Latin

Шигырьләр - Габдулла Харис

Общее количество слов 1934
Общее количество уникальных слов составляет 1170
36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Яз



Күк кояшы назлы кыздай ачты пәрдәсен көлеп,

Моң, караңгы җир йөзе гакес итте [1] нурлар бөркелеп.


Мыскыл итеп кыш көнен, нуры белән үпте кояш,

Кыш бабай да ак сакалыннан хисапсыз түкте яшь.


Шул кояш нуры белән һәм төште шатлык шәүләсе,

Яз көне — бар күрнеше берлән матурлык гәүдәсе.


Чыт-чыт итеп һәр биек җирдән тамып, күп тамчылар

Җирне каплаган калын кар катлавын гел яньчиләр.


Тау кырые һәм биек ярлар, ачып киң түшләрен,

Күрсәтәләр дөньяга армас кояшның эшләрен.


Җир йөзе бер чишмә булды, ялтырап ага сулар,

Шул сулар, бергә җыелгач, киң болыннарны сулар.


Бер болыт юк, күк йөзе ул нинди матур, чалт аяз,

Ул аяз булмый хәле юк, инде хәзер чакта яз.


Кайта көз киткән матур кошлар тагын һәркөн бераз,

Иртә берлән сайрый алар моң авазлар, наз-нияз.


Әй күңел, син җырла, тәрсим ит табигать ләүхәсен [2]!

Син, каләм, һәм бу күңелдә кайнаган тасвирны яз!




Нарасый


Бак нарасыйның вөҗүден: нинди тынлык каплаган!

Күр аның бу ал йөзен: бер рәхмани нур аклаган.


Юк аның һичбер уе, ул нинди татлы йоклаган,

Нигә ишетелми авазы дип, анасы йоклаган.


Күкрәген бер калкытып, бер шиңдереп ул тын ала,

Нинди матур тын ала дип, күрүче таңга кала.


Әле туфракка тимәгән кечкенә, ак тәпкәе,


Күз салып гел шатлана шәфкать кояшы — әнкәе.


Гүя бер кошчык сәмада[3], канаты талгач очып,

Ял итә дә хәл җыя очмак өчен бушлык кочып.


Тирбәлеп ул бишегендә йоклый әле бик тыныч,

Бар эше йоклау, көлү, юк һич аңарга куркыныч.


Иртә торса, каршыламый чын, кара михнәтле эш,

Кай вакытта йокласа да, күрми ул зәхмәтле төш.


Кем генә дәшсә дә дәшсен — карыйдыр да җылмая,

Җылмаеп, ул үзенә биргән сөальләрне җуя.


Каш җыермый, һәрвакыт шат, ул шулай татлы көлә,

Әнкәсенең кайгы-хәсрәтен гел уртаклый белә.




Канлы көннәр


Күр: су төсле күк йөзе — ул кан кеби булган хәзер.

Күр фәзаны, ул коелган җан белән тулган хәзер.


Бетте йолдыз, ай, кояшның элкеге саф, ак нуры;

Бар да кан төсле кызыл нурлар коялар туп-туры.


Мәгърәкәгә[4] күз очын салсаң, күрерсең син тагын

Чишмәдәй меңләп егетләрдән кызыл кан акканын.


Күр: әнә ул ташлы тауларда адәмнәр тилмерә,

Бер йотым суга сусап, иңрәп алар җаннар бирә.


Ул аналар зарланалар бу бәладән Аллага,

Күр: әнә ул яшь сабыйларның күзеннән кан ага.


Җирдәге кырлар, болыннар, таулар, урманнар, сулар,

Чүлдәге комнар, шимальдән [5] бөтен бозлар — булар


Барчасы да ал, кызыл канга буялгандыр хәзер,

Хилкый [6] төс беткән тәмам, чыннан югалгандыр хәзер.




Зар


Яшим ләгънәтле бер тормыш эчендә,

Тулы әрнү, каты кайгы эчемдә.


Кичен йокларга дип ятсам ятакка,

Йокы алмый күземне төн эчендә.


Күренсә көнчыгыштан ямьле ал таң,

Сизәм: нәрсә күрәм бер көн эчендә.


Туганнан бирле күргән бар мәшәкать

Тора тезелеп рәте берлән исемдә.


Төнем гүрдәй, көнем михнәтле мең ел,

Җаным тоткын гомернең таң-кичендә.




Көз


Таң алдын чат кәфен тик ак кырау җирне урый.

Чыкса да көндез кояш, нәкъ ай кебек, салкын нуры.


Каплый инде күк томаннар иртә берлән җир йөзен,

Көзге җилләр болгата гел инде кайгы диңгезен.


Зур, матур агымсулар да куркынып әкрен ага,

Күчмә кошлар тезлешеп, моңланып ага кыйблага.


Барча үсмәләр, үләннәр сары төскә керделәр,

Калмадылар ул көенчә, сулдылар да үлделәр.


Инде түкте күз яше күк яфрагын һәрбер агач;

Нинди тын, сакин [7] алар, яфраклары һич булмагач.


Кич белән баксаң күгенә, ай вә йолдызлар да юк,

Инде каплаган аларны бу болытлар күптән үк.


Инде җир дә шушы рәвешләр яшәр моннан ары,

Бу күңелсез көзне Тәүсыйфтан [8] тәмам телләр арый.




Мәгъшукалар мисле


Җәйге төн, күк бик аяз һәм саф һава, тын җир йөзе;

Җылмая күк диңгезенең ай вә сансыз йолдызы.


Җир шарының зур, кара урманнары томрай тора,

Сандугачлар төн һавасын тетрәтеп сайрап куя.

Ул матур киң болыннар, бормалы агарсулар,

Ул күтәренке биек таулар вә ямьле сахралар!


Ямь-яшел бик зур чапандай җир йөзен япкан үлән,

Ул бизәкләнгән, төзәнгән төрле чәчәкләр белән.

Шундый җәйге ямьле төнне бер болында күбәләк,

Гел очып, чәчәк кочып, бик йөрде күп күпренгәләп.

Күрде ул бер тау түбәсендә матур бер якты ут,

Күзне текте, очты, юнәлде аңарга шул минут.

Күбәләк бик сөйде утны, йөрде шунда әйләнеп,

Бетте хәле, янды-көйде, үлде юкка бәйләнеп.



Сөеклем


Ул нәзек бер талчыбыктай төз, матур, зифа буе,

Чын кара һәм үкчәдән саче җефәк чук, әй, куе.


Гүя чиксез күк йөзендә төнгә тулган ай — йөзе,

Җем-җем итә күзләре, ул нәкъ Котыпның йолдызы.


һәм сихерле күзнең өстендә тора кыйгач кашы,

Куе-кара керфегеннән гыйшкый бер чишмә ташый.


Үзе бер мәрҗән савыт, нәкъ ирне — аның ирнәве,

Үзне табындырырга шундый бер кыз ирнеме?


Ул матур борны кылыч, килгән аның һәрбер төше,

Мәрҗән аузында тезелгән вак кына энҗе теше.


Сулаганда бер кабара, бер шиңә ямьле түше,

Ул үзе бер элекке назлы санәмнәргә ошый.


Улмы? Ул — бер элекке матур Зөләйха гәүдәсе;

Ул мөкатдәс нәрсә бер, ул — фәрештә шәүләсе.


Сахиранә [9] көлсә бер, ул мең галәмне балкыта;

Әмиранә сөйләгәндә рәхманилек [10] аңкыта.


Мин аңар сәҗдә кыйламын, баш иям һәм тез чүгәм,

Мин гаҗизгә илтифат кыл, дим дә күздән яшь түгәм.




Күңел көзгесе


Бәндәнең бар көннәрендә була бик күп төрлесе,

Көнгә карап төрләнәдер тормышымның өлгесе.

Килсә кайгы гәр аңар, игълам кыйладыр [11] күз-йөзе,

һәм шулай ук килсә шатлык — була йөздә билгесе.

Гади кешенең эчен күрсәтсә йөзенең төсе,

Күрсәтә шагыйрьнең эчен шигъри күңел көзгесе.




Вак-төяк


1

Чын, кадерле энҗеләрне юк урынга түкмә, күз!

Яшь йөрәк, син чиктән ашып әрнемә һич, сукма, түз!



2

Янма, көймә, юкка сөймә, яшь күңел, син назлыны,

Имә баш һич, көндезен-кич кыйлма сәҗдә, чүкмә тез.


3


Азатлык очты, мин тоткын,

Алалмыйм инде иркен тын;

Озакламас килер бер көн,

Йотар ләхет дигән упкын.


[Хәзрәте Галидән*]


Тырыш — дөньяң өчен мәңге тору күк,

Гыйбадәт кыйл — бүген таңда үләр күк.


4


[Гомер]


Ага чишмә суы иртә дә, кич тә,

Ага еллар буе туктамый һич тә.


Шулай ага гомер тормыш юлында,

Ага ул карамый уң вә сулын да.


Бер аккан су кире урнына килми,

Шулай ук һәм гомер дә ике килми.




Сөям


Сөям шау-шулы урманны һәм дә анда барча кошларны,

Сөям шат, кайгылы, моңлы, мәхәббәтле тавышларны.


Сөям зур-зур басулар, киң болыннар, бар яланнарны,

Сөям таулар, чокырлар һәм җиләклек тә вә аланнарны.


Сөям барлык үләннәр һәм чәчәкләр, исле гөлләрне —

Ачалар елмаеп анлар сынык, моңлы күңелләрне.


Сөям сузылып агып торган агарсу, вак куакларны,

Сөям шигъри аваз чәчкән шагыйрь-былбыл кунакларны.


Сөям салкын сулы, саф, чын көмештәй чишмә, тын күлне,

Сөям җирдә хәятле вә хәятсез — ул ки моң чүлне.


Сөям һәм бар агымсулар буендагы бөтен талны,


Сөям тын, җәйге төн үткәч, матур, моң, аксыл-ал таңны.


Сөям күп ямь вә шыксызлык табылган көчле диңгезне,

Сөям бигрәк лә диңгездән карауны айны, йолдызны.


Сөям чиксез фәзада күп йөзеп йөргән болытларны,

Сөям барлык авылда кич, сахрада янган утларны.


Сөям күкрәп, коеп яуган, яшенле, көчле яңгырны,

Сөям шул яңгыр артыннан терелгән җанлы киң кырны.


Сөям салкынчарак, иртән-төнен искән, ләтыйф җилне,

Сөям бик суын эчкән, туган-үскән җирем, илне.


Сөям моң-тын каберлектә, ләхеттә яткан әткәмне,

Сөям тормыш җәфасыннан йөзе сулган бу әнкәмне.


Сөям мин бу җиһандагы сихерле, шигъри һәр ямьне,

Сөям елда ике гает, кадер кич, изге бәйрәмне.




Юкка эзләмә


Кирәк киң күк йөзендә кош булып оч,

Кирәк җирдә мәләктәй бер матур коч;


Кирәк кырлар буенча җил булып ис,

Кирәк бар дәрьяларны йөзеп кич.


Кирәк очсыз-кырыйсыз сахрада гиз,

Аягың басмаган җир калмасын һич,


Табалмассың, гашыйк, аннан сылуны,

Сизәрсең һәр сәгать ал йөз сулуны.



Ул


Ул матур, оҗмахтагы хур, мин Адәммен, ул Хәүва,

Күр аның һәр керпегеннән һәрвакытта гөл ява.


Бу кадәрле булмагандыр Чин-Мачинның кызлары;

Күзләре көчле, сихерле, нинди нурлы йөзләре!


Булмагандыр Ләйлә, Ширин һәм Зөләйха да болай,

Нурлы булмас бу кадәрлүк бервакыт та тулган ай.


Бар матурлыкны җыйган бер язгы, назлы гөлчәчәк

Бик түбән калыр, чагыштырсак, моңарга тиңләсәк.


Аузы — кодси, Хәүзе — Кәүсәр[12], ирне — чын әбелхәят[13],

Мәңгелек көч, рух бирер үпкәнгә, бел, бетмәс хәят.


Гөл күңелне көл итә ул Җазибәле[14] серле каш,

Көлсә — тәсбих, тәһлил әйтә җир йөзендә һәммә таш.




Әнкәемә


Иртә исеңдә, кич төшеңдә мин булмаммы, әнкәем,

Соң газиз тамрың сизәме, нинди хәлдә бәбкәең?


Мин сиңа моннан, ерактан җыр белән игълам итим,

Кичтә күргән куркыныч күп төшләреңне беркетим.


Әй минем шәфкать кояшым, бел, һаман да яшь улың


Гел түбәнлектә, тупаслыкта яшидер, күз нурың.


Юк, шулай да бетмәдем, янам сүнәр-сүнмәс кенә,

Елмаям кайчакта мин, тик булса да күз яшь кенә.


Уйлыймын йөз төрле уй, ә берсенә җитми уем,

Күктәге күпләрне уйлап кул сузам, җитми уем.


Уйланам көндез вә кич һәм уйланам төннәр ката,

Төн үтә уйлар эчендә, яктырып ал таң ата.




Тукай рухына


Азмы кимсетте ятим дип яшьлегеңдә күп кеше,

Азмы сәд чикте юлыңа тәкъдиреңнең һәр эше!


Азмы ваксытты җаныңны җир йөзенең тормышы,

Азмы йөртте үз дигәнчә язмышыңның төзлеше!


Рәнҗи халкың җаны тик зур мохитең бүлегенә[15],

Кайсы бүлектер сәбәп булды вакытсыз үлемеңә.


Мәңге онтылмас намең — халкың һаман сагнып сөйләр,

Җырларыңны милли саз берлән кушып, моңлап көйләр.


Бел, шагыйрь, шул моңлы җырларың илеңдә яңгырар,

Зур җаныңнан соңгы былбыллар да еш илһам сорар.




Өн

[Бөек шагыйребез Г. Тукайга багышлыйм]


Төнлә берлән тын камышлыкта арыслан күкрәсә,

һәйбәтеннән [16] һәр ишеткән җан иясе тетрәсә;


Бозса урман тынлыгын бер ач, усал ерткыч улап,

Яисә быргысын көтүче өрсә бик иркен сулап;


Йә сәмави бер өн — күк кинәттән күкрәнеп,


Сукса кодрәтле кулы берлән ләгыйньгә үчләнеп;


Тын гына торган һава киткәч шул өннән калтырап,

Каршы ашыгып өн бирер тиз кыр, тау, урман яңгырап.


Булмады моңарчы, булмас һич ул өннәргә сөаль,

Әй гали шагыйрь, мисле сез [17] өннәренә шундый хәл.




Бөек шагыйрь мәрхүм Габдулла Тукаевка


Син бәләнд[18], туган чактук җырлап тудың,

Тәндә җаның бар чагында җырлап тордың.


Үлгәндә дә җырлармын мин, дигән идең,

Вәгъдәңдә тордың — җырлап гүргә кердең.


Үлдең, күмдек. Күптән сине кочты кабер,

Шулай да әле халкың син телендә гел;


Татар халкы җир йөзендә яшәгәндә,

Яшәрсең син булып бер мөхтәрәм былбыл.


Кимсетсәләр кимсетсеннәр, син ким түгел,

Тиңләсәләр тиңләсеннәр, син тиң түгел.


Тыныч йокла кабреңдә, әй гали күңел!

Сукырларның бәһаләве бер тин түгел.




Иртән


Матур, серле төн үтеп, ал таң аткач,

Тирә-якка бөтен ямен тараткач,


Торам да уйланып, җир хәрәкәте күзлим,

Алардан бер күңеллелек, ямь эзлим.


Карыйм күккә, күрәм: ай бик агарган,

Төнен нурлар коеп торганга арган;


Хәзергә ул югалса да күктән,


Ял иткәчтен, туар кичкә офыктан.


Җәелгән төз болын күз күрме җиргә,

Тигән күк чатры һәр чикләрдә җиргә;


Үләннәр чык белән яшькелтләнеп, ул

Каралган, ямьләнеп киткән тагын юл.


Менә иртәнге җил белән лепердәп,

Агач яфраклары купты дерелдәп;


Әнә тигез күл өсте шадраланды,

Җыерды төсен-битен, яме таралды.


Ерак таллыкта былбыл сайрый моңлы,

Бу җырны кыр, су, урман, тау да тыңлый,


Аңар кушылды һәм иртәнге азан,

Тагы артыр аваз шау-шу бераздан.




Кыйтга


Күп шагыйрьләр җырлыйлар сагънып сабыйлык

чакларын,


Күз буяпмы, күрсәләр фирдәвес почмакларын,—

Дип, менә мин яшьлегемнең дәфтәрен бер төн буе

Актарып бактым, ләкин сагънырдай чаклар тапмадым.




Килер бер көн


Мине рәнҗетсә дә бу тормышым гел,

Аңа борчылмыймын, кайгырмыймын бер.


Шулай кайгы көнендә мин түземле,

Беләм шатлык сөяр дип бер үземне.


Яшь күңелем киләчәктән көтеп ямь,

Әнә булса да ул хәзергә мөбһәм[19].


Дөрест, истикъбаль ул ике төрле,

Аңа бакмыйм вә булмыйм әйле-шәйле,


Бүген булсам да мин хәсрәтле, моңлы,

Килер бер көн, җуар хәсрәт-моңымны.




Көзге төндә


Кояш байган күптән, шәфәкъ баткан,

Караңгылык баскан җир йөзен,

Бер офыктан алып бер офыкка

Томалаган болыт күк йөзен.


Исә шәфкатьсез, салкын шималь җиле,

Әллә нинди ямьсез көй көйләп,

Ыжгырып, сызгырып ачы таушы белән,

Колакларга куркыныч сүз сөйләп.


Шыр ялангач калган агачлар һәм

Шомлы тавыш берлән шаулаша;

Сулар өстендә дә тул кын купкан,

Сикрешәләр үкреп, яр таша.


Шыбыр-шыбыр яңгыр ява тышта,

Күңелсез уй белән сыкрый җан;

Йокым очкан, йөрим әрле-бирле,

Атсын иде диеп тизрәк таң.


Беләм инде, беләм, бу буш теләк,

Бу түгел бит җәйге кыска төн;

Йөри торгач, әнә атсын таң да,

Көне түгел тагын җәйге көн.


Шулай да мин телим таң атуын,

Җир йөзене томан басуын;

Шул көндезге, җанлы тормыш кына

Баса бераз хәсрәт ташуын.


* *


Чыкса кайчакта елмаеп бер ул сөеклем каршыма,

Хис итәм мин шунда тик Җәбраил иңде дип каршыма;


Аптырыйм, каушап калам, көчсезләнәдер күзләрем,

Тотлыга тел, эндәшә алмыйм, кала тәмле сүзләрем.



______________

[1] Гакес итте — чагылдырды, кире кайтарды.

[2] Тәрсим ит табигать ләүхәсен — рәсемләп бир табигать күренешен

[3] Сәмада — күктә

[4] Мәгърәкә — сугыш урыны.

[5] Шималь — төньяк.

[6] Хилкый — табигый [тумыштан булган].

[7] Сакин — хәрәкәтсез.

[8] Тәүсыйфтан — сыйфатлаудан.

[9] Сахиранә — сихерле, сихерләндереп.

[10] Рәхманилек — илаһилык, искиткеч гүзәллек.

[11] Игълам кыйладыр — белдереп торадыр.

[12] Кәүсәр — Кәүсәр күле, җәннәттәге күл исеме.

[13] Әбелхәят — мәңгелек суы [мифик төшенчә].

[14] Җазибәле — күңелне үзенә тартучан, сөйкемле.

[15] Бүлегенә — бүленүенә.

[16] Һәйбәтеннән — куркуыннан.

[17] Мисле сез — сезнең кебек.

[18] Бәләнд — бөек, зур.

[19] Мөбһәм — билгесез.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.