Latin

Шигырьләр - Марс Шабаев

Общее количество слов 986
Общее количество уникальных слов составляет 665
42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Күңелемә, әткәй, кайтып кер...
Дөньям онытып,
Дөнья кусам мин,
Ваклык,
Чүп-чар белән тулсам мин,
Тик үземне өстен куйсам мин:
— Оныттыңмы? — диеп әйтеп бер,
Күңелемә, әткәй, кайтып кер,
Күңел бикле булса,
Ватып кер!
Кайт та ерак,
Кырыс еллардан,
Син онытма миннән сорарга:
— Синме,— диеп,— истән чыгарган?
Винтовкаңны асып үт, әткәй,
Хакыйкатьне ачып үт, әткәй!
Илең өчен соңгы минутта
Ничек кергән булсаң син утка,
Шулай күрен миңа...
Онытма:
Синең сурәт хәтер түрендә,
Шинель кигән килеп: күренә,
Кырыс солдат булып терелә.
Кызыл солдат булып ул миңа
Үзенең дәвамчысы —
Улына
Васыять әйтә төсле тоела.
Васыятендә —
Авылым таңнары,
Ык сулары,
Байсар таулары...
Аның васыятендә аннары
Хыяллары,
Изге теләкләр —
Әйтелгәннәр алар кирәккә,
Уелып калсын өчен йөрәктә.
Шуларнымы бүген оныттым?!
Онытмадым...
Бары курыктым...
Әткәй, синнән калган ул утның
Аңда сүнүеннән курыктым,
Канда сүнүеннән курыктым,
Җанда сүнүеннән курыктым.
Хәтеремне шуңа яңарттым,
Тормыш ваклыклары каралткан
Тутык күңелемне агарттым...
Рәхмәт, әткәй!
Ешрак кайтып тор,
Күңел бикле булса,
Ватып кер!
Корыган имән монологы
Мин корыган...
Мине киссәгез дә:
«Беткән...» —диеп рисвай итмәгез.
Башка сыйфат,
Башка рәвешләрдә
Яши алам әле —
Типмәгез!
Минем тамырларым җир-туфрактан
Яшәү көче алган,
Мәхәббәт...
Яшел туганнарым арасында
Мин мәһабәт идем,
Мәһабәт!
Берәр йортның нигезенә ятыйм,
Йә матчасы булыйм —
Сыгылмам...
Гасыр буе җыйган ныклыгымны
Сез сынарсыз йөз ел соңыннан.
Миндә әле җегәр,
Миндә запас —
Дистә гомерләргә җитәрлек.
Ясагыз сез миннән имән өстәл —
Өсләрендә туйлар итәрлек.
Теләсәгез,
Тимер кыршау билле
Таза кисмәк миннән ясагыз:
Имән яфраклары тутырырсыз,
Кышкылыкка кыяр япсагыз.
Кирәк икән —
Капка баганасы
Чабып куйсын балта остасы.
Гашыйк парлар сөялергә булыр —
Тормышның бит юктыр туктасы.
Йә булмаса,—
Әйтергә дә кыен... —
Сез кемгәдер табут коярсыз...
«Имән кебек таза иде...» —диеп,
Бер мәрхүмне җирләп куярсыз.
Соңгы чиктә,
Турап өегез дә,
Утын булыйм —
Исраф итмәгез.
Салкын бәгырегезне җылытырмын,
Зинһар, тибеп кенә китмәгез!
Мәгем чәчәк аткан
Мәгем чәчәк аткан!
Кайнар ялкын
Бар дөньяны өтә.
Яна мәгем, яна,
Белеп яна:
Иртән нәрсә көтә.
Ялкын үрли,
Дөрли...
Чәчәк гомере
Бары бер көн генә.
Чәчәк кайнарлыгын,
Чәчәк дәртен
Аңлар соң кем генә?!
Мәгем чәчәк аткан!
Ут чәчелгән,
Ялкынланып яна.
Күрегезче:
Зуп-зур кояш
Сыеп беткән аңа!
Озын кышлар буе
Мәк бөртеген
Кем күрсен,
Кем сөйсен?
Бары бөртек,
Кара бөртек чакта
Ник бәхет нур сипсен?
Чәчәк гомере —
Бер көн:
Яна, яна!
Ул иртәгә сулыр...
Янсын мәгем
Кыска бәхетендә —
Сез сипмәгез сулар!
Кеше кайчан үлә?
Авырганда уйлап яттым:
Кеше кайчан үлә?
Сез әйтерсез:
Мәгънәсезлек!
Моны һәркем белә...
Ә мин әйтәм:
Беләләрдер...
Ләкин күпләр белми.
Каберләргә кереп кенә
Кеше әле үлми.
Кеше үлми
Шахталарда
Ташлар басып кына,
Җәллад аның башын кисеп
Яки асып кына.
Кеше үлми
Йөрәккәе
Өзелеп төшеп кенә,
Туфрак булып,
Үлән булып,
Шытып үсеп кенә.
Кеше үлми
Иле өчен
Ут-ялкынга кереп,
Кеше үлми
Онытканнан —
Ялгышмагыз бер үк!
Кеше үлә —
Мәхәббәтен
Изеп-таптап үтсә,
Хакыйкатьтән йөз чөерсә,
Аны атлап үтсә.
Кеше үлә —
Җиңел генә
Антын бозып куйса,
Бу дөньяда
Рәхим-шәфкать,
Миһербанын җуйса.
Кеше үлә —
Кешеләргә
Ышанычы бетсә,
Өенә,
Туган иленә
Бер хыянәт итсә.
Менә шунда кеше үлә!
Моны һәркем белә...
Тукайны сагыну
1
Укыйм малайларны,
Укыйм агайларны —
Заман шигыре,
Заман фикере!
Көнләшәм дә сыман
Тиргәшсәм дә сыман —
Көн-төн укыймын,
Арып, туктыймын.
Кыйнала вөҗданым,
Мунча эзли җаным,
Эзли Тукайдан —
Тукайга кайтам!
2
Тупырдашып торган пар атларда,
Йә булмаса елгыр тулпарда
Тып-тып басып түгел,
Биштәр асып
Тукай моңы кергән йортларга.
Ул моң Кушлавычтан башланган да
Өчилегә күчкән, Кырлайга;
Инешләргә иңгән, урманнарга,
Томан булып сарган тугайга.
Тугайларда тайлар — байларныкы...
Тай саклаучы ялчы малайлар
Тулган айга карап моңайганда,
Тукай моңы белән моңайган.
Тубалдагы орлык соңгы өмет
Булган чакта авыл картына,
Тургай булалмаган Тукай моңы —
Ул җил булган тәрәз артында.
Ул моң «ач үлемнең куркусыннан»
Ил елаган өчен елаган...
Тукай моңы — халык моңы шулай
Иңрәп торган авыр елларда.
Ул моң сыкраулардан, аһ-зарлардан
Халык ярсуына әверелгән;
«Илгә — азатлык!» дип аһ оручы
Ирләр йөрәгенә бәрелгән.
Бөек Тукай, моңы-җыры булып,
Туган теле булып халыкның,
Гасырлардан гасырларга шулай
Күкрәп барыр өчен калыктың.
Ирек алган илдә мөмкинмени
Онытылырга, тынып калырга:
Язган сиңа, Тукай, заман белән,
Шатлык җыры,
Тормыш гимны булып,
Гасырларны кичеп барырга.
3
На татарском кладбище,
Среди старых плит...
И. Эренбург
Татар зиратында Тукай ята.
Кара кабер ташы Тукайның.
Әйләнәм дә киләм шул кабергә...
Ахры, тормыш, ардым бугай мин.
Язмышына халык шагыйренең
Кара мәрмәр әллә ишарә?..
Ник җитмәгән икән илһам көче
Шул язмыштан аркан ишәргә?!
Җитәр иде, җитәр...
Гөлләр үсеп,
Җырларында былбыл сайраса.
Коеп куйган шагыйрь, салон шуты
Булырга да мөмкин ләбаса!
Булмаган шул.
Туры Тукай булган —
Халык җаны, халык вөҗданы.
Гел күтәргән арык иңнәрендә
Ил күтәргән кара нужаны.
Безгәме соң, ай-һай, ардым, диеп,
Тукай ышыгында калырга!
Безгә әле аның эзләреннән
Барырга да һаман барырга...
Татар зиратында Тукай ята.
Ул — үрнәге мәңге януның.
Татар йөрәгендә Тукай яши —
Үлеме юк халык җанының.
4
Җәйге Казан.
Ташаякта Тукай.
Тукай агач атка атланган.
Җилә генә шагыйрь карусельдә! —
Сабый бала кебек шатланган.
Ыгы-зыгы.
Шау-шу.
Җыр-музыка.
Нәрсә кирәк тагын дөньяга?!
Аллы-гөлле,
Агач йөрәкле ат
Ярый әле Пегас булмаган.
Иҗатында агач атта җилгән
Бер ваемсыз мөтәшагыйрьләр —
Бушбугазлар,
Купшы тутый кошлар
һәр заманда булган,
һәр илдә.
Ташаякта Тукай,
Карусельдә...
Бер туйганчы, әйдә, әйләнсен!
Шатлык —
Кыска...
Бөтереп алыр аны
Тормыш каруселе аннан соң.
Ташаяктан ерак түгел чүплек.
Казыналар чүплек бантында
Карт-корылар белән бала-чага:
Әллә хәзинәләр бар шунда?
Көн дә килеп казыналар алар.
Уйлый калсаң,
Ул да карусель!
Күңелеңдә ятлар казынмаса
Хөр хәерче булу ярый шул.
Ташаякта төрле-төрле кибет —
«Кайсы алдый,
Кайсы алдана...»
Түгәрәктән сикереп чыгып булмый
Еллар елга шулай ялгана.
Сукбай йоклый посып бер почмакта,
Шат карусель тавышы астында.
Йокла, сукбай!
Дөнья каруселе
Биргән өлешеңне азсынма.
Миллионнары булган байлар, әнә
Интегәләр йоклый алмыйча.
Түгәрәктән сикереп чыгып булмый,
Миллионсыз я башсыз калмыйча.
Түгәрәктән сикереп чыгып булмый:
Һәркем тырыша өскә,
Үргәрәк.
Егылып төшә,
Янә үрли башлый...
Бик азларга дөнья түгәрәк.
Гашыйк парлар менә карусельгә.
Ә «Болгар»да,
Кысан бүлмәдә
Бер бәхетсез соңгы сүзен яза —
Җыена ул атылып үлмәгә.
(Бер бай аңа кызын бирмәгән!)
Тормыш каруселе...
Тукай кайта
Ташаяктан,
Арып-ватылып...
Түгәрәктән сикереп чыгып булмый! —
Шундый миһербансыз катылык...
Тукай кайта...
Кай яктадыр шунда
Скрипка елый бер көйгә.
Тукта инде, җаным,
Сыкранмачы!
Янма инде, йөрәк,
Гел көймә!
Тукай кайта...
Урам тулы халык.
Ә ул ялгызлыктан гаҗиздер.
Ятим күңел,
Агач атың да юк...
Без ятимнәр кемгә газиздер?
Шигырь язар Тукай төн йокысыз,
Сердәшлеккә шигырь ярый ул.
Соңгы җәе аның...
Үзе белми...
Әйләнәдер тормыш-карусель...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.