Latin

Шигырьләр - Кашшаф Патии

Общее количество слов 136
Общее количество уникальных слов составляет 112
40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Илләрдә
Бар, рәхәтлән, егет, чык илләргә,
Урман-суы бай, мул җирләргә;
Хәсрәтеңне сөйләп таратырсың
Ил кызлары — нәзкәй билләргә.
Бар син, мәэюс (1) егет, бар илләргә,
Күңелле, ак көнле җирләргә;
Илләрдә ил дәрте, җан рәхәте —
Ауру күңелләргә, чирләргә.
Барсаң, егет, йөрсәң ул илләргә,
Гомрең әрәм китмәс җилләргә;
Анда ил кызлары каршы алыр
«Лилләр-лилләр» җырлап илләрдә.
Бүтән җирдә түгел, тик илләрдә
Тап килерсең матур, тиңнәргә;
Чапкай итеп гармун каршысында
Җыр җырларсың «лилләр-лилләр»гә.

Тукайга
Тукай, син бриллиант халкың күзендә,
Наман ялт-йолт итәр «Ялт-йолт» йөзеңдә.
Бәләнд (2) рухың, бәләнд аң диңгезендә,
Тирән эз калды ул узган эзендә.
Гали максатка юл ачкач сүзеңдә,
Барыр мәңге, калыр үз телемездә.
Шүрәлең көлдерә кич, көндезендә,
Хыяллар чәнчелә үткен безеңдә.
Тыныч тор, акланып тор акбүзеңдә,
Чәчәк атты гөлең дә һәм гүрең дә.
Югалды, үлде дип гамь чиксәләр дә
Көләсең, җырлыйсың син йир түрендә.

1 Мәэюс — өмидсез.
2 Бәләнд — бөек.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.