Latin

Шигъри тарихи бәян

Общее количество слов 1299
Общее количество уникальных слов составляет 667
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Шигъри тарихи бәян
Мөхтәрәм милләттәшләремә

Тарихи бәян – ачык хат,
Язылышын сорый аның
Заман, тормыш, зарурият.
Туган тел – милләтнең йөрәге,
Асыл алтын баганасы,
Таймас ныклы таянычы,
Ышанычлы төп терәге.
Автор
1.
Татарларның туган теле – татар теле,
Татарларны татар иткән – татар теле,
Татарларны милләт иткән – татар теле,
Татарларны алга илткән – татар теле,
Барыбыздан кадер көткән иркә гөле.
Без – татарның тоткан дине – бөек Ислам,
Туган иле – татар иле – Татарстан,
Туган теле – татар теле – Чәчәкстан,
Заманга хас алгарыштан, яңарыштан.
Туган телнең кабат бәясе зур,
Урыны түрдән татар теленең,
Сөйли белүеннән туган телдә
Белеп була кемнең кемлеген.
Татар теле – кабат дәүләт теле,
Хезмәт теле, мәктәп, фән теле;
Әниседәй газиз санаганга,
Туган телдә татар күңеле.
Туган телнең кодрәт-дәрте белән
Буын белән буын,
Чорлар белән җырлар тоташа,
Туган тел ул – олы бер могҗиза,
Милли тылсым, куәт, тамаша.
Тел ул – изге мирас, милли тарих,
Тел ул – җан авазы, моң, тәравих.
Татар теле – минем туган телем,
Шигърият теле, көй, җыр теле,
Бөтен дөнья сыйган туган телем –
Заман теле, гасыр, чор теле.
Телебездә – яхшы хыял, өмет-ният,
Телебездә – мең ел ашу әдәбият,
Телебездә – язгы ташу да ниһаять,
Туар таңнарны сурәтләр зур хикәят.
Телебездә – татарларның күрәчәге,
Үлми исән калачагы, киләчәге.
Туган телдә – милләтемнең яшәеше,
Мәхәббәте, мон-сагышы, кылган эше,
Чөкер-чөкер чөкердәшеп туган телдә,
Яшик әле гел гөрләшеп Туган илдә.
Туган телен белгәннең абруе арта,
Заман яшьләр күңелен туган телгә тарта,
Ата-Ана, Ватан, Милләт, Тел,
Уку, Хезмәт, Яшәү кадерен бел!
Туган телем – татар теле – татлы тел,
Туган телем – татар теле – затлы тел;
Тамырлары бик еракка киткән тел,
Тугыз татар, утыз татар атлы тел.
Тугыз татар, утыз татар-бабамнар,
Бик борынгы төрки кавемнәр алар,
Төрки һуннар, сөннәр дәхи хазарлар,
Кан-кардәшләр болар белән болгарлар.
Туган телем болгар-татар теленең
Нигезен салган шул кавемнәр бергәләп,
Җор төрки – татар телем өсти килгән
Тарих дәвамында сүз фарси-гарәп.
Олы дәрьяга тиң татар теленең
Тәшкил итә гомумтөрки асылын,
Булса да, урысча сүз арасында,
Биләп тора болгар-кыпчак буй-сынын.
Безгә иңгән илаһи татар теле,
Син туплаган үзеңә бөтенесен дә:
Төркилектән – камил төзеклек синдә,
Ислам аша – гарәби гакыл синдә.
Шигырь аша – фарси моңсулык синдә,
Урыс аша – ярсу кызулык синдә.
Берләштергән безне гел
Татар теле – бөек тел,
Күлтәгиннән килгән тел,
Дошманга ук, яхшы бел!
Татар теле – олуг тел,
Һәр кыйтгага таралган,
Дөньякүләм танылган
Ундүрт телнең берседер –
Зурысы, күреклеседер;
Татар телен белгәннең,
Иленә сәлам биргәннең
Саклыйк аны күз кебек,
Тел ул гүзәл кыз кебек,
Үстерик сөеп аны –
"Тел" дигән могҗизаны.
Тел ул – олуг, бөек күпер
Тоташтыра сине – мине,
Бабаларны – балаларны,
Калаларны – авылларны,
Далаларны – үр-тауларны,
Дәверләрне-давылларны.
Кылдан нечкә сүз күпере –
Һәр милләтнең үз күпере,
Үз гомере, үз язмышы,
Чал тарихның төпкеленнән
Татар килә, алга бара,
Булмас бетү – инкыйразы,
Юк, күренми тукталышы;
Чорлар кичү – яңарышы.
Музыкасы – Сәйдәш маршы,
Татар теле – җыр агышы.
Тукайлы тел – уңайлы тел,
Олуг тел ул, син яхшы бел;
Бүленмәс тел вә сүнмәс тел,
Кояш кебек балкыр ул гел.
Тел ул – буыннар чылбыры,
Алтын, якут, алмаз зынҗыр,
Тел ул – халкымның вөҗданы,
Аңы, моны өзелмәс җыр.
Хәтере ул милләтнең, җаны,
Гасырлар кичәр абруй-даны;
Тел ул – үтә үткен корал,
Хәрәкәттә – яшәеше,
Тел ул – нурлы, якты кояш,
Гел әйләнә, юк баешы.
2.
Татар теле – төрки тел,
Сөйләр өчен бер көй тел;
Татар теле чор кебек,
Аһәңгә бай җыр кебек.
Узаман татар теле –
Бу заман татар теле:
Аслән асыл татар теле,
Батыр, матур – татар теле,
Камил, төзек – татар теле –
Көлеп торган кыз күңеле,
Милләтемнең иркә гөле,
Туган телем, татар теле.
Бөтен дөнья татарлары:
"Казан", – диеп җан ата,
Ничә меңнәргә бер була –
Туган телкәен да сата,
Милләт аңа буш сафсата;
Исеме аның – маңкорт,
Җисеме аның – җанкорт.
Килер әле, килер безгә
Заманның шундый көне:
Ишек төптән узар түргә
Кимсетелгән татар теле.
Кыенлыкларга чыдаган,
Авырлыклардан чыгарган
Телебез – татар теле,
Чорлар, гасырлар теле,
Җырлар, илчеләр теле,
Кырлар, игенчеләр теле,
Хезмәттә көне-төне.
Туган телем – татар теле,
Шәрык вә гареп теле,
Чәчән, шагыйрьләр теле,
Мәктәп, галимнәр теле,
Урдада – дәүләт теле,
Татарда – милләт теле,
Яңадан дәүләт теле –
Хезмәттә көне-төне.
Телле булсак, өммәт без,
Татар телле милләт без,
Татар телле дәүләт без,
Телсез калсак, нишләрбез?
Телсез калсак, мөртәт без,
Телсез калсак, бетәбез.
Туган тел,
Яшә гел,
Булып син
Сулмас гөл.
3.
Туган телдә сөйләү, эш-гамәлне
Заман сорый бездән, ил сорый,
Бөек Тукай рухы, Колгалиләр,
Колшәрифләр, әдип Әмирханнар,
"Тел", – дип яньш-көйгән Насыйри.
Татар телен дәүләт теле итү
Миннән тора, синнән, һәр татар,
Телсез калсак, эреп югалабыз,
Телсез татар – җырсыз, денсез татар,
Телсез калсак, безнең эш хәтәр;
Телсез калсак, безне киләчәктә
Тарих кем дип атар?
Әйт, татар!
Тел сәгате сукты – изге сәгать:
Туган телнең киләчәге өчен,
Ата-бабага хас күркәм гадәт
Кануннарын саклап, ачык итеп,
Барсы өчен
Җавап бир, татар!
Туган телне яклау,
Туган телне саклау сафына
Иңне иңгә куеп бас, татар!
Соңгы мөмкинлек бу – ун ел вакыт,
Тарих биргән форсат: ике гасыр –
Егерме-егерме бер арасы,
Татар телен дәүләт теле итеп,
Татар халкын яңа дәверләргә,
Яңа чорга алып барасы.
Тел сәгате сукты – туган тел сәгате,
Татар телен дәүләт теле италмасак,
Бәллүрдәй чәлпәрәмә килә барчасы:
Бетә, юкка чыга татар баласы,
Бетә, юкка чыга татар дөньясы,
Сөйгән халкым, шуны аңлачы:
Туган теле булганның –
туган халкы бар,
Туган халкы булганның – туган иле бар,
Туган иле булганның – тулы бәхете бар,
Тулы бәхете булганның – яшәү яме бар,
Яшәү яме булганның – тормыш тәме бар,
Тормыш тәме булганның – бәйсез иле бар,
Милләт яшәсен өчен җиме, җиле бар!
Бөек Тукай, Колгалиләр белән
Халкым өзелмәс җыр – асыл мирас –
Милли рухын, җанын асрый,
Заман бездән миллилекне саклау,
Татар телен яклауны сорый.
4.
Туган тел – милләт язмышы,
Үткәне, киләчәге,
Халкымның яшәеше,
Буыннарның бәйләнеше,
Гомерләрнең әйләнеше –
Татар өчен татар теле,
"Телләр" дигән чәчәклекнең
Ал чәчәк атар таң гөле.
И татарым, мин – туган тел
Сагының бер солдаты,
Туган тел – дәртле оркестр,
Мин – шуның кларнеты;
Туган телнең барча сузык
Авазыдай сузылам,
Туган телнең барча тартык
Авазыдай тартылам;
Туган тел дип телгәләнеп,
Бары тик моңнан торам;
Туган телне зурлап торам,
"Телем", – дип җырлап торам.
Мин, татарым, татар телем
Яшәсә, яшим әле.
Киләчәк гасырларда да
Мин яшим, яшьним әле.
Туган телем – иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем,
Туган телем – татар телем,
Синдер яшәвем, гомерем.
Гасыр тегермәннәрендә
Тартылмас татар теле,
Заман сынауларын үтте,
Ватылмас татар теле;
Халкым бердәм булганда,
Хезмәткә күндәм булганда,
Тулы мөстәкыйльлек алып,
Туган тел дип торса янып,
Югалмас татар теле –
Чын алмаз татар теле.
Сиңа әйтер сүзем бар,
И газиз халкым татар,
Татар телле булсак кына,
Ирекле таннар атар;
Мөстәкыйль булыр татар,
Югалмый яшәр татар,
Гасырлар, чорлар атлар,
Милләт булуын саклар,
Өммәт булуын яклар,
"Татар" исемен аклар,
Мәшһүр милләтем татар.
5.
Вакыт хәзер –
Егерме беренче йөз башы,
Туган телем,
Юлың озын, ерак барасы,
Барлык яраларың төзәлер –
Ирек, мөстәкыйльлек дәвасы.
Телгә җегәр – тулы азатлык,
Берни тумый хезмәт, көрәшсез,
Бай мәдәни, татар телкәем,
Киләчәгең булмас өлешсез,
Киләчәгең калмас көмешсез.
Татар телем,
Үсеп, сиңа алга барасы –
Гасырларны кичеп, чорларга,
Теләгем шул:
Яңа дәвер, яңа чорларда
Насыйп булсын сөйгән халкыма,
Сәйдәш маршын уйнап,
Сөекле "Туган тел"не җырларга,
Лаек булып дәвер, чорларга!
Татлыдан да татлы тел,
Затлыдан да затлы тел –
"Татар теле" атлы тел,
Син минем туган телем,
Алай, болай итәм дип
Уй-планнар корган телем,
Бар дөнья сыйган телем,
Яраткан, сөйгән телем.
Үз телем, газиз телем,
Әткәм-әнкәмнең теле,
Сиңа хезмәттә узды
Минем барча гомерем –
Күңелгә сандугач керткән
Телем син, татар телем,
Куандырган, җырлап торган,
Көендергән, сөендергән
Телем син, туган телем.
Мине телче галим иткән,
Уңышлардан шатландырган,
Кайгымны куган телем,
Ана телем – үз телем,
Кояшлы тел – бүз телем.
Яшь кыз кебек чибәр телем,
Сүзи сурәт чигәр телем,
Фән телем, иҗат телем,
Синдер нурлы күңелем,
Сөекле ана телем!
Киң, иркен дала телем,
Сулаган һава кебек
Җаныма дәва телем,
Син – вөҗүдем, бәгырем,
Кадерле татар телем –
Сөекле туган телем.
Гомеремне
Туган телгә
Багышладым – ялгышмадым.
Җан эреткән туган телем –
Гыйззәтле татар телем,
Синең белән сугарылган
Бар күзәнәк – бәгырем.
Сөекле ана телем –
Мөкатдәс татар телем,
Син – илһам чыганагым,
Син – яшәү гамь-кадерем.
Син – кодрәт, куәт, дәртем –
Син – иң якты хыялларым,
Син – иң изге өметем,
Син булганга, дөнья матур,
Син барга, халкым бөтен.
"Телем", – дип җырлап торам,
Халкымны зурлап торам,
Былбыл кошы гөлбакчага
Сандугачлы телбакчамда
Алсу таңнар аттырам.
Татар теле –
Сандугачлы тел бакчам,
Тургайлы күңел бакчам.
Татар бәхете – туган телем,
Син исән булсаң!
Гумар Саттар-Мулилле
әдәбият:
Гомәр Саттаров “Исемең матур, кемнәр куйган”. Казан, 1989 ел.
Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?” Казан, 1998 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.