Latin

Шигырьләр - Гөлназ Вәлиева

Общее количество слов 433
Общее количество уникальных слов составляет 350
40.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Казан Кызы «Йолдызлар яктырак яна,— дисең,— безнең авылда». Җәйге төндә йөргәнең бар- мы Казан урамында? Урам ташлары суынгач, Бер-береңә сыенып, Йөргәнең бармы йолдызлар фонтанында коенып? Яшь юкәләр урамында, Бал исенә исереп... Йөргәнең бармы таңгача — Сөеклеңнең исемен, башкалар ишетмәсен дип, колагына пышылдап... Сискәнеп...— таң сандугачы сүзегезгә кушылгач!.. Юк, мин дә беренче тапкыр шул хисләрне кичерәм җырларда җырлап туймаган Казанымның кичендә. Оялам бераз... йолдызлар безне күзәтеп тора, «Сабыр бул, кызый!» — дип, Күктән тыеп-төзәтеп тора. Йолдыз яктысын йоталмас күз камаштыргыч шәһәр, Авылың күгенә карагач, исеңә төшсәм әгәр. «Күзеңдә — йолдыз яктысы»,— димә! Яшьтер ул... Күрмә! Бел аны: авылыңа кайткач, йолдыз санап, кызлар күзләп йөрсәң...— Төнгемә кермә!


Татар бәхете Русның шундый әйтеме бар: «Ныне про татарское счастье только в сказках слыхать». Йөрәгеңдә, халкым,— чапкан дала аты. Әмма булган хакың — намазлыгың чаклы. Тәхетең ауган, ятлар бәхетең тартып алган. «Только в сказках...» — дип, корбанга чалган синең хыялыңны... Ятлар сүзе — ялган! Күтәрде дә заман тезләремне какты: «Син кем,— диде,— кайдан? Синдә кемнәр каны? Ыруыңны таны!» Идел — минем йортым, Татар — минем халкым. Күкрәгемдә җаным — Чапкан дала аты! * Тарихымда — тарлык һәм... татарлык: Җиребез киң — күңелем ким иде. Үткән гайрәт, сүнгән учакларны сагынып яшәүче карчыкка тиң идем. Татарлыгым — минем тарлыгыммы? Мамай ханнан калган ярлыгыммы? Татарлыгым — минем барлыгым. Күкрәк тутырып сулыш алырга да хакым юкта — халкым барлыгын белгәнлектән, горур да мин, кайчак зарлымын... Болгар, Сувар, Биләрем бар иде... Казаным бар, Чаллы, Әлмәтем. Арчам, Актанышым, Әлки, Әтнәм...— Татарстан дигән дәүләтем! Татарстан дигән дәүләтем бар, Асыл егет — аның Ил башы. Канатлы ат аның йөрәгендә, Ил догасы булыр юлдашы. * Түбәтәйле, кырган башлымы ул... Бөркәнчекле, кара кашлымы...— Минем бабам, минем әбием. ...Шәльяулыкны мин дә кайчагында Каш өстеннән чөеп бәйлимен. Бабам-әбкәм нуры күчкәндер: Татар кызы булып үсәмен. Татарлыгым — түгел кимлегем. Татар иле — минем киң илем. Минем тамыр — кирәк чакта камыр: Ипи булып, илне коткарыр. Минем тамыр — Илне тотар тимер: Алмыш... Сөембикә... Минтимер! Без — бәхетле халык! — Менә шулай озын сүзнең булыр кыскасы... Татарстан — бәхетлеләр иле! Безгә чын ул, сезгә — «сказка»! Айсыз тон Айны йотты Кара Болыт, Йолдызларны да йотты. Этләр шомланып тын калды: Кара Болыт ауга чыкты. Кучкыллы-кара шәүләсе Тәрәзәмә таянды: «Бу төнгә мин хуҗа»,— диеп, Миңа бармак янады. Куркытты кара күзләре, Шомлы кара авызы... Мин аңа җавап бирмәдем. ...Мин бары шәм кабыздым. Аккош күле урманы Наратлар биек-биек — Болытка башым тиеп киткәндәй булам инде, шул наратларга сыенсам. Каеннар актан-актыр — Җаныма тула ак моң, яктырып китәм инде, каенлы күлдә коенсам. Киңәш Адашканда хисләр чоңгылында, Киң үзәнгә сине алып чыгар Ап-ак йомгак — әнкәң җегерләгән...— Тотын гына шул җепнең очына. Адашканда тормыш-чытырманда, Якты аланга сине алып чыгар Чуар җептән әбкәң суккан келәм,— Бас кына шул келәмнең очына. Ашмый калса өметләрең чынга, Кайнар яшең тамызма учыңа, Чик кулъяулык... Чиккән ак кулъяулык Бәхетеңә сине алып чыгар.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.