Latin

Шигырьләр - Гәрәй Рәхим

Общее количество слов 549
Общее количество уникальных слов составляет 374
50.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кылганнар
Бакча артындагы тау башында
Җилләп утыра ап-ак кылганнар.
Инде декабрь бит, ничек алар
Аягүрә басып калганнар?!
Мин кылганнар арасында йөрим,
Сыйпап йөрим ап-ак башларын.
Мин үзем дә, ахры, кылганнардай
Бераз әрсезләнә башладым.
Ап-ак кылган кебек чәчләремне
Җилфердәтеп кышкы җилләрдә,
Аягүрә басып торам һаман
Туып үскән шушы җирләрдә.
Бөтен үлән кар юрганы көтеп,
Җиргә җайлап яткан чагында,
Ак кылганнар белән бер ялгызым
Басып калам мин тау башында.
Ачы җилдә кылганнарга кушылып
Сызгырам мин, аваз чыгарам.
Әллә ни моң чыкмый чыгуын да,
Тик аумыйм бит, басып торалам.
Бураннарда шулай торам һаман,
Каршы алам апрель башларын.
Мин үзем дә, ахры, кылганнардай
Бераз әрсезләнә башладым.
Көз йөри
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп, шаулап,
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Балаларны мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Давылга әверелгән җил
Сезнең авыл акта үткәндә
Җилләр сиңа кагылып киткәннәр.
Чәчләреңә синең сарылып,
Битләреңнән суырып үпкәннәр,
Бүген миңа килеп җиткәннәр.
Сезнең яктан килгән ул җилләр
Миңа шундый якын, иркәләр.
Алар бүген безнең авылда
Синең җылың белән исәләр.
Мин битемне куям җилләргә.
Көнләшсеннәр күргән-белгәннәр,—
Җилләр миңа синең чәчләрнең
Йомшак назын алып килгәннәр.
Синең иренең тигән саф җилләр
Суырып үбә минем битемне.
Көнләшсеннәр күргән-белгәннәр,
Җилләр тынмас әле үбүдән.
Сезнең авыл аша үткән җил
Уйнап йөрде безнең авылда.
Урам уртасында бер үптем —
Әверелде кинәт давылга.
Китмә
Менә мин дә дөмә ятим калдым.
Әнкәйне дә кайттык без җирләп.
Әткәм-әнкәм булып тик син калдың,
Ятим итмә мине, шигърият!
Катлаулы бу тормыш.
Дуслар мәңге
Ташламаслар димә син төбәп.
Соңгы дустым ташлап киткәндә дә,
Ташлап китмә мине, шигърият!
Чоңгылларсыз гына булмый чорлар.
Сыналулар бетми ул, димәк.
Чорлар ялгыш биткә төкерсә дә,
Төкермә син биткә, шигърият!
Беркөн мине үлем алып китәр.
(Белмим, шагыйрь аңа ник кирәк?!)
Тик ул чакта китмә минем белән,
Бу дөньяда кал син, шигърият!
Тукай
Ул бер үксез бала, чираттагы ятим,
Юк, диделәр, аның ата-анасы да.
Бу — ятимлек түгел, сабый чагыннан ук
Әверелү иде халык баласына.
Гомре кыска булыр, үләр бу, диделәр,
Колак салып синең яшьли моңлануга.
Ләкин белмәделәр, бу бит бер Апуштан
Әверелү иде халык моңнарына.
Шигырь яза һаман, йорты юк, диделәр,
Өйләнми дә шунда берәр бай кызына.
Юк, бу инде түгел шигырь язу гына,
Әверелү иде халык кайгысына.
Эшкуарлар әйтте, безгә ачу тота,
Үзе төшенмәгәч акча, чут рәтенә.
Тик бу инде шәхси ачу гына түгел,
Әверелү иде халык нәфрәтенә.
Аны җирләп кайткач, әйтүчеләр булды:
Ниһаять, бу тынды, чыкмый тавышы да...
Тик белделәр алар, бу бит үлем түгел,—
Әверелү иде халык намусына.
* * *

Җырланмаган җырлар турында.
X. Туфан
«Туем узган, туным тузган»,— диеп
Әйтер чагы җиткәч адәмнең,
Тормышына сагыш килеп керә,
Моңнар баса хәтта бәдәнен.
«Минем инде ашым ашалган да,
Минем инде яшем яшәлгән...»
Мондый ачы сүзне әйтә кеше
Гомере сүнеп килгән бер мәлдә.
Кыен инде, кыен мондый хәлләр,
Дошманыңа хәтта язмасын...
...Тик нишләр соң шагыйрь,
гомре калып,
Язып бетерсә бар язасын?!
«Минем инде җырым җырланган» — дип
Әйтү өчен ничек тел барсын?!
Л утчы гомрең бетеп, җырланасы
Җырың калсын җирдә, ул калсын!
Чын шагыйрьләр шулай булган әнә —
Такташ, Җәлил, Туфан, Тукайлар!
Гомре калып, җыры бетүчеләр —
Шагыйрь түгел, мескен сукбайлар.
Бу шигырем шунда тәмам бугай,
Сюжетымның очы чорналган.
Җитәр... Булды... Дәвам итү харам,
Нокта куям — җырым җырланган.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.