Latin

Шәкүр

Общее количество слов 3261
Общее количество уникальных слов составляет 1421
40.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Афанасий яман итеп сүгенде. Эчтән генә, авыз эченнән генә. Аннан соң тәрәзә өстендәге иконага борылып чукынды да: «Ходаем, үзең сакла...» — дип кат-кат кабатлады. Әйтерсең үзенең Кара айгырын бу көннәрдә сакларлык бүтән бер кешесе дә юк...
Шәкүрнең киләсен ул белә иде, сизенә иде. Шуңа күрә ул килеп кергәч, аптырамады-гаҗәпләнмәде, каушамады. Хәтта шатланды да. Шәкүр хәтле Шәкүрнең поп өенә, аңа, Афанасий атакай янына килеп керүе бөтен тирә-як алдында зур мәртәбә кебек иде.
Афанасий аны табынга дәште. Өстәлгә сыра һәм шәраб куйдырды. Шәкүрнең тамагы кипкән иде. Шулай да сырадан башта Афанасийның авыз иткәнен көтте. Аннан соң гына йотлыгып сыра эчте. Кесәсеннән зур бер шешә чыгарды, өстәлгә куйды.
— Нижгар ягыннан сиңа күчтәнәч,— диде.
Шәкүрнең киләсен белә иде Афанасий. Беркөнне ул аны базарда очратты.
— Сиңа сүзем бар, атакай. Бер килеп чыгармын әле,— дигән иде Шәкүр.
Менә килде дә. Афанасий аның сүз башлавын көтте. Әмма Шәкүр дәшми, йомышын әйтми, һава торышы, яңгыр-мазар турында сүзе. Печәннәр өлгереп килә икән, сабан туйлары җитә...
Шәкүрнең килүеннән курыкмады Афанасий. Ул аның холкы, гадәтләре турында ишетеп белә. Юкка-барга бәйләнми, юкка-барга кеше рәнҗетми Шәкүр. Попта да аның бернинди дә үче булырга тиеш түгел.
— Ни йомыш иде соң, Шәкүр,— диде Афанасий, ниһаять, күчтәнәч аракыдан да авыз иткәч. Киләсеңне күптән әйткән идең...
— Печәннәр җитеп килә,— диде Шәкүр. Туры карап, турыдан әйтте: — Син ул Кара айгырыңны миңа сат. Ике бәясен түлим. Сатмасаң, барыбер урлыйм. Сат, атакай. Сабан туйлары җитеп килә, атлар узыштырасым бар.
Афанасийга җиңелрәк булып китте. Шәкүрнең йомышы ачыкланды. Поп хәтта елмаеп ук куйды. Ул инде хәзер тамчы да курыкмый-каушамый иде.
— Әнә җиткән кызым бар, аны алып китә аласың,— диде ул Шәкүргә.— Ә Кара айгырга тимә. Ул миңа кирәк. Мин аны Чабаксардан ук алып кайттым.
Шәкүр җавап кайтармады, дәшмәде. Аннан соң да айгыр турында бүтән сүз әйтмәде, кузгатмады. Ашады, эчте. Дөнья хәлләре турында сөйләште. Киткәндә, саубуллашканда гына әйтте:
— Син сат миңа ул айгырыңны,— диде.— Барыбер урлыйм бит мин аны. Сат!..
Афанасийның да кәефе нык күтәрелгән иде. Күчтәнәч аракы шактый егәрле булып чыкты. Менә бит, Шәкүр хәтле Шәкүр үзе аңа күчтәнәч белән килгән. Ә шушы Шәкүрдән бөтенесе куркып тора. Ник куркалардыр аннан — белгән юк, әй. Менә бит, Шәкүр хәтле Шәкүр Афанасийга ялына: сат та сат, имеш, Кара айгырны. Сатмый гына торсын әле!
— Ю-ю-к-к, урлый алмыйсың,— диде Афанасий. һәм кычкырып көлде.— Урлатмыйм мин аны сиңа. Әнә җиткән кызым бар, шуны урла. Урлый алсаң...
Шәкүр дә көлде:
— Миңа синең ул надан кызыңның кирәге юк,— диде.— Син миңа айгырыңны сат. Сатмасаң, барыбер урлыйм.
Ахырда сүз шуның белән тәмамланды: бәхәсләштеләр дә кул сугыштылар. Әгәр дә Шәкүр Кара айгырны сабан туена кадәр урлый алмаса — Афанасийга колынлы бия һәм ике чирек аракы китерә. Әгәр Шәкүр Кара айгырны урлап китә алса — Афанасий аның үзенә ике чирек аракы һәм колынлы бия бирергә тиеш була. Бәхәснең шарты шушы иде.
Менә хәзер, Шәкүр киткәч, инде тәмам айнып җиткәч, үз-үзен тиргәп, сүгенеп йөри Афанасий атакай. Дөресрәге, Шәкүр китеп баргач, курка башлады, шул куркуыннан айный башлады, айнып бетте ул. Кинәт бөтен барлыгы белән шуны аңлады-тойды: Шәкүр янәшәңдә чакта алай ук куркыныч кеше түгел, Шәкүр кайдадыр читтә-еракта, билгесез бер урында булганда куркыныч икән бит. Шәкүрнең исеменнән үк куркып торучыларны аңлый-төшенә башлады Афанасий. Аннан соң тагын шул шүрләтте-шикләндерде аны: Шәкүр холыксыз бер угры, гөрбиян бер угры түгел, ипле-акыллы, тирән фикерле, мантыйклы-хәйләле бер кеше икән ләбаса. Әйе, Шәкүр мантыйклы, ул үз сүзендә торачак, сүзен ул уйнап кына әйтмәде. Димәк, Кара айгырны көн-төн сакларга кирәк. Сабан туена тикле бер атна вакыт бар, шуңа кадәр сакларга кирәк. Аннан соң инде... Әйе, колынлы бия алып килсен әле Шәкүр. Ике чирек аракысын да кыстырып килсен.
Менә шулай уйлады Афанасий. Шулай уйлап сүгенде. «Ходаем, үзең сакла»,— дип кат-кат кабатлады. Айгырны ничегрәк саклау турында уйлар корды.
Сабан туена әле бер атна вакыт бар иде. Шәкүр турында, аның белән булган сөйләшү һәм бәхәс турында Афанасий атакай беркемгә дә әйтмәде. Тегендә-монда хәбәр җиткерү турындагы уй аның башына бер генә тапкыр кереп чыкты. Дөресрәге, Афанасий атакай бу уйны үзе үк куып чыгарды. «Кит, мәлгунь, син бит Шәкүрне беләсең, анда-монда хәбәр җиткерсәң, бөтен тамырыңны корытачак, үч алачак,— диде.— Ә бәхәс — бәхәс инде ул. Намуслы бәхәс. Айгырны гына урлатмаска кирәк. Колынлы бия дә китерәчәк әле Шәкүр, Аллаһы боерса...»
Шулай да, хезмәтчесе Яковны чакырып әйтте-кисәтте Афанасий:
— Базар тирәсендә йөргәлә,— диде.— Кибет, пивной тирәсендә булгала. Шәкүр егетләрен күзәт, сиздермичә генә. Ни сөйләшәләр, ни-нәрсә уйлыйлар — барысын да мина җиткереп тор,— диде. Кучерына да әйтеп куйды:
— Мин юкта өйдән-ихатадан чыгасы булма, Кара айгырны сакла,— дип ныгытып кисәтте.
Ихатасында эт тотмавына үз гомерендә беренче тапкыр үкенде Афанасий. Эт яратмый иде шул ул. Иртән авылда эт өрсә дә, сукрана иде. Бигрәк тә, махмыр вакытында начар кичерә иде ул эт өргәнне. Кая ул эт кенә?! Андый чакта каршыңнан койрыгын күтәреп мәче үтсә дә, артына тибәрдәй буласың. Ә монда эт өреп торсын әле. Тик менә хәзер эт асрамавына үкенде ул. Үкенде дә, янә үзенекен тәкрарлады: «Бер дуңгыз ашаган хәтле ашый, кайсы хәерчесе тота икән шул этләрне...»
Афанасий атакай болай уйлады: Шәкүр, әлбәттә, төнлә киләчәк иде ат урларга. Димәк, төннәрен ул айгырны үзе саклаячак. Күчәр кебек таза кучерны ул ат абзарында йоклатачак. Ә үзе, арбага печән салып...
Шулай эшләде дә. Кичен, караңгы төшкәндәрәк, янына-куенына азык-ризык алып, арба төбенә түшәк түшәп, үз өстенә печән салдырып, төннәрен шунда куна торган итте. Шунда йоклады.
Юк, йокламады Афанасий, җил искәнен, яфрак шыбырдаганын, эт өргәнен, ат пошкырганын, таң алдыннан әтәчләр кычкырганын тыңлап-ишетеп ятты ул. Шәкүрне көтте. Кайчак ул аның килүен чын-чынлап теләп көтте, ашкынып көтте. Әзрәк шәраб-мазар тотып куйган чакларында хәтта хыялга да бирелеп китә иде. Хыялга бирелеп китә дә уйлап ләззәтләнә. Менә Шәкүр килеп керәчәк. Капкаданмы, койма башыннанмы шунда... Янында, булса, шул бер-ике егете булыр инде. Менә шулчакта Афанасий арба эченнән генә, печән эченнән генә аваз салачак, әйтәчәк: «Әй, Алла колы, Шәкүр,— диячәк.— Колынлы бия алып килдеңме миңа? Ярар, анысын соңрак алып килерсең. Ә хәзергә, давай, теге шешәңне чыгар...» Оттырачак Шәкүр, валлаһи, оттырачак. Афанасийның күктән ишетелгән тавышын ишеткәч, Шәкүрнең коты алыначак. Авызын ачып калачак.
Юк, Шәкүр сугыш-орыш чыгармаячак. Чөнки анысы инде урлауга керми, талау була. Ә аларның бәхәсендә талау әйтелмәде, Шәкүрнең сүзенә ышана Афанасий.
Менә шундый уйлар көч бирә, сабыр һәм чыдам итә иде Афанасийны. Шәкүр киләчәк, Афанасий аны тотачак, һичшиксез. Колынлы бия һәм чәкүшкә Афанасийныкы булачак.
Ике төнне йокысыз үткәрде Афанасий. Таң белән торып, өенә кереп, түшәгенә ята иде. Кучеры Егор ат абзарында йоклап кала әле. Йокласын, мондый йокы тамак туйдыра.
Өченче төн җитте. Бу төндә ярым йоклаган Афанасий, саташып, төш күреп уянды. Юкса үзе дә сизде: төш күрүе бик азга гына сузылды.
Таң алдыннан салкынчарак була. Аннан соң Шәкүр таң алдыннан килмәс тә инде ул. Төнлә килер. Менә шулай уйлап, Афанасий өенә керде, үзе белән бер шешә шәраб алып чыкты. Таң алдыннан торып эчте, озаклап, суган-сарымсак турап пешерелгән дуңгыз итеннән авыз итте. Өстенә толыбын ябынып, җылынып ятты. Менә шулчакта бик азга гына йоклап алды ул. Йоклап алды да төш күрде. Яшь хатынын янына, сиртмәле тарантасына утыртып, Чүти базарына кунакка бара, имеш. Анда ник бара — үзе дә белми. Ә, Чүти базарында нечкә билле кызыл прәннек саталар икән бит. Хатыны, йөккә узган бугай, шул прәннекне сорый икән. Менә шуңа, шул прәннекне алырга барулары.
Егор Кара айгырны куа. Айгыр шәп юырта. Менә урман эченә керүләре булды, сызгырган-кычкырган тавышлар ишетелде. Ат-тарантасны уратып алдылар. Егор атны туктатты, үзе дәшми. Тегеләр дә дәшми. Вәт, ат караклары. Нигә дәшмиләр? Ә, әйе, Шәкүр үзе дә күренде.
— Мин Чүти базарына барам,— диде Афанасий Шәкүргә.— Мә, хатынны ал, кызны ал, тик айгырга тимә.
— Бар, Чүтидә сиңа кагылмаслар,— диде Шәкүр.— Тик айгырыңны, әгәр сатмасаң, барыбер урлыйм. Базарда берәрсенә сата күрмә.
Шуннан соң юл ачылды. Кузгалып киттеләр. Афанасий яшь хатынын кочаклап әйтте:
— Менә күрерсең, Шәкүр миңа колынлы бия белән бер чирек аракы китерәчәк,— диде. Егорга кычкырды: — Куала айгырны, шәп чаптыр!
Егор борылып әйтте:
— Кайсы якка таба? Лашман урманынамы? — диде.
Менә шунда Афанасийның коты алынды. Тарантас башында аның кучеры Егор түгел, ә бәлки Шәкүр карак үзе утыра иде...
Менә шунда куркып уянды Афанасий. Уянды да сикереп торды. Як-ягына карап чукынды. Авыз эченнән генә белгәннәрен укыды. Шешәдә калган шәрабын бер чокыр тутырып эчте дә айгыр бикләнгән абзар йозагын барып тикшерде. Йозак үз урынында, үз тәртибендә иде. Ачкычны яшерелгән урыныннан барып алды. Абзар капкасын ачты. Айгыр, Кара айгыр кешнәп куйды. Ул күчәр башыннан кала янына беркемне дә китерми иде. Поп айгырдан курка иде. Типсә — тибә, тешләсә — тешли, бастырса — кеше өстенә килә. Беркемгә баш бирми.
Салам эченнән Егор күтәрелде. Кулында — сәнәк. Егор кулында — сәнәк тә шактый җитди сәбәп.
Егор күтәрелде:
— Кем йөри? — дип җикеренде.
Афанасийның күңеле булды. Барысы да тәртиптә. Егор йокламый, ул сакта, ул да уяу.
— Бар, кереп йокла,— диде Афанасий.— Ял ит, әнә арба төбендә шәраб бар, ит кисәге.
...Шәкүр, иңде икенче төн рәттән, Афанасийларның бәрәңге бакчасында каравыл торды. Кара айгыр турындагы сүзне, бәхәсне ул җегетләренә әйтмәде. Аларны бу эшкә ияртмәде. Тик аның холкын беләләр иде. Шәкүр, менә инде ничәнче көн рәттән, мунча яктыра. Мунча чабына, тәннән тир һәм кер куа. Ул мунча кергәндә сакта торган җегетләр белә: Шәкүр нидер уйлый, Шәкүр нидер хәл итә... Шәкүр чабына, Шәкүр әйрән китерттерә, Шәкүр өстенә өр-яңа киемнәр кия. Димәк, Шәкүр яңа эш башлый...
Кичен, шул чиста киемнәрен салып куеп, ак халатын да салып, Шәкүр иске сәләмәгә төренә, каядыр китеп югала. Хәер, үзе әйтмәгәч, кем белсен, кем аннан сорарга җөрьәт итсен?.. Үзе әйтми икән, димәк сорау да тиеш түгел.
Ә Шәкүр, ат менеп, Афанасийлар авылына килә. Атын ул, әлбәттә, утлауга җибәрә. Афанасийның бакча башына җәяүләп кенә күтәрелә. Күтәрелә дә, буразнага ята. Буразнага күмелә, һәм күзәтә...
Сабан туена кадәр өч көн вакыт калган иде әле. Әлбәттә, Чүти халкы белән, аксакаллар белән сөйләшеп, Сабан туен бүтән көнгә дә күчерттереп булыр иде. Әгәр эш барып чыкмаса... Тик бу уен Шәкүр шундук онытты. Бәхәстә болай итү ярамас иде. Тагын өч көн... Вакыт кыса. Поп уяу. Шәкүр күреп тора: Афанасий айгыр янына Егорны бикли. Вакыт кыскара бара.
Шулай да әле тагын бер төн көтәргә булды Шәкүр. Ул үзе көндез мунча керә, чабына, чабындырта, мунчадан соң изрәп йоклый. Шәкүр белә: Афанасий поп йокламый. Көндезен дә, төннәрен дә йокламый, ул — айгырын саклый. Поп Уяу.
Шәкүрнең үзенең дә өчәр-дүртәр тәүлек йокламый йөргән чаклары бар иде. Эш вакытында, ат сагалаганда... Ул белә: кеше ризыксыз тора ала, кеше сусыз да өч көн тора ала, әмма кеше йокысыз тора алмый...
Тагын бер көн көтәргә булды Шәкүр. Тагын бер көн...
Бәрәңге бакчасының туфрагы салкынча иде. Әле ярый, бу төнгә Шәкүр иске толып алып чыкты. Попның йокларга ятканын көтте. Ул белә, поп йокламаска тырышачак. Ләкин...
Ул карап-күзәтеп ятты: Егор абзарга кереп китте. Яков белән Афанасий аны бикләделәр.
— Күп калмады,— диде Афанасий.— Түзегез, егетләр. Егор, сәнәгеңне кулыңнан ычкындырма.
Аларның сөйләшкәне тонык кына ишетелә. Кичке эңгер-меңгер моны Шәкүргә ачык җиткерә.
— Мунчадан чыкма,— диде Афанасий Яковка.— Чыгып йөрмә, йомышың булса шунда гына йомышла. Тәрәзәдән күзеңне аласы булма.
Шуннан соң алар шәраб эчтеләр. Ит уртлап утырдылар. Яков Афанасийны печән белән күмде.
— Каты түгелме? — дип сорады.
— Каты булуы әйбәт,— диде Афанасий.— Урын каты булса, йокыны китерми.
— Мин дә катыда йокларга яратам,— диде Яков.
— Җүләр сатма,— дип көлде Афанасий.— Түшәгең бик йомшак...— Монысы Яковның хатынына ишарә иде.— Мунчада йоклап китә күрмә тагын.
Яковның бу сүзгә ачуы килде. «Түшәк» мәсьәләсендә Афанасий атакайдан нык шикләнә иде ул. Хатыныннан шикләнмәсә дә... Җитмәсә, әнә Яковтан мунча пәрие ясарга маташа бу атакай. Яков, эчтән генә сукранып, мунчага кереп китте.
Яковның Шәкүрне бер тапкыр да күргәне юк. Ишетеп кенә белә. Әллә нинди ак халатмы, ак чапанмы киеп йөри. Шунысына аптырады Яков: нишләп йөрсен ди Шәкүр бу тирәдә, поп айгыры янында. Аның турында әйтәләр, кәнишне, ул патшаның да айгырын урлап китәргә может, диләр. Ну поп айгырын... Нишләп йөрсен ди, нишләп кагылсын ди инде Шәкүр поп айгырына? Каян уйлап чыгарган бу Афанасий атакай бу тузга язмаган хәлне? Аннан соң тагын шунысы да бар: Шәкүр, әгәр урлыйм дисә, урлый тек урлый инде ул айгырны. Далада җилне тотып калып буламы? Башкисәр ди бит ул Шәкүрнең җегетләре дә.
Шулай уйлады Яков. Уйлап-уйлап сукранды-карганды да ләүкәгә сузылып ятты, хәл алды. Сузылып ятып хәл алды да янәдән кинәт сикереп торды. Афанасийның сүзе исенә төште.
— Тагы өч кенә көн калды,— дигән иде аңа атакай.— Шушы өч көнне түзсәк, айгырны урлатмасак, ике симез дуңгызны сиңа бирәм.
Ул дуңгызлар Яковның уенда, төшендә, акылында-аңында, күңелендә-хисендә яшәп ята иде инде...
...Бакча башыннан иң элек аның шәүләсе күтәрелде. Бәрәңге бакчасы башыннан. Шәүләсе күтәрелгәннән соң, Шәкүр үзе торып басты. Юк, торып басмады, ярым ятып, ярым үрмәләп, попның ихатасына таба атлады:
Алпавытның ихатасы яна...—
дип кабатлады Шәкүр эченнән генә. Аннан соң кайдадыр үз егетләренә җырлаган бер җырның сүзләрен пышылдады:
Дошман курка, диләр — гайрәтледән, Дошман курка, диләр — көчледән.
Көчледән ул курка... Әмма дошман Икеләтә курка үчледән.
Шәкүр Афанасийның ихатасына таба үрмәләде, һәм уйлады: юк, үч түгел бит бу. Бу — чиста бәхәс... Ләкин нигә теге җырның сүзләре һаман аңны-акылны бутый?
...Күкрәгемдә сәер көчләр бар.
Күкрәгемне каерып-киереп торган,
Беркем аңламаган үчләр бар.
Төн таңга авышкан иде. Шәкүр ихатага узды. Шушы берничә тәүлек, берничә төн эчендә ул Афанасийның ихатасын үзенең уч төбе кебек итеп өйрәнгән иде инде. Коймага ышыкланып кына, мунча ягына узды. Абзар янындагы арбага, Афанасий печәнгә күмелеп яткан арбага күз ташлап алды. Афанасий йоклый, таң йокысы белән изрәп йоклый иде. Шулай булырга тиеш. Шәкүр белә: Афанасий таң алдыннан торып шәраб эчә. Кайчакларда Яков белән Егорны да сыйлый. Айгыр кадерле атакайга...
Шәкүр мунча тәрәзәсен чиртте. Тәрәзәнең дәрәҗәсен белеп чиртте. Үз-үзенең дәрәҗәсен белеп.
Эчтән, мунча эченнән, сукранган тавыш ишетелде. Яков чак кына черем итеп алырга уйлаган иде. Аз гына, күзләрен йоммыйча гына йоклап алырга теләгән иде. Ә монда тагын теге төн пәрие, Афанасий атакай йөри. Шәраб белән сыйларга уйлыйдыр инде. Ярар, сыйласын, теге «түшәк» турында әйтеп ачуны китерде, җәлләмәсен аракысын-шәрабын. Ярар, Яков җылынып та китәр бераз. Юкса монда — мунча дымы, мунча салкыны...
Яков мунча ишеген ачты. Иңенә нык, каты кул кагылды.
— Дәшмә,— диде Шәкүр пышылдап кына.— Син мине беләсеңме, таныйсыңмы?
— Атакай мине үтерә бит...— диде коты алынган Яков.— Атакай Афанасий мине үтерә бит, дәшмәсәм...
— Сиңа кем үтерсә дә барыбер түгелмени? — диде Шәкүр.— Кычкырмасаң-дәшмәсәң — исән калырсың.
— Ул миңа ике симез дуңгыз вәгъдә итте,— дип еламсырады Яков. Ул монысын, әлбәттә, ни әйтергә белмәгәннән әйтте.
— Мин сиңа ат бирермен,— диде Шәкүр.— Колынлы бия...— Аннан соң ул Яковны, иңенә басып, идәнгә утыртты.— Ачкыч кайда? Кемдә? Күрсәт.
Яков бүтән карышмады. Ачкычны күрсәтте.
Афанасий йоклый иде. Яков мунчага кире кереп югалгач, Шәкүрнең башына бер көлкеле уй килде. Бу — Шәкүрнең кырыслыгы да, тәвәккәллеге дә, һәвәслеге-җүләрлеге дә, акыллылыгы һәм мәкерлелеге дә, хәйләкәрлеге һәм сабыйлыгы да иде. Кем белә, бәлки бу аның ирлеге, җегетлеге, күкрәгендә кемгә каратадыр саклаган үче дә булгандыр, һәрхәлдә, бу үч Афанасийның үзенә карата түгел...
Шәкүр Афанасий ихатасының зур капкасын барып ачты. Поп йоклап яткан арбаның тәртәләреннән түшлек бавы салдырылмаган иде. Шәкүр тәртә арасына керде, түшлекне иңнәренә салды, Афанасий йоклап яткан арбаны тартып чыгып китте. Капканы барып япты, аннан соң тагын тәртәгә җигелде. Арбаны тартып, су буена алып төште. Попны да, арбаны да, үзе белән алып килгән бер кечкенә чәкүшкәне дә шунда, су буенда калдырды.
Айгыр бикләнгән абзар янына кайткач, нәкъ менә Афанасий тавышына охшатып әйтте Шәкүр:
— Егор, сынок, ты будешь пить со мной? — диде. Үзе абзар ачкычын шалтыратты. Йокылы күзләрен уып чыгып килгән Егор аптыраудан телсез калды. Аннан соң кычкырмакчы булды, ләкин тавышы чыкмады.
— Кайда? Арба кайда? — дип кенә әйтә алды ул.
— Поп чиркәүгә китте, үз йомышы белән,— диде Шәкүр, Егорның тавышы-тыны чыкмаячагына инде тәмам ышанган хәлдә.— Син хәзер шунда, су буена төш. Ат алып төш, камыт-дуга ише нәрсә алып төш. Арбаны да, попны да алып кайтырсың. Уятма, йокласын. Йокысыннан торгач, чәкүшкәне бир. Мин аны печән астына тыгып калдырдым.
Шулай диде дә көмеш бизәкле йөгәнен Кара айгырның муенына салды Шәкүр. Аңынчы — моны Егор ишетте — нәрсәдер пышылдады ат карагы. Ни әйтте, нәрсә пышылдады — монысын Егор аңламады. Ул бары тик шуңа гына гаҗәпләнергә өлгерде: Кара айгыр Егорның үзеннән башка беркемне дә якын китерми иде. Егор аны ашата, юа, тәрбияли. Кара айгырдан поп үзе дә курка. Кара айгыр типсә — тибә, тешләсә — тешли, ят-чит кеше күрсә — өстенә бастырып килә.
Шәкүр, әнә нәрсәдер әйтте дә, айгырның муенына йөгән салды. Айгырның тәненнән йөгерек дулкын узды, әмма ул тып-тыныч иде...
Шәкүр белә иде: затлы ат та хатын-кыз кебек. Затлы ат та затлы-бизәкле әйберләр ярата. Моны Шәкүр белә иде. Әмма ул, мөгаен, атларның телен дә белә иде, ахрысы... Гомумән, Шәкүр атларга ямьсез йөгән кигертмәде.
Шәкүр айгырны ишегалдына алып чыкты. Егор өнсез-телсез иде.
—Капканы ач,— диде Шәкүр. Егор капканы берсүзсез ачты.
Шәкүр күрде: мунча тәрәзәсеннән Яковның агарган чырае шәйләнеп тора.
Шәкүр бер сызгырды, Кара айгыр алга, урамга ыргылды. Таң әтәчләре кычкыра башлаган иде инде...
Шәкүр Чүти авылы ягына, туган авылы ягына чапты. Аны башка бер җирдән, башка бер урыннан эзләргә мөмкиннәр, әмма үз авылында аны хәзергә эзләмәячәкләр иде әле. Мондый уй аларның башына да килмәячәк...
Афанасий уянды. Үз арбасында, су буенда ята икән бит. Моны ул башта төш кенә дип уйлады. Аннан соң үз-үзен чеметеп карады. Төш түгел. Нинди хәлгә төшкән? Өн икән бит бу лабаса. Йә Хода! Айгыр? Айгыр кайда? Оттырдымыни?! Колынлы бия?!
Афанасий печән арасыннан шәраб шешәсен эзләде. Юк, беткән икән, төбенә кадәр бушаган. Тагын актарынды. Шәкүр калдырган чәкүшкәне эзләп тапты. «Дуңгыз!» — диде ул — әллә Шәкүргә, әллә үз-үзенә. Аракыны шешә авызыннан гына эчте. Эчте, төбенә тикле эчеп бетермәде, шешәсен елгага, суга ыргытты.
Ат җитәкләгән Егорны күреп елап җибәрде Афанасий:
— Айгыр кайда?! Кайда Кара айгыр?!
— Мин йокламадым, тамчы да йокламадым, атакай! — диде Егор, үзе дә еламсырап.— Ул бит миңа синең тавыш белән эндәште, ачкыч та шалтыратты. Мин бит...
Бу мәлдә Афанасий бөтенләй бүтән нәрсә турында уйлый башлаган иде. Дөресрәге ул моны бик тә ачык итеп уйлап өлгергән иде инде. Әгәр Афанасийның айгырын Шәкүр урлаганын белсәләр... Афанасий адәм хуры булып калачак. Аннан соң... әллә нинди приставлар килеп, сорау алып интектерәчәкләр. Шәкүр өстеннән жалоба яздырачаклар. Ә Шәкүр белән мондый хәлләрдә бәйләнешмәвең хәерле. Әйе, шулай хәерлерәк.
— Ярар, тукта! — диде Афанасий, Егорның изүеннән алып.— Айгырны мин Шәкүргә үзем саттым, үзем саттым, аңладыңмы?!
Егор башта берни дә аңламады. Ничек инде? Урлатмаска дип саклаганнар иде ич айгырны, Кара айгырны! Егор Афанасийның очкынлы күзләренә карады, шуннан соң гына башына барып җитте:
— Әйе, атакай, аңладым,— диде.— Син айгырны Шәкүргә үзең сатып җибәрдең.
Дөресрәге, барысын да аңлап бетерергә Егорның хәле-хәтере җитми иде. Әнә шулай, әле берни дә аңламаган килеш, ул үзе ияртеп килгән атны арбага җикте, өйгә таба кузгалдылар. Шактый вакыт икесе дә бер сүз дә сөйләшмәделәр.
— Яковка да әйт,— диде Афанасий,— мин айгырны Шәкүргә үзем сатып җибәрдем. Җүн бәягә. Шәкүр — минем дус...
Шәкүрнең инде колынлы бия дә сорап килмәячәген Афанасий аңлый, белә иде. Шуңа күрә бу хакта инде артык сүз дә, уй да куертып тормады.
Шулай да Шәкүрне эзләп табарга кирәк иде: бер сүздә булу хәерле, ул да Кара айгырны сатып алдым дип әйтсен. Тик менә ничек күрергә, ничек эзләп табарга Шәкүрне? Чүти сабан туендамы? Әллә... Ни генә булмасын, Афанасий хатынына әзерләнергә боерды:
— Чүтигә кунакка барабыз, сабан туена,— диде. Атны да әзерләп торырга кушты.
...Шәкүр белән алар нәкъ шунда — Чүти авылы сабан туенда очраштылар. Ак халат кигән Шәкүргә Кара айгыр бик килешә иде.
Шәкүр Афанасий янына туп-туры атлап килде, бер янчык акча сузды:
— Менә, атакай, калган акчаны сабан туе көнне бирермен дигән идем, сүземдә тордым, нәкъ килешенгәнчә,— диде.
Афанасий җиңел сулап куйды. Димәк, Шәкүр аны рәнҗетмәячәк. Димәк, Шәкүр Кара айгырның урлануы турында беркая да хәбәр итмәгәнен, айгырны мин Шәкүргә сатып җибәрдем дигәнен дөрес аңлаган, дөрес бәяләгән. Димәк, Шәкүр әле аңа айгыр бәясен дә түли. Учындагы янчыкны ул кулы белән тойды: монда әле икеләтә бәя бугай...
Шуңа, Шәкүрнең риза-бәхиллегенә ышанырга теләп, Афанасий пышылдап диярлек сорады:
— Соң... Мин оттырдым да бит әле... Колынлы бия? — диде.
Шәкүр елмайды:
— Юк, атакай, оттырмадың син,— диде.— Бу айгырны миңа сатып оттың син. Бу янчыктагы акчага син ике әйбәт ат сатып алачаксың, җитәрлек анда,— диде.— Ә мөгәриче, атакай — синнән булыр. Сабан туеннан соң миңа сугылырсың.
- Хуш, шулай булыр,— диде Афанасий атакай, Кара айгырның ялыннан сыйпап.
* * *
Бу хәлләрдән соң яңа вакыйгалар, яңа хәлләр булып узды. Дөньялар нык үзгәрде. Буталды. Совет власте урнашты. Чиркәүләр җимерелде, мәчет манаралары киселде...
Шәкүрне һәм аның күп кенә егетләрен кулга алганнан соң, бу яңа власть зур суд ясады.
— Ваша последняя просьба? — диде судья үлемгә хөкем ителгән Шәкүргә.
Шәкүр урыныннан күтәрелде. Залдагы кешеләргә, судьяларга, хөкем итүчеләргә карап алды. Аннан соң үз егетләренә горур һәм мәгърур караш ташлады.
— Не прошу, а желаю! — дип кистереп әйтте. Желаю встретиться с первой женой, желаю встретиться со второй женой, желаю встретиться с третьей женой, желаю встретиться с четвертой женой,— диде.
Шәкүрне хатыннары белән очраштырмадылар...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.