Latin

Шигырьләр - Әхмәт Исхак

Общее количество слов 539
Общее количество уникальных слов составляет 381
46.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Син җиңелдең, диңгез!
Уйный идек, диңгез, тын суыңда
Без, ерактан килгән егетләр,
Күккә сибеп кояш нурларында
Энҗе кебек матур күбекләр.
Дулкынлана идең акрын гына
Безнең белән уйнап син анда;
Кыса идең йомшак кочагыңа,
Без сикереп сиңа чумганда.
Синең белән көчне сынап карау
һич юк иде безнең уйларда:
Көч җитмәслек, тиңсез гигант белән
Кем уйласын шулай уйнарга!
Ачуланып, кинәт син ярсыдың
Дәһшәтле һәм матур төс белән,
Күтәрелде тау-тау дулкыннарың
Буйсынусыз, горур көч белән.
Без, сокланып синең матурлыкка,
Сикереп, чумып, һаман уйнадык.
Озатканда безне ерак юлга,
Шаяруың диеп уйладык.
Йөзә иде синдә, ерак кереп,
Җырчы егет безнең арада...
Дулкыннарың белән бер ыргылып,
Син ташландың кинәт аңарга.
Әллә инде шулай яратканга,
Җибәрмәскә теләп яныңнан,
Алып киттең аны еракларга,
Тирәнгәрәк һаман ярыңнан.
Ул кычкырды, бездән ярдәм сорап,
һәм без бердән сиңа ташландык.
Синең белән, диңгез, көчне сынап
Тартышырга шунда башладык...
Актарынган дулкыннарың ярып,
Кулларыннан аның тоттык без,
Кочагыңнан синең тартып алып,
Ярга аны алып чыктык без.
Ни эшләргә белми, ачу белән
Зур кулларны сузган шикелле,
Дулкыннарың синең ярсу белән
Безнең өскә, ярга сикерде.
Ярсынасың юкка, ачуланып,
Без бирмәбез аны тагын да...
Син җиңелдең, диңгез, көчсезләнеп,
Чын дуслыкның көче алдында!

Нишлим икән?
Чәчәкләргә тиңли шагыйрь сезне, ,
Шомыртларга — кара күзегезне,
Чылтырап аккан чишмә тавышына —
Сезнең әйткән һәрбер сүзегезне.
Әллә шагыйрь түгел микән соң мин? —
Чәчәкләргә сине тиңләштермим.
Карап торам — күзең нәкъ күз төсле,
Сүзләрең дә бик гади сүз төсле.
Ала алмыйм ләкин күзләремне,
Туя алмыйм тыңлап сүзләреңне.
Әйтче миңа, дустым, нишлим икән?
Башкалардан шулай син ким микән?
Әллә сине чәчәкләргә түгел,
Чәчәкләрне сиңа тиңлим микән?
1905-1991
Шагыйрь һәм тәрҗемәче Әхмәт Габдулла улы Исхак 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. Октябрь революциясенә кадәр ул атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, ә 1919 елда Татар педагогия техникумында укуын дәвам иттерә. Шушы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре һәм төрле темаларга язган публицистик мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында еш күренә башлый.
1925 елда Ә.Исхак Мәскәү Дәүләт кино техникумына укырга җибәрелә. Соңрак ул Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы чорда татар әдипләре, бигрәк тә М.Җәлил, белән якыннан аралаша, күп яза, көндәлек матбугатта еш басыла. 1929 елда Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән талантлы шагыйрь булып таныла. 1928 елда Ә.Исхак Казанга кайта һәм 1939 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газетасы һәм «Чаян» журналы редакцияләрендә эшли. 1939-1942 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып тора.
1942 елда армия сафларына алына, хәрби пехота училищесын тәмамлап, Ерак Көнчыгыштагы һәм Украинадагы хәрби частьларда взвод командиры булып хезмәт итә, соңрак дивизия газетасы редакциясендә эшли. Сугыштан соң Ә.Исхак тулаем иҗат эше белән шөгыльләнә.
1963-1967 елларда «Чаян» журналында баш редактор булып эшләгәннән соң, тагын язучылык хезмәте…
Ә.Исхак җитмеш елга якын актив иҗат гомерендә зур әдәби мирас калдырган каләм осталарының берсе. Үзе исән чагында аның кырыклап китабы дөнья күрә. Бу китапларда шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары, сатирик һәм юмористик әсәрләре, мәсәлләре, балаларга атап язылган әкиятләре, опера либреттолары, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең поэтик осталыгын тикшерүгә багышланган әдәби-гыйльми хезмәтләре һәм башка төр әдәби язмалары тупланган. Әдипнең рус классик шагыйрьләреннән, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясеннән башкарган тәрҗемәләре генә дә, күләм ягыннан санаганда, йөз мең юлдан артып китә.
1985 елда шагыйрьнең сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» дигән күләмле китабы басылып чыга.
Әхмәт Исхак 1991 елның 24 июнендә вафат була.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.