Latin

Шигырьләр - Хәсән Туфан - 1

Общее количество слов 3704
Общее количество уникальных слов составляет 2059
36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Урал эскизлары
*
Җилләр аша поезд гөрләп бара.
Шуңа бугай
Бераз сискәнеп,
Күтәрде дә башын торна кебек,
Карап калды кое сиртмәсе.

Юл буенда
Каен елап утыра,
Беркем белми аның кайгысын:
Җәй үтә, җәй...
Кояшның да инде
Чәчәкләре коела, ахрысы.

Арышлардан
Кипарислар ягына —
Кырымга ук китте
Уйларым...
Үзем дә мин
Барган булыр идем,
Ярый инде... «бушап» булмады.

Ә вагонда
Нэпман сайрап утыра
Магнолияләр-ниләр турында.
Тик ул гына күргәнмени аны?
Мин дә күрдем аны... кинода.

Магнолия дә
Матур, яхшыдыр да,
Уралымны сагына минем уй.
Быел тагын,
Быел тагын якты чәчәкләрен
Күбәйткәндер
Кизилстрой!

Үз Уралын гына сөя бу дип,
Үпкәләмә, дөнья, тагы син:
Күргәннәрне
Ничек онытыйм соң,
Күрмәгәнне ничек сагыныйм?..


Чуеннар янар тавы

Төтен.
Тыгыз, сары төтен.
Корымлы көл яуды
Төтеннән.
Кичен
Кызыл чәчәк атты
Кабельләрдән
Аксыл бөреләр.
Киң күкрәкле
Егет — пар казаны
Төнге эшкә быргы тартты да,
Яз айлары кебек иркен җырлар
Клублардан
Эшкә актылар.
Кара сыер төсле кара төнне
Кемдер суйды:
Ялкынлы кан китте бугаздан...
Домналар ул,
Вулкан уянган күк,
Йолдызларга пожар сузалар.


Соңгы сарай янында
X. Н.
Автобуслар
Соргылт тузан аша
Безнең эзгә карап калдылар.
Ә без икәү
Төтәс урам буйлап
Җәяүләдек вокзал ягына.
Көн тын иде.
Уйчан зәңгәр тауга
Сузылдылар озын төтеннәр.
Тимерләрнең
Аксыл тавышлары
Күтәрелде цехлар төбеннән.

Карт эшчеләр,
«Җәяү җыелып!» булып,
Сменадан кайтып баралар.
Ил төзүне, семья мәсьәләсен
Киңәшлиләр кайткан арада.

«Җитәбез дә инде,— диде иптәш
Һәм, күрсәтеп миңа
Бер йортны, —
Шунда,— диде,—
Патша тарихына
Наган белән нокта куелды!»

Иптәшемнең күзе
Уйчанланды,
Хәтерләптер чекист чакларын,
Кулы аның, иске гадәт белән,
Наган йөрткән ягын капшады.
Күпләр хәзер Башка корал алган,
Наган әлегә җыеп куелган;
Сүзне бомба итеп
Баскан күпләр
Идеология чиге буена.
Калдыр, йөрәк,
Оныт үткәнеңне.
Борчыма әле юкка син мине:
Кара көнне, соры көннәрне без
Бөтенләйгә күмдек ич инде.


*
Император
Шушы тәрәзәдән
«Солдатына» дәшеп караган:
«Солдат,
Антлы солдат!
Котылырга нинди чара бар?
Юнкерларым кайда йөри минем?
Ник килмиләр мине йолырга?
Ач ишекне, солдат, Ват йозакны!
Император сиңа боера!»
Сакчы әйткән:
«Ташла, патша «иптәш»!
Ристан булсаң, давай, җүнле бул:
Барыбер ычкындырмам,
Сиңа минем актык сүзем шул!»
Император тәрәзә яңагына
Сөялгән дә
Тәхтен тилмергән.
Аның ничек әрнеп тилмергәнен
Әйтеп тора калган билгеләр.


*
Төннәрдән бер төндә
Идәннәргә
Романовлар каны саркыган...
Һәм грузовик
Унберәүнең мәетен
Алып киткән шәһәр артына...
Урман саесканы күреп торган:
Грузовикта килгән эшчеләр,
Учак ягып, унбер гәүдәне
Яшергәннәр ялкын эченә...
Патша халкы
Комсыз нәсел икән,
Атылмаудан битәр
Асыл мал:
Кызларының эчке күлмәгендә
Яшереп теккән ташлар табылган.
*
Аклар кулына күчкәч олы шәһәр,
Тентеп алар бөтен тирәне,
Шахталардан хәтта су түктереп
Эзләгәннәр патша сөяген.
Табылмаган:

Күптән сүнгән учак төтеннәрен
Кемнәр эзләп таба алалар?!
Давылларда очкан көлләрне һич
Җыеп булмый, иптәш, яңадан.

*
...Кич тын иде, Уйчан зәңгәр тауга
Сузылдылар соргылт төтеннәр,
Тимерләрнең
Кичке гимннары
Күтәрелде шәһәр читеннән.

Иптәш шунда,
Махра төрә-төрә,
Көнбатышка карап елмайды.
Еракларга күзне төшереп, без
Зур үсешнең
Тавышын тыңладык.

Кичке кояш бүген
Көләч кызыл,
Төнге мартен төсле
Кызарган;
Карт торбалар
Топка каршындагы
Кочегар күк кызынып торалар.

Юк, зарым юк,
Хөрмәт белән сине
Искә алам, үткән гомерем:
Бик бәхетсез булган булыр идем,
Әле дә ярый, патша түгелмен.


Козырь туз

Кояш инде баеп килә иде,
Ял итәбез барак янында.
Картлар сөйли
Күргән-белгәннәрен,
Яшьләр тырыша
Ишетеп калырга.
Без гәпләшеп шулай
Утыра идек,
Мәзин абзый азан илерде,
Тыңлап торгач бераз,
Картның берсе
Әңгәмәне дингә күчерде:
— Завод халкы, беләсез,
Дингә-нигә дәртле түгел бит,
Безнең инде күптән
Буын каткан,
Намазларга билләр бөгелми.
Берчак шулай
Бер баракта,
Йөзәү бардыр, күбәү торабыз.
Бәйрәм киче иде,
Үгетләргә килгән
Муллабыз.
Телгә оста яман, чистый шайтан,
Примергә
Сүрә китерә.
Белмәсәк тә аның

Коръән телен,
Кайберәүләр эреп киттеләр.
Ә теге,
Ходай мондый, Ходай тегенди дип,
Очынып-очынып
Мактый Ходасын.
Ә без, бисмилласыз гына,
Эчтән генә сүгенеп торабыз.
Арабызда безнең
Күпне күргән
Җор зимагур Хабул бар иде.
Күз салабыз аңа: син дә, имеш,
Бер-ике сүз әйтеп бак инде.
Ә ул телгә дисәң — гармун,
Ә гәүдәгә — мартен торбасы.
Шул, басты бу,
Ә без
Ни булыр дип көтеп торабыз.
— Мулл абзый!— ди,—
Син мактадың инде
Алланы.
Ярый...
Вот әйтәле:
Алла
Кузыр тузны каплый аламы?!
Алай итте мулла, болай итте,
Юк, җавап табалмый:
Соң, билгеле, малай,
Козырь тузны
Чурт та ябалмый.

Уралдан

Хуш, Урал, хуш!
Әгәр еллар мине
Кайтармаса сиңа тагын да,
Бу балаңның төсе булып, сиңа
Үзең биргән җырлар калырлар...
Вагон тәрәзеннән сузыла-сузыла,
Бер карадым тагын каерылып.
Хуш, Урал, хуш...
Белмим, никтер, авыр аерылу.

Җил килде дә ашыгып, кысып үпте,
Аерылганда үпкән кыз кебек.
Онытмаска булды: кепкамны ул
Алып калды минем төс итеп...


Башлана башлады
(кыскартып алынды)

Әллә нишләтте бу
«Февраль» булган елны
Кызык булды:
Смена саен өчәр җыелыш.
Җыелабыз да
Ура кычкырабыз
Һәм, давайлап,
Солых сорыйбыз.
Без ул чакны әле
« Социал из » дан
Тик «Марсилиз» белгән малайлар.
Маркс — батыр,
Ленин — якын булып
Күңелдә дә телдә ятлана.

Әллә нишләтте бу
Революция,
Әллә нишләтте ул
Уйларны:
Күңелдән дә, патша төшерелгән күк,
Ниндидер бер
Газап югалды.
Дус түгелләр якын булып китте,
Кай дуслардан
Никтер бизендем:
Мастер улы инде — сүнгән тимер...
Ә без элек
Нинди дус идек!

Цехта очрашасың,
Кул — күрешә, күңел — күрешми...
Ә Лизочка инде кул да бирми:
Янәсе,
«Данил абый яклы кеше!» мин.

Без яшьләргә зурлар
Бер дә юкка:
«Яшел әле болар»,— дип карый.
Минаплары зур да үзләренең,
Җир турында гына «сукалый».


Алаканат Минап

Минап абыйда җилкә ярты сажин,
Буй бер сажин,
Канат мыеклар.
Шуңар күрәдерме,
Кушаматы аның — Мыекбай.

Минап абый — соңгы «мужик» тибы,
Музейда да
Андый мужик юк.
Минап абый — актык алаканат,
Соңгы мамонт кебек кызык ул.
Минап абый
Уйлый үзен
Иң акыллы башлы кеше дип.
Алдый, җөнтәй:
Җыелыш булса, үзе
Бер сүз төшенми.
Ул «бай» үзе:
Туган авылында
Мунча хәтле иске өе бар.
Көтеп утыра аны
Шунда һаман
Үзе белән яшьтәш ике тал.
Хатыннан да уңмады ул бер дә,
Кайсы үлде, кайсы югалды.
Иң ахырда аңа
Усал хатын —
Тити-бикә апа уралды.

Минап абый быел
Мартенда ул.
Бәхет көтеп гомер үткәрә.
Ул әле дә, нәкъ домкрат кебек,
Кеше күтәрмәсне күтәрә.

«Заводларны байдан алабыз» дип
Сүз чыккач, ул
Уйга сабышты:
Аның өлешенә мартен тисә,
Ул, янәсе, нишли алыр соң?

Авылына алып китәр иде,
Мартен белән анда
Нишләсен?..
Катышмаска булды бу эшкә ул:
Янәсе, йә Себер китәрсең...

Әкияттәге батыр шикелле, ул
Бәхет эзләп йөргән
Дөньяда.
«Байга эшләп мантый алмассың» дип
Киңәш биргән дөнья аңарга.

Шуннан соң ул
Тагын киткән, киткән...
Барып җиткән төньяк җирләргә.
Алтын комлы елга буйларында
Тотынган ул
Бәхет эзләргә.
Алтынның ул
Башта чамалаган
Ат башыдай зурын табарга!..
Чыпчык йомыркасы хәтлесе дә
Очрамаган ләкин аңарга.


























































* * *

Идел җиле.
Дулкын тавышлары
Шаулый һаман минем күңелдә.
Дулкын эчендәге көймә кебек
Чайкала җа« әле бүген дә.
йөрәгемдә —

Дулкыннарда үткән
Ял көпенең тирән тойгысы.
Беренчесе болар яңа хиснең,
Ә кем белә,
Бәлки соңгысы?..

Карыйм да мин
Дулкын эчләрендә
Күкрәгемә таккан билгеңне,
Өзелеп сагынам
Кире кайтмас өчен
Дулкыннарда аккан көнемне.

Иртәгә үк инде: «Сау бул, билге!.
Ияңә син кайтып китәрсең.
Тик онытма:
Аның үзе белән
Килүеңне һаман көтәрмен.

Төтеннәргә әрәм сагынуымны,
Күк төтендә
Кемдер күренде...
Күргәнемнең...

зәңгәр күлмәгенә...
Төнбоеклар үскән күк иде.

1926

* * *

...Яр буйлатып үтеп бара идем,
Очрадылар таныш тимерләр.
Мин аларны сагынып иркәләсәм,
Кешеләр санар мине тилегә.

Усиягә йөкләр үткән саен,

Кул сузалар йөктән сабаннар,—

Ашыгалар:

Машинаны кырлар сагынган күк,

Машина да кырны сагынган...

...Тирән, төпсез уйга чумылынган.-
Үз тавышыма үзем уяндым.
Трамвайның
Кара күзле кызы
Уйларымны аңлап елмайды...

1927

УРАЛДА

Быел да мин
Кайттым әле сиңа,
Сагындымдыр синдә чагымны...
Әйләндереп җибәр әле, әйдә,
Тыңлыйм әле җырын валыңның.

...Күрәм, сизәм, кызлар-хәчтерүшләр,
Уегызны... күзегез аша да:
«Рәтле генә малай иде, имеш,
Шигырь моның... башын ашаган...»

Бездә дә шул
Җүнсезләр бар, бәгырем,
Анда да бар булмыш «мастер»лар.
Маташалар ап-астыртын гына
Җаныбызга хәнҗәр салырга.

Кара йөрәк, ала җүнсезләргә
Ташландык без өйрәнчек килеш.
Яраланыр хисләр, канар бәлки,
Ә чыгарбыз барыбер җиңеп!

1927

Вывескалар бар да татарча...»

Дусларымнан берәү кичә миңа
Шундый сүзләр әйтеп зарланды.

Җитешлекне күрми:
Сукыр,
Күңеле сукыр,—
Сәясәттән берни аңламый.

Бондюг... имеш!
Безнең җилкәбездә
Асралмаслар иске-москылар!

Бондюг үлсә,
Аннан ун кат шәбе —
Яңалары, зуры корыла.

1928


СӘЛАМ ӘЙТТЕЛӘР

Без Казанга кепка селкә-селкә
Үткән чакта эшче бистәдән,
Кычкырдылар Казан гудоклары:

— Сәлам әйт,— дип,— Урал иптәшкә!


Ягодныйда туку фабригында
Киндер суга бистә кызлары.
Бистәләрнең эшче кызларыннан ,
Сәлам сиңа, егет-Уралым!

—Уралга әйт: чиләк кирәк! —диде
«Вах'итов»ның уңган чибәре.

һәм, Уралга бүләк булсын диеп,
Сибрабкоопка сабын җибәрде.

Киң дырларда үскән арышбайдар
Металл сорап, сиңа күз сала. -
Ә бодайлар:

Даешь машина! —: дип
Сиңа табан муен сузалар.

Татарстан,
Кыска атласа да,
Тирләп-канап:

Алга кузгала.— Уралга әйт;
Урал тыныч булсын:
Порох—коры! — диде
Пороховой.

























































* * *

«Авыр» диләр мине.

Бәлки сез дә

Шулай дисездер?

Нихәл итим:

Тойгыларым сүзгә ярлы мннем,

Ертык өсле Сократ шикелле...

Иясе юк фатир шикелле,

Күңелсезлек, тынлык 'бирсә 'бу,

Ялгышмыйсыз —

Чөнки

Бу китапта үзем өйдә юк *...


* Өйдә юк... — Бу шигырь — Туфанның 1929 елгы җыентыгына
бәяләмә. Аның бу китабын, шагыйрь ил буйлап сәяхәттә йөргән
вакытта, дуслары әзерләп бастырып чыгарган. Шигырьдә шуңа
ишарә ясала (Ред.).

Күктә — кояш кына. Бер болыт юк.
Көн язгыча аяз, чат аяз:
Кайтып килә, үзе генә түгел,
Кош-кортларын ияртеп кайта яз.

Дөнья тутырып тары яуган төсле,
Нурлар сибелә сары кояштан.
Табатай бабай тышны карап утыра:
Узып 'бара күктән торналар...

Очса идең шулай — колач җәеп:
Булса иде җирең, киң җирең!
Синең? Орлык та аз — янчык кына!
Җиреңә колач сыймый: тар иңле.

Табатай кем? — Ярлы. Та'батайның
Бер кызы да... тарысы бар иде.
Тарысы — бары тугыз ,кадак кына,
Кызына 'бардыр ул чак унҗиде...

Табатай бабай челем тартып утыра.
Күзләп утыра торна төркемен.
Табатай бабай ялгыз уйлап утыра
Авыр узган озын гомерен...

Күктә — кояш кына: бер болыт юк,
Көн язгыча аяз, чат аяз.
Кайтып килә, үзе генә түгел,
Кош-кортларын ияртеп кайта яз.

Иске гореф-гадәт — ябага ул,
Җан өстенә сырган ябага.
Йөрәкләрдән шуны өтеп ташлап,
Яшәртсәң бер җанны яңадан...

Колхозларның, әнә, орлык та бар.
Кыр да анда иркен —• тоташ кыр,
Нур яудырган кояш кебек итеп
Җәеп була анда колачны?..

Чәпчеп челеменә төкерде дә,
Аны ярсып җиргә таптады.
Торналарга тагын бер күз салып,
Колхоз йортына таба атлады.

[1933]

* * *

Мәхәббәт ул шулай итә икән:
Акылны да санга алмыйсың,
Сөйгән ярың Ләйлә булмаса да,
Мәҗнүн кебек йөри башлыйсың.

— Алтын тарак булып балкыган ай!
Түбәнәйче, сузылып алыймчы,
Иңнәренә төшкәй чәчләренә
Истәлегем итеп кадыймчы!

Әллә нәрсә булды әле миңа:

— Кайгы кая китте икән соң? —
Бәхет түренә керттең күңелне син,
Күр, син нинди көчле икәнсең!

...Алтын тарак кебек нечкә иде,
Айны кара, ничек тулган ул!
Читләренә алтын гөлләр үскән
Көмеш күле кебек булган ул!

Котельныйның чүкечләре хәтта
Шундый матур, рәхәт чыңлыйлар,
Алар, гүя, «Айлы соната»ны
Нурлы көйне безгә уйныйлар.

Гудоклар да инде
һәр таң-иртән
Шундый иркә, җылы чакыра.

Аларда да миңа
Бетховенның
Аккордлары гүя чагыла.

Домналарны күр син:
Алар инде
Пожар сыман булып янмыйлар,
Таң нурына кереп бара торган

Ал байраклар кебек балкыйлар.
Хисләргә бик ирек бирдемдер шул
Авария минем йөрәктә.

Юк,

Безнең чорда
Балкып яна алган,
Сөя белгән йөрәк кирәк тә!

* * *

Диңгезләрдә калган -юлчы сыман
Сагыну давылында чайкалам
Ьу сагыну мине батырыр бугай
Хатың аша кул сузалмасаң...

Син үзең дә
Минем кебек булма, :
Синең хатлар тарсынмасыннар —
Килсеннәр дә,

Йөрәгемә кереп
Тормышымны матурласыннар!

НИГӘ БОЛАИ?

Пружина кебек акыл белән
Аяк бастым иске дөньяга:
Ничек кенә итеп кысмасыннар,
Турайдым мин барыбер яңадан!

— Дөнья нигә болай?! — дисәм
Торна кебек ярлы абыйлар
Мыекларын эре сыпыргалап
Санадылар һаман сабыйга.

Мыек чыккан чорны көтә-көтә
Әрәм булды минем күпме көн...
Әйе... Җирдә

Ими ташлаганга күптән инде,
Яши башлаганга — күп түгел.

1934

ДӘ мин,

ХӘТЕРЛИМЕН...

Хәтерлимен әле ул чакларны,
Астан килдек
Без бу тормышка:
Чабаталы иде безнең базис,
Түбәтәйле иде өскорма.

Чабаталар нинди ерак калды!

Түргә уздык

Бөек дан белән,

Сугышлардан кайткан байрак кебек,

Җил-давылны күргән җан белән...

[1934]

АЛАР

Сөенделәр алар көн үткәнгә:
«Бүген дә үтте, шөкер!» — диделәр.
Әйтерсең лә гомер кичерергә
Хөкем ителгәннәр иделәр.

1934


ИШӘК ТУРЫНДА

Безнең якта үзе булмаса да
Ишәк дигән мәшһүр хайванның,
«Иртәгене — ишәк кайгырта»,— дип
Иөря торган тәре бар аның.



ПАФОС

Йөрәкне — вулкан,

Күзне ялкын итеп

Азмыни без шигырь төзедек.

Шырпы уты — тәнкыйть утына да

Түзми торган кеше үзебез!

СУКМАС ЗУР КҮТӘРӘ

Намус, белем, талант ягыннан
Шундыйлар бар әле арада:
Күлмәк алыр хәле булмаса да,
Толып сатулаша базарда.

РИФМАЛАР

Эш шәп, шагыйрь, синең:

«Иөрәк»кә

Туры килә торган «теләк» бар.

Бу икесе синдә булмаса,

«Беләк»кә җайлы «терәк» —

«Көрәк» бар.



* * *

М. Җәлил

Чын әйткәндә, әзрәк
Ченәкәй * шәкертерәк.

* * *

Дом печати-печати
Төрле китап пичәтли.
Бер редактор төзәтә,
Ун бухгалтер исәпли.

* Ченэкэй — татар совет шагыйре.


СОРАУ

Телче иптәшләр! Сезгә

Тел турында

Бер сорау бар, рөхсәт итсәгез:

«Гөрзи»не, әйтик,

Ничек кулланырга —

Мөнкирчәме, Мөсәгыйтьчәме? *

КҮТӘРЕЛГӘЧ

Адәм рәтле кеше булмасмы, дип
Күтәрдең син безне, заманым.
Без кемнән ким!
Инде үзеңне без
Бинокльдән карап язабыз.

* Фатыйх Мөсәгыйть —журналист.


ЯҢА ТОРМЫШ ТУРЫНДА

Туганга бит туры... ярамый ди.
Тумаганга ярый микәнни?
Заманымның төрле гадәте бар,
Әйтсәм, уйлыйм гафу итәр дип.

«Ата», «ана» дидек гомер -буе.;
Әйтә алам менә хатасыз:
Сәбәп нидер, әллә ничек шунда —
Безнең заман ана-атасыз.
Анкет буенча да,
Тәнкыйть буенча да,
Бөтен кеше — ата баласы
(Сүгенергә туры килсә генә,
Искә алабыз ата-ананы).

Иш булачак кызны табуы да,
«Әп» итү дә хәзер җип-җиңел.
Ләкин «иптәш» белән «кәләш» сүзен
Берләштерә белү бик читен.

Без, яңача тормыш корабыз, дип
«Загс»лыйбыз кызый иптәшне;
Туй ясыйбыз шаулап, яңача һәм... '
...һәм .хайванча гомер итәбез.



ЯШӘГӘН САЕН

Әйтмәгәннәр 'безгә, димәсеннәр,
Әйтик, кордаш,—
Яшьләр белсеннәр...
Олыгаю нәрсә икәнлекне
Яшермик без, әйдә, берсеннән.

Әй, кайсыгыз, яшьләр,
Үткон юлны
«Кала бит...» дип уфтана бүген?
Әй, кайсыгыз, яшьләр,
Киләчәккә
«Картайтыр...» дип карыйдыр сезнең?

Без дә элек
«Эх, бу зәңгәр яшьлек
Үтә лә...» дип яшәгән халык. ,
Юк, матур ул бездә
Яшәү, матур,

Эх, матур ул, яшәгән саен.
Юк, белмисез, яшьләр,
Белмисез сез:
Торган саен торасы килә...
Иптәш Киров кебек ир уртасы,
Тик гомерле буласы килә.


Әй, сөен син, сеңел,—

Киләчәгең

Шундый якты, күңелле синең,

Гомерең булып, йөзгә җиткәндә дә,

Тагы, тагы яшисең килер.

Әй, шатлан син, энекәш —

Киләчәгең

Шундый -данлы, өметле синең,

Бу гасырны яшәп беткәчтен дә

Тагы берне яшисең килер.

Бер үсәрсез, яшьләр,

Бик дөрес, дип

Кысарсыз сез кулны, бер килеп.

Шул яшьләргә —

Безнең дәвамнарга

Якты, данлы гомер 'бир, илем.

Юк, белмиләр яшьләр...
Белмисез сез:
Торган саен торасы килә,
Иптәш Киров кебек ир уртасы,
Тик гомерле буласы килә.

[1935]

* * *

Күрәсездер: күкрәгемә 'бүген
Казыклар һәм киртә терәлгән.
Йөгереп килеп сикереп чыгар өчен,
Чикми булмас артка, иптәшләр.

Чигенермен артка — Кандалыйга,
Актык тамчы сабыр .калганчы,
Маяковскийның монументы
Күзләремнән җуела язганчы...

Мөритләре, шиксез, Кандалыйның
Җыелып килер шунда тирәмә,
Маяковскийның көферлеген
һәм ятлыгын исбат итәргә.

Бәй, янәсе, татар була торып,
Сырышасың нигә ятларга?
Ул, янәсе, урыс башы белән
Мохтаҗ 'булсын нигә татарга?..

«Бәдәвам» һәм башка багуларны
Сузар алар, алтын мирас дип.
Миңа ләкин тапкыр телле халкым,
Алтын телле халкым классик!..

Халык үзе — тере классик
Моңы, җыры, үлмәс теле белән.
Телеграф, радио заманында
«Бәдәвам»ның 'башы әйләнер, беләм.

Алар белән сүзгә килешмәм тик,
Вакланырга нигә ул чаклы!
Мин аларга лаек җавап итеп
Тоттырырмын... яңа китапны.

1936

* * *

Иокс көнгә, нәләт төшкерегә,
Ни дисәң дә аңа аз сыман:
Мин каралып беттем ул тормышта,
Сусыз җирдә үскән каз сыман.

Карт-корылар әйтә торган иде:
«Кырыктан соң акыл утыра»...
Акыл микән? Кырык аръягында —
Лмдп картлык көтеп утыра.

Мин «калошка утырмыйча гына»
Утырмакчы идем акылга,
Эшнең алай барып чыкмаедыгын
Аңлаттылар миңа — факырга...

1937


* * *

Алтын куллы халыж булсаң да, син
Бәхет йөзе күрә алмадың.
Эткә ыргытылган сөяк кебек,
Аяк асларында аунадың.

Кеше булып туган булсаң да, син
Кеше төсле яши алмадың.
Тирмәләрдә, мәчет идәнендә,
Баяр җирләрендә аунадың.

Парахудта — багаж арасында,
Тимер юлда — сәке астында,
Төрмәсендә бары түр башында
Урын бирде сиңа бу дөнья.

...Сан ягыннан байтак 'булсак та без
Сансыз халык идек Рәсәйдә.

1937

КАМЫР БАТЫР

Борын заманда түгел,
Әле шушы елларда,
Бар иде ди бер кеше
Тукайский урамда.

Бу кешенең үзенең
Өч улы бар иде ди.
Ике улы — акыллы,
Берсе бик бай иде, ди.

Акчасы булмаса да,
Бай иде ди бу егет,
Хыялга бай иде ди,
Хуҗа Насретдин кебек.

Шул, ята ди бу егет
Герой булмакчы булып,
Бер геройлык күрсәтеп
Орден алмакчы булып.

Циркта көрәшерлек
Гайрәт бар ди малайда,
Ләкин моңа чыгарлык
Батыр юк ди һичкайда.

— Миндә,— дип әйтә ди бу,-
Биш Карәхмәт көче бар!
Теләсәң, миңа каршы
Диюнең үзен чыгар!
Элеп тә алачакмын,

Селкеп тә салачакмын!

— Әгәр дию булмаса,
Ун шүрәлене давай!
Бер сугуда юк итәм! —
Дип әйтә ди бу малай.

— Китер Туиш агайны *
Туксан тальяны белән,
Күтәрәм,— ди икән бу,—
Сыңар бармагым белән!

— Китер миңа парахуд —
Этәрәм! — ди икән бу.—
Китер Кави Нәҗмине,
Теләсәң, филне китер,—
Күтәрәм! — ди икән бу.

Күр син:

Ул малай нинди
Көчле, гайрәтле адәм!—
Аның бар белгән сүзе:
«Этәрәм!» дә «Күтәрәм!»

Егет үзе гайрәтле;
Бу көнгәчә, янәсе,
,,,,гГерой булмый торуы
Тик җай чыкмау бәласе.

Ә үзе ул
Бик зур бер
Эш белән утыра ди:

*Фәйзулла Туишев — атаклы гармунчы.

Көн дә абзар башында
Күгәрчен очыра ди.

Егетне без
Бервакыт,
Күпме көч барын сынап,
Эш ягын, уку ягын

Тикшереп алдык бераз.
Күрдек без шунда:
Аның
Бу ягы рәтсез икән,

Орденга дәрт зур зурын,
Укуга дәртсез икән:

Шуннан соң без җыелып,
Сүз алып.тәртип белән,
Кыздырып алдык малайны
Үзара тәнкыйть белән!

Шулай итеп без аны
Алдык бераз үгетләп,
Тик аз гьша якабызга
Ябешмәде егеткәй!

«Этәрәм!» дә «Күтәрәм!» —
Бөтен сөйләгән сүзе.
Үзара тәнкыйтьне дә
Күтәрә алмый үзе!

1938


АКТИВЛАР ҖЫЕНЫ

Активлар җыены җитте.
Язучылар союзы:
Килде биш-алты-җиде
Язмый торган язучы.

Җыен ачылмас борын,
Карашып кырын-мырын,
Ягъни активларга хас,
Дуслыкны чагылдырып
Кул бирешеп алдылар,
Күзләрдә үч яндырып.

Үз-үзеңнән бүтәнне
Санамыйча һичкемгә,
Йөзеңне читкә борып
Кул бирешсәң икең дә,

Әнә шул хәл, аларча,
Чын сизгерлек билгесе.
Бу активка ул эштә
Тиң килалмас бер кеше.

Нигә дисәң, туп-туры
Әйтеп китәргә кирәк:
Алардагы уяулык
Бүтән җирдә 'бик сирәк..

Уяулыгын искәрткәч,
Актив челем кабызды:
Төтен өрә башлады,
Кыйшайтышып авызны.

Безнең союзда хәзер
Үзенең иҗат эше
Кайсы сортка кергәнен ,
Күрсәтим дигән кеше

Тәмәкенең иң .шәбен —
Тик «Ява»ны көйдерә,
Шуның аша сиңа ул
Дәрәҗәсен белдерә.

Шуннан, һаваланышып,
Түрдән урын алдылар!
Ак кәгазьләр чыгарып
Алларына салдылар.

Шул әзерлекне сизеп,
(һәм эчтән аһ-ваһ итеп)
Сүз алды иптәш рәис,
Ягъни иптәш В. Аһитов:

«Г. Камал дигән сезнең
Язучыгыз бар икән.
Ул кешегезгә менә
Алтмыш яшь тула икән».

«Әнә,— диләр,— рамкадан
Бер кеше карап тора.
Г. Камал дигәннәре
Нәкъ шуның үзе була».

«Г. Камал агай безнең
Союзда членмы соң?
Член булмаган кеше
Ул безнең кешеме соң?

Әгәр дә түгел икән,
Юбилей мөмкин микән?

Мин болай уйлыйм аны,
Ялгышып куймыйк тагы!
Кайда ул егет -булган!
Ничегрәк чыгыш ягы?

Көтмәсәк тә без моны,
Хөрти эш чыкты килеп,
Нишләтик икән шуны?
Активның фикере ничек?

Без аның юбилеен
Үткәрик-литик микән?
Әллә, күчереп яшен,
Отложить итик микән?

Отложитьны, иптәшләр,
Китап та мактый гына.
һәм безнең дә бу эштә
Тәҗрибә шактый гына.

Әйтик, Ильич көненә
Күмәк әсәр язуны
Төреп тозламадымы
Язучылар союзы?»

Р. Азин иптәш шуңа ук
Ике йөз процент тукталды.
Үзенең кем икәнен
Шулай искәртеп алды.

Шул рәвеш, нәсерчеләр
Шагыйрь һәм тәнкыйтьчеләр
Уяулык, сизгерлектә
Ярышырга керештеләр.

М. Аниев көн күрә
Үзара тәнкыйть белән,
Килешми шуңа күрә
Бер нинди тәкъдим белән.

Шул рәвештә, М. Аниев
Сезне объективлады
һәм, торып, И. Маминны
Үзара тәнкыйтьләде:

«Г. Камалның кемлеге
Инде безгә бик ачык.
Рас Мамин тәкъдим итә,
Шикле кеше, значит...»

Мәсьәлә бик кызганда,
Ут чыгарга торганда,
Яшьләр килеп чыктылар,
һәм Г. Камал агайга!
Күзне алар кыстылар.

Ул шундук эшне сизеп,
Рәсемнән сикереп төшеп,
Белдермичә берсенә
Китте яшьләр эченә.

Яшьләр янына барды,
Ә «актив» күрми калды.

Сөенеп һәм шатланып,
Сөйләшеп һәм серләшеп,
Яшәреп китеп тәмам,
Яшьләр белән, түбәнгә
: Төшеп китте Г. Камал.

Ә анда аны меңләп
Укучылар көтәләр.
Ә түбәндә вәкилләр
Аңа ал, ак чәчәкләр,
Гөлләр тәкъдим итәләр.

Ә активта — Союзда
Мәсьәлә бик кызгачтын,
Шырпы тиеп китәр булса,
Пожар чыгар булгачтын,

Бер актив әйтте .шунда:
«Без бераз нитеп торыйк,
һәм, шул арада, бу хакта,
Массаның фикерен сорыйк.

Танышыр өчен болар
Массаның фикере белән,
Россылниха әбине
Чакырып китерделәр.

Бүлмәдә төтен генә.
Әби моңа шаккатты.
Ә күзенең карашы
Кыска гына аңлатты:

«Төтенегез күп тә сезнең,
Җылыгыз шул азрак,
Г. Камал абый кебек
Чыгып таю яхшырак».

Активлар шунда дәррәү
Диварга күз аттылар,
Анда буш рамны күреп,
Тораташтай каттылар.

һәм сөйләп бирде әби
Эш ничек икәнлеген:
Камал абыйның, төшеп,
Кунакка киткәнлеген.

Г. Камалның бу чыгышын
Җинаять санадылар
һәм активлар җыенын
Яңадан башладылар...

1939

* * *

Столовойнын, кызлары
Бар да шундый «ягымлы»:
Тиргәп, сүгеп, кычкырышып
Әзерлиләр табынны.

Шундый уңган кызлар алар,
Шул кадәр булдыклылар:
Чәй сорасаң, тоз -бирәләр
Столовойныкылар.

Столовой кызларының
Чисталыгы чаграк.
Кулларыннан да бигрәк
Телләре пычраграк.

1939



* * *

Бар иде заманнар, бар иде,
Без яза башлаган елларда:
Хәбәрче Хан Җәмил ** хан иде,
Бездәге әдәби дөньяда...

ДӘҮЛИГӘ

Ал кыныдай син дә җыр кылычын,
Талантыңны ярсу атың ит,
Безнең көннең кабатланмас җылысын
Килер чорлар эченә алып кит.


* Мөхәммәт Гали—әдәбият галиме,_ тәнкыйтьче.
** Хан Җәмил — 30 елларда Татарстан язучылар союзы


Папирослар янып сүнәр бар да...
Тик җанымның сүнмәс бүләге.
«Пар ат»та да, сугыш атында да
Алып барсын алга йөрәгең.

1939

* * *

«Кайсы шәбрәк җеннең, яшелеме,
Сарысымы,— дисең,— шәп аның?»
Чуртымамы синең безгә төсең,
Кайчан ки син — үзе шайтанның!

Уйга «ала автор — табигать,
Иҗатына — сиңа карый да:
«Акыл сатып, мин бу әсәрдә
Ялгышмаган булсам ярый ла...»

Тургайлар миңа болында
Бер җыр өйрәтте.
Бразилия иле турында;
«Рио де Жанейро...»

Кеше теле кебек матур исем:
Рио де Җанейро...
Тик үзең матур түгел син,
Рио де Җанейро.

Луис Карлос Престес кая,
Рио де Җанейро?
Ул — синдә, төрмәдә ята,
Рио де Жанейро!

Партизаннар тагып калкыр,
Рио де Җанейро!
Алар сине тартып алыр,
Рио де Җанейро! —

Алар килә Луис Карлос
Престес юлыннан!
Алар сине тартып алыр
Байлар кулыннан.

Кош теле күк, матур исемең,
Рио де Җанейро,
Тик үзең ямьсез әле син,
Рио де Җанейро.

Сандугач, тургай өйрәтте
Миңа авылда

Синең турыңда бу җырны,.
Рио де Җанейро.

1939


* * *

И диалектик кануннар,
Сездә әхлак кайда соң?
Яратырга өйрәтә бит
Мескен адәм — баласын.

Хакыйкатьнең этикасы
һәм әдәбе кайда соң?
Ярашырга өйрәтмәкче
Мине — татар баласын...

...«Җитәкләп» китерделәр дә
«Сөйләшеп» утырдылар:
«Исәнлек-саулык» сорашып,
Анкета тутырдылар.

Ул — «Идел — Урал» турында
Нәрсәдер сөйли, сорый.
Ә минем күңел — еракта,
Иректә очып йөри.

«Ничек,— дим,— якын танышлар
Булмасын >болар м«нем?
Идел — ул туган җирем ич!
Ә Урал — торган җирем!

Кем дә кем, әйтик, әгәр дә
Бөтенләй өммй түгел,
Ул «Урал эскизлары»м бит
Аз гына белми тугел.

Уралның, иптәш, ялкынлы
Халыгын сөйде йөрәк.
Бозларын түгел, Иделнең
Кызларын сөйде, димәк...»

Килешле итеп кенә, ул
Өстәлгә ,ямый-ямый:
«Без сиңа иптәш түгел!—ди,—
Абайлап сөйләш, абый».

Җилкенеп җайлы гына бу,
Килешле генә дулап:
«Без түгел, сиңа иптәш,ди,—
Там!бов бүресе, дурак!..»

«Әйе,— дим,— иптәш түгел без,
Бусы,— дим,— пожалуй, рас.
Ә дустым урыны турында...
Ул ягың ялгыш бераз.

Дускаем — китте бит аннан,
Ул анда кайтмас тагын,
Мәңгегә безнең йөрәктә
Калдырып урманнарын...»

Үз эшен бик тә уңышлы
Үтәгән кеше сыман,
Кулларын уып куя бу,
Мин исә — уйга чумам...

«Ә-ә-ә,— ди бу,— Тамбов... Урманнар.
Китүе сезгә анык...
Инде баш тартып карагыз,
Сүзләрең безгә — танык...»

Хет үтер, кабул итәлмим
Мин сезнең сүзне бөтен.
Тын Тамбов урманнарыннан
Аеру аны читен:

Ул үзе барган тарафка
Ияреп барды алар,
Мәңгегә безнең халыкның
Күңлендә калды алар..

Такташы белән кулга кул,
Казанга килде алар.
Такташ юк.— Мәңге, халыкның
Күңелендә инде алар.

Мәңгегә китте. Җыр — калды.
Тылсымлы безнең нәсел:
Дәверләр үтә, гасырлар,
Ә усак — һаман яшел!

Дәверләр, чорлар үтәләр,
Ә усак — шаулый һаман.
Ил белән бергә баралар
Киләчәк көнгә табан...

Хәтерли минем йөрәгем
Дустымның туган ягын,
Тамбовтан безнең йөрәккә
Күчерелгән урманнарын...

«Ә... ник,— ди,— кәпәч киясең?»
«Минем,— дим,— картус шулай,
Туганнан бирле /түгел дә,
Тукайдан бирле бугай...»

«Җитәкләп» китерделәр дә
«Сөйләшеп» утырдылар,
Төрле хәл сорашып, шулай
Анкета тутырдылар...



НИ БУЛДЫ БҮГЕН СИҢА?

Тыңлыйсың пульсын аның син,
Тоядыр бармакларың:
Үлмәскә тырыша бу йөрәк
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шигырьләр - Хәсән Туфан - 2
  • Части
  • Шигырьләр - Хәсән Туфан - 1
    Общее количество слов 3704
    Общее количество уникальных слов составляет 2059
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Хәсән Туфан - 2
    Общее количество слов 3136
    Общее количество уникальных слов составляет 1707
    33.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов