Latin

Шигырьләр - Ленар Шаех

Общее количество слов 2261
Общее количество уникальных слов составляет 1305
34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
ЛИРИКА Таң кызына А.-га Син еракта. Тонык шәүләң генә Күз алдымда бии ялгызы. Бүген дә кич. Кояш баеп бара – Кайчан киләсең соң, Таң кызы? Мин берүзем. Сине уйлый-уйлый, Фикерләрем, уем чуалган. Татлы хыял Кояш белән бергә Ак офыкка китеп югалган. Юк, кирәкми Якты йолдыз, ае. Юк, кирәкми төнге манзара. Кичке салкын Тәнне чымырдата – Кайчан киләсең соң, җан ярам. Керфек какмыйм. Алсу таңны көтәм. Вакыт ага. Күңел ялгызы... Сине эзләп, Ак офыкны күзләп, Төнге юлга чыгам, Таң кызы... Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат Күп баш ваттым бу хакта: Син – Имән, ә мин – Такта, Бик кызык бит, чынлап та. Күреп торам ап-ачык – Син – Кискә, мин – Алачык, Йөрим шулай фал ачып. Уңда, сулда гел урман... Мин – Агыйдел, син – Чулман, Икесе дә бер юлдан. Уйланам, панимаешь – Мин – Актаныш, син – Лаеш, Кояш чыгыш һәм баеш... Тактасы да кирәкле, Имәне дә кирәкле – Булыйк тырма-көрәкле!.. Әйтәм ачыктан-ачык: Булсын Имәналачык, Исең китмәсен һич тә – Булсын, шәт, Тактакискә! ...Йөзгә җылы җил бәрә... И. кызына Т. егете Кайнар сәлам җибәрә. * * * Күзләреңә карарга да Кыялмыйм – Әллә нинди оялчан мин, Хыялый. Сөю тулы карашымны Тыялмыйм, Мәхәббәтле күзләреңнән Туялмыйм... Яннан узсаң, уйларымны Җыялмыйм... Төштә генә никтер синнән Оялмыйм. * * * Йолдызларга сөйләр идем сөюемне. Алар әйтер: «Юләрләндем диюеңме?..» Куш каенга бәян итсәм синең хакта, Әйтмәсме ул, дәшмәсме ул: «Сөю – хата...»?.. ...Тургайлар да юатмасмы: «Сөяр...» – диеп, Әллә әйтер: «Акылыңа ияр, » – диеп?.. Хөр җилләргә җиткералсам, «Яратам...» – дип, Әйтмәсме соң: «Ай күрә дә, ала таң...» – дип?.. Аккошларга сөйләп бирсәм, алар әйтер: «Утка кердең, кем хәлеңне җиңеләйтер?..» Яз җыры Сөюгә сусаган күңелгә Ташкындай саф хисләр түгелә. Серле көч бар сыман, Йөрәк тә ярсыган, Бар халәт гөл-назга күмелә. Мәхәббәт язларга төренгән, Кыш буе тилмереп йөрелгән. Җанымда әллә ни, Әллә-ли, бәллә-ли – Мәхәббәттер инде. Кем белгән?.. * * * Татлы сагышым, Серле табышым. Әллә язмышым?.. Әллә ялгышым?.. Өнемме?.. Төшем?.. Хөрмә җимешем, Минем өлешкә Тигән көмешем. Бөтен халәтем, Барлык хаятем, Син – бердән-берем, Син – мәхәббәтем. Әгәр чынлап яратмасаң... Әгәр мине яратмасаң, Төшемә дә кермәс идең. Шатланып һәм канатланып, Янымда да йөрмәс идең. Әгәр чынлап яратмасаң, Кулың бирер идеңмени?.. Эшең ташлап, җил-җил атлап, Янга килер идеңмени?.. Әгәр мине яратмасаң, Күзгә туры бакмас идең. Күңелеңнең иң түрендә Наз елгасы акмас иде. Әгәр чынлап яратмасаң, Мине кочар идеңмени?.. Сөйләшкәндә сүзләреңә Сөю кушар идеңмени?.. Әгәр мине яратмасаң... Әгәр чынлап яратмасаң... Миңа үзең кирәк... Күзләремә кара – Анда синең сурәт, Ерак түгел ара – Җанда синең сурәт. Күңелемә күз сал – Анда синең рәсем. Хыялымда да син, Учларымда – яшем... Үткәнемдә дә син, Бүгенгемдә дә син... Ул сурәткә, белмим, Нәрсә диеп дәшим?.. Рәсем, салкын рәсем... Нәрсә бирә сурәт?.. Аңларсыңмы? Юкмы?.. – Миңа үзең кирәк... * * * Сәбәп тә кирәк түгел, Шәраб тә кирәк түгел. Син үзең исертәсең, Җанга хөр хис кертәсең. Илһам да кирәк түгел, Җиһан да кирәк түгел. Син үзең дә җитәсең, Коясың күңел бәсен. Якты да кирәк түгел, Чаткы да кирәк түгел. Үзең – нур чыганагы, Яктылык ерганагы. Йолдызлар... кирәк түгел, Бар кызлар... кирәк түгел. Син – кояшым, аем да, Син – күңел сараемда! Кызыл алма... Кызыл алма кулларыңда – Кайнар кояш шикелле. Шул алмаңны миңа суздың – Йөрәк шашты, сикерде. Битләрең дә алма кебек – Тулып пешкән, кызарган. Күңелеңә язлар килгән, Бозлы кыллар кузгалган. Елмаясың да көләсең, Син – язның үзе кебек. Кызыл алмаң, серле алмаң Күңелең күзе кебек. Кулларыңда кызыл алма – Ул синең ут-йөрәктер. Тулы бәхет өчен минем Йөрәк кенә кирәктер. * * * Болай булмас чүлдә дә... Җәйге эссе челләдә Туңдырма ашый кызлар. Йөрәгем ярсый, кызлар!.. Йөрәгем ярсулары!.. Әйтерсең кар сулары – Басмас туңдырма гына. Җанга кундырма гына Туңдырманың туңнарын. Тыңла йөрәк моңнарын, Күңел кылы чыңнарын... Җәйге эссе челләдә Язлар белән чирлә дә, Ничек тик ятмак кирәк?! Ярсып сикерә йөрәк... ...Туңдырма ашый кызлар. Йөрәгем ярсый, кызлар!.. Басмас туңдырма гына... Басмас туңдырма гына... * * * Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында Тургай булып җаным атына. Кайда, диеп мине сорамагыз – Мин бәхетнең өске катында. Бар йөрәгем кубарылып тибә, Мәхәббәткә күңел талпына. Әллә кайда, диеп уйламагыз – Мин сөюнең өске катында. Әллә кайда түгел, монда гына, Мин хыялның уйнак атында. Әйдә, бергә, сез дә соңламагыз – Мин хыялның өске катында. Ак болыттай ак уйларга чумып, Басып торам дөнья чатында. Кая китте, диеп сорамагыз – Мин яшәүнең өске катында. Җибәрмим Син генә, син генә уемда. Син миннән китәргә җыенма. Сөюдән тилергән җүләр мин. Беркая, беркая җибәрмим! Көтә-көтә... Көтә-көтә көтек булдым, Килмәүеңдер, мөгаен. Уй һәм үзем тик утырам Җирдә төн булган саен. Уем гади уй түгел шул, Анда син, тик син генә... Көтә-көтә “үтүк” булдым, Кил яныма, кил генә... * * * Мин сине бер көн буена Уйламам, дигән идем. Уйламаган кеше булып Кыланам дигән идем. Мин сине бер көн буена Сагынмам дигән идем. Йөрәгемне карга салдым – Кабынмам дигән идем... Юк. Булмады. Минем күңел Моңга уралган кебек... Бер көн түгел, бер сәгать тә Синсез торалмам кебек. Бер җылы сүз... Бер җылы сүз көтә күңел: беркайчан да ишетмәгән, яраттырган, үчекләгән. Бер җылы сүз көтә күңел: йөрәгемне кубарырлык, хисләремне тугарырлык. Бер җылы сүз көтә күңел: күңелемне бушатырга, җанны җанга куша торган. Бер җылы сүз көтә күңел: хыялларга илтә торган, бәхет сазын чиертә торган. Бер җылы сүз көтә күңел: салкын бозны эретерлек, җан үзәген чеметерлек. Бер җылы сүз көтә күңел... Әйтерсеңме?.. Су ташый кыз... Су ташый кыз Ак чишмәдән, Көянтә, чиләкләре... Көянтәсен кочып алган Ак шома беләкләре... Су ташый кыз Ак чишмәдән, Сусавын басмакчымы?.. Юлына сөйгәне чыкса, Йөрәген ачмакчымы?.. Су ташый кыз Ак чишмәдән, Тамчыдай адымнары... Мөлдерәмә күзләрендә Саф чишмә чалымнары... Су ташый кыз Ак чишмәдән, Офыкка карый-карый... Толымлар үргән чәчләрен Яз җиле генә тарый... Су ташый кыз Ак чишмәдән... Эх, чишмә булсаң икән!.. Пар чиләкнең ирнәвеннән Су белән тулсаң икән!.. Су ташый кыз Ак чишмәдән, Иренендә чык суы... Юлына сөйгәне чыкса, Кузгалыр җан ярсуы... Синең күзләр Якты коңгырт күзләр, Мин табынган күзләр. Күктә йолдыз булып Төн кабынган күзләр... Бәхет сөенече Гел агылган күзләр. Өмет чаткылары – Нур кагылган күзләр. Күзләреңне күреп, Мең абынган сүзләр... Җаным аша карый Мин сагынган күзләр... Якты коңгырт күзләр, Моң чагылган күзләр... Сагыну җ ыры Утлы сөю хисләремне Көмеш җептәй сапладым. Ак болытка хатлар яздым, Акты-китте хатларым. Кояш нурларына төреп, Сиңа сәлам җибәрдем. Ул офыкка батты-китте, Йөзгә төнге җил бәрде. Ай яктысын карам итеп, Сиңа шигырь юлладым. Күп тормады, качты-китте – Таң атуга – бер адым. ...Җил артыннан хатлар яздым, Очты-китте хатларым... Иң-иң кайнар хисләремне Күрешүгә сакладым... Әйдә, мин көтүче булам... Әйдә, мин көтүче булам, Китәбез тауга карап. Елмаеп көн каршыларсың, Җилдә чәчеңне тарап. Иртә таңнан мин көтүдә, Син учакта калырсың. Тирмәбезнең тирәләрен Үз кулыңа алырсың. Кич җиткәндә мин кайтырмын Хуш исле учагыңа. Ә син килеп сарылырсың Кайнар киң кочагыма. Мин сине сөеп туялмам, Назлармын, иркәләрмен... Эх, синең көдрә чәчләрең, Чәчтәге тәңкәләрең... ...Күпме янсаң, тартышсаң да, Булмый тормышка ярап... Әйдә, мин көтүче булам, Китәбез тауга карап... Айның яктысында Болыт арасыннан, Төннең карасыннан Уйчан гына гүзәл ай чыга. Дөнья хозурында, Айның пакь нурында Күңел белән йөзәр җай чыга. Айның яктысында, Еллар чаткысында Утырам мин күккә күз салып. Аем балкый көлеп, Салкын җылы өреп, Кара төнгә кайнар эз салып. Башта айга карыйм, Аннан йолдыз саныйм, Үзем белән үзем сөйләшеп. Ә ай уйчан гына, Бик оялчан гына Күктә ята нурын өләшеп. Соңгы яфрак ( көзге җыр) Сары көзнең моңсу-уйчан җиле Яфракларда сары фал ачкан. Ак каеным бүген боек кына – Соңгы яфрак елый агачта. Өзелде дә төште соңгы яфрак, Ак каенда сагыш сизелде. Бар хыялым чәлпәрәмә килде, Өметләрем сүнде, өзелде. Җилфер-җилфер килә соңгы яфрак Сагышларга чумган иртәдә. Ак каеным бүген боек кына – Күңлем елый, күңлем үртәлә. Соңгы яфрак җилләр белән китте, Өметләнеп көзләр таңына. Ак каеным бүген бер сүз дәшми – Көзләр иңде минем җаныма. Өзелде дә төште соңгы яфрак, Ак каенда сагыш сизелде. Бар хыялым чәлпәрәмә килде, Өметләрем сүнде, өзелде. Илдар абый Илдар Юзеев истәлеге Күңелләрне телеп төшә, Йөрәкләрне мең яралый Синең юклык, салкын бушлык, Илдар абый, Илдар абый... Ап-ак кышның моңлы көне. Бөтен җаным гамьгә тарый. Синсез авыр. Карлар явар, Илдар абый, Илдар абый... Әнә, дымлы тәрәзәдән Моңсу итеп кояш карый. Ул да сине сагынадыр, Илдар абый, Илдар абый... ...Язлар җитәр, карлар китәр, Тамчы тамар бертуктамый. Күзем яшьле. Кемдер дәште: “Илдар абый, Илдар абый...” Яфрак булып шыбырдашкан Гомерләрне еллар саный... Кол Галидәй басып тора Илдар абый, Илдар абый... Тупыл мамыгы Июнь башы. Тупыл мамык коя. Бар җиһанга чәчә аклыгын. Җәй эчендә ак кар явамыни – Нинди серле көн бу, аклы көн!.. Тәрәзәдән керә, ишекләрдән – Анда-монда тупыл мамыгы. Чәчләремә кунган ак мамыктан, Әни, күңел сине таныды... Синең дә чәч тупыл мамыгыдай, Үзе йомшак, үзе ак кына. Ак төс сиңа бик килешә, әни – Көләч чагың, матур чак кына... ...Июнь башы. Тупыл мамык коя. Әйтерсең лә дөнья ак болыт... Һәр ел яуган мамык әниемнең Чәчләренә кунган ак булып. Татар яшьләре гимны Бездәге горурлык Мең затка торырлык Бездәге горурлык җитәрлек. Халкыбыз өчен лә, Ут-ялкын эчендә Барырбыз тауларны күтәреп. Уян, татар!.. Уян, татар!.. Уян халкым!.. Күтәрел!.. Бу хәлеңдә бабаң күрсә, үртәлер. Алда безне бик күп эшләр көтәдер, Татар булсаң, татарлыгың күтәр бер!.. Йоклап ятма, сикереп төш ятактан! Әнә кемдер муеныңа бау таккан, Коллык бавы тышаулаган һәр яктан, Үкенечләр елап калды ерактан. Аңыңа кил, күзеңне ач, татарым! Сүзсез башың иеп тору хатадыр. Безне көтеп алда ал таң атадыр... «Бу – татар!» – дип үзеңне бер ататтыр... Милләт төсен җуйган халык бетәдер, Хөр әләмең зәңгәр күккә күтәр бер! Кара пәрдәңне алып ат, челтәр эл...– Уян татар!.. Уян, халкым!.. Күтәрел!.. Сала теле Кала теле түгелсең син – Сала теле. И бүленмәс һәм сер бирмәс Ана телем. Авыл саклый синең тирән Тамырыңны. Ә шәһәрдә «Явыз Иван» Ябырылды. Сабыйларың урыс теле Кочагында. Кара бөркет үз нотыгын Куша монда. Ялгыз калган Робинзондай Бүген хәлең. Кая синең горурлыгың Һәм мөнбәрең?.. Кая синең күкрәк киереп Йөргән чагың?.. Кая синең төркилегең?.. Кая чаңың?.. ...«Әннә», – диеп ачылмаса Сабый теле, Киләчәктә кем аңлар соң, Телем, сине?.. Үткәннән килгән өн Суда йөзә бүрәнәләр, Ялгыз бүрәнәләр... Кайда син, Болгарым, Кашаным?.. Кайда син, Биләрем, Суварым?.. – Җиде төн уртасы җиткәндә, Бу хакта күкләрдән сорадым. Ерактан, үткәннәр иленнән – Чулманнан, Агыйдел, Иделдән Өзелер-өзелмәс өн килде: «Без күптән бу җирдә юк инде... Төзедек Урдасын, ханлыгын, Тау итеп калдырдык байлыгын. Кая ул без салган мәмләкәт? – Үткәндә – һәлакәт, һәлакәт... Казанны илбасар алганда, (Юк сезнең акланыр хакыгыз!) Ханбикә, Үтәмешгәрәйне Кәнизәк иттегез, саттыгыз. Урыска калдыгыз уллыкка – Сез хәзер биш йөз ел коллыкта, Без хәзер биш йөз ел коллыкта... Безнең рух кайгылы, борчулы, Каршыда киселгән кул чугы... Төзедек Сараен, Үкәген , Без сезгә зур дәүләт калдырдык. Дошманнар мыскыллап көлделәр: «Үткәнен җимердек, яндырдык!..» Ерактан, гөл-көлләр иленнән – Чулманнан, Агыйдел, Иделдән Сүрелер-сүрелмәс өн килде: «Сал суда баталмас бит инде...» Татар моңына мәдхия Изрәп яткан төнне сискәндергән моңлы тавыш мин. Күңелләргә кергән, җанга сеңгән ап-ак сагыш мин. Буыннардан буыннарга күчкән серле табыш мин. Җәбер-золымнарны, дарны кичкән дәртле чабыш мин. Хөр татарның җаны аша аккан ап-ак сагыш мин. Һәр йөрәктә тәкъдир булып яткан ачы язмыш мин. * * * «Бие, бие, бие!» – дисез, биемим. Әнә шундый кире беткән инде мин. «Җырла, җырла, җырла!» – дисез, җырламыйм. Эндәшмәгез, сүзегезне тыңламыйм. Бу сүзләрнең тамчысы да хак түгел. Күңел ачып йөри торган чак түгел. Бәгырьләрне таптап уза замана. Хуҗа безгә «тәмле телле» тамада. «Биетә» дә, «җырлата» да, «көлдерә». Үзе, күзгә туры карап, көл өрә. Шәп булыр да тамадага күз тисә... Ул ялганнан, ул фальштан күз кисә... ...Бер булмаса, елыйм әле туйганчы. Күз яшьләрем ялган көлне юганчы. Үкәк – аның калдыклары хәзерге Саратовтан ерак түгел.




ЮМОР (шигырьләр) Декан буласым килә!.. (Беренче курс студентының хыяллары) Җитәкчелек эшенә мин Туганнән алып гашыйк. Ник җылы урын бирмиләр, Күптәннән көтәм шашып?.. ...Староста иттерсәләр, Нишләсен беләчәкмен! – Каршы әйткән шалапайның Кирәген бирәчәкмен!.. Культорг итеп куйсалар, «Татфак» шаулап торачак! Минем канатым астында Үрләр яулап торачак!.. Профорг булсам, акчаны Каерып алачак мин!.. Биш курс типтереп йөргәч, Өч елга калачак мин!.. Кыяфәтем коеп куйган, Сокланамын көзгегә: Аспирант, доктор, профессор Булачак мин тиз генә... ...Артка гына типмәсеннәр – Декан буласым килә!.. Һич югы теләк үтәүче Чуртан буласы килә!... Без карт идек... Без яшь идек... Лилия Гыйбадуллина. Без карт идек... Сүлпән кояш идек, Кышкы ак кар, Туңган боз идек. Япь-яшь кызлар, Мәхәббәтле кызлар Гашыйк итте, Шуңа бозылдык. Без карт идек... Хәзер без яшь инде, Күңел чыклы, Күңел чыланган. Егетләрдәй очып Чыгып киттек «Картлык» дигән Кара чоланнан. Без карт идек... Хәзер без яшь инде, Йөрәк сөя, Йөрәк сөелә. Яшь кызларның Җылы кочагында Картлыкның да Башы иелә. Ходаймы шулай кушкан? Ходаймы шулай кушкан? – Син – мәче, ә мин – тычкан. Эчемдә давыл булса да, Сиздерми йөрим тыштан. Язмышмы шулай корган? – Син – ерткыч, ә мин – корбан. Син аулаган тычкан халкы – Исәпләп булмый торган. Аңлый алмыйм һич кенә – Син – олы, мин – кечкенә. Минем күңелдә изгелек, Синекендә – үч кенә. Уйлап куямын кайчак – Син – тиран, ә мин – качак. Алдыңда сөт, каймак... Ә мин Йөрим булганын ашап. ...Торам әле баш кашып – Син – сөйгәнем, мин – гашыйк. Дуслашыйк, йә корбан ит – Мәңгелеккә хушлашыйк. Миндәй кешегә... Матайдан да очкан бар, Кызларны да кочкан бар. Матай, кызлар – «чүп» икән ул, Өй базында тычкан бар. Төн йоклатмый хәшәрәт, Йокламагач, кача рәт. Матай, кызлар уйда да юк – Ярдәм итми тәһарәт. Битне дә юып карыйм, Күзне дә уып карыйм. Йокы туймагач, әйт әле, Мин соң кайларга барыйм?.. Алып кайттым бер мәче, Авылда ул иң яше. «Тынычландыңмы соң, туган,» – Дип соранып йөрмәче... Берсе такта кимерә – Симергәннән симерә. Икенчесе шатыр-дөбер Базда нидер җимерә. Сүкмим дә, янамыйм да, Матайга карамыйм да. Кызларга ошыйм әле, дип, Чәчемне тарамыйм ла... Аңламасын берсе дә – Кунам хәзер күршедә. Үз өендә үз көе юк Миндәй юаш кешегә. Котюм кияргә микән? Вакыт-вакыт күз төшерәм Костюмың, чалбарыңа... Килергә дә куркам хәзер Мин синең яннарыңа. Карашларың җитди-җитди, Кыяфәтең – акыллы. Сине күргән егетләр дә Бер тавыштан “аһ” орды. Читтән торып караганда, Мөгаллимә кебек син. Аспирантура бетергән Бер галимә кебек син. Депутат кыз шикелле син, Җитәкче “апа” сыман. Тик костюм, чалбар артында Гади кыз ята сыман... ...Ут капкандай чабар идем Мин синең яннарыңа... Йон кабара, күзем салсам, Костюмың, чалбарыңа... ...Телне тешләп карап торам – Нәрсә дияргә икән?.. Синең янга килер өчен Костюм кияргә микән?.. Акча әйләнеше... Киштә-киштә аракылар, Өем-өем сыралар. Коньяклары, шәрабләре Кызыктырып торалар. - Абзыкаем, алып җибәр, - Ди сатучы. – Салып җибәр... - Апа, әйдә, бер акны ал, Йә булмаса, коньякны ал!.. Төкер, әйдә, дөньясына, Дөньясы – эт оясына!.. Эчә-эчә туганбыз без, Башта тәпи юганбыз без... Тормышыбыз эчә-эчә, Алга бара күчә-күчә. Туган көннәр, юбилейлар, Һәр датада юбилей бар. Бакча, мәктәп, чыгарылыш, Яшәү рәхәт, яшәү кырыс... Институт, тулай торак – Монда бәйрәм уңайлырак. Өйләнешү, бәби туе, Кеше эчә гомер буе... Мең кышлый да, мең җәйли ул, Коры җирдән бөкәйли ул... Гомеребез бара шунда, Шешә тавы арасында...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.