Latin

Шигырьләр - Мәхмүд Кашгарый

Общее количество слов 278
Общее количество уникальных слов составляет 217
34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
42.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
46.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
ДИВАНЕ ЛӨГАТЕТ-ТӨРК
(1072-1074)
Мәкальләр һәм әйтемнәр*
Атасы ачыг алымла йийсә, углының теше камар. [Атасы ачы алма ашаса, улының теше камашыр.]
Ач ни йиймәс, тук ни тимәс. [Ач ни ашамас, тук ни димәс]
Бер карга берлә кыш килмәс.
Бер төлкү тиресен икилә суймас. [Бер төлке тиресен ике мәртәбә тунамыйлар.]
Боздан сув тамар.
Йыгач озын кис, тимүр кысга кис. [Агачны озын кис, тимерне кыска кис]
Йыгач очына йил тигер, күрклек кешегә сүз килер. [Агач очына җил тияр, матур кешегә сүз килер.]
Канигъ кан белә йумас. [Канны кан белән юмыйлар.]
Куш кылыч кынга сыгмас. [Куш кылыч кынга сыймас]
Кыш конукы – ут. [Кыш кунагы – ут.]
Күздән йыраса, күңелдән йемә йырар. [Күздән ерагайса, күңелдән дә ерагаер.]
Көнгә бакса, күз камар. [Көнгә (кояшка) бакса, күз камашыр.]
Тегермәндә тугмыш сычган күк күкрәгеңә курыкмас. [Тегермәндә туган тычкан күк күкрәгәннән курыкмас]
Олыгны олыгласа, кот (бәхетле. – X. М.) булыр.

Шигырьләр**
[Каты юллар йомшара]

Йалвын аның күзе,
Йалкын аның үзе,
Тулун айын йөзе,
Йарды мәнең йөрәк.

Әйдем аңар: "Сәвүк,
Безни таба нәлүк,
Кичтең йазы кәрик,
Кырлар эзиз бәзүк?"

Әйде: "Сәнең узу-
Әмгәк телим ызу,
Йомшар катыйг узу, –
Күңлем сәңа йөгрек".

Тәрҗемәсе:

Сихерле аның күзе,
Ялкынлы аның үзе,
Тулган айдай йөзе –
Телгәләде йөрәгемне.

Әйттем аңар: "Сөеклем,
Безгә таба ничек
Кичтең киң дала(лар)ны,
Кырларны, биек тауларны?"

Әйтте: "Сиңа килү юлы (узу) –
Күп газаплы үзе,
(Әмма) йомшый каты юл да,
(Чөнки) күңлем сиңа ашкына".

* * *
Йәй күркенә инанма,
Сувлар үзә таянма,
Әсизлигиг анунма,
Телдә чыкар әдгү сүз.

Тәрҗемәсе:

Җәй (яз) күркенә ышанма,
Су өстенә таянма,
Явызлыкка алынма,
Телеңнән яхшы сүз (генә) чыгар.

* * *
Бирмеш тавар – сәнең, бел,
Йалыңук табар карынка.
Калмыш тавар – ажунның,
Керсә кара урынга.

Тәрҗемәсе:

Биргән мал – синеке,
Кеше карынга табына.
Калган товар – дөньяныкы (башкаларныкы),
(Әгәр дә) керсә (кеше) кабергә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.