Latin

Шигырьләр - Әбелмәних Каргалый

Общее количество слов 651
Общее количество уникальных слов составляет 493
26.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
37.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
41.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Үзе турында

Шәһре Каргалы[1] – фәкыйрь(н)ең мәүлиди,

Өммәте – Әхмәд, рәгыяте – Мәскәви,

Атасы – Әбелфәез, җәдде – бәнам:

Дәүридә остазы көлл Габдессәлам.

Бәндәи хакның миянында сарих

Кәмтәранә бәндәсе Әбелмәних.

Кыйсмәтен хак әйләмешде интишар,

Бу сәбәпдин сәйр идебде чук дияр.

Тәрҗемәсе:

Фәкыйрьнең туган җире – Каргалы бистәсе,

Өммәте – Мөхәммәд, үзе Мәскәү иле кешесе,

Атам – Әбелфәез, атаклы булган бабам:

Дәверендә тулы остаз диелгән Габдессәлам[2].

Хак коллары арасында бик кечкенә һәм нәни,

Түбәнчелек-кимчелекле бәндәсе Әбелмәних.

Ризыгын чәчкән ходай күп җирләргә,

Шул сәбәпле йөрде ул күп илләрдә.


Туган ил

Тәрҗемә:

Туган илне сагыну һич китми икән,

Кайтам илемә, аңа җитми икән,

Ватан мәхәббәте иманнан ул,

Ир-хатынның үлгәнче саклаган тойгысы шул.



Сәяхәтләрдән кайтканда

Тәрҗемә:

Үкенмә үткәнгә, киләчәк өчен хәсрәт чикмә син:

Йөреп җирнең күп илләрен, тамашасын күрдең син!

Әсирлеккә төшкән дусты казый турында уйлану

Бәндә дөшмәк илә динелмәз хәкыйрь,

Аһәнин кайд(г)а дәшәр, әлбәттә, шир,

Хәр илә хинзирә улмаз игътибар,

Зәнҗерә дөшмәктин улмаз ширә гарь.

Бәр-карар улмаз җиһанның кәрд-эше:

Гяһ бәләнд, гяһ пәст улыр бонда кеше.

Кәтмәян дәүләт ирер гыйльме кәмал,

Гяһ кәлер, гяһа кәдисәр җаһ-у-мал.

Тәрҗемәсе:

Бәндә бәлагә төшкән икән, хурлык саналмас,

Тимер богауга төшкән, әлбәттә, арыслан булыр,

Ишәк белән дуңгызга игътибар булмас.

Чылбырга төшүдән арысланга гарьлек булмас.

Бер көе генә тормас дөньяның эше:

Бер югары, бер түбән булыр кеше.

Бетмәс дәүләт булыр камил гыйлем генә,

Мал-дәрәҗә бер килер дә бер китәр.


Мөнаҗәт

Җиһанның җаһ-малы нәфсә гаять тә хәсәндер бу,

Вәли мәгънан җәһәннәм суигә каид рәсәндер бу.

Үзене дөхтәре душизә кеби күстәреп дөнья,

Фәрифтә әйләян чукларны мәккяр пирәзәндер бу.

Гарусы нәү идеп кәнден, нәчә дөрлү виреп тәзиин,

Нәчә данаи даминә грифтар әйләяндер бу.

Буның мәкер илә аленә ирүрмәз фикре фазыйльләр,

Нәчә галимнәр(н)ең гыйльмен һәбая иргезәндер бу.

Буның тәзвиренең бере беренә биңзәмәз һәргиз,

Нәчә заһидләр(н)ең әгъмалене бадә вирәндер бу.

Буның җаһы илә малына гаҗәп алданамы гакыйль?

Сәрасәр робгы мәскүнне дотанлардин кичәңдер бу.

Әя, мескен Мәних, өммә сафа бу би вафадин сән,

Сөрүрең беренә бең җәфа бәхеш әйләяндер бу.

Тәрҗемәсе:

Дөньяның мал-дәрәҗәсе нәфсегә күркәмдер ул,

Әмма безне җәһәннәмгә сөйри дә кертәдер ул.

Үзен чибәр яшь кыз кебек һаман күрсәтә дөнья,

Әмма күпләрне алдаган мәкерле корткадыр ул.

Яшь килен кебек төзәнеп, ничә төрле бизәнеп,

Ничә галимне алдалап, бушка йөрткәндер ул

Ирешмәс гаклы күпләрнең моның хәйләләренә,

Ничә галимнең гыйлемен тузан күк кылгандыр ул.

Моның ялганы, алдавы охшамас бер-берсенә,

Ничә изгенең гамәлен җилгә очыргандыр ул

Дөнья малы, дәрәҗәсе-барсы да ялгандыр ул:

Җир йөзен иңләп биләгән затлардан калгандыр ул.

Әй мескен Мәних, көтмә рәхәт бу игелексездән,

Бер шатлыкка мең җәфа бүләк иткән дөньядыр ул.



* * *

Бөтен дөнья бәнем булса, гамем бетмәс, нәдәндер бу?

Әзәлдә[3] гамь торабыйлә[4] яратылмыш бәдәндер[5] бу.



Сәхрада

Ошбу көн вармыш идем сәйран өчен сәхра тараф,

Күп гүзәл улмыш чәмәннәр[6], лаләзар улмыш шорыф[7]

Бер тарафда күке "кәк-күк" дәюбән налан идәр[8].

Әһле дәрднең һушыны гарәт идәр, талан идәр[9],

Суфый тургайлар дәмадәм[10] күкләрә җәүлан идәр[11].

Бүдәнә йирдә торып, үрдәк суда тайран идәр[12].

Торналар тормаз, очар, казлар карар итмәз, качар,

Былбыл диваналар гөлләр өчен йәшен сачар.

Күл эчендә бакалар "бак-бак" дәю җәүлан идәр,

Бер тарафдан дәхи тартай "тарт" дәю налан идәр.

Үлән эчендә чикерткә төрле авазын чалыр,

Черки илә суйры чебен тызлаеп мазаң алыр.

Һәрбере нәгъмә нәвасене кыйлыб[13] сазын чалыр,

Сәрүкад Дилбәрләрең[14] кальбендәге назын алыр.

Шуйлә дилкәш[15], буйлә хөррәм[16] монча гыйззәтле һава,

Бәс моның дәк дилкәшадә чикмәсеннәрме нәва![17]



______________________________



[1] Шәһре Каргалы – XVIII гасыр урталарында Оренбургтан ерак түгел төзелгән Сәгыйть бистәсе, соңга таба Каргалы дип атый башлыйлар.

[2] Габдессәлам Уразмөхәммәт (Урай) улы Казан өязе Олы Мәңгәр авылыyнан. Танылган укымышлы була. 1745-1750 еллар тирәсендә, беренче күченүчеләрдән булып, Сәгыйть бистәсенә килеп урнаша, бистәнең беренче имамы һәм мөдәррисе була, ахун дәрәҗәсенә күтәрелә.

[3] Әзәлдә – мәңгелектә.

[4] Торабыйлә – туфрагы белән, туфрагыннан.

[5] Бәдән – тән, гәүдә.

[6] Чәмән – үлән, болын.

[7] Лаләзар улмыш шорыф – чәчәкләргә күмелгән чак җиткән.

[8] Налан идәр – кычкырыр.

[9] Гарәт идәр, талан идәр – талап алып китәр, ирексездән һуштан яздырыр.

[10] Дәмадәм – һәрвакыт, бертуктаусыз.

[11] Җәүлан идәр – күтәрелер.

[12] Тайран идәр – очып йөрер.

[13] Нәгъмә нәвасене кыйлыб – матур авазларын чыгарып.

[14] Сәрүкад дилбәрләрең – нечкә билле матурларың.

[15] Шуйлә дилкәш – күңелне шундый үзенә тартучы.

[16] Хөррәм – шатландыргач.

[17] Бәс моның дәк дилкәшадә чикмәсеннәрме нәва – моның кебек хозурлыктан ничек соң аваз бирмәскә, җырламаска!

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.