Latin

Шигырьләр - Хәсән Кайгы

Общее количество слов 92
Общее количество уникальных слов составляет 82
40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Шигырьләр*

* * *

Гаделлекнең билгесе –
Белә тора бормаса.
Акыллының билгесе-
Үткән эшне кумаса.
Җаманнарның билгесе-
Җауга каршы тормаса.
Залимнәрнең билгесе-
Бай-бәднең малын урласа.
Наданнарның билгесе –
Белгәннең телен алмаса.
Артында калыр атак1 юк,
Тередә даның булмаса.

* * *

"Атадан алтау тудым!" – дип,
Ашкынып җавап әйтмәгез.
"Алганым – асыл ыру!" – дип,
Көн чыгарып җатмагыз.
"Атамның малы күптер",-дип
Атны башка тартмагыз.
Исәнең дә-терең дә
Бер булыгыз барыгыз,-
Ахирәткә барганда,
Хак кашында торганда
Хозыр2 булгай җарыгыз.

* Татар поэзиясе антологиясе. – Казан. Татар. кит. нәшр., 1992. 1 китап. – 131-133 б.
1 Атак – ат, исем, дан. Атаклы сүзе дә шул сүздән ясалган.
2 Хозыр – Хозыр пәйгамбәр.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.