Latin

Шигырьләр - Дилә Йосыпова

Общее количество слов 546
Общее количество уникальных слов составляет 421
37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
САГЫШ ЧҮЛЕН КИЧТЕ КҮҢЕЛ
Сагыш чүлен кичте күңел,
Әле туңып, әле көеп.
Күзләремә бер карачы,
Бәгырькәем, назлап-сөеп.
Иреннәрем кипте сусап,
Бер йотым наз бирсәң иде.
Мин адаштым сине эзләп –
Үзең каршы килсәң иде.
Ялкыннарда ялгыз яндым,
Бәгырькәем, сине көтеп.
Мәхәббәтсез яшәү читен,
Бәхетемнең чите китек.
Чүлләрдә дә гөлләр үсә,
Кадерләсәң, сулар сипсәң.
Кибәр чишмә, сулыр гөлем,
Бәгырькәем, күрми үтсәң.
Сагыш чүлен кичте күңел,
Сабырлыклар алып күктән.
Киләчәккә бергә атлыйк,
Син үзең дә гашыйк күптән.
Син үзең дә...
“Яңа Вакыт” 22-1998 ел.
* * *Бәхетлемен: нәсел тамырларым
Борынгыдан – тирән катламнан.
Үз халкымның шәҗәрәсен саклыйм
Күз тидерми җиде ятлардан.
Төрки бабам каны ага миндә -
Нәсел башым – татар-болгардан,
Сабырлыгым – Идел буйларыннан,
Җыр-моңнарым – горур Уралдан.
Буыннардан буыннарга күчә
Алтыннардан кыйммәт бер мирас:
Яшәгәндә Илем – тел югалмас,
Тел барында халкым югалмас.
Тарих учагында күпме байлык
Әйләнсә дә кара күмергә,
Без бар әле җирдә! Без яшибез,
Ашыкмагыз безне күмәргә!
Җуелмадык әле, көн күрәбез
Иделдә дә, Себер, Уралда...
Чал тарихлы милләт юкка чыкмас,
Син дә, туган, эзсез югалма!
“Яңа Вакыт”, 16-2003 ел.
ҮЗ ҮЗЕМӘ
Сабыр төбе – сары алтын , дисең,
Сабырлыкка мине өндисең.
Сабыр савытларым мөлдерәмә,
Әрнүләргә ничек түзим соң?
Кичер, дисең, әгәр рәнҗетсәләр,
Йөрәгеңдә ачу саклама.
Уң яңакка суккач, сулын куеп,
Мең кисәккә бәгырь ваклана.
Дүрт аяклы ат та абына, дип,
Оныт, дисең, ятлар ялгышын.
Ялгышлардан яра калгангадыр,
Сагышлы бит гомер агышым.
Кемнәр белә, гомер бакчасының
Җимешләре ничек пешәсен,
Сагындырып, яки үкендереп
Кайсы гамәл искә төшәсен?!
Сыный язмыш безне һәр көн саен.
И Ходаем, бирче сабырлык,
Адашмыйча тормыш юлларында
Кеше булып җирдә калырлык!
“Яңа Вакыт”, 16-2003 ел.
* * *Сандугачлар оя корсын диеп,
Су буенда үсте тал-тирәк.
Чишмәләрдән сулар алган чакта
Парын тапты күпме яшь йөрәк!
...Тамырлары тирән иде дә бит,
Тирәкләр дә ауды давылдан.
Канат каккан кош баласы кебек,
Китә торды яшьләр авылдан.
Карлыгачлар кая оя корыр?!
Ташуларда ярлар ишелде.
Чормаларда тузан җыеп ята
Онытылган бала бишеге.
Өзелде көй, туктап калды вакыт,
Сагыш сарды инеш үзәнен.
Сыгылдылар таллар кайгыдан:
Тагын бер йорт йомды күзләрен.
Сандугачлар җырын кемнәр тыңлар,
Чишмәләрдән кемнәр су алыр?!
Киткән чакта юллар такыр иде,
Кайтулары булыр, аһ авыр.
Яңгыр юар, карлар күмеп китәр
Балачакның тәпи эзләрен.
...Гөлләр орлык койгач, нигез эзләп
Үксеп елар берәү көзләрен.
“Яңа Вакыт”, 16-2003 ел.

ЭЗЛӘМӘ
Эзләмә син мине, эзләмә,
Адаштым буранлы кышларда.
Бер корган оясы таралса,
Бәхетсез була бит кошлар да.
Эзләмә син мине, эзләмә,
Риза бул язларның барына.
Ташыган, ярсыган инеш тә
Кайта бит барыбер ярына.
Эзләмә син мине, эзләмә,
Чуалган сукмаклар көзләрдә.
Беркемнең бәхетен урламам,
Тик сүнмәс сөюем күзләрдә.
Эзләмә син мине, рәнҗемә…
ОЯЛЧАН ЕГЕТКӘ
Тулышкан бөредәй күңелнең
Язларны көтүен тоймадың.
Яратам дисә дә күзләрең,
Кал диеп әйтергә кыймадың.
Кояшка ачылган гөл кебек
Серләрем ачмадым, үкенәм.
Фәрештә түгел мин, Җир кызы,
Күтәрмә күкләргә, үтенәм.
Күз яшем яшереп елмайдым,
Хуш диеп кулъяулык болгадым.
Мин киттем, син ялгыз юлларда,
Уралып томанга югалдың.
Адашсаң, тапмасаң син мине,
Үкенеч телгәләр үзәгең.
Чит ярны үз итмәм, көтәрмен,
Мәхәббәт хакына түзәрмен.
Хисләрең тыйма, син, оялып,
Йөрәгең сагыштан сызлатма.
Кыюрак бул, егет, сынатма,
Бәхетең мин бит ул, югалтма.
ӘНИЕМ ШӘЛЕ
Мамык шәлен алам кулларыма,
Әнкәемне әгәр сагынсам.
Юатадыр кебек: «Түземле бул,
Рәнҗетсәләр әгәр, кагылсаң».
Гел шатлыктан гына тормый
тормыш,
Була аның авыр мәлләре.
Салкыннардан, бураннардан саклый
Әнкәемнең мамык шәлләре.
Иңнәремә салам әнкәй шәлен,
Күңел тулса, килсә елыйсы.
Мамык шәлгә күчкән микән әллә
Әнкәемнең йөрәк җылысы?
Мамык шәлнең һәрбер бизәгенә
Күз нурларың кушып бәйләнгән,
Ап –ак шәлең, әнкәй, иң зур бүләк,
Кадерлерәк энҗе-сәйләннән
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.