Latin

Шигырьләр - Хәбир Ибраһим

Общее количество слов 937
Общее количество уникальных слов составляет 565
43.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Син - зур көзнең алтын яфрагы
* * *
Күрмәдем лә кыр казлары
Тезелешеп үткәнен,
Сизмәдем лә яшьлек берлән
Җәйнең үтеп киткәнен.
Әле генә җылы иде –
Салкын җилләр исәләр,
Агачлар да саргаешып,
Моң-зарларын сибәләр.
Җир дә туңган, ап-ак булып,
Кыраулар да төшкәли.
Дымсу җиргә моңсу гына
Вак-вак яңгыр сибәли.
Алда – шыксыз көзге төннәр,
Нишләрмен мин ялгызым?
Мәхәббәтем юкка чыкты,
Җәйләр көзгә чыккачтын.
Күрмәдем лә кыр казлары
Тезелешеп үткәнен,
Сизмәдем лә яшьлек берлән
Җәйнең үтеп киткәнен.
* * *
Тәбрик итәм салкын көнең белән!
Калды бездән җәйнең уртасы.
Күңелләрнең кайнарлыгы белән
Килә, иркәм, сине кочасы.
Сөйгән ярлар, сезне тартып тора,
Дәшеп тора җылы урыннар.
Ялкын-сулуларын басып тора
Язылмаган җирле кануннар.
Сиңа керсәм, шундук алып ташлыйм
Өскә япкан җылы юрганың,
Мин йөрергә ерак юлга чыгам,
Сулап кышның карлы тузанын.
Кая барыйм,
Дөнья юл куймагач
Һәм югалткач җылы оямны?
Кая куыйм, җирдә көн бозылгач,
Йөрәктәге җылы ярамны?!
* * *
Ачуланма, мин үземне сөям,
Бер дә юкка мине орышма.
Син киләсең туңып каршыма!
Син киләсең яланаяк атлап,
Таптап җирнең чыклы үләнен.
Син сөйлисең (җаны кулларыңның!)
Якын туганыңның үлгәнен.
Син сөйлисең...
Ә мин нишли алам?
Ни дип кенә белмим әйтергә?
Җылы бер сүз, бер акыллы киңәш
Һич кенә дә килми хәтергә.
Ачуланма, мин үземне сөям.
Керә алмам синең тормышка.
Син киләсең туңып каршыма...
* * *
Шушы микән тирән ялгызлык?
Төннәр озын,
Көзләр караңгы.
Күзләр генә иңли алмастыр
Синең белән безнең араны.
Күрешү өчен күп гамәлләр кордым:
Утта яндым, туңдым салкында,
Юл ягына басып карап тордым
Иске йортның өске катында.
Син керәсе ишекләрне яптым,
Беркем дә юк – күктә ай гына!
Синең өчен кешеләрдән качтым,
Синең өчен баттым кайгыга.
* * *
Елмайдың да китеп бардың,
Инде хәзер юксынам.
Яндың кайнар кочагымда,
Әйттең:
– Сиңа буйсынам!
Вакытлыча гашыйк булу –
Ялгыз хатын юлдашы.
Үбәм ирен очларыңнан,
Терсәкләрең, кулбашың.
Яратырга комачау итми...
Йомыла моңсу күзләрең...
Бу мизгелне мин ашкынып
Гомерем буе эзләдем.
Елмайдың да китеп бардың,
Ята... Фотосурәтең...
Ходай җан вә тән ләззәтен
Үлчәп биргән, күрәсең.
* * *
Төн йокымны качырдың бит,
Әй син, нечкә, чибәр туташ!
"Олы син!" – дип читенсенмә,
Сердәш бул син, бул син юлдаш.
Әтиең вә әниең дә
Миңа яшьтәш икән әле.
Димәк, янә яшьлегемне
Кабатлыймын икән әле.
Карт гашыйкка тап булдым, дип,
Син, бәгърем, хафаланма.
Синең тормыш үргә табан,
Ә минеке – тәмамлана.
Мин коточкыч бай да түгел,
Бик юка да түгел кесәм.
Дөньям үксеп, үксез калыр,
Араларны әгәр өзсәң.
Төн йокымны качырдың бит,
Әй син, нечкә, чибәр туташ!
Сөя калсаң, хәбәр бир син,
Сердәш бул син, бул син юлдаш.
* * *
Р-гә
Бу каеннар безне онытмаслар,
Тузларына уеп куярлар.
Без югалгач, әле озак кына
Безне сагынып яфрак коярлар.
Хәтереңдә мәктәп дәфтәренә
Яфрак җыйнап йөргән чакларың,
Син бу шашкын сәер мәхәббәтең
Тән сөюең белән акладың.
Ялгышасың, сөю туенда
Тәннәр түгел, җаннар берләшә.
Каеннар да без гашыйклар берлән
Яфрак коя-коя серләшә.
Бу каеннар безне онытмаслар,
Тузларына уеп куярлар.
Яфракларын җилгә ата-ата
Бу дөньядан безне җуярлар...
* * *
Ишелеп яфрак коеладыр...
Бу көчләрнең алтынлыгы
Алып килде миңа йөрәк,
Шашкын хисләр якынлыгы...
Җансыз сары яфракларның
Җаны ялтырап күккә аша.
Иелеп җирдән "алтын" җыйный
Фәкыйрегез (күптән шашкан!).
Бир син, Ходай, алтын көннәр!
Алам, тормам бәясеннән.
Тик бәхетне кайтар миңа,
Кайтар аны иясенә.
Бу көзләрнең алтынлыгы
Җилсендерде моңсу җаным.
Бәхет эзләп төшләнәмен,
Аның иясе – гүзәл ханым.
* * *
Казан – фәхеш шәһәр.
Һ. Такташ
Бу көннәрнең салкынлыгын
Якын алып күңелемә,
Мин ашыктым урамнарның
Шау-шуына күмелергә.
Тыкрыклар... сары йортлар,
Әле тагын кемне йотар?
Төнге шәһәр ешлыгында
Йөрәк яна... яна утлар...
Җаның салып ача күрмә!
Кемгә кирәк синең җаның?
Таныш дуслар күрмәс өчен,
Карый тизрәк качу ягын.
Юк, үпкәм юк һич аларга,
Үпкәләргә бармы хакым?!
Төнге ачы сагыш белән
Томаланган инде аңым.
Шуңар менә шатлык сизми,
Өзгәләнә, әрни бәгырь...
Җан вә җиһан бушлыгыннан
Әнә шулай үлә шагыйрь.
Элегия
Авыр атлыйм җирдән.
Көз уртасы.
Төнге кунак.
Чак-чак аерам.
Тора алда – зират капкасы.
Җилләр аны ачкан, каерган.
Күңелгә ят: көзге зират юлы,
Мәрмәр ташлы салкын каберләр.
Күңелемдә нидер туктап калды,
Өзгәләнде шулчак бәгырьләр.
Тик шулай да нигә кайгырырга?
Язмыш шул ук – үлгәч күмәрләр.
Мин кузгалмыйм. Күрәм – якын миңа
Сүнгән утлар, сүнгән каберләр.
Әйтерсең лә, соңгы юлдан киләм,
Барсын ачык күрәм мин моннан:
Бар яхшылык җирдә яхшы.
Бар яманлык җирдә яман.
Күңелдә шом.
Як-ягыма карыйм....
Шабыр тиргә төшәм куркудан.
Тиз-тиз генә атлыйм.. Әйтерсең лә
Кемдер тарта минем якадан...
Көзге җыр
Менә тагын җиргә,
Менә тагын җиргә
Яфрак ява.
Ә мин киләм сиңа.
Ә мин киләм сиңа
Көзләр аша.
Ә син качма миннән,
Ә син качма миннән,
Мин ялгызым...
Мин бит сине сөям.
Синең өчен көям,
Күз нурым!
Син – зур көзнең алтын яфрагы,
Агачыннан тамган яфрак.
Күз алдымнан калтырап югаласың,
Җилләр исеп куйса катырак.
Менә тагын җиргә,
Менә тагын җиргә
Яфрак ява.
Ә мин киләм сиңа,
Ә мин киләм сиңа
Көзләр аша.
Ә син качма миннән,
Ә син качма миннән,
Зинһар өчен!
Яфрак тамды җырдай,
Бәхет тамды шулай
Безнең өчен.
Син – зур көзнең алтын яфрагы,
Агачыннан тамган яфрак.
Күз алдымнан калтырап югаласың,
Җилләр исеп куйса катырак.
Менә тагын җиргә,
Менә тагын җиргә
Яфрак ява.
Ә мин киләм сиңа,
Ә мин киләм сиңа
Көзләр аша...
* * *
Утыр әле яннарыма.
Ш. Галиев
Утыр әле яннарыма,
Күзләреңә карап талыйм.
Күктән төшкән бу бәхетнең
Бер мизгеле булып калыйм.
Син беләсең, мин бай түгел,
Йортым да юк, аз акчам да –
Сөенә алмам – затлы йортның
Ишекләрен бер ачсаң да.
Миңа аннан кадерлерәк
Синең уйчан күз карашың,
Алтын көзнең яфрак шавы –
Күңелеңнең асыл ташы...
– Нинди кеше соң син?! – диеп,
Сорама син (уйлама да!).
Күңелемдә, үлем юрап,
Хәтәр хисләр уйнаганда.
Утыр әле яннарыма,
Күзләреңә карап талыйм.
Күктән төшкән бу бәхетнең
Бер мизгеле булып калыйм.
* * *
Юл алырга иде бер көн
Авылым тарафына,
Югалырга иде кереп
Үләннәр арасына.
Тәгәрәргә иде ятып
Туган як болынында –
Гаҗәпләнеп бал кортлары,
Бөҗәкләр уенына.
Тын калырга иде бер мәл
Сандугач тавышыннан,
Ак җилкәндәй кабарышкан
Болытлар агышыннан.
Их, шулчакны булсын икән
Бер чибәр кыз яныңда,
Алып төшәр идем аны
Салкын чишмә янына.
Юл алырга иде бер көн
Авылым тарафына.
Югалырга иде кереп
Үләннәр арасына...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.