Шигырьләр - Исхак Хәйруллин
Габдулла Тукаев
Үз милләтен сөйгән кеше,
Милләт өчен көйгән кеше,
Аһ-ваһ итеп йөргән кеше —
Бар иде бер Габдулла.
Шигырь язды — ялыкмады,
Язудан һич тарыкмады,
Яза гына бирде, язды —
Милләтен сөйгән Габдулла.
Нәрберләрне тигез сөйде,
Татарлар өчен ул көйде,
Иртә торып ул тотынды
Шигырь язарга Габдулла.
Ләкин алай булса да ул,
Татарларга салса да юл,
Арды аның бервакыт кул —
Каберлеккә китте Габдулла.
Милләтенә сөйгән кеше,
Милләт өчен көйгән кеше,
Аһ-ваһ итеп йөргән кеше
Үлеп киткән инде хәзер.
Татар килененең зары
Нигә килдем бу дөньяга, һич тә рәхәт күрмәгәч,
Рәхәтләнеп, иркәләнеп, һич хәсрәтсез йөрмәгәч?
Һичкайда чыгу юк миңа, мин бу өйдә ябылып ятам,
Бераз гына булса да хәл җыймыйм эштән ичмасам.
Миңа бу өй зиндан инде — мин гүя мәхбүс кеби,
Читлектә ябылып яткан бичара, зәгыйфь кош кеби.
Мәхбүс шул мин! Мәхбүс шул мин! Мин бу өйнең мәхбүсе.
Ник иттең мәхбүс мине, әй юктан бар иткүче?
Шулай булсам да, кайнанам мине һич кызганмыйдыр
Нинди хәле авыр мескинәнең дип сызланмыйдыр.