Latin

Шигырьләр - Мажит Гафури

Общее количество слов 1809
Общее количество уникальных слов составляет 1118
39.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кызыл байрак
Кара син алга!..
Күрәмсең анда
Кызыл байракны:
Буялган канга.
Көчле эшчеләр
Күтәргән аны,
Буялган аңа
Шәһитләр каны.
Хөрлек, тигезлек —
Аның шигары,
Нәммә байрактан
Тора югары.
Шунда хакыйкать,
Шунда чын иман.
Кузгал, эшчеләр!..
Таң калсын җиһан.
Иткән тәҗәссем1
Халыкның көче,
Бу Кызыл байрак —
Шуның билгесе.
Кузгал, эшчеләр!..
Дошман җиңелсен.
Көч кемдәлеген
Бар дөнья белсен.
Кара көчләргә
Каршы торган ул,
Бирде бу юлда
Мильон корбан ул.
Бөтен кара көч
Аннан җиңелде,
Шуның чөн бүген
Югары эленде.
Бүген патша ул
Бөтен дөньяга,
Аңа нинди көч
Каршы торала?..
Әй Кызыл байрак,
Нур бир җиһанга!
Әйдә, эшчеләр,
Алга вә алга!..

Бер гашыйкның сүзләре
Мин аның алдында чакта, бер минут итмим әрәм,
Ьәр эшен, һәрбер төшен бер-бер күземнән үткәрәм.
Моңлы булса — мин дә моңлы, шат икән ул — мин дә шат,
Мин аның алдында чакта, җөмлә2 хәсрәттән азат.

1 Иткән тәҗәссем — гәүдәләнгән.
2 Җөмлә — барча.
Тешләрен бер күрсәтеп көлсә, тирә-як яктыра,
Ул көлә, көлгән саен, ул бер матурлык арттыра.
Чын матурлык мәнбәгы1 ул, чын мәхәббәт чишмәсе,
Җиргә яңлышлык белән төшкән бер оҗмах чәчкәсе.
Көндезем төннән караңгы, ул янымда булмаса,
Күкрәгемдә ут та янмый, ул көлеп яндырмаса.
Ул мәләкне2 күрми калган көннәре авыру булам,
Мин аңар йөгрәм, күрим дип, канлы бәгърем сызласа.
Әйләнәмне каплап алган кап-караңгы бер болыт,
Өстемә якты төшерми, ул «кояш» яктыртмаса.
Кайвакыт хәсрәт йозагы берлә күңлем бикләнә,
Шул йозакны гөл кебек керпек белән тик «ул» ача.
Моңлы күңелем өстенә ул күз нурын яудырдисә,
Шатланам мин; шатлыгымнан җан янып күккә аша.
Гөл битеннән бер генә үпсәм кызу иренем белән,
Бар вөҗүдемне илаһи бер мөкатдәс нур баса.
Авызы кәүсәр3, төкреге абелхәяттан4 тәмлерәк,
Тик шуның берлән генә үлми тора янган йөрәк.
Бу шигырьләрне язам мин моңланып һәм шатланып,
Шул сөеклемнең ике зур күзләреннән нур алып.
Энҗеләр эзләп чумарга ул гына тик юл ача,
Бу шигырьнең бер юлы булмас иде, ул булмаса.
Ул — канатланган фирештә, ул миңа илһам бирә,
Мин сулып беткән булыр идем — фәкать ул җан бирә.
Энҗе төсле бу шигырьләрне язып, рәттән тезим,
Ул сөеклемнең матур муйнын шуның берлән бизим.

1 Мәнбэгъ чыганак.
2 Мәләк — фәрештә.
3 Кәүсәр — оҗмахта ширбәт чишмәсе.
Абелхәят — мәңгелек суы, тереклек суы

Айсыз төн
Бер кеше юк, тышта тып-тын, тик караңгы төн генә,
Шул караңгылык эчендә «ул» да һәм тик «мин» генә.
Сөйләшәм мин ак кулын кулга тотып әкрен генә,
Әйтәмен чын-чын мәхәббәт сүзләрен яшьрен генә.
Ай вә йолдызларны каплап, пәрдә япкан көзге төн,
Әмма һичбер каплый алмый сөйгәнемнең ак битен.
Шунда мин, аузын үбеп, бу кальбемә шәм яндырам,
Ушбу шәмнең яктысы берлән үзем дә яктырам.
Ямьле төн бу, серле төн бу, монда «җәннәт», монда «хур»,
Ул минем алдымда торса, төннәрем айсыз матур!..
Татар җегетенә!
(Шуралар җөмһүриятен
гамәлгә куючы җегетләребезгә)
Вакыт җитте, җегет! Җаның булса,
Уян, сикереп, күкбүз атка мен!
Күрәсеңме Идел буйларында
Матур ал, кызыл таң атканын?..
Урал тауларыннан күк таш алып,
Кайра кылычыңны шуңарга.
Таң җилләре искән матур чакта,
Кит син дошманнарны куарга.
Бер нәрсәдән курыкмый, җан-фәрманга
Алга чап син, җирләр селкетеп;
«Дөнья безнең!..»— диеп кычкыр шунда,
Гайрәт белән йөрәк җилкетеп.
Син кычкырган чакта сөрән салып,
Астыңдагы атың кешенләр1.
Сине күреп, шунда: «Татар җегете
Коралланган икән!..»— дисеннәр.
Шулай итеп вәхши ерткычларның
Котларын ал, салып куркыныч.
Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен
Уң кулыңа тоткан шул кылыч.
1 Кешенләр — кешнәр мәгънәсендә.
Шул вакытта чынлап тынычланыр
Күкрәгеңдә янган йөрәгең.
Шул вакытта биргән булырсың син
Мәзлум илнең көткән теләген...
Балалар һәм китап
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.
Кайчагында әллә кемне кызганалар,
Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;
Ахырысы, бу китап бик күңелледер —
Күз дә алмый укый аны бу балалар.
Кошларга!..
Ник качасыз, әй матур кошлар?..
Алай сез качмагыз!
Сезне без куркытмабыз һәм
Таш, агач та атмабыз.
Уйнагыз шул бакчаларда,
Кич вә иртән сайрагыз;
Тик кенә тыңлап торырбыз,
Сезгә без сүз катмабыз.
Шул агачларның арасында
Очарсыз пыр да пыр;
Сез очып йөргән урыннар
Бик күңелле, бик матур.
Дус булыйк сезнең белән без,
Сезне без куркытмабыз;
Уйнагыз да сайрагыз сез,
Монда бездән курыкмагыз.
Диңгез буенда

Ишетә килдем күптән «диңгез» сүзен,
Арзу итә1 идем күрергә,
Матурлыкта күккә охшатылган
Диңгез буйларында йөрергә.
1Арзу итә — тели.
Мәҗнүн ничек гашыйк Ләйләсенең
Гыйшык белән тулган йөзенә,
Мин дә шулай гашыйк булып йөрдем
«Диңгез» сүзенә һәм дә үзенә.
Тели идем котырып, тулкынланып,
Ярга бәргән вакытын күрергә;
Ак күбекләр чәчеп, көмешләнеп
Торган суларына керергә.
Көннәр буе карап утыруны
Тели идем тып-тын чагында,
Диңгез буендагы тау янында,
Утырып яшел йөзем багында.
Диңгезләрдән чыккан күк томаннар
Биек тауга ничек чолгана,
Тауның битен сөеп һәм иркәләп,
Ничек куштанлана, тулгана!
Шуның кебек чолгап алган иде
Йөрәгемне диңгез буйлары,
Күңлем тирәсендә болыт кебек
Йөри иде күрү уйлары.
Диңгез өстендәге акчарлаклар
Канат җилпеп ничек очалар,
Әрле-бирле йөргәч, бик тиз генә
Төшеп диңгез битен кочалар.
Минем уйларым да шулай очты,
Шулай кочты хыял диңгезен;
Канат җилпеп торды назлы күкрәк,
Диңгез эзләп кичен, көндезен.
Өмет йолдызлары бер-бер артлы
Чыктылар да тагы баттылар,
Гомрем дәрьясыннан йөзеп үтте
Күпме караңгылар, яктылар?!
Моңлы, гамьле, нурлы, нурсыз еллар
Берсе артыннан берсе үттеләр,
Ике күзем өмет диңгезенә
Күпме күз яшьләре түктеләр?!
Шаулап аккан күпме зур елгалар
Зур буалар белән буылды!
Гөрләп торган матур җирнең өсте
Инсан каны белән юылды.
Күпме кеше кайнар яшь түкмәде,
Күпме кеше газап чикмәде;
Күпме кеше монда бетмәде дә
Күпме кеше мәңге китмәде?!
Нинди алтын тәхет җимерелмәде,
Нинди шаһлар мордар китмәде;
Күпме алтын, көмеш хуҗалары,
Хәсрәт чигеп, аһ-зар итмәде?!
Күпме каралыклар җуелмады,
Күпме теләк булды, булмады;
Күпме аклар пычрак таптамады,
Күпме кызыллыклар уңмады?!
Күпме бөркет очкан киң күгеннән
Гайрәт бетеп артка дүнмәде1,
Ләкин миндә һаман алга очу
Ялкыннары һичбер сүнмәде!..
1 Дүнмәде — мәтәлеп төшмәде.

Ишетәсезме аның, сулыгып-сулыгып,
Иңрәп әйткән моңлы сүзләрен?
Карыйсызмы сүнгән күзләренә,
Күрәсезме каткан йөзләрен?..
Саласызмы күзне гәүдәсенә:
Ничек сулган, ничек кибешкән;
Мае күптән бетеп, ите, кибеп,
Каткан сөягенә ябешкән.
Сизәсезме аның эчке хәлен,
Шул минутта нишләп торганын,
Җылан кебек, ачлык эченә кереп,
Канын суырып, эчен борганын?..
Беләсезме җылап кул сузарга
Аны нәрсә мәҗбүр иткәнен?
Актык көчен җыеп, сезгә карап,
Сездән берәр ярдәм көткәнен?..
Идән чүпрәгенә ярамастай
Күлмәгенә күзегез төшәме?
Шул вакытта нечкә күңлегездән
Төрле-төрле уйлар кичәме?
Бу бер бала түгел, болар меңләп,
Ачлык белән шулай булганнар;
Кырау төшеп сулган гөлләр кебек,
Саргаешып нинди сулганнар?!
Шушы гөлләр хәзер саргаешып,
Зар җылашып сулып бетәләр;
Соңгы сулышларын алган чакта,
Сездән изге ярдәм көтәләр.
Таш күңелләр йомшап, яңгыр булып
Ява торган вакыт — бу зур эш;
Ярдәм кулын сузу ушбу көндә
Ваҗиб1 кына түгел, фарыз эш...

1 Ваҗиб — үтәргә тиешле, кирәкле.
«Күк җырлары»
(кыскартып алынды)
Иблис:
— Синме — Алла, әллә минме — Алла?.
Ә Иблис — син, мин — Алламы?..
Төптән гакыллырак бәндәләрне
Кайсыбыз соң күбрәк алдады?..
«Ышан миңа!»— дидең,— ышанмадым,
«Буйсын!..»— дидең,— буйсынмадым.
Сәҗдә кылырга син әмер иттең,
Мин карыштым — сәҗдә кылмадым.
Эшнең аелын белдем — ышанмадым,
Синең белән эшне бетердем.
Матур җәннәтеңә кызыкмадым,
Гарше көрсиләргә1 төкердем.
Җир йөзендә кайбер гакылсызлар
Синең өчен янып йөриләр;
Җәһәннәмнән куркып, оҗмахыңа
Кызыгып, гамәл кылып йөриләр...
Алла:
— Мәлгунь Иблис, мине инкяр итмә!..
Ләгънәт камытын тиздән киярсең;
Вәгъдә кылган көннәр килеп җиткәч,
Мәңге җәһәннәмдә көярсең!..
Түбән җирдә йөреп, азып-тузып,
Сөйләшмә син алай зур булып,
Рәхмәтемнән сине ерак иттем,
Син калырсың мәңге хур булып...

(Бу — бер шагыйрь җыры, шагыйрь моңы.
«Алла» — «Иблис» булып җырлаган.
Мәгълүм инде, алар җырлашканны
Үзе карап тыңлап тормаган...)

' Гарше көрси — күк тәхете, Алла тәхете.
Бу җырларны беркөн мин җырладым
Бер эшчегә — эшче тыңлады.
Тыңлап беткәч, үзе сүз башлады
(Шаккатып тик карап тормады).
Эшче:
— Саташма син, шагыйрь, юк-бар белән!.
Син язганча түгел, юк алар!..
Һичбер заман шулай сөйләшмәгән,
Син әйткәнчә, Иблис, аллалар...
Иблис, Алла булып ялган сөйләү —
Иске заманнардан калган эш,
Шул ялганнар һаман сузылып килә,
Тик ул хәзер алган яңа төс.
Карт тарихның соңгы көннәре
1
Баш ягының бик күп оригиналы
Югалып, наборлары сибелгән,
Килә торган канлы юлларына,
Маяк булып, скелет тезелгән.
Күперләре — адәм сөягеннән,
Елгалары — кеше каныннан,
Эчеп кәефләнгән шәраблары
Күз яшеннән сыгып алынган.
Мең елларча юлын үзгәртмичә,
Бер юл белән алга атлаган,
Җилләр, давылларга очраса да,
Кара төсен һаман саклаган.
Сөмсез тарих керде зур көч белән
Егерменче гасыр эченә;
Алпамышлар адымы белән атлап,
Мәгърур булып кара көченә...
Коралланган чиксез гаскәрләре
Җирнең йөзен буяп кан белән,
Вәзирләре, көчле сакчылары,
Тантаналы олуг дан белән.
Җарияләр, коллар, әсирәләр —
Хезмәтендә тора сызганып,
Ялан кылыч тоткан кансыз җәллад,
Шпионнар белән чолганып...
Эчтә саклап яшерен, серле вәхшәт,
Тыштан тантаналар күрсәтеп,
Кылыч,
Мылтык
Белән коралланып,
Кешеләрне көчләп эшләтеп!..
«Ул» гына бар, аның әмере кискен!..
Башкалар чүп аңа... юк аңа!..
Каршы бер сүз әйтсәң, харап булдың!
«Ул» диктатор бөтен дөньяга...
Аның юлы өстенә каршы килгән
Кеше, кирәк булсын кем генә —
Йә тапталып шунда сытылып кала,
Яисә куркып артка чигенә.
Йә булмаса, бүреген кулына алып,
Сәлам биреп, «аңа» баш бөгә.
Ул күрмәгән чакта, золымнарын
Санап, күздән кайнар яшь түгә...
Аны зурлап, «аңа» сәҗдә кылып,
Хөрмәтлиләр махсус коллары.
Аның сызган юлын тәкъдис итә1
Итагатьчел, куркак уллары...
Аяк тузаннары — күзгә сөрмә,
Тырнак, сакаллары, чәчләре
Җылы күкрәкләрдә генә сакланалар,
Кәммәсе дә аның төсләре...
Ирек беткән адәм баласында, —
Нәммәсе дә аның кулында;
Үзен, үз баласын, үз кызларын
Корбан итә аның юлында...

1 Тәкъдис итә — изге дип ышана.

Мең-мең еллар буе шулай уйлап,
Шулай килгән, шулай торылган;
Бөтен эшләр, бөтен «фәлсәфә»ләр
Шул нигезгә каратып корылган.
Кара-кара!.. Тизрәк читкә тайпыл,
Кач тиз, сине таптап сытмасын!..
Эләктереп сине көпчәгенә,
Җәнчемәсен, җаның чыкмасын!..
Изелсәң дә, сине кызганмас ул,
Кан әчүдән генә тәм таба;
Аһ-зарлардан, кайнар күз яшеннән
Ләззәт таба, матур ямь таба!..

«Тукта!.. Үтте дәүрең, бетте гомрең!..
Соңгы көнең җитте, карт тәре!»
Дигән көчле тавыш чыкты беркөн,
Баш күтәрде эшче гаскәре.
«Ул» елмайды шунда мыскыл итеп,
Акырынды: — Их сез!.. Сез — надан!.
Алда көтә сезне ачы үлем,
Үз каныгызга үзегез сусаган!..
Каныгыз чучкаларга сусын булыр,
Эткә азык булыр итегез!..
Нәрсә монда борчып тавышлыйсыз?!
Тизрәк күз алдымнан китегез!..
«Каты җәза!..» Кайда, кил тиз монда,
Күз алдымнан алып кит барын!..
Караңгы, тар, салкын таш зинданда
Берәм-берәм өздер башларын!..
Әйдә, җәллад, үткер кылычың ал!..
Ас, кис, дөньядан җуй шул арны,
Кемнәр болар «кеше» булган булып
Кычкыралар?!
Авыз ачтырма син боларны!..

— Сугыш!.. Сугыш!.. Олуг дошман белән
Соңгы сугыш, катгый зур сугыш!..
«Йә сез, йә без!..» дигән көчле тавыш,
Соңгы минут, соңгы куркыныч!..
— Җиңү!.. Бердән бәреп, катгый җиңү!..
Алга, алга!.. Хәзер юк чигү!..
«Карт шайтан»ның муйнын өзеп ташлыйк!
Бетсен җир йөзендә кан түгү!..
Озак канлы сугыш, катгый сугыш
Белән дошман тәмам җиңелде,
Сарайлары ватылып, җәлладлары,
Куркып, артка карап чигенде!..
«Карт дошман»га очлы штык терәп
Торгач...
Бөгелеп төште, әлсерәп,
Сакалыннан сөйрәп, тәхетеннән
Төшерделәр җиргә өстерәп...
Алтыннары, җәүһәр-якутлары
Белән таптап, җиргә күмделәр...
«Изге мәгъбәдләре» алдындагы
Утлар берәм-берәм сүнделәр...
Җәлладларын тотып, берәм-берәм
Кәрберсенең башын кырыктылар.
Алтын хисапларын, байлыкларын
Язган дәфтәрләрен ерттылар...
Төркем-төркем коллар азатлыкка
Чыгу шатлыгыннан көлделәр...
«Карт тарих»ның калдык-постыкларын
Җырлый-җырлый җиргә күмделәр...
Яз!..
Кояш нурын болыт капласа да,
Яз язлыгын итә, эретә...
Карлар бетеп, кара җир яшәреп,
Сандугачлар сайрар көн җитә.

Җирнең йөзен, кара чатыр кебек,
Кара болыт каплап ятса да;
Яз язлыгын итте, үлән чыкты
Көнгә каршы булган бакчада.
Кояш, бара торгач, җиңеп чыкты,
Җир йөзенә карап көлде ул;
Салкын кара болыт саф кояшның
Көчле нурларына бирде юл.
Нурдан булган кояш җәдрәләре
Ертыклады болыт пәрдәсен;
Зифа буйлы, ялангач кызлардай,
Күрсәтте ул бөтен гәүдәсен.
Күрәм: ертык болыт кисәкләре
Куркынып читкә китәләр,
Китәләр дә... бераз бару белән,
Төтен кебек таралып бетәләр.
Төтен — һәрвакытта тиз югала,
Тиз тарала торган нәрсә ул.
Һәм шулай ук һәммә караңгылык
Кояш нурларына бирә юл...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.