Latin

Шигырьләр - Габдрaшит Рамазанов

Общее количество слов 2064
Общее количество уникальных слов составляет 1169
37.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Агыр хәят
Гаять салкын җиле кышның исәдер иде, шул чакны
Торыр, күрдем урамда кызганыч халәттә бер картны:
Вөҗүде( 1) калтырый дер-дер баш өсте яп-ялангачтан,
Күзе һәм эчкә батмыш җаны ачлыктан талангачтан.
Күгәргән йөз вә ирне, мисле җансыз, ачы салкында,
Керергә көчлидер агыр хәят шул — булса ялкында.
Рәхәт юк, һич тә асла, ул рәзаләттә (2) изелмәктә,
Агыр дөнья, мәшәкать зәһрилә (3) бәгъре кисел мәктә!
Кеше каршысына барып, өмид итә бөгеп башын,
Коеп ул йөз суын шунда сорый күздән түгеп яшен.
Оят качкан! Чарасыз! Нишләсен? Ул шул бит ачлыкта!
Хәяттан бизгән ул, ди: «Кил, үлем! Яткызчы балчыкта!»

1 Вөҗүде — гәүдәсе.
2 Рәзалэт — хурлык, түбәнлек.
3 Зәһрилә — зәһәре илә.
Сагыш белән эш кыйлу кирәк!
Җәй көнендә бер агачның яфрагының өстенә
Төшкән ике тамчы яңгыр; берсе әйтә берсенә:
— Монда без торганчы, шул түбәндәге чәчәккә без
Тиз төшик! Ул бик матур бит, тиз төшик ничек тә без!
Иптәше дә һәм кабул итте сүзен карышмыйчы,
Ягъни сүз беркеттеләр, һич калмыймыз, дип төшмичә.
Юк ләкин уйлау соңын: ул, хәлбуки — булмак тәләф(1),
Уйламыйчы файда юк, «төшәм!» диеп ермакта лаф.
Шулвакыт бунлар төшеп китте; чәчәк басылып китеп,
Ьәрбере булды һәлакәт йир өстенә чәчелеп китеп.
Нәкъ шулай: бер эш кыйлырга булды зур каедым (2) минем;
Итте тәклиф(3) «кыйл!» диеп күңлем теләү, нәфсем минем.
Итмәдем киңәш гакылга мин буны кыйлуым белән;
Тик вөҗүдкә чыксын ул эш мин һаман кыйлуым беләм!
Яхшы! Эш чыкты вөҗүдкә, чыкмады максат кына,
Күп зарар китерде, башта булса да асат кына.
Файдаланмак эстәдем һич уйламый ул эш белән,
Белдем! Эш эшләү кирәк икән һаман сагыш белән!

Минем фәһмем (4)
Кайвакыт каплый болыт-золмәт бара торган юлым;
Яктылык калмый, күренми ал вә артым, уң-сулым.
Нишли дә алмыйм, баралмыйм алга, мин юл күрмимен,
Шул караңгылык сәден (5) читкә этәлмим, йөрмимен.

1 Булмак тәләф — юкка чыгу, һәлакәт.
2 Каедым — теләгем, максатым.
3 Итте тәклиф — әмер итте, көчләде.
4 Фәһмем — аңлавым; уйлавым.
5 Сәден — киртәсен.

Калмый шулчак дәрманым, хәлдән таям, һич калмыйдыр,
Белмим шулчак үзем: уңмы бу ягым, сулмыдыр?
Шул халәттә мин гаять мохтаҗ улам шул дәмдә (1) мин
Якты юлны күрсәтүчегә, бөек ярдәмгә мин.
Бервакыт әллә каян миңа рушан (2) кояш туа,
Нур чәчә, золмәт-болытның үзенә нурлар тула.
Күрсәтә нурлар чәчеп миңа барырга якты юл,
Шул караңгылык сәден калдырмыйдыр һич таплы ул.
Шулвакыт гайрәт керә, алга китәм йөрәк белән!
Булмый һич манигъ 3 миңа! Барын этәм күкрәк белән.
Нәр эшем мәйданга тезлешеп килә башлый шулай,
Шул кояшым ярдәме берлән киләләр бит болай!
һәм аның берлән килә мәйданга бу нәзмым 4 минем;
Ул кояшымны беләсең килсә, ул — фәһмем минем.
Көтәм!..
Мин һаман, һәрдәм киләсе бәхтем, икъбалем 5 көтәм!
Бу кара хәят зәһәреннән чыгу хәлем көтәм.
Дөньяның зиннәтле, алдаулы, матур хәятләрен
Күрмәкем көтәм, ләкин хыял бу; хыялым көтәм.
Бу кара хәят зәһәреннән күңел туйган тәмам,
Чыннан ул аннан күчүемне, маем, балым көтәм!
Юк ләкин, бу тик хыялларым гына, бер буш габәс6,
Буш хыял берлә бәхет кояшы туганын көтәм.

1 Дәмдә — вакытта.
2 Рушан — яктыртучы.
3 Манигъ — киртә, каршылык.
4 Нәзмым — шигырем (тезмәм).
5 Икъбалем — уңыш.
6 Габәс — уен.
Мин «бәхет» диеп нида итсәм дә, булмый берни дә;
Баткан ул бәхет кояшы, мисле чыкмас * мәңгегә!
Шунда да кайбер вакыт күктә өмиднең йолдызы
Аз гына чәчеп нурын тик ялтыраганын күрәм.
Ул да тормыйдыр озак, дәрхаль килеп бик кап-кара
Бер болыт каплый — болыт астында калганын күрәм.
Мин янә калам караңгыда, хыялларга чумып,
Икъбалем кайчан да бер миңа йөз ачканын көтәм.
Күр!
«Мин дә бит яздым шигырь!»— дип, күккә ашмакчы
булам.
Дәгъваланма, әй Рәшид, син! Ач та язганыңны күр.
«Тасвирым!» —дип тә, киреп түшне, димәкче булам;
Дикъкать ит! Юк-бар хыял берлән саташканыңны күр.
Эшләрең эшлә! Фәкать син итмә һичбер ифтихар2;
Ашма Ходаңнан, һаман, һәрдәмдә вөҗданыңны күр.
Чын кеше булмас исәң, менә мә шул сиңа:
Йомма күзең, ач та дикъкать ит вә ноксаныңны 3 күр!

Яшь чаклар
Күңел сызлый, сызлый! Утлар яна
Көнләп, айлап гомер үткәнгә!
Кулдан килгән нинди файдалар бар
Бик буш куллап үлем көткәнгә?
Көннәр яңалана бара һаман,
Ибне инсан һаман искерә;
Бу көн болай торса бер төс белән,
Икенче көн башка төс керә.
1 Мисле чыкмас — чыкмас төсле.
2 Итмә ... ифтихар — мактанма, горурланма.
3 Ноксан — кимчелек.

Күңел
Гайрәте сүнгән халәт берлә күңел сүнгән хәзер,
Бер яшел яфрак корып шиңгәндәй ул шиңгән хәзер.
Туктамый, бу төрле максатларга очкан былбылым,
Бер торып очмастай үз урнына ул кунган хәзер.
Бер ходайлык, руханилыкка тик биргән башын,
Ал-гөленә дөньяның кызгудан ул дүнгән хәзер.
Дөньяның михнәт, мәшәкать берлә иткән золмына
Баш игән, язмышка һәм бөккән башын, күнгән хәзер.
Вактилә чынлап кына булса да бәхтен интизар1,
«Ялынычын» алган бәхеттән, каршы кул селеккән хәзер.
Бу ходайлык белән тынсыз калып, мескин генә,
Зур тәэсир берлә нечкәргән вә моңланган хәзер!

Яфрак
Чыгып урман читендә ялгызы тик бер агач үсте,
Тәмам яфракны ярды; төрле яктан җил, давыл исте.
Агач куәтле искән җил, давылга каршы тормакта,
Ә яфракларны җил туктатмый, арлы-бирле ермакта.
Бу хәлгә җөмлә яфрактан фәкать бер яфрагы түзми:
«Бу урным бик начар, Раббем! Бу урнымнан мине өз»,—
Ди.
Кабул булды теләге: күп вакыт та үтмидер шуннан,
Очырды читкә бик куәтле җил яфракны урныннан.
Бу урныннан котылды һәм утырды урнына күңле,
Вәләкин урны юк шул, күңле дә тик шунсына күнми.
Кереп урманга, ул барды имәнгә: «Кардәшем син,— ди,—
Мине яфрак итеп, зинһар, үзеңә алчы!»— ди инде.

1 Булса ... интизар — зарыгып көтсә.

«Үземнең яфрагым күп, мин үзем яфракка бик баймын;
Шулай булгач, алу мөмкин түгел, мин сине алмаймын».
Кайда барса, имән биргән җавапны бар да бирмәктә:
Аяк аста урынсыз тапталып ул эл дә йөрмәктә.
Дия шунда: «Начар җирдән котылдым дип тотылдым бит!
Бу хурлыкка төшәргә яхшы җирдән ник котырдым?
Ник?!»

Кояш чыгуы

Сызылды ямьле, кызгылт таң, итеп мәшрикъ ягын
мәхдүд;
Авылда, елга артындагы өйдә инде сүнде ут.
Җебетте инде чык та бар үсемлекләрне кырда,
Көтүләр уйганын китте матур, ләтыйф 1 болыннарга.
Йөзәдер ак болытларның янында ак томан күктә,
Болынга баралар казлар, тезелгәннәр гүя җепкә.
Уяндылар адәмнәр дә, баралар ашыгып кырга;
Кояш та һәм күренде инде, китте шатланып җир дә.

Күңел теләге
Атлыгадыр һәм дә өзгәләнә гел
Зур, гали булган теләкләргә күңел.
Капланып алган кысан тормыш белән,
Мәгънәви зинданны гайрәт, көч белән
Эстидер вәйран итәргә (ватмага),
Барча тоткынлыкны читкә атмага!
Атлыга бер зур азатлыкка туры —
Кайда җан иркен, рәхәтлектә йөри,
Һәм бәхетнең чишмәсе кайда чыга,
Кайда яумакта бәхетнең яңгыры;

1 Ләтыйф — гүзәл, нәфис.
Кайда иркенлек белән мәхдүд 1 хәят
Нәм бөтенләй башка тормышны сорый.
Хаклысың, күңел, биеккә сузылуга,
Килмәсә тәкъдир вә язмыш аркылы!

Ана мәхәббәте
Миңа көннәрдән бер көн зур миһербанлы, газиз әнкәм,
Минемчә, иң читен эш кушты, шул чакта диде: «Бәбкәм,
Бөек, чын бер тырышлык берлән син бу көннән үк эзләп,
Халис 2 булган мәхәббәтне табып бирче миңа тизләп,
Ки бер дә бетмәсен ул, кальбемезгә 3 таза багълансын,
Урынлашсын төкәнмәслек булып һәм мәңгегә калсын.
Табарсың син аны, ләкин табалмам дип өмид өзмә,
Тырыш, аны табу угърында 4 күп җиргә барып эзлә!»
Тотындым әнкәем кушканча эзләргә, һаман эзлим,
Барамын анда, монда; юк!.. Үзем эл дә өмид өзмим.
Шулай эзлим ки, хәтта какмаган бер ишек калмый,
Теләнчедәй сораймын, аһ! Ләкин китәм таба алмый.
Йөримен эзләнеп, аһлар орып, табалмыймын эл дә;
Өмид өзгәч табудан, өйгә кайттым кайгылы хәлдә.
Минем кайтканны күргәч, әнкәем чыкты миңа каршы,
Ни әйтер инде дип, курка күңел, җаным килә шау-шу.
Күрәм: әнкәй ачылган һәм йөзендә уйный шатлыклар,
Күрәм: күзләрендә мәгънәле зур бер мәхәббәт бар.
Ки шундый бер мәхәббәт ул! Аны эзләп тәкать бетте,
Ерак та булмаган ул, бушка күпме иҗтиһад китте.

1 Махдуд — уратылган.
2 Халис — саф, чын.
3 Калъбемезгэ — күңелебезгә.
4 Угърында — юлында; өчен.

Туган ил
Әй туган илем, табигатьнең матур, ямьле ягы!
Ул барыннан җанга сөйкемле, аңа якынрагы.
Бар хыял аның, аның тугърында тик мин уйлыймын,
Мин аның чөн моңланамын һәм аның чөн көйлимен.
Шатланам аның өчен һәм кайгырам аның өчен,
Шатлыгын уртаклашамын һәм дә бүлешәм кайгысын.
Анда шатлыклы табигать, анда дөнья оҗмахы;
Тартасың күңлемне, әй ямьле туган илем ягы!
Мин сине сөям! Йөрәгем дә мәхәббәткә тибә,
Кайный дулкын һәм, барып, гаҗәеп кырыйларны өя.
Нинди ямьле анда күкләрнең ачык күк күренүе
Һәм дә кырларның яшеллекләр эчендә төренүе!
Ямь-яшел тауларның өстендә йөзәдер ак болыт,
Күк йөзе шул таулар өстендә тора гөмбәз булып.
Күз бөтенләй багълана анда табигать күркенә,
Әмма эч ялкыны белән тулган йөрәк көчле тибә.
Әрни җан яшрен генә, ирексез тәгәри күз яше,
Моңланып, чиксез тәэсирләр белән күңлем ташый.
Сызлана, чумган хыялга, кичерәдер уйдан барын,
Искә төшерәдер аның моннан элек булганнарын.

Кышкы сәхра
Еракларга сузлып киткән сәхра,
Күм-күк күрнә офык томаны;
Очрата күз иңдә еракларны,
Чиксез бушлык, чиксез дөньяны.
Яп-ялангач, моңлы тора торган
Әнә теге урман артында
Ялтырыйлар карлы тезмә тагълар...
Бар да моңлы минем каршымда.
Бойгып тора карның уртасында
Ялгыз гына үскән бер каен;
Башын изи миңа моңлы гына,
Каты давыл селкеткән саен.
Болындагы туңган баткаклыкта
Корган камыш бантын селкетә;
Кинәт килеп, йомшак карны бөтереп
Еракларга алып җил китә.
Һәр нәрсә дә боек, бар да туңган,
Бар да ап-ак, бар да кайгылы...
Һай, бу үткән гомер, авыр тормыш!
Өзлә бәгырь, өзлә... һәм җылый!

Кайгылы юлчы
Килә юлчы салнып, уйга батып
Туган илгә, сагънып, җан атып;
Ирнеп кенә атлый арганлыктан,
Көчкә-көчкә аяк кузгатып.
Йөртеп ала кайчак яшел кырга
Ярты гына ачылган күзен,
Ара-тирә шунда карап ала
Гөмбәзләнеп киткән күк йөзен.
Тагын сална, баса төрле уйлар,
Күңелсезлек чыккан йөзенә;
Селкенәдер, күрнә, иреннәре
Сөйли әллә ни үз-үзенә.
Якынлаша кояш батышына,
Күләгәләр инде озайды,
Һава инде хәзер салкынсымак,
Кояш 1 кызуы инде азайды.

1 Кояш — газетада: кояшның.

Алландылар мәгъриб 1 болытлары,
Кызылланды кояшның нуры...
Нәкъ шулвакыт юлчының алдына
Ачлып китте туган ил кыры.
Исәйтмәгән бер эш булган кебек
Сискәнде ул, күтәрде башын;
Сулап алды да бер, тәгәрәтте
Ике бөртек кайнар күз яшен.
Электәге булып үткән хәлләр
Бар да ятты килеп күкрәккә...
Бала кебек егълап та йибәрде,
Чыдый алмый янган йөрәккә.

Корган яфрак
Корган яфрак каты давылларда
Бәрлә, сугъла, мәэюс шалтырый...
Шулай бәхетсезлек килгән чакта
Яшь йөрәгем дер-дер калтырый.
Әгәр өзеп бәрсә шул яфракны
Мәрхәмәтсез каты җил-давыл,
Алып китсә аны еракларга,
Нишләр инде, мескин, анда ул?!
Шулай өзлеп китсә еракларга
Минем ялгыз мескин яфрагым,
«Куылып йөрсә мәхнәт җиле белән,
Күрми газиз туган ил ягын!
Нишләр микән мескин?Аның өчен
Кем кайгырыр икән, кем җылар?!
Ят илләрдә хезмәт сөрә-сөрә
Ташланган башкаен кем җыяр?

Мәхәббәт чишмәсе
Мәңгедән күңлем күге астында бер зур чишмә бар:
Ул гаҗәп чишмә — «мәхәббәт чишмәсе» диләр аңар.
Көчле чыгъшы бар аның һәм бар ага торган юлы,
Күпме аксын, күпме ташсын — бетми ул, гел туп-тулы.
Тормый бер хәлдә ләкин ул, торса да гәрчә тулып;
Болгана... һәм каплаган күңел күген бик зур болыт.
Фитрый 1 ул һәркемдә, ләкин барсы бертөсле түгел:
Кайсысында көчле ул, кайсысында бик көчле түгел.
Шунда да әүвәлгесеннән бик бәхетле соңгысы:
Ул азат җанлы, зәгыйфь булгач мәхәббәт тойгысы.
Юк, алышмыйм шул хәлемне ул бәхеткә бервакыт!
Саф мәхәббәттән яну, өзелү миңа бик зур бәхет!
Мин телим: миндә мәхәббәт чишмәсе артсынчы гел,
Чишмә янында һаман үссен, чәчәк атсынчы гөл.
Кәм төшерсен шул чәчәкне көчле дулкыннар кагып
Чишмәгә һәм шул агым берлә чәчәк китсен агып.
Ул агар шунда еракларга тәмам шиңгәнгәчә...
Мин сөярмен тәндә җаным мәңгегә сүнгәнгәчә.

Моңлы тавыш
Нинди тавыш соң бу? Тын да алмый мин тыңлыйм аны,
Онтамын каршымдагы бар нәрсәне, бар дөньяны.
Нинди моңлы ул! Аны тыңлап тую мөмкин түгел,
Бер туемсызлык белән аулый аны мәфтүн 2 күңел.
Анда кайгы, анда яшь, анда мәхәббәт вә өмид...
Ник тагын искә төшәләр соң?! Бары да үтте бит!

1 Мәгъриб — көнбатыш.
1 Фитрый — тумыштан.
2 Мәфтун — үз-үзен онытып сокланучы.

Ул хәят кийменә кигзеп, барсын алга китрәдер,
Кайсы күптән инде үткән, кайсы юк инде хәзер.
Һәм килә күз алдыма ул — кайсы күптән инде юк,
Кайсы яшьлектүк минем яшь бәгъреме булды тәмугъ.
Кабъна эчкә ут, тагын агуланадыр яшь йөрәк,
Тамыза һәм күзләр дә яшь тамчыларын сирәк-сирәк.
Соң нигә инде миңа бу төрле хәсрәтле сагыш?
Бар да күптән инде үткән... Нинди бу моңлы тавыш!

Озын төн
Эчпошыргыч төн озын... бетмәс кара уй төн ката...
Аһ, янам... яшерен янам! Тизме... тизме таң ата?
Бик ерак шул ямьле таң... Урным — тәрәзәмнең төбе,
Йокламыйм... Мөмкин түгел... Уйдан бөтенләй баш ката.
Бик уңайсыз! Кемгә дә кулны бирергә юк! Читен!
Кычкырасым ла килә... Булмый! Нидер бер туктата.
Тып-тын өйгә ай нуры төшкән... хыял... ямьсез хыял!
Куркамын... айга карыйм, ул да ләкин тиздән бата.
Күз салам күккә, мине тарткан матур йолдыз ерак,
Тик ерактан ул сүнәр-сүнмәс нурын җылтырдата...
Батты ай, инде хәзер кем берлә бүлшим моңнарым?!
Ул матур йолдыз ерак күктә... Ерак син дә, ярым!
Сөйлим[ен] кемгә, рухымда нәрсәдер бик-бик тыгыз...
Ахры, каргалды башым йөкләргә тик ялгыз барын!
Бар йирем тын... Уй-хыял төннән кара... Аһ, кысыламын!
Күз салам көн чыгышына. Буш! Бик ерак эл дә таңым!


Япан
Ялтырый кар... Ялтырап, җәйлеп ята моң, тын япан...
(Анда күп кайгы соңында әлсерәп күзне салам.)
Аһ, җиңел! Иркен... Тора сызлып офык — күм-күк ачык;
Урман артында тезелгән тезмә таулар, күк — ачык...
Нинди шатлыклы җиһан! Балкый кояшның да нуры,
Анда таулар да көмешләнгән шикелле — ялтырый.
Ялтырый бар йир... Күз алда ачла башка бер җиһан —
Мең өмид, шатлык, мәхәббәт... тойгысын эчкә җыйган.
Анда мин бер кайгы-хәсрәттән җуанычлар табам,
Тормышымда нык барырлык зур яңа көчләр табам.
Анда ямь, анда матурлык, анда аклыклар тулы,
һәм теләкләргә туры бер якты, ак юл ялтырый.
Анда дәрт, арзу, өмиднең [лә] мөкатдәс Кәгъбәсе,
Ак бәхет, якты бәхет, нурлы бәхетләр вәгъдәсе...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.