик20 билеңне баглагыл"...

Үз хале турында

Җан кошыга мескин адәмдер кафәс21,
Гакълыңа килгел, фәкыйрь, сән бер нәфәс22.

Ятма, торгыл, үтте, күргел кафилә23,
Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә24.

Нәфсең атыны сыйлама сән, и йар,
Ул (сәне) екмасын менәрдә, зинһар...

...Зәррәчә25 олуг күрсәң сән үзең,
Кәззаб26 сән, җөмлә ялгандыр сүзең27...

...Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм28,
Башсыз юлы, үзе булгай көл-гадәм29.

Рәхмәтең дәрьясыдин биргел өлеш,
Тугры юлга биргел (имди) хуш йөреш...

Үгет-нәсыйхәт

Мәнмәнлек кыйлып, мәнмәнлек сатмаңыз,
Онга-кибәк, серкәгә су катмаңыз...

...Һәр кешегә изге кыйлгыл, дийанәт30,
Сәңа кыйлмасын ул һәргиз хыянәт.

Яманлык кыйлгучыга кыйлма яман,
Яхшылык кыйл, гәр бул(дыр)саң, һәр заман.

Кеше сәндин күңел өзсә, сән өзмәгел,
Яхшылык салып, яманлык тезмәгел...

...Йийдер үтмәк кешегә, и никү зат31,
Бакый32 калыр бу җиһанда яхшы ат.

Бакма күз ул сарига – бакмак кәрәкмәс,
Булмачы сүзгә колак тотмак кәрәкмәс33.

Тел вә күңлең игри34 кыйлма кешегә,
Йөзең бер кыйл кәрәк иркәк, тешигә...35

...Гыйззәт илә хурлык[ны] күрмәгәй сән,
Сөфрә36 башындин кешене сөрмәгәй сән.

Хөрмәт иткел үзеңдин яшь, олугны,
Гыйззәт иткел кечек берлә олугны.

Олугны олугдыр тиб гыйззәт иткел,
Кечеккә рәхим итеп, хөрмәт иткел.

Катыглык килсә нагяһ37, сабыр кыйлгыл,
Сабыр тәгамыдин38 сән ләззәт алгыл.

Әгәр килсә эвеңә мәрди миһман39,
Тәңре биргән нигъмәтең кыйлгыл арзан.

Тәкәллеф кыйлма40, (сәна) миһман килсә,
Әвендә булганын килтер, гәр булса.

Яхшылык берлә сән мәрд41 күңлене ал,
Нәсыйхәт яхшысы будыр, колак сал.

Хода йар булгай сәнең һәр ду галәм42,
Нәсыйхәт сал колакка ибне адәм43.

Нәсыйхәт тыңлаган булыр мәрдивар44,
Нәсыйхәт берлә эш кылмас – булыр хар45

Хак бизәр нәсыйхәт тыңламагандин,
Биреп үгет һәр заман алмагандин.

Бел, нәсыйхәт тыңламаганның эши:
Иксүк46 улмас кәчә-көндез тәшвиши.

Бел, соңыны бакмаен эш иткәннәр47,-
Наданлыкдин үз башына йиткәннәр.

НУРЫ СОДУР48 (1542)
(өзекләр)

"Гадел кыйлмак сүзләре..."

Гадел бабыны бу дәм бәян итеп,
Шаһи галәм, гадел сүзен йад итеп49,

Әйтәем гадел фәзылыны рәван50
Тыңлаңыз аны, и пир-ү җәван51.

Кем җиһанда барча тагъәтдин зийад52
Гадел ирер, кыйл бу сүзгә игътикад53.

Иртә-кәчә һәркем ул кыйлса аны,
Әсигъ итәр54 үзенгә ул кыйлганы.

Үзгәләргә тикмәс55 андин һич өлеш,
Нәчә кем кыйлса гыйбадәт ул үкеш56.

Гадел кыйлса падишаһ бер дәм57, ишет,
Ил-улус гадел берлә тапса мәшият58,

Барчага тикәр59 өлеш андин тәмам,
Кыйлыр аның илә рәхәт хасс-у гам60.

Гадел берлә ил камуг булыр әман61,
Калмаз илдә фетнә вә золым һаман...

...Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак,
Кем гыйбадәт алтмыш елдин озакрак.

Гадел берлә бу җиһан мәгъмур ирер62,
Гадел берлә уш җиһан пөр63 нур ирер...

Гадел берлә ил гыймарәт булыр уш,
Барча эшләр табар аның берлә хуш.

Гадел булыр барча эш башы, белең,
Гадел берлә даимән бәс эш кыйлың64...

...Көфер берлә мәмләкәт булмас хәраб,
Золым берлә екылыр улус йөдәб.

Көфер вә кяфир нәфсенә кыйлыр зийан,
Золым берлә булыр ил хале яман.

Хәммал65 хикаяте

...Кем сәха66 ирер иргә олуг һөнәр,
Ул һөнәр ирер кешегә таҗи сәр67...

...Җиһан эчендәге гаибләр камуг68
Бер кешедә булса барча, и олуг,

Барча гаибләрне сәхавәт69 йабар,
Һәркем иксә, даим гыйвазын70 табар.

Хак зийадә кыйлыр71 аның малыны,
Ахирәтдә хуш кыйлыр әхвалене.

* * *

Бер хикайәт кыйлаем уш, тыңлаңыз,
Кем сәхи васфыны72 хуш аңлаңыз.

Ул борынгы рузгярда73, и йигет,
Бер хәммал бар ирде, хуш ишет.

Вакты ирде үзенең әсрү74 фәкыйрь
Һич нәмәрсәсе юк ирде, и әмир.

Кыяга барып, килтерер ирде утын,
Аркасы берлә күтәреп тигмә көн75.

Сатар ирде ике данкәгә76 аны,
Ул тәсәддык кыйлыр ирде берене77.

Янә бер данкәсене үзе алып,
Хәрҗ итә78 ирде әвенгә79 барып.

Бер көн утын сатып, үзе нагяһан80,
Барыр ирде, юлда күрде бер җәван81:

Бер кеше аны тотып катыйг орыр,
Ул йигет мескен оялып тик торыр.

Хәммал әйтер аңа: кем бу, ни торыр
Нә сәбәбдин сәне бу кеше орыр?

Ул йигет әйде, кем әйтәем сәңа,
Ике данкә бурычлыг ирермән аңа.

Ишетеп хәммал бу йигет сүзене,
Алды ул бурычлыг кулындин үзене.

Саткан утын бәһасын бирде аңа,
Углы, кызы калды ач барча янә.

Иртәсе хәммал мәгәр тагга барып,
Утын алып килтереп, иркән82 арып.

Бер кешене күрде кем балык сатар,
Һич кеше алмаз балыкын, гаиб итәр.

Мәсхәрә тотып аны тигмә бере,
"Ул изелмеш балыкың килтер бире"! –

Тию аңа, көлешер ирде камуг
Ул базар эчендәге кечек-олуг.

Ул балыкчы баради ирсә рәван83,
Килде ул хәммал катына, ул заман.

Әйде: "И утынчы, тыңяагыл сүзем,
Бу балык берлә карарди84 бу йөзем.

Сатсам аны һич кеше алгусы85 юк,
Имди мәндин алгыл аны уш сән ук.

Балык алып, биргел сән мәңа утын,
Өйгә барып ашагыл аны бөтен.

Сәндин үзгә һич кеше алмаз аны,
Лотыф итеп, андин хәлас ит86 мәне".

Кыйлды хәммал аның сүзене кабул,
Утынын биреп, балыкны алды ул.

Ул балыкчы сәвенеп барыр рәван,
Имди, ишеткел хикаят, и җәван.

Килде хәммал әвенгә әсрү87 арып,
Әйде кем ошбу балык карнын ярып,

Кыйлаем угланларым өчен тәгам.
Күргел имди тәңренең лотфын88 тәмам:

Ярды ирсә ул балыкның карныни,
Бер данә89 чыкты, кем булды гани90...

...Йөз мең алтын ирде аның кыйммәте,
Ятмыш ирде, купты хәммал дәүләте.

Аз нәмәрсә берлә кыйлды ул сәха,
Хак гыйваз бирде аңа үкеш гата91.

"Сыйдык92 сүзләре..."

И җиһан гашыйкларының садыйкы93,
И заман Садыйкларының гашыйкы!..

Гыйшык берлә сыйдык сүзен тыңлаңыз,
Тәкърир итәем94 аны – хуш аңлаңыз.

Сыйдык бабын кыйлаем сезгә бәян,
Ул бәян берлә аны күрең гаян95.

Төрки теленчә сыйдык, мәгънәсен белең-
Күнилүк96 берлә һәмишә97 эш кыйлың.

Сыйддикъ, ягъни күни сүзләмәк булыр,
Күни сүзләгән кеше дәүләт булыр.

Каю кеше теләсә дәүләт тәмам,
Күни булсын сүзләре аның мөдам98.

Күнилек берлә табар дәүләт камуг99,
Күни сүз берлә булыр кечек-олуг.

Кем олуглык теләсә даим үзе –
Барча берлә хуш, күни булсын сүзе.

Күниләрне барча ил-улус сәвәр100,
Күни сүзләгә кешене хак үгәр101.

Адәм углының вөҗүде эчрә102 бел,
Бер тылсым, бер әлгаҗиб103 ирер бу тел.

Кем җиһан эчендә, и дин олугы,
Гәнҗ, дәүләт, рәнҗ, михнәт – камугы104

Ул тылсым ачкычы берлә эчелер,
Ни ки телдйн чыкты-ул башка килер.

Тел күни булса, күнүлүр әл-азак105,
Күни булыр барчасы-бу күз, колак.

Игри булса тел – камугы игелер106,
Ул сәбәбдин абруе107 түгелер...

...Игри булсаң, сән төзәлмәсдин, и тел,
Барчамыз игри булырмыз, аны бел.

Бәс ни килсә башка, бел, телдйн килер,
Адәмигә нә ки кыйлса, тел кыйлыр.

Кеше ялган сүз белә тапмас нәҗат108,
Тугры сүз берлә табар даим хәят109

...Һәр ки тотты телене – котылды ул,
Телене тотмаган уш тотылды ул...

"Гафу кыйлмак сүзләре..."

Гафу, бостанының110 и тазә111 гөле,
Каршыңызда сайрап уш тел былбылы,

Гафу бабын112 имди хуш раушан итәр113,
Сүзләре күңелләрне гөлшан114 итәр.

Гафу кыйлмак берлә булыр ир газиз,
Гафу кыйл барчадин, и гакълы тәмиз115.

...Гафу кыйлмак тәңре бойрыкы ирер,
Бойрыкын тотканга ул җәннәт бирер...
* Мөхәммәдьяр. Төхфәи мәрдан. Нуры содур / Кереш сүз, текстлар, искәрмәләрне һәм сүзлекне әзерләүче Шакир Абилов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 150 б.
1 Төхфәи мәрдан – егетләр бүләге.
2 Нахуш (нәхуш) – күңелсез.
3 "Эчеп кайгы эчемлеген бер-бер артлы".
4 Изтыйраб – борчылу.
5 Әсри – күп.
6 Түңел (түн) – баш тарт; кире кит.
7 Утадин – дәвадин.
8 "Бу язмыш бакчасының былбылы".
9 "Кыен булырмы тагын берничә өзек сөйләсәң".
10 "Ир булырсыңмы үтенеч – хәлеңне яшерсәң".
11 Дөрләр – энҗеләр.
12 Дигяр – янә; тагын да.
13 Рузгяр – (бер) вакыт.
14 Иҗазәт – рөхсәт.
15 "Мин дә үтенечемне (хәлемне) әйтәм сиңа".
16 Хәкыйрь – кимсетелгән.
17 Булаен (булаем) – буламын.
18 "Дәгъвачылар (гайбәтчеләр) сүзеннән котылаем".
19 Кыйлма фозул – өстенлек кыйлма; (үз-үзеңне) өстен куйма.
20 Мәрданәләр дик – егетләр (ир-атлар) кебек.
21 Кафәс – читлек.
22 Нәфәс – мизгел; сулыш.
23 Кафилә – кәрван.
24 "Бирмәсләр өлеш һич тә гамьсезләргә".
25 Зәррәчә – бик вак кисәкләр санынча.
26 Кәззаб – бик ялганчы (алдакчы).
27 "...барлык сүзең ялгандыр".
28 "Юлга җитәкчесез аяк басма".
29 "...үзе бөтенләй юкка чыгар".
30 Дийанәт – динле (кеше).
31 "Кешегә икмәк ашат, и изге зат".
32 Бакый – мәңге.
33 "Карарга ярамаган якка күзеңне бакма,
Буш сүзгә колагыңны тотма".
34 Игри – ялган; икейөзле.
35 "Ир-атка һәм хатын-кызга бер төрле бак".
36 Сөфрә – табын.
37 Нагяһ – кинәт; берчак.
38 Тәгамыдин – азыгыннан.
39 "Әгәр дә өеңә кунак килсә".
40 Тәкәллеф кыйлма – боргаланып торма, кыланып торма.
41 Мәрд – кеше; ир-ат.
42 Ду галәм – ике дөнья.
43 Ибне адәм – адәм угылы.
44 Мәрдивар – гайрәт иясе; чын кеше.
45 Булыр хар – түбән булыр.
46 Иксүк – ким; аз.
47 "Бел, соңына карамыйча эш иткәннәр".
48 Нуры содур – күңелләр (күкрәкләр) нуры.
49 "Гаделлек бүлеген хәзер җиткереп,
Галәм шаһы, гаделлек сүзен искә төшереп".
50 "Әйтим гаделлекнең өстенлеген биредә (кыскача)".
51 Пир-ү җәван – карт һәм яшьләр.
52 Тагъәтдин зийад – барлык тиешле гамәлләрдән артык.
53 Игътикад – ышану.
54 Әсигъ итәр – файда итәр.
55 Үзгәләргә тикмәс – башкаларга тимәс (җитмәс).
56 Үкеш – күп.
57 Бер дәм – бер мизгел.
58 "Ил – мәмләкәт гаделлек белән тапса ирек".
59 Тикәр (тияр) – җитәр.
60 Хасс-у гам – барлык халык.
61 "Гаделлек белән бөтен ил булыр – имин".
62 Мәгъмур ирер – төзек булыр.
63 Пөр – тулы.
64 "Гаделлек белән һәрчак җитәрлек эш кыйл".
65 Хәммал – йөкче, йөк ташучы.
66 Сәха – юмартлык.
67 Таҗи сәр – баштагы таҗ.
68 Камуг – һәммәсе, барысы.
69 Сәхавәт(сәха) – юмартлык.
70 Гыйваз – бүләк; уңыш; нәтиҗә.
71 Зийадә кыйлыр – күп итәр.
72 Сәхи васфыны – юмартның (юмарт кешенең) сыйфатларын.
73 Рузгярда – көннәрдә, заманда.
74 Әсрү – бик.
75 Тигмә көн – һәр көн.
76 Данкә – тәңкә.
77 “Ул хәергә (садакага) бирер иде берен”.
78 Хәрҗ итә – тота, чыгымга тота.
79 Эвенгә – өенә.
80 Нагяһан – көтмәгәндә; берчак.
81 Җәван – яшь егет.
82 Иркән – бик.
83 "Ул балыкчы бара иде үз көенә".
84 Карарди – каралды.
85 Алгусы – алучы.
86 Хәлас ит – коткар.
87 Әсрү – бик; нык.
88 Лотфын – яхшылыгын, игелеген.
89 Бер данә – бер кисәк энҗе.
90 Гани – бай.
91 "Ходай тәгалә кайтарды аңа күп бүләк".
92 Сыйдык – дөреслек, чынлык.
93 Садыйкы – (тугрылыклы) дусты.
94 Тәкърир итәем – аңлатып бирәмен.
95 Гаян – ачык.
96 Күнилүк – дөреслек.
97 Һәмишә – һәрчак.
98 Мөдам – һәрчак; дәвамлы рәвештә.
99 Камуг – барча, һәммә.
100 Сәвәр – сөяр.
101 Үгәр – яратыр.
102 Вөҗүде эчрә – яшәешендә.
103 Әлгаҗиб – гаҗәеп.
104 "Хәзинә, дәүләт, рәнеҗ, михнәт – һәммәсе".
105 "Тел дөрес булса, дөрестер кул-аяк".
106 "Ялган булса тел – һәммәсе ялгышыр".
107 Абруе – йөз суы, дәрәҗәсе.
108 Нәҗат – котылу.
109 Хәят – тереклек, яшәеш.
110 Бостан – бакча.
111 Тазә – яшь.
112 Бабын – бүлеген.
113 Раушан итәр – нурлы итәр.
114 Гөлшан – күңелле, куанычлы; гөл бакчасы (кебек).
115 Тәмиз – пакь; җитеш.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.