Latin

Шигырьләр - Гөл Мирһади

Общее количество слов 983
Общее количество уникальных слов составляет 688
38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов


КҮҢЕЛЕМНЕҢ СИҢА ТАРТЫЛУЫ!
Шигырьләр
Күзләремнең сиңа тартылуы!
Яннарыңда торып сагынам...
Күңелеңә коям сагыш булып...
Җаннарыңа кереп сарылам...
Сарыламмы? Сизәсеңме үзең?
Карашыңда - моңсу ай зары.
Күзләремнең эзлә яшеллеген!
Күзләргә көз кунган.
Сап-сары.
Тәннәремнең сиңа тартылуы!
Кагыласы иде үрелеп, -
Бәгырьләргә оялаган теләк.
Барыбер дә булмас сүрелеп...
Кагыласы иде битләреңә,
Чәчләреңә...
Йомшак җил булып...
Их!!! Кунасы иде йөрәгеңә
Эзләп табылмаслык сер булып...
Тәннәремнең сиңа тартылуы...
Бер кагылсаң - балкып янармын!
Кава - кабыргадан,
ә мин синең
Күз нурыңнан тамып яралдым.
Яралдым да, ялкын-сөюемне
Горурлыкка бәйләп маташам...
Ялгыз ай мин - озын төннәремдә,
Исемеңне әйтеп саташам.
Күңелемнең сиңа тартылуы!
Киртәләрне аша үтәрлек!
Горурлыкны, ахры, онытырлык...
Хәлләрем юк башка көтәрлек!
... Карашлардан кояш атылды да,
Мин ташландым синең кочакка.
Горурлыгым, чишеп богауларын,
Янды Сөю яккан учакта...

Булырмын янып көйгән.
Синең өчен тарап үргән -
Күрмәдең чәчләремне.
Чәйне тәмле коймак белән
Сизмәдең эчкәнеңне.
Сиңа төбәлгән күзләрен
Күрмәдең балаларның.
Сизмәдең ерагайганын
Шулвакыт араларның.
Рәнҗетелгән күңелемнең
Мөлдерәп ташкан чагын
Күрергә дә теләмәдең.
Сиңа ни булды тагын?
Шулмы кайнар сөюләрең,
Салыштың күрмәмешкә.
Синдә - дөнья кайгылары,
Имеш, күмелдең эшкә.
Эшләрсең дә, арырсың да,
Дөнья куарсың әле.
Куып-куып тоталмагач,
Берчак туярсың әле.
Тик гомерләр узган булыр,
Мин булмам сине сөйгән:
Сөелмәгән төннәремдә
Булырмын янып көйгән.
Елый-елый, сөюемне
Төн карасына күмдем...
Янда бер ятим йоклаган, -
Таң аткач кына күрдем.

Йоклый алмыйм!
Бүген йоклап булмас төсле, җаным, -
Уйларымның тапмыйм очларын.
Уйдан арындырыр көчең югын
Белеп, син дә мине кочмадың...
Алмадың шул җылы кочагыңа,
Битләремне назлап үпмәдең...
Иңнәреңә башны салып, тулып,
Күңлем ташканын да көтмәдең...
Артың куеп, гырлап йоклап киттең.
Күнеккәнбез синең көеңә.
Балалар да сеңде. Арыганнар.
Төнге тынлык килде өемә.
Мин дә арыганмын. Бөтен тәнем
Сызлап тора. Беләм, ял кирәк.
Йокы гына кунмый керфегемә.
Мин дә яттым сиңа арт терәп...
Тәрәзәмдә йолдызлары биеп,
Эч пошыра. Сары ай көлә...
- Йоклый алмыйм!!! Бер мизгелгә җирдән
Онытыласым ла, әй, килә!!!
Башкаемда уйлар өермәсе.
Котылып та булмый, куып та,
Онытып та, арынып та булмый,
Күз яшьләрем белән юып та...
Син - ваемсыз! Гырлый-гырлый тагын
Кузгатасың ачу хисләрен...
Йокламыйча, киң җиһанда ялгыз
Әй, ятамын шулай кичләрен...

Күңелем күшекте
Коры утын беткән. Чиләре
Кибәр иде, җитсә җәйләре.
Газы беткән. Иске плитә, -
Бигрәк озак кайный чәйләре.
Оны беткән ипи салырга.
Көймим - утын юк бит ягарга.
Бозау сорый яхшы сөт кенә.
Каймак кирәк! Бирәм, көт менә!
Ызба суык. Акмый көмешкә,
Өйдә юк бер тавыш көлешкән.
Аягымда тишек оекбаш -
Дөньясына күрә килешкән.
Көйсезләнгән тормыш дигәнең,
Көтә минем башым игәнем...
Баш югары! Күрми тишекне.
Тик күңелем генә күшекте...

ТӘРӘЗӘМДӘ КОЯШ ЯНА
Шигырьләр
Тәрәзәмдә кояш яна, -
Тумас борын яна көн.
Зая үткән гомерләрне
Кайтарыр ла миңа кем?
Дәртем таша. Минутка да
Ял бирмим беләгемә, -
Минут та вакыт калдырмыйм
Әрнергә йөрәгемә.
Гомер зая янмас өчен
Ниләр уйлап тапмыйм мин?
Төшеп калсам да заманнан,
Аннан алда атлыйм мин.
Тәрәзәмдә кояш яна.
Пәрдәләремне ачам.
Кемнәр аңлар кояш булып
Янар күңелне ачсам?

Елыйсы түгел иде...
Кайгыларны күтәргәндә
Китмәдегез янымнан,
Булмаса да башка теләк
Тизрәк ялгыз калудан.
Ялгыз калып, мендәр манчып
Елар чакта тыйдыгыз,
Ташламадыгыз бер минут,
Җаннарымны кыйдыгыз.
Бүген килеп шатлыгымны
Күтәрәлмәс чагымда,
Якыннарым - җанкайларым,
Берегез юк янымда.
Шатлыгым сезгә вак нәрсә
Булгандыр шул, кешеләр.
Ялгызлыктан иңкәйләрем
Сәленепләр төштеләр.
Шатлыккаемны күтәреп
Булмый гына ялгызым...
Көтеп алган шатлыгыма
Күз яшьләре тамыздым.
Шатлыгымны - их!!! - яшьләргә
Манчыйсы түгел иде!
Кайгыларны күтәреп тә,
Шатлыктан бөгел инде?!!
Елыйсы түгел иде...

Бәхетемдер шушы, бәхетемдер..
Бәхетемдер шушы, бәхетемдер -
Сөйгән ярым янда һәрвакыт.
Балаларым «Әнкәй!» диеп өзелеп,
Минем өчен тора җан атып.
Бәхетемдер шушы, бәхетемдер, -
Дөньям бөтен, өстәл түгәрәк.
Шул бәхеткә нигә шөкер итми
Ашкына соң җаным - күбәләк?
Нигә ашкынасың утлар эзләп?
Ничек тыйыйм икән үзеңне?
Утлар булып янып яктыртсаң да
Балкытырсың бары мизгелне...
Шул бер мизгел, онытылыр мизгел,
Кадер-кыйммәте дә юк бит, юк...
Күбәләккәй-җаным, зинһар, тукта, -
Йөрәгемдә минем ут бит, ут!
Үземдәге утка көйгәнем дә
Җиткән миңа, җаным-күбәләк...
Бәхетемдер шушы. Бәхетемдер.
Күрәсеңме: дөньям түгәрәк...

Әрәм итмим бүленеп
«Тормышымны инде ничә кабат
Мин яңадан башлыйм.
Ярадан...»
Марат Кәбиров
Тормышымны өр яңадан
Башлап карадым кабат.
Ничек кенә тырышсам да
Килеп чыкмады, Марат...
Башлаган саен тискәре.
Артын куя замана.
Әйләнде йөрәгем тоташ
Төзәлмәслек ярага.
Юньсез башны комга тыгып,
Качтым да дөньясыннан, -
Танымыйлар. Үзләредәй
Мин дә манекен сыман.
Әй, кыланам: көләм, сөйлим,
Эчәм, ашыйм - кешечә.
Калганнарны мин кичерәм,
Мине Ходай кичерсә...
Бик югары манарадан
Кул селтәдем сүгенеп.
Тормыш башлыйм, дип, вакытны
Әрәм итмим бүленеп...

Тәгәрәп бер елыйсы бар...
Тәгәрәп бер елыйсы бар,-
Балалар күп өемдә.
Еламаган әрнүләрем
Йөрәгемә өелә.
Тәгәрәргә диваным тар,
Сыймас мендәргә яшем.
Тыйган яшьләрдән күзләрем
Түгелләр хәзер яшел.
Үләнле йортыбыз да юк,
Безнең этаж икенче.
Их, елыйсы ятып җиргә,
Җиде катка үткәнче.
Тәгәрәп еларга үлән
Эзләгән мин хыялый...
Пешеп яткан ашка куштым
Яшьләремне тыялмый.

Табып булмый...
Капкач кебек, каплап куйган мыни,
Җиләк таптым килеп яланнан.
Үзем җиләк җыям. Ә уйларым
Кан тамыза йөрәк ярамнан...
Ярым таптым. Шашып гашыйк булдым.
Сөйдем инде, чыгып чамадан.
Тынып кына яшәп яткан булам.
Ярый, димен, шашмыйм яңадан.
Акча таптым. Азлап, өзеп, җыеп,
Дөнья көттем. Тартам йөгемне.
Көндез кояш булып яндым. Күзнең
Яше генә төнгә түгелде.
Өем биеп тора. Бер-берартлы
Бала таптым. Матур үзләре.
Сөйдем, яндым, көйдем алар өчен, -
Йөземдә күп инде эзләре...
Җырларымны таптым күңелемнән.
Саркып-саркып тама торалар.
Кешеләрнең сүзенә карасаң -
Йөрәкләргә юллар яралар...
Барсы да бар. Хәтта җиләкне дә
Эзләп йөрмәс өчен җир гизеп,
Тезеп-тезеп бакчабызга чәчтем,
Балаларым капсын, дип, өзеп.
Әй, күп таптым... Холкым эштән куркып
Кала торган түгел иде дә...
Тик үземне генә табып булмый...
Яшем җитә утыз җидегә...

* * *
Яумый дия торгач көртләр
Кәртә буе булдылар,
Бөтен тишек-тошыкларга
Карлар кереп тулдылар.
Тракторлар көри тора
Соляркасын яндырып,
Буран күмеп китә тора
Ап-ак карлар яудырып.
Ыжгырасың да, буран-дус,
Шомнар салып күңелгә,
Яңгырларга әйләнәсең, -
Күкләр җиргә түгелә.
Кеше тагын тая-тая
Сүгенеп атлый юлдан.
Кай арада түгелгән күк
Җирдә боз булып туңган.
Күкләр, җирләр буталган чак,
Алышынган кыйблалар...
Ашыккан бу балаларың
Шуңа таеп егылалар...
Кышмы, язмы? Кармы, сумы?
Ярмы? Зурмы? Туктагыз!!!
Ышанып ялтыр- бозларга
Ерак юлга чыкмагыз!
Сез ышанган күкләр кайда?
Нык басып торган җирләр?
Язмышыбызны ышанып
Тапшырып булыр ирләр?
...Күкләр, җирләр буталган чак.
Алышынган кыйблалар...
Адашкан бу балаларың
Шуңа таеп егылалар...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.