Latin

Шигырьләр - Фатых Карим

Общее количество слов 4734
Общее количество уникальных слов составляет 2435
34.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Тавышлы таң

1
Ял вакытында буразнага утырып
Эзләгәннәр иде — табылды:
"Теләмәсә,
Җирне пычратмасын!» —
Хәл кылдылар — җыелыш ябылды.
Күңел өчен бер авыз сүз кушып
Килүче юк аның янына —
Җиһаншаны хурлап озаттылар,
Ул атлады авыл ягына.

Кайгылы баш, киез эшләпә,
Билле җилән, биек гәүдәсе
Туфрак тулган чабатасы белән
Таптап кайта үзенең шәүләсен.
Елар иде — күзеннән яшь чыкмас,
Җырлар иде — моңсыз тавышы.
Әнә авыл.
Тик ул кайтмый, көтә әле
Кояшның тауга таба авышуын.
Чәчү кыры, аты, сабаныннан
Бүген аның хокукы алынган.
Ачу, хурлык тулган авыр башы,
Муенын басып, аска салынган.
Тау буенда тонык түгәрәк күл,
Ярына басып хәсрәт сөйләргә!
Шул күл суын урталайга яра
Җиһаншадан төшкән күләгә.
.........................................

2
Түгәрәк күлнең текә ярында
Кулын талга урап тотынган —
Бөреләнгән каен ботагына
Ул моңаеп карап утыра.
Күкрәгеннән кайнар тир чыга,
Сулышы бүленә,
Йөрәге ярсыган...
«Тормыш —
Йә менәсең, яки тәгәрисең —
Тормыш үзе текә яр сыман».
Тәгәрисе килми Җиһаншаның,
Текәлеп карый ярдан түбәнгә.
Ул тормышка кешелек бурычын
Көрәшеп яшәү белән түләгән.
Хатыны бар, кызы җиткән,
Сакалы бар — аңа чал кергән,
Азмы-күпме агай-эне белән:
«Колхоз!»— диеп,
башта ул йөргән.
Бөтен илнең карашы астында
Язгы чәчү барган яланнан
Бүген менә куып кайтардылар,
Шуңа аның йөрәге таланган.
Сүзе бик аз.
Тойгы ташыган,
Йөрәгендә барын алдамас —
Бу кайгыны
Күлгә сөйләр иде,
Күлдә йөзгән балык аңламас.
Каен яфраклары тел ачалар,
Иренеп кенә язгы җил исә;
Яфрак ярган каен моңаер иде,
Җиһаншаның хәлен белде исә...
Хатыны белән кызы йоклап ята,
Баштанаяк төренеп юрганга.
Яңгыравыклы
Йомшак язгы төн,
Ике кеше үтә урамнан.
Ай юк әле.
Йолдыз яктысында
Кешеләре ачык күренми.
Сөйләшәләр,
Ә Җиһанша аны
Тәрәзәдән тыңлый үрелеп.
Көндез булса, ул ишетми иде.
Язгы төндә тавыш яңгырый:
«Шул Җиһанша харап итте менә
Йөрәк кагып йөргән айгырны».
Ташбаканың башына чиертсәң,
Бөрешеп керә кабыгы эченә,—
Җиһаншаның башына чиерттеләрме,
Тәрәзәдән артка чигенә.
Башын яшерә, үзе тыңлый,
Теге сөйли бөтен күргәнен:
«Җир башына басып карап торам
Җиһаншаның сабан сөргәнен.
Яшен суккан кебек, кырга тарала
Озын чыбыркының шартлавы,
Читкә чыга төшеп буразнадан,
Тын алдырмый яра атларын.
Буразнада атлар тигез йөрми,
Чи калдырып сөрә сабаны;
Кәсләр арасында утырып кала,
Башын селкеп, әрем сабагы.
Туктады бу.
Барып исәнләштем:
— Йә, Җиһанша, эшләр барамы?..
Җавап бирде, сүзен ишетмәдем,
Күтәрелеп миңа карамый.
Тыңлый!
Нинди яшерен тавыш?
Ак каенга менгән күзләрен
Түбән төшереп,
Яр читеннән
Бу тавышның урнын эзләде.
Гаҗәп:
Авызы ачык,
Җиһаншага үрелеп караган..
Үзе бака,
Ә бит күзләреннән
Мыскыллы бер көлү тарала.
"Фетнә,
Ул бит миннән көлә,
Ничек текәлеп күзен тондырган;
Яп авызыңны, шайтан яучысы;
Маңгаеңа юкса кундырам!»
Бака артка чикте,
— Курыктыңмы!..
Тик Җиһанша бераз ялгышты,
Күлнең әйләнәсен яңгыратып
Күтәрелде бака тавышы.
«Болар, күрәм,
Миңа үч итәләр,
Кайтып егылыйм ятьрәк өемә...»
Ул тырмашып текә ярга менә,
Ярдан карый ерак өенә.
Тыныч сулыш алган киң тугай
Йомшак үлән белән ябылган.
Капка саен
Карап торалардыр,—
Ничек кайтып керсен авылга?

3
Урамнарда тынлык.
Утлар сүнгән.
Ул тик казлар тавышын ишетте,
Арт бакчалар аша кайтып керде,
Йомшак ябып каты ишекне.

Кырын йөргән атка якын килдем,
Чигереп карыйм — атның муены
Чынаяк чаклы чеп-чи яра.
— Чыныңмы бу әллә уеныңмы?—
Дип сорадым, ачу килде,
Ат дерелди, үзе арыган;
— Ат урнына,— дидем, —
Чыбыркы белән
Син нәләтне тотып ярырга!
Исем китми, имеш:
— Ярып кара,
Түр башында чабата булдыңмы?
Син сайладың,
Син күтәрдең миңа кулыңны!
Ызгыша бит,
Сугышып булмый,
Бригаданы җыеп алдым да...
Коры тоттык, —
Хезмәт хокукын алып,
Бер атнага штраф салдылар...»
Сөйләп бетте.
Янындагы кеше
Бер сүз кушты:
— Кулак түгелме?
Ә Җиһанша, ике күзен йомып,
Башына суккан кебек чигенде.
Кинәт,
Тәрәзәдән сикереп, тышка чыкты,
Күкрәгенә җыйды бар көчен:
— Түгел,
кулак түгел,
иптәш райком,
Әтием дә гомере көтүче!
Ул кычкырды.
Авыл яңгырады;
Яңгырады ерактагы күлнең
Тал каплаган текә ярлары.
4
Тәрәзәгә төшә таң шәүләсе,
Җил ышкылып үтә өйләргә;
Мич артыннан төнге чикерткә
Әй тотынды серен сөйләргә.
Юкка гына өзелеп моңая,
Юкка гына сөйли кайгысын,
Юк,
Җиһанша аны тыңламый —
Үзенең моңы,
Үзенең кайгысы.
Йөрәгендә аның җыелыш бара;
Үзе — судья,
Җавап алучы.
Үзе — кешеләр,
Үзе — гаепленең
Бөтен гаебен ачып салучы.
«Эшкә кузгалыгыз!» —
Берәү тәрәзә чиертте,
Кызы, хатыны торып бастылар,
Ә Җиһанша, чикмәненә төренеп,
Башын тыкты ястык астына.
Аның йөзен ялкын каплады,
Тәненә ут салды булган эш;
Сулышын буып, бөтен хәлен алды
Таңгы тавыш,
Таңгы кузгалыш.

5
Өйдә ятып, озын көн уза,
Уйлар белән үтә язгы төн.
Көзге болыт кебек йөзеп йөри
Махоркадан чыккан ак төтен.
Ни эшләсен — идән себерсенме
Әллә суга барып киләсе?
Сөйләр сүзе су кебек күп,
Соң сер итеп кемгә сөйләсен!
«Авыр көннәр басты җилкәмне,
Соң мин әллә кеше түгелме?
Бу хәсрәтне ничек җуйыйм,
Нәрсә белән басыйм күңелне?»
Өйдә ятып, озын көн уза,
Уйлар белән үтә язгы төн.
Көзге болыт төсле йөзеп йөри
Махоркадан чыккан ак төтен.
6
Хатыны таңнан киткән иде,
Эштән кайтты ашыгып кич белән;
Чыраен сытып нидер искәнде,
Мыгырданып алды эченнән.
Тәрәзәне ачты, ачты ишекне:
«Кара мунча булган бөтен өй!»
Сәкегә менеп,
Ак тастымал белән
Куып йөрде куе төтенне.
Хатыны тынды.
Бераз эндәшә,
Җиһанша да кеше — сөйләшә:
«Фу, әллә бер ай,
Әллә ел үтте,
Хатын,
Иә, әйт әле,
Ничә көн үтте?»
«Барин дисәм... кыяфәтең килми,
Каян килгән кияү, килгән яр,
Ичмасам, эш булыр,
Ничә көн үткәнен
Утын агачына киртләп бар!»
Җиһаншаның ачуы өйгә сыймый,
Чыгып китте ишек алдына.
Кызы белән хатыны:
«Аш әзер бит,
Кая барасың?»— дип калдылар.
Бара.
Күккә күзе төшми,
Баш өстендә йолдыз атыла.
Нигә болай, берни эшләмичә,
Хәле беткән, биле ватылган?
Колхоз идарәсе,
Тәрәзәсе ачык,
Якты сузыла урам аркылы.
Ачу да бар, тиргәнү дә —
Ишетелгән сүзләр ялкынлы.
Рөхсәт сорап керде Җиһанша,
Ни дияр ул берәү эндәшсә...
Сугыштагы кебек, сүзләр кискен,
Идарәдә бара киңәшмә.
— Ул звенога кемне сайлыйк дисең?
— Җиһаншаны!
— Булмый, ярамый.
Бер атнага әле эштән кудык,
Ике атын да рәтләп карамый.
— Бәреп әйтәм, үзенә авырдыр,
Үз гаебе — үзе кайгырсын...
Лампа аша өстән Җиһаншага
Күз төшереп ала кайберсе.
Түгәрәк сакал,
Әлеге кәләпүштән,
Билле җилән әлеге киеме,
Җиһаншаның бригадиры
(Бераз йомшап китте диимме):
— Әле синдә мужик тупаслыгы,
Тыңла, яшьтәш, бераз ипле бул,
Булса булыр, булмаса юк, дию —
Колхоз өчен кул сүз түгел ул.
Аның теле тамагына ябыша,
Тирән уйга чумган көенчә;
Чоланга чыгып, тирән чүлмәктән
Чүмеч тутырып салкын су эчә.
Ястыгына ятып, тагын уйлый,
Таң алдында туа актык уй.
Йомшак кына сарыла тәрәзәгә
Офыктагы таңгы яктылык.
Таң яктысы каплый тау түбәсен,
Куе томан йөзә буенда,
Җиһаншаның күзе яктылыкка төшә,
Якты карап! җыела уена:
«Гаепле мин,
Ник эшләдем аны —
Син җавап бир бүген үзеңә.
Йөз күренә,
Канда ни барлыгын
Күреп булмый менә көзгедән.
Юк, Җиһанша,
Чигенә җиттең,
Гаебеңне бүген син таныма —
Колхоз малы үземнеке булып
Кушылмаган икән каныма.
Гаебем минем
Имән булып үскән,
Ничек аны каерып егарга,
Буа суы кебек җыйналды көч,
Ничек тизрәк эшкә чыгарга?!
Бүген басу — сугыш кыры,
Эштә кайный бөтен кешеләр,
Җиңүләрен сизеп шатланалар,
Сыкрап йөри минем ишеләр.
Ә бригадир:
— Сөеп эшлә,
Янып эшлә, егет, эшеңне,
Шундый заман,
Тик намуслы хезмәт
Шат тормышлы итә кешене,—
Сөеп эшлә,
Янып эшлә, яшьтәш, эшеңне!
8
Йокыга киткән казлар сизмәделәр,
Ул тын гына кайтты өенә.
Якты.
Тынлык.
Тагын уйлары
Күкрәгенә менеп өелә.
Йөрәгендә аның җыелыш бара:
Үзе — судья,
Җавап алучы.
Үзе — кешеләр,
Үзе — гаепленең
Бөтен гаебен ачып салучы:
«Җиле булгач, тузан булыр инде,
Соңгы көндә ничек бетәр бу!
Бер хәбәрче газет битендә:
«Ул — кулак»,— дип тавыш күтәрер.
Түгел!
Кулак түгел!
Әтием дә гомере буена
Кеше малын көтеп,
Җәбер сүз ишетеп,
Өйдән өйгә йөреп туенган.
Үзең менә син, Җиһанша,
Ярлыларга совет капкасын
Ачканчыга кадәр,
Байга билең бөгеп,
Тамагыңа икмәк тапкансың...
Тукта, әллә нәрсә,
Уем бу түгел,
Ул җыйналып килми башыма;
Тел очымда төер булып тора,
Шуны әйтер өчен ашыгам!»
Колхоз ди-ди, бергә тилмердек,
Соң, төбендә син бит үз кеше,
Эшлә,
бүлек
Дип сөйлидер.
Шундый заман!
Шундый заман безнең каршыда!»
Дулкыннардай уе җыйналды,
Ул ыргылып керде башына.
Әйе, таптың, таптың, Җиһанша,
Син колхозның юлын аңладың,
Чорыбызның көче,
Күкрәгеңә бәрелеп,
Чуен тавышы кебек яңгырады.
Давылдагы дулкын,
Ярга ташлангандай,
Яткан җирдән сикереп кузгалды.
Эшкә китәр иде,
Көне тулмаган,
Тулганнарын уйлап кызганды:
«Әгәр көннең
Тәгәрмәче булса,
Нигә миңа көчне кызгану?
Җиң сызганып,
Балта чары кебек
Әйләндерер идем мин аны!»
Хатыны белән кызын озатып калды
Тәрәзәдә кояш нурлары.
Ул тыңлады
Капкасына кунган
Сыерчыкның язгы җырларын.
Күкнең түбәсендә ай тәгәри,
Ул болытка килеп эләгә.
Болыт үткәч, сары якты сибелә.
Читән буйларында күләгә.
Кара күләгәдән берәү килә,
Ул куркадыр, ахры, күрәсең.
Авызын каплап, тамак кыра,
Карангалап ала тирәсен.

Читән аша ул үрелеп карый,
Бәрәңгедән калган базлар бар.
Улак тавышы, атлар пошкыруы
Ишетелә ерак абзардан.
Тавышы йомшак, сузып сызгыра,
Эштән бушап кайтып барамы,—
Ат караучы китте кулына тотып
Ялгыз йолдыз сыман фонарен.
Читән буйлап ул абзарга килде,
Бик сакланып керде капкадан;
Ятсындымы? Бер ат кешнәде,
Эчкә кереп, капка япканда.
Шырпы алды. Шырпы шылтырады.
Сызган шырпы сүнде салкында.
Тагын сызды, беркетелгән аты
Артка чикте куркып ялкыннан.
Ат таныды бугай. Ә Җиһанша,
Алып килгән ярты икмәген
Турап биргәч, атын кочаклады:
«Муеныңдагы яраң бетәме?
Сагынып килдем. Яхшы сыйлыйлармы?
Кибәк тулып беткән ялыңа.
Ярый, сау бул. Мин иртәгә кичен
Тагын киләм әле яныңа».
10
Төн тарала. Менә хәзер
Соңгы йолдыз сүнеп югалыр.
Кояш, ахры, килеп җитә инде,
Киң яктылык менә югары.
Көндәгедәй шатлык алып килә
һәм шатлыгын җәеп туа таң...
Җиһанша ул
Кичтән киенеп ятты,
Хатыны белән кызын уята:

— Агач кебек катып йоклыйсыз,
Тор, анасы,
кызым, тор димен.
Соңга калам,
Газет юкмы,
Төреп бирегез, ашап тормыймын..
* * *
Таза кулларында күн бияләй,
Билен тыгыз итеп бәйләгән.
Камыт кигезә,
Атлар тирәсендә
Яшьләр кебек җитез әйләнә.
Таңнан эшкә китте Җиһаншалар,
Бөтен халык эшкә кузгалган;
Яңа салган такта күпер
Тетрәп калды алар узганда.
Гармунчы аю белән
җырчы маймыл
Җыелып утырыгыз,
Бер әкият укыгыз,
Кызык булса, көләрсез,
Башкаларга сөйләрсез.
Моннан күп еллар элек,
Бик еракта, Таулыда
(Таулы дигән авылда)
Бер кеше гомер иткән,
Хәйдәр исемле икән.
Хәйдәрнең аты булган,
Колагы каты булган,
Сызгырсаң ишетмәгән,
Сыптырсаң килешмәгән,
Рәттән тугыз мәртәбә
Тибә булган тәртәгә.
Җәй үткән дә көз җиткән,
Кырда үләннәр кипкән.
Хәйдәр киткән урманга,
Утын кирәк булганга.
Иртән чыгып киткән ул,
Кичкә барып җиткән ул.
Баргач туарган атын,
Салдырмаган камытын.
Ат ачыгып кешнәгән,
Хәйдәр аңа дәшмәгән.
«Түзәр әле»,— дигән дә
Бәйләп куйган имәнгә.
Хәйдәр тәмәке тарткан,
Аннан йокларга яткан.
Бертын изелеп йоклагач,
Төн буе кискән агач.
Кискән күңеле булганчы,
Балта сабы сынганчы.
Кояш чыгып җиткәндә,
Хәйдәр атын җиккән дә,
Күчәр сынар димәгән,
Бар кискәнен төягән.
«Ат бит ул, тартыр ла»,—
дип,
Кузгалган кайтырга дип.
Ат, төн буе ач торгач,
Йөге дә авыр булгач,
Бер атлый да туктый, ди,
Хәйдәр аны тукмый, ди.
Хәйдәрнең кыйланганын,
Малкайны кыйнаганын
Ак каенда утырган
Саескан күреп торган.
Тузгачтын чыбыркысы,
Хәйдәр, тешләрен кысып,
Сыек чыбык алырга дип,
Тагын атны ярырга дип,
Урман эченә кергән
Нәм коточкыч хәл күргән:
Икәү кочаклашканнар,

Ничектер, дуслашканнар
Маймыл белән аю, ди.
Аю гармун уйный, ди,
Юл буйлап киләләр, ди,
Буылып көләләр, ди,
Маймыл бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып:
«Их-ма!— ди икән,
Кычкырып җырлый икән,—
Дошман аяк чала алмас,
Кичәрбез судан, уттан,
Дусыбыз аю бар чакта,
Безгә диңгез тубыктан».
— Әйттерәләр бит!—
дип, керпе
Төлкегә эндәшәдер...
— Безнең болай дус булуга
Бүре дә көнләшәдер...
«Их-ма!»— ди икән,
Кычкырып җырлый икән.
Хәйдәрнең төсе киткән,
Теле кабыктай кипкән,
Калтыраган тезләре,
Шардай булган күзләре,
Карамаган атына,
Качкан куак артына.
Озын койрык саескан
Каен төбенә поскан,
Курыккан, имеш, үзе дә,
Яшь аккан, ди, күзеннән.
(Аккан яшьнең тирәнлеге
Булган, имеш, тезеннән.)
Маймылның егетлеге:
Булмаса да күзлеге,
Саесканны тиз күргән
Һ.әм аюга белдергән:
— Ни кайгысы бар
моның?—
Дип, аю үз гармунын,
Чын гармунчылар сыман,
Култыгына кыстырган.
Саесканга килгәннәр:
— Ник елыйсың?— дигәннәр.
Торса да безнең илдә,
Әллә нинди бер телдә
Саескан сөйләп киткән,
Маймыл тәрҗемә иткән.
Аюның исе киткән.
Саескан, яшен сөртеп,
Киткән Хәйдәрне тетеп:
— Рәхимсез ул, таш күңел,
Башкалар алай түгел,
Киләләр утынга дип,
Шундый ук бер атлы лар,
Килгәч йоклап ятмыйлар,
Ашаталар туйганчы,
Атның күңеле булганчы.
Чама белән төйиләр,
Какмый-сукмый йөриләр.
Маймыл йодрыгын төйгән:
— Ай, ул Хәйдәрне!— дигән.
Аю, аңлагач хәлне,
Тузып киткән бермәлне,
Үрә торган йоннары.
Ачуыннан җиңнәрен
Сызганырга уйлаган,
Тик күлмәге булмаган.
Барса куак артына,
Анда Хәйдәр утыра.
— Сүс чыбыркың тузганчы
Синме ул ат кыйнаучы,
Төн буе ач тотучы?
Мин сине шуның өчен...—
Дип, аю күтәргән кул,
Ләкин шулчакны маймыл
Аюны тотып кала,
Читкә чакырып ала,
Учын куеп, тын гына,
Пышылдый колагына:
— Ни булса шул булган,—
ди,—
Калдырыйк бер юлга,— ди.

Аю бертын уйлый да,
Тирән итеп сулый да,
Уйнаклатып киң кашын:
— Риза! — дип, селки башын.
Гармуннарын алалар,
Ат янына баралар,
Төрле план коралар,
Торгызмакчы булалар.
Бигрәк аю тырыша,
Торгызырга булыша.
Иңенә гармун аскан,
Үзе тәртәгә баскан.
Тарта атның койрыгын —
Үти маймыл боерыгын.
Саескан ара-тирә:
— Әйдә, һап!— дип, көч бирә.
Шулай бик нык тырышкач,
Саескан да булышкач,
Тирлиләр, кызалар, ди,
Атны торгызалар, ди.
Ат ашаган, ял иткән...
Хәйдәр кузгалып киткән,
Саубуллашкан чагында
(Дөнья хәле тагын да!),
Аю белән маймылга
Бер үтенече булган:
— Алда бер текә тау бар.
Куркыныч андый таулар,
Атым тыела алмас,
Арбамда утын калмас,
Барысы коелып бетәр,
Хезмәтем бушка китәр.
Зинһар, төшерешегез,
Бәясен килешербез,—
Дип, Хәйдәр әйтеп салган.
Тегеләр уйга калган.
«Нишлик икән?»— дигәннәр,
Ахыр чиктә күнгәннәр.
Ярты юлны үткәч тә,
Текә тауга җиткәч тә,
Маймыл, аю — икесе,

Арканның очын кисеп,
Арт күчәргә бәйлиләр:
— Рәтен таптык бит!—
диләр.
Урап тоталар баудан,
Ат төшә башлый таудан.
Аю, бер кулын болгап:
— Нык тотын,— ди
маймылга.
Икәүләп сөйрәләләр,
Дөберди бүрәнәләр.
Хәйдәр арба өстендә.
Тик курку бар төсендә,
Ул-бу булмасын өчен,
Аю сала бар көчен,
Маңгаеннан тир ага,
Йөрәге дөп-дөп кага.
Авыр була аюга,
Чөнки гаеп маймылда:
Ул шунда ук үз эшен,
Гадәтенчә, оныткан —
Бауны буш кына тоткан.
Күчәрнең мыгырдавын,
Май сорап шыгырдавын
Бик кызык эш дип белеп,
Бара, ди, кыт-кыт көлеп.
Маймыл көлеп барганда,
Тауны яртылаганда,
Көтелмәгән эш чыккан,
Аюның йөрәге купкан
(Ничек аңларга моны?):
Төшеп калган гармуны.
Белдермәгән маймылга,
Бауны җибәргән кулдан,
Киткән гармун артыннан.
Арба кинәт тартылган,
Көлеп барган маймылның
Бау кисеп кергән кулын.
Арба һаман тартыла,
Маймыл карый артына.
Караса, исе китә,
Калтырый — хәле бетә.
— Аю мине утырткан,
Хәйлә белән котырткан.
Маймыл оныта тауны,
Кулдан җибәрә бауны,
Әй йөгерә кычкырып,
Арба китә ычкынып!
Ычкынып китә дә ул,
Чокырга җитә дә ул,
Юллар аерылган чатта
Кинәт борылган чакта,
Каралып торган ярга
Барып бәрелә арба.
Аю тауның башында.
Бу хәлне күреп шуннан,
Ул, куркудан, шашына,
Кулын бәрә башына.
Маймыл килеп тә җитми,
Аю сорамый-нитми,
Чалт берне яңагына,
Екканчы аягыннан.
Мыймыл торган, ди, җирдән.
Бик тиз акылга килгән...
Барып атны тотканнар,
Арбаны утыртканнар.
Хәйдәре дә табылган —
Аның башы ярылган.
Алъяпкычын сүткәннәр,
Аккан канны сөрткәннәр.
Хәйдәр атка утырган,
Үрәчәгә тотынган,
Рәхмәт әйткән илле кат.
Алдында — җигелгән ат:
— На!— дип, атын
кузгаткан.
Урман шаулап озаткан:
— Онытма, дустым, шуны:
Бөтен эштә бул зирәк,
Атның таза, тук булуы
Тау төшкәндә дә кирәк!
Аю белән маймылның
Хәзер кайда булуын
Теләсәгез белергә,
Барып-килеп йөрергә,
Исән-сау, тереләр, ди,
Урманда йөриләр, ди.
Аю һич тә туймый, ди,
Көн-төн гармун уйный, ди.
Маймыл бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып:
«Их-ма!»— ди икән,
Кычкырып җырлый икән.
Көтәм сине
Яшь наратка сөялеп көтәм сине.
Үләннәрне сыйпап, җил исә...
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап, син килсәң.
Юлларыңа йомшак нурын сибеп,
Йолдыз диңгезендә ай йөри;
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире!
Күзләремә никтер очрамыйсың,
Алар сине эзләп йөрсә дә...
Мин сөялгән нарат әйтмәс инде,
Килүеңне алдан күрсә дә.
Тик бер тургай мине аңлый бугай,
Кушып җырлый синең исемне;
Тургай кебек кечкенә кош булсаң,
Алып китәр идем мин сине.
Соңгы кич бу,
Менә таң беленер,
Таң беленгән якка юл тотам,
Мин барасы җирдә карлы таулар
Биек икән йөзгән болыттан.

Болытларны үтеп, ул тауларга
Менгән чакта бергә булырбыз,—
Минем йөрәгемдә булырсың син,
Без ул сакта икәү торырбыз.
Ни дисәм дә, бүген аерылабыз,
Син каласың, ә мин?
Мин китәм!
Анда мине илнең тынычлыгын
Саклау өчен куйган пост көтә.
Ни дим сиңа?
Дулкын көчле булса,
Ерак ярга җитеп кагылыр.
Ил чигендә сакта торучыны
Йөрәкле кыз, түзмәс, сагыныр.
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә...
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап, син килсәң.
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире!
Син кил,
Күкрәгемә башыңны сал,
Бер җыр җырла, шундый җыр булсын
Ул җыр мине җиңү кырларына
Алып бара торган юл булсын.
Зәңгәр йолдыз
Йокысыз үтә озын төн,
Кышкы төн озын;
Шатланып көтә бу төндә
Ана үз кызын.
Киенеп чыга урамга,
Күз сала ана;
Еракта, офык буенда,
Бер йолдыз яна.
Күктәгедәй гади түгел,
Зәңгәр йолдыз ул;
Сокланып елмая ана:
— Кызым бу!— ди ул.
Очып йөри зәңгәр йолдыз
Төнге тынлыкта;
Йолдыз түгел — кызы оча
Зур самолетта.
Аның канаты астында —
Мактаулы иле;
Пропеллер, күкне яңгыратып,
Ил көчен сөйли.
Бу ил аны, дәртләндереп,
Күккә мендерде.
Төннәрен күктә очарлык
Канатлар бирде.
Әйләнә офык буйларын
Бу зәңгәр йолдыз.
Ь.әм югары күтәрелә
Йолдыз кебек кыз.
Ямьле Дим дулкынлана
Хәтфәдәй яшел чирәм,
Кил, бәгърем, кил, Гөлчирәм!
Ямьле Димнең буенда
Утырыйк икәү.
Утырыйк таң атканчы,
Ак томан калыкканчы,
Нәрсәләр бар уеңда,
Кил, сөйлә, иркәм.
бүлек

* * *
Кил, сыен куеңыма,
Сарыл син муеныма,
Үз ит мине, тартынма,
Иркәлән, елмай!
Язгы кич котлый сине.
Алтын нурларын сибеп,
Текә таулар артыннан
Калка тулган ай.
Тулган айга син кара,
Бөдрә чәчеңне тара,
Әйт, бәгърем, сүзләреңне,
Коштай талпынып;
Кил, кочаклыйм үзеңне,
Үбим зәңгәр күзеңне,
Балкысын күзләреңдә
Сөю ялкыны.
Ак тирәкләр тирбәлә,
Яшь таллар иркәләнә,
Яфраклар сөйли безгә
Дим әкиятен.
Без бит йөрәксез түгел,
Ничек түзсен яшь күңел,
Текәлә күзләр күзгә...
Онытылмас бу төн.
Хәтфәдәй яшел чирәм.
Кочагымда Гөлчирәм
Иркәләнә, елмая,
Сыена миңа...
Ямьле Дим дулкынлана,
Мәхәббәт ялкынлана;
Нурын сибә тулган ай
Дим тугаена.
Син кызганма йөрәгеңне,
Янсын ул, янсын!
Кешеләргә факел булып,
Алдыңда барсын.
Богаулама хыялыңны,
Җәйсен канатын.
Менеп айкасын ул күкне,
Йолдызлар артын.
Нәрсә борчый йөрәгеңне:
Кайгы һәм зармы?
Яки шагыйрь куанырлык
Шатлыгың бармы?
Син шулар турында күтәр
Җыр өермәсен.
Җырыңда хисләр ялкыны
Ярсып дөрләсен!
Дөрләсен, менсен югары,
Төн уртасында
Уйнаган июнь аеның
Яшене сыман.
Аникин
(кыскартып алынды)
Актарылып, кара болыт килә,
Кыйгачлыйлар күктә лачыннар;
Караңгыда калай түбәләргә
Чиртеп-чиртеп ала тамчылар.
Менә бер өй, тәрәзәсе ачык,
Өйдә ана, аңа ямансу;
Ачык тәрәзәдән
Болытларга карый,
Күкрәгенә кысып баласын.
Күктә ай юк
Ана җырлый
бу кич караңгы,
моңы бар аның:
«Әткәң безне сагынгандыр,
Әткәң еракта;
Әткәң безгә хатлар язар
Көнчыгыш яктан.
Ак кар төшкәч, әткәң кайтыр,
Син тыныч бул, кызым —
Якты аналык күгемдә
Беренче йолдызым...»

Сөйгән ирен Лиза сагына бу кич,
Тамчы кунган керфек астына.
Башын читкә борып, күзен сөртә,
Ул үзеннән үзе ятсына.
Тагын карый Лиза болытларга,
Тәрәзәдән дымлы җил бәрә;
Тәлгәшләнеп маңгаена төшкән
Коңгырт чәчен селкеп җибәрә.
Бала тынып яңгыр тавышын тыңлый,
Йә, сискәнеп, кинәт кузгала,
Актарылып килгән болытлардан
Курыккандай була бу бала.
Күктә ай юк — бу кич караңгы,
Лиза җырлый — моңы бар аның:
«Без дә аңа хат язарбыз,
Бәгърем, кечкенәм;
Синең рәсемеңне салырбыз
Ул хат эченә.
Ак кар төшкәч, әткәң кайтыр,
Син тыныч бул, кызым —
Якты аналык күгемдә
Беренче йолдызым...»
Карый Лиза,
Өй алдында бакча,
Бакчадагы сирень куагын
Җил селкетә, яфраклары шаулый,—
Ул яфраклар көзен югалыр.
Югалырлар алар көзге җилдә,
Кошлар кебек ерак очарлар;
Кошлар кебек ерак очарлар,
Лиза калыр һаман бу илдә.
Күзне чагылдырып җәелер кыш,
Бүгенгедәй болыт куерыр,
Болытлардан, ак чәчәкләр булып,
Салмак кына карлар коелыр.
Ак кар төшкәч, ире кайтыр,
Бәлки, ул кайтмас;
Лиза тагын моңаермы?
Бәлки, моңаймас!
Ә хәзергә хатлар гына килә,—
Ире еракта;
Томанлы таулар буенда
Ул тора сакта.
Сакта тора, карый тирә-ягын,
Таулар буе әле тын яши;
Алар икәү:
Үзе шлем кигән,
Штык кигән аның иптәше.
Саклый торган илнең чиге бик киң,
Ул котыпка барып тоташа,
Ләкин дошман
Керер юл табалмый,
Тик болытлар үтә чик аша.
Ярсып аккан болыт сирәгәеп,
Үтәсеннән йолдыз күренсә,
Сагынгандай, күз төшерә сакчы
Ерак йолдызларның берсенә.
Күктә куерып болыт болгана,
Тик омсынып кала тулган ай.
2
Күк болытлар, ташкын бозларыдай,
Кабаланып ерак актылар;
Озакламый җылы кояш балкыр,
Офык буе әнә яктыра.
Таудан төшкән салкын күләгәдә
Тын да алмый ага тонык су;
Нәрсә күрсә, шуңа көлеп карый,
Соң аккан су нигә боексын?
Аулак урын күзләп йөргән тилгән
Тау битенә үскән куакка
Килеп кунды дигәч...
Янтайды да
Кире очып китте еракка.
Куак арасына, куян кебек,
Йомарланып поскан бер кеше.
Тилгән юкка кире очып китте,
Бу кешенең анда ни эше.
Кошта түгел, туган илнең чиген
Күзәтүдә аның бар уе;
Якынайтып карый бинокльдән
Аргы якта торган яр буен.
Җекән кебек тыгыз, салмак башлы
Кукурузлар җилсез чайкала,
Кемнәр йөри анда дулкын сыман,
Бер югала һәм бер калкалар.
Ике офицер... нидер киңәшәләр,
Тик ишетеп булмый сүзләрен,
Озын буйлы, озын мыеклысы
Тау буеннан алмый күзләрен.
Бусы
Безнең илдән
Койрык чәнчеп качкан
Ак бандиттыр инде, күрәсең.
Ике офицер йөри, тик үзләре
Наган тотып көрәк урынына,
Окоп казыталар бер ярлының
Бер кишәрлек иген кырына.
Салам туф ля кигән бер солдат,
Тонык күзләрендә сер саклап,
Ярлы игенченең йөрәгенә
Баскан кебек тоеп аягын,
Окоп урыны өчен таптап йөри
Кукурузның җиткән сабагын.
Көрәк тотып җиргә кулын сузган
Егермегә якын солдат бар,
Үзләренә кабер казыган күк,
Иренен тешләп эшли солдатлар...

* * *
Аникинның пост сәгате тула,
Биноклен ала күзеннән;
Үлән чыклы.
Күкрәгендә шуып
Кире китә килгән эзеннән.
Караңгылык каплый землянканы,
Ябылгандай була ишеге;
Килеп баса ишек тупсасына
Кыска буйлы калын бер кеше:
— Әй Аникин,
Торып тезлән әле,
Сөенчегә нәрсә бирәсең?
Йоклыйм дисең, йокы чехгавызы,
Хат укыйсың килми, күрәсең.
Кадерен белмисез сез хатын-кызның!
Әгәр бер кыз миңа хат язса,
Җиде төннең йокысын йоклаганда:
«Сиңа хат!» — дип иптәш уятса...
Юк, уянмый, йоклый Аникин,
Сыйпый аны һава дулкыны;
Чәче коелганчы яшәсә дә,
Кабатланмас рәхәт йокы бу!
Юк, уянмый, йокы тәмле...
— Даң!., даң!., даң!..
Ток шикелле, бөтен тәнгә йөгереп
Яңгырады чаң.
Тупсадагы кеше,
Бәрелгән туп кебек,
Сикерде кире;
Килгән хатны укып өлгермәгән
Лизаның ире —
Аникин торды атылып,
Йокысын екты,
Соңгы чаң чыңы сүнгәнче
Киенеп чыкты.
Урман артыннан ургылып
Төтен күренә,
Ургылып чыккан бу төтен
Күккә үрелә.
Авыл яна урман итәгендә,
Тәрәзәләр чәчрәп ватыла;
Авып төшкән калын өрлекләрдән
Утлы күмер шартлап атыла.
Төтен төсле сыерларның күзе,
Чабышалар дулап урманга,
Коймаларны сөзеп чыккан алар,
Мөгез төпләреннән кан ага.
— Бәгърем, балам, ике... күзем,
Бетте балам... балам... ул яна!..
Ике кулы белән чәчен йолкып,
Нуштан язып ава бер ана.
Койма аша сикерә Аникин,
Ана зарын, ахры, ишеткән,
Бер чиләк су алып коена да
Ялкын камап алган ишектән
Ташлана ул янган өй эченә:
Тибеп өзә ишек келәсен,—
Сусаган эт кебек ырлый-ырлый,
Ялкын ялап кала җилкәсен.
Бала —
Киләчәкнең хыялы ул,
Һәм бездән соң бу яшь балалар
Без кузгаткан көрәш ташкыннарын
Көчәйтүче булып калалар.
Утта калган бала турында да
Уйда шаулы агым кузгала:
— Бәлки,
Гасырларның исен китәрерлек
Бөек шагыйрь булыр ул бала!
Утка кергән Аникинның да бар
Бик еракта калган баласы;
Болытларга карап, ул балага
Кичен җырлар җырлый анасы.
Кара күмер була ярты авыл,
Сүрелә ялкын;
Күмер арасында актарына
Бу авыл халкы.
Взвод саклый авыл әйләнәсен,
Ындырлар исән;
Куе урман салмак дулкынлана,
Йомшак җил исә.
Тик бер ана елый, утта калган
Бала анасы!
Уйламагандыр ул үзләренең
Болай янасын.
Күз алмасы суга манчып алган
Карлыган кебек,
Күз яшьләре, язгы тамчылардай,
Якты бөртекле.
Шатлыгыннан ярсып елый ана,—
Яра төзәлер:
«Утта яна, бетте» дигән бала
Кулында хәзер...
8
Каршы килә взвод командиры:
— Сине көтәм, иптәш Аникин,
Мин постларга барам, приказ булыр,
Приказгача бире ял ит син...
Урманда ялгыз калды Аникин,
Патроннарын барлап карады;
Һәм исенә төште: кесәсендә
Укылмаган хаты бар аның.
Сагындырып килгән хат ни сөйләр?
Укымыйча каян беләсең?
Борчыласың башта,
Әйтерсең син
Таныш түгел өйгә керәсең.
Яфрак көйгән имән ышыгында
Хат укырга урын тар сыман,
Яфрак кебек кыштырдаган хатта
Көтелмәгән хәбәр бар сыман.
Менә шулчак көзге аяз күктән
Нидер тама хатка «тып!» итеп.
Сискәнә ул, чыңлап китә башы,
Яңгыр түгел — кан тамган хатка,
Куе тамчы, комач тасма кебек,
Хат буенча сузылып аккан.
Кипкән яфракларга күзен теки,
Кемгә карап нәрсә дияргә?
Миша түзми, кыр мәчесе кебек,
Менеп китә юан имәнгә.
Ак бандитлар безнең чигебезгә
Канлы табан белән басканнар,
Сакчы бирелмәгәч, башын кисеп,
Имән ботагына асканнар.
Юан имән моңсу гына
Баш ия җилгә;
Яфрактан яфракка күчеп,
Кан тама җиргә.
* * *
Тагын атыш — бомба шартлый анда,
Гөрселдәшә таулар, урманнар;
Чыгып кача куе куаклардан
Посып яткан соры куяннар.
Сикерешкән җитез ак тиеннәр
Ак яшеннәр булып тоела,
Кулларында тоткан чикләвекләр
Шыбырдашып җиргә коела.
9
...Миша Аникинның иң беренче
Пулясы белән
Окоп казытып йөргән офицерны
Егасы килә.
Күкрәгендә шуып бара да ул
Сузылып ята,
Дүрт аяклап качкан шәүләләргә
Теш кысып ата.
Сулау авыр, үлән төпләреннән
Аңкый газ исе,
Чинап үткән пуля колагына
Ышкыла төсле.
Алда — окоп, күтәрелә берәү,
Капсулен бәрә,—
Күзе канга баткан ак офицер
Бомба җибәрә.
Аникинны, аның иптәшләрен
Кызганасызмы?
Килеп төшә бомба бөтерелеп,
Ышанасызмы?
Ә Аникин шартлап өлгермәгән
Бомбаны тота,
Секундомер тоймас тизлек белән
Кире ыргыта.
Окоп арасыннан, болыт булып,
Туфрак бөркелә,
Вулкан бәреп чыккандагы кебек,
Таулар селкенә.
Командирның барып Аникинны
Мактыйсы килә,
Борын очын пуля уйганны да
Сизми ул, көлә:
«Бу егетләр белән тундраны
Яшәртеп була!
Бу егетләр белән Туган илне
Яшәтеп була!»
10
...Сугыш бара. Ялкын сулый бу төн.
Тик Аникин калды аерылып,
Калды егет ташлар арасында...
Бу аерылу тирән кайгылы.
«...Патрон бетте, аягымда — яра,
Башны шулай ташка салдыммы?
Дуслар һаман җиңеп алга бара,
Мин бүленеп ялгыз калдыммы?..» —
Ди Аникин, карый тирә-ягын,
Бик еракта утлар күргәли,
Туктап сызлана да китә тагын,
Гаолянга(1) табан үрмәли:
«Ник очрамый икән берәр елга?
Белмим, нинди җирләр үтәм мин?
Тукта... ни эләкте минем кулга?
Бу... кемнеңдер шинель итәге!»
Калтыранып сыза шырпысын:
«Аяклары җиргә күмелгән,
Менә кулы... салкын... әллә үлгән...
Кем дим моны...
Галим, бу бит син!»
12
Керфекләрен какмый ята Галим.
Иптәшенә күзен салмый ул,
Куырылган күксел иреннәрен
Бергә китереп куша алмый ул.
1 Гаолян — соры төстәге куе үлән.
Йөрәгенә якын ярасының
Сын катыргыч авыр булуы
Изә аны,
Азаулары белән
Телен тешләп ала сулуын.
Аникинның талган күзләрендә
Кайгыдан тыш өмет бар сыман,
Ерак таңга җитез карап ала
Куе гаоляннар астыннан:
«Беткән каның,
Тамырларың шиңгән,
Сизәм, Галим, синең хәлеңне!» —
Үзенә дип алган ак бинт белән
Ул күкрәген бәйли Галимнең.
Карый үзенең канлы аягына,
Селкетмәкче була... юк... авыр;
Кемне көтеп ятсын бу ят җирдә,
Тырнашыпмы алга кузгалыр?
Тик Галимне кайда калдырсын ул,
Козгыннарга азык итсенме?
Моңлы караш текәп еракларга,
Сабыр итсен,
Түзсен,
Көтсенме?
Бер кош сайрый көзге тонык таңда.
Ул — аерылып ялгыз калган кош,
Нинди язмыш көтә ялгыз кошны,
Ничек гомер итәр бу ел кыш?
«Кайгырма, кош,
Канатларың барда
Шомланмасын юкка йөрәгең,
Җылы якка оч син»,— ди Аникин,
Чехолыннан ала көрәген.
Тартып карый, теше белән чәйни,
Чехол бавы түзми... өзелә;
Шул бау белән поход көрәген
Кабык итеп бәйли тезенә.
Уянмасын берүк дигән кебек,
Аркасына сала Галимне:
«Киттек, иптәш, үзебезнең илгә,
Көчем җитә, түзәм әле мин!»
Өч аяклап, куе үләннәрне,
Куакларны ерып, юл ала,
Беләгенә ятып ял итә дә
Чокырларга төшеп югала.
Аркасында, таңгы күккә карап,
Үлем көтеп бара иптәше;
Наман телсез,
Соңгы сулышында:
«Бәхил бул»,— дип, бәлки эндәшер.
Көрәктәге канлы, авыр аяк,
Бүрәнәдәй, арттан сөйрәлә,
Терсәкләре сыгыла Аникинның,
Башы салкын җиргә терәлә...
13
Томанлы болын өстендә
Оча чыпчыклар,
Куе үлән башларында
Ялтырый чыклар.
Тамчылардан җыела су, —
Салкын чык суы;
Салкын су эчә Аникин,
Күкрәген уып.
Авыр тәне җиңеләя,
Сусавы бетә;
Шулчак ул, Галимне күреп,
Сискәнеп китә.
Башын калкыткан да Галим
Карый омсынып,
Бала кебек калтырана,
Ак телен сузып.
«Иптәшемә дигән суны
Эчтем мин, комсыз...» —
Ди Аникин, йөзен яшереп,
Борыла тынсыз.
Ул яңадан үләннәрнең
Кага чыкларын,
Кояшка чагылып коела
Чык тамчылары.
Миша Галимгә су бирә,
Су көмеш кебек!
Күзен йомып эчә Галим,
Бу бер төш кебек!..
15
Авыр булды бу төн.
Ябалаклар
Шомлы итеп нидер сөйләште;
Керфек какмый төн уздырды Галим,
Таңда гына кайтты иптәше.
Утырдылар.
Яннарында — корган мылтык...
Табынга аш кына өлгерсен,
Кичен күмеп куйган орлык белән
Сыйлаштылар алар бер-берсен.
«Сезнең татар халкы — майлы коймак,
Безнең руслар уха дип үлә,
Ә мин хәзер бүрткән чумизаны
Коймактан да тәмле дип беләм.
Аша, Галим, туйдыр тамагыңны,
Соңгы пролет калды үтәсе;
Күрәсеңме, башын күккә сузган,
Ул бит безнең сопка түбәсе!»
16
Тукта,
Кем ул бире... яр өстендә?..
Әллә маузер тоткан кулына,
Ташкын ташлап киткән
Түмгәк артыннан
Аргы якны күзли тын гына.
Учы белән тавышын яшерә Миша:
«Бу көнгәчә исән калган бит,
Бу бит теге, кукуруз эчендә
Окоп казытып йөргән ак бандит.
Безнең часовойга маузер төзи...
Борынын сузган канга кызыгып,
Исәнләшсен үзе дөнья белән,
Теле кипкән сугыш козгыны.
Бетсен әйдә,
Бир мылтыкны, Галим,
Тик сиздермә, атып екмасын,
Кыштырдамый гына төш аркадан,
Камыл сынган тавыш чыкмасын».
Таулар арасыннан уйсулыкка
Шуып төшкән томан шикелле,
Тын да алмый җиргә төктә Галим,
Тик кымшана соры шинеле.
Ләкин затвор тавышы сискәндерә,
Әйе,
Икесенең берсе бетүе! —
Миша курок тартып өлгергәнче,
Маузер бөрки соры төтенен.
«Калсам калам, үлсәм үләм» түгел,
Көрәшчеләр бездә икенче:
Җиңү өчен генә ант итәләр
Ь.әм яшиләр бөтен ил өчен.
Миша бөгәрләнеп баш игәндә,
Галим ала корган мылтыкны,
Сибелә ялкын, яңгырый елга буе;
Калтыранып китә канатлары
Актарылып очкан болытның.
Чик сызыгы булып ага елга,
Ярны астан ашый упкыннар;
Кыр үгезе кебек сырт торгызып
Үкерешеп йөри дулкыннар.
Җиргә тия куакларның башы,
Кыяларга сугылып, җил исә;
Ташкын ташлап киткән түмгәк кебек,
Ярда ята кара офицер.
Галим ялгыз... соңгы сүзен әйтә:
«Бергә утлар кичкән чын иптәш!» —
Күкрәгенә кыса Аникинны,
Күзләреннән тама кайнар яшь.
18
Калтыратты больниц тәрәзәсен
Салют тавышы,
Уйга чумган Галим ак мендәрдән
Күтәрде башын:
«Киттем диген... постта торган кебек,
Күз алдыма бас!
Сау бул, Миша, мин онытмам сине
Һәм ил онытмас.
«Илгә биргән изге антыңны
Акларга тырыш!»
Дигән сүзең яшәр йөрәгемдә,
Сау бул, Миша... хуш!»
Җиңел түгел мондый аерылышу!
Галим боеккан:
Үткәннәрне уйлап, тәрәзәдән
Карый офыкка.
* * *
Урман итәгендә яңа кабер,
Миша күмелгән.
Агачлардан яфраклар коела,
Башлар иелгән.
Венокларга текәп уйчан күзен,
Комиссар тора,
Ә кулында Аникинның кызы —
Рима утыра.

Кайгы сулышында башын игән
Байрак астыннан
Үрелеп карый Рима әнкәсенә,
Сизенә сыман.
Шатлыкларны яки кайгыларны
Ана кебек хис итүче,
Белмим, бар микән!
Хисләр диңгезенең иң тирәне
Анада икән.
Инде мәңге аны күрмәс Лиза,
Якын иптәшен,
Тамчылардай берсен-берсе куып,
Коела яше:
«Рима, кызым, менә бу кабердә
Синең әткәең,
Синең күзләреңдә аны күреп,
Сагыныр әнкәең!»
Венокларга карап елый Лиза,
Байрак селкенә.
Агачлардан яфраклар коела
Кабер өстенә.
* * *
Еллар үтәр, ләкин бу кабергә
Бертуктаусыз чәчәк салыныр.
Һәрбер шагыйрь аңа карап язган
Җыры белән илгә танылыр.
Бу җыр аша үткән ялкыннардан
Романтика кабыныр яшьләрдә,
Өйрәнерләр яшьләр хыялларны
Тормыш итү өчен яшәргә.
Мин үзем дә батырларның юлын
Хыялымнан бик еш үткәрәм,
Алар биргән тойгы ялкыннарын
Факел итеп өскә күтәрәм!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.